Архивы ир-ат - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстанда коронавирус белән кемнәр күбрәк авырый: хатын-кызлармы яки ир-атлармы?
Татарстанда узган тәүлектә яңа коронавирус инфекциясе белән 31 авыру очрагы теркәлгән, 28 кеше савыккан. Республикада барлык авыручылар саны – 5 309 кеше.

Медицина оешмаларында яңа коронавирусны ачыклау буенча 5 149 кешедә тест тикшерүе уздырганнар. Соңгы яңалыкларны Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков җиткерде.

Республикада таҗвирус белән авыручыларның 54 проценты – хатын-кызлар, 46 проценты – ир-атлар. Ясалма сулыш алдыру аппараты астында 47 кеше дәвалана. Владимир Жаворонков әйтүенчә, тест тикшеренүләре турындагы мәгълүматларны җыйнау өчен медицина оешмаларында үзәк мәгълүмат системасы булдырылган. Анализ нәтиҗәсен шуннан белеп була. Элек нәтиҗәләр икешәр атна тоткарлана, дип ризасызлык белдерүчеләр бар иде.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Татарстанда коронавирус белән кемнәр күбрәк авырый: хатын-кызлармы яки ир-атлармы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кукмара районында ике көн дәвамында эзләгән инвалид ир-атны тапканнар
Кукмара районында ике көн дәвамында эзләгән инвалид ир-атны тапканнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

39 яшьлек инвалид ир-ат 5 гыйнварда югалган булган. Кукмара полицейскийлары һәм волонтерлар Шәмәрдән вокзалыннан Вахитов авылына кадәр 20 чакрым араны тикшергән, әмма ир-ат табылмаган.

Икенче көнне эзләүчеләргә 4нче зона янгын-сүндерү коткаручылары кушылган. Эзләү төркеме Тарлау, Янил, Вахитов, Чура, Түбән Шәмәрдән авылларын әйләнгән. Ул көнне дә уңай нәтиҗә булмаган.

Югалган ир-атны Ядегәр һәм Түбән Шәмәрдән бистәләре арасындагы урманлыктан табып алганнар. Ул агачка сөялгән килеш карда утырган. Ир-атны хастаханәгә озатканнар.

tatar-inform

Запись Кукмара районында ике көн дәвамында эзләгән инвалид ир-атны тапканнар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Хатыным мине бөтенләй ир-атка санамады, эш аты итеп кенә тотты”
…Мин илле ягына чыккан ир кеше. Яшь вакытта авылда яшәдем, аннан, эш ягы авырайгач, башкалар кебек, мин дә шәһәргә чыгып киттем. Әлбәттә, анда кочак җәеп каршы алучы булмады. Шулай да югалып калмадым, эшен дә таптым, торырга урынын да.

Эшләгән урынның тулай торагыннан бер бүлмә бирделәр. Менә шунда яшәгәндә бер хатын-кыз башымны әйләндерде генә бит! Юк кына эшне дә сәбәп итеп яныма кереп җитә иде. Башта дуслар гына булырбыз дип уйладым. Тик мин уйлаганча килеп чыкмады, дуслык дигәнебез ике араны тоташтырды да куйды. Үземнең дә холкым йомшак, бәлки шуңа күрә кушылып яшәүгә каршы килә алмаганмындыр дип уйлыйм. Югыйсә, очрашып йөргән вакытта ике баласы барын да белдем, “ярыйсы” гына үткен икәнлеген дә ачыкладым.

Тик… Кушылып, бергә яши башлагач, күпме теләсәм дә, уртак балабыз булмады. Ике тапкыр авырга узган иде, икесе дә “төште”. Хәзерге акылым белән уйлыйм да, бәлки миңа гына шулай алдагандыр дип куям. Чөнки, ике баласы булгач, аңа өченчесе кирәкмәгәндер дә. Көн артыннан көн, ел артыннан ел дигәндәй, яши-яши балаларны да аякка бастырдык. Машина йөртү курсларында укытып, хатын дигәнемә машина да алып бирдем. Ә аңа һаман нидер җитмәде. Күпме генә алып кайтып бирсәң дә, акчаны да азсынды. Бер дә юкка көн дә тавыш чыгара иде. Безнең тормышны күреп, күрше -тирә дә аның бу кыланышларына шакката иде. Кыскасы, мине бөтенләй ир-атка санамады, эш аты итеп кенә тотты. Әлбәттә, мондый төссез, соры тормыш мине туйдыра башлады. Алга таба тормышка карашымны үзгәртеп, бераз үземчә яшәргә уйладым. Болай яшәү хатынга ошамады. Өйдә тавыш көчәйде генә.

Иң соңгысы – кредит мәсьәләсендә чыкты тавышның. Хатын зур күләмдә кредит алырга үгетли башлады. Имеш, шәһәрдән читтә йорт алабыз. Әле машина кредиты да минем өстә, ул да түләнеп бетмәгән. Мин ризалашмадым. “Кирәк икән, акчаны үз исемеңә ал”, – дидем. Әлеге сүз ярамады, өйдә янә кара тавыш купты. Мин инде аның ызгышуларыннан күптән гарык идем. Бу юлы: “Яратып өйләнгән хатыным түгел, артымнан “әти” дип елап калырлык балам юк”, – дип уйладым да, теләсә нишлә дип, чыгып киттем. Шул китүдән кире кайтмадым. Башта туганнарда яшәдем, аннан фатирга чыктым. Хәзер, үткәннәрне уйлыйм да, үкенеп тә куям. Чөнки инде яшьлек артта калды, ә минем ныклы үз тормышым, “әти” дип эндәшерлек балаларым да юк. Бүгенге көндә ялгыз яшәп ятам. Бер абынгач, икенче юлы аяк астыңа карап йөрисең икән ул. Очрашып йөрергә хатын-кызлар бар,ә кавышып, кабат үз тормышымны корып яшәргә инде куркыта.

Татарстан яшьләре

Запись “Хатыным мине бөтенләй ир-атка санамады, эш аты итеп кенә тотты” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Иремнең, үлеп китсәң яхшырак буласы иде дә бит дигәндәй йөзен күрү йөрәгемне телгәләде”
Тыныч кына йоклап яткан Лилиясенең битеннән үбеп, тиз генә киенде дә эшенә чыгып китте Кәрим. Көн дә кабатланган бер төрлелектән туйган ир, үзе утырган ботакка балта чапканын соң аңлады шул.

