Архивы интернет - Tatar Today - татар яңалыклары.

5G – нәрсә ул? Аның сәламәтлеккә зыяны бармы? Төп 5 сорауга җавап
5G элекке элемтә стандартыннан нәрсә белән аерыла? Ул кыйбат булачакмы? Хәзерге смартфоннар аларга яраклаштырылганмы? Азатлык яңа буын интернет элемтәсе турында төп сорауларга җавап бирә.

Дөньяның элемтә ширкәтләре 5G элемтәсенә күчәргә әзерләнә. Күптән түгел Русиянең МТС ширкәте дә 5G хезмәте күрсәтүгә лицензия алган. Яңа төр элемтәнең Русиядә кайчан таралачагы әлегә билгеле түгел, әмма аның тирәсендә шау-шу инде шактый зур.

Азатлык 5G элемтәсе турында төп сорауларга җавап эзләде.

5G – нәрсә ул? Элекке элемтәдән ул нәрсә белән аерыла?

5G – смартфон интернетының яңа төре. G хәрефе generation (буын) дигәнне аңлата. Саны буынның чиратын күрсәтә, элек 1G, 2G, 3G һәм 4G интернет буыннары булган иде. Сүз мобиль элемтә турында бара, чыбыклы интернетка карамый.

5G – мобиль элемтәнең яңа стандартларга нигезләнгән бишенче буыны. Гади генә әйткәндә, 5G-ның тизлеге барысына да таныш булган 4Gдан күпкә тизрәк булырга тиеш. Уртача алганда, 5G-ның тизлеге 4G-дан дистәләрчә тапкыр югарырак булачак. Сүз секундына йөзләрчә мегабит, хәтта гигабит тизлеге турында бара.

5G-ның башка өстенлекле яклары да бар. Бу интернет челтәре бер дүрткел километрда миллион кадәр җиһазны “тарта” алачак. Сигналның тоткарлануы да кыскарырга тиеш. Аерым кулланучыга бу өстенлекләр артык сизелмәсә дә, интернетның гомуми сыйфатын арттырачак.

Зур тизлек технологияләр үсешенә уңай йогынты ясарга тиеш дип көтелә. 5G кечкенә мәйданда күпсанлы җиһазларның туктаусыз һәм тотрыклы эшен тәэмин итә ала. Мисал өчен, бу пилотсыз машиналар өчен мөһим, алар юлдагы вакыйгалар турында мәгълүматны оператив алып, аларга тиз реакция күрсәтә ала.

Зур тизлек биргән 5G интернеты хәтта өйдәге, чыбыклы интернетка караганда да ышанычлырак була ала. Бу очракта смартфоннан интернет таратып, компьютерда эшләп яки телевизордан фильм карап була, өйдәге интернетның кирәге дә калмаска мөмкин.

Бик тиз икән, ул кыйбат булачакмы?

Көньяк Кореядә абонентларның 10%-ы 5G-га инде тоташкан. Анда иң очсыз тариф 55 мең вона (якынча 3,4 мең сум) тәшкил итә. Лимитсыз тарифлар исә 75-130 мең вона (4,7 – 8 мең сум) тора.

АКШ һәм Британия кебек кайбер илләрдә төрле операторлар 5G-ны өстәмә түләүсез тәкъдим итә. Канадада исә Rogers ширкәте 2021 елдан мөштәриләрдән өстәмә 15 доллар алырга ниятли.

5G-га кушылуның иң кыйбат ягы – аңа яраган смартфон алу. Хәзерге 4G-смартфоннар һәм роутерлар аңа тоташа алмаячак, шуңа күп кешегә яңа телефон алырга туры киләчәк. Җиһазлар турында алдарак сөйләшербез.

Кыскасы, 5G-ның кыйбат булуы яки булмавы операторлардан һәм илләрдән тора. Яңа буын интернеты булу сәбәпле, интернет өчен бәяләрнең бераз артуын көтәргә мөмкин.

