Архивы Ислам Кәримов - Tatar Today - татар яңалыклары.

Үзбәкстән министрлар кабинеты: президент Ислам Кәримов 78 яшендә вафат булды
“Озбекистон” дәүләт каналы Үзбәкстән Министрлар Кабинетына сылтама белән Президент Ислам Кәримовның үлүе хакында хәбәр итте. Ислам Кәримовның кара рамкадагы фотографиясе Озбәкстан каналында яңалыклар хәбәрендә күрсәтелде.

Ислам Абдугани улы Кәримов — совет, аннан Үзбәкстаннның дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 1991 елдан, ил бәйсезлек алганнан башлап Үзбәкстан Республикасының беренче президенты; 1990—1992 елларда Үзбәкстан хөкүмәте башлыгы. Совет чорында ул Үзбәкстан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының Беренче сәркатибе (1989—1991) һәм Үзбәк ССР президенты (1990—1991) вазифаларын били.

Ислам Кәримов 1938 елның 30 гыйнваренда Сәмарканд шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Рәсми биографиясендә милләте үзбәк диелгән (башка мәгълүматлар буенча әтисе үзбәк, әнисе таҗик).

Ислам Кәримовның 27 ел дәвамында – президентлык чорында рәсми хөкүмәт вәкилләре бер вакытта да авыруы турында хәбәр итмиләр. Шулай да матбугатта еш кына Кәримовның сәламәтлеге какшавы турында хәбәрләр басыла. Президентның ике тапкыр комага китүе турында мәгълүмат 2010 елдан күренә башлый. 2013 елда ул инфаркт кичерә һәм биостимуляторлар ярдәмендә яши икән диелә. Хәер, озакламый әлеге хәбәрләрдән соң Үзбәкстан башлыгы Мәскәүгә эш сәфәре белән килә.

2016 елның 28 августында Министрлар Кабинеты 78 яшьлек Ислам Кәримовның алдагы көнне инсульттан соң сырхауханәгә салынуын һәм стационар дәвалану үтүен хәбәр итә. Бер тәүлек үткәннән соң Кәримовның кече кызы Лола социаль челтәрләрдә әтисенең баш миенә кан савуын һәм реанимациядә икәнен һәм хәле тотрыклы дип белдерә. 31 августта Кәримовны беренче көннән үк Ташкентта Россия белгечләре – академик Н. Н. Бурденко исемендәге нейрохирургия фәнни-тикшеренү институты табиблары дәвалавы билгеле була. Шул ук көнне РФ президенты Путин Кәримовны Үзбәкстанның Бәйсезлек көне белән котлый һәм аңа ныклы сәламәтлек тели. 2 сентябрьдә Үзбәкстанның Министрлар Кабинеты Кәримовның хәле кинәт авыраеп китүе һәм хәлнең кискен булуы турында хәбәр итә.

Хатыны— Татьяна Әкбәр кызы Кәримова милләте буенча таҗик-рус чыгышыннан. Белгечлеге буенча икътисадчы. Кәримовларның ике кызлары һәм биш оныклары бар.

Олы кызлары Гөлнара Кәримова (1972 елда туган) — дипломат, профессор һәм эшкуар, Үзбәкстанның мәдәният һәм сәнгать Форумына нигез салучы һәм аның рәисе, шулай ук дәүләтнеке булмаган оешмалар җитәкчесе. Кайбер матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, 2014елның февраленнән Гөлнара үз вазифаларыннан артык файдаланган һәм коррупция гаепләве буенча өй арестында. Аның улы – Ислам Кәримов һәм кызы бар.

Икенче кызы – Лола Кәримова-Тилляева (1978 елда туган) — дипломат, Үзбәкстанда мәгариф һәм спорт өлкәсен үстерүдәге роле һәм балалар хокукын кайгырту эшләре белән билгеле шәхес. Ул эре хәйриячелек оешмаларына нигез салучы. ЮНЕСКОда Үзбәкстан вәкиле.

Лолы Кәримова-Тилляеваның ире — бизнесмен, аларның ике кызлары һәм бер уллары бар.

Кәримов — совет илләре арасында хакимияттә озак утырган рекордчыларның берсе ( икенче урында ул, Казахстан лидеры Нурсолтан Назарбаевтан бер көнгә генә калыша). 1989 елдан республиканың беренче кешесе постында. Элеккеге СССР республикалары җитәкчеләре арасында аксакал – аңа 78 яшь.

Үзбәкстан һәм Казахстан — элеккеге СССРдагы бәйсезлек алганнан соң башлыклары алышынмаган ике республика.

Татар-информ

Запись Үзбәкстән министрлар кабинеты: президент Ислам Кәримов 78 яшендә вафат булды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

ММЧ: Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов вафат
“Фергана.ru” агентлыгы Үзбәкстан президенты Ислам Кәримовның ике көн элек башына кан саву нәтиҗәсендә 29 августта вафат булуын хәбәр итә. Рәсми чыганаклар бу хәбәрне әлегә расламый.//Азатлык радиосы//

Шимбә иртәсендә Кәримов башына кан савып хастаханәгә эләккән иде. Бу хакта Instagram һәм Facebook битләрендә аның кызы Лола Кәримова-Тилляева хәбәр итте.

Кичә кич Кәримовның хастахәнәдә ятуы турында милли телевидениедән хәбәр иттеләр. Президентның нинди чир белән авырганы әйтелмәде. Дүшәмбе Үзбәкстан хакимияте Кәримовка тулы медицина тикшерүе кирәк, дип белдерде.

Бәйсез Үзбәкстанның 25 еллык тарихында Кәримовның сәламәтлеге турында беренче тапкыр мәгълүмат бирелде.

Ислам Кәримов 1938 елның 30 гыйнварында Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә туган. Ул 1990 елдан бирле Үзбәкстан президенты булып торды.

1 сентябрьдә Кәримов Үзбәкстан бәйсезлегенең 25 еллыгы уңаеннан оештырылучы тантаналы чараларда катнашырга тиеш иде.

Запись ММЧ: Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов вафат впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..