Архивы Илсөя Бәдретдинова - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Үзгәрдең, Илсөя…”
“Тормыш үзгәртте”, – дип җаваплый Илсөя Бәдретдинова.

“– Үзгәрдең, Илсөя…

– Тормыш үзгәртте. Миңа хәзер 45 яшь. Әле менә хәзер генә «юк» дияргә өйрәндем. Бу – безнең авыл менталитетыдыр инде, гадилек. Ошыймы, ошамыймы – син барысына да елмаясың, тегендә, монда барырга кирәк. Юк, дип әйтә башладым. Холкым шундый: әгәр «әйе» дип әйтәм икән, димәк, аны эшләргә тиешмен. Ә мин өлгерә алмыйм.

– «Юк» дигәнне яратмыйлар бит, дошманнарың арта…

– Син күп тапкырлар кемгәдер ярдәм итеп, бер тапкыр гына «юк» дисәң, шунда ук начар кешегә әйләнәсең. Мин моны аңламыйм. Тагын шундый нәрсәгә тап булдым. Янәшәмдәге кешеләр белән дуслашырга теләүчеләр күп. Бу дуслык өчен түгел, минем турыда мәгълүмат алу өчен. Алардан: «Кем белән очраша, кем белән йоклый, кайда яши, күпме акча эшли?» – дип сорыйлар. Серләремне беркемгә дә сөйләмим. Нигә кирәк ул кешеләргә күпме акча эшләвем? Анысын саныйлар, ә шул ук сәхнәгә күпме туздырганны санамыйлар. Матур күлмәгемне күрәләр, ә төннәр буе акырып елап чыккан төннәремне белмиләр. Ялларда алар балалары, оныклары белән шашлык пешереп ял иткәндә, минем кемгәдер ялварып, нәрсәдер эшләп йөргәнемне күрмиләр. Безнең һөнәрнең төп үзенчәлеге шунда: без бу нәрсәләрне күрсәтергә тиеш тә түгел. Без кешеләргә матурлык алып киләбез. Зарланып утырырга хакым юк, чөнки тамашачы аны үзенчә кабул итә. «Авыр булгач, заводка эшкә бар», – диләр. Яисә: «Чирләгәч, нигә концертларыңны туктатып тормыйсың?» – дип язалар.

Алар концертның вакытын үзгәртүнең нинди зур проблема икәнен күз алларына да китерми. Беренчедән, синең йөзләгән, миллионлаган сумлык арендаң түләп куелган һәм ул яначак. Икенчедән, синең төркемдәге артистларың акчасыз кала, өченчедән, кассирлар кешеләргә билетларын кире кайтарып азаплана. Күпме тамашачы концертка килергә эшләрен алдан планлаштырган, самолетларга билетларын алган. Чирләсәң дә, үлсәң дә чыгып эшлисең. Әни үлеп китте, җирләдек. Икенче көнне концерт иде. Бу хакта тамашачыга ахырдан гына әйттем. Апа үлде, икенче көнне зур чарада чыгыш ясарга тиеш идем. «Апа үлде, авыр чагым», – дип хәбәр иттем. «Ярар, син үлмәгәнсең бит, апаң үлгән», – дигән җавап килде. Бу – артист тормышындагы медальнең икенче ягы… “

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/ilsoia-badretdinova-kaberem-ianynda-matur-suzlar-soilap-kylanmagyz-115376

Запись “Үзгәрдең, Илсөя…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөя Бәдретдинова: “Мин синең белән еларга да көләргә дә әзер…”
Җырчы күңеленә бик якын булган кешесен котлаган.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова ел саен, күңеленә бик якын булган кешесе – концерт директоры, дусты Гүзәл Карамиеваны туган көне белән котлап, матур сүзләр яза. Быел да җырчы Гүзәл Аликовна адресына үзенчәлекле котлау сүзләре юллаган.

Аликовна, туган көнең белән, нык кадерле кешем! Дустым, сердәшчем, түзүчем. Күпмене бергә уздык… Төрлесе булды… Таңга кадәр акырып елап чыккан һәм бәхеттән хисләрне тыя алмыйча сикергән чаклар да булды. Әле күпмесе алда! Мин синең белән еларга да көләргә дә әзер, дустым! Үзең әйтмешли: « Әйдә исән булабыз ә…» Яратам һәм нык рәхмәтлемен! Кипиш, директор апа, власть! – дип, социаль челтәрләр аша хөрмәтен белдергән Илсөя Гүзәл Карамиевага.