5G кайда инде кулланыла?

Русиядә, башка илләр белән чагыштырганда, яңа буын интернетны кертүдә зур активлык күренми. Сынаулар күп үткәрелсә дә, 5G-ның тулы канлы таралуы турында сөйләү әле иртәрәк. Тик МТС ширкәтенең аңа лицензия алуы инде җитди адым булып тора.

Көнбатыш илләрдә исә яңа буын мобиль элемтә зур тизлек белән тарала башлый. Аеруча АКШ, Британия, Швейцария, Германия кебек илләрдә ул актив кулланыла. Көньяк Корея белән Кытай да яңа тенденциягә туры килергә тырыша, алар 5G-ны түләүле рәвештә 2019 елның апрелендә тарата башлаган.

Минем смартфон 5G-да эшләячәкме?

Бүгенге көндә айфоннар 5G элемтә белән эшли алмый. Apple әлегә яңа буын интернетка яраклаша алган җиһазларны чыгармаган. Шул ук вакытта, 2020 елның көзендә ширкәт яңа җиһазларны тәкъдим итәргә җыена, төрле инсайдерлар алар яңа буын интернетка яраклашкан булачак дип яза.

Android системы белән эшләгән телефоннарда исә хәл башкачарак. Җиһаз исемендә 5G дип язылган икән, ул әлеге элемтәгә яраклаша. Мәсәлән, Samsung Galaxy S20 яңа буын интернеты белән эшли алмый, ләкин Samsung Galaxy S20 5G эшли ала.

Шунысы мөһим, 5G-ны операцион системны яңарту ярдәмендә генә өстәп булмаячак. Җиһаз үзе аңа яраклаштырылган булырга тиеш.

Төп сорау: 5G сәламәтлеккә зыян сала аламы?

Мөгаен, 5G-ның сәламәтлеккә зыян сала алуы турында ишеткәнегез бардыр. Дөньяда бу шикне алга сөргән оешмалар бар, хәтта 5G таратучы баганаларны яндыру очраклары да булгалый. Кайбер танылган кешеләр дә яңа буын интернетының ихтимал зыяны һәм көчле нурланышы турында сөйли. Бу шактый популяр конспирология теориясе булып тора.

5G-дан нурланыш чыннан да сәламәтлеккә зыян китерерлек яки авырулар булдырырлык дәрәҗәдә көчлеме? Күпчелек галимнәр юк дип саный. Электромагнит нурланыш энергиясе ике төрле була: ионлаштыручы һәм ионлаштырмаучы. Ионлаштыручы нурланыш молекулаларны җимерә ала һәм аларны ионнарга әйләндерә ала. 5G-ның барлык диапазоннары ионлаштырмаучы булып тора. Ягъни, андый төр нурланыш кеше аша узса да, аның молекулаларына зыян китерми, тере организмнардагы химик процессларга тәэсир ясамый.

Бу җавап сезнең канәгатьләндермәсә, урыс телендә киң аңлатманы биредәукып була. Ионлаштырмаучы нурланышның кеше организмына тәэсире турында эзләнүләр дәвам итә, әлегә алар борчылырлык бернинди нәтиҗә бирмәде. Бүгенге фән кысаларында 5G яки башка радионурланыш кешегә зыян сала ала дип белдерергә нигез юк.

3G һәм 4G тарала башлаган вакытта да аларның потенциаль зыяны турында сүзләр чыккан иде. Алар бүгенге көнгә кадәр дәлилләнмәгән.

Чыганак: Чит ил агентлыгы

Запись 5G – нәрсә ул? Аның сәламәтлеккә зыяны бармы? Төп 5 сорауга җавап впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тагын бәяләр күтәрелә ди…
Операторлар өй интернеты һәм телевидениесенә бәяләрне күтәрергә ниятли. Моның сәбәбе-инфраструктура төзелешенә һәм аны карап тотуга чыгымнарны арттыру.

