Архивы Илгиз Шәйхрәзиев - Tatar Today - татар яңалыклары.

Шәйхразиевлар ишәйде! [фото]
Җырчы Илгиз Шәйхразиев гаиләсе ишәйде: икенче сабыйлары дөньяга килде! Хатыны Гөлинә уллары Хәкимгә иптәшкә тагын бер малай алып кайтты. //Tatar-today//

Икенчегә кемне көтүләрен алар алдан белә иде. Исем дә эзләп маташтылар. Шәйхразиевларның олы уллары Хәкимгә март аенда өч яшь тулды икән.

Минем туган көнем – июльдә, Гөлинә ноябрьдә туган, ә улларыбыз мартныкылар була, Алла бирсә, – дигән иде бәби көтүче Илгиз. Сүзләре хак булды. Шәйхразиевларны чын күңелдән котлыйбыз!

https://www.instagram.com/p/BRp4o54lAzB/?taken-by=gulina_shaihrazieva%20

Запись Шәйхразиевлар ишәйде! [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ата-аналар кыйнавыннан качкан балаларга татарча ярдәм концерты оештырылды [видео]
20 мартта Казанның “Траттория” ресторанында “Яшәү” берлеге яшьләре Волжскидагы “Надежда” тернәкләнү үзәге балалары өчен хәйрия концерты үткәрде. Татар альтернатив башкаручылары белән тере тавышлы ярдәм концерты беренче, ләкин соңгысы булмас, ди оештыручылар.

Хәйрия концертында катнашучы альтернатив башкаручылар

“Яшәү” берлеге волонтерлары “Без – бер гаилә” дигән проект башлап җибәргән. Аның кысаларында яшьләр балалар йортларына, тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче сабыйларга ярдәм күрсәтә икән. Проект җитәкчеләренең берсе Ленар Хәйруллин Волжскидагы “Надежда” үзәге турында ишеткәч, битараф кала алмадык, дип белдерде. Анда 18 яше тулмыйча авыр хәлдә калган, әти-әниләре кыйнау, җәберләү сәбәпле өйләреннән качкан балалар яши. Кайберәүләренең ата-аналары үз хокукларыннан мәхрүм ителгән. Ленар сүзләренчә, әлеге үзәккә алар бәйрәмнәрдә бүләкләр, кызыклы програмнар, мастер-класслар әзерләп килә торган булганнар. “Хәйрия концертын беренче тапкыр үткәрәбез, ләкин бу соңгысы булмас. Ят балалар булмый. Аларга булышкач, без икенче юлы Казандагы авыр хәлдә калган сабыйларга ярдәм итәргә ниятлибез”, ди ул.

“Яшәү” берлеге барлык хәйрия концертларын үз акчаларына оештыра. “Дәүләттән ярдәм булмаса да, кайбер шәхси затлар, оешмалар финанс яктан булышалар, безнең проектны хуплыйлар. “Траттория” рестораны да концерт өчен залны бушка бирде”, диде Ленар. “Без бер гаилә” проекты “Надежда” үзәге балалары өчен мәйданчыклар, уйнау урыннары да булдырмакчы.

Хәйрия концертына булса да, ял итәргә килгән тамашачыларның күбесе татар альтернатив музыкасын ишеткәч шаккатты. Чөнки кичке вакытта ресторанда үтүче хәйрия чаралары күп очракта рус телендә, яисә татар эстрада җырларыннан корылган була. Монда исә, Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вилданова, Алканат төркеме, Рәдиф Кашапов кебек башкаручылар тере тавышка, музыка уен коралларына кушылып җырлады.

“Без барыбыз да татарлар, безнең үз телебез, динебез бар. Без берничек тә русча гына җырлый алмыйбыз. Кунаклар арасында рус милләтле кешеләр дә рәхәтләнеп татарча тыңлый”, ди Ленар Хәлиуллин.

Илгиз Шәйхрәзиев фикеренчә, ятим балалар, кызганыч ки, булды, бар һәм булачак. Ә җәмгыятьнең төп бурычы – аларга булышу. “Дәүләт, берәр оешма кайчан кул сузар дип көтәсе түгел, һәрберебез ятимнәр йортына барып ярдәм күрсәтергә тиеш. Бәлки алар борып та җибәрер, кем белә”, ди җырчы.

Илгиз өчен хәйрия концертын кемгә оештырулары мөһим булмаса, чараны алып барган Айрат Ильясов, алдан шалтыратып барысын да сорыйм, ди. Шоумен сүзләренчә, соңгы вакытта хәйрия үткәрәм дип алдаучылар күп икән.

Айрат Ильясов хәйрия чараларыннан аерым, балалар йортына бармый икән. Аның хатыны, әнисе үзләре барып та ярдәм итәләр, ә Айрат андагы мохитне авыр кичерүен, бүгенге кебек чаралар аша гына булышырга тырышуын әйтте.

Хәйрия концертына керү билеты 300 сум иде. Оештыручылар барлык җыелган акчаларны тернәкләнү үзәгенә илтеп бирергә ышандырды.

Запись Ата-аналар кыйнавыннан качкан балаларга татарча ярдәм концерты оештырылды [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..