Таң атарга шактый вакыт булса да иртә торырга ияләнелгән гадәт белән, яңа яуган ак карны шыгырдатып машиналар паркына юнәлде ул. Ерак юлга кузгалганчы КамАЗын тәртипкә китерәсе дә хуҗалар килгәнне генә көтәргә кала. Каравылчы бүлмәсенә кереп электр чәйнеген кабызып җибәрде бокалга кофе салды. Егерме еллап каравылчы булып эшләүче Мөхәмәтҗан карт белән серләре килешә, олы юлга чыкканчы да бер киңәшләшеп алырга уйлады. Җанына тыңгылык бирмәүче борчулары барлыгын карт белсә дә артыгын төпченмәде, Кәрименең үзе сүз башлавын көтте. Атасы яшендәге картка ышана, аның киңәшләрен тота иде ир.

Беренче хатыны Гөлүсәгә өч еллап йөреп яратып өйләнгән иде ул. Мәхәббәтебез гомерлек булыр да, картлык көнебездә бер-беребезгә терәк булып гомер итәрбез дип планнар кордылар. Мәхәббәт җимешләре малайлары да көттереп кенә ике елдан соң дөньяга аваз салды. Хатынын бәби табу йортына илткәч и кайгырган, борчылган иде Кәрим. Үз-үзенә урын таба алмый хәбәр көтеп төн йокламый уздырган иде. Улы Саматның туган көненнән алып хәрбер капризын, гозерен үтәп, уч төбендәгедәй тәрбияләде дисәң дә була. Бераз үсә төшкәч малай атасы кебек машина белән җенләнә башлады, әтисе белән ияреп ерак юлларга сәфәр кылды. Гөлүсә иренең йөк ташып чит шәһәрләргә командировкаларга йөрүен өнәмәсә дә, баланың да атасы белән ияреп ерак юлга чыгуына мең каршы иде. Бала бәхетсезлеккә юлыкса үз-үзен кичермәячәген яхшы аңлый иде ул. Самат әнисен бар дип тә белмәде, үз дигәнен эшләп киреләнеп атасының машинасыннан төшмәде. Балага җиде яшьләр тулып мәктәпкә барыр вакыт җиткәч теләсә-теләмәсә дә өйдә торырга, укырга тиеш булды. Әнисе, Гөлүсәне бар дип тә белмәде санламады, телендә гел әтисе дә, аның КамАЗы гына булды. Класташлары белән дә гел шул хакта сөйләштеләр. Соңгы вакытта улыннан башка үзе генә эшләп йөргән ире Кәримнең көннән-көн сәерләнә, читләшә баруыннан сөяркәсе барлыгы ачыкланды. Кеше аркылы ишетелгән сүзләргә йөрәге әрнесә дә, үз күзе белән күреп тотмагач бик ышанып бетмәгән иде, Гөлүсә. Кәримнең лапас артына чыгып, ярым пышылдап “Тиздән бергә булачакбыз борчылма, әлегә әйтмәдем синең хакта”, — дип сөйләшкән сүзләреннән өстенә бозлы су сипкәндәй коелып төште хатын.

Бу аның ире Кәримме соң? Аның сүзләреме? Булмас, шаяра дисәм мондый сүзләр белән уйнамыйлар! Ничек моңарчы сизмәгән соң иренең үзгәрешләрен Гөлүсә. Ир бирмәк-җан бирмәк, чит хатын янына чыгып китсә, улы Самат нишләп бетәр? Мең сораулар белән тулган башы кысып авырта башлады. Төн караңгылыгында күк йөзендә бөтерелә башлаган йолдызларга төбәлеп караңгылыкка чумды хатын. Күзләрен ачып җибәргәндә палатаның ак түшәменә төбәлеп ята иде. Җирдәме мин, күктәме дип, ни булганын исенә төшерергә тырышты. Система куелган кулының туңып сызлавына бармакларын селкетергә тырышты. Төшке аш вакытлары җитәрәк ире Кәрим белән улы Самат әниләре яткан палатага килеп керделәр. Иренең, үлеп китсәң яхшырак буласы иде дә бит дигәндәй салкынлык, битарафлык чагылган йөзен күрү бәгыръенә үтеп кереп йөрәген телгәләде. Түземлекнең дә чиге буладыр бер. Улының куркынган күзләрендәге чагылыштан әнисен югалту ачысы ярылып ята иде. Гөлүсә баласы хакына иренең хыянәтен азрак онытып артка чигерде. Ир бирмәк – җан бирмәк булса да, бала бәгерь ите, авырттырып җанны телгәли шул. Атасы белән чыгып киткән баланы бер кысып кочакларга, татлы сүзләр әйтеп сөяргә тилмерәсе көннәрен, йокысыз төннәре барлыгын белми иде шул Гөлүсә.

Сихри тынлыкны бозып Кәримнең кәрәзле телефонына смс хәбәр килеп төште. Алар киткәч чарасызлыктан нишләргә белми җилфердәгән йөрәкнең хәле китте. Көн караңгылыкка чумды. Врачлар ахылдашып йөгерешкән тавышлар аша хатын янә аңын югалтты. Бу мизгелдә ире улы Саматны алып сөяркәсе янына чит шәһәргә күченеп китеп бара иде. Аздан гына юләрләр йортына эләкмичә, Гөлүсә хастаханәдән шыксыз, салкын өенә кайтып егылды. Ир затларына булган ышанычының соңгы тамчысын исраф итеп, бары тик сөекле улы Саматы өчен яшәргә карар кылды хатын.

Шактый вакыт үтсә дә малайны кайтармады Кәрим, шалтратуларга җавап бирмәде кайдалыгын белгертмәде. Яхшы эзтабарлар аша ире белән яшәүче сөяркәнең йорт адресын кулга төшерде Гөлүсә. Ишек кыңгыравын ишетеп чыккан бала чырайлы хатын Кәримнең сөяркәсе Лилия иде. Гөлүсә үзенең ни өчен килгәнен әйтеп улының кайдалыгын сорады, үксеп елаган бала тавышына хатынны этеп җибәреп зал ягына ыргылды.

–  Әнием, бәгерем!!! Син исәнмени, алар сине үлде, дип әйттеләр. Алып кит мине моннан, дип елады улы.

Сөяркә ишеккә аркылы төшеп баланы чыгармаска тырышты.

– Тия күрмәгез, Саматны сакларга кушты Кәрим, дип лыгырдады чәчләре тузгыган хатын.

– Самат минем улым!!! Кәрим миннән урлап китеп яшереп тотты баланы бу җинаят, җитмәсә мине үлде дип ялганлагансыз! Бала кирәк булса үзен тап!!! Һәм бел, балам хакына иремне сиңа бүләк итәм, мине эзләп безне борчып йөрмәсен, әйт! Яхшы чакта кит юлдан, юкса чәчеңне йолкып кулыңа тоттырам, дип ишекне бәреп чыгып китте Гөлүсә. Законлы рәвештә аерылышып мал-мөлкәтне бүлгәч, күз күрмәгән чит шәһәргә китеп урнаштылар. Суд баланы анасы белән калырга, дигән карар чыгарды. Бер авылда үсеп, бер-берләрен белеп өйләнешсәләр дә, Кәримнең кем икәнен белеп бетерә алмаган икән Гөлүсә. Югайсә иренең атасы да әниләрен өч бала белән ташлап күрше урамдагы хатынга йорка кергән иде ләбаса. Борынгылар бик белеп әйткән шул, анасына карап кызын коч, атасына карап улын сөй, дип. Күпме яшәсәләр дә Кәримнең хатыны бала тапмады. Гаиләсен өстен күреп яраткан Лилиясе кысыр булып чыкты, элеккеге гөнаһлары өчен түли, диделәр. Моны ир белгәндә соң иде иде. Ир элекке гаиләсен эзләмәде, улы белән очрашмады, гүя сихерләделәр. Берничә көн элек килгән туйга чакыру кәгазьен укып гүя асылына кайтты, зифа буйлы Гөлүсәсе, нәни улы Саматны күз алдына китерде. Күрсә аларны танырмы? Улы аны гафу итәрме? Туйга барыргамы? Нишләргә белми уйга батты Кәрим. Берничә еллар элек булган вакыйгалар тормышын астын-өскә китереп болгатып ташлады. Гөлүсәне төшләрендә күреп саташты. Каравылчы карт, әтисе кебек, бәлки яхшы киңәш бирер Кәримгә. Хаталардан беркем хали түгел шул!!!

Миләүшә Маликова , "Язмышмы? Ялгышмы?"

Запись “Иремнең, үлеп китсәң яхшырак буласы иде дә бит дигәндәй йөзен күрү йөрәгемне телгәләде” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Иренең җәберләвенә чыдый алмыйча, килен кара төн уртасында чыгып качты”
Урта мәктәпне тәмамлап, әнисе урынына колхоз фермасына сыер саварга менгән Асияне (исемнәр үзлар да, машинаны ыжгыртып урман юлыннан менеп киттеләр. Кызның коты очты, кыч­кырып еларга кереште. гәртелде — авт.) кара көздә кичке савымнан кайтканда ирексезләп “УАЗ” кабинасына бөтереп тыкты.

— Кемнәр сез? Мине кая алып барасыз? Хәзер үк туктатыгыз машинаны, юкса, тәрәзәдән сикерәм! — дип чәбәләнгән сылу гәүдәле туташны көчле беләкләре белән келәшчәдәй кыскан озын буйлы, сары чәчле, зур зәңгәр күзле утыз биш яшьләр чамасындагы ир, эре ак теш­ләрен җемелдәтеп, канәгать елмайды.

— Алай ук бәргәләнмә инде, гүзәлкәй, тынычлан, — диде ул. — Без кеше ашаучылар да, бандитлар да түгел. үзем — урман артындагы совхозның баш инженеры Хамис абыең булам, руль тоткан егет — шоферым җәмил. Беренче күрүдә үк күңелемә хуш килдең! җаен туры китереп, әниеңнән синең кулны сорап караган идем, безнең тирәдә эзең булмасын карт зимагур дип, пыраклатып куып чыгарды.

Ә мин синнән башка яши алмыйм. Баш югалтып гашыйк булдым үзеңә. Көне буе күз алдымнан китмисең. Төнлә төшләремә кереп йөдәтәсең. Кайгырма, какмам, сукмам, рән­җетмәм. Җыр көйләп, ефәк чәчләреңнән сыйпап, иркәләп йоклатырмын, иртән үбеп уятырмын, — дип тәтелдәде тасма тел.

— Тормышым җитеш, өем иркен, авыр эш эшләтмәм. Мәктәпкә буфетчы кирәк, диләр, шунда эшкә урнаштырырмын. Теләсәң, институтка кертермен, читтән торып укырсың. Сасыган ферма халаты белән озын кунычлы эрҗинкә бутыемнан, таңнан торып тирестә казынудан, авыр бидоннар ташудан котылдым дип, куанычыңнан еласаң гына инде. Әни карчык мировой минем, уртак телне тиз табарсыз.   .

..Гыйффәтен югалтып, ирдән аерылган хатын исемен күтәреп, әнисе йортына әйләнеп кайтуга караганда, язмышына буйсынуны Асия дөресрәк санады. Ятимлек, кимлек ачысын тоеп үсеп, әнисе белән икәүләп җитмәүчелек сазлыгыннан чыга алмыйча интеккәнгә күрә, киләчәктә нәчәлник хатыны булып, балда-майда йөзеп яшәүгә һич кенә дә каршы түгел иде ул. Кызганычка, балалыктан чыгып җитмәгән беркатлы туташның өметләре акланмады, якты хыяллары чит-ят йортның күптән юылмаган бусагасына бәрелеп челпәрәмә килде. Тормыш чынбарлыгы тасма тел тасвирлаганнан бик нык аерыла иде шул. Аның “алсу күзлеген” капкадан эчкә узуга салдырдылар. Килен төшәсе гадәти генә бишпочмаклы йортның тәрәзәләрендә ут күренсә дә, кәләшне йола кушканча йомшак мендәргә бастырып, авызына бал-май каптырып, мул табын көйләп, шау-гөр килеп, сөенеп каршылаучы булмады. Йөгәнсез улының кара зәңгәр куртка кигән, елап шешенеп беткән япь-яшь кыз баланы ишектән күтәреп алып керүен күреп алган Фәйрүзә карчыкның йөзеннән кара күләгә узды. Ул: “Тагын кем баласын зар елатырга җыена инде бу хәерсез?” — дип уйлап, ишектән керүчеләр белән ияк кагып кына исәнләште дә, ябык иңнәренә плүш бишмәтен салып, чал башына иске мамык шәлен урап, сызлап интектерүче шешенке аякларына үкчәсе тапталган киез “прощаен” сөйрәп, күршедәге ахирәте Сәмига карчык янына тыраклады.