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/news/yoldyzlar-tormyshynnan-/2026-04-21/ils-ya-b-dretdinova-min-sine-bel-n-elarga-da-k-l-rg-d-zer-4659943

Запись Илсөя Бәдретдинова: “Мин синең белән еларга да көләргә дә әзер…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Хәзер барысы да акыллылар…”
Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова соңгы вакытта активлашкан хейтерларга кырыс җавап бирде.

Артист сүзләренчә, аны тормышта авырлыклар күрмәгән һәм авыр хезмәт аша үтмәгән кызлар өйрәтергә тырыша.

“Хәзер барысы да шундый акыллы! Бервакытта да көтү көтмәгән, кош-корт йолкымаган, сыер саумаган, сепаратор юмаган, тирес чыгармаган, печән, су ташымаган, эчәк чистартмаган, утын ярмаган кызчык мине яшәргә өйрәтмәкче буламы? Кадерлем, утыр һәм тыныңны чыгарма!” – дигән җырчы социаль челтәрләрдә.

Аның сүзләренчә, кайбер яшь кызлар коучлардан курслар сатып ала, ә аннары тормыш тәҗрибәсе булмаган килеш башкаларны яшәргә өйрәтә.

Моннан тыш, Илсөя Бәдретдинова, чын дөреслекне күрсәтеп, үз тормышы турында фильм төшерергә теләвен әйтте. Ул язылучылардан мондый сериал кызыклы булыр идеме, дип сорый. Ничек уйлыйсыз?

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2026-04-01/h-zer-barysy-da-akyllylar-4634863

Запись “Хәзер барысы да акыллылар…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөя Бәдретдинова авырый. Ни булды?
Илсөя Бәдретдинова авырый. Җырчыга система куйганнар, яткан җирдән генә система көпшәсе аша лимонлы чәй эчеп ята. Кыскасы, Уфа концертлары дәвам итү сәбәпле, җырчыга сәламәтлеген бик ашыгыч рәвештә кайгыртырга туры килә.

Мондый мизгелләрне дә күрсәтәсе килә! Монысы да безнең тормыш… Кичә бер хатын «одна фонограмма» дип бөтен дөньяга язып чыккан. Концертымда теләсә кайсы җырымда чыгып, микрофонны тартып алырга рөхсәт итәм! Фонограмма юк!!!

Кичә, яшермим, ярты концертка кадәр тавыш «так себе» иде, ләкин тамашачылар аңлыйлар! Кичә аерым бер җылылык сизелде залда! Соңга таба тавыш ачылды һәм концертны киредән башлыйсы килде.

Рәхмәт һәрберегезгә. Рәхмәт фониаторым Җәлил Фәритовичка.

Бүген хәлләр ярыйсырак. Уфада 12 нче концертым! Кәефем яхшы. Кичкә кадәр, – дип яза Илсөя Бәдретдинова видео янында.

Фониаторы Илсөя Бәдретдинованы ун концерт рәттән, өчәр сәгать тере тавышка җырлаган өчен ачуланган. Табиб сүзләренчә, бер көн концерттан соң артист, ким дигәндә, бер көн ял алырга тиеш.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinova-avyryi-monysy-da-beznen-tormys-5878119

Запись Илсөя Бәдретдинова авырый. Ни булды? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөя Бәдретдинова концертларын өзмичә генә операция ясаткан
Илсөя Бәдретдинова үзенең бер көне сыйган ролик төшергән. Җырчының көне иртәнге сәгать унда макияж ясатудан башланып, кичке унга кадәр бик актив була. Шул вакыт эчендә артист берничә урында интервью бирергә, төрле кешеләр белән очрашырга җитешә. Шушы көннәрдә җырчыга сәламәтлеген дә кайгыртырга туры килгән.

«Шундый коточкыч ритмда яшибез, Аллаһка шөкер. Шул арада табиблар килеп тамагымны ремонтлап китә, шул арада аякка операция ясала… Сез белмәгәннәре дә әллә никадәр.