Россиядә өй интернеты һәм телевидениесенә бәяләр артырга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы тармакның төрле компанияләреннән килгән экспертларга һәм iKS-Consulting агентлыгы тикшеренүләренә сылтама белән хәбәр итә.

IKS-Consulting фаразына караганда, быел телевидение һәм өй интернеты өчен абонент түләве 10-15% ка артырга мөмкин.

Чыганак:kazanfirst.ru

Запись Тагын бәяләр күтәрелә ди… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Минем белән араны өзсәң, фотоларыңны Интернетка куям!”
Уфада яшәүче Дарьяга элек очрашып йөргән ир яный.

Бу пар арасында мөнәсәбәтләр узган елның августында ук бозылган булган инде. Бер көнне ир кафеда эшләгән кыз янына килеп, аны кеше алдында төрлечә мыскыллый. Хәтта кызны якларга тырышкан бер иргә йодрык белән ташлана. Бу хәлдән соң берникадәр вакытка тынычланып торган кебек була. Әмма күптән түгел ул янә кафега килеп, кызны мыскыл иткән. Янәсе, бергә төшкән фотоларын, видеоларын Интернет челтәренә куячак.

— Мин — гадәти кеше. Ә менә гаиләле ирнең шулай кылануы башка сыймаслык. Ул миңа карата физик көч кулланганлыктан, араларны өзгән идем дә инде.

Фотоларны Интернетка куйса да оялмыйм. Киресенчә, минем хәлдә калган кызларга бу гыйбрәт булсын. Кызлар аларны рәнҗеткән ирләрдән курыкмасын иде. Көчле, кеше сүзеннән дә өстен булсыннар, — дип яза бу хакта Дарья социаль челтәрләрдә.

Мәгълүмат Кызыл Таң

Запись “Минем белән араны өзсәң, фотоларыңны Интернетка куям!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Октябрьдә миллионлаган кеше интернетка керә алмаячак
11 октябрь миллионлаган кеше интернеттан файдалана алмаячак. Бу доменлы исемнәр һәм IP-адреслар белән идарә итү корпорациясендәге (ICANN) проблемалар белән бәйле, дип яза «РИА Новости».

Бу көнне тарихта беренче тапкыр доменлы исемнәрне саклау системасының криптографик ачкычлары алыштырылачак. Ачкычлар яңартылганнан соң, кайбер интернетчылар 48 сәгать дәвамында аерым ресурсларны ача алмаячак.

Система «server failure», яки SERVFAIL хатасын күрсәтергә мөмкин.

Криптографик ачкычлар 2010 елда барлыкка килгән. Алар интернет-адреслауның куркынычсызлыгы һәм бербөтенлеге өчен җавап бирә.

Фото: https://pixabay.com

Запись Октябрьдә миллионлаган кеше интернетка керә алмаячак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Оҗмахны теге дөньяда диләр, ә минем ул – син! Бәхетемә очраган “интернет егете…”
Хәзерге заманда кызларның барысы диярлек зур шәһәрләргә ашкына, чөнки авыл җирендә эш юк. Мәрьям дә, урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга чәчтарашлыкка укырга керде дә, шунда ук эшләп тә калды. Ике атнага бер авылга кайтып, әти-әнисенә булышып, аларның хәлләрен белешеп килә иде.

//Безнең гәҗит//

Авылның бер егете аның артыннан күпме генә йөрсә дә, Мәрьям аны үз итмәде. Аннан соң ул егет авыл җирендә яшәп калучы иде. Авылдан бер чыгып киткәч, кире кайту юк – Мәрьямнең уе шундый.

Авылга кайткан көннәрнең берсендә әнисе:

– Кызым, тормыш корырга вакыт инде сиңа, берәр яраткан кешең бармы соң? – дип, сүз башлады.

– Әнием, өзелеп сөйгән ярны, гомерлек юлдашыңны ничек табарга? – дип, сорауга каршы сорау белән җавап бирде кызы.

