Архивы Илфир Якупов - Tatar Today - татар яңалыклары.

Азатлык хәбәрчесе вәхшиләрчә кабер ташлары ватылган Казандагы татар зиратында булып кайта
Роберт Вәлиев – зират мөдире

Иске татар зираты мөдире Роберт Вәлиев һөҗүмнән соң хакимиятләрнең каберлеккә карата фикерләре үзгәрер, сакчылар да куелыр дип өметләнә. Азатлык хәбәрчесе йөзләгән кабер ташы ватылган, аударылган зиратта булып кайта.

Иске татар зираты мөдире Роберт Вәлиев Азатлыкка “Зиратта эшләргә кеше юк”, дип белдерде.

“Чәй эчәргә күп кеше җыела, ә эшләргә кеше юк. Агачларны җил аударганда да халык җыелып җыештырабыз. Зиратны саклау өчен җәлеп ителгән оешма юк. Үзара гына кизү торабыз. Зират тирәли видеокамералар да урнаштырылмаган. Капкалар ябык булса да, теләгән кеше койма аша керә дә китә һәм эшен эшли дә чыга”, ди Вәлиев.

Аның сүзләренчә, 10 октябрьдән зират идарәсе, сәдака булсын өчен, мөмкин кадәр кабер ташларын үз куллары белән төзекләндерә башлаячак.

Вәлиев Иске татар зиратын карап тору өчен күпме акча бүлеп бирелгәнлеген белдермәде. Ул мәсьәлә белән “идарә шөгыльләнә, минем катнашым юк”, зиратны тәртиптә тоту өчен “бюджет акчасы тотыла” дип кенә әйтте.

Бер ел элек зират каршында “Якты юл” багучылар вакыфы оештырылган. “Әлегә кадәр акча биргән кеше юк. Үз вакытында зиратны карап тору өчен Галимҗан Баруди нәселе бу вакыфны оештырган булган. Тарихи зиратыбызны тәртипкә китерү өчен мондый ярдәм вакыфы оештыру минем күптәнге хыялым иде”, ди Роберт әфәнде.

Ул әлеге хәлдән соң хакимиятләрнең зиратка карата фикерләре үзгәрер, сакчылар да куелыр дип өметләнә.

Зиратта йөзләгән кабер ташын, шул исәптән композитор Салих Сәйдәшевнең һәм башка күренекле шәхесләрнең кабер ташларын җимерүне “дистә, йөз ел эчендә дә башка сыймаслык булган хәл түгел” дип бәяләде.

9 сентябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын җимерүне тикшерүне үз контроленә алды. Президент вандалларны тиз арада табу өчен тәртип саклау оешмаларына барлык көчләрен һәм мөмкинлекләрен кулланырга кушты.

Икенче көнне дә зиратта төрле яклап ишекләр ачык, саклаучы гомүмән юк иде. Керү ягында гына Азатлык хәбәрчесен Фәрит абый каршы алды. Ул зират каршында 2005 елдан башлап хәер сорап утыра икән. Шуңа мондагы хәлне миннән дә яхшы белүче юк ди.

“Бу зиратны саклаучы юк. Монда төнлә белән кереп була. Сакчы әнә монда гына утыра ул (зират идарәсе бинасын күрсәтә)”, ди Фәрит абый. Аның сүзләренчә, сакчы күмү өчен урын сорап акча тәкъдим иткәннәр белән генә сөйләшергә мөмкин. Яңа урын 20 мең сум тора дип белдерә.

Зират тирәсендә кабер ташлары сатучы ширкәтләр дә бар. Анда иң яхшы таш 25 мең сум. Фәрит абый сүзләренчә, ташка яздыру һәм кую өчен дә 10 мең сум түләү кирәк булачак. Җирләү чыгамнарын Азатлыкка санап та күрсәтте ул. “Казыган өчен 4 мең түләү кирәк. Җир өчен дә түләү кирәк. Барсы бергә 100 мең сум чыга инде, артыграк булмаса”, ди Фәрит абый.

