Архивы икмәк - Tatar Today - татар яңалыклары.

Нигә табынга барып та җитмәгән ипи чүплеккә ташлана?..
Кибет челтәрләрендә сатылмый калган ипине чүплеккә ыргытканнарын интернеттан укып шаккатып утырган идем. Тик анда бездән еракта, башка шәһәрләр турында сүз бара. Шуңа күрә әлеге оятсызлык та безгә кагылмый төсле тоелды. Әмма беркөн килеп улым белән шундый ук сатылмый калган камырларның чүплектә өелеп ятуына шаһит булырга туры килде. Камыр эченә төрелгән сосискалар, йөземле ватрушкалар, вак-бәлешләр, булкалар…

– Нигә аларны ташлаганнар? – дип сорады улым.

– Сатылмый калганнар да бозылганнар, – дип аңлатырга тырыштым мин.

– Ә ник сатылмаганнар?

– Күп булган.

– Ә ник күп пешергәннәр?

– Сатар өчен…

Әлеге әңгәмә озак дәвам итте. Ипинең валчыгы төшсә дә, идәннән алып куярга кирәк дигәнне күп тапкырлар ишетеп үсеп килгән бала бүген килеп олыларның бер генә тапкыр да тешнәлмәгән йөземле камырларны чүп савытына салганын аңлый алмады. Ә мин аңлата алмадым… Кайдадыр диңгез артында бодай басуын төшендә дә күрмәгән Америка кешесе түгел, ә картәтисе, бәлки хәтта үз әтисе комбайнда иген иккән кичәге авыл баласы чыгарып ташлаган бит аны. Ни өчен?

Дәүләт депутатлары былтыр өченче укудан “Сәүдә хакында”гы законга үзгәрешләр кертте. Аларны Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Ирина Яровая җитәкчелегендәге бер төркем депутат тәкъдим иткән иде. Төзәтмәләргә ярашлы, сәүдә челтәрләре яраклыгык срогы 30 көнгә кадәр булган товарны җитештерүчеләргә кире кайтара алмый. Бу исемлектә балык, ит, сөттән тыш кондитер изделияләре, камыр ризыклары, шул исәптән ипи дә керә.

Яровая сүзләренә караганда, ел саен сатылмый срогы чыккан ипи аркасында ил 3 миллионга якын тонна сыйфатлы бодай һәм арыш югалта. Русия ипи пешерүчеләре гильдиясе хәбәр итүенчә, Мәскәү янында 518 мең тонна ипи сатуга озатылган. Әмма шуларның 15 процентка якыны кире кайтарылган. Бу ипи белән шыплап тутырылган 1,9 мең тимер юл вагоны дигән сүз. Бер рәткә тезсәң, 50 км.га сузылачак эшелон бу.

Әлбәттә, ипи – тиз бозыла торган товар. Бер-ике көндә сатылмый икән, аны алучы булмаячак. Кибетләр төягән дә җитештерүчегә кире кайтарган. Ә алар үз чиратында искергән ипине эшкәртеп, аз булса да чыгымын каплатырга тырышкан. Тик сохари сатудан кергән акча ипи пешерер өчен сатып алынган он хакының яртысын да каплата алмаган. Шулай да ипи бөтенләй бушка китмәгән. Әйтик, өстенә ни дә булса сибелгән, повидло ягылган булочкалар бөтенләй эшкәртүгә бармаган. Рентабельлекне исә нәкъ алар тәэмин иткән. Шуңа күрә ипи пешерүчеләр шундый әйберләрне җитештерүне арттырырга тырышкан. Һәм шулар ук сатылып бетми әйләнеп кайтып аларны бөлгенлеккә төшергән. Парадокс!

Законга үзгәрешләр җитештерүчеләрне коткарырга теләп кертелгән. Ипине һәм камыр азыкларын кире кайтара алмау ритейлерларны, ягъни кибет челтәрләрен ипи сатып алуга игътибарлырак булырга өйрәтергә тиеш иде. Тик һәрвакыттагыча ният изге, әмма чынбарлык башка төрле…

Интернет киңлекләрендә бер-бер артлы төрле шәһәрләрдәге чүп савытларында ипиләрнең өелеп торуы хакында мәгълүматлар пәйдә була башлады. Иң күп шау-шу тудырган очрак Санкт-Петербургта булды. Апрель ахырында әлеге дә баягы супермаркетларның берсеннән арбаларга төяп ипи чыгарып ташлаганнар. Җиңү көне алдыннан, үткән гасырда гына 900 көнлек блокада кичергән Ленинградта бит бу! Шул мәхшәрнең тере шаһитлары яшәгән шәһәрдә…

Фургон белән юл читенә бушатып кителгән ипиләр турында да язалар.

