Архивы ислам дине - Tatar Today - татар яңалыклары.

Сихердән котылу һәм аннан саклану юллары бармы?
Ислам галиме, Казан Ислам институты мөгаллиме, «Өметле­ләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин белән ислам диненең халык арасында шактый шау-шу тудырган сихер галәмәтләре хакында сөйләштек.

– Алмаз хәзрәт, күпләр сихер белән кызыксынмый. Әмма сихер һәм сихерчеләргә кагылышлы имеш-мимешләрнең дә тукталганы юк.

– «Сихер» безнең телгә гарәп теленнән кергән сүз. Аны икенче төрле бозым дип тә атыйлар. Гарәпләр элекке вакытта сихер дигән сүзне күзгә күренмәгән һәм сәбәбе яшерен булган нәрсәләргә карата кулланган. Ислам галимнәре аңлатуынча, сихер ул – әфсен-төфсеннәр укып, төеннәр ясап шайтаннар белән элемтәгә чыгу һәм аларга бер кешегә зарар китерү өчен мөрәҗәгать итү. Кыскача әйткәндә, сихер ул – шайтаннар белән бәйле гамәл.

– Әгәр сихер бар икән, Ислам дине бу нәрсәне читләтеп узмаска тиеш дип саныйм.

– Сихернең булуын һәм аның зарарын Ислам дине таный. Бу хакта Коръәндә, «Бәкара» сүрәсенең 102нче аятендә ачыктан-ачык хәбәр ителә. Аллаһ Тәгалә бу аятьтә сихер белән шөгыльләнүче һәм аны кешеләргә өйрәтүче шайтаннарны кәфер булдылар дип әйтә. Шулай ук хәдисләрдә әйтелгәнчә, сихер белән шөгыльләнү катгый хәрәм кылынган җиде зур гөнаһның берсе булып тора. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) әйтте: «Кешене һәлак итүче, ягъни җәһәннәмгә кертүче җиде зур гөнаһтан сакланыгыз». Кешеләр әйтте: «Йә Аллаһның илчесе! Ул нинди гөнаһлар соң?» Ул әйтте: «Аллаһка берәр затны тиңдәш кылу, сихер белән шөгыльләнү, Аллаһ үтерергә хәрам кылган җан иясен хаксызга үтерү, рибадан кергән байлыкны һәм ятим баланың байлыгын ашау, сугыш кырыннан качу һәм пакь мөэминә хатыннарны зина кылуда гаепләү» (Бохари, Мөслим хәдисләр җыентыгы).

– Сихер ясауның, бәлки, үз «технологиясе» бардыр?

– Сихерче, сихер-бозым ясый алсын өчен, шайтанга табынырга һәм аңа якынайта торган бер зур гөнаһ эшләргә тиеш. Мәсәлән, Коръәнне таптарга, аны нәҗес белән пычратырга, кара әтәчне яки сарык бәрәнен шайтан ризалыгы өчен чалырга, тәһарәтсез һәм госелсез озак вакыт юынмыйча йөрергә тиеш. Шушы гамәлләрне кылганнан соң, шайтан аңа шушы гөнаһлы эштә ярдәм итә башлый.

Сихер-бозымның ничек ясалуына тукталсак, аны бауларга төеннәр бәйләп һәм шуларга шайтаннардан ярдәм сорый торган әфсеннәр укып ясыйлар. Аллаһ Тәгалә бу хакта «Фәләкъ» (Таң) сүрәсенең 4нче аятендә хәбәр итте: «Син әйт: «Мин төеннәргә өреп сихер ясаучы хатыннарның зарарыннан таңның Раббысы булган Аллаһка сыенам». Әгәр дә берәр кешене төеннәр кулланып сихерләсәләр, аның хәтере начар­лана һәм ул теләгән нәрсәсен эшли алмый башлый. Мәсәлән, ашыйсы килеп ризыкка тотынгач, ашау теләге бетә, хатыны белән булырга теләгәч, якынлык кылу теләге сүрелә, берәр дөньяви эшне эшләргә теләк уянгач, эшлисе килми башлый. Ягъни кешедә яшәү һәм эшләү дәрте юкка чыга. Шулай ук сихерне кешенең чәчен, тырнакларын һәм тир исе сеңгән киемен кулланып та ясыйлар.

– Сихерне нинди максатлар белән ясыйлар һәм ул кешегә ничек тәэсир итә?

– Гадәттә, сихер-бозым көнче кешенең яки дошманыннан үч алырга теләүче кешенең үтенече белән ясала. Сихернең кешегә тәэсир итү рәвеше төрле. Кайбер кеше сихер тәэсирендә акылдан яза, хәтерен югалта, төшенкелеккә бирелә, тәнендә хәле юкка чыга, һәр төнне куркыныч төшләр күрә, даими башы авырта, кешеләр белән аралашмый башлый, колагына чит тавыш­лар ишетелә, бер сәбәпсез елый һәм курка башлый, хатын-кыз балага уза алмый.

– Ни өчен кеше сихергә дучар була?

– Күп очракта сихер Аллаһтан һәм Аның диненнән ерак булган кешеләргә тәэсир итә. Әгәр дә адәм баласының Аллаһ Тәгалә белән дога, намаз һәм Коръән уку, зекер-тәсбих әйтү аркылы элемтәсе булмаса, аңа сихер-бозым эләгергә мөмкин. Хатын-кызларның күз тиюгә һәм сихергә дучар булулары да күп очракта урамда гаурәтләрен кап­ламыйча йөрүләре белән бәйле. Шулай ук сихер тәһарәт һәм госел алмыйча йөргән кешегә дә җиңел эләгә. Шуның өчен дә ир белән хатын җенси мөнәсәбәттән соң госел алып пакьләнергә тиешләр.

– Сихердән котылуның һәм аннан саклануның юллары бармы?

