Архивы Илфат Фәйзрахманов - Tatar Today - татар яңалыклары.

Журналист Илфат Фәйзрахмановны Рамазан аенда исерек килеш рульгә утыруда гаеплиләр [видео]
29 май көнне Казан каналларының берсендә чыга торган хәвеф-хәтәр тапшыруында танылган журналист, “Безнең гәҗит” нәшире һәм баш мөхәррире Илфат Фәйзрахмановны күрсәттеләр. Сюжетта аның исерек хәлдә руль артында тоткарлануы хакында хәбәр ителә.

Тапшыруны алып баручы Авиотөзелеш районының Беленский урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә ике ир-атны тоткарлады дип хәбәр итә. “Шаһитләр әйтүенчә, якында гына урнашкан барга аларның җәяү барасы килми, шуңа күрә машина белән китәләр. Экспертиза нәтиҗәләре, чыннан да, рульдәге ир-атның исерек булганың күрсәтә. Йөртүче үзенең эчкәнен инкарь итми, ул дусты белән чик сакчылары көнен бәйрәм итүләре хакында әйтә”, – дип сөйли журналист. Белинский урамындагы йорт ишегалдында төшерелгән кадрда йөртүчеләрнең йөзләре күрсәтелми, автомобильләре – “Датсун”.

Шушы сюжетның азагында Илфат Фәйзрахмановны күрсәтәләр. “Төшермәгез, мин үземне төшерергә рөхсәт итмим”, – ди ул. Журналист кызның: “Воровский урамыннан сез борылдыгызмы?”, – дигән соравына журналист җавап бирмичә, ишекне ябып куя.

Бары тик бик игътибарлы тамашачы гына Илфат Фәйзрахмановның исерек килеш рульгә утырган кешеләргә бернинди катнашы юклыгына игътибар итә ала, әмма моның өчен сюжетны берничә тапкыр карарга кирәк. Илфат Фәйзрахманов “Тойота” автомобиле рулендә, автомобильнең ишегалдында түгел, бөтенләй икенче урында торганы да күренә. Әмма тапшыруны телевизордан караган тамашачы берничә секунд эчендә моңа игътибар итеп өлгерә алмый.

“Үземне күргәч, егылып китә яздым”

Булган хәлләргә ачыклык кертү өчен “Татар-информ” журналисты Илфат Фәйзрахмановка шалтыратты. Воровский урамында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан журналистның кадрларын Белинский урамындагы исерек йөртүчеләр турындагы сюжетка ни өчен кертеп куйганнарын ул әле дә аңлый алмый. Шулай ук бу вакыйгалардан соң әле дә тынычлана алмавын әйтте Илфат Фәйзрахманов.

– Үзегезне “исерек итеп” күрсәткәннәрен каян белдегез?

– Дусларым, танышларым шалтырата башлады: “Эфир” каналын карадыңмы? Рамазан аенда оялмыйча эчеп йөрисең мәллә? – диләр.

Аптырап калдым, иң элек нигә шулай әйтүләрен аңлап җиткермәдем. Сәгать унда “Перехват” тапшыруын кабатлап күрсәттеләр, үземне күргәч, егылып китә яздым. Анда исерекләр хакында сюжет бара, ахырдан мине күрсәтәләр. Нишләп алай булган, нәрсә карап монтажланганнар – билгесез. Махсус оештырганнармы, әллә хата булганмы -телекомпаниядән миңа аңлатма бирүче юк. Үзем бу хәлләр махсус оештырылган дип саныйм, чөнки болай монтажлау өчен аңгыра булырга кирәк. Газета укучы апалар бу хәлгә аптырап шалтырата башлады.

– Сезне видеога кайчан төшерделәр?