Кечерәк кибет хуҗалары көн саен сатылган ипи санын якынча белә. Ял көнендә кешеләрнең өйдә пешеренгәнен, шуңа күрә ипине азрак алачагын, ә эш көнендә якындагы офис хезмәткәрләренең дә керәчәген исәпкә алып эш итә. Шуңа күрә андый кибетләрдә ипи артык искереп калмый. Тик супермаркетларда башка сәясәт. Хәер, анда да товарның яраклылык вакытын карап торалар бит. Вакыты чыгуга якынлашкан икән, очсызлатып сатып булмыймы ни? Европа илләрендә андый әйбер гадәти күренеш. Волонтерлар белән бәйләнешкә кереп, ипине мохтаҗларга, хәерчеләргә таратырга булыр иде. Әмма чыгарып ташлау күпкә мәшәкатьсезрәк һәм очсызрак. Җаваплылыкка тарттыручы закон юк бит. Хәер, срогы чыккан товарны кибетләр үзләре юк итәргә я булмаса моның белән шөгыльләнүче махсус оешмалар белән килешү төзергә тиеш дигәне бар. Һәрхәлдә срогы чыккан продукция кеше кулына килеп керергә тиеш түгел. Бозылган әйбер ашап агулану очракларын кисәтү максатыннан чыгып эшләнә бу. Әмма кайбер кибетләр бу яклап та очсызрак юлларын сайлый. Мәсәлән, искергән продукцияне, шул исәптән ипиләрне дә, төнлә, артык күзләр булмаганда чыгарып ташлыйлар. Ә кешеләр алып ашамасын өчен өстенә белизна яки башка шундый сыекча сибәләр…

Армиядә хезмәт иткәндә “дед”ларның “салага”лар ашамасын өчен ипи кисәге белән өстәл сөрткәнен ишеткән бар иде. Инде килеп, белизна сибәләр… Тагын ниләр көтә икән изгедән изге икмәкне?

…Моңарчы чүп контейнерлары тирәсендә халык чыгарып ташлаган ипи кисәкләре ауный иде. Арткан, каткан, имеш… Бервакыт шуларны җыеп йөрүче әби башын күтәрде дә, татарчалап: “Ипи ташламыйсыңмы, балам?” – диде. Юк дигәнне аңлатып, баш чайкадым. Ә ул дәвам итте: “Шушыннан ипи җыям мин. Балконымда киптереп куям. Аннан авылдан килеп алалар. Бигрәк күп ташлыйлар бит… Балалар күреп үсә, шунысы бигрәк начар. Ипинең кадере юклыгын күреп үсәләр…”

Капчык-капчык ипи чүплек савытында ятканда икмәк кадерен белергә ничек өйрәтергә соң? Интернетта ипи ташлаучы кибетләрне тәнкыйтьләгәндә “Бүгенге ипи белән блокада ипиен бутамагыз. Монысы “коммерческий ипи” дип язучы яшьләргә ни дип җавап кайтарырга?

Фото: соцсети

Чыганак: Өмет газетасы

Запись Нигә табынга барып та җитмәгән ипи чүплеккә ташлана?.. впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мартта ипигә бәя артачакмы? – Шәһри Казан
Бәяләр арту, энергия, башка кирәк-яраклар өчен тотылган чыгымнар кыйммәтләнү, он – 35 процентка, чүпрә – 5 процентка, мәк – 38 процентка, май 18 процентка күтәрелү сәбәпле, 18 марттан ипи бәясен 10 процентка күтәрергә җыеналар. Социаль челтәрдә таралган Казанның 3нче икмәк заводы генераль директорының әлеге хаты халыкта борчу тудырды. Яңа елдан соң азык-төлек бәяләре болай да күтәрелгән иде югыйсә.

Дөрес, бу үзгәрешләр «Сельский» белән «Пшеничный» ипиләренә кагылмаячак, ди. Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев әйтүенчә, бу хатны кешенең фикерен белү өчен дә социаль челтәрдә таратырга мөмкиннәр. «2017 ел белән чагыштырганда, быел икмәк азрак булды. Бөртекле культурага бәя күтәрелү күзәтелде. Хәер, икмәккә хәзер дә бәяләр төрле: 19 сумлыгын, 140 сумлыгын да табарга була, һәркем үзе теләгәнен сайлый», – ди ул.