– Моның өчен намаз һәм Коръән укып, догалар кылып Аллаһка ялварырга һәм Аның белән элемтәне ныгытырга кирәк. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) әйтте: «Сезнең өчен ике нәрсәдә шифа бар: балда һәм Коръәндә» (Ибен Мәҗәһ хәдисләр җыентыгы). Шулай ук үзендә сихер барлыгын сизгән кеше һәрвакытта да тәһарәтле йөрер­гә, биш вакыт намаз укырга, бик күп зекер-тәсбихлар әйтергә һәм хәрәм гамәлләрдән вә ризыклардан тыелыр­га кирәк. Шунсыз сихердән котылып булмый. Шулай ук сихердән саклануның юллары да бар. Мәсәлән, «Бәкара» («Сыер») сүрәсендәге «Аятел-көрси» (255нче аять), «Әмәнәр-расүл»не (285-286нчы аятьләр) уку, иртә-кич «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен уку. Моннан тыш өйдән чыкканда, өйдә булганда, йокыдан торгач һәм йокларга яткач зекер-тәсбихләр әйтү. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) әйтте: «Әгәр дә бер кеше һәркөнне иртән вә кичен өч тапкыр: «Бисмилләәһил-ләзии ләә йәдурру мәгасмиһи шәй’үн фил-әръдый вә ләә фис-сәмәәәи вә һүәс-Сәмиигүл-Галиим» (Аллаһның исемен телгә алам. Аның исеме әйтелгәч, җирдә һәм күктә бернәрсә дә зыян китерә алмый. Ул Ишетүче һәм бөтен нәрсәне Белүче Зат), – дип әйтсә, аңа ул көнне бернәрсә дә зыян китермәячәк» (Тирмизи хәдисләр җыен­тыгы). Икенче бер хәдистә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.) шулай диде: «Кем дә кем, берәр җиргә туктагач, «Әгуузү бикәлимәәтил-ләәһит-тәәммәәти мин шәрри мәә халәко» (Мин Аллаһның камил сүзләренә Ул барлыкка китергән нәрсәләрнең зарарыннан сыенам), – дисә, шул урыннан киткәнчегә хәтле аңа бернәрсә дә зарар китермәячәк» (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Моннан тыш гыйлемле, Коръәнне дөрес укучы, Ислам дине кануннары белән яшәүче тәкъва өшкерүче кеше янына барырга мөмкин.

– Өшкерүчегә барганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Өшкерүче кеше биш вакыт намаз укучы, динне белүче, Коръәнне дөрес укучы, хәрәмнәрдән сакланучы тәкъва кеше булырга тиеш. Әгәр дә ул Аллаһның әмерләрен үтәмәсә, хәрәм гамәлләрдән тыелмаса һәм Коръәнне дөрес укымаса, аның өшкерүеннән файда булмаячак.

Өшкерүчеләр арасында күрәзәчелек кылучы кешеләр дә бар. Әгәр дә ул үзенең янына килгән кешенең элекке вакытта нинди авырулар белән авырганлыгы, үткән тормышы һәм сихер-бозымны кем ясавы турында хәбәр итсә, бу дөрес өшкерүче түгел, ә шайтаннар белән эш итүче күрәзәче яки ялган сөйләүче кеше була. Андый кеше янына сихер-бозымнан һәм күз тиюдән дәвалану өчен барырга ярамый.

Дөреслектә, күрәзәчелек кылучы өшкерүчеләр бик күп туганнарның, күршеләрнең, килен-каенананың һәм ир белән хатынның арасын бозып бетерде. Аларның бөтенесе дә бер үк сүз сөйли: «Сиңа сихер-бозымны фәлән күршең, фәлән туганың яки фәлән кеше ясаган». Алар янына барган кеше файда урынына зыян гына күрә һәм, күрәзәченең сүзенә ышанып, туганнарыннан, күршеләреннән шикләнә башлый һәм алар белән дошманлашып бетә. Аллаһ Тәгалә барчабызны да сихер-бозымнан, күз тиюдән һәм көнче кешеләрнең зарарыннан сакласын, тормышыбызны, ил-көннәребезне хәерле, тыныч вә имин кылсын. Амин!

Алмаз хәзрәт Сафин

Әңгәмәдәш – Рамазан Кәбиров

Мәгълүмат Шәһри Казан

Запись Сихердән котылу һәм аннан саклану юллары бармы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мәскәү “православ татарлары” Болгарны христианлаштыру турында уйлана
Мәскәү татарларыннан борчулы хат килде. Алар башкаладагы “православ татарлары” төркеменең Болгарны христианлаштырырга чакыруына борчылу белдерә.

Мәскәүнең “Институт стран СНГ” дигән җирендә Болгарга багышланган конференция кебегрәк әйбер узган. Моны, әлбәттә, Мәскәү татарлары белми калды. Үзләрен “православ татарлары” дип йөргән 5-6 кешелек төркемнең үзләре белән дә, барлы-юклы эшләре белән дә кызыксынмыйбыз чөнки. Дин – ул һәркемнең үз эше, һәркем теләгәнен кыла. Ләкин әлеге төркемнең татар халкы исеменнән сөйләп йөрүе рәнҗетә безне. Бигрәк тә, Гаяр Искәндәр, Назиф Мириханов, Әнвәр Хөсәенов кебек чын татар патриотларын. Инде килеп, әлеге төркемнең Мәскәүдәге Татарстан вәкиллеге һәм Мәскәү татарлары автономиясе белән “дуслыкта эшләве” шаккатыра. Бу турыда алар үзләре сөйли, яза бит. Инде килик әлеге Болгар турындагы конференция дип аталган җыелышуга.

Шушы җыелышта Мәскәү татар автономиясе президиум члены, православ миссионеры Динара Бухарова чыгыш ясаган. Ул Татарстанның милли һәм дини сәясәтен гел сүгә. Түбән Новгородтагы Сафаҗәй кебек татар авылын да христиан авылы булган дип саный.

Уңнан икенче Динара Бухарова

Шушы җыелышта православ миссионеры Динара Бухарова Татарстан җирендә христиан дине исламга караганда иртәрәк, VII гасырда ук тарала башлаган дип белдерде. Ул чувашларны Идел болгарларының дәвамчылары дип саный. Батый ханны христиан дип сөйли. Бухарова ачыктан-ачык: “Татарстанны ислам регионы, татарларны мөселман халкы дияргә ярамый”-, дип сөйли Болгар турысындагы җыелышта.

Инде тагын килик бу Болгар турындага сөйләшүгә. Шунда Евгений Анатольевич Бородин (үзен “Родина” партиясенең Татарстан отделениясе председателе дип сөйли) Болгарда проблемалар күп дип чыгыш ясады. Проблема дигәге әлеге дә баягы аларны Болгарның ислам үзәге булуы борчый. Ул да Болгарны христианлаштыру турында сөйли.

