Архивы җир җиләге - Tatar Today - татар яңалыклары.

Көненә 2-3 чиләк җиләк җыючы 87 яшьлек Фахирә әби: «Җир җиләгенең сөяк авыруларыннан, кан басымыннан файдасын күрәм»
Җир җиләгенең файдасын бик белеп тә бетермиләр. Белсә, халык җиләктән кайтып кермәс иде. Әлмәт районының Кама-Исмәгыйль авылында яшәүче Фахирә әби Шәйдуллина әнә шулай ди.

Ул көненә 2-3 чиләк җиләк җыя. Фахирә әби җиләккә таң белән йөри. Җыярга иң рәхәт вакыт әнә шул, ди. Табигать байлыгына үрелгәнче, башта дога укый, Аллаһы Тәгаләгә сәламәтлек һәм шушы ризыкларны биргәне өчен рәхмәт әйтә. Ияреп барасың икән, сөйләшергә ярамый, дикъкатеңне җиләккә бирергә, башыңны юк-бар уйлардан арындырырга кирәк.

Һәр бирмеш көннең кадерен белгән бу апаның язмышы да гыйбрәтле. Яшь чагында туган авылыннан эш эзләп, нужа кушып Себер якларына чыгып китә, шунда кияүгә чыга, дүрт бала үстерәләр. Әби гомер буе авыр эштә, башта заводта, аннары тимер юлда эшләгән. Әмма ул елларны да шөкер итеп искә ала:

– Тимер юлларны урман, Объ елгасы буеннан салганга, табигатьтән кайтып кермәдем. Буш вакытта кара җиләк, мүк җиләге, күк җиләк, нарат җиләген яратып җыйдым. Ул еллар төштәге кебек кенә инде хәзер. Олыгайган көнемдә туган туфрак тартканга, мәңгелек йортымны монда табыйм диеп, авылыма кайттым менә…

Фахирә әби Себер якларында төпләнеп калган балаларына җибәрер өчен җиләктән кайнатма да ясый, киптерә дә. Без Фахирә әбидән җиләк файдасы һәм кайнатма ясау ысулларын белештек.

Киптерү

Моның өчен җиләкне бик иртә, чык төшкәнче яки кич җыярга кирәк. Аннары коры, эссе урында киптерәсе. Кемдер газ мичендә киптереп ала. Мин алай яратмыйм, мич табигый тәмне үзгәртә. Кипкән җиләкне чәйгә кушып җибәрергә, я булмаса кайнар су коеп төнәтмә ясарга була. Мин балалар чирләгәндә, тән температурасы югары булганда җиләк төнәтмәсе эчертеп, дәвалый идем. Сөяк авыруларыннан, кан басымыннан файдасын күрәм. Аның өчен ярты литр суга бер аш кашыгы кипкән җиләк салырга кирәк. Аллергиядән интеккән кешеләргә бу төнәтмәне кулланырга ярамый.

Биш минутлык кайнатма

Бер өлеш җиләккә бер өлеш шикәр комы алырга. Кәстрүлгә төпләреннән чистартылган, юылган җиләкне салабыз һәм өстенә әзерләп куелган шикәрнең яртысыннан күбрәген салып куябыз. Җиләкнең суы чыккач, кайнатырга куябыз һәм биш минут кайнатабыз. Кайнап чыккач, уттан алабыз да, өстенә калган шикәр комын кушып, эреп беткәнче болгатабыз. Кайнар килеш банкаларга тутырып капкачлыйбыз. Биш минут кына кайнаткан җиләк үз төсен югалтмый.

Кайнатма

Бу ысул белән әзерләгәндә, кайнатма куерак була. Моның өчен 1 кг җиләккә 1,3-1,5 кг шикәр комы аласы.

Башта җиләккә шикәр комы кушып, суы бүленеп чыкканны көтәбез. Аннары акрын утта шикәре эреп беткәнче тотабыз. Шикәр эреп беткәч тә, 20-25 минут кайнатабыз, күбекләрен җыеп торабыз. Уттан алгач, азрак болгатып утырсаң, кайнатма желе сыманга әйләнә. Озагракка сакларга теләгәндә 2 г лимон кислотасы кушарга була.

Фахирә әби үләннәрне дә яратып, тәмен белеп җыя. Балаларына дип мәтрүшкәне күпләп әзерли.