Концертлар гөрли. Яратам эшемне! Чирләргә, зарланырга вакытым да юк, жәлләргә кешем дә юк», – дип язган Илсөя Бәдретдинова.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinova-koncertlaryn-ozmica-gena-operaciya-yasatkan-5878091

Запись Илсөя Бәдретдинова концертларын өзмичә генә операция ясаткан впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөя Бәдретдинов нигә квартирант кызларын чыгарырган?
Казан йортларының берсендә яшәүче хатын һәм аның күршеләре – Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдиновада фатир арендалаучы кызлар арасында низаг чыккан.

Аста яшәүче күрше сүзләренчә, ул 1 ел диярлек төнге шау-шудан интегә. Ханым инде берничә тапкыр полиция дә чакырткан, әмма тәртип сакчылары хокук бозу теркәмәгән.

Әлеге ханым сөйләвенчә, фатир арендалаучылар төнлә тавышлана һәм аның тынычлыгын боза. Төнге тавышлар аңа йокларга комачаулый. Ә кызлар исә гаепне кире кага. Аларның бу ханым белән сөйләшергә тырышып каравы да файдасыз булган, чираттагы гауга белән генә тәмамланган.

Подъезд күршеләре дә кызлар турында яхшы фикердә. Җырчы Илсөя Бәдретдинова да журналистларга үзендә фатир арендалаучы кызларны шәхсән белүен, аларның намуслы булуында шиге юк икәнлеген әйткән. Шулай да, киеренкелекне киметү максатыннан, фатирдан китүләрен сораган.

Шулай ук җырчы участковый һәм күршеләре белән аралашу өчен юрист җибәргән. Илсөя Бәдретдинова, шуның белән бу гаугага нокта куелыр, дип өметләнә, диелә бу хәбәрдә.

ЧЫГАНАК: https://trt-tv.ru/2025/11/25/ilsiya-badretdinova-okazalas-v-czentre-skandala-iz-za-svoih-shumnyh-kvartirantok/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Илсөя Бәдретдинов нигә квартирант кызларын чыгарырган? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөя Бәдретдинованың 20 ел бергә эшләгән музыканты киткән
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә үз төркемендәге үзгәрешләр турында хәбәр итте: быел аның музыканты, гитарист Сергей Тихонов киткән.

20 ел бергә эшләгән, бергәләп илнең барлык почмакларын айкаган музыкантының китү сәбәбен Илсөя үзе әйтте:

– Китү сәбәпләре – һәркемнең үзенчә. Кемнеңдер яше бар, кемнеңдер саулыгы әллә кем түгел, кемдер шәхси тормышын кора, ә кемдер тынычрак эш эзли. Нормаль хәл! Алар минем тормыштан түгел, бәлки гастрольле тормыштан китә. Без алар белән очрашабыз, аралашабыз. Гастроль – бик авыр әйбер, мин аларны аңлыйм! Һәркайсына рәхмәтлемен. Без алар белән катлаулы юл уздык, – ди  Илсөя Бәдретдинова. Моннан тыш быел җырчы төркеменнән тамашачыларның иң яраткан музыкантларыннан берсе – якут кызы Айсхана киткән иде.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/10/184426/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Илсөя Бәдретдинованың 20 ел бергә эшләгән музыканты киткән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөя Бәдретдива подъездлар юдымы?
Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Ну давай, сора» рубрикасындагы сорауларга һәм теләкләргә җавап бирде.

-Сезнең балаларыгыз бармы?

-Бердәнбер улым – Нариман.

-Сораулар юк, сезне һәм командагызны яратам. Тотып карыйсы килә.

-Килегез концертка. Чыгыгыз сәхнәгә. Кочаклашыйк!

-Кайчан чыгасың син кияүгә, юкмени берәрсе шунда?

-Сүгенергә ярамый бит кызларга. Ә бүтәнчә аңлата алмыйм!

-Ә ничә яшьтә сез кияүгә чыктыгыз?

-Ну ничек инде… Кияүгә… 20 яшьтә бергә яши башладык. Рәсми төстә кияүдә булмадым. Ләкин 13 ел бергә яшәдек. Яраттым!!!

-Ничек үз көчеңә ышанган зат булырга?

-Үз-үзеңә ышаныч «миңа беркем дә ярдәм итмәячәк» дигән чакта килеп чыга.