Аннан соң алар быел Мәскәү Сабантуенда ел да Казанда президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашында уза торган дин әһелләре форумын да легитим түгел дип решение чыгарганнар иде. Без инде шаккаттык – аларны бит Сабантуйга Татарстан вәкиллеге белән Мәскәү татар автономиясе яшкән. Килеп чыга вәкиллек Татарстан эшләренә каршы булып чыга? Менә бу җыелышта да Болгарда лавра ясарга кирәк дип сөйләнгәннәр.

Аларның бу сөйләшүләре Татарстандагы динара дуслыкка каршы килә һәм тарихны боза дип саныйбыз.

Мәскәү татарлары

Запись Мәскәү “православ татарлары” Болгарны христианлаштыру турында уйлана впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мансур хәзрәт Җәләлетдин Рамазанда тәравих намазын кыскартырга теләүчеләргә җавап бирде [видео]
Тәравих намазында Коръәнне нинди тизлектә укырга, тәсбихне ничек башкарырга? Бу  хакта Intertat.ru электрон газетасына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин сөйләде.

“Моны тәравихны укучы кеше генә аңлый ала”

Тәравих – Пәйгамбәребезнең сөннәте, ул ял итү. Без көне буе ашамый-эчми ураза тотабыз, кеше бераз арый. Кемдер ифтар вакытында күбрәк ашый, корсагы тула. Аңа бераз хәрәкәт кирәк. Тәравих намазы 20 рәкәгәть, Пәйгамбәребез шулай укыган. Тәравих намазы башка намазларга караганда тизрәк укыла.

Элек-электән әби-бабаларыбыз тәравих укырга мәчеткә килә иде. Тәравих намазын укыгач, хәл керә, күңелләр ачыла, күкрәк киңәя. Моны тәравихны укучы кеше генә аңлый ала.

“Кемдер Рамазан аенда Коръәнгә ияләнә,  кемдер намазга кереп китә”

Рамазан ае төгәлләнгәндә, тәравихка йөрүчеләр: “Иртәгә буламы?” – дип сорый. Мәчетләргә йөрү, тәравих намазында катнашу, тәсбихлар әйтү, авыз ачуларга шулкадәр күнегәләр. Кемдер Рамазан аенда Коръәнгә ияләнә, кемдер намазга кереп китә.

“8 яисә 12 рәкәгать кенә дә укырга мөмкин”

Һәрвакыт каядыр ашыга торган кешеләр бар. Кемдер өлкән яшьтә, тәһарәтне боза торган авырулы. Алар 8 яисә 12 рәкәгать укырга мөмкин. Кеше эшкә бармаса да, укучы укырга бармаса да, тәравих намазына килә иде. Чөнки бу аңа дәрт бирә, тәкъвалыгын, иманын арттыра торган ай.

“Дүрт рәкәгать саен тәсбих әйтәләр”

Тәравих намазы укыганда, дүрт рәкәгать саен тәсбих әйтелә.

“Сүбхәәнә зил-мүлки үәл-мәләкүүт. Сүбхәәнә зил-гиззәти үәл-гәзамати үәл-кудурати үәл-кибрийәә’и үәл җәбәруут. Сүбхәәнәл-мәликил-хәййил-ләзи лә йәмүт. Сүббуухүн күддүүсүр-раббул-мәләә’икәти үәр-руух. Ләә иләәһә илләллааһу нәстәгъфирул-лааһ. Нәс’әлүкәл-Җәннәтә вә нәгүүзү бикә минән-нәәр”.

“Җирдәге һәм күктәге мәхлукатның хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Көч, кодрәт һәм бик олуглык иясе булган Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Бөтен галәмнең патшасы һәм беркайчанда үлмәячәк, һәрвакыт терек булучы Аллаһы Тәгаләне данлыймын. Ул Аллаһы Тәгалә бөтен кимчелекләрдән бик пакь һәм мөкатдәс Зат, бөтен фәрештәләрнең һәм Җәбраил фәрештәнең Раббысы. Бер Аллаһы Тәгаләдән башка илаһи зат юк. Без гөнаһларыбызның ярлыкавын сорыйбыз. Йә Рабби, без Синнән Җәннәтне сорыйбыз һәм тәмугътан Сиңа сыгынабыз”.

Кем яттан белә – шул тәсбихне укый, кем белми – рәхәтләнеп тыңлап тора, ял итә, көч ала. Соңгы ун көндә Әлвидагъ. Әлвидагъ – Рамазан ае белән саубуллашу тәсбихларын әйтәбез.

Алмаз БИККОЛ, Алмаз ШИҺАБЕТДИНОВ. Рамил ГАЛИ фотолары

Запись Мансур хәзрәт Җәләлетдин Рамазанда тәравих намазын кыскартырга теләүчеләргә җавап бирде [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга Рөстәм Исхакый Рамазанга бәйле көтелмәгән сораулар бирде [видео]
25 май Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Рамазан ае алдыннан журналистлар белән очрашты һәм Азатлык сорауларына җавап бирде. //Азатлык радиосы, Татар тудей//

Рамазан аенда Татарстан районнарына Төркиядән Коръән хафизлар киләчәк. Билгеле булганча, Әнкара белән Мәскәү арасындагы низаг сәбәпле узган елны Төркиядән хафизлар чакырылмады.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Азатлыкка әйтүенчә, быел алар киләчәк. “Иртәгә төнлә 38 хафиз килергә тиеш. Аларны каршы алачакбыз”, диде ул.

Автобусларны уйлашырбыз​

Рамазан ае башланырга санаулы көннәр генә калып барса да, Кол-Шәриф мәчетеннән тәрәвихтан соң мөселманнарны ташучы автобуслар әле хәл ителмәгән. Азатлыкның бу хактагы сорауларына Камил хәзрәт:

“Без әле уйламадык. Әйтүегез өчен рәхмәт. Уйлашырбыз. Кол Шәриф мәчете имамы Илфир хәзрәттән белешеп торырга кирәк”, диде ул.

Кол Шәриф мәчете янына тәравихтан соң бирелә торган автобуслар мөселманнар өчен бик уңайлы. Әлеге хәлне Кол Шәриф мәчетенең элекке имамнары, аерым алганда Рамил хәзрәт Юныс, Рөстәм хәзрәт Зиннуров бик яхшы аңлый һәм моның хәстәрен алдан ук күрә иде.

Төрмәләрдә дә тәравих укылачак

Азатлык Камил Сәмигуллиннан Татарстан төрмәләрендәге мөселманнарга ураза тоту өчен шартлар тудырылу белән дә кызыксынды.

“Төрмәләр каршында мәчетләребез эшли, тәравихларыбыз укыла, ифтарларга да булашыбаз”, диде мөфти.

Республика ифтары көне һәм урыны үзгәрде

Республика ифтары баштарачак 27 май көнне “Казан Арена”да узачак диелсә дә, аның күчерелүе мәгълүм булды. Ул 15 июнь көнне Теннис академиясендә үтәчәк. Баштарак ифтарга 15 мең кеше чакырачакларын әйтсәләр, урыны үзгәргәч анда ул кадәр кеше сыймаячагы билгеле булган. Шуңа 10 мең кеше булыр дип күздә тотыла.

Запись Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга Рөстәм Исхакый Рамазанга бәйле көтелмәгән сораулар бирде [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Урыс кызына өйләнгән татар егете православие динен кабул иткән. Катнаш гаиләләр турында
Татарстан ЗАГСы катнаш никахлар арасында аерылышучылар саны артык күп түгел, ди. Белгечләр исә, хәзер милләт күрсәтелмәгәч, статистика дөрес булмаска да мөмкин дип белдерә. //Азатлык радиосы//

Татарларда катнаш никахлар – гадәти күренеш. Бу мәсьәлә совет чорында кискен торды, ә 1990нчы елларда татар татарга өйләнсен дип милли хәрәкәт вәкилләре дә ачык сөйләде, руханилар да вәгазь сөйләде. Бүген исә бу мәсьәләдә тынлык. Киресенчә, югары мөнбәрдән катнаш никахлар – Татарстанның тотрыклы нигезе дип чыгышлар ясала. Бу турыда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та ычкындырды. Пропаганда коралы буларак кинофильмнар да балалар өчен эшләнгән мультфильмнар да эшкә җигелә. Очраклымы, юкмы – әйтүе авыр. Әмма “Татармультфильм”ның иҗат җимеше “Стрела наследия” мультфильмнар сериясендә төп каһарманнар – Зәйнәп белән Роман. Кечкенәдән үк урыс-татар дуслыгы оеткысын салып куела.

Татарстан акчасына чыккан “Сокровища озера Кабан” кинофильмы исә татар белән урыс мәхәббәтен данлый, аны матур итеп тасвирлый. Халыклар дуслыгы, толерантлык турында шигарләр яңгырый, ара-тирә катнаш никахта туучы балалар да матуррак, акыллырак дигән фикерләр дә ычкына.

Әмма катнаш никахлар татарга ничек тәэсир итә? Тел, дин, мәдәниятне саклау никадәр мөмкин?

Дамир тарихы

Авылга җәйге каникулларда шәһәрдән ялга дип кайтучы балалар арасында Оренбурдан кайтучы Дамир да бар иде. Безгә ерак туган да әле ул. Аның әти-әнисе – татар. Дини түгелләр. Күпчелек татар кебек ара-тирә сәдакасын бирүче, куркыныч төш күрдем яки мәрхүмнәрнең елын туры китереп, мәчеткә барып дога кылдыручы гадәти бер гаилә. Дамир шәһәр мохитендә үскәнгә күрәме, урысчарак сөйләшә. Әмма берничә көннән соң ул ярыйсы гына татарча сукалый башлый иде. Авыл балалары белән беррәттән печәнгә, җиләккә дә йөрде, көтүен дә көтте, суда коенды. Ул авылга кайтып яшисем килә дия торган иде. Әмма үсә барган саен һәр кешенең үз кызыксынуы дигәндәй, юллар аерылды.

Еллар узу белән Дамир өйләнде. Урыс кызы белән гаилә корды дигән хәбәр килеп иреште. Бер елдан соң игезәк уллары туганы хакында ишетелде. Матвей белән Игорь дип исем куштык дип әби-бабайга әверелгән ерак туганнар да сөенечләрен уртаклашты. Сирәк булса да алар оныкларын ияртеп авылга кайта башлады. Игезәкләрнең икесе дә – коеп куелган Дамир. Икесе дә – татар кебек түгәрәк башлы малайлар.

Узган ел Дамирның вафат булуы турында хәбәр килде. Андый чакта татарлар бик тиз мобильләшә, туган еракмы, якынмы дип тормый, бар мәшәкатьләрен читкә куя да юлга чыга. Туганнар мәрхүмне озатканда кирәк булачак кирәк-яракларны искә алды, әллә бар кәфенлекләре, әллә юк дип, аны да хәстәрләп, Коръән чыгарга да кирәк булыр дип изге китапны да кыстырып юлга чыкты. Әмма болар берсе дә кирәкми булып чыкты. Дамирны урыс гадәте белән табутта җирләделәр.

Чиркәүдә балаларны чукындырабыз, диделәр

Дамир өйләнгәндә православие кабул итәсең дигән сүз булмаган. Балалары тугач кына мәсьәлә кискенләшә. Хатыны да, аның әти-әнисе дә бер сүздән: “Балаларны чиркәүдә чукындырабыз” дип әйткән. Дамирның моңа карашы нинди булган, карышып караганмы, үз сүзен әйткәнме – билгесез. Әмма ахыр чиктә балалары да чукындырыла, үзе дә диненнән ваз кичә. Бу – чиркәү атакаеның шарты була. Атакай, балаларның атасы праваслав динендә булмый торып, игезәкләрне чукындырмыйм, дип әйтә. Кайнана белән кайната өчен атакай сүзе мөһим була, күрәсең. Үзләре тәре асып йөрмәсә дә, якшәмбе саен чиркәүгә бармаса да, православ дине кушканча ураза тотмаса да, татар киявен чукындыру мәсьәләсендә активлык күрсәтәләр. Чукынырга кирәк дип тукый торгач Дамир да ахыр чиктә “сына”. Аны православ тәртибе белән табутка киеме белән салып, чиркәүдә “отпевание” ясыйлар, урыс зиратына барып күмәләр. Дамирның әнисе: “Әйдә барыбер Коръән” укыйк дип әйтсә дә, изге китап ачылмый кала, башка дин кешесенә ул укылмый.

