Архивы кәбестә - Tatar Today - татар яңалыклары.

Бакчадагы кәбстәне әкәм-төкәмнән саклыйм дисәң…
//Татар Тудей// Татар Бүген//

Беренче карашка, бу “җанвар”ларның бернинди дә зыяны юк кебек. Тик менә кәбестәнең юка, нәфис яфракларында тишекләр пәйда булгач, чаң сугарга вакыт, дигән сүз. Ташбака кебек әкрен, әмма үткен, галәмәт күп тешле бу комсызлар яшелчәгә зур зыян сала. Аларның авызлары кыргычны хәтерләтә . Бер авызда – 25 мең теш!

Пластик шешәнең өске өлешен бүрәнкә сыман кисеп (капкачын капларга), бүрәнкәләрне кәбестә түтәле тирәсенә туфракка казып урнаштырабыз. Тулы итмичә генә, сыра тутырабыз. Әкәм-төкәмнәр үзләре яраткан искә җыелып, “тозак”ка эләгүләрен тоймыйча да калачак.

Яшелчәгә гәрчич эремәсе дә бөркергә мөмкин. Бер стакан суга 40-50 грамм коры гәрчич салып, бер сәгать төнәтәбез. Төнәтмәне кәбестәләргә бөркибез. Әкәм-төкәмнәр гәрчич исеннән куркып эзләрен суытачак.

Чыганак: Ватаным Татарстан гәҗите

Запись Бакчадагы кәбстәне әкәм-төкәмнән саклыйм дисәң… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кәбестә кортламасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Кәбестә нык булып үссен өчен, түбәндәге катнашманы сибегез.

3 литр суга даруханәдә сатыла торган бер шешә валерьян даруы һәм 1 аш кашыгы сыек сабын салып болгатыгыз. Корткычлар ияләшкән кәбестәгә шуны сибәргә кирәк. Кышка саклау өчен үстергән кәбестәне җыеп алырга бер ай кала, аны нашатырь спирты белән эшкәртегез. 5 литр суга 40 мл (бер шешә) нашатырь спирты белән 1-2 аш кашыгы сыек сабын салып сибегез.

Фото:  woodstock24.ru

Чыганак: Шәһри Казан

Запись Кәбестә кортламасын өчен нәрсә эшләргә кирәк? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Шулай итсәгез, кәбестәсез калмаячаксыз”
Бакчамда үскән кәбестәләремә сокланмаган кеше юк. Аның ишелеп уңуы серләрен газета укучыларга да җиткерәсем килә, дип яза Апастан Зәйтүнә Халикова.

Бу яшелчәгә көн саен су сибәм. Күп итеп: өч төпкә бер чиләк исәбеннән. Атнага бер тапкыр түтәлләргә “тылсымлы порошок” – кер сабынын (якынча 50 г) эре угычтан уам да һәрбер үсенте өстенә әз-әзләп сибеп чыгам. Шуннан лейка белән су бөрким (сабынның яртысы эри, яртысы төбенә коелып төшә). Июль ае буе шулай эшләгәндә, кәбестә бете һәм вак-төяк бөҗәкләрнең эзе дә булмый.

Ә инде кәбестә башы бераз төрелгәч, өстенә исле тәмәке сибәм. Кәбестә күбәләкләрен куркыту өчен кирәк бу. Әлеге максатта тәмәкене сезонына ике тапкыр кулланам. Берничә тапкыр көллим. Көлне яшелчә төпләренә дә сибәм. Кайвакыт кәбестәләргә көлле су бөркеп чыгам. Болай эшләгәндә, кәбестә котырып үсә.

Көлле су бөркүнең тагын бер ысулына тукталып үтәргә кирәк. Көлне 1 литрлы банкага тутырып, чиләккә салам да шуңа 6 л кайнап торган су өстим һәм 100 грамм кер сабыны салам (сабын эри). Өстен капкач белән каплап, тәүлек ярым төнәтәм. Шуннан соң әйбәтләп болгатып, кәбестә яфраклары өстенә бөркеп чыгам. Минем кебек шулай тырышып карагыз әле: кәбестәсез калмаячагыгызга иманым камил!

Соравым бар

Җәй уртасына якынлашып киләбез, ә минем күршем Пекин кәбестәсе утыртырга җыена гына әле. Аны шулай соң утырталармыни?