– Кызым, өйдә ятсаң, сиңа кияүне китереп бирүче булмас. Безнең заманда егетләр белән клубтан кайтканда танышалар иде. Егет сине озата кайта, күңелеңә ошаса – йөрисең, ошамаса – кире кагасың. Безнең заманда яшьләр дә күп иде. И-и-и, клубтагы, ә җәй көннәре болындагы кичке уеннарның матурлыгын сагынам. Алар безнең хәтер сандыгында иң матур истәлекләр булып, мәңгегә уелып калганнар, – дип, яшьлек хатирәләренә чумды әнисе.

Яше кырык ягына чыккач, Мәрьям Интернет аша кияү эзли башлады. Интернет аша танышып, бәхеттә йөзгән парларны да, мошенникларны да ишетеп белә ул. Шулай бер иптәш кызы кияүгә чыкты бит. И акыллы егет, диделәр, ә туй өчен акча мәсьәләсенә килеп төртелгәч, хәзергә урталай бүлеп үткәрик, соңыннан акчасын бирермен, дигән егет. Туйлар үтеп, азмы-күпме яшәгәч, акча бирү дә юк, аерылышып та куйдылар. Менә шундый аферистларга тап булырга язмасын.

Ятып калганчы, атып кал, диләр бит. Мәрьям үзенең күңеленә йөз-кыяфәте белән ошаган бер фотога тукталды. Исеме Марат икән, ул да үзенә тиң яр эзли. Алар языша башладылар һәм җәйге иң матур көннең берсендә Казанда очрашырга сүз бирештеләр дә, Галиәсгар Камал театры каршында очраштылар. Ул тирәләрнең матурлыгы! Кара-каршы күрешкәннәре булмагач, Мәрьям читенсенеп кенә исәнләште. Ә менә егет дигәнең бик кыю булып чыкты. Сөйләшеп сүзе бетмәде. Алар якындагы кафега да кереп чыктылар. Машиналар тавышыннан тыныч булган Бауман урамында да йөрделәр. Казанның матурлыгына сокланып туя алмадылар. Очрашулар аннан соң да дәвам итте.

Бервакыт Мәрьям Интернет егетен (ул аңа шулай эндәшә иде) сынап карамакчы булды. Кичке як. Кичке клуб яныннан үткәндә, Мәрьямне иптәш кызлары чорнап алып, клубка алып кереп киттеләр (шулай сөйләшенгәннәр иде). Марат урамда басып калды. Кызларның Маратның уен беләселәре килде. Кичке клуб булгач, Мәрьям турында ни уйлар? Җилбәзәк кыз дип уйламасмы? Маратның клубка керүен күпме генә көтсәләр дә, ул күренмәде. Ә инде кайтыр юлда ул, әллә каян килеп чыгып:

– Күңелле булдымы соң, минем мондый җирләргә йөргәнем юк, берәр вакыт мине дә алырсың яме, – дип, Мәрьямне кочып алды.

Ул яңадан моның турында сүз кузгатмады. Мәрьям егетне тагын бер тапкыр «кыл иләгеннән» иләде. «Эчкәч холкы ничек икән? Әйдә сынап карыйбыз, – диделәр кызлар. – Бер кызыбызның туган көненә сезне парлап чакырабыз, өстәл тулы шәраб булачак, үз-үзен ничек тотар?»

Марат бу «сынауны» да уңышлы үтте. Ак аракыга авызын да тидермәде, шәмпан шәрабын гына йоткалап утырды.

Берәр ел очрашып йөргәннән соң, алар өйләнештеләр. Өч балалары туды. Бер кичтә Марат сүз башлады:

– Мәрьям, синең холкың җайлы, кемгә генә кияүгә чыксаң да, бәхетле булып яшәп, бәхет диңгезендә генә йөздерер идең. Шундый яхшы күңелле син, бәхет шушындый буладыр инде. Бәхетле тормыш күктән төшмидер, аны үз кулларың, яхшы күңелең белән төзиседер.

