Архивы ипотека - Tatar Today - татар яңалыклары.

Киләсе елдан 3 процентлы ипотека бирергә җыеналар диме?
Яшь белгечләр ярдәмендә  авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында 2020 елдан авыл җирендә 3 процентка кадәр ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедевка сылтама белән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Авылда яшь гаиләләргә һәм белгечләргә ярдәм итү өчен 3 процентка кадәр ставка белән ташламалы ипотека бирү – бу яңа революцион чишелеш, төбәкләр финанслашуын исәпкә алып, аны 0,1 процентка кадәр төшерү мөмкинлеге дә булачак», – диде Лебедев.

Аның әйтүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәзер мондый ипотеканың шартлары, торак урыннарның метражлары эшләнә.

Моннан тыш, 2020-2025 елларга исәпләнгән авыл территорияләрен комплекслы үстерүнең дәүләт программасында социаль яллау торагын төзүгә яңа алымның күздә тотылуы турында да әйтте Лебедев.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасының Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан май аенда раслануын искәртә. 2020-2025 елларга аны финанслауның гомуми күләме 2,3 трлн сум тәшкил итә, шуның 1 трлн сумы федераль бюджеттан бирелергә тиеш.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Запись Киләсе елдан 3 процентлы ипотека бирергә җыеналар диме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

6% белән ипотека кемнәргә тиеш? Рәсмиләштерүнең шартлары һәм кагыйдәләре
2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче һәм аннан соңгы бәбиләре туган гаиләләргә торак сатып алу тагын да җиңеләйде. Бала тәрбияләүче гаиләләргә бирелә торган 6 процентлы (!) ипотеканың шартлары турында “ВТ” хәбәрчесе дә белеште.

Илбашы Владимир Путин үз сүзендә торды. Хәтерләсәгез, быелның февралендә Федераль Җыенга еллык Юлламасында дәүләт җитәкчесе, бала тәрбия­ләүче гаиләләргә ярдәм чара­ларын арттырырга кирәк, дип әйтте. Аерым алганда, узган ел­ның 1 гыйнварында гамәлгә кергән ташламалы “гаилә ипоте­касы”на үзгәрешләр кертергә киңәш итте ул. Әлеге программа нигезендә, 2018 елның 1 гыйн­варыннан соң икенче һәм аннан соңгы баласын алып кайтучылар торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәменә өмет итә ала.

Аларга алты процентлы ипо­тека бирелә. Банктан алган кре­дитның калган өлешен дәүләт субсидияли. Билгеле бер ва­кыт­ка кадәр генә, әлбәттә. Икенче бәбиен алып кайтучыларга таш­лама чоры – өч, өченче нарасые туганнарга – биш, бер-бер артлы икенче һәм өченче бала табу­чыларга сигез ел тәшкил итә. Ә алга таба ипотеканы банк бил­геләгән процент ставкасы белән түлисе. Әллә шул кур­кыт­канмы, баксаң, “гаилә ипоте­ка­сы” халык арасында әллә ни зур кызыксыну уятмаган икән. Бу хакта Илбашы да әйтте. “Про­грам­мада кат­на­шу­чыларга таш­лама чорын ипо­теканы тү­ләп бе­тергәнче дәвам иттерергә ки­рәк”, – диде ул. Шулай эшләделәр дә. Узган атна­да ил Премьер-министры Дмит­рий Медведев гамәлдәге про­граммага төзәт­мәләрне раслады.

– Алты процентлы ипотека рәсмиләштерү өчен доку­мент­ларны 15 апрельдән үк кабул итә башларга ниятлибез, – ди Та­тарстан Торакка ипотека кре­диты рәсмиләштерү агентлыгы җитәкчесенең кредит бирү буен­­ча урынбасары Людмила Фатыйхова. – Тиешле карар бар, бүген булмаса, иртәгә федераль үзәктән җавап көтәбез. Ипотека рәсмиләштерергә те­ләүчеләр безгә дә, банкларга да мөрәҗәгать итә ала. Ә моңа кадәр алган кредитның шартларын “йомшарту” белән без генә шөгыль­ләнәбез.

