Архивы игезәкләр - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ике башлы бала туган: әти-әнисе аннан баш тартырга җыена
Үзбәкстанның Сәмәрканд өлкәсе перинаталь үзәкләреннән берсендә  ике башлы сиам игезәкләре туган. Тоташып үскән кызчыкларны ана карыныннан ярып алганнар.

Яңа туган сабыйларның авырлыгы 4600 грамм, буй озынлыгы — 48 сантиметр. Кызчыкларның икесенә бер гәүдә, берәр пар кул-аяк, бер йөрәк, ике үпкә, бер ашказаны һәм бер аналык. Алар сиам игезәкләренең дицефаль парапагам дигән бик тә сирәк очрый торган төренә керә. Нарасыйларның хәле шәптән түгел: сулыш органнары һәм йөрәге начар эшли. Алар җылытылган кислородка тоташтырылган.

Медиклар әйтүенчә, яралгыдагы кимчелекләр йөклелекнең 21нче атнасында ачыкланган. Әмма ана кешенең үзе һәм якыннарының таләбе белән йөклелек саклап калынган. Кайбер мәгълүматларга караганда, игезәкләрнең бабасы (беренчедән, бик дини кеше булса, икенчедән, яралгыдагы кимчелекләрнең ни дәрәҗәдә җитди икәнлеген аңламаган) йөклелекне өзүгә бик нык каршы торган. Гаиләдә, сиам игезәкләреннән тыш, тагын өч бала тәрбияләнә.

Әти-әнисе игезәкләрдән баш тартырга җыена икән.

Чыганак: Ватанам Татарстан

Запись Ике башлы бала туган: әти-әнисе аннан баш тартырга җыена впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әнисез калган игезәкләр нихәлдә? Алар турында яңалык бар
Биектауда яшәүче игезәк сабыйларын тапканда вафат булган Дилә Фәтхуллинаның үлеме күпләрнең күңелен тетрәндерде. Әнисез калган балалар ничек яшәп ята? Бу хакта Диләнең апасы Ләйсәннән сораштык.

Сабыйлар Яңа елны хастаханәдә каршы алган. Әлегә алар табиблар ярдәменә мохтаҗ.

– Сабыйларга исем куштырдык: берсе – Асылъяр, икенчесе – Айзилә. Күңел бераз тынычланып китте. Сеңлемнең беренче никахтан туган улын әтисе ягыннан әби-бабасы тәрбиягә алды. Без элек тә алар белән аралашып тордык. Әмирхан үзе дә әби-бабасында үсте. Якын яшибез, гел очрашып торабыз, – дип сөйли Ләйсән. – Безнең гаиләгә килгән хәсрәткә битараф булмаучылар күп булды. Бер белмәгән кешеләр акчалата ярдәм күрсәтте. Барысына да  чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Киявебез Радикка ялгызына гына читен булыр дип, бергәләшеп яшәргә җыенабыз. Үзебез әлегә ипотекага чират көтәбез. Мәгариф министрлыгында, ярдәм итәрбез, дигәннәр иде. Дәүләт булышса, кешедән җыелган акчаны кушып, игезәк балаларга фатир алмакчы булабыз.

Гөлгенә Шиһапова

Запись Әнисез калган игезәкләр нихәлдә? Алар турында яңалык бар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кы­зымның янына һәр көнне барам. Аның тилмерүен күреп йөрәгем өзгәләнә”
Мәдинә

Игезәк кызлары туасын әйткәч, Казанда яшәүче Фирзия һәм Рамил Ша­һи­тов­лардан да бәхетле кеше булмый.  Тик Фирзия йөклелек чорын авыр кичерә. Берни ашый алмый. Карынындагы сабыйларның  үсмәгәнен күреп алган табиб­лар 7 айдан бәби таптыра.

– 2015 елның 14 декабрендә ике кызым дөньяга килде. Мә­динә 1 килограммнан артык, Мә­ли­кә 900 грамм гына иде. Аларны шундук Республика балалар хас­таханәсенең реанимация бүле­генә күчерделәр. Башка әниләр кебек, сабыйларымны кулыма алып сөя дә алмадым, – дип искә ала Фирзия.

Шаһитовлар гаиләсе көн саен хастаханә юлын таптый башлый. Нәни кызларның икесен дә кислород аппаратына тоташтыралар. Мәдинәне 1 яшь тулып киткәч ке­нә өйгә алып чыгалар. Бала махсус аппарат аша сулый. Аннары өй һавасына да ияләшә. Әнисе аны тернәкләндерү үзәк­лә­ренә йөртә. Кызга массаж да ясаталар, ЛФК курслары да үткәрәләр.

– Кая гына йөрсәк тә, кызым­ның хәлләре мактанырлык түгел. Дүрт яшенә нибары 6-7 сүз белә. Нигәдер күзләре начар күрә башлады. Табиблар, тугач та кислородка тоташтырган сабыйлар шулай була, ди. Шушы көннәрдә башын тикшертәчәкбез. Тагын ни диярләр инде, – дип борчыла Фирзия.

