Архивы Кадер кичәсе - Tatar Today - татар яңалыклары.

Кадер кичәсе кайчан була һәм аны ничек уздырырга?
«Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин:

– Кадер кичәсенең төгәл көне билгеле түгел. Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр бу кичәне рамазан аеның ахыргы ун көненең так саннары арасыннан эзләргә кушты. Кайбер хәдисләрдә бу кичә 21, 23, 25, 27 көннәрдә дип әйтелә. Мөселман кешесе рамазан аеның ахыргы ун көненең һәр көнен Кадер кичәсе дип уйлап гыйбадәттә уздырырга тиеш. Менә шул вакытта ул уңышка ирешәчәк һәм Аллаһ Тәгалә каршында хәерле бәндәләрдән булачак. Кадер кичәсендә һава торышы тыныч була, җил-давыллар булмый, этләр дә өрми. Ул үзенең яктылыгы белән башка төннәрдән аерылып тора. Таң атканчыга хәтле бу кичәдә йолдызлар атылмый. Аллаһ Тәгалә җир шарын бу кичәдә төрле зарарлардан, афәтләрдән, җир тетрәүләрдән имин кыла һәм кешеләрне шайтаннарның вә сихерчеләрнең зарарыннан саклый. “Кадер” сүрәсендә бу турыда: “Ул кич имин, тыныч кич булачак”, – дип әйтә. Бу кичәдә бик каты суык та һәм эссе дә булмый. Бу кичә узганнан соң кояш икенче көнне бик каты нурлар сипмичә сүлпән чыгачак. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Бу кичә узганнан соң кояш икенче көнне нурсыз чыгачак” (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Ни өчен ул яшеренгән?

Кешеләр Рамазан аеның ахыргы ун көненең бары тик бер кичәсендә генә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылмыйча, барлык кичәләрдә дә Аңа гыйбадәт кылсыннар һәм изге гамәлләр эшләсеннәр өчен яшерелде ул бездән. Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд пәйгамбәргә бу кичәнең кайсы көндә булуын хәбәр итте, ләкин соңыннан аны аңа оныттырды.

Ул төнне нинди гыйбадәтләр кылырга кирәк?

Бу төндә сигез рәкәгать тәһәҗҗүд намазын уку дөрес. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Кем дә кем Кадер кичәсендә Аллаһ Тәгаләнең әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аннан гына әҗер-савап өмет итеп намаз укыса, аның бөтен элеккеге гөнаһлары гафу ителә” (Бохари хәдисләр җыентыгы). Моннан тыш Коръән укыгыз, зикер әйтегез, сәдака бирегез һәм дога кылыгыз.

Кадер кичәсендә кешенең бер еллык гамәлләре, бәхетле-бәхетсез булуы языла диләр, бу дөрес сүзме?

Кадер кичәсендә киләсе елда дөньяда булачак вакыйгалар һәм кешеләр турында мәгълүмат фәрештәләргә билгеле була. Мәсәлән, үлем фәрештәсе Газраил гәләйһиссәләм киләсе елда ничә кешенең җанын аласын, Микаиль фәрештә нихатле яңгыр явасын һәм уңыш буласын белә. Хәдисләрдән аңлашылганча, Кадер кичендә кешенең бер еллык тәкъдирнамәсе күктән җиргә иңдерелә, ягъни фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр.

Бу көннең махсус догасы бармы?

Мөхәммәд пәйгамбәрдән хатыны Гаишә анабыз бервакытны сорады: “Йә Аллаһның илчесе? Әгәр дә мин Кадер кичәсенең җиткәнен сизсәм, нинди дога укырга тиеш?” Ул әйтте: “Син әйт: “Әллаһүммә иннәкә гафувун, кәримүн. Түхиббүль-гафвә, фәгъфү ганнии”. Мәгънәсен: “Йә Аллаһ! Син, һичшиксез, гафу итүче, Юмарт. Син гафу итүне яратасың. Минем гөнаһларымны гафу итсәң иде”.

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: Татар-информ

Запись Кадер кичәсе кайчан була һәм аны ничек уздырырга? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рамазан аеның соңгы 10 көне башланды. Кадер кичәсен ничек танып белергә?
Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр. Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл кадер”, ягъни “Кадер кичәсе” дип билгеләп үтә. Сүрәнең башында ук: “Коръәнне шушы изге Кадер кичәсендә иңдердек”, – дип әйтелә. Шулай итеп, игелