Архивы исем - Tatar Today - татар яңалыклары.

Айла, Салих, Мостафа… Атнаның иң үзенчәлекле 14 исеме билгеле
Узып баручы атнаның иң сирәк һәм гадәти булмаган исемнәре билгеле. Яңа туган сабыйларга: Офелия, Виталин, Алекс, Лев, Радислав, Платон, Лея, Салих, Яңалия, Айла, Мостафа, Лавр, Микаэл һәм Доминин дип кушканнар. Бу хакта Республиканың гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Балалар өчен Самир, Мәрьям, Азалия, Милана, Амелия, Тимофей, Әмир, Кәрим, Ева һәм Алиса иң популяры икән.

ЗАГС мәгълүматларына караганда, бер атна эчендә 389 бала туган: 191 малай һәм 198 кыз.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе
Фото: Сosmopolitan

Запись Айла, Салих, Мостафа… Атнаның иң үзенчәлекле 14 исеме билгеле впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанда яңа туган балага 100 елдан артык кушылмаган исем биргәннәр [фото]
Хәзер ата-аналар балага исем сайлауга бик җидти карый. Истә калырлык, шул ук вакытта, сирәк, матур, яңгырашлы исемнәр эзли яшьләр. Чаллы шәһәрендә дә яңа туган кызга бик сирәк һәм гадәти булмаган исем кушканнар //Tatar Today//.

Гыйнвар аенда Айрат һәм Эльвира  Миннегалиевлар гаиләсендә икенче балалары дөньяга килә. Кызчыкка алар Шарифель дигән исем сайлый. 26 гыйнвар көнне бәхетле әни кызы белән Чаллының балалар тудыру йортыннан чыга.

Интернет киңлекләрендә булган мәгълүматка ышансак, әлеге исемне 100 елдан артык кушмаганнар икән. Шулай итеп, 1902 елда Шарифель Касимова туган, ә 1912 елда Шарифель Ахмарова  дөньяга килгән дип теркәлгән.

Мәгълүмат Чаллы хәбәрләре сайтыннан алынды.

Запись Татарстанда яңа туган балага 100 елдан артык кушылмаган исем биргәннәр [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кызымның исем алмаштыруына аның күргән төше сәбәпче булды” [булган хәлләр]
Ата-ана бала дөньяга аваз салганчы ук исем сайлый башлый. Кайчак, бу эшка барлык туганнар да кушыла. Исем кушу  –  җаваплы һәм шул ук вакытта мәшәкатьле эш, чөнки меңләгән исемнәр арасында туры килә торганын, мәгънәлесен, яңгырашлысын сайлап алырга кирәк. Исем кушу турында озак сөйләп булыр иде, ләкин без бүген әлеге сорауның икенче ягын карап үтәрбез. Сүзебез, исем алмаштыру турында булыр.

Кешеләр исемнәрен нигә алмаштыра? Инде үзең дә, башкалар да ияләшеп беткән исемне алмаштыру дөресме, кирәкме? Яңа исем алуга кешеләрне нәрсә өтәрә? Кешеләр төрле булган кебек, исем алмаштыру тарихлары да, аның сәбәпләре дә төрле була икән.

Исем алмаштыру очраклары турында кызыксына башлагач, андый кешеләрнең хәзер дә, элек тә шактый күп булганы ачыкланды. Әлбәттә, заманасы үзгәргәч, сәбәпләре дә үзгәрә. Элек  исемне алмаштыруның төп сәбәбе: кешенең авырып, чирләп китүе булган. Ягъни, яңа исем кешене чирдән, тормыш авырлыкларыннан азат итә дип ышанганнар.

Мәсәлән, 70 яшен узган Миңcылу апа Хәйруллина да ике исем иясе. Аңа Миңсылу дип тә, Зәйтүнә апа дип тә эндәшәләр. Балачакта Зәйтүнә апа авырып китә, миңнәре күп булу сәбәпле, әти-әнисе сабыйның исемен алмаштыру ягын карый. Гомумән, татар халкында әгәр дә кеше авырып китеп, миңнәре күп булса, аңа “миң”ле исем куша торган булганнар. Шулай итеп, Зәйтүнә апа Миңсылу була. Һәм, чыннан да, вакыт узу белән, Миңсылу апаның хәле яхшыра. Әкренләп беренче исеме дә кире кайта.