Мәрьям дә күңелендәгесен ачып салды:

– Минем бәхетемә очраган «Интернет егете» син. Оҗмахны теге дөньяда диләр, ә мин үземне оҗмахта яшәгәндәй хис итәм. Рәхмәт сиңа, Марат, тирә-ягыма карыйм да, дөньяның гүзәллегенә шаккатам. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән алтын кояш астында үскән шаулы урман, җәелеп киткән болын-кырлар, шул кырларда үскән алтын башаклар, саф сулы чишмәләр, өстәлебез тулы ризык, яныбызда йөгереп йөрүче балаларыбыз – болар барысы да кеше өчен яратылганнардыр. Яшь чагында гомер мәңгелек кебек тоела, яши-яши алай түгеллегенә ышана барасың. Еллар үткән саен гомер кимегәннән кими бара. Гомер ул этле-мырлы яшәсәң дә үтә, алай яшәгәнче, аны бәхетле итеп үткәрү – иң хәерлесе булып кала.

Запись “Оҗмахны теге дөньяда диләр, ә минем ул – син! Бәхетемә очраган “интернет егете…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

2016 елның иң популяр видеоларын карамыйча калмагыз! [видео]
2016 ел нинди видеолар белән истә кала? Кайсылары игътибар үзегәндә булып, халык арасында шау-шау куптарды, кызыксыну уятты? Без интернетта 2016 елда иң популяр булган видеоязмаларны барларга булдык //Азатлык радиосы//.

1. Резеда Ганиуллинаның “Җаным” клибы

Елның иң гаугалы вакыйгаларның берсе җырчының “Җаным” клибы тирәсендә булгандыр, мөгаен. Исегезгә төшерәбез, көзен Резеда Ганиуллинаның Болгардагы Ак мәчет җирлегендә ярымшәрә килеш биюен Сәетҗәгъфар хәзрәт тәнкыйть утына тотты, аның социаль челтәрләрдә белдергән фикерләре һәм гаепләүләре киң җәмәгатьчелектә бәхәсләр тудырды.

2. Carpool Karaoke Broadway тамашасында җырчы Адель

АКШның CBS каналында барган Carpool Karaoke тамашасы 2015 елда башланса да, ул нәкъ 2016 елда популярлык яулады. Машинада җырлап бару видеоларын төшерү гадәте хәтта үзенчәлекле флешмобка да әйләнде. Бу язмада исә алып баручы Джеймс Корден янына танылган җырчы Адель килде һәм, нәтиҗәдә, бу – 2016 елның иң күп каралган YouTube видеосы (140 миллионнан артык).

3. PPAP япон җырчысы

Бу язма елның иң зур мемы һәм вируслы җырына әйләнде. Кыланган манерада каләм белән алма кушкан җырчыга меңләгән пародия ясалды. Алар әле алга таба дәвам итәр. Язманы инде 95 миллионнан артык тапкыр караганнар.

4. Алтын

Татарларда һәм, гомумән, Русиядә иң зур шау-шу тудырган бу җырны инде 7 миллионнан артык кеше караган. Вирус ролигы булып төшерелгән бу язмага да күпләп пародия ясала, күп кенә рус кешеләрендә дә “татарча өйрәнергә телим” дигән теләк ешайды.

5. Шешәләр ыргыту флешмобы

Интернетта инде үзенә су түгү кебек challenge флешмоблары гадәте күптән таралган. Быелны иң популяры – шешәне һавага ыргытып, аны идәнгә-җиргә бастырып утырту. Иң кызыклыларының тезмәсе дә 45 миллионлап карау җыя алды.

6. Дубайга – бизнес-класста

21,000 доларга билет алып, Дубайга очканыгыз бармы? Юк икән, бу видеоязманы карап, юлны сынап карый аласыз. Сезнең кебек бу язманы инде 28 млн кеше караган.

