Архивы хуҗабикә - Tatar Today - татар яңалыклары.

Хуҗабикәләргә көндәлек тормышта файдалы 11 киңәш
Хатын-кызлар матурлыкка һәм чисталыкка омтыла. Хуҗабикәләргә көндәлек тормышта кирәк булган 11 киңәш тәкъдим итәбез.

1. Сумкагызда тәмсез ис барлыкка килдеме? Анда бер көн дәвамында кулланылмаган пакетлы чәй салып йөрегез.

2. Канализация торбаларын чистарту өчен тоз кулланыгыз. Аны торбага салыгыз һәм кайнаган су белән юдырып җибәрегез.

3. Үтүктәге кызган эзләрне нашатырь спирты һәм уксус катнашмасы бетерә. Йомшак чүпрәкне шул катнашмада чылатып, үтүкне сөртегез.

4. Яшелчә ашына лавр яфрагы, кара борыч һәм башка тәмләткечләр салмагыз. Иң яхшысы – яшел үлән, ул файдалырак та, тәмлерәк тә.

5. Ризык турый торган такталарны уксус салынган су белән чистартып торыгыз. Азык-төлекне идеаль чиста тактада кисегез.

6. Салатка үсемлек маен тоз, уксус һәм борычтан соң гына салыгыз. Исегездә тотыгыз: тоз майда эреми.

7. Кайнар компотны тизрәк суытырга кирәк булса, кәстрүле белән салкын су салынган зуррак кәстрүлгә утыртыгыз.

8. Карабодай боткасы тәмле булсын өчен, аның суы ярмадан ике тапкыр күбрәк булырга тиеш. Кәстрүлнең капкачын каплагыз. Ботканы башта тиз утта, аннары сүрән утта пешерегез.

9. Кайбер балыкларны пешергәндә тәмсез ис чыга. Андый очракта, балык янына петрушка, сельдерей салыгыз. Шулай ук суган да булыша.

10. Вазага берничә тамчы савыт-саба юа торган сыекча тамызсагыз, кыр чәчәкләре озаграк торыр.

11. Ваннаны агарту өчен: 2 аш кашыгы кальцийлы содага 2 аш кашыгы чәй содасы кушып, әлеге катнашманы ваннага сылагыз. Ул алдан чылатылган булсын. 5 минут тотканнан соң, шуның өстенә 50 грамм уксуска 50 грамм агарткыч (отбеливатель) кушып, сылагыз. Ярты сәгать тоткач юып алыгыз.

Чыганак: Кызыл таң
Фото: pedolimp.ru

Запись Хуҗабикәләргә көндәлек тормышта файдалы 11 киңәш впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гөлләр үстерергә яратучылар өчен файдалы киңәшләр
Гөл үстерергә яратучылар өчен берничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез.

*Гөл үсеп утырган чүлмәкләрне бер дә кирәкмәгәнгә урыныннан еш алыштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла, шуның өчен дә гөлләрне урыннан еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүләре бар.

*Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе ћәм ком салыгыз.

* Бүлмә гөлләренә артык күп су сипмәгез. Су сибеп 2-3 сәгать вакыт узгач, гөл чүлмәге төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез, югыйсә гөлнең тьамырлары черергә мөмкин.

* Үзәктән җылытыла торган йортларда бүлмәләр кирәгеннән артык коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт салыгыз.

* Фикусның яфраклары ялтырап, ямь-яшел торсын дисәң, гөлнең кәүсәсе белән тамыры тоташкан урынына бер бал кашыгы кастор мае сибеп җибәрегез.

* Гөлләр җылылык чыгаручы әйберләрдән ераграк торырга тиеш. Үтәли җил, томан ћәм тәмәке төтене дә аларга зарарлы.

*Балчыктан эшләнгән гөл чүлмәгенә гөл утырту алдыннан аны тәүлек буе суда тотарга кирәк.