Шулай ук, халык арасында Ленар, Гөлнара исемнәрен  алмаштырырга кирәк дигән фикер бар. Исемдә “нар”  кушымчасы ут дигәнне аңлата диләр.

Ә менә 9 ел элек Аида булган  ә  хәзер Әлфинә исемен алган яшь әнинең тарихы башка.

Әлфинә Хавизова

“Исем алмаштыруга мин уңай карыйм. Кайбер сәбәпләр аркасында әти-әни  баласына дөрес исем кушмаган икән, аны алмаштырыга кирәк. Минем очракта да шулай булды.

Яшьләр хәзер бик матур исемнәр сайлый: Сәйдә, Әминә, Кәрим, Раян. Шул ук вакытта, мода дип, заманча исемнәр сайлаучылар да бар: Милана,Айлана һәм башкалар. Муллалар, хәзрәтләр яшь әти-әниләргә исем кушуның әһәмиятен, исемнең матур, мәгънәле булырга тиешлеген аңлатсыннар иде” дип, сүзен башалды Әлфинә.

– Әлфинә, исем алмаштыру авыр булдымы, озак уйлап йөрдеңме?

– 3 еллап уйлап йөрдем. Аннары, мәчеттәге мулла белән киңәшләшеп, бергә исем сайладык һәм тиз арада яңа исемле  булдым.

– Танышларың, туганнарың ничек кабул итте, Әлфинә булуыңа озак ияләштеләрме?

– Танышларым, дуслар тиз ияләште, бер авырлык та булмады. Исем алмаштыруымны беләләр иде. “Сиңа хәзер ничек итеп эндәшик?” дип кенә сорадылар. Ә менә әти-әнигә авыррак булды. Әмма, вакыт узгач, алар да ияләшеп китте.

– Иске исем белән эндәшүчеләр бармы әле?

– Әйе, бик сирәк күрешә торган танышларым әле һаман да Аида дип әйтә, ә менә яңа танышларым иске исемемне белми дә.

– Исем үзгәргәч, тормыш та үзгәрә дә дип әйтүчеләр бар, син нинди фикердә?

– Исемне үзгәртеп кенә, язмышны үзгәртеп була дип уйламыйм. Ләкин шуны әйтәсем килә, исемемне үзгәрткәч, күңелем тынычланды.

– Исемне докуменларда да алмаштырдыңмы?

– Әлегә юк, бик мәшәкатьле эш шул, аңа вакыт кирәк. Ләкин киләчәктә бу эшкә дә алынырга уйлыйм.

Кайберәүләр, исем яки фамилияне алмаштырсаң язмыш рәхимлерәк булыр дигән фикердә.

Элек Илдар хәзер Дан исемле егет, исем алмаштыруын нәкъ менә документлардан башлаган. “Тормышымны үзгәртергә теләдем, яңа үрләр яулыйсым, таныласым килде. “Корабка нинди исем бирсәң, шулай йөзә” диләр халыкта. Мин дә яңгырап торган исем  алырга булдым. Әти-әнием башта каршы булсалар да, сүземдә нык торгач, яңа исемемне кабул иттеләр” ди егет. “Тормышың үзгәрдеме, нинди уңышларга ирештең?” дип сорагач: “Әлегә зур уңышлар белән мактана алмыйм, әмма барыбер үзгәрешләр бар”, диде ул. Әмма егет фамилиясен, фотосын да күрсәтергә теләмәде. Бәлки, хыяллары чынга ашып, бөек үрләр яулагач, үзенең исем алмаштыруы турында ачык сөйләргә куркмас.

Психологлар да исем кешенең холкына, тормышына йогынты ясый дип әйтә. Исемнең нинди мәгънәдә булуы, яңгырашы кешенең үз-үзен ничек тотышына тәисир итмичә калмый ди белгечләр. Исем алмаштыруны психологлар “программалау” дип тә атый. Берәү дә исемен тормышын катлауландырыр өчен алмаштырмый, ул яхшы үзгәрешләр булачагына өметләнә, димәк ул үз-үзен шулай программалый. Исем алмаштыру – яңадан туу,  дип юкка гына әйтмиләрдер.