-Сергей Тихонов нихәлләрдә, ник китәргә булды төркемнән, яше дә бар шул.

-Һәркемнең үз сәбәбе. Кайсының – «возраст», кемнең – сәламәтлеге, берәүнең – шәхси тормышы, икенчегә тыныч эш кирәк, икенче берсе үз эшен башларга ният кылган. Бу – гадәти күренеш! Алар гастроль тормышыннан китә, ләкин минекеннән түгел. Без күрешәбез һәм аралашуны дәвам итәбез. Гастрольләр – ул катлаулы һәм авыр! Һәм мин моны аңлыйм. Мин һәркемгә рәхмәтлемен! Без, бергәләп, бу җиңел булмаган һәм озын юлны үттек.

-Көндәлек киемнәрегезне каян да булса сатып аласызмы яисә дизайнер белән тектерәсезме?

-90 процент махсус минем өчен тегелгән киемнәр. Хәтта көндәлек киемнәр дә. Эчке киемнәрдән алып пальто, туннарга кадәр. Бу – минем чирем (көлә).

-Сезнең характерда берәр нинди минус бармы?

-Бер зур минус бар! Яратсам – ныклап яратам! Бу бөтен әйбергә дә кагыла (шәхси тормыш, дуслар, коллегалар, эш һәм башкалар). Башта мин кешеләрне ярата башлыйм, үземә якынайтам, ә аннары шушы эшләрем өчен «төшә» башлый! Мин үземне тиргим, аннан соң яңадан хаталанам. Бу – бер мин генә яхшы, дигән сүз түгел. Бу – мин күпне көтәм, дигәнне аңлата! Үзем гаепле.

-Беренче эшегез нинди иде?

-16 яшьтән кибетләр рәсмиләштерә идем, чигү чигеп тә саттым, тамада булып йөрдем, банкетларда җырладым, подъездлар да юдым… Соңрак секретарь, завсклад, журналист булып, газета-журналларга рәсем ясаучы булып та эшләдем. Төрлесе булды инде…

-Сез бирер иң яхшы киңәш?

-Сиңа нәрсә кирәген беркем дә белми! Үзеңә хыянәт итмә, башка кемгәдер ярарга тырышып. Үзеңнең күңелеңне кимсетмә!

-Ничек бирешмәскә? Инде көч-хәл булмаган чакта да.

Ходай Тәгалә синең үсешеңне теләгәндә – сине өметсезлек халәтенә кадәр җиткерәчәкләр. Моңа түзәргә кирәк! Сине калтырата, чөнки тормышыңа зур бәхет бәреп керә.

-Сездә винирлармы?

-Әйе!

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinova-podezd-yuyp-akca-eslaven-kaican-kiyauga-cygacagyn-aitte-5875599

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Илсөя Бәдретдива подъездлар юдымы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсөянең нинди начар гадәте бар?
Шул ук гадәт – концерт директоры Гүзәл Карамиевада да.

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Карамиева Уфага оча торган самолетка соңга кала язган. Баксаң, бу беренче очрак кына түгел икән.

«Көчкә өлгердек самолетка. Илфар исемле таксистка рәхмәт, ул да чапты. 1 минут калган иде. Гел шулай безнең: йә шунда залда утырып калабыз, йә килеп җитә алмыйбыз. Нинди чирдер ул безнең?» – дип язган Гүзәл Карамиева бу турыда.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2025-09-24/ils-yane-nachar-gad-te-bar-4399790

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Илсөянең нинди начар гадәте бар? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Әти,әни, апай төшкә керә…”
Татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинова мәрхүм булган туганнарына багышлап Интернет челтәрендә пост бастырган.

Анда ул болай дип язып калдырган:

“Соңгы көннәрдә гел күңелем тулып елыйсы килеп йөри иде… Әти, әни, апай төшкә керәләр. Мәрхүмнәр төшкә керсә, нидер әйтергә телиләр, диләр бит. Күңелдә ниндидер бушлык. Җанымны кая куярга белмим.

Һәм миңа бүген безнең команданың видеографы аларга багышланган видео эшләп җибәрде. Менә туйганчы еладым. Җиңел булып китте”, – дип язып калдырган ул.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-09-11/ti-ni-apay-t-shk-ker-4383577

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись “Әти,әни, апай төшкә керә…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..