Яшь килен, таң белән торып, җиң сызганып эшкә кереште: шкаф өслә­ренә, тәрәзә төпләренә кунган тузаннарны сөртте, урын-җирне кагып кертте, күптәннән юеш мунчала күрмәгән идәннәрне ялт иттереп юып чыгарды. Кызып китеп веранданы җыештырганда, почмактагы иске комод эчендә тезелеп торган курчакларны, уенчык машиналарны, зур катыргы капка таслап тутырып куелган бала-чага киемнәрен күргәч, аптырап китте. Каенанасыннан: “Болар кемнеке?” — дип сорады. Яшь хатынны аяктан егарлык җавап яңгырады.

— Кемнеке булсын, газиз оныкларым Фәрзәнәм белән Хәлилемнеке, — диде карчык. — Хамисның җәберләвенә чыдый алмыйча, Фәридә килен кара төн уртасында чыгып качты. Бәлки җаен туры китереп, әниләре килеп алыр әле дип, оныкларымның әйберләрен үзем җыеп тутырып куйдым. Кемгә ияреп кайтканыңны әлегәчә чамаламадыңмыни, и, башсыз бала?

Иренең, төрле сәбәп тапкан булып, загска бару хакында сүз озайтмавының сәбәбе шул рәвешчә ачыкланды. Элекке хатыны белән законлы аерылышмаган икән бит ул! Беркөнне иске кожан, калын сырган чалбар, башына яньчелгән бүрек киеп, төнгә каршы иренең каядыр чыгып китәргә җыенунын күреп гаҗәпләнгән Асиянең сораулы карашына Хамисның җавабы үтә дә гади яңгырады:   — Кем эшләми, шул ашамый, сылукай. Шахтада эшләп кайткан сәмәнем әллә кайчан тү-тү. Гомер бакый әни пенсиясен кимереп ятып булмас. Тә­вәккәлләп эшкә чыгарга кирәк. Фермага төнге каравылга менәргә исәп. Түләве әлләни булмаса да, йөргән аякка җим иярә кайтыр. Берочтан завферма җәүдәт абзый белән сөйләшеп төшәрмен. Бозау караучы Флүрә апа пенсиягә китәргә җыена икән, аның урынына сине урнаштырып калып булмасмы, дим. Декрет ялына чаклы шунда эшләп торсаң, әйбәт булыр.

Ире авызыннан чыккан сүзләр Асиянең фикерен чуалтты, соры күзләре зур булып ачылды. Ул, дөрес ишетәмме, дигәндәй, иренә сынап карап тора башлады. Нәрсә сөйли бу? Менә сиңа “инженер”… Мине институтка кертәчәк, авыр эштән коткарачак, балда-майда йөздерәчәк, имеш… Кая барсаң да, кара сакалың үзеңнән калмый диюләре хак икән…

Асия янәдән озын кунычлы кара бутыен сөйрәп, саз ерып, ферма юлын таптарга кереште. Еллык хезмәт хакына кечкенә бозау бирделәр. Иренең ул малны бүген үк суеп ашыйсы, ә Асиянең, үстереп, сыерлы-сыйлы буласы килде. Бу җәһәттән уртак тел тапмадылар, өйдә кара тавыш чыкты. Авырлы дип тормады, Хамис яшь хатынын идәнгә сугып екты да, типкәли-типкәли кыйнады.   Асия беренче баласын ферма йортында тапты. Көмәне нибары җиде айлык булып килә иде. Трактор арбасы көпчәгенә басып, аска сузылып, потлы чиләкне чи жомга чумырып алуы булды, эчендә нәрсәдер шартлап өзелгәндәй тоелды. Авыртуга чыдарлык түгел иде — бөгелеп төште. Хезмәттәшләре аны терлекчеләр йорты сәкесенә күтәреп кертеп салдылар.

Утыз сигез чакрым­дагы райүзәктән “Ашы­гыч ярдәм” килеп җиткәнче, хатын тулгак ачысы белән бәргәләнеп, тилмереп, ыңгырашып ятты. Яңа туган зәгыйфь сабыйны, кан эчендәге ананы больницаның бала тудыру бүлегенә алып киттеләр. Яшәү өчен көрәш ай буе дәвам итте. Ике гомерне саклап калу өчен табиблар берничә тәүлек кизү торды. Хамиска бу хәбәр яшен тизлегендә барып ирешсә дә, купшы мыегының cыңар төге дә селкенмәде.

— Хатын-кыз белән этнең ярасы тиз төзәлә аның. Терелсәләр, алып кайтырмын. Юк икән, бигайбә, дөнья бетмәсә, хатын бетмәс, — дип, авылдашларын шаккатырды.   Чигә чәченә чал керсә дә, башына акыл керәсе юк бу хәерсезнең, диештеләр. Бичара Асия, нәни кызчыгын больница чүпрәгенә төреп, юлда очраган машиналарга күчеп утыра-утыра, өенә көч-хәлгә кайтып керде. Иренең көпә-көндез кызыл чәчле, сипкелле битле, куас кисмәгедәй юантык гәүдәле таныш түгел хатынны кочаклап йоклап ятуын күргәч, башы әйләнеп китте, би­ләүдәге сабыен чак кына кулыннан төшереп җибәрмәде. Тоз күзле, шыксыз хатын тиз генә киенде дә, шыпырт кына өйдән чыгып сызды. Оятын җуйган Хамисның җавабы үтергеч булды:

— Үзең гаепле: кешечә бәбәйли дә белмәдең. Мин — сау-сәламәт ир, җенси теләгемне канәгатьләндерми тора алмыйм. Син чирләшкәнен терелгәнен ай буе көтеп ятарга тиеш идемме әллә?

Асия сабые белән юанды, ә каенанасы нарасыйны үз итмәде.   — Бер дә безнең якка тартмаган икән бу чирләшкәң. Фәрзәнәм белән Хәлилем туганда ук тач аталарына суеп каплаган, бик сөйкемле, тере, сау-таза балалар иде. Бусы ничектер шөкәтсез күренә. Сыйраклары да неп-нечкә, карандаш юанлыгы гына, авызы алагаем зур, борыны бөкрерәк сыман, — дип яшь ананың сизгер йөрәгенә утлы хәнҗәрен батырды.