– Балакаем, ул якларда мәтрүшкә бик юк ул, булса да безнеке кебек хуш исле түгел. Җырдагыча инде, туган якныкының исе дә, тәме дә үзгә…

Гөлинә Гыймадова

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Көненә 2-3 чиләк җиләк җыючы 87 яшьлек Фахирә әби: «Җир җиләгенең сөяк авыруларыннан, кан басымыннан файдасын күрәм» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанлылар бер-берсенә ияреп, Тукай шигырьләрен сөйләп җиләк җыя [видео]
Җәйге җиләк чорын татарстаннар вакытында файдаланып калырга ашыга. Республиканың кайсы гына шәһәр яны, район яки авылына юл тотма, болын-урманнарда җиләк җыючыларны очратырга мөмкин. Хәбәрчебез Биектау районы Шигале авылы болынындагы җиләкчеләр белән сөйләшеп кайтты. //Азатлык радосы//

Республикада җәйге ялларын җиләк чорына махсус туры китереп алучылар бар икән. Быел бигрәк тә чит илгә китмичә районда, авылда ял итүчеләр шактый. Кайберәүләр гаиләгә, балаларга дип җыйса, икенчеләре җиләк җыеп, табигатьгә чыгып тәм таба, өченчеләре яшәр өчен, акча кирәк дип җыеп сату итә. Татарстанның Биектау районы Шигале авылы янында күп кешеләргә билгеле болыннарда без барып күргән, аралашкан җиләкчеләр үзләре, гаиләләре өчен җыюларын әйтте.

Атна уртасында әле азрак булса, ял көннәрендә монда килүче машиналар саны дистәгә тула диде безгә әңгәмәдәшләребез. Араларында күрше авыл кешеләре дә, казаннар да бар. Җиләкчеләрнең күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә, ир-атлар да бу эштән читтә калмаган.

“Кичә җыйганын кайнаттык, бүгенгесен туңдырырга уйладык. Җиләк җыярга теләгән кешегә җиләк табып була. Без инде соңга калганбыз дип килгән идек, бар икән әле. Дөрес инде пешеп, көеп утыра, яңгырлар аз яуды бит”, диде Казаннан килүче Алсу ханым. Ул Шигале болынына беренче тапкыр аяк баскан, бу урын турында туганнарыннан ишетеп килгән. Җиләк җыеп арган кешеләр сары, зәңгәр мәтрүшкә җыя, бу болыннарда алар да үсә икән.

“Быел җиләк күп түгел. Карап торышка гына күп күренә, җыя башласаң – вак. Шәле якларында күп дип әйтәләр аны. Сатуга түгел, үзебез, балаларыбыз өчен җыябыз. Җыйганыннан кайнатма ясыйбыз”, диде җиләкче Әлфия ханым.

“Җиләкне изеп, шикәр комы белән бутап катырсаң, әйбәт була. Бу болында инде күп түгел, җыйганнар, ваклары гына калган. Ә бит халык арасында йөргәндә ишетәсең, “Бер чиләк җыеп кайтканнар, җиләк күп”, дип сөйлиләр дә, безнең дә алар кебек күпләп җиләк җыясы килә башлый. Кеше бит Габдулла Тукай шикелле, “Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк”, дип сөйли. Чынлыкта алай түгел шул. Берничә сәгать буе бер чиләкне җыярга кирәк. Сатып алсаң да бәяле, бер литры 200 сум, чиләге 1000 сум дип әйттеләр”, ди Хәтирә ханым.

Шигале авылы болыннарыннан кайткач, таныш-белешләрдән дә җиләк җыючылар турында мәгълүматлар тупладык. Мәсәлән, чыннан да Мамадыш районы авылларында да болын тулы җиләкче булган икән. Алар җыеп Казан белән Чаллыны тоташтыручы олы юл кырыенда сату иткәннәр. Авылдагы күпчелек кеше җиләк өлгерүгә иртәнге биштән болынга, урманга йөри башлаган. Бала-чагалар да, хәтта өлкән яшьтәге әби-бабайлар да бу эштән читтә калмаган. Иң яшь җиләк җыючыларга 6-7 яшь, иң олыларына 70-75 яшь булган. Мамадышларның күбесе җиләкне сату өчен җыя. Кеше әйтүенә караганда, җиләк шактый гына керем дә китергән. Каен җиләгенең литры 400 сумнар тирәсе булса, җир җиләген 100-200 сумнан сатканнар.

Азатлык та җиләк сатучыларны күреп, бәяләрне белергә дип Казанның Чех базарына барды. Мари Иленнән килгән Галина ханым инде җир җиләген сатып бетергән иде, бер литры 200 сум диде. Үзе өлкән яшьтә булса да, яшәргә акча кирәк дип кура җиләге, карлыган, җир җиләге, каен җиләге сата. Балалары, оныклары җыярга булышкан. Тырышабыз инде, яшәргә акча кирәк бит ди ул. Галина ханым белдергәнчә, җыю бер мәшәкать булса, Казанга килеп, базарда урын табып сата алу икенчесе. Монда аларны урын бирмичә, штрафлар түләтеп, куркытып та җәфалыйлар икән.

Запись Татарстанлылар бер-берсенә ияреп, Тукай шигырьләрен сөйләп җиләк җыя [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..