7. Трампка пародия

АКШ президенты итеп сайланган Дональд Трампка күпсанлы пародияләр ясалды. Сезнең өчен иң кызыклысын сайлап алдык. Ул Saturday Night Live тамашасы өчен католиклар Раштуасына чыкты. Яңа сайланган президент янына Русия президенты Владимир Путин һәм ул тәкъдим иткән Дәүләт секретаре Рекс Тилерсон килә…

Һәм инде безнең тезмә азагында сезгә ел саен Google әзерләгән ел йомгагын тәкъдим итәбез. Ширкәт аны эзләү системында иң популяр сораулар нигезендә төзи. Быел ниләр белән кызык булды, нинди вакыйгалар урын алды? Google язмасында карыйк.

Запись 2016 елның иң популяр видеоларын карамыйча калмагыз! [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Булачак тормыш иптәшеңне интернеттан табып буламы?
Техник мөмкинлекләр алга барган саен тормыш җиңеләя бара. Хәзер интернет аша эшләп тә, аралашып та, кирәкле әйберне сатып алып та була. Ә булачак ирне яки хатынны интернеттан табып буламы? //Азатлык радиосы//

Альбина Сапова Хабаровски шәһәреннән, бүгенге көндә Казанда ике яшьлек баласы белән яши. Иреннән аерылган, хәзергә актив эзләнүдә. Үзенә тиң булган парын яшь ана “Сәгадәт” оешмасы үткәргән танышу кичәсенә барып табарга булган. Әлеге танышу кичендә ялгыз булганнар махсус анкеталар тутыра һәм булачак ир, хатынының сыйфатларын әйтә. Һәр катнашучының үз номеры бар. Кич ахырында күңелгә хуш килгән кешенең номерын анкетага язып куярга кирәк һәм симпатияләр туры килсә, бер-ике көннән алар өчен очрашу үткәрелә. Иң күбе өч кандидатның номерын язып була.

– Альбина, сезнең булачак ирегез нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Беренчедән, мин үз балама әти була алырлык кеше табарга телим. Әгәр ул минем кызымны үз баласы итеп күрә алса, мин аны хөрмәт итеп, аңа бар җан-җылысын биреп яшәр идем. Шулай ук мин үз янымда дөньяга актив караш белән карап яшәүче, финанс яктан да гаиләне алып бара алырлык кешене күрергә телим.

Танышу кичәсендә Альбина ике ир-атны ошаткан, әмма кызганычка каршы, алар арасында яшь ананы сайлаучылар булмады һәм ул һаман эзләнүдә.

Димче Рузалия Мотыгуллина һөнәрен бик ярата, үз максатын ялгызларны кавыштыруда күрә, ләкин ул эшләгән танышу агентлыгына мөрәҗәгать итүчеләр саны елдан-ел кими бара ди. Биш-алты ел элек көнгә өч-дүрт кеше килсә, хәзер атнасына өч кешедән арткан юк дип әйтә. Танышу агентлыклары аша пар эзләүчеләрнең күпчелеге 40 яшьтән узган кешеләр, күбесе хатын-кызлар. Рузалия сүзләренчә, эшендә 100% нәтиҗәгә ирешү бик авыр, чөнки танышырга теләүчеләрнең булачак парларына карата таләпләре бик җитди.

– Тәҗрибәмнән чыгып, безгә күбесенчә хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. Күбесе югары белемле булган хатын-кызлар, бигрәк тә медицина өлкәсендә эшләүчеләр, шулай ук укытучылар. Хатын-кызлар 45 яшьтән 70 яшькә хәтле, ә ир-атлар арасында 40 яшьтән 78 яшькә кадәр мөрәҗәгать итүчеләр бар. Процентлап карасак, безгә килүче 100 хатынга 50% ир-ат та юк.

– Сезгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында кайсы милләт вәкилләре күбрәк?