— Бу имгәгең озак яшәмәс, тиздән оҗмах кошы булыр.   Нәни Әлмирә, авырлык белән тернәкләнсә дә, бер яше тулганда тәпи китте, теле иртә ачылды. Ике ел узгач, Асия тупырдап торган ир балалар тапты. Игезәкләр туганга карап кына йөремсәк Хамисның тәртибе үзгәрмәде, ә Асия үзем сайлаган картам, тешли-тешли тартам дип, язмышына буйсынды. Эшен дә җигелеп тартып, кеше арасында абруй казанды, балалары исәеп, кул арасына керә башлагач, иркенрәк сулады, шулардан юаныч тапты.   Игезәк Хәлим белән Хәмит әтиләре шикелле буйлы-сынлы, чибәр, үткен карашлы, юма телле егетләр булып җитеште­ләр. Борыннарына кызлар исе иртә керде. Укуга һәвәслекләре күренмәсә дә, эшкә өлгерлек ягыннан алдырдылар. Укып мулла булмаслар, чукып карга булмаслар, СПТУ бетереп, тракторга утырсалар, бик җиткән диде әтиләре. Механизатор һө­нәрен үзләштереп, кулларына катыргы алган елда, егетләргә армиягә чакыру кәгазе тоттырдылар. Озату кичәсенә игезәкләрнең дуслашып йөргән кызлары да килгән иде. Хәмите янында бөтерелгән Зө­мәрәнең бил тирәсе калынаеп, корсагы шактый ук түгәрәкләнеп килүен, калынаеп киткән иреннә­ренә карасу тут төшүен күреп алган Асиянең тәне эсселе-суыклы булды. Борын астына мыек төртеп чыгуга, улыбыз да әтисе кәсебенә керешкән икән, дип җаны сыкранды.   Салкын декабрь уртасында, иртәнге якта сыер саварга җылы лапаска керергә җыенган Асиянең колагына эчке яктан сәер авазлар ишетелде: сабый бала елый түгелме соң? Утны кабызып җибәрүгә, көтелмәгән хәлдән артына утыра язды — утлык эчендәге коры печәндә, юньләп бәйләнмәгән кендек бавыннан кан саркытып, шәрә сабый елап ята иде. Йомгак чаклы гына нарасыйның баш очына кәгазь кисәге кыстырылган. Хатның эчтәлеге каныңны катырырлык иде:   “Азгын малаегыз мине корсаклы килеш ташлап качты. Аңа бала да, мин дә кирәкмим. Үз атасы артык күргән бу имгәкнең миңа да хаҗәте бер тиен. Унҗиде яшемнән, ирекле баштан муеныма богау кияргә, “мать одиночка” исеме күтәреп, ялгызым иза чигәргә җыенмыйм. Бозык “Ата мәче”ләр нәселе белән туганлашырга атлыгып тормыйм. Оныгы­гыз жәл булса, үзегез үс­терегез. Калага китәм. Мине эзләмәгез.”

Асия ташландык сабыйны шәленә төреп, бишмәте эченә тыкты да, өйгә йөгерде. Анда баланы ипләп кенә кер үтүкли торган өстәлгә яткыргач, кендегенә зеленка сөртеп, лейкопластырь ябыштырды. Саклык белән генә коендырып, чиста чүпрәкләргә, җылы юрганга төрде. Тере-таза сабыйның уң колагы артында Хәмитнеке сыман ясмык хәтле генә соры миңе бар иде. Асия бәрәнләгәндә әнисе зыянлаган бәтине имезергә дип кич­тән хәс­тәрләп куйган нәни ше­шәгә җылы сөт салып, балага каптырды.

…Әби-бабасы тәрбиясендәге нәни Искәндәр ай үсәсен көн үсте. Әтисе армиядән кайтыр алдыннан тәпи басып, теле ачылып маташа иде. Ишектән елмаеп килеп кергән солдат киемендәге баһадирдай ир-егетне күрүгә, һич кенә дә ятсынмады, тешсез авызын ерып, нәни кулларын канаттай җилпи-җилпи, быты-быты сөйләнеп, алпан-тилпән килеп, әтисенә таба атлады. Хәмит сабыйны җәлт кенә күтә­реп алып, калкандай күк­рәгенә кысты, үзенә ике тамчы су кебек охшаган сөйкемле малайның битеннән, күзләреннән үпте. Асиянең күзләренә яшь килде. “Берүк хәерлегә була күрсен, Илаһым! Җан тартмаса, кан тарта, шул”, — дип пышылдады ул.

Хәмидә Гарипова Татарстан яшьләре

Запись “Иренең җәберләвенә чыдый алмыйча,  килен кара төн уртасында чыгып качты” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бер ир-ат туй балдагы аркасында җитди травма ала
Мәскәүдә яшәүче ир-ат туй балдагы аркасында җитди травма алган. Бауман исемендәге 29 номерлы шәһәр клиник хастаханәсе хирурглары ашыгыч операция үткәрә. Бу турыда 22 октябрьдә  “Российская газета” хәбәр итте.

Бу хәл башкаланың   Бибирево районында  булган, дип хәбәр итә шәһәр сәламәтлек саклау департаменты. Ир-ат дуслары белән футбол уйнаган, уен вакытында туп койма аркылы чыгып китә. Бу ир-ат койма аркылы тупны алырга дип чыга. Ләкин кире чыкканда, ир-атның балдагы сеткага эләгә. Шулай итеп, аның бармагы бөтенләй  диярлек  өзелеп чыга.  Ир-атның дуслары шунда ук ашыгыч ярдәм машинасын чакыралар.

Хастәханәдә ир-атка ашыгыч рәвештә операция ясыйлар. Операция уңышлы үтә, тик ир-атка балдагын икенче бармагына кияргә киңәш итәләр.

Запись Бер ир-ат туй балдагы аркасында җитди травма ала впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ир хатынын: “өемдә эзең булмасын”, дип караваттан өстерәп алып, урамга чыгарып ташлый
Әлеге хәлне миңа гомер буе тол яшәгән апа сөйләгән иде:

– Безне димләп өйләндерделәр, никах укыттылар, үзебезгә күрә матур итеп туй үткәрдек. Яратышып, матур гына яши башладык. Ирем фермада ат җигеп, малларга азык ташыды, мин бозаулар карадым.