Бу кәбестәне июльнең 20 сенә кадәр утыртырга була. Язын утыртканда, безнең урта полоса климаты шартларында, редис һәм салат кебек, чәчәк атып утыра, ә күчән төрми ул.

(“Ватаным Татарстан”, /№ 107, 05.07.2013/ архивыннан)

Фото: пиксабай

Запись “Шулай итсәгез, кәбестәсез калмаячаксыз” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кукмарада 700 баш кәбестә үстерүчеләр күп итеп акча эшләү серен ача [фото]
Кукмара районы Югары Арбаш авылында яшәүче Ярмөхәммәтовлар гаиләсе — әллә ничә тармакны бергә алып баручы фермерлар! Умарта тоталар, күпләп кош-корт үстерәләр, 60 лап сарык асрыйлар, бакчачылык белән шөгыльләнәләр, суган орлыгы әзерләп саталар… Санасаң, бармаклар җитми. Умартачылыкта Азат абый хуҗа булса, бакчачылык — күбрәк Илсөя апа җаваплылыгында…

Бу гаиләнең барлык шөгыльләрен тәфсилләп язсак, урын җитмәс. Әлегә кәбестәләренә тукталырга булдык. Ә бу төр яшелчә аларда аз түгел — 700 төп үстерәләр! Елы-елы белән 800 дә була икән.

— Мин Яшел Үзән ягыннан. Анда кәбестәне элек-электән утырталар. Югары Арбашта күпләп үстерә башлаганыма 10 елдан артык бардыр. Электән 500-700 әр төп утыртабыз. Кайчак аннан да арттырабыз әле, — ди Илсөя апа…

— Кәбестә ничә сум тора?

— Көзен килограммы 8 сум. Бу — хезмәтең әрәм, дигән сүз. Орлыгы да кыйммәт бит. Шуңа кәбестә саклар өчен, аерым подвал ясадык. Шунда кыш чыгарып, яз башында сатабыз. Ул вакытта 15 сум була.

— Кәбестәне үзегез дә тозлыйсыздыр әле?

— Сатарга тозлаганым юк. Үзебез өчен бераз әзерлим. Кәбестә чапкыч белән чабам. Җитәрлек дәрәҗәдә ваклагач, савытка салам, берничә кишер уам һәм чама белән тоз сибәм. Савытның өстенә капкачны берәр авыр әйбер белән бастырып куям. Ике көннән әзер була, — ди Илсөя апа. — Табыннан ел әйләнәсе кәбестә ризыклары өзелми. Пирогка да, ашка да яхшы, салат ясап ашасаң да шәп. Җәй буе бөтен вакыт бакчага бирелсә, мәшәкатьле булса да, кышын рәхәт. Өстәвенә ул шөгылең азмы-күпме табыш та кертсә, арыганнар онытыла.

Лилия ЙОСЫПОВА

Фото һәм чыганак: Ирек мәйданы

Запись Кукмарада 700 баш кәбестә үстерүчеләр күп итеп акча эшләү серен ача [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кәбестәле һәм тавыклы салат рецепты
Кирәк булачак:

500 г пешкән тавык ите, 400 г кәбестә, 0,5 стакан уылган сыр, киптерелгән ипи, тоз, майонез яки каймак.

Ясау тәртибе:

Кәбестәне вак итеп турарга, тоз сибәргә һәм берничә минутка калдырып торырга. Кәбестәне яхшылап уарга.

Пешкән тавыкны суытырга, турарга.

Кәбестә, сыр, тавык итен майонез яки каймак салып бутарга.

Салатны шакмаклап туралган кипкән ипи белән бизәргә.

Ашларыгыз тәмле булсын!!!

Запись Кәбестәле һәм тавыклы салат рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тавык һәм пекин кәбестәсеннән салат рецепты
Кирәк булачак:

300 г тавык ите, 300 г помидор, 150 г сыр, 400 г пекин кәбестәсе, тоз, борыч, лимон суы, каймак

Ясау тәртибе:

Тавык итен пешереп суытырга. Бик вак булмаган кисәкләргә турарга.

Помидорны ярымтүгәрәк итеп турарга.

Кәбестәне турап, лимон суы белән сиптертеп алырга.

Сырны вак угычтан чыгартырга.