Хәлимә тарихы

Хәлимә урыс егетенә гашыйк була, алар бергәләп гаилә кора. Яшь гаилә ишәя – ике яшь йөрәкнең мәхәббәт җимеше булып уллары туа. Бу – аларның бердәнбер баласы була. Газизләре барысына да кадерле, ул мәхәббәттә үсә. Хәлимә баласын да, ирен дә тәрбияли, кайнанасына да вакыты җитә. Бердәнбер улларының теле татарча ачыла, бик иркен сөйләшә, аралаша, балалар бакчасында татар телле төрле чараларда, спектакльләрдә дә катнаша. Бала теттереп татарча сөйләшә. Урыс булган ире дә, кайнанасы да баланың татар телле булып үсүенә каршы төшми.

Ике телне дә бертигез күргән бала үскәч тә, әнисенең дә, әтисенең дә телләрен камил белә, инглизчәне дә үзләштерә. Без аны бүген “Иннополис” директоры булып эшләгән Игорь Носов буларак таныйбыз. Исеме урыс булуга карамастан, ул бүген дә татарча иркен сөйләшә.

Әнисе – танылган татар артисты Хәлимә Искәндәрова. Ул катнаш никахта да татар телле балалар үстереп була дип әйтә.

“Кайнанам – милләте белән урыс, ул – алтынга тиң шәхес. Ул гомер буена геолог булып эшләде, урыс, татар телләрен су урынына эчә, гарәпчә яза белде. Ачлык елларында ул кечкенә вакытында әнисе белән Арчаның бер авылында мулла йортында яшәгән. Аңа татарча хатлар язалар иде, ул аларны рәхәтләнеп укыды. Бик зыялы кеше булды.

Ирем – урыс, ул акыллы булмаса, мин баламны татарчага өйрәтә алмас идем

Ирем – урыс, ул акыллы булмаса, мин баламны татарчага өйрәтә алмас идем. Ул: “Что ты тут каля-балякаешь?” дип кырт киссә, баланы ничек татарча өйрәтергә? Улым ана телен – минем туган телемне белмәсә, мин үземне татар дип исәпләмәс тә идем”, дип әйтте.

Хәлимә Искәндәрованың гаиләсе искәрмә түгел. Сирәк булса да, әмма ике милләткә тигез караш, ихтирам, мәхәббәт хисе сакланган гаиләләр бар. Кызганычка, арабызда урыс белән катышып, ахыр чиктә динен дә алмаштырган Дамирлар да җитәрлек.

Татарстанда теркәлгән һәр бишенче гаилә – катнаш

Өйләнешкәндә киләчәктә гаиләдә балалар тәрбиясе ничек башкарылыр, аларга нинди исем кушылачак, бу мәчеттә, әллә чиркәүдә башкарылачакмы, алар белән нинди телдә аралашу барачак, картлык көнендә кемнәр һәм ничек җирләнәчәге хакында уйлау да икенче планга күчә. Катнаш никах буламы ул, әллә татар гаиләсеме – мөһим түгел, явам дигән яңгырны туктатам, кияүгә чыгам яки өйләнәм дигән кешене туктатам димә, диләр бит… Терсәк тешләүләр соңыннан башлана.

Татарстан ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева республикада 10 елга гаилә стажы тулмаган гаиләләр арасында аерылышу 60% тәшкил итә дип әйтә. Соңгы 5 айда республикада 5 644 аерылышу теркәлгән, бу 2015 елда белән чагыштырганда 7,5%ка артыграк.

Аерылышулар арасында катнаш никахта торучылар артык күп түгел, бу гаилә таркалуына тәэсир итми, ди Альбина Шәвәлиева. Татарстанда теркәлгән никахларның 80%ы бер милләт вәкилләреннән тора. Татар татарга өйләнергә тырыша, урыс урысны сайлый дип саный ул.

“Теркәлгән гаиләләрнең чама белән 20%ы – катнаш никахлар. Казанда, мәсәлән, узган елда 12 мең 495 гаилә теркәлгән, шуларның 1 мең 981е – катнаш никахлар. Ягъни 15,9%. Чаллыда 2015 елда исә андый гаиләләр күбрәк, никахлашкан парлар – 4 мең 261, шуларның төрле милләт вәкилләренең кушылуыннан туган гаиләләр – 1 мең 125. Бу – 26,4% дигән сүз. Актанышта узган елда 179 гаилә барлыкка килгән, шуларның 15е – катнаш никах. Балтачта 251 пар кавышкан, шуларның 9ы – катнаш никах. Сарманда 200 гаилә туган, шуларның 25е – төрле милләт вәкилләреннән торган гаиләләр. Сабада хәлләр болайрак: 220 гаиләнең 11е – катнаш никах.

“Катнаш никахлар гына аерылыша дип әйтеп булмый, алар арасында аерылышучылар гомуми санның 20%ын тәшкил итә. Республикада барысы да дус яши, шуңа күрә катнаш никахлар – гадәти күренеш. Тел, дин, гореф-гадәтләр югала дигәндә, бу – катнаш никахлар проблемы гына дип өздереп әйтеп булмый. Атасы да, анасы да татар була торып, балалары туган телне белмәүчеләр азмы? Кызганыч, андыйлар да күп. Телне өйрәтү гаиләдән, тирә-як мохиттән дә тора”, дип әйтә Альбина Шәвәлиева.

Татарстан ЗАГС мәгълүматларына караганда, республикада теркәлгән никахларның һәр бишенче туган гаилә катнаш никахка туры килә.

Катнаш никахлар гына таркала дип уйлау – ялгышлык

Татарстанда катнаш никахлар киң таралган булса да, бу күренеш галимнәр тарафыннан җентекле өйрәнелмәгән булып чыкты. Бу уңайдан берничә ел элек язылган диплом эше дә, 1990нчы еллар башындагы фәнни тикшерү генә бар.

КФУ галимәсе Гүзәл Столярова Татарстандагы катнаш никахлар күренешен өйрәнгән. Катнаш никахлар саны 1990нчы елларда күп иде, әмма хәзер кимүгә таба бара, ләкин монда мәгълүмат ачык түгел, ди ул.