– Мөрәҗәгать итүчеләр арасында татарлар урыслар 50/50 чама, аннан керәшеннәр, чуашлар, берәм-берәм генә яһүдләр, әрмәннәр, азәрбайҗаннар. Танышырга теләүчеләр арасында бик күп үзбәкләр, таҗиклар, ләкин хатын-кызлар алар белән танышырга теләмәгәнлектә, без аларны кире кагабыз.

– Ни өчен килүчеләргә пар табып бирү авыр дип уйлыйсыз?

– Күбесенчә безгә килгән хатын-кызлар шулай язалар: “Машинасы булсын, фатиры булсын, акчасы ай саен җитәрлек булсын, эчмәсен-тартмасын”. Барысына да “принцлар” табып булмавы аңлашыла бит инде. Ир-атларга килгәндә дә үзенчәлеклеләр бар. Күбесе хатын-кызның 10 яшькә яшьрәк булуын тели. Андыйларга мин гел әйтәм: “Ничек инде? Сез бит 25 яшьтә булганда 15 яшьлек кызлар белән йөрмәдегез!” Яшь чакта егетләр өйләнгәндә өч-биш яшькә кече булган кызларны алалар, ә олыгайган саен 10 яшькә кече булганнарны алу әйбәт дип уйлыйлар. Ә хатын-кызлар аларның яшьләрен күреп ризалык бирмиләр. Шуның өчен дә без андый кешеләргә пар таба алмыйбыз яисә бик озак эзлибез.

– Бүгенге көндә яшьләргә интернет аша танышу җайлырак күренә. Сезнеңчә бу нәрсәгә бәйле?

– Җайлырак дип әйтмәс идем, чөнки безгә килүчеләр арасында да интернет аша таныша алмаганнар бар. Ләкин хәзерге яшьләр, бигрәк тә егетләргә кагыла, активлык күрсәтеп урамда танышырга куркалар. Урамда йөргәндә күрәм, кызлар барысы да чибәр, матур, зәвыклы киенәләр. Күрәсең, егетләрнең андый кызлар янына килеп танышырга кыюлыгы җитми.

Сөмбел Хәсәновага 19 яшь һәм ул интернетта танышуны җайлырак дип саный, ләкин андый танышуларның тискәре яклары да бар дип әйтә:

– Урамда танышуга караганда интернет аша танышу җайлырак, чөнки кеше оялырга мөмкин, ә интернет аша танышканда курыкмыйча төрле сораулар биреп була. Әйе, элекке заманнарда интернет булмаганлыктан кешеләр урамда танышкан, ләкин хәзер төрле гаджетлар барлыкка килү белән интернет аша танышу активрак кулланыла. Моның куркыныч яклары да бар, интернет аша кешене белеп булмый, бәлки ул маньяктыр. Язышу гына җитми, кешене белеп бетерер өчен очрашырга кирәк. Тагын бер тискәре ягы бар, мәсәлән, мин дустым белән танышканда ул чит илнеке булып чыкты, хәзер безгә авыррак, чөнки бер-беребезне күреп очрашасы килә, ә андый мөмкинлек юк. Казанда булса, без күптәннән күрешер идек, чын аралашу булыр иде, ә болай, кызганыч, интернет аша язышу белән генә чикләнәбез.

Блогер, психолог Рузилә Әхмәтҗанова сүзләренчә, интернет – ул дөнья белән бәйләнешүнең бер чарасы. Психолог әйтүенчә, интернет аша аралашуның беренче сәбәбе – уңайлылык һәм тизлек. Бу хәзерге заманның модасы бер үк вакытта ике җирдә була алу. Икенче сәбәбе – гадилек һәм иминлек, чөнки безнең заман кешесе үз-үзе булырга курка, ә мәсәлән, ноутбук аша интернетта утырганда сине күрүче кеше юк. Һәм өченче сәбәп – үзеңне төрле яктан күрсәтә алу дип уңай якларын ассызыклый Рузилә.