Салатны катлам-катлам ясыйбыз: кәбестә, помидор, тавык. Тоз,борыч сибеп каймак белән майларга. Өстенә сыр сибәргә. Шул-ук тәртиптә тагын берничә катлам ясарга мөмкин.

Запись Тавык һәм пекин кәбестәсеннән салат рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кешедәме хикмәт, яшелчәдәме: Гатаулиннар кәбестәдән ничек бизнес ясауларын сөйли
Аның кебекләр турында, кайда туган – шунда танылган, диләр. Арча районының Айван авылында яшәүче Нәфил Гатауллинны район халкы яхшы белә. //Шәһри Казан//

Аның крестьян-фермер хуҗалыгы яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Бу эшкә 2009 елда ук тотынган булсалар да, ныклап торып 2014 елдан гына эшләп китә алалар – җир мәсьәләсен хәл итү озаккарак сузыла.

– Үз эшемне булдырганчы, хуҗалыклардан бәрәңге җыю белән шөгыльләндем. 2010 елны хәтерлисездер, бездә җәй бик коры килде, бәрәңге уңышы начар булды. Бәрәңге, кәбестә эзләп, Чувашстан, Мари Элга да чыга идек. Шул вакытта, нишләп әле шушы яшемә җитеп, Марига кадәр барып, хәтта карт әбиләрдән дә, бәрәңгегез юкмы, дип сорашып йөрим, аны үзем дә үстерә алам бит, дигән уй тынгылык бирмәде. Мисыр халкының чүлдә бәрәңге үстереп сатулары да безнең өчен бер гыйбрәт бит. Нишләп без менә дигән уңдырышлы җиребездә бәрәңге үстерә белмибез – шушы уйлар яшелчәчелек белән шөгыльләнә башларга этәргеч булгандыр да, – дип сөйли ул.

Бәрәңгеләр стресстан чыга алмый

Нәфилнең биш гектар ярым җире бар. Кәбестәне ике гектар, кишер белән чөгендерне иллешәр сутый, бәрәңгене ике гектар утырта. Болар бер гаилә өчен бик җиткән, ди.

– Шушы көннәрдә орлыклар, балчык сатып алу артыннан йөри башладык. Мартның ахырларында кәбестә орлыгын чәчәбез, теплицада рассада итеп үстерәбез. Кырга махсус чәчкеч белән утыртып чыгабыз. Бер гектарга 35-40 мең төп кәбестә рассадасы туры килә. Барысы 80 меңләп була. Ике трактор, «Газель» машинабыз бар. Күп эшне гаиләбез белән эшлибез, чүп утарга, бәрәңге чүпләргә мәктәп балалары да булыша. Үсентеләр авырмый тормый, биологик препаратлар кулланабыз, тирес кертәбез, махсус ашлама кулланганыбыз юк. Эшли-эшли тәҗрибә дә туплана. Быел алты төрле сорт кәбестә утыртып карадык, аларның дүртесе корылыкка чыдамыйча үлеп бетте. Акрынлап кайсы сортның ничек уңыш бирүен, аларның безнең җирлеккә туры килү-килмәвенә дә төшенәбез. Һәр көнне эшләргә кирәк, бер генә көнне дә югалтырга ярамый. Әйтик, кәбестә күбәләге кырга килеп керүгә үк чара күрмәсәң, уңышыңны югалттың дигән сүз. Бәрәңге дә хәзер бик нәзбереккә әйләнде, авыруларга бирешкәнче дип, аның иртә өлгерә торган сортын – «Жуковский ранний»ны утыртабыз. 2010 елгы корылыктан бәрәңгеләр стресс кичереп калды. Алардан көткәнчә бик зур уңыш алып булмый. Җәй дә эссе килә, яңгырлар да бик яумый. Махсус сугармый булмый, шуңа да узган ел хөкүмәтнең «80/20» программасы буенча мелиорацияләү техникасы алдык, – ди Нәфил.

Җәен эшлиләр дә кышын ял итәләр дигән идем, юк икән, көзгә керүгә, Гатауллиннар ярминкәләргә йөри башлый. 2005 елдан бирле бәрәңге җыеп тапшыру белән шөгыльләнгәч, уңышны кая куярга дип аптырамыйлар алар. Хуҗалыклардан җыелганнарын да сатарга өлгерәләр. Клиентлар базасы шул вакыттан ук булдырылган. Әмма төп сату урыннары – базар, ярминкәләр. Күрше-тирә авыл-районнарның да бәрәңгесен җыеп сатарга өлгерәләр. Уңышны яңа елга кадәр сатып бетерәләр, әмма ул бик арзанга китә, ди. Киләсе елның язына яшелчә саклагыч эшләп, уңышны ел дәвамында кыйммәтрәк бәядән сатарга ниятләп торалар.