– 29 май көнне “Ярдәм” мәчетендә ифтарда булдым, аннан соң Ибраһимов урамында урнашкан мәчеткә тәрәвих намазына барышым иде. Кечкенә генә ДТП булды. Машина йөртүче белән бер-беребезгә дәгъва белдермәдек, уртак фикергә тиз килдек. Тән җәрәхәтләре алучы юк, бамперлар гына ватылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре килгәч, барысын да аңлаттык, хәл иттек. Озак та узмады, камералар тотып “Перехват” тапшыруы хезмәткәрләре килеп төште. Рөхсәт сорап тормыйча, безне төшерергә тотындылар. “Төшермәгез, монда күрсәтерлек тема юк. Әллә нинди ДТПлар була, шуларны төшерегез. Күрсәтсәгез, сезне судка бирәм, зинһар өчен вакытыгызны әрәм итмәгез”, – дидем. Ишетергә дә теләмиләр. Яшь кыз иде, алар бит укып чыкканнан соң тиз арада “йолдызга” әйләнәләр.

Әлеге телеканалга бөтенләй ышанырга кирәкми, төрле монтажлар ярдәмендә әллә нәрсәләр эшләргә мөмкиннәр. Минем видеога төшертмәскә, интервью бирмәскә тулы хокукым бар. Безнең ДТП Ибраһимов белән Воровский чатында булды, ә исерекләрне ниндидер ишегалдында төшергәннәр.

– “Чик сакчылары көнен бәйрәм иткән” дигән сүзләр дә дөреслеккә туры килми алайса?

– Юк, әлбәттә. Армиядә булдым, ләкин мин – чик сакчысы түгел. Гомумән, андый бәйрәмнәрне бәйрәм итеп йөрмим. Аеруча, шушындый изге Рамазан аенда. 30 елдан артык ураза тотам. Динне бик хөрмәт итәм, үземне иманлы кешегә саныйм.

Әлегә кадәр миннән гафу сораучы, булган хәлләргә аңлатма бирүче булмады. Мин гомумән, телевизор карамыйм. Бигрәк тә шушындый фаҗигаләр турындагы тапшыруларны элек-электән карамадым, аны тапшыруга санамыйм да. Мин 40 елга якын журналистика өлкәсендә эшлим. Шул вакыт дәвамында бик күп журналистларны тәрбияләдем, үземнен мәктәбем бар дип әйтергә мөмкин. Бүгенге көндә минем кул астында эшләп, беренче чыныгу алган талантлы журналистлар бик күп. Алар мондый әйберне эшли алмас иде, чөнки журналист бары тик дөрес мәгълүмат кенә җиткерергә тиеш.

Телевидениедә 22 ел алып баручы булып эшләдем. Мин – юрист булмасам да, барлык законнарны да бик яхшы беләм. Бу кешеләр журналист булып эшләргә лаек түгел. Заманында Россия журналисты Сергей Доренко журналистика өлкәсенә “телекиллер” дигән төшенчә кертте. Кешеләргә нахакка гаеп тагып эшли башлады. Ул вакытта минем дә телевизион тапшыруларым бик популяр иде. Танышларым мине Доренко белән чагыштыралар, мин аларга үпкәли идем. Мин – киллер түгел, мин – журналист. Бу тапшыруда эшләүчеләр – киллерлар. “Канал җитәкчелеге ул кешеләргә карата чара күрергә, аларны куарга тиеш.

Илфат Фәйзрахмановтан гафу үтенүче булмаган

Илфат Фәйзрахманов канал җитәкчелегенә шалтыратып, хәлне ачыкларга теләгән. Тапшыруның редакторы бу хәлне “хата киткәндер” дип аңлаткан, “ачыкларбыз” дигән, ләкин гафу үтенмәгәннәр.

“Тапшыруны телефонга яздыртып алдым, хәзер үземнең юрист белән бу хәлгә ачыклык кертергә телибез. Бу минем өчен бик зур “удар” булды, мөгаен, эш судка барып җитәр. Репутациямне какшатты дип саныйм, шалтыратучыларга нахакка гаепләнүемне аңлата-аңлата алҗып беттем инде”, – диде ул.

