Архивы күкрәк баласы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ана күкрәк баласына спирт эчертеп үтерә, уллары язмышы Алла кулында
Алексеевск районының Ялкын авылында яшәүче 29 яшьлек Римма Черчесова кеше ышанмаслык җинаять кыла. Июль аенда туган баласының ризыгына ул ике ай буе спирт кушып бирә. Этил спирты белән агуланып, ана назының ни икәнен дә тоярга өлгермәгән сабыйның йөрәге туктый…

Табиблар нарасыйның баш мие һәм үпкәләре кабаруын ачыклый. Малайның канында 40 %лы 17 мл этил спирты табыла. Әлеге вәхшилекне кылган ана аклану сүзләре дә таба. Имеш, ул спиртны баланы тынычландыру өчен биргән.Дүртенче тапкыр ана булган Римма, яңа туган баланың күп вакытын йоклап уздыруына игътибар бирмәгән, күрәсең. Берәүләр туңган песине кызганып елаганда, тугыз ай буе йөрәк астында йөрткән баласын исертеп үтерү авырдан бирелми хатынга.

Ялкын авыл җирлеге башлыгы әлеге җинаятькә карата үз фикерен белдерүдән баш тартты. Хәер, сәркатип: “Бу гаиләдә бу  беренче генә очрак түгел,  ул кызын да харап итте”, – дип әйтергә өлгерде. Тик башлык аңа артык сүз әйтергә ирек бирмичә телефонны куйды.

Алексеевск халкы сөйләвенчә, Римма Олег Черкасов исемле ирдә кияүдә булган. Авыл халкы аның соңгы тапкыр кайда эшләвен хәтерләми. Ире шабашта йөри: иртән китә, кич кайта. Мондый аулакны хатын кулдан ычкындырмаган, күрәсең, кемнән генә сорасаң да, аның шешә белән дус булуын яшермиләр. Сүзләргә ышансаң, бу иргә ул икенчегә кияүгә чыккан. Беренче тормышындагы ике улы приютта тәрбияләнә. Бер ел элек сигез айлык кызы да вафат булган.

– Шул вакытта ук аны Ана хокукыннан мәхрүм итеп, тиешле җәзасын бирергә иде, – дип ачына Оксана К.

Ул вакытта баланы караватына йөзтүбән ятып тончыккан дип табалар.

Газиз баласын югалткан ана тәүбәгә килеп, Ходай бүләк иткән бу нарасыйны күз карасы кебек саклап үстерергә тиеш, югыйсә! Тик татлылардан-татлы сабыйны ул аракыга алыштыра.

Кемдер гомер буе бала табарга, аны тәүге тапкыр кулына алырга, тәпи киткәнен күрергә хыяллана. Ә икенчеләр тапкан баланы үтерә. Римма кылган бу җинаять тарихта да беренчедер. Аборт ясату, бала тудыру йортында калдырып чыгу, хәтта тугач аннан баш тартып, үлемгә этәрү дә моның янында күмелеп ала. Әмма туган балаңа, әле күкрәк сөтеннән кала башка бер әйбер дә ашамаган нарасыйга исерткеч эчемлек бирү – җинаятьнең дә җинаяте!

P.S. Әлеге хатынның йөзенә карарга дип, фотосын эзләдек. Тик ул социаль челтәрләрдә юк. Ире бар. Аның “страничка”сы бала рәсемнәре белән тулган. Вакытсыз дөньядан киткән кайсы нарасыйдыр ул, кем белә? Олегның гаилә хәле юлында “актив эзләүдә” диелгән. Мин аралашкан кешеләр аны “Хәзер шулайдыр инде, җинаятьче хатын аңа нигә кирәк?” дип аңлатты.

Интертат.ру

Запись Ана күкрәк баласына спирт эчертеп үтерә, уллары язмышы Алла кулында впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..