Ташламадан файдалану өчен торакны беренчел базардан сатып алырга кирәк. Кеше кулыннан алган фатирга “гаилә ипоте­касы”н рәсми­ләштермиләр. Бу – моңа кадәр төзелгән ипотека килешүләренә дә кагыла. Медведев төзәтмәләрне имзалауга, кай­бер үзәк басмалар, әлеге программадан торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган гаиләләр генә файдалана алачак, дип язып чыкты. Социаль ипотекадагы кебек, җан башына квадрат метр җитмәгәнне раслап күрсәтергә туры киләчәк, янәсе.

– Гаиләләргә мондый таләп­ләр юк. Дәүләттән субсидия­ләнүче про­грамма ипотека алуны җи­ңе­ләй­түне күз уңында тота. Төп шарт – бурычны түли алу сәләте (айлык чыгымнар гаилә кеременең яртысыннан да артмаска тиеш). Ипотека рәсми­ләштерү өчен эш урыныннан хезмәт килешүенең күчермәсе, керем турында белешмә, ир бе­лән хатынның паспортлары һәм ба­лаларның туу турында танык­лык­лары да җитә, – ди Людмила Фатыйхова. Гамәлдәге кредит­ның про­цент ставкасын киметер­гә теләүче­ләрдән торак документларын һәм кредит килешүен дә сораячаклар. Фатирда үзгәр­теп кору эшләре башкарылмаганмы икәнен аерым тик­ше­рәләр.

Торакка ипотека кредиты рәс­миләштерү агентлыгы бел­гечләре бурычны түли алу сәләтенә бәйле кызыклы да, файдалы да мәгълүмат  җиткерде: бүген күбебезнең кулында кредит картасы бар. Аны банклар бик теләп рәсмиләштерә. Бү­ген үк файдаланмасагыз да, бәлки, кирәге чыгар дип, кат-кат үгет­ләгәч, булса булсын, дисең. Әнә шул пластик карта ипотека алганда комачау итәргә мөмкин икән. Гаиләнең айлык чыгымнарын санаганда аны да исәпкә алалар. Ә кредит картасыннан баш тарту берничә айга кадәр сузылырга мөмкин. Декрет акчасы, балага айлык пособие кебек түләүләр керем булып саналмый.

“Гаилә ипотекасы” өч елдан утыз елга кадәр бирелә. Банктан бурычка 6 миллион сумга кадәр (ил төбәкләренә карап, кредит кү­ләме аерыла) акча алырга мөмкин. Беренчел кертем буларак фатир бәясенең 20 проценты кадәр сумманы түләргә туры киләчәк, Ана капиталы исәпкә алынмый.

Ике бүлмәле – егерме мең сум

Татарстанның Риэлторлар гиль­диясе җитәкчесе Андрей Савельев сүзләренә караганда, үз­гәрешләр кертелгәч, балалы гаи­ләләргә бирелүче ташламалы ипотекага карата кызыксыну артачак.

– Тик якын арада ук түгел. Үзе­гез уйлап карагыз: 2018 елның 1 гыйнварыннан соң әти-әни булу­чыларның балаларына бүген күп дигәндә бер яшь тә өч ай. Мондый гаиләләрдә әлегә кредит, ипотека кайгысы юктыр дип уйлыйм. Менә 1,5–2 елдан соң, балалар бераз үскәч, программа бик кирәкле чарага әйләнәчәк. Аны озайтачаклар дип тә өмет­лә­нәбез. Әлегә ул 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә. Программа кысасында, ил күлә­мен­дә 600 мең гаилә торак шартларын яхшыртачак дип фаразлана. Ташламалы ипотека гаи­ләләргә шактый акчаны янда калдырырга ярдәм итәчәк, – ди белгеч.

Алты процентлы ипотека гаилә казнасына күпмегә тө­шәргә мөмкин икәнен без дә белештек. Тик башкаладагы банклар бу сорауга төгәл җавап бирергә әзер түгел булып чыкты. “ВТБ 24” һәм “Ак Барс Банк”та “ВТ” хәбәрчесенә узган елның гыйнварында ук гамәлгә кергән, гаилә­дәге бала санына карап билгеле бер вакытка бирелүче ипотеканы тәкъ­дим иттеләр. “Без Медведев имзалаган карар турында әлегә ишет­мәдек”, – диде үзен Марина дип таныштырган “ВТБ 24” хезмәт­кәре.