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА

Фото: тапшырудан скриншот, Интертат

Запись Журналист Илфат Фәйзрахмановны Рамазан аенда исерек килеш рульгә утыруда гаеплиләр [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әнисен, бертуган энесен, киленен, булачак энекәшен, яисә сеңелкәшен югалткан Радикка ничек түзәсе?!
Юл-транспорт фаҗигасе шаһиты булмаган кеше бар микән бүген?! Минем дә күп тапкырлар шундый бәлаләр яныннан узып киткәнем бар. Анда «Ашыгыч ярдәм» машинасының басып торуы, яисә янәшәдә каплаулы сузып салынган гәүдәләр – бу урында чынлап та гаять куркыныч хәл булганлыгын искәртә. Тиешле ярдәм күрсәтүчеләр булганлыгын күреп, «Алла сакласын» дип, белгәннәреңне укып син кырый-җарыйдан узып китү җаен карыйсың. Һәрхәлдә мин шулай итәм. Чөнки монда кеше санын арттырып, туктап тамаша кылып, коткаручыларга комачау итүнең кирәге юк. Әгәр син беренче күреп, ярдәм әле килеп җитмәгән булса, монысы башка мәсьәлә.

Әйе, Алла сакласын, дибез дә үтеп китәбез. Һәм моның минем белән дә булу мөмкинлеген, мондый фаҗиганең минем якыннарым белән килеп чыгу ихтималын башыбызга да сыйдырмыйбыз, күз алдына да китермибез. Ә юкка, бәла агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, дигән бит. Мин моңа тагын бер кат инандым.

2нче октябрь. Якшәмбе булса да, редакциябезгә, эшкә килеп утырдым. Кичен телефон шалтырый, теге башта минем яшьлек дустым, Аксубай районының Кызыл Тау авылында яшәп, Кыязлы урта мәктәбендә директор булган, хәзер дә мөгаллимлек итүче тәҗрибәле педагог Искәндәр икән. Аның дулкынланган тавышы колагымны әсәртте. Тарта-суза, нидер әйтә алмый газаплана. Ниндидер ДТП, ди. Кодагыйлар, ди… Шунда, нәрсә сузасың, ни булды, исәннәрме, дип тавышымны күтәрергә мәҗбүр булдым. Без берни белмибез, хәзер Казанга юлга чыгабыз, ди. Казандагы кызы Айгөлгә шалтыратып, аның сулкылдаулы өзек-өзек тавышы аша гына бераз төшендем вәзгятькә. М-7 трассасының Биектау районы биләмәсенә туры килгән урынында – Чебакса бистәсе янында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган: Искәндәрнең кияве Радикның энесе Рөстәм, хатыны Зөһрә, әниләре Гөлкәй авыр юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Радик моргка киткән…

Өнсез калдым, тиз генә җыелып, гаиләмне утыртып, Айгөлләргә чаптык. Интернетны актарабыз. Бернинди хәбәр-яңалык юк. Әле өмет яшәтә, бу кайгы беркемгә язмасын, дип теләсәң дә, һәрчак, минекеләр түгелдер, дип өметләнәсең. Ниһаять Радик трубканы алды: өметләр сүнде…

Радикның энесе Рөстәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Шәмәрдандагы зональ эзләү отрядында коткаручы булып эшли иде, әле быел язын гына Зөһрә белән тормыш корып җибәргәннәр. Зөһрә Сабада спорткомплекста методист иде. Бик матур пар дип, сокланмаган кеше булмаган аларга. Әнисе Гөлкәй гомер буе Мәдәният йортында хезмәт куеп, хәзер лаеклы ялда иде. Зөһрә авырлы булып, яшь гаилә шул шатлыкны туганнарына, дусларына җиткереп йөргән. Кемнәргәдер өлгергәннәр, кемнәргәдер бик соң, җеназа вакытында гына белергә туры килде.