Мәликә

Ә менә Мәликә инде дүртенче елын хастаханәдә дәвалана.

– Быел февраль аенда, Аллага тапшырып, Мәликәне дә өйгә алып чыккан идек. Тик бер атна да тора алмады, сулыш алуы авырлашты, хәле начарланды. Шуннан соң тизрәк табиблар чакыртып, яңадан хастаханәгә салдык, – дип сөйли Фирзия. – Кы­зымның янына һәр көнне барам. Аның тилмерүен күреп йөрәгем өзгәләнә. Зонд аша гына ашаталар. Үпкәләре бик начар эшли. Табиблар бер генә дә җылы сүз әйтми. Мәскәү профессоры да ярдәм итә алмаячагын, мондый хәлдәге баланы беренче тапкыр күрүен әйтте. Әмма, бераз булса да, күңелдә өмет уятты. Мәли­кә­неке кебек авыруларны дәвалый торган клиника табып булмасмы, дип чит илдәге хез­мәттәшләре белән сөйләшергә вәгъдә бирде. Кызыма үпкә кү­че­реп утыртырга мөмкиннәр. Аннан соң донор йөрәге дә кирәк булачак.

Берьюлы ике авыру бала өчен җаны телгәләнгән әти-әни­гә тормыш алып бару җиңел түгел.

– Үз әти-әнием моннан алты ел элек бакыйлыкка күчте. Ирем ягы таянычым да, терәгем дә булды. Бергә яшибез. Алар булмаса, нишләр идек. – ди Фирзия. – Социаль челтәрләрдә халыкка үте­не­чемне җиткереп хат язган идем. Шөкер, ярдәм итүчеләр бар. Туганнарыбыз, дусларыбыз, бергә эшләгән хезмәттәш­ләребез ярдәм итеп тора. Аларга чиксез рәхмәт­лебез. Әмма дәвалану өчен акча күп кирәк. Шуңа да мәрхәмәтле ке­ше­ләрдән ярдәм сорарга булдык.

Булышырга теләүчеләр өчен Шаһитова Фирзия Илдус кызы исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4276620044942880

Ватаным Татар газетысы// автор Гөлгенә Шиһапова

Фото Ватаным Татарстаннан алынды

Запись “Кы­зымның янына һәр көнне барам. Аның тилмерүен күреп йөрәгем өзгәләнә” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бер игезәк – иреннән. Ә икенчесе?
Кытайның Фуцзянь провинциясендәге Сямынь шәһәрендә яшәүче яшь хатын игезәкләр тапкан. Бар да яхшы, тик… ДНК-тест игезәкләрнең берсе генә яшь әтинеке икәнен күрсәткән. Ә икенче сабый кемнеке соң?

ДНК-тестны яшь әти, сабыйларның берсе генә үзенә охшаган булуын күргәч, үткәрергә карар иткән. Бу балаларның икесе дә минекеме соң дип шикләнгән ул. Һәм аның шикләнүе дөрес тә булып чыккан.

Хатыны башта ДНК-тест нәтиҗәсенә ышанмаган. Әмма соңрак ул иренә чит ир-ат белән бер мәртәбә хыянәт итүен таныган. Икенче сабыйның әтисе шул иркәй булып чыга түгелме?

Ике ирдән игезәкләр табу – сирәк очрый торган феномен. Аны “гетеропатерналь суперфекундация” дип атыйлар. Табиблар мондый хәл 13 мең очракка бер генә туры килергә мөмкин диләр.

Автор: Руфина Таҗиева. Өмет

Чыганак: Lenta.ru

Фото: Ачык чыганак.

Запись Бер игезәк – иреннән. Ә икенчесе? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фәнис белән Гөлназ 15 елдан соң гына балалы – өч игезәкле булуның күпмегә төшүен әйтә
Лаеш  районы Хәерби авылы халкы берьюлы өч кешегә арта. 30 сентябрь көнне Гөлназ һәм Фәнис Мөбәракшиннар гаиләсендә өч игезәк ир бала дөньяга аваз сала.

Фәнис белән Гөлназның  гаилә коруларына быел 15 ел тула. Туй көнендә теләнгән иң изге теләк, ниһаять, соңлап булса да, тормышка ашкан.

– Хатыным балага узгач, бу йөклелек чорын үзем үтәсе  кебек борчылдым, – ди бәхетле әти. – Гөлназ ашамаса, минем дә тамактан ризык үтмәде, ул йоклый алмаган төннәрне мин дә йокысызлыктан интектем. 15 ел буе көткән бәхетебез бит! Ә беренче УЗИда “Өч балагыз булачак” дигәч, аяк астындагы җирне тоймадым. Югалып та, каушап та калдым бугай…

Бүген Мөбәрәкшиннар йорты күңелле мәшәкатьләрдән, бала тавышларыннан гөрләп тора.