“Саклык банкы”нда да шул ук хәл. Алай да тиз генә борып чыгарып җибәрергә ашыкмадылар. Әле­гә 6 процентлы ипотеканы өч елга рәсмиләштерә аласыз дип, ике бүл­мәле фатир бәясен исәп­ләп күрсәт­теләр. РКБ тирәсендәге  яңа төзелү­че торак комплекс­ларның берсендә ремонт ясалмаган ике бүлмәле фатирны 3 миллион 900 мең сумга сатып алырга мөмкин. Беренчел кертем 780 мең сум тәшкил итәчәк. Кредитны 25 елга “алдык”. Бу очракта айлык түләү – 20 мең 103 сум. Гаиләнең кереме 33 мең 504 сумнан ким булмаска тиеш дип тә искәрт­теләр. Шунда ук өч бүлмә­леләр дә сатыла. 5 миллион сумлык фатирны 25 елга алсаң, ай саен 25 мең 773 сум түлисе. Моның өчен 43 мең сумнан да ким булмаган айлык керем кирәк.

Теләк көчлерәк

Казанда яшәүче Лилия һәм Дамир Насыйровларның узган ел азагында икенче балалары туган.

– Тулай торакта яшибез. Дүрте­безгә 18 квадрат метрлы бер бүлмәдә кысанрак. Шуңа күрә бер бүлмәле фатир сатып алырга уйладык. Өч елга ташламалы ипотека рәсмиләштердек. Мондый мөм­кин­леккә бик сөен­дек, әл­бәттә. Кредитны 25 елга бир­де­ләр. Айлык түләү – 12 мең 371 сум. Дүрт кешелек гаиләне берүзем туендыруга карамастан, бу – күтәрә алмаслык сумма түгел, – ди Дамир Насыйбуллин. Гаилә башлыгы программага бәйле үзгәрешләр турында ише­түен дә әйтте. Шул ук вакытта моңа бик үк ышанып та бетми икән. – Телевизордан ни генә сөйләмәсләр. Әл­лә чынлап та бала тәрбияләүче гаиләләрне кайгырталармы икән? Югыйсә торак – үзәккә үткән мәсьәлә бит, – ди ул.

Татарстан Фәннәр академия­се­нең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Флера Илдарханова фи­керенчә, ташламалы ипотека кебек, ил күлә­мендә кабул ителүче өстәмә ярдәм чаралары хатын-кызларның бәби алып кайтуына йогынты ясаячак. “Безнең социологик тикшерү­ләр күрсәткәнчә, бала табарга те­ләүчеләр бернигә карамыйча әни була. Әмма гаи­ләләрнең матди хәле турында да онытырга ярамый. Соң­гы елларда Ана капиталы яңа туган балалар санын арттыруда мөһим роль уйнады”, – ди ул.

Флера Илдарханова тагын бер тикшеренү нәтиҗәләренә тукталды. “Бе­ләсезме, әти-әнисенең бердән­бере булган малай-кыз­лар бертуганнары булуын тели. Моннан бер­ничә ел элек мәктәп­ләрдә үткәрел­гән тикшерү нә­тиҗәләре әнә шуны күрсәтте. Тиздән бу укучылар үз­ләре дә әти-әни булу яшенә җитәчәк һәм ишле гаиләдә яшәү теләге бәби табуга турыдан-туры тәэсир итәчәк дип уйлыйбыз. Ә моның өчен гаи­лә­ләрне матди яктан ныгытырга ки­рәк, әлбәттә. Бүген дәүләт шул юнә­лештә эшли дә. Моның нәти­җәсе якын арада ук күренмәсә дә, алга таба демографик вәзгыять яхшырачак дигән ышаныч бар”, – ди белгеч. Әле күп­тән түгел генә ил вице-премьеры Татьяна Голикова беренче баласын алып кайтучыларга да ана капиталы түли башларга тәкъ­дим итте. Авызларына бал да май.

