Архивы исерек - Tatar Today - татар яңалыклары.

Исерек укытучы турындагы видеоязма социаль челтәрләрдә шау-шу уятты
Азнакай районы укучылары төшергән исерек хезмәт укытучысы турындагы видеоязма социаль челтәрләрдә шау-шу уятты.

Күпләр бу вакыйгага карата, бу кыяфәттә мәктәпкә киләләрмени, мондый укытучыларны мәктәптән куарга кирәк, дигән фикерләр калдырган.

Без әлеге педагогның язмышы белән кызыксындык.

Видеоязмадан күренгәнчә, укытучы хезмәт дәресе кабинетындагы өстәлдә утыра. Ул кулындагы кәгазь төргәген селкеп, балаларга нәрсәдер аңлаткан була. Берничә секундтан идәнгә үк егылып төшә. Шулай итеп, укучылары янында хурлыкка калган. Балаларга кызык, аларга көләргә булсын.

Әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен Азнакай районының мәгариф идарәсе башлыгы Зөлфия Гыйләҗева белән элемтәгә кердек.

– Мин бу вазыйфага күптән түгел генә билгеләндем. Әлеге вакыйга Азнакайның 7 нче мәктәбендә килеп чыккан. Анда әлеге технолог уңай яктан күрсәткән. Дәресләрен калдырмаган, вакытында укыткан. Хезмәттәшләре бары уңай яктан гына бәяли. Аны оста куллы, диләр. Мәктәп теплицасын төзегән. Укучылары белән төрле күргәзмәләрдә, бәйгеләрдә катнашып, уңышлар яулаган. Бу – беренче очрак. Аның ни өчен шундый кыяфәттә килүенә бәя бирә алмыйбыз. Хезмәт Кодексы нигезендә педагог эш урыныннан җибәрелде, – диде Зөлфия Гыйләҗева.

Сәрия Мифтахова

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Исерек укытучы турындагы видеоязма социаль челтәрләрдә шау-шу уятты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“И-и, тормыш дигәнең! Бетерсеннәр генә иде инде шул аракыны…” [гыйбрәт өчен]
Шушы көннәрдә генә безнең урамда яшәүче бер ир үлеп китте. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң булды хәлләр. Бераз салгаларга ярата торган ир иде инде ул, мәрхүм. Әмма алай әшәкеләнеп йөрми иде кебек. Тыныч исерек иде. Хатыны аннан да дуамалрак түгел микән әле. Ире бераз гына салып кайттымы, гел уклау таягы белән куып, өенә кертмәде шуны. Без хатыннар белән нык гаепли идек инде аны. Ирләребез беребезнеке дә алтын түгел, кайчак эчеп тә кайталар инде, нишләтәсең. Алай дип кертмәскә дигән сүз түгел бит инде.

Ирнең ничек итеп килеп керүеннән үк мин үземнекен таныйм: аек кайтканмы, эштән соң бераз утырып алганнармы. Ачу килә инде, әлбәттә. Мин исерекләрне яклап та әйтүем түгел. Әмма салып кайткан икән инде, алар белән сугышып ятудан ни мәгънә соң? Мин, киресенчә, иремне тизрәк алып кереп ашатып яткыру ягында торам. Берүк ялгышып кызып китмәсен генә дип торам. Яткан җирендә йоклап кына китсен иде дә, иртәнгәчә уянмасын иде дип, аяк очында гына йөрим. Ул шулай кайтса, кичтән телевизорны да кабызмыйм хәтта. Бәлки, уянмас та иде инде, әмма шикләндерә бит. Ирең эчеп кайтса, гадәттә, шулай кеше-кара күрмәсен, дибез.

Безнең урамда бөтен хатыннар да шулай. Бер шушы хатын гына бөтен керен урамга чыгып селки торганнардан. Ул ир, мескен, хатыны кугач, кайда гына төн уздырмый иде инде. Шулай бик күп еллар йөргәнен беләм. Кайчак эшкә барганда, иртән каршыга очрый да, бер-ике сүз сөйләшеп алабыз. “Иртә таңнан каян кайтып килешең?” – дим. “Баҗайларда идем кичә, гаражын карыйсы бар иде, утырылды”, – дигән булыр иде. Кая баҗай, кая гараж булсын инде?