“1950 елда Казанда катнаш никахлар саны 10,8% булган, Татарстан шәһәрләрендә – 10,0%, авылларда бу сан 4,1% тәшкил иткән. Ун елдан соң саннар шул ук хәлдә иде, әмма 1970 елда узган тикшеренүләргә караганда, Казанда катнаш никахлар саны 20,3%, республика шәһәрләрендә – 13,0%, авылларда – 10,2%. 1990 елда бу саннар тагын да арта, ә 1999 елда Казанда катнаш никахлар саны Казанда – 32,0%, республика шәһәрләрендә – 31,9%, авылларда – 15,8%. Татарстан ЗАГС мәгълүматларына караганда, 2015 елда Казанда катнаш никахларның саны 15,9% тәшкил итә.

Татарстанның ЗАГС рәсми саннарына караганда, соңгы 15 елда авылларда һәм Чаллыда катнаш никахлар санының сикерүе күзәтелми. Ә менә Казанда ике тапкырга кимегән. Әмма бу очракта шуны истә тотарга кирәк. 1999 елдан соң паспортта милләт графасы юкка чыкты, ЗАГСта никах теркәлгәндә кемдер милләтен күрсәтергә тели, кемдер юк. Бу мәҗбүр ителми. Еш кына бер милләт кешеләрнең никахлар санына милләтен күрсәтергә теләмичә никахлашучылар да кертелә. Шулай итеп, сан үзгәрә. 2000 елда минем күзәтүләрем нигезендә андыйларның саны 20% тәшкил иткән, бәлки, күбрәктер дә. Шуңа күрә ЗАГСның катнаш никахлары кимегән дигән рәсми саннары бигүк дөреслеккә туры килми”, дип әйтә Гүзәл Столярова.

ЗАГС идарәсе белдерүенчә, катнаш никахлар арасындагы аерылышуларның гомум саныннан 20% тәшкил итә. Түрәләр бу сан игътибарга лаек түгел дип аңлата. Шулай да аерылышу сәбәпләре нинди?

“Катнаш һәм бер милләтле гаиләләрне дә, алар арасындагы аерылышуларны да тикшердем. Тегендә дә, монда да аерылышу сәбәпләре бер. Бу – социаль проблемнар, холыкның туры килмәве. Мәдәният, дин, тел аерымлыклары аркасында аерылышулар артык күп түгел. Моны барлык социологик тикшеренүләр дәлилли”, ди Гүзәл Столярова.

Катнаш никахта әни татар булса, бала да телне саклый

Көчлерәк мәдәният – безнең очракта ул урыс мәдәнияте – кечерәкне үз эченә йота. Катнаш никахларда телне саклау никадәр мөмкин? Балаларның үзбилгеләнүе ничек бара дигән сорауга галимә төрле факторларны атады.

“Гаиләдә телгә, дингә карата мөнәсәбәт нинди, балада шундыйрак караш формалаша. Өлкән буын – ата-аналар, әби-бабайлар телне, мәдәниятне беләме? Аларның балаларын теге яки бу мәдәнияткә өйрәтергә теләк бармы, юкмы? Әгәр дә әни яки әти кеше үз милләте белән горурлана икән, аны кабул итсә, бала да аны читкә этәрми.

Этномәдәниятне трансляцияләүдә әби-бабайлар да мөһим роль уйный. Тирә-яктагы мохит нинди телле булуы да мөһим. Бала кайсы балалар бакчасы, мәктәпкә йөри, кайсы университетта укый, кем белән аралаша, җәмгыятьтә телгә карата нинди мөнәсәбәт – болар барысы да әһәмиятле. Бу факторлар телне, мәдәниятне танырга, өйрәнергә этәргеч була ала.

Балада әни теленә, мәдәниятенә тартылу ныграк була

Без уздырган тикшеренүләр шуны күрсәтә: балада әни теленә, мәдәниятенә тартылу ныграк. Бу социологик тикшеренүсез дә аңлашыла. Баланы күбрәк әни кеше карый, ул күп вакытны бала белән уздыра.

Көчле мәдәният дигән төшенчә белән килешмим. Әгәр дә мохит бер телле икән, мәсәлән, урыс диик, бала да урыс телле булып үсә. Әмма алар да урыс мәдәнияте кешеләре булачак дигән сүз түгел. Ике мәдәниятне да үз иткән, билингваль булуга моноэтник мохиттә дә ирешеп була. Мисал өчен, мигрантлар. Алар үз милли мохитен булдырып яши, шуңа тел дә, дин дә югалмый.

“Катнаш никахта бер этнос барыбер өстенлек итә”

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яшь галимәсе Айгөл Мөхәммәтҗанова  катнаш никахта ике телгә, ике мәдәнияткә дә бертигез караш тәрбияләп була, диде.

“Катнаш никахларда баланың үзбилгеләнүе, нинди телгә өстенлек бирелүен тикшердем. Әмма бу кечкенә фәнни эш иде, ул тагын да зуррак колачлырак узарга тиеш. Сораштыруда катнашкан катнаш никахта туган бер кыз берьюлы татарча да, урысча да белә иде. Аның әнисе – татар, әтисе – урыс. Сөйләм генә түгел, ә әдәби тел иде аңарда. Төрле олимпиадаларда катнашып җиңүләр яулый иде. Сере гади. Татар булган туганнары баланы милли мохиттә яшәтергә тырышкан, телне үзләштерергә ярдәм иткән, бергә мәктәп биремнәрен башкарган. Ягъни бала татар телле булып үссен, урыс мәдәнияте белән бергә татарныкын да якын итсен дигән еллар дәвамында максатчан эш алып барылган. Әтисе дә татар телен үзләштерүгә каршы булмаган. Юрганны үзенә тартмаган, балаларының билингваль булып үсүе файдага гына дип фикерләгән.

Дөрес, катнаш никахта бер этнос барыбер өстенлек итә. Ике тел күбрәк мөмкинлек бирә дигәнне ата-аналар аңламый. Татар теле урынына инглиз булсын, диләр.