Бергә бер ай яшәгәч, каенанам күрше авылдагы туганнарына бер атнага утырмага китте. Һәрвакыттагыча, иремнән иртәрәк кайтып, мичкә ягып җибәрдем, коймак, итле бәлеш пешердем. Чиста киемнәремне киеп, өстәл әзерләп, иремне каршы алдым. “Утыр әле, җаныем, әни юкта, аулак өйдә рәхәтләнеп бер сыйланып алыйк әле”, – мин әйтәм. Ачык йөз белән кайткан, юынып, өстен алыштырган ирем шулчак кара коелып төште. Аннан бик ярсып, нәфрәтләнеп кычкырырга тотынды: “Син нәрсә, әнине артык кашыкка саныйсыңмы, шул бер айда да аны күралмый яшәдеңме? Хәлеңнән килеп тә, ул барында, аны яратмаганга, тәмле ашлар пешерергә теләмәдеңме? Болай әнине яратмагач, бер нәрсәңне ашамыйм, әнә, малларга чыгарып сал! Ә үзең алып килгән әйберләреңне җый да, өемнән чыгып ычкын, гомердә эзең булмасын!”

Бу кадәр кимсетүгә түзә алмыйча, елый-елый әйберләремне җыеп, әниләргә кайтып киттем. Каенанам кайткач, безне килештерергә тырышып карады, мине алып китәргә дип тә килде. Ә мин: “Ирем килсен, гафу үтенсен”, – дидем. Ул килмәде. Шуннан ир-ат җенесенә гомерлеккә ышанычым югалтып, нәфрәтләнеп ялгыз гомер иттем. Ә ир дигәнем бүтәнгә өйләнеп, уллар, кызлар үстереп, матур гомер итте…

Җан өшеткеч сүз аркасында яңадан гаилә кормыйча ялгыз яшәгән ирне дә беләм.

Анысы өйләнеп, ике көн узгач та үз язмышын үзе хәл итә. Төнге мәхәббәт уеннары вакытында яшь кәләш аңа: “Син әллә нинди, сүлпәнрәк, бүтәннәр кебек гайрәтле түгел”, – дип әйтә. Моңа бик гарьләнгән, җен ачулары чыккан ир: “Ах, әле шулаймыни, әле син миңа кадәр бүтәннәр белән булып, төрлесен татып йөрдеңмени?! Бар, гайрәтлеләрне эзлә, өемдә эзең булмасын!” – дип, караваттан өстерәп алып, урамга чыгарып ташлый. Шуннан хатын-кызлардан күңеле кайтып, йөрәге рәнҗеп, бүтән бер дә өйләнми. Хатын дигәне дә кияүгә чыкмый. Икесе дә азып-тузып, очраклы кешеләр белән зина кылып, тәртипсез гомер кичерделәр.

Тән ярасы төзәлә, сүз ярасы төзәлми дип юкка гына әйтмиләр шул. Беренче очракта яшь кәләш тора салып кычкырырлык, аерып җибәрерлек сүз дә әйтмәгән, ир кызыбрак киткән кебек. Уйламыйча сөйләүдәнме, әллә инде тәкъдиргә алдан ук шулай язылгангамы, күпме кеше ялгышуына үкенеп, әрнеп гомер кичерә. Яшьлектә дә, картлыкта да бер-беребезгә мәрхәмәтле булып, алдан үлчәп, матур, мәгънәле сүзләр белән генә сөйләшсәк иде.

Рәҗәб ӘХМӘТОВ, Чаллы, Татарстан яшьләре

Запись Ир хатынын: “өемдә эзең булмасын”, дип караваттан өстерәп алып, урамга чыгарып ташлый впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Хатыным үлде, кил, балаларыңны да алып кил” [язмыш]
Мин чираттагы ялдан соң эшкә килгәндә хезмәттәшем Әхәтнең кәефе бик начар иде. «Әллә чирлисеңме?» – дип сорагач, «Юк, без Хәмдия белән аерылыштык, ул малайларны алып Себергә китте, эштән соң безгә кил, барысын да сөйләрмен», – диде.

Миндә мең төрле уй туды, Әхәтнең сөяркәсе булса, мин белер идем – серләребез уртак. Хәмдия турында хыянәтче дип әйтсәләр дә ышанмыйм. Кайтып, хәбәрне хатынга әйткәч, ул да Хәмдия турында минем кебек фикердә булып чыкты, Әхәттән шикләнүен әйтте. Мин, бу табышмакны тизрәк чишү, шик-шөбһәләрне тарату өчен Әхәт янына киттем.

– Сиңа кеше ышанмаслык хәлне сөйлим әле, дустым, – диде Әхәт, мине тәмам аптырашта калдырып. – Хәмдия миңа саф кыз килеш килде. Минем белән танышканчы авылдаш егете белән дуслашып йөргән булган. Ул нефтьче булырга, Хәмдия бухгалтерлыкка укыган. Укып бетергәч, егете Себергә киткән, Хәмдия эшкә Әлмәткә килгән. Егет анда барып ныклап урнашкач, бер ел эчендә өйләнешергә сүз куешканнар. Ә егет алты айлап эшләгәннән соң күңелсез хәлгә тарыган. Аны марҗа кызын көчләүдә гаепләгәннәр. Үзе: “Мин көчләмәдем, ул үзе риза булды”, – дип тәкрарлый икән. Ә кыз шундагы бер нефть оешмасы начальнигы кызы икән. Тикшерүче бу егеткә: “Кыз ризалашса, өйлән син аңа, торасың килмәсә, өч айдан аерылырсың”, – дип киңәш биргән. Кыз риза булып, болар өйләнешкәннәр. Үзе Хәмдия белән хат алышудан туктамаган, бәйнә-бәйнә аңлатып язган, “аерылам” дигән. Шул ук елны марҗа хатыны малай тапкан. Икенче баласы – кызы, тугач та үлгән. Өченчегә бәбиләгәндә хатын үлеп киткән, ә кыз баласы исән калган. Элекке егетенең аерылганын көтеп арып беткән Хәмдия аңа хат язудан инде күптән туктаган булган. Бу вакытта Хәмдия минем хатын бит инде, тату гына яшәп, балалар үстерәбез. Марҗа хатыны үлгәч, ир Хәмдиянең эшенә хат язган: “Хатыным үлде, кил, балаларыңны да алып кил, иреңне алиментка да бирмәссең”. Хәмдия бу хатны алгач, ун көн борчылып, миңа әйтергә кыймый йөргән. Аннан елый-елый сорады, ялынды: “Китим инде, алиментка да бирмим, балаларны җәй көне әтиләргә кайтарырбыз, синең янга да килерләр”, – диде. Китәм дигән кешене ничек тотыйм инде, бүтән ирне уйлап яшәгән хатын белән ничек торыйм – кичә самолетка утыртып җибәрдем мин аларны. Кеше ышанмаслык хәл бит, әйеме?