Алсу ШӘРИПОВА, күчемсез милек агенты:

– Бала тәрбияләүче гаиләләргә бурычны түләп бетергәнче ташламалы кредит ставкасы тәкъдим итүне уңай бәялибез. Бу – беренчел торак базарын җанландырып җибәрергә тиеш. Хөкүмәттәгеләр иртәгәге көн турында да уйлап эш итә. Быелның 1 июленнән “өлешләп” төзүгә үзгәрешләр кер­телгәннән соң, телибезме-юкмы, беренчел торак базарында фатир бәяләре кыйммәтләнәчәк. Димәк, төзелеш оешмалары өчен авыр чор башланачак. Ә дәүләт программасы әлеге вәзгыятьне җиңеләйтергә ярдәм итәчәк. Ипотека рәсмиләштерүчеләр өчен мондый ташламалар булганы юк иде әле.

Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе мәгълү­матла­ры­на караганда, былтыр Татарстанда 46 793 бала дөньяга аваз салган. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу – 3,7 процентка азрак. Туган балаларның 42 проценты – гаиләдәге икенче, 19 проценты өченче һәм аннан соңгы бала. Республикада 2016 елдан туучылар саны кими.

Эльвира Вәлиева
“Ватаным Татарстан”,   /№ 53, 12.04.2019/
Фото: Российская газета

Запись 6% белән ипотека кемнәргә тиеш? Рәсмиләштерүнең шартлары һәм кагыйдәләре впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Үзәк банк ипотека түли алмаучыларга вакытлыча чыгу юлын тәкъдим итә
Ипотека алучының финанс хәле катлаулы булган очракта, аңа ипотека каникуллары алырга мөмкин булачак. Бу хакта Русиянең Үзәк банк рәисенең беренче урынбасары Сергей Швецов РИА “Новости”га сөйләгән.

Аның сүзләренә караганда, бурычка алучы бу мөмкинлектән эшен югалткан очракта файдалана ала. Әлеге канун проекты 6 айга кадәр кичектерүне күздә тота.

Бер кредит буенча берничә тапкыр мондый каникулларны алып булачак. Шул ук вакытта бурычлыга түләүләрне тулысынча туктату яки суммасын гына киметү мөмкинлеге дә биреләчәк.

РИА "Новости"

Запись Үзәк банк ипотека түли алмаучыларга вакытлыча чыгу юлын тәкъдим итә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ана капиталын куллануга тагын яңалык кертмәкчеләр
Моннан өч-дүрт ел элек ана капиталын кулланып ипотека алган русиялеләр, хәзерге вакытта кредитларын рефинанслый (процентларын киметә) алмый һәм артыгын түләргә мәҗбүр.

Русия банклары ассоциациясе мондый очрак өчен закон проекты әзерләгән, дип яза «Российская газета». Бу карар ипотекаларны рефинанслуга рөхсәт итеп, балалы гаиләләргә ипотека түләүләрен шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип фикер йөртә авторлар.

Хәзерге вакытта Русиядә ипотека кредитлары уртача 9,52% тәшкил итә, ә 2014-2016 елларда бу күрсәткеч 12% тан да ким түгел иде. Өч-дүрт ел элек ана капиталын кулланып ипотека алган гражданнар бүген кредитларын рефинанслый алмый. Чөнки бу балага күчемсез милектән өлеш бүлеп бирү процессын катлауландыра.

https://rg.ru/
фото: https://realty.rbc.ru/

Запись Ана капиталын куллануга тагын яңалык кертмәкчеләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Русия банклары ипотека процентларын арттыра башлады
Ставкаларны яңадан карау турында Сбербанк, ВТБ, “Открытие” һәм Газпромбанк хәбәр итте, дип яза Mailновости

15 гыйнвардан Сбербанк ипотека буенча ставкаларны 1-1,2 процент пунктына арттырырга планлаштыра. Бу хакта банк бүлегендә ТАСС корреспондентына хәбәр иткәннәр. Банк вәкиле билгеләп үткәнчә, ипотека буенча беренчел кертем 20% тан кимрәк булган кешеләр өчен ставка өстәмә рәвештә тагын 0,2% ка артачак.