Әсхәт Хәбибуллин – инглиз теле укытучысы. Хатыны белән заводта танышкан. Цех буйлап барган вакытта мактау тактасында булачак хатынының фотосурәтен күреп танышырга булган. Интернетта танышуны хупламый:

– Мин андый танышуларга каршы. Тере аралашу күпкә яхшырак. Кешене капшап карый алу, ниндидер киртә аша аралашуга караганда күңеллерәк.

Тавыш режиссеры Айрат Минһаҗев, урамда танышу уңайлырак, ди. Аныңча, урамда танышканда кешенең йөзен, елмаюын күреп нинди икәнлеген танып була. Интернет аша танышуга карары икеләтә:

– Гомумән әйткәндә, танышу начар әйбер түгел, ә менә интернет аша танышканда нинди максат куела – менә анысы кызык. Безнең әхлаксыз дөньяда кем нинди максатка ирешергә теләгәнен аңлап бетереп булмый. Берьяктан моның куркынычы да бар, икенче яктан танышулар барыбер әйбәт.

Нәтиҗәләргә килгәндә, интернетка бәйле булмаган өлкән яшьтәгеләр тере аралашуны хуп күрә, алар өчен кеше янына килеп сүз башлау әллә ни куркыныч тудырмый. Ә яшьләр, тискәре якларын кабул итеп, интернет аша танышуны уңай күрә.

Запись Булачак тормыш иптәшеңне интернеттан табып буламы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Болгарда яшәүче хатын чит кешегә банк реквизитларын биреп гаиләсен авыр хәлдә калдыра
Татарстанның Изге Болгар шәһәрендә яшәүче 50 яшьлек ханым полициягә банк счетыннан 220 мең сум акчаның юкка чыгуы турында сөйли. Бу хәлне ул СМС хәбәрне алгач кына белгән.

2016 елның июль аенда ханым интернет-сайтларның берсендә мал-туарны сату турында белдерү куйган. Аның белән бер ир-ат элемтәгә кергән. Сату турында килешкәч, ир-ат акчаны күчерер өчен банк картасының реквизитларын сораган.

Ханым бер дә белмәгән кешегә үз картасының гына түгел, хәтта ире һәм кызының карта реквизитларын хәбәр иткән. Шуннан соң бу ир-ат юкка чыккан, элемтәгә керми башлаган, ә өч айдан соң, 6 сентябрьдә, счеттан барлык акча юкка чыккан.

Соңгы көннәрдә ханым һәм аның туганнары, бүтән счетлардан акча юкка чыкмасын өчен, карталарының эшчәнлеген вакытлыча туктатканнар.

Бүген җинаятьченең абонент номеры Татарстанда теркәлгәне билгеле.

Мәгълүмат “События” сайтыннан алынды

Фото Яндекс сайтыннан

Запись Болгарда яшәүче хатын чит кешегә банк реквизитларын биреп гаиләсен авыр хәлдә калдыра впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Интернетта халык яңа табышмакка җавап эзли, ә син биремне үти алырсыңмы? [фото]
Интернетта халык яңа табышмакка җавап эзли. Кайбер кешеләр, әлеге башваткычны чишәргә теләп, көне буе экраннар каршында утыра.

Күптән түгел интернет челтәрендә яңа табышмак барлыкка килде. Аклы-каралы коверда чехол киертелгән смартфон табарга кирәк. Беренче карашка, бирем җиңел кебек тоелса да, эш күпкә авыррак булып чыга. Кешеләр көннәр буе смартфон эзли. Әлеге бирем инде төрле илләр буенча таралган, социаль челтәрләрдә әлеге темага сөйләшүләр бара.

Элек интернетта халык куртканың төсе нинди булуы ачыкларга тырышса, хәзер тагын да авыррак табышмакны чишмәкче була. Ә син рәсемдә смартфон күрәсеңме?

Мәгълүмат Газета.ру сайтыннан алынды

Запись Интернетта халык яңа табышмакка җавап эзли, ә син биремне үти алырсыңмы? [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..