“Балалар мәйданчыгына чыксаң, балаларда нинди генә исемнәр ишетмисең. Я берәр сериаллардан төп геройның исеме, яисә ир белән хатынның исемнәреннән хәреф, иҗекләр кушып ясалганын. Мәсәлән, Айрат+Зәринә=Айзә. Бала тугач та, әти -әнинең иң беренче вазыйфасы матур исем кушу. Әби-бабаларыбыз исем кушуга бик җаваплы караганнар. Халыкта “начар исем, начар язмыштан да яманрак”, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Начар мәгънәле һәм ярамаган исем балага начар йогынты ясый, аның психика бозылуына , ямьсез холыклы булуына , авыруларга бирешүенә сәбәпче була ала. Шуңа да,  андый исемнәрне алмаштырырга кирәк. Әмма исем алмаштырып гомеремне үзгәртәм дип уйлау бер дә дөрес үгел. Тормышны үзгәртер өчен, уйларны, гамәлләрне, күңелеңне үзгәртергә кирәк. Исем тәкъдирне үзгәртми. Бары Аллы Тәгаләгә якын булу, гөнаһлардан тоелып яшәү генә ярдәм итә ала ” дип аңлатып үтте гаилә психологы Энҗе Низамиева.

Укучыларны тагын бер исем алмаштыру тарихы белән таныштырып китәсем килә. Илүзәнең ничек Мәрьям булуы турында әнисе Илзирә Минвәлива сөйләп китте.

“Кызымның исем алмаштыруына аның күргән төше сәбәпче булды. Бер көн йокыдан торгач, кызым: “Мин төш  күрдем. Төшемдә бер абый синең исемең Мәрьям, гел уңга таба бар дип әйтте” диде. Шуннан соң кызыбыз исем алмаштыру турында еш уйлана башлады, мин Илүзә түгел, Мәрьям дип әйтә иде. Кызымның бу ашкынуын күргәч, белемле кешеләрдән сорашырга булдым һәм Рамил хәзрәт Юнысовка мөрәҗәгать иттем. Ул мондый хәл булырга мөмкинлеген әйтте һәм кызымның исемен алмаштырды. Исем алмаштыру белән, кызыбыз нык үзгәрде. Элек йомшак күңелле, оялчан, елаграк булган балам актив, кыю, аралашучан, оештыру сәлатләре булган  балага әверелде. Дингә тартыла, шигырьләр иҗат итә башлады. Гомумән, Илүзәдән бер әсәре дә калмады. “Исем – кешене бизи” дигән сүз бар, безнең очрак шуңа туры киләдер дип уйлыйм.

Илүзә исеме турында кызыксына башлагачч, ул исемнең мәгънәсез икәнлеге ачыкланды. Илүзән дигән елга  бар икән, ә кеше исеме нәрсә аңлатканны турында бер китапта да язылмаган.

Кызым яңа исемгә бик тиз ияләнде. Үземә бераз кыенрак булды, әлбәттә. Ләкин балам Илүзә исеменә игътибар итми башлагач, тиз арада ияләшеп киттем.

Мәрьям тугач та, мин Илүзә исемен бик яратып кушкан идем, әмма исемнең мәгънәсенә дә игътибар бирергә кирәк икән. Ата-аналар балаларына исем сайлаганда моны истә тотсыннар иде.”

Ахырдан, әлеге сорауның дини ягын карап үтсәк  дөрес булыр.

Диндә исемне мәгънәсенә карап кушарга киңәш ителә. Мөселманнар арасында исемнәр өч төркемгә бүленә: мәгънәле, хәерле булган һәм мәгънәсез исемнәр. Пәйгамбәрләр, сәхабәләр, пәйгамбәрләребезнең кызлары, хатыннары исемнәре – хәерле исемнәр булып санала.