ВТБ үз чиратында 1 гыйнвардан ипотека буенча ставкаларны 0,6 процент пунктына инде арттырып куйган. Күчемсез милек иминиятләштерелән очракта, банкның стандарт ипотека ставксы 10,1% тәшкил итә. Моннан тыш, беренче кертем  20%тан кимрәк булса, кредит проценты 0,5% ка арта. (Ана капиталы акчаларын кулланып яки «хәрби ипотека» программасы кысаларында бирелгән кредитларга кагылмый). Шул ук вакытта банкта ставкалар ни сәбәпле артуын ачыкламаганнар.

“Базар тенденцияләрен күзәтеп, “Открытие” банкы шулай ук якын арада ипотека программалары буенча ставкаларын арттыруны ниятли. Ставкалар үсеше якынча 0,25 процент пунктын тәшкил итәчәк», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Газпромбанк матбугат хезмәте хәбәр итүенчә ,”ипотека ставкаларын арттыру планлаштырыла, әмма төгәл карар әле кабул ителмәгән”.

https://news.mail.ru/

Запись Русия банклары ипотека процентларын арттыра башлады впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ипотекага кагылышлы күңелсез хәбәрләр бар
Россия Банкының төп ставканы 7,5 проценттан 7,75 процентка кадәр арттыру турындагы карары ипотека кредитларының кыйммәтләнүенә китерәчәк. РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин шул турыда кисәтте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Шул ук вакытта ул министрлыкның вакыйгаларның бу рәвешле үсешенә «берничек тә йогынты ясый алмавы» хакында әйтте.

Нәтиҗәдә, ипотека ставкалары якынча 1 процентка артачак, ә яңа төзелгән йортларга сорау 10 процентка кимиячәк, дип шәрехләде Үзәк банкның карарын А101 девелопер компаниясенең коммерция директоры Дмитрий Трубников.

«Базарда торакның үтемлелеге берьюлы барлык төп факторлар хисабына кимүгә бәйле вазгыять туачак», – диде ул.

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Запись Ипотекага кагылышлы күңелсез хәбәрләр бар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ипотека түләмәгән өчен, фатирны алалар, ире чыгып китә
Уфада яшәүче хатын-кызның, ипотека түләмәгән өчен, фатирын кире алганнар. Әлеге хатын-кыз Уфаның Совет районында кредитка торак сатып алган һәм бары тик баштагы ярты елда гына акчаны вакытында түләп барган. Бурычның күләме бик нык арткач, банк фатирны саткан һәм аннан хатын-кызны чыгару өчен судка мөрәҗәгать иткән. Әмма ул билгеләнгән вакытта фатирдан күченеп китмәгән.

Суд приставлары карарны үтәргә килгәч, аларны әлеге хатынның ире каршы алган. Ул, әйберләрне җыеп, фатирдан чыгып киткән. Шаһитлар каршында йозакны алыштырып, ачкычны фатирның яңа хуҗасына тапшырганнар.

«Ипотекага торак сатып алганчы, иң элек үзеңнең финанс мөмкинлекләреңне карарга кирәк. Керемнәр бетеп киткән очракта, банк белән килешү кирәк. Күп кенә кредит оешмаларында бу очракта төрле программалар каралган», – дип киңәш итте Федераль суд приставлары хезмәте Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең Уфа шәһәре Совет районы бүлеге башлыгы урынбасары Альберт Хәлилов.

«Татар-информ»

Фото: pixabay.com

Запись Ипотека түләмәгән өчен, фатирны алалар, ире чыгып китә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ипотекагыз булса, дәүләт 600 мең сумын кире кайтара икән [файдалы белешмә]
Бу Россия Хөкүмәтенең 2015 елның 20 апрелендәге 373 нче номерлы карары нигезендә башкарыла //Татар информ//.