– Икебезгә өч бала. Тау кадәр пеленка. Кер юу машинасы көне-төне әйләнә, – дип кыскача бәяләмә бирде әти кеше. – Әле әниләре ашата иде, шуңа вакыты тыгызрак. Хәлләр ничек дип, түзәбез! Аллага шөкер, тәүлегенә дүрт-биш сәгать йокы эләгә. Әмма үземне чиксез бәхетле хис итәм. Балаларны өч сәгать саен ашатабыз. Бу эш миңа рәхәтлек бирә, 15 ел көткән бәхет төенчекләре бит алар.

Әлеге бәхеткә ирешеп, нарасыйларын кулга алганчы шактый бормалы юллар үтәргә туры килә гаиләгә. Кыз бала, кулына курчак алып уйный башлауга, әни булырга хыяллана бит. Гөлназ ханым да бу бәхетле мизгелләрен озак көтә. Төрле табибларга күренү, дәвалану курслары дисеңме…

– Үземнең кайчан да булса әти буласымны белеп яшәдем. Ходайдан да еш сорый идем. Бүген бәхетле әти-әни булуыбызда ЭКОның өлеше әйтеп бетермәслек. Инде өметебез өзелә башлагач бардык анда. Аллага шөкер, дүртенче талпынышта Ходай безне иң зур бүләк белән сөендерде. Исән-сау үстерергә генә язсын. ЭКОга тотылган акчаларны кызганмыйм. Бәясе юк түгел: 120, 180 мең сум да түләдек. Кредитлар да алырга туры килде. Маллар да күп асрыйбыз. Соңгы ЭКО 250 мең сумга төште, – ди Фәнис әфәнде.

Гаилә башлыгы “Приволжсгаз” оешмасында оператор вазифасын башкара. Гөлназ исә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә йөреп, шәфкать туташы булып эшли.

– Хатыныма табиблар: “Барысын да күтәрә алмассың, берсен төшерт”, – дип тә әйттеләр. Әмма бу адымга бармадык. Ходай сөеп биргән, барысын да табып үстерергә язсын, дип теләдек. Йөклелек чорында Гөлназны кызгануларымны үзем генә беләм. Үзе ничек түзгәндер җаным. Дүрт айга кадәр токсикоздан интекте. “Җиде айга кадәр ничек тә түз инде” дип юаттылар. Аллага шөкер, барысы да уңышлы узды. Җиде ай булгач, үзе эшләгән үзәктә кесарев кисүе ярдәмендә тапты сабыйларыбызны. Берсе 1520, икенчесе 1670, өченчесе 1420 грамм булып туды.

Перинаталь үзәктә бер ай яткач, тагын бер ай республика балалар хастаханәсендә ныгыгач, яшь әни һәм бәбиләрне өйләренә кайтаралар.

– Хатыным 60шар бала белән эшләгәч, аңа өч бала әллә ни күп тоелмады да. Баштарак миңа читен булды, яшермим. Хәзер ияләшеп киләм. Көндез әти-әниләр дә булыша. Менә әле, ярдәм итәргә дип, үзем дә отпуск алдым,  – ди Фәнис.

Хастаханәдә “беренче бала”, “икенче”, “өченче” кебек гомуми исемнәр белән аталса да, хәзер һәрберсенең матур исемнәре бар. Тик  аларны алдан уйлап куймый булачак әти-әни. Бары тик Гөлназ ханым: “ЗАГС хезмәткәре килә, балаларга исемнәр кирәк” дип шалтыраткач, Фәнис тиз генә өч исем әйтә: Руслан, Ирек, Фаил.

– Нигә бер-берсенә охшаш яки бер хәрефтән башланган исемнәр кушмадыгыз, диючеләр дә булды. Ни дип тә җавап бирергә белмим. Нәкъ шул исемнәр йөрәктән чыкты, –ди ул.

Бәхетле әти белән нарасыйларның холык-фигыльләре турында да сөйләштек.

– Фаил бик тыныч бала. Ирек көйсезрәк. Руслан кызыксынучан, күзәтеп ятарга ярата. Хәзер аера да башладым инде үзләрен, күз ияләште. Кайткан мәлдә өчесе дә бертөрле кебек иде.

Мөбәрәкшиннар нәселендә игезәк балалар юк. Өч игезәк турында әйтеп тә тормыйм.

Бүген Мөбәракшиннар йортыннан бәби ашы китерүчеләр өзелми. Авыл халкы, туган-тумача өчен шунысы чыгымлы: бер генә бүләк белән килеп булмый. Яшь әти-әнине Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев та котлаган, кер юу машинасы бүләк иткән.

Гөлназ белән Фәнис бүген тормышларының иң рәхәт чагын кичерә.

– 15 ел көткән бәхетебезне Ходай күпсенмәсен. Дуслар: “Хәзер планны үтәдегез, биш ел саен бер бала”, –дип шаярта, – ди бәхетле әти.

Чулпан ШАКИРОВА, Интертат.ру газетасы

Запись Фәнис белән Гөлназ 15 елдан соң гына балалы – өч игезәкле булуның күпмегә төшүен әйтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..