Исем алмаштыру турында Кадыш бистәсенең имам-хатыйбы Фәннүр хәзрәт Зәйнуллин да сөйләп үтте:

“Әссәләмүгәләйкүм үә рахмәәтуллаһи үә бәракәтүһ. Әйе, тормышта төрле очраклар була, кемдер исемен ошатмыйча алмаштыра, кемдер мәгънәлерәк исем алырга тели. Һәм шәригать исемне алмаштыруга каршы түгел.Әгәр без  Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең сөннәтенә, аның һәм сәхәбәләрнең тормышына игътибар итсәк, хәтта пәйгамбәребез үзе дә кайбер сәхәбәләрнең исемнәрен алмаштыра торган булган, чөнки дингә кадәр аларга начар мәгънәле исемнәр бирелгән. Шуннан чыгып, исем алмаштыруга ике сәбәп була ала дип әйтә алабыз:  беренчесе, исемнең начар мәгънәгә ия булуы, бу очракта исемне алмаштыру ярый гына үгел, хәтта кирәк тә. Икенчесе, кеше вакыт узу белән кушкан исемен ошатмый башлый һәм матуракка алмаштырырга тели. Бу очракта да яңа исем алу тоелмаган. Ләкин ике очракта да исем алмашырганчы, әти-әни исән булса, алар белән киңәшләшү хәерле булыр.

Исем алмаштыру кагыйдәсенә килгәндә, ул беренче тапкыр исем кушкан кебек башкарыла: уң колакка азан, сул колакка- камәт әйтелә һәм өч тапкыр кешенең исеме кабатлана. Иң мөһиме, кешеләр шуны истә тотсын инде, киләчәктә әлеге кешегә корбан чалынганда, дога колганда нәкъ менә яңа исем белән атарга кирәк. Ә документларда исемне үзгәртү шул исем хуҗасының үз эше, ихтыяры, алмаштырса, алмаштырмаса да ул безнең динебезгә йогынты ясамый.

Аллахы Тәгалә һәрберебезгә дә хәерле, мәгънәле исемнәр йөртергә насыйп итсен. Әгәр дә кемнеңдер исеме начар мәгънәгә ия икән, аны  матуракка, хәерлерәккә алмаштырыга насыйп булсын. Әмин!

Кадыш бистәсенең “Фатиха мәчете”

Тормышларын матур якка үзгәртү нияте белән, мәгънәле исем сайлау теләге белән бу адымга баручыларны аңлап була. Ләкин, кызганыч, яши-яши төрле очракларга тап буласың. Мәсәлән, Бөек Британиядә яшәүче Сэм Смит  “Двойной чизбургер с беконом” исемен ала. Барлык документларны да алмаштырыга иренми егет. Аның сүзләренчә, ул бер дә моңа үкенми. Әмма өйләнер алдыннан, исемне янә алмаштырырга туры киләчәген искәртә, чөнки бер кызның да Бекон исемле егеткә кияүгә чыгып, Чизбургер буласы килми ди ул.

Фото: Globallookpress/Evening Standard.

Кайбер вакытта әти-әниләр үзләре балаларына мәгънәсез исем генә түгел, кушаматлар да тага.

Балаларым белән урамга уйнарга чыккач, бер ананың улына Кэймл дип  эндәшкәнен ишетеп алдым. Бу баланың исеме Камил дип белә идем, әллә дөрес истә калдырмаганмын микән дип, ханымнан сорашырга уйладым. “Улыбыз Камил исемле”, диде ул.

– Ләкин сез аңа башкача эндәшәсез кебек?

– Әйе, без аңа Кәймл дип әйтәбез, – диде ана.

– Нигә алай дисез, әллә үз исемен яратмыймы? – дип, кызыксындым.

– Юк, хәзер бит мәктәптә шулай бер-берсенә кушаматлар тагалар, улымны дуслары Кэймл ди. Аннары, беләсездер,  Camel дигән тәмәке бар, шуңа да туры килә… Без дә Кэймл дип әйтә башладык, бу исем заманча, үзенчәлекле.

Әллә без дөньядан артта калган, әллә кешеләр кая таба чапканын, ашкынганын чамаламый башлаган, әмма ханымның бу сүзләре мине сүзсез калдырды.

Гадәттә, әти-әни баласына матур исем сайлап, аны бәхетле, мөрхәмәтле, сәламәт булып үсүен тели. Һәр туган көнне балаңа тәмәке исеме белән эндәшкәч, киләчәктән нәрсә кетәргә кала икән?

Мәгънәле исем кушу – балага карата иң беренче вазыйфа булса, икенчесе  – яхшы тәрбия бирү,  монысы инде тагын да авыррак. Иң яхшы тәрбия – шәхси үрнәк икәнен онытмыйк! Матур исем кушу – бер нәрсә. Саф,чиста күңелле булырга омтылып яшик. Кушкан матур исемнәребез җисембезгә туры килсен иде.