Әлеге ярдәм катлаулы финанс хәлендә калучыларга бирелергә мөмкин. Моның өчен казнадан 4,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

Әлеге ярдәмнән бар кеше дә файдалана алмый, билгеле. Гаиләдә бер яки аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булучылар; бер яки берничә балигъ булмаган балага опекун булучылар; хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы гражданнар; инвалид яки инвалид балалары булучылар; югары уку йортының көндезге бүлегендә белем алучы, 24 яшькә кадәр булган кешенең торакта үз өлеше булучылар исә гариза язып, дәүләт ярдәменә дәгъвә кыла ала.

Әлеге программа нигезендә, кредит күләме 20 процентка кимергә мөмкин. Әмма сумма 600 мең сумнан артык була алмый.

Ярдәм исә төрле була ала. Калган бурычтан чигерү; ай саен түләүне киметү, яки кредит ставкасын азайту хисабына, түләү срогын 18 айга кадәр кыскарту. Әлеге чаралар өчен кредит алучы комиссия түләми.

Шунысын да истән чыгармаска кирәк, кредит алучыларның барысы да Россия гражданнары булырга һәм торак та безнең илдә сатып алынуы мөһим. Ипотека түләгәннән соң, һәр гаилә әгъзасына туры килгән керем региондагы яшәү минимумыннан 2 тапкыр артмаган булуы шарт. Бу күрсәткечләрнең 3 ай дәвамында саклануы да исәпкә алына.

Сатып алынган торакка да үз таләпләре бар. Монда 1 бүлмәле фатирның мәйданы 45 кв метр, 2 бүлмәленеке 65 кв метр, 3 бүлмәнеке 85 кв метрдан артмауга игътибар бирелә. Әлеге шарт күп балалы гаиләләргә кагылмый.

Торак бәясенә килгәндә, аның 1 кв метрының бәясе, төбәктәге торак бәясеннән 60 процентка да кыйммәт булмаска тиеш. Шул рәвешчә, «элиталы» йортлардан фатир алучыларга дәүләт ярдәм бирелми.

Программада 93 банк катнаша. Аларның исемлеген «Агентство по ипотечному жилищному кредитованию» сайтында танышырга була.

“Сбербанк” банкының “кайнар линиясе”ндә мәгълүм булганча, әлеге финанс оешмасы ипотекага кагылышлы өстә язылган дәүләт программасында дөрестән дә катнаша. Моның өчен “кайнар линия”гә шалтыратып, кредит алынган шәһәрдәге филиалның кредитларны түләү буенча бурычлары булучылар белән эшли торган бүлек телефонын алырга, яисә банкның сайтында күрсәтелгән анкетаны тутырырга кирәк.

“Абсолют банк” “кайнар линиясе”ндәге консультант та банкның дәүләт программасында катнашуын раслады. Моның өчен ул торакка ипотека бирү агентлыгына (агенство ипотечного жилищнего кредитования) мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. “Анда барлык документларны да тупларга ярдәм итәләр. Аннан соң банкка мөрәҗәгать итәсе була”, дип аңлатма бирелде.

КФУның идарә, икътисад һәм финанслар кафедрасы мөдире, профессор Игорь Кох фикеренчә, әлеге таләпләргә Россиядә һәр 2 гаиләнең берсе туры килергә мөмкин. “Әмма һәрвакыттагыча “су асты ташлары” булуы ихтимал”, ди ул.

Сүз уңаеннан, дәүләт ярдәме алу өчен 30дан артык документ тапшыру шарт. Кайбер белешмәләр түләүле.

Программа исә 2017 елның 31 маена кадәр гамәлдә булачак.

Запись Ипотекагыз булса, дәүләт 600 мең сумын кире кайтара икән [файдалы белешмә] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Үзең өчен яшәргәме, әллә баланың кредитын түләргәме… [булган хәл]
Бер хатын белән танышкан идем, башта шалтыратышкалап тордык та, бүтән шалтыратмадым. Мәйтәм нәрсәгә ул миңа: пенсиясе болай да бәләкәй икән, җитмәсә, шуннан балаларының кредитын түләп ята. Тормышка җитмәгәч, хөкүмәт оешмасына идән юарга кергән. Андый хатынар күп – булдыксыз балаларының кредитларын түләп ятучылар //Безнең авыл гыйбрәте//.