Вандаллар хөҗүме күбесенчә 5нче аллеягә туры килгән. Биредә кабер ташлары аударылган, кыйммәтле ташлар чәлпәрәмә китерелгән. Җимерү галәмәтендә нинди ә булса мантыйк күренми. Фотолы ташлар да, гарәп имласы белән язылган борынгылары да зыян күргән.

Зиратка үз туганнарының каберләрен карарга дип борчылып килгән Наил Сираҗетдинов бу хәлне котычкыч дип бәяләде.

Наил Сираҗетдинов

“Бу безнең иң борынгы зиратыбыз. Монда да шундый хәл ясагач инде, нәрсә турында уйлый икән бу халык?! Олы кешеләрнең туганнарының каберләрен бозганнар. Аларның бу ташларны яңартырга акчалары да юк. Монда яткан кешеләр нәрсәдә гаепле инде? Бу вандаллар әлеге эшләре өчен гафу үтенергә тиеш, чөнки бу зур гонаһ”, ди ул.

Зиратта ташларны җимерү хәбәрен ишеткәч, биредә җирләнгән күп кенә театр артистларның каберләрен карарга дип Камал театры җитәкчесе Илфир Якупов та килгән. Кешенең күңелендә булмаса, сакчылар куеп кына бу мәсьәләне хәл итеп булмый ди ул.

Илфир Якупов

“Чит илләрдә, каберләргә камералар куйганын күргән бар. Бу бит инде көлке хәл, зиратта нәрсә булганын камерадан карап утыру. Элек зиратларда хайваннар кабергә басып йөрмәсен дип чардуган куйганнар. Хәзер инде кешедән сакларгамы? Кешенең күңелендә булмаса, сакчылар белән генә саклап калып булмый”, ди Якупов.

Айназ Мөхәмәтҗанов

Туганнарының каберләрен карарга дип килгән Айназ Мөхәмәтҗанов бу хәлгә карата мондый фикер белдерде: “Вандаллар бит алар капка аша гына йөрми. Алар коймадан да сикереп керергә мөмкин. Монда күбрәк җәмгыятьнең хәле турында кайгыртырга кирәк. Яшьләр арасында төрле юнәлешләр бар. Аларны тәрбияләргә кирәк”.

Зөфәр Исмәгыйлевнең дә биредә туганнары җирләнгән. Аларның каберләре зыян күрмәгән. Шулай да аны бу күренеш нык борчый.

Зөфәр Исмәгыйлев

“Бу эшне башкаручыларга тыныч тормыш булмас дип уйлыйм. Алар рухи гарипләр. Әллә кайчан камералар куярга кирәк иде. Төнгә ишекләрне бикләргә. Зират – тыныч урын. Бу корбан бәйрәме алдыннан милләтара нәфрәт уяту да булырга мөмкин. Алай дисәк, Татарстан иң толерант төбәкләрдән санала инде. Әгәр яшь наркоманнарга дозага дип бераз акча бирсәң, алар бөтен нәрсәне эшләргә мөмкин. Алар өчен изге нәрсә юк. Минемчә, бу олы кеше эше түгел. Хәтта тормыш төбенә төшкән эчкече дә, совет заманында тәрбия алган кеше буларак, мондый эшкә бармас иде дип уйлыйм мин”, ди ул.

Киңкүләм мәгълумат чараларындагы хәбәрләргә караганда, кабер ташлары аны куйган кешенең хосусый милке һәм ул аны үзе торгызырга тиеш. Җимерелгән ташлар төрлечә бәяләнә 15 меңнән 40 мең сумга кадәр, аны кую эшләренә тагын 10 меңләп сум кирәк.

Запись Азатлык хәбәрчесе вәхшиләрчә кабер ташлары ватылган Казандагы татар зиратында булып кайта впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..