Ләйсән Миназова.

Баш фото: radiovesti.ru

Запись “Кызымның исем алмаштыруына аның күргән төше сәбәпче булды” [булган хәлләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Айсылу Лерон улына ничек исем сайлаган? [фото]
Бала туса, әти-әнинең иң беренче бурычы – сабыйга мәгънәле, матур исем кушу. Күп очракта, бу эш җиңел генә бирелми: меңләгән исем арасында нарасыеңа туры килерлеген сайлап алу кыенлаша. Шуңа да булачак әти-әни исемне алдан ук сайлап куярга тырыша. Айсылу Лерон да инстаграм битендә балаларына ничек исем сайлаулары турында сөйләп китте.

“Икенче балабызның малай булуын белугә, исем уйлый башладык. Вариантлар күп, билгеле! Бәби туганчы вакыт та бар шикелле. Шулай уйлаша торгач, улыбызның исеме “нур”лы булырга тиешлеген аңладык. Ә без – татарларда андый исемнәр байтак: Нурислам, Газинур, Зиннур, Нургали, Шахинур, Айнур, Нургаян (анысы бабамның исеме)… Нур дип кушсаң да була кебек. Тик безнең очракта фамилия белән әйткәч, “нур”ы да фамилиянең бер иҗегенә әверелеп куя. Бармый, кыскасы. Шулай бер көнне Нурихан исеме барлыгы искә төшмәсенме! Татар әдәбияты белән таныш булганнар халкыбызның Нурихан атлы язучыбыз барлыгын яхшы беләдер. Нурихан Фәттах. “Итил суы ака торур”, “Сызгыра торган уклар” романнарының авторы ул. Нурихан исеме милләтебезнең әнә шушы шәхесе белэн ассоцияләшә. Ә нигә юк? Затлы, мәгънәле, матур бу исем улыбызга бик килешеп тора. Чыннан да, Нурлы ул безнен Нуриханыбыз! P.S. Башта мин Нурихан исемле малай бездә генә бар дип уйлаган идем, баксаң, бар икән ул Нуриханнар! Шунысы кызык, күбесе безнең белән яшьтәшләр. P.P.S. Өйдә без улыбызны шаяртып “ханчик” дип тә йөртәбез үзе нәни, үзе хан!”, дип яза Айсылу.

Икенче балабызнын малай булуын белугэ, исем уйлый башладык. Вариантлар куп, билгеле! Бэби туганчы вакыт та бар шикелле. Шулай уйлаша торгач, улыбызнын исеме “нур”лы булырга тиешлеген анладык. Э без – татарларда андый исемнэр байтак: Нурислам, Газинур, Зиннур, Нургали, Шахинур, Айнур, Нургаян (анысы бабамнын исеме)… Нур дип кушсан да була кебек. Тик безнен очракта фамилия белэн эйткэч, “нур”ы да фамилиянен бер ижегенэ эверелеп куя. Бармый, кыскасы. Шулай бер конне Нурихан исеме барлыгы искэ тошмэсенме!? Татар эдэбияты белэн таныш булганнар халкыбызнын Нурихан атлы язучыбыз барлыгын яхшы белэдер. ✒? Нурихан Фэттах. “Итил суы ака торур”, “Сызгыра торган уклар” романнарынын авторы ул. Нурихан исеме миллэтебезнен энэ шушы шэхесе белэн ассоциялэшэ. Э нигэ юк? Затлы, мэгънэле, матур бу исем улыбызга бик килешеп тора. Чыннан да, Нурлы ул безнен Нуриханыбыз!?? P.S. Башта мин Нурихан исемле малай бездэ генэ бар дип уйлаган идем, баксан, бар икэн ул Нуриханнар! Шунысы кызык, кубесе безнен белэн яшьтэшлэр? P.P.S. Ойдэ без улыбызны шаяртып “ханчик” дип тэ йортэбез☺ узе нэни, узе хан! #Нурихан #Нуриханым #улым #имена #исемжисем

Фото опубликовано Айсылу Лерон (@iceluleron) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-08-24T05:43:02+00:00">Авг 23 2016 в 10:43 PDT</time>

Фото  – https://vk.com/

Запись Айсылу Лерон улына ничек исем сайлаган? [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..