Бу хәлне хатынга сөйләгәч, егылып китә язды. “Без Әхәтне үзен генә калдырмыйк инде, иртәгә янына барыйк, сез шахмат уйнарсыз, мин берәр нәрсә пешерермен, икенче көнне ул безгә килер”, – диде киң күңелле, мәрхәмәтле хатыным. Шулай эшләдек тә.

Әйбәт ирне хатыннар тиз эләктерәләр. Әхәт үзеннән биш яшькә кече оператор хатынга өйләнде. Аның ире үлгән, 8 яшьлек кызы бар. Бик әйбәт яшәп киттеләр.

Хәмдия дә сүзендә торды, алиментка да бирмәде, малайлары да әтиләре янына еш кайтып йөрделәр. Яшь хатын Әхәткә тагын бер малай алып кайтты

Әзһәр ЗӘЙНИ, Әлмәт, Татарстан яшьләре

Запись “Хатыным үлде, кил, балаларыңны да алып кил” [язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яшь ир хатынының күкрәк баласын үтерә[вәхшилек]
Сергиево-Посад районынында яшәүче 25 яшьлек ир-ат күкрәк баласын  үтерүдә гаепләнә.

Бу хакта Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ольга Врадий сөйләгән. Тикшерү версиясе буенча, 7 октябрьгә каршы төндә гаепләнүче үзе белән  бергә яши торган хатынның  баласының башына  9  тапкыр  суга. Алынган җәрәхәтләрдән ир бала үлә.

Ир үз гаебен сорау алу вакытында таный, дип хәбәр итә РЕН ТВ каналы.

Запись Яшь ир  хатынының күкрәк баласын үтерә[вәхшилек] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ирем кызым белән мине куып чыгарды һәм 20 яшьлек бер укытучы кызга өйләнде”
“Күп тырышлыклар куеп, тормышыбызны юктан бар иттек. Инде шуның рәхәтен генә тоеп яшәргә иде дә… Булмады шул. Бөтен хыялларны җимерде. Җанга төкерде. Ирләр нишләп хыянәт итәләр икән?!” –дип, Алия зар елый. Аңа ни дип тә җавап бирә алмыйм. “Вакыт барысын да дәвалый, түзәргә кирәк”, – дигән булам. Уналты ел гомер итеп, Алия иренең бөтен начар гадәтләрен дә гафу итеп килгән. Хәер, бу хакта соңрак. Иң элек сүзне аларның мәхәббәте кыйссасыннан башлыйм (мәгълүм сәбәпләр аркасында исемнәр үзгәртелде).

…Алар икесе дә Казаннан ерактагы бер авылда туып үскәннәр, бер мәктәптә укыганнар. Матурлыгы, уңганлыгы, эчкерсезлеге һәм шаянлыгы белән бөтен кешене үзенә карата торган Алия, урта мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, медицина юлын сайлаган. Әти-әнисе укытучы булгангамы, Алия гаиләдә татулык, тәртип кенә күреп үскән. Җор телле, бер кеше янында да югалып калмый торган Фәрит аны үзенә гашыйк иткән. Алар бер-берсен яратып, уртак тормыш корып җибәргәннәр.

– Фәрит әтисез үскәнгәме, безнекеләр аны гел якын иттеләр. Кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә генә тордылар, – дип сөйләде Алия. – Авылдан Казанга күченеп килергә уйладык. Башта танышлар аша иремә яхшы гына эш урыны таптык. Яшәп торырга дип, аның эшеннән кысан гына бүлмә дә бирделәр. Кеше өстендә тору түгел инде, ни дисәң дә үзебезнеке дип, аңа шатланып туя алмадым. Шифоньер белән карават куйгач, йөрер урын да калмады. Шулай булса да, без бик бәхетле идек. Кызыбыз Галия тугач, тормышыбыз тагын да түгәрәкләнде. Бераз аякка баса башлагач, Казанга терәлеп торган бер район үзәгеннән җир алып, йорт салырга уйладык. Нинди акча керә – барысы да төзелешкә китә. Әти-әни, туганнарым биреп, китереп торалар. Шулай бергәләшеп тырыша торгач, коттеджыбыз төзелеп бетте. Җиһазлар алдык. Йокы бүлмәсен матур, уңайлы булсын дип бизәргә тырыштым. Кызыбыз Галиянең дә, зәвык белән заманча эшләнгән аерым бүлмәсен күргәч, сөенече эченә сыймады. Казандагы өч метрлы бүлмәдә яшәү түгел инде бу. Өй тирәсендә бер буш урын да калдырмыйча җиләк-җимеш, яшелчә утырттым. Шатлыктан арыганнар да сизелмәде. Үзебезгә буласы дип, көне-төне бакчада казындым.

Хәзер уйлыйм да, исем китә: мин иремнең бик күп начар якларын кичереп, күрмәскә тырышып яшәгәнмен икән. Әле өйләнешеп, сөеп-сөелеп яшәгән чак. Фәрит белән авылда торабыз. Ир эшли дә эшли. Өйгә алып кайткан акчасын күргән юк. Эчтән генә боларга әллә хезмәт хакы бирмәделәр микән дип уйлап йөрим. Минем әти акча алу белән әнигә кайтарып тоттыра иде. Аннары әни икесенең дә акчасын бергә кушып алып куя иде. Кайда ничек тотылганын дәфтәргә язып, ай азагында әтигә күрсәтә иде. Мин шуны күреп үскәч, шул гадәтне кумакчы булып, ирнең акчасын алмакчы идем – ни булды дип торам – сугып җибәрде. Шуннан бирле сораганым да булмады, кая куйганын да белмәдем. Кыйбласын югалтып, башка хатыннар янында чуалып йөргәннәрен дә кичердем. Кайсы ир-ат белән булмый инде ул андый “маҗаралар”, туктар әле дип уйладым. Шулай кирәктер инде дип, ун еллап түзеп яшәдем. Хыянәтенә, холык-фигыленә түзәрлегем калмагач, законлы аерылыштык. Ләкин бер түбә астында яшәүне дәвам иттек.