Балаларын да әйтер идем, түли алмагач, ник алырга ул кредит-ипотекаларны. Аналарының сыртларына асып куялар да, иркенләп яшәп яталар, җитмәсә. Яшьләргә матур киенергә дә, бәйрәмнәренә дә йөрергә кирәк, тәмле ашау, кафеларга да йөрү кирәк! Бер дә үзләреннән шуны кысып, кредитларын түләргә ашыйкмыйлар. Аналары кысылып, балаларына гына яшәргә җиңелрәк булсын дип, тырышып-тырмаша. Ана кеше картаймыш көнендә тынычлап яшәргә тиеш бит инде ул, ә балаларның кредитын интегеп түләп түгел. Миңа андый корбан хатыннар кирәк түгел. Аларга әйттең ни, әйтмәдең ни – барыбер бала хакы дип, кадала-кадала ярылып эшләячәкләр.

Миңа үзе өчен генә яши торган кеше кирәк. Мәсәлән, мин үзем алты почмаклы йортта торам, газы-суы кергән. Балаларга үзем дә ярдәм итмичә тормыйм анысы, ләкин алар минем сыртта утырмыйлар. Әле менә күптән түгел онык өчен бирелгән ана капиталына акча алыр өчен йортымны балаларга “саттым”. Моның өчен миңа яңа ишек-тәрәзәләр куйдылар, телевизор-суыткычларны яңарттык. Дөрес, кайбер әче телле авылдашлар: “Абзый, хәзер йортың үзеңнеке булмаячак бит, саташма инде. Иртәгә ни буласын кем белгән, әллә яшиләр бергә, әллә юк, сине урамга чыгарып, өйне сатсалар нишләрсең?”  дип тә әйткәләде. Ләкин аларына кадәр уйлап утырган юк инде, яхшы булыр әле, Алла теләсә. Үзем шул йортта яшәгәч, үз аклымда булганда, ни булсын тагын?

Өйләнергә танышкалап караганда, хатыннар беренче чиратта ипләп кенә йорт белән кызыксына. Кемнеке, кем хуҗа, кемнең исемендә? Алар аны читләтеп кенә сораган була инде үзенчә, ләкин тел төпләрен мин шундук аңлап алам. Бөтенесе диярлек шул сорауны бирә. Аларны булачак тормыш иптәше түгел, минем каралты-кура кызыксындырган кебек килеп чыга. Алай дөрес түгелдер инде ул. Йорт оныкка яздырылган дип әйткәч, шундук сөмсерләре коела. Ник кирәк аларга минем йорт? Уртак тел табып, үлгәнче бергә-бергә яшәргә генә бит. Пенсия тормышка җитеп бара. Пенсияне алам да, балалар белән зур кибеткә барып, бер-ике атналык, йә берәр айлык азык-төлек төяп кайтабыз. Ул миңа муеннан җитә, артыгы да кала әле. Киемгә һаман саен тотмыйсың бит инде. Газга-суга, утка түләгәч тә кала әле.

Мәҗит, Тукай районы.

Запись Үзең өчен яшәргәме, әллә баланың кредитын түләргәме… [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ипотекага тиздән сулаган һаваны да алырга була дип шаярталар… ә әлегә нәрсә бирә башлаганнар?
Хәзерге заманда кредит, ипотека халык арасында бик киң колач алды. Кибеттәге теләгән әйберне банк рөхсәте бирә икән, алып та кайтырга була. Ләкин һәр ай саен банктан алган акчаны кертеп барырга кирәк, әле бит проценты да бар… Кем өчендер мондый түләү кулай вариант булса, икенче берәүгә бу – тормыш тозагы. //Tatar Today//

Яңа елдан Русиядә машина куя урыннарын да ипотекага бирә башлыячаклар. Урыннарны рәсмиләштереп, күпкатлы йортның цоколь биеклегендәге катта алырга булачак. Әгәр дә хуҗа машина кую урынын сатырга булса, ул күршеләренә алдан ук хәбәр итәргә тиеш.

Запись Ипотекага тиздән сулаган һаваны да алырга була дип шаярталар… ә әлегә нәрсә бирә башлаганнар? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..