Архивы инвестор - Tatar Today - татар яңалыклары.

Халык Татфондбанктан акчаларын ала алырмы?
Бу атна ахырында ОАО «АИКБ «Татфондбанк» реализацияләнү дефициты аркасында акча бирүне тоткарлый башлады. Клиентларның акчаларын алырга ашыгуы банкның санацияләнү мөмкинлеге бар дигән яңалыктан башланган, әмма экспертлар банкның лицензиясе алыну мөмкинлеге юк дип ышандыра. //Tatar Today//

9 нчы декабрьда ОАО «АИКБ «Татфондбанк»тан (Татарстан республикасы, Казан шәһәре) акчаны алыр өчен, биш көн алдан заказ бирү тәртибен керткән. Банкта моны клиентлар күп булу сәбәбе аркасында дип аңлаталар. Татфондбанк матбугат үзәге, шулай ук, халыкның салынган акчаларын алдан алу теләге артканын таный.

Казан ММЧлары мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта финанс оешма көненә бары 50 мең сум бирергә дигән чикләү керткән. Аннан башка, Мәскәү биржасында Татфондбанкның бәяле кәгазьләре белән эшләү операцияләренең кинәт күләме арткан. Мәсәлән, 6 нчы декабрьда барлыгы 0,859 миллион сумга 33 килешү төзелгән булса, 9 нчы декабрьда килешүләрнең саны 392 һәм 19,928 миллион сумга җиткән.

Мәскәү финансчының фикере буенча, бу күренеш инвесторлар тарафыннан Казан кредит оешмасының кыйммәтле кәгазьләрен түбән бәядән базарга чыгаруын күрсәтә. Халыкның кинәт куркуга төшүенең сәбәбе: үзәк банкның бу финанс оешмасын санацияләү мөмкинлеген каравы булды. АО АКБ «Пересвет» облигацияләре астында резервларны тулыландыру аркасында ОАО «АИКБ «Татфондбанк» капиталының зур өлешен югалтырга мөмкин. Әмма ахырдан  да санация хупланачак дип ышандыра экспертлар, чөнки Татфондбанк Рәсәй банкларының ТОП-50сенә керә һәм Татарстанда алдынгылардан санала.

Запись Халык Татфондбанктан акчаларын ала алырмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..