Архивы имза - Tatar Today - татар яңалыклары.

Башкортстанда 15 яшьтән гаилә кору рөхсәт ителде
Бөтенрусия ата-аналарының каршылык оешмасы Гаилә кодексына үзгәрешләр кертүгә каршы имза җыя башлады //Азатлык радиосы//.

18 февраль Уфада Бөтенрусия ата-аналары каршылык оешмасының җирле бүлеге балигъ булмаганнарның гаилә коруын канунлаштыруга каршы пикет уздырды. Пикетчылар “Халык 16 яшькә кадәр гаилә коруга каршы. Корылтай, халык белән бергә бул!”, “Яшьли гаилә коруны халыктан качып тикшерәләр”, “Без балигъ булмаганннар белән гаилә коруга каршы!” дигән шигарләр күтәреп торды.

8 февраль Башкортстан парламенты Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында канун өлгесен беренче укылышта раслады. Кодекста моңа кадәр аерым очракларда гаилә кору 16 яшьтән рөхсәт ителсә, ул 15кә үзгәртелде. Башкортстан прокуратурасы исә аерым очракларда 14 яшьтән рөхсәт итүне сораган иде. Республика парламенты депутаты Рамил Бигнов чыгышыннан соң парламент 15 яшькә тукталды. Бигнов гаилә кору 16 яшьтән рөхсәт ителергә тиеш дип белдергән иде.

Әмир Шәйдуллин

Бөтенрусия ата-аналары каршылык оешмасының Башкортстан бүлеге рәисе Әмир Шәйдуллин Азатлыкка шуларны сөйләде:

“15 яшьтән гаилә коруны канунлаштыру педофиллыкка юллар ача. Шуңа безнең оешма моңа каршы чыкты. Тагын шунысы да билгеле, 15 яшьтән гаилә корып балалар үстерү, гаиләне тәэмин итү мөмкин түгел. Психологик яктан да бу яшьтәгеләр бала булып кала. Кызларга исә 16га кадәр бала табуны медицина зыянлы дип исәпли.

8 февраль республика парламенты халык тикшерүенә чыгармый, качып-посып кодекска үзгәрешләр кертте. Без бу уңайдан 13 февраль Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовка хат тапшырдык. Анда парламентның бу адымының дөрес түгеллеге әйтелгән. Бүгенге чарада балигъ булмаганнар белән гаилә коруга каршы имза җыя башладык. Без җиңми туктаямаячакбыз.”

Имза җыю

Чара вакытында Гаилә кодексына үзгәрешләр кертүгә каршы йөздән артык имза җыелган.

Запись Башкортстанда 15 яшьтән гаилә кору рөхсәт ителде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ана капиталы турында яңалык әйтелде, әниләр ни дияр…
Россия Президенты Владимир Путин ана капиталын индексацияләүне 2020 елга кадәр туктатып тору турындагы законны имзалады. Бу карар 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Хәзерге вакытта ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. //Татар-информ//

2018 елдан социаль түләүләрнең барысы да елына 1 тапкыр гына чынлыктагы инфляция буенча индексацияләнә. Индексация коэффициенты исә Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. Индексацияләү тәртибе “чернобыльчеләр”, Советлар Союзы Герое һәм Россия Федерациясе Герое, ветераннар, инвалидлар һәм балалы гражданнар өчен бердәм булачак.

Запись Ана капиталы турында яңалык әйтелде, әниләр ни дияр… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..