Әгерҗе хәбәрләре

Запись Гөлләр үстерергә яратучылар өчен файдалы киңәшләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Өй шартларында эшләү: хыял әллә чынбарлыкмы? [киңәшләр]
Кемдер иртән торып салкынга, яңгырга, буранга карамый ашыга-ашыга эшкә чаба, ә кемдер җылы фатирыннан чыкмый гына акча эшли. Андый эшне ничек табарга, ничек алданмаска һәм нәрсәдән башларга? Кызыкмы? Алайса бу язма синең өчен! //Tatar today//

Өй шартларында эшләү соңгы елларда аеруча киң таралды. Игъланнар арасында шундый эш тәкъдим итүчеләр бихисап. Кызганыч, шул игъланнарга алданып, акчасын югалтканнар да аз түгел. Шуңа да өйдә эшлисең килә икән, игътибарлы, сак бул, әмма үзгәрешләрдән курыкма һәм үз-үзеңә ышан.

Әлбәттә, заманасы белән яшәеш тә үзгәрә. Хәзер яшь әниләр балалары белән ялда булганда да акча эшләргә тели. Кемгәдер өйдә эшләү уңайлырак, икенчеләр үз төбәкләрендә эш таба алмау сәбәпле интернет челтәреннән эзләнә башлый. Шулай итеп, нәрсәдән башларга соң?

Беренчедән, тыныч вакытта шуны хәл итегез. Сезнең нинди эштә эшлисе килә, эш вакыты күпме булырга тиеш? Сез үзегезне нинди өлкәдә күрәсез? Бәлки сезнең берәр балачак хыяллыгыз бардыр? Әлеге уйларыгызны дәфтәр битенә төркәп куегыз. Икенче биткә түбәндәге сорауларга җавап бирегез: сез нинди эшне яхшы башкарасыз, сезнең берәр сәләтегез бармы? Кемдер кешеләр белән аралашырга ярата, кемдер язу, санау эшләрен яхшы эшли, э кемдер сату осталыгына ия. Сез үз мөмкинлекләрегезне яхшы аңларга тиеш.

Икенчедән, иң зур хата ясаудан сакланыгыз. Өйдән интернетта эшләп яхшы эш хакы аласыгыз килә икән, җиңел тәкъдимнәрдән ерак булыгыз. Бер кеше дә сезгә бушка акча бирмиячәк. Финанс пирамидаларга кереп, булган акчагызны югалтуыгыз бар.

Өченчедән, хезмәт базары белән танышыгыз. Хәзергә вакытта нәрсә актуаль, кешеләр нинди хезмәтләргә мохтаҗ?

Дүртенчедән, үз-үзегезгә ышаныгыз, ялгышырга, хаталанырга курыкмагыз. Беренче уңышсызлыктан соң максатыгызга кул селтәмәгез.

Бишенчедән, мөмкинлегез булса, эшләргә теләгән өлкәдә белемегезне арттырыргыз, махсус курслар үтегез.

Ә хәзер өйдә эшләүнең берничә вариантларын карап китик.

– Иҗади эш. Чигү, тегү, бәйләү, рәсем ясау һ.б. Кулдан ясалган эшләмәләр хәзер аеруча да кызыксыну уята. Туган көнгә, туйларга бүләкләр, открыткалар ясый белсәгез тагы да яхшы. Әмма, әлеге хезмәт күрсәтүдә конкурентлык зур. Шуңа да кул эшләре башкалардын аерылып торырга тиеш, үз товарыңны тәкъдим итә белү дә мөһим.

– Аш-су. Татлы ризыклар, камыр ашлары пешереп, токмач басып та азмы-күпме акча эшләп була. Бу очракта чыгымнарыңны санап, ризыкларыңа дөрес бәя куя белергә кирәк.

– Студентлар өчен рефератлар, курс, диплом эшләре эшләү. Белемегез бар икән, әлеге эш сезгә туры килергә мөмкин. Ләкин бу очракта интернет челтәрендә үз-үзегезгә реклама ясарга кирәк булачак. Заказлар тупланган аерым сайтларга төркәлсәгез дә ярый, әммә анда хезмәт хакы кимрәк.

– Текстлар язу сезгә җиңел бирелә икән, үзегене копирайтер, рерайтер буларак сынап карый аласыз. Заказлар тупланган шулай ук аерым сайтлар бар, анда теркәлеп эшне башлап җибәрергә мөмкин.

– Матурлык. Махсус курслар үтеп маникюр, чәч кистерү, керфекләрне үстерү буенча хезмәт күрсәтә аласыз.

– Тәрбияче, укытучы. Белемегез бар икән, үз өегездә бер ничә сәгать тәрбияче булып та эшләргә мөмкин.