ИП «Голстян» җитештергән икмәк эшләнмәләре Казанның зур сәүдә үзәкләренә тарала. Икмәк пешерү оешмасының җитәкчесе Илсияр Йосыпова әйтүенчә, алар хәзер икмәкнең үз бәясе ничә сумга төшкәнен исәпләү белән мәшгуль. Нәтиҗәгә карап, марттан ипигә бәяне арттырыргамы-юкмы икәнен хәл итәчәкләр.

– Яңа елдан НДС артты. Нәтиҗәдә чүпрә, май, он, шикәр комы кыйммәтләнде, бензинга бәяләр артканга бер ел була, ә безнең бәяләрне үзгәрткәнебез юк иде әле. Уртача икмәк бездә – 19 сум. Дөрес, кибет киштәсенә килеп җиткәнче, 32 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Кыскасы, икмәк җитештерүчеләр бәяне чарасызлыктан күтәрергә мәҗбүр булуы да бар, – ди Илсияр Йосыпова.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында исә бәяләр артмаячак дип ышандырдылар.

– Икмәкнең социаль төрләренә: «Сельский», Дарницкий», 1 сортлы ак ипигә бәяләр күтәрелмәчәк. Бу максатларда былтыр икмәк пешерү предприятиеләренә 38, 4 миллион сум субсидия бүленгән иде, быел да 41,1 миллион сум субсидия бирергә җыеналар, – дип аңлатты «ШК»га министрлыкның матбугат үзәге белгечләре.

Чыганак һәм фото: Шәһри Казан

Запись Мартта ипигә бәя артачакмы? – Шәһри Казан впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зәйдә ипине колмак белән пешерәләр дә мендәргә салып куялар [рецепт һәм хикмәтләре]
Чүпрә булмаган заманнарда әбиләребез икмәк камырын колмак ачыткысы белән куя торган булган. Бүген кибеттә чүпрәнең нинди генә төре юк! Ә Зәйдә ипине һаман да колмак белән пешерәләр. Колмак белән пешерәләр дә мендәргә салып куялар. Анысының да үз хикмәте бар.

Зәй районы, Имәнлебаш авылында яшәүче Бибисәйдә апа Хөснетдинова пешергән колмак ипиеннән авыз итү насыйп булды. Әчкелтем тәмле ипи авызда эреп китә, валчыгы да коелмый, уалмый. Бу сиңа әллә нәрсәләр кушылган кибет ипие түгел инде!

Имәнлебаш халкы колмакны август ахыры-сентябрьдә җыя икән. «Безнең авылда колмак бик күп үсә – әрәмәдә дә, инеш буенда да, каенлыкта да, урманда да. Каенлык кул сузымында гына, шуңа күрә колмакны күбрәк шуннан җыябыз», – дип сөйләде Бибисәйдә апа. Ләкин быел һава торышы әйбәт тора, колмаклар әле дә бар. Аларны җыеп киптерә һәм файдалы ипи пешереп карый аласыз. Анысына Бибисәйдә апа өйрәтә.

– Иң элек ачыткы ясарга кирәк. Бер литр суга бер уч кипкән колмак салам да кайнатырга куям. Су сары төскә кергәнче кайнатам. Аннары бер касә коры онга шул шаулап торган суны салып (башка якларда яшәүчеләр аңламаска да мөмкин: Зәйдә дөбердәп кайнап чыккан суны әнә шулай «шаулап торган» су дип әйтәләр. – Авт.), боламык ясыйм. Аннары җылы урынга куеп, 24 сәгать буе ачытам. Менә шул чүпрә урынына куллана торган ачыткы була да инде.

Әзер ачыткыны суыткычта саклыйм, берничә тапкыр ипи пешерергә җитә ул. Әйтик, миңа өч ипи пешерергә кирәк икән, бер аш кашыгы колмак ачыткысы белән камыр изеп куям. Кичтән изәм – иртән камырны басам. Камырны гадәттә ничек ясыйсыз – шулай ясагыз. Чүпрә урынына колмак ачыткысы гына салына инде. Камыр кабаргач, калай табага салам. Җитлеккән камыр, табага салгач, яргаланып китәргә тиеш – кабарып җиткәнен шуннан беләсең.

Духовкада да пешергәнем бар, ләкин мичтә пешкәнгә җитми инде! Аллаһка шөкер, мичебез исән, ипине шунда пешерергә тырышам. Ипи пешеп чыккач, тастымалга төрәм дә мендәргә каплап салам. Беренчедән, бу – ипине хөрмәтләү. Икенчедән, кызу утта пешкәч, ипи катып китә, ә тастымал белән төреп, мендәргә каплап салсаң, йомшый, тәм керә. Әнкәйләр «ипине салкын тешләмәсен» дип сөйләшә торган иде. Колмак ипие җылы ярата. Әнкәйләр әйтмешли «салкын тешләсә» – уңмый.

Менә шулай дип сөйли-сөйли икмәк пешерде Бибисәйдә апа. Аннары шуны күкрәгенә куеп кисте – анысы да борынгыдан калган гадәт буенча. Бу камырдан ипи генә түгел, өчпочмак, бәлешләр дә пешерергә мөмкин икән. 76 яшьлек Бибисәйдә апа шулай пешерә дә.

«Ни өчен камырны чүпрәгә генә измисез? Болай мәшәкатьле бит», – дим. Чүпрәне саттың да алдың, ә колмакны башта җыярга, аннары киптерергә, аннары ачыткы ясарга, аннары 24 сәгать буе аның әзер булганын көтәргә, аннары да «салкын тешләмәсен» дип карап торырга кирәк бит. Бибисәйдә апа үзе дә: «Мондый ипине пешерү өчен бик зур сабырлык кирәк», – ди. Һәм өстәп куя: «Гаиләмнең файдалы ипи ашавын телим, шуңа күрә колмаклыны пешерәм. Яратып пешерәм. Аннары яратып ашыйм».

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Зәй – Казан

Фото һәм чыганак: Безнең гәҗит

Запись Зәйдә ипине колмак белән пешерәләр дә мендәргә салып куялар [рецепт һәм хикмәтләре] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда күгәрчен итеннән ипи пешмәгәе
Казанда икмәк җитештерү заводы элеватор эченә бер көтү күгәрчен агып төшә. Ашлык өемендә тукланып утыручы кошлар бер-бер артлы элеватор бүрәнкәсенә эләгә. Фаразлар буенча, әлеге вакыйга каплаусыз урында булган.

Әлеге хәл прокуратура хезмәткәрләрен дә кызыксындырган. Хәзерге вакытта бу очракның кайда, кайчан һәм нинди шартларда булганлыгы тикшерелә икән. Санитар нормалар бозылган очракта икмәк заводына билгеле бер вакытка эшчәнлеген дә туктатып торырга туры килмәгәе.

Мәгълумат “Интертат” сайтыннан алынды.

Запись Казанда күгәрчен итеннән ипи пешмәгәе впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Урак өстенең беренче нәтиҗәләре билгеле булды
27 июльдә Татарстанда 1 миллион тонна ашлык суктырып алынган. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

“1 миллион тонна кичә җыеп алынды. Бүген иртәнге вакытка җыеп алынган ашлык күләме – 1 млн 150 мең тонна”, дип белдерде Илдус Габдрахманов.

Министр урынбасары әйтүенчә, барлык мәйданнарның 24 проценты урып-җыелган, бер гектардан җыеп алынган уңыш уртача 31,1 центнер тәшкил итә.

Районнар буенча иң югары темплар – Актаныш районында – барлык мәйданнарның 35 проценты җыеп алынган. Зәй, Чистай, Әлки районнарында – 33 процент, Апаста – 32, Кайбычта – 30 процент мәйданнарда урак төгәлләнгән.

Зәй районы бер гектардан җыеп алынган уңыш күләме буенча лидер – 43,5 центнер. Гектарыннан 40 центнердан күбрәк уңыш җыеп алган тагын ике район бар – Нурлат (40,41) һәм Тәтеш (40,3).

Һәр елдагы кебек үк, быел да ашлыкка бәяләр үзгәреп тора. Әмма хуҗалыкларның Республиканың Региональ фондының икмәк кабул итү пунктларына тапшыру бәяләре билгеле һәм тотрыклы. 3 класс бодайның бәясе 10 сум, 4 классныкы – 9,50 сум, 5 нче, фураж өчен бодайныкы – 8,50 сум; арыш – 7,40-7,00 сум; арпа – 8 сум.

“Басуларда икмәк начар түгел. Уңышның күләме никадәр дәрәҗәдә югалтуларсыз җыеп алудан тора”, диде Илдус Габдрахманов.

“Ни генә әйтсәк тә, ел кырыс булды. Аерым төбәкләрдә явым төшем вегетация чоры – май-июнь-июль айларында әйбәт елларда 160 мм ким булмый иде. Быел 60-70 мм белән калган районнар күп. Шулай булса да уңыш бар. Бу – хезмәт, технология нәтиҗәсе. Һава шартлары начар түгел, көнне-төнне ялгап җыеп алуларын һәм бәрәкәтен күрүләрен сорыйм “,  диде Илдус Габдрахманов.

Татар-информ

Запись Урак өстенең беренче нәтиҗәләре билгеле булды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..