Тормышны кабаттан башлап карарга уйлап, ирем ялваргач, тагын бергә булырга ризалыгымны бирдем. (Әмма ул кабат язылышырга тәкъдим ясамады). Ә язылышасы булган икән. Хәзер шуңа үкенеп туя алмыйм. “Барысын да кичерәм, башка бу хаталарыңны кабатлама!” – дигәч, көлеп кенә куйды. “Мин бит сине һәм кызымны яратам, сездән башка тормыш юк миңа”, – дип, антлар эчте. Тормышыбыз җайланып барганда иргә тагын әллә нәрсә булды. Бер сәбәпсез: “Алия, барыгыз әле, кыз белән Казанга кайтып торыгыз. Сиңа – эшкә, кызга укырга барып йөрергә уңайсыз алайса. Аннары бер-беребезне сагынып та торырбыз. Вакыты җиткәч, мин үзем сезне килеп алырмын”, – дип, безгә әйберләрне җыярга кушты. Башта ни әйтергә дә белмичә аптырашта калдым. Юк, ул кысан бүлмәгә кайтып торасыбыз килми безнең! Шулкадәр зур өебез була торып, анда китмибез! Бакча тулы яшелчә-җимеш, аларны эшкәртергә кирәк, помидорлар кызарып утыралар дип, калырга сәбәп эзлим.

Йөрергә бер дә читен түгел безгә дип аяк терәп каршы торсам да, үзенекен итте. Безнең әйберләрне машинага алып чыгып төяде. Кызымның сабый чакта уйнаган йомшак аюы калган икән, аны да алып чыгып безгә таба бәрде. Галия куркуыннан күзләрен тутырып карап утыра. Мин бер сүз дә әйтә алмыйм.

Хуш, ул теләгәнчә Казандагы бүлмәгә кайтып, кыз белән шунда яши башладык. Бер атна үтте. Әтиебездән хәбәр юк. Икенчесе китте. Шулай күпме гомер үткәндер. “Әтине сагындым, өйгә кайтасы килә!” – дип кыз елый. Мин дә хафага төштем. Галия белән сөйләштек тә, үзебез кайтырга булдык. Урамда кара көз. Карлы яңгыр тәрәзәне юа. Их, күңелдәге сагыш та шулай юылсын иде дип, эчтән генә елап кайтам. Ярты юлга җиткәч Фәриткә, өйгә аның янына кайтып баруыбыз хакында әйтеп, чылтыраттым. Ә ул телефоннан эт итеп мине сүгеп ташлады. Бу сәер хәлләрнең сәбәбен беләсем, аның белән очрашып, аңлашасым килде. Үз өебезгә кайтып кергәч, әллә ничек булып китте. Монда миннән башка тагын бер хуҗа хатын-кыз бардыр кебек тоелды. Өйдәге бер нәрсә дә мин калдырганча түгел. Суыткычта кул белән бөгеп ясалган пилмәннәр тезелеп тора… “Фәрит, утыр әле яныма! Әйдә, ачыктан-ачык сөйләшик. Синең әллә берәр кешең бармы? Әгәр яраткан кешем бар, ансыз яши алмыйм дисәң, мин аңлыйм. Миңа мәхәббәтең суынган икән, мәҗбүриләп яраттырып булмый. Әйт, дөресен”, – дип ялварам. “Минем билгесезлектә яшисем килми. Аңлашыйк”, – дим. “Юк, минем әлегә бер кешем дә юк!” – дип кабатлап торса да, аның безне бу йортта яшәтәсе килмәде…

Беркөнне бу миңа: “Мин мәхәббәтемне таптым. Бүтән хатынга өйләнеп, үзем салган йортта яшим”, – дип аяктан екты. Төне буе Ходайга ялварып, ярдәм, сабырлык сорап елап чыктым.

Без кабат Казандагы тулай торакка кайтып яши башладык. Танышлардан ишеттем: 20 яшьлек бер укытучы кызга өйләнгән. Фәрит кызының да барлыгын онытты. “Кызым, ничек хәлең?!” – дип чылтыратып, хәлен дә белгәне юк. Балакаем БДИ биреп йөри. Кайгыра. Әтисен сагынып, юксынып яши.

Хәзер безне тулай торактан да куалар (ул хосусыйлаштырылмаган, ягъни безнеке түгел). Дөньяның гаделсезлегенә шаккатам. Ул коттеджны салганда минем дә көчем күп керде бит. Хәзер шуларның барысына да кемдер хуҗа булсын инде. Зарлана дип уйлый күрмәгез. Бүтән хатын-кызларга да гыйбрәт булсын өчен сөйләдем. Беркатлы булып, иргә ышанырга кирәкми икән, – дип тәмамлады сүзләрен Алия.

Ана белән бала ике ут арасында. Бүген-иртәгә аларны иңе-буе өч метрлы бүлмәләреннән дә мәхрүм итәргә торалар. Чын дөреслекне ачыклауның бердәнбер юлы – судка мөрәҗәгать итү. Бергәләп салган бу йортта Галия кызы белән үзенең дә өлеше барлыгын раслый алса, әлбәттә, Фәрит аларга бу өлешләрен бүлеп бирергә тиеш була. Ләкин судны ышандырыр өчен әле өем-өем документ, кочак-кочак белешмә кәгазьләрен, кибеттән сатып алган кадак чегына кадәр тапшырырга кирәк. Өй салганда нәрсә алынган – шуларны исбатлаучы бар кәгазьне Фәрит үзе җыеп барган. Аның мәкерле планнары әллә кайчан корылган булган, күрәсең. Йортлары төзелеп бетеп, инде бергәләп яши башлагач та, хуҗа кеше нигәдер хатыны белән кызын бирегә пропискага да кертмәгән.

Фәритне дә күреп сөйләшәсе килгән иде. Күңел кылларын бераз нечкәртә алмам микән дигән идем. Булмады – яшь хатыны белән диңгез буена ял итәргә киткән.Аларның бергәләп салган йортларына карап торам. Тыштан караганда анда бик бәхетле кешеләр торадыр кебек. Юк шул, тоела гына. Сукмагына хыянәт түшәлгән, ана белән баланың күз яшьләре түгелгән бу йортта Фәрит белән аның яшь хатыны тыныч күңел белән, мәхәббәткә күмелеп, ай-һай, яши алырлар микән?

Дания ШӘРИПОВА,Татарстан яшьләре

Запись “Ирем кызым белән мине куып чыгарды һәм 20 яшьлек бер укытучы кызга өйләнде” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..