Яшьләр арасында фокус төркемнәр оештырып, “Сез кем белән гаилә корыр идегез?” дип кызыксындык. Шәһәрдәге татар яшьләре арасында Татарстанда туып-үскән урыс ул шул ук татар дип җавап кайтаручылар күп иде. Татармы, урысмы аерманы артык күрмиләр.Татарстандагы урыслар алар барыбер үзгә. Күп гасырлар дәвамында татарлар белән янәшә яшәгәнгә күрә социаль дистанция ул кадәр зур түгел.

Билгеле, катнаш никахлар эчендә бәхәсләр күбрәк, һәрвакыт компромисс эзләргә туры килә, әмма моңа ирешеп була. Каршылыклар, бәхәсләр килеп чыгуыннан курыкмаучылар гына башка милләт кешесе белән гаилә кора. Алар арасында аерылышулар коточкыч зур сан түгел, катнаш никахтагы ир белән хатыннар башкалар белән чагыштырганда күпкә сыгылмалы. Алар – беренче низаг килеп чыгуга ук аерылышам дип гариза илтеп бирмичә сабыр итә белүче кешеләр”, диде Айгөл.

Запись Урыс кызына өйләнгән татар егете православие динен кабул иткән. Катнаш гаиләләр турында впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар-мөселман булган Лилия Әләмова ни өчен христианлыкка күчә? [актуаль язма]
“Шушы чиркәүгә килгәч кенә, ниһаять, тынычландым, үземне өйгә кайткан кебек хис иттем. Ураза да тоттым, мөселман догаларын да ятладым, әмма хакыйкатьне Инҗилдә таптым”, ди 20 ел элек аңлы рәвештә христианлыкны кабул иткән Лилия Әләмова.

Ислам диненә күчкән урысларның төгәл санын беркем белмәгән төсле, үз теләге белән христианлыкка күчкән татарларның саны да төгәл билгеле түгел. “Нигез ташы” (“Краеугольный камень”) чиркәвенә йөрүче Лилия Әләмова безнең чиркәүдә халыкның яртысы татар милләтеннән, ди. Бу санга ул катнаш никахларны да кертә – “алар да бит яртылаш татар”. Гадәти татар гаиләсендә туып үскән һәм 23 яшендә дүрт ел дәвам иткән рухи эзләнүләрдән соң христианлыкны сайлаган Лилия Азатлыкка бу адымның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен аңлатты.

Догаларны әфсен кебек укыдым

– Мин гап-гади эшчеләр гаиләсендә туып үстем. Әтием – электрик, әнием заводта эшләде. Әниемнең әтисе чын күңеле белән коммунист иде. Баласына да Долорес исеме кушкан – инкыйлабчы Долорес Ибаррури хөрмәтенә. Әмма безнең татарлар әниемә гел “Диләрә” дип эндәште. Ниндидер ислам гореф-гадәтләрен үтәп үстем дип әйтә алмыйм. Ләкин бу дөньяны барлыкка китергән югары көч булырга тиешлеген һәрвакыт аңлый идем. Гаиләдә дә гел “Аллаһ” дип сөйләштеләр.

Әнием яман шештән китеп барды. Миңа ул вакытта 19 яшь иде. Шул ук чорда якын туганнарымның балаларында да рак таралганы ачыкланды. Үземә урын таба алмадым. Ничек инде бер гөнаһсыз сабыйда яман шеш булсын? Әнием дә 52 яшендә үк вафат булды. Сорауларым чиктән ашкан иде. Ураза вакытына туры килде бу хәлләр. Безгә килеп йөргән абыстайга ияреп мин дә ураза тота башладым, ул мине берничә догага өйрәтте – шуларны ятладым. Әмма үзем әйткән сүзләрнең мәгънәсен аңламый идем. Абыстай да аңлатмады. Әйтерсең лә, әфсен укыйсың.

“Безнең белән Гөлнур исемле татар кызы укыды. Аның христиан икәнен белгәч – гаҗәпләндем”

Шул ук вакытта мәдәният институтының икенче курсында укып йөргән чагым. Җитәкчебез Фәрит Бикчәнтәев һәрберебезгә Шекспир персонажларын өйрәнергә кушты. Мин Клеопатраны сайладым. Бер яктан, җанымда рухи эзләнүләр бара, икенче яктан, үземне актриса буларак табарга тырышам – Клеопатра образын мөмкин кадәр тере кеше итеп күрсәтәсем, аны аңлыйсым килә. Кыскасы, үз-үземне эзләү чоры булды ул минем өчен. Безнең белән Гөлнур исемле татар кызы укыды. Дуслашып киттек. Аның христиан икәнен белгәч – гаҗәпләндем.

Иман милләт буенча күчми

– Без Гөлнур белән еш кына бәхәсләшә идек. Мин аңа Аллаһ, Мөхәммәд пәйгамбәр турында сөйлим. Ул Гайсәнең Аллаһ улы икәнен исбатлый. Шул ук вакытта үзем Клеопатра турында уйланам. Аны аңлый башладым кебек: ул бит барысыннан да, шул исәптән Аллаһның үзеннән дә акыллырак булган дигән нәтиҗәгә килдем. Һәм бу фикер мине шулкадәр куркытты! Ничек инде ниндидер хатын-кыз Аллаһның үзеннән акыллырак булсын? Гөлнурга чаптым, ул миңа Инҗилне укырга тотынды – берни аңламадым. Ләкин берничә көннән үземне, әйтерсең, читтән күрдем. Ничек яшәгәнемне, нинди гамәлләр кылганымны – барысын да ап-ачык рәвештә күрдем. Моңарчы мин укыган китапларның берсе дә миңа файдага түгеллеген аңладым. Һәм Инҗилгә ябыштым – әниемнең, теге сабыйның үлеме дә, башка сорауларга да җаваплар шул китаптан чыга башлады. Нәкъ менә шул мизгелдә мин Гайсәне, Аллаһны таптым. Миңа ул вакытта 23 яшь иде.

“Үземне мөселман дип уйлаган булсам да, чынлыкта беркайчан да чын мөселман булмадым”

– Үзегезне ата-бабаларыгыз дине, исламга хыянәт итәм дип хис итмәдегезме?

– Мин ата-бабаларымның диненә хыянәт итмәдем. Үземне мөселман дип уйлаган булсам да, чынлыкта беркайчан да чын мөселман булмадым бит. Димәк, хыянәт тә була алмый. Иман ата-бабаларыңнан яисә милләт буенча гына күчми. Иманны син үзең сайлыйсың. Мин Гайсәгә, Аллаһка иярергә булдым. Һәм бер дә үкенмим.

