Архивы Интехбанк - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татфондбанкны Мәскәү юк иттеме, Татарстан җитәкчеләреме?
Россия Банкы бүген Татфондбанк һәм ИнтехБанк оешмаларының лицензияләрен алган. Әлеге хәбәр Үзәк банкның рәсми сайтында басылган.//Tatar.inform//

«Әлеге иң соңгы чиккә җиткән чара – операцияләрне рөхсәт итүче лицензияне тартып алу – банк эшчәнлеген көйләүче федераль законнарны үтәмәү нигезендә кулланылган. Шулай ук Россия Банкы билгеләгән норматив актлар да башкарылмаган. Ягъни кредит оешмасының капиталы 2 проценттан да кимрәк булмаска, регистрациягә куйганда уставта каралган минималь капиталны киметмәскә дигән норматив бозылган. Бер ел дәвамында аларга карата “Россия Федерациясе Үзәк Банкы (Россия Банкы) турындагы” Федераль законда каралган чаралар кулланылган”, – дип язылган Үзәк Банк хәбәрендә.

Татфондбанкның вакытлыча администрациясе эшчәнлеге лицензиясен тартып алу сәбәпле туктатылган. Хәзер исә банк эшчәнлеген конкурс буенча идарәче яки ликвидатор билгеләнгәнче яңа җитәкчелек башкара.

“2017 елның 3 мартында кул куелган ОД-544-нче номерлы Россия Үзәк Банкы карары нигезендә” Татфондбанк оешмасына вакытлыча администрация билгеләнгән. Аның эшчәнлеге “Бурычларын түләргә хәле җитмәү (банкротлык)” турындагы Федераль закон буенча конкурс идарәчесе куелу яки Федераль законның “Банк һәм аның эшчәнлеге” турындагы 23.1 маддәсе нигезендә ликвидатор билгеләнгәнче булачак. Кредит оешмасының вәкаләте федераль законнар нигезендә туктатылган”.

“ИнтехБанк” лицензиясе 2017 елның 3 мартында кул куелган ОД-546-нчы номерлы карар нигезендә алынган. Ә “Анкор Банк”ның эшчәнлеге ОД-550-нче номерлы карар буенча туктатылган.

Запись Татфондбанкны Мәскәү юк иттеме, Татарстан җитәкчеләреме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татфондбанктан зыян күрүчеләр Татарстан хөкүмәте башлыгын җавапка тартырга телиләр
Рөстәм Миңнихановның Вконтакте челтәрендәге постлары астында халык сорауларын бирә, аңлатмаларны бик күп калдыра. Бүгенге көндә Татфондбанк белән бәйле язмалар бихисап. Шуларның берсе Петр Ермолаевтан. //Tatar Today//

Ул  “Татарстанлыларга Яңа елга яхшы бүләк ясадылар”, ди. Моннан тыш Петр: “Татарстан хөкүмәте башлыгы, шулай ук Татфондбанкның директорлар шурасы рәисе Халиков Илдар Шәфкәтович банкның акча салучыларына карата үз бурычларын намуслы рәвештә башкармавы сәбәпле отставкага китәрме? Банкның җитәкчеләре клиентларның акчаларын узләштерү һәм вакытында бирмәү өчен җавап тотарлармы?”, дигән сораулар бирә.

Ә Рөстәм Мостафин киләчәк өчен дә борчыла. “Татфондбанкка вакытлы идарә органнары килде. Татарстанның бөтен банкларын да шундый язмыш  көтәме? Интехбанкны коткарыгыз!”, ди ул.  “Интехбанктан үз акчабызны ала алмыйбыз. Ә бүген банкның бөтен офислары бикле иде, банкның сайтында: “Банкның офислары техник сәбәпләргә бәйле бикле”, дип язганнар иде”, диде Мостафин.

Запись Татфондбанктан зыян күрүчеләр Татарстан хөкүмәте башлыгын җавапка тартырга телиләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татфондбанк артыннан икенче банклар да ябыла башлады
Интехбанк офисларының эш режимы үзгәрүе турында игълан итте. Бу хакта мәгълүмат әлеге кредит оешмасының рәсми сайтында бастырылган. //Татар-информ//

“Хөрмәтле клиентлар, техник сәбәпләр аркасында 2016 елның 19 декабрендә клиентларга хезмәт күрсәтү вакытлыча туктатыла. Якын арада барлык техник проблемалар да бетереләчәк”, дип аңлата банкның матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез: узган атнада Татарстанда кайбер банкларга мәгълүмати һөҗүм ясалган иде. Банкка акча салучыларга исәп-хисап счётларыннан акчаларын кичекмәстән кире алырга өндәгән хәбәрләр таратылган. Экспертлар билгеләп үткәнчә, кешеләргә бары тик паникага бирелмәскә кирәк, чөнки төбәкнең банк системасы каршылыкларга тотрыклы, ә банкларның ышанычлылык дәрәҗәсе югары.

Запись Татфондбанк артыннан икенче банклар да ябыла башлады впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..