Кичә тагын хатыны кертмәгәндер дә, бу кая туры килсә, шунда төн уздырып кайткандыр инде, бахыр. Әмма хатынына бер дә начар сүз дәшми иде, ул фәлән, ул төгән, мине кертми дип әйтмәде. Бу юлы да шулай булган аларның. Яңа ел бәйрәмнәрендә кайсыбызныкы шыр аек булды соң? Алай дип беребез дә ирләребезне ишегалдына кумадык бит. Ә бу куган. Мин әйтмим, ничә еллар яшәп гарыклар булып беткәндер ул хатын. Әмма шулай да. Урамда җәй түгел бит, Яңа ел салкынары, кыш. Ирне бу шулай кичтән өйгә кертмәгән, теге чыгып киткән.

Ияләшенгән гадәт бит инде. Кайтмагына кем игътибар бирсен? Ичмасам, печәнлеккә булса да менеп кенә ятса да, туңмаган булыр иде шулкадәр. Бу кайларда йөргәндер. Икенче көнне генә табып алганнар, хатыны үзе хастаханәгә илткән. Әмма иргә бик каты салкын тигән булган. Берничә көн дигәндә китеп тә барды менә. Бер дигән, үз аякларында йөреп торган ир иде әле. Хатыны бу атнада туганнарын җыеп ашын уздырды. Башларына яулык бәйләгән, күзләрен кызартып елап йөргән була. Безнең урам хатыннары беребез дә ышанмый инде ул күз яшьләренә. Шушы салкында кертмә дә, аннан ела, имеш. Әле дә ир күпме еллар түзеп яшәде шуны. Ә быел урамда озаграк утыргандыр йә. Кемгә барып керсен, кайда да кунаклар кайткан чор бит, исерек булса да, уңайсызлангандыр дип уйлыйм мин аны. И-и, тормыш дигәнең! Бетерсеннәр генә иде инде шул аракыны да, юк бит.

Безнеке дә, әнә, ун көн рәттән эчте дә, унберенчегә иртән торып эшенә китте. Нишләтәсең инде, тормыш шулай бара. Ачу килсә дә, тавышланмаска тырышасың инде, ир бит, алар бит бала сыман. Кай арада юкка да чыгулары бар. Яулык бәйләп елап йөрерсең аннары, ә кешеләр сине гаепләр.

Язмыш кочагы
Исемемне күрсәтмичә генә языгыз, Аксубайдан

Запись “И-и, тормыш дигәнең! Бетерсеннәр генә иде инде шул аракыны…” [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Хатын тик торганда утырып эчә башлады, фатирны калдырып, авылга кайтып киттем…”
Алтмыш яшемдә икенче кат өйләндем. Икенче хатыным да, мин дә – аерылган кешеләр. Икеләнеп кенә яшәп киткән идек, менә бишенче ел китте, матур гына яшәп ятабыз. Мин үзем гомер буе дип әйтерлек Казанда яшәдем, аннары сигез ел элек авылга кайттым, әнине карадым. Беренче хатын белән аерылышып, аңарда фатирны калдырып, бер нәрсә дә алмыйча, кулыма бер пакет тотып кайтып киттем. Әниемне башта үзем генә тәрбияләдем, аннары ахыргы елларын шушы икенче хатын белән кадерләп карап, соңгы юлга озаттык. //Безнең авыл гыйбрәте//

Уйлап карасаң, минем тормышым да гыйбрәтле бит. Беренче хатын белән нәрсәгә аерылыштык дисәгез, сәбәпләре дә бар. Туксанынчы елларда базар мөнәсәбәтләренә кереп китте бит ил. Хатын акчага кызыкты, иптәш хатыны белән базарга сату сатарга киттеләр. Югыйсә, эше әйбәт иде, нефть өлкәсендәге бер оешмада хезмәт куя иде. Ләкин базарга кызыкты шул, Польша, Төркия, Грециягә барып, чүпрәк-чапрак алып кайтып сатарга тотынды. Сатканын сатты, сата алмаганы шул килеш калды, 6 миллион акча белән янды.