Без секта түгел

Лилия дә Гөлнур йөри торган “Нигез ташы” чиркәвенә йөри башлый. Әтисе һәм бертуган апасы аның бу адымына борчылып караса да, араларны бозмыйлар – күзәтеп торалар. Ә менә әнисенең бертуган апасы һәм башка дус-туганнар Лилиягә каһәр укый.

Казандагы “Нигез ташы” чиркәвенең бинасы

– Апам белгәч, миңа “Ата-бабалар диненә хыянәт иткән синең кебекләрне үтерергә кирәк” диде. Кайбер дусларым “Бар, мәчеткә кереп тәүбә кыл, сине гафу итерләр” дип үгетләде. Әмма тора-бара алар да мине аңлады. Аралар җылынды, дип искә ала Лилия.

Казандагы “Нигез ташы” чиркәвенә 600ләп кеше йөри. Шуларның яртысын татарлар тәшкил итә, ди Әләмова. Үзенең ире белән дә ул шушы чиркәүдә таныша. Хәзер инде алар 4 бала үстерәләр: Камилә, Марсель, Карина һәм Равил. Аларга да дини тәрбия бирергә тырышалар.

“Ирем дә татар. Ул әле Үзбәкстанда яшәгән вакытта ук христианлыкны кабул итә”

– Ирем дә татар. Ул әле Үзбәкстанда яшәгән вакытта ук христианлыкны кабул итә. Казанга күченгәч, безнең чиркәүгә йөри башлый. Кайберәүләр безне секта дип уйлый. Әмма без – гади бер чиркәү. Христианлыкка күчкәнемә быел инде 20 ел. Күрүегезчә, үзем дә, балаларым да исән-сау, журналист булып эшлим, бар да яхшы. Сектаны шундук аерып алып була: алар Инҗилнең бер кисәген алалар да шуңа гына таянып эш итәләр. Без исә Инҗилне тулаем күзаллыйбыз.

Христианнар берләшә

Әләмова сүзләренчә, “Нигез ташы” чиркәве тарафдарлары православиегә дә, протестантларга да, мөселманнарга да бертигез хөрмәттә.

“Бер генә әйберне хәл итә алмыйбыз: исламда Гайсә пәйгамбәр булып санала, ә безнең өчен ул – Аллаһның улы”

– Без православие динен тоткан руханиларның хезмәтләрен дә укыйбыз. Анда да хакыйкать күп. Аларны үзебезнең аталарыбыз итеп кабул итәбез. Үзләре исә безгә балаларына караган кебек карый. Аталардан баш тартырга ярамый – алар бит дин хакына күпме михнәт чиккән! Бу нисбәттән шуны әйтәсем килә: минемчә, христианлык дине хәзер берләшү юлына басты. Алдынгы фикерле православлар протестантларның еретик булмауларын яхшы аңлый. Мөселманнарга килгәндә исә, аларның үз инанулары. Аларда – Аллаһ. Бездә – Гайсә. Бер генә әйберне хәл итә алмыйбыз: исламда Гайсә пәйгамбәр булып санала, ә безнең өчен ул – Аллаһның улы.

“Минем өчен иң мөһиме – Гайсәнең кичерә белүе. Ул безне, кешеләрне, гөнаһларыбыздан чистарта”

Гайсә – чынбарлыкта яшәгән кеше һәм Аллаһ. Аны чыннан да хачка кадаклап үтерәләр, һәм ул чыннан да яңадан терелә. Шәхсән минем өчен иң мөһиме – аның кичерә белүе. Ул безне, кешеләрне, гөнаһларыбыздан чистарта. Аңа килеп мин гафу үтенә алам. Минем изгелегем – Гайсә аша. Без аңа бик мохтаҗ: гөнаһларымнан арынырга теләсәм, Гайсә мине ап-ак кәгазь төсле пакь итә ала.

Дуңгыз ите ярый, хәмер – юк

Мөселманнар белән уртак булган якларның берсе – Лилия йөргән чиркәүдә дә хәмер тыела. Ә менә дуңгыз итен ашау рөхсәт ителә.

Киемнәргә килгәндә исә, бу мәсьәләне һәркем үзенчә, “намусын тыңлап” чишәргә тиеш.

“Киенү рәвешем кемне дә булса аздыра икән, димәк, мин дөрес киенмим”

– Мөслимәләр кебек яулыктан бөркенеп йөрмибез. Иң мөһиме – киемебез әхлакка каршы килергә тиеш түгел. Минем киенү рәвешем кемне дә булса аздыра икән, димәк, мин дөрес киенмим булып чыга. Бу эчке ирек мәсьәләсе дип әйтер идем.

Хәзер башка христианнар кебек үк Лилия гаиләсе дә ураза тота: Олы көнгә кадәр ит ашамыйлар. Моннан кала башка чикләүләр дә бар:

– Теләсә кайсы ләззәттән баш тартабыз. Күбрәк Аллаһ белән аралашырга, Инҗил укырга кирәк. Балаларыбызга телевизор карарга, компьютерда утырырга ярамый, – ди Лилия.

“Нигез ташы” чиркәве – христианлыктагы харизматик хәрәкәткә карый торган чиркәүләрнең берсе. Әлеге хәрәкәт гадәттә протестантлар арасында таралган. Хәрәкәткә 1960 елның 3 апрелендә нигез салына. Бу көнне АКШтагы рухани Деннис Беннет җәмәгатькә вәгазь урынына үзенең изге рух тарафыннан чукындырылуы турында сөйли. Бүген харизматик хәрәкәт җәмәгатьләре Швеция, Норвегия, Финляндия, Италиядә киң таралган. Мексикада бу хәрәкәт тарафдарларының саны 5 миллионга җитә. Русиягә әлеге хәрәкәт Советлар Берлеге җимерелә башлагач үтеп керә.

Казан “Нигез ташы” чиркәвенең “В Контакте” социаль челтәрендәге төркемендә бүген 739 кеше әгъза булып тора.

Запись Татар-мөселман булган Лилия Әләмова ни өчен христианлыкка күчә? [актуаль язма] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..