Халык «чиста» бәрәңге ашый

Сөйләшү барышында 2010 елгы корылыкны без бер генә тапкыр искә алмадык.

– Шул елны кибетләргә чит илләрдән кайтартылган, чиста итеп юылып, пакетларга салынган бәрәңгеләр килеп керде. Халык шуннан «чиста» бәрәңге ашарга күнекте. Кырдан чүпләп китерелгән балчыклы бәрәңгене бик аласылары килми. Мин моны, үземчә, буялган тырнак кадерлерәк бит дим. Хатын-кызларның ясалган тырнаклары арзан тормый шул. Нигә дип әле ул шул тырнаклары белән балчыклы бәрәңгене чистартып утырсын, – дип елмая яңа танышым.

Хатын-кызлар дигәннән, күптән түгел генә Гатауллиннар кәбестәне тозлап та сата башлаган. Базарны гел өйрәнеп торырга кирәк, дип саный уңган гаилә, гади ак кәбестәне генә түгел, брокколи, пекин сортларын да үстерә башлаганнар.

Сүз арасында Нәфил үзен борчыган мәсьәләләргә дә тукталды.

– Ярминкәләрдә товарларга билгеле бер бәя куялар да шул суммадан арттырмаска кушалар. Киресенчә, үзбәясеннән киметмәскә кушсалар, дөресрәк булыр иде, югыйсә яшелчәне үстереп сату үзен акламый, – ди ул.

Фермерларга базарга чыгарга мөмкинлекләр юк, анда үтеп булмый, дип зарланучыларга да Нәфилнең үз сүзе.

– Адоратский базарында сатып булмый дигән сүзләрне ишеттем. Мин анда да сатам, беркемнең бер сүз дә әйткәне юк. Акча түләп урын ал да сат тынычлап. Ә кайберәүләрнең урын өчен акча түлиселәре килми, – ди яңа танышым.

Һәр эшнең җае бар

Нәфилгә яшелчә үстерү буенча киңәш, ярдәм сорап килүчеләр дә бар. Акылың булса, бер көн алдан хәрәкәт ит,  дип юкка гына әйтмиләр.

– Җәй уртасында берәү килде. Капчык ярым кишер орлыгым да, җирем дә бар, ничек утыртырга, киңәшең кирәк, ди. Бу вакытта нишләп йөрисез, соңга калдыгыз бит инде, аңа бер ел алдан ук тотынырга кирәк. Киләсе елны көтегез, орлыкларыгыз әрәм була, дигәч, өйрәтәсең килми дип, үпкәләп киттеләр. Һәрбер эшнең җае бар дигәндәй, яңа эшкә кинәт кенә тотынып булмый, – ди әңгәмәдәшем.

Гатауллиннарның уллары Нәүфәл Казан дәүләт аграр университетында агрономлыкка укый. Кулына диплом алгач, ул да авылга кайтып төпләнергә, әтисенең эшен дәвам итәргә уйлый.

– Киләчәккә планнарыбыз бик зур. Суган да үстереп карамакчы булабыз. Чәчәкләр үстерү хыялы да бар. Эш булганда, син үстергән яшелчәләрне махсус сорап килүчеләр барында, күңел дә үсә, – ди Нәфил. Шөкер, бүгенге авылларны Гатауллиннар кебек тырыш, булдыклы, максатчан кешеләр, ныклы гаиләләр яшәтә.

Кәбестәне ничек сакларга?

Кәбестәне кышка саклау өчен, аны базның түшәменә асып куярга кушалар. Бу ысул белән кәбестәне озак саклап булмый. Иң яхшысы – бәрелмәгән-сугылмаган кәбестәләрне кибеттә сатыла торган стрейч пленка белән тыгыз итеп төрегез дә базның уртадагы киштәләренә тезеп куегыз. Базның түшәменә эләргә киңәш итмим, чөнки анда дымлылык югары була.

Запись Кешедәме хикмәт, яшелчәдәме: Гатаулиннар кәбестәдән ничек бизнес ясауларын сөйли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..