Ул чактагы миллионнар һаман күзне камаштырып искә төшә әле. Үзенең эше барып чыкмагач, хатын башка кешегә сатарга тотынды. Гел башы-аягы белән базар эченә чумды. Андагы галәмәтләрне шунда эшләгән кеше генә белә! Хатыннар салкында басып торалар, җылыныр өчен сала башлыйлар. “Кит базардан, кайт үзеңнең эшеңә!” – дип, күпме әйтеп карадым, кул гына селтәде. Имеш, монда җайлырак, акчасы да бара, чумарасы да. Бармады инде берни дә, пычагым, барысы да каядыр югалып кына торды. Хатын әкренләп эчүгә чумды. Шундый тормыш аның үзенә ошый иде булса кирәк. Иртән киенеп-ясанып китә, ниндидер азәрбайҗаннарга да сатты, башкасы да калмады. Алар белән ул базарда ниләр кыланганын мин белмәдем дә, беләсем дә килмәде.

Ләкин салган хатын озакка бармый шул ул. Туктамыйча эчә башлагач, иртән базарга китә алмаган чаклары да ешайды, аның урынына, билгеле инде, башка хатынны бастырдылар. Минеке кире барып караган иде, яңа сатучы зәһәррәк булган ахрысы, моны куып җибәргән, әшәке сүзләр дә кычкырган бугай әле. Минем хатын шуннан соң бөтенләй төпкә китте, тик торганда утырып эчә иде. Өйгә төрле хатыннар, ирләр килеп, кухняда төне буе сасып утыра башладылар. Минем көрәшерлек теләгем калмаган иде инде.

Җитмәсә, авылда әни дә авырый башлады, атна саен кайтып, өй эшләрен карап йөрдем, ашарына да пешердем. Сиздем инде – миннән башка алга таба тора алмаячак, шуңа күрә тоттым да авылга бөтенләйгә дип кайтып киттем. Шул китүемнән бүтән әйләнеп кайтканым булмады. Хатын анда нишләп беткәндер, аралашканым юк, аерылышуны да үзебездән башка гына аердылар. Эчүен шул эчүе белән дәвам итсә, озак яшәмәс шул ул. Алай да, белгән кешеләр былтырларын аны исән әле дип хәбәр җиткергәннәр иде. Хатын-кыз эчә башласа, бигрәк яман икән, моны мин үз күзләрем белән күрдем. Инде, Ходаем, хәзерге хатыным белән тигезлектән аера күрмәсен, бигрәкләр уңдым, үзе пөхтә, үзе тәмле ашлардан өзми. Ир кешегә тагын ни кирәк?

Запись “Хатын тик торганда утырып эчә башлады, фатирны калдырып, авылга кайтып киттем…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда яшь ана дүрт айлык баласын кыйнаган: сабый реанимациядә
Кыйнау очрагы буенча хокук саклау органнары тикшерү үткәрә.

Казанда 20 яшьлек ана дүрт айлык баласын кыйнаган, дип хәбәр итте хокук саклау органнарындагы чыганак.

Җәрәхәтләнгән малай Республика балалар клиник хастаханәсенә салынган, ул реанимация бүлегендә. Чыганак мәгълүматына караганда, ана кеше исерек булган. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Ул тәмамлангач җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Мәглүмат Татар Информ сайтыннан алынды

Запись Казанда яшь ана дүрт айлык баласын кыйнаган: сабый реанимациядә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Новосибирскта трамвай йөртүче, балалар каршында, авыру кешене юлга чыгарып ата [видео]
Новосибирскта трамвай йөртүчесе аңсыз пассажирны остановкага чыгарып аткан.

Әлеге хәл халыкта зур ризасызлык уята. Трамвай йөртүче ир-ат пассажирны транспорттан өстерәп чыгара да, юл өстендә ташлап калдыра. Кондуктор да читтә тормый, аңсыз ир-атның аяк киемен трамвай ишегеннән тибеп төшерә һәм салондагы чүпне себерке белән сыптырып ирнең өстенә аудара.

“Авыру кешене трамвай йөртүчеләр исерек дип әйтәләр, шуңа чыгардык дип акланалар. Авырумы, исерекме, кешене шулай чүп белән бергә ыргыталармы соң?! Бу Русиядә генә мөмкин хәл!”,  ди  видеоны караган интернет кулланучылар.

Запись Новосибирскта трамвай йөртүче, балалар каршында, авыру кешене юлга чыгарып ата [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..