– Интернет. Интернет челтәрендә күп төрле эш табып була: сайтлар редакторы, сорау битләрен тутыру, форумнарда фикерләр калдыру, социаль челтәрләрдә шәхси битләрне алып бару.

– Оператор. Шәхси клиникалар, интернет-кибетләр операторларга өй шартларында эш урыны булдыра. Бу очракта, яхшы интернет булуы шарт.

– Бухгалтерия. Эш тәҗрибәгез бар икән, бухгалтер эшен шулай ук өйдән башкарып була. Күпчелек зур булмаган фирмалар мондый шартларга ризалаша.

Нинди эшкә тотынсаң да үз-үзеңә ошану, эзләнә белү, тырышлык күрсәтү мөһим! “Эзләгән – табар, такшка кадак кагар”, диелә бит халыкта.

Киләсе язмаларда әлеге теманы дәвам итәрбез, өйдә эшләүчеләр белән якынрак танышырбыз. Безнең белән булыгыз.

Ләйсән  МИНАЗОВА

Запись Өй шартларында эшләү: хыял әллә чынбарлыкмы? [киңәшләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Резедә Шәрәфиева ирен ни белән сыйлый?
Бүгенге мастер-классыбызның хуҗабикәсе — Татарстанның халык артисты Резеда ШӘРӘФИЕВА. Җиңел кулдан гына лазанья пешерергә өйрәтәчәк ул безне. Татар эстрадасына куе бәрхет тавышы, искиткеч күлмәкләре, эшләпәләре белән килеп керде ул. Иң матур киенүче җырчы диделәр аның турында. Шулай булмыйча соң, үзе теккән күлмәкләр иде бит алар. Рәссам-бизәүче белгечлеге менә кайчан кирәк ул! Тегәргә әнисеннән өйрәнсә, җырга хирыслыгы — әтисеннән. Аның гармунда уйнап җырлаганын авылдашлары хәтерли әле. Әтисенең хыялларын кызы чынга ашыра менә. Гастрольдән кайтып кергәнен чак туры китердек. Аш-суга да оста икән җырчыбыз. Ул тәкъдим иткән ризыкны бергәләп әзерлик әле!

Кирәк:

– 400 г фарш;

– 2 баш суган;

– 1 кишер;

– 2 аш кашыгы томат пастасы;

– 400 мл кайнаган су;

– 4 аш кашыгы үсемлек мае;

– тоз-борыч, дәфнә яфрагы;

– 200 г каты сыр;

– 0,5 кг лазанья өчен махсус токмач

Соус өчен:

– 50 г акмай;

– 50 г он;

– 900 мл сөт.

Эш барышы:

– Суганны турап, үсемлек маенда кыздырабыз. Ул алтынсу төскә кергәч, кишер уып салабыз. Икесен бергә болгата-болгата кыздырабыз. Кишер йомшаргач, фаршны кушабыз. Бераздан томат пастасы салабыз, тоз-борыч сибәбез. Кайнаган су салып, сүрән генә утта пешерүне дәвам итәбез.

– Ул пешкән арада соус ясыйк.

Калын төпле кәстрүлдә акмай эретәбез, шуңа аз-азлап кына он кушабыз. Төерләре калмаслык итеп туглагач, сөт өстибез, тоз сибәбез. Сөт кайнап чыккач, тагын бер кат яхшылап туглыйбыз һәм уттан алабыз.

– Турыпочмаклы табаның төбен майлап, юка гына итеп соус ягабыз. Аның өстенә фаршны салабыз, кашык белән тигезлибез. Фаршны күп салырга кирәкми, юка гына булсын. Фарш өстенә уылган сыр сибәбез.

Сыр өстенә бер кат токмач тезеп чыгабыз.

– Токмач өстенә мул итеп кабат соус ягабыз. Бу юлы инде соус күп булырга, токмачны тулысынча капларга тиеш. Югыйсә токмачның пешмәве ихтимал. Соустан соң тагын ит һәм сыр катламнары салына. Аннан соң тагын токмач тезелә. Шул рәвешле берничә кат хасил була. Без, мәсәлән, токмачны дүрт кат тездек. Иң өскә – соус, аның өстенә – ит, ит өстенә сыр уып, лазаньяны 180–200 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз.

Ул 30-40 минуттан әзер була.

Сөембикә журналы

Запись Резедә Шәрәфиева ирен ни белән сыйлый? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..