Рөстәм һәм аның әнисе белән мин дустым Искәндәрнең кызы Айгөл Радик белән кавышкан вакытта таныштым. Бик күңелле туй булган иде ул. Ә Рөстәмнең булачак хатыны Зөһрә – Айгөлнең дус кызы, ул туйда кәләшнең шаһидәсе иде. Аннан Искәндәрнең икенче кызы Алсинә туенда тамада булды ул. Гомумән, бу гаиләләрнең бәйрәмнәрендә, төрле мәҗлесләрдә кабат-кабат очрашырга насыйп булды. Һәм алар хәтеремә кереп калды. Чөнки мондый шат күңелле кешеләр, аралашу җиңел булганнар еш очрамый. Рөстәм исә МЧСта эшләп, төрле спорт ярышларында катнашып, коткаручы данын югары данлаган. Аның призлары, медальләре, мактау кәгазьләре бихисап. Дуслары сөйләвенә караганда, вакытын, бар эшен ташлап, ярдәмгә ташлана торган булган ул. Андый дуслар сирәк, диде аның хезмәттәшләре, дуслары дымлы күзләрен яшереп. Кемгә ни эшлисе, Рөстәм бар ич… Хәзер менә юк инде ул. Ул моңарчы никадәр кешене коткарып калган. Аның аркасында гына суга батучы бер баланың исән калуын сөйләделәр. Шушы коткаручы менә үзен һәм үзенең якыннарын коткара алмады. Ике тапкыр ул республикада иң оста коткаручы исеменә лаек булган. МЧС интернет сәхифәсендә аның турында язылган очерк саклана, ул анда журналист соравына – юл һәлакәтләренә таручыларга аеруча еш ярдәм ителә, дип сөйләгән. Изелгән машиналардан бәлагә таручыны аралап алырга туры килә. Секундлар хәл итә торган мизгелдә кеше гомере коткаручының инструментлар белән оста эш итүенә бәйле, дигән ул.

Рөстәм – әнисе Гөлкәй белән. Тышлыкта – хатыны Зөһрә белән

Трассадан җилдерүче Рөстәм йөрткән 14ле машина каршы якка чыгып, туп-туры авыр йөк машинасына ни сәбәпле маңгайга – май бәрелешкәндер – бу гомер буе җавап таба алмаслык сер булып калыр ахыры. Тикшерүчеләр сүзләренә караганда, якынча җавапны бары тик 2–3 атнадан соң гына табып булачак. Чөнки суд – медицина экспертизасы бара хәзер. Руль артында утырган Рөстәм йоклап киткәнме, әллә сәламәтлеге белән берәр хәл булганмы (моңа ышанасы килми, спорт белән шөгыльләнгән җитез егет иде бит ул), әллә техника көйсезләнгәнме? Тикшерүче белән мин дә сөйләштем. Ул аптырый. Абыйсы Радиктан, миннән ниндидер хәбәр алырга өметләнә. Ә без ни беләбез?! Аңлашылмый торган сәер вакыйга. Ни сәбәпле болай килеп чыккан?! Рөстәм машинасының нәкъ шул урында пәйда булуы, һәм икенче якта нәкъ шул урынга DAF маркалы йөк машинасының килеп җитүе – язмыштыр инде. Юкса, күренгән видеоязмаларда трасса буш. Машиналар сирәк үтә… Нәтиҗә котчыккыч: Рөстәм, аның йөкле хатыны, әнисе утырган машинадан тимер өеме генә калган. Мәрхүмнәрне берничә сәгать азаплангач кына, махсус җайланмалар белән генә тартып чыгара алганнар.

Телеканаллар, интернет шау итте. Бер тапшыруда бу вакыйга турында сөйлиләр. Коткаручылар эшләгәндә телефон шалтырый. Тегеләр сөйләшмәде. Бу Гөлкәйнең телефоны. Аңа өметләнеп Айгөл шалтыраткан булган. Телефон могҗиза белән ватылмаган.

Кайгы хәсрәтне күз алдына китереп булмый. Аны башыңа төшсә, күтәрергә генә мәҗбүрсең. Мин моны үземнән чыгып әйтәм. Бер мизгел эчендә әнисен, бертуган энесен, киленен, булачак энекәшен, яисә сеңелкәшен югалткан Радикка ничек түзәсе?! Аның хәзер иң якыннарыннан әбисе Роза гына калды. Гөлкәйнең әнисенә, Радикның әбисенә, Зөһрәнең әнисе Миндалия ханымга, сеңлесе Диләрәгә, якыннарына түзәргә Аллаһ көч, сабырлык бирсен!

Үлемнең һәркайсы үкенечле була, мондые коточкыч икән. Минем үземнең дә 55 яшькә җитеп берничә каберлекнең берьюлы калыкканын күргәнем юк иде. Дүшәмбе көнне Шәмәрдән зиратында 3 каберлек барлыкка килде. Берьюлы 3 җеназа укылды. Мәрхүмнәрне янәшә чиратлап гүргә иңдерделәр. Халык ташкыны зиратка, урамнарга сыймады. Бар да елый. Хәтта күк тә сыкрап елады бу көнне. Яхшы кешеләр иделәр.

Бик матур гаилә иде бу. Соклана идек. Шуннан чыгып әйтәм: Гөлсинә белән Искәндәр Мөгыйновлар кодагыйлары Гөлкәй дип кенә тора. Кодагыйларның берсе – киленнән, икенчесе кияүдән уңдык, дип шатланып яшәде. Әллә күз тиде микән, дип аптырыйм.

ЮЛЛАР КУРКЫНЫЧЛАНА БАРА

Русия юлларында быелның 9 аенда 133203 юл транспорт фаҗигасе теркәлгән. Һәлак булучылар 16638 кеше, шуларның 582се балалар. Ә инде тән җәрәхәтләре алучылар 168146. Соңгы 1 айда гына да 2 мең ярымнан артык кеше юл транспорт фаҗигасе корбаны булган. Кемгә ничектер, бу саннар миңа фронт статистикасын хәтерләтә. Фаҗигаләр ял көннәрендә ешрак була икән. Ни өчендер шимбә-якшәмбе көннәрендә кичке 5тән 6га кадәр вакытта күп фаҗигаләр килеп чыга. Русиянең юллары да бәла бит. Сыйфатсыз юллар сәбәпле килеп чыккан һәлакәтләр саны 30667. 5396 очракта – исерек шоферлар гаепле.

Татарстан да бу исемлектә аерылып тормый. Гәрчә, ерак юлларга йөрүчеләрнең сүзләренә караганда, Татарстан юллары видеокамералар белән шыплап тутырылган булса да, юл һәлакәтләре саны кимеми. Димәк, эш юл кагыйдәләрен бозудан, аның өчен җәза алудан куркуда түгел, юлларның тиешле таләпләргә туры килмәвендә. Менә мин бәян иткән фаҗига дә икенчерәк булыр иде, әгәр анда каршы полосаларны бер туры сузык кына түгел, ә бәлки бүлгеч киртәләр аерса. Рөстәм йөрткән машина каршылыкка, яисә чирәм җиргә чыккан очракта, фаҗига бу кадәр дәрәҗәдә булмый калыр иде. Кызганыч, юллар чокыр-чакырлы, кискен борылышлар белән чуарланган, җитмәсә тар да. Ә шул юллардан үтүчеләрне күзәтүче камераларның максаты башка – акча җыю. Минем әле шул акчаларның күпме кереп, күпмесе юллар төзелешенә тотылганына хисап бирүче хәбәрләрне ишеткәнем юк.

Сүз ахырында мәрхүмнәрнең туганнары, якыннары исеменнән Рөстәмнең җан дуслары Ирек белән Алмазга, хезмәттәшләренә, Зөһрәнең бергә укыган сабакташлары, якын дусларына – барысына да, аларның исемнәрен санап бетерә түгел, барлык ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтемне белдерәсем килә. Радик, алар булмаса – мин нишләргә дә белмәс идем, дип кат-кат рәхмәтен белдерүне сорады.

Мәрхүмнәрнең җаннары тынычлансын, урыннары оҗмахта булсын. Шулай кыска гомерле булырга язган, күрәсең аларга.

Мәрхүмнәрнең якыннары кайгысын уртаклашабыз.

Барыбызга иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ (Безнең гәҗит)

Запись Әнисен, бертуган энесен, киленен, булачак энекәшен, яисә сеңелкәшен югалткан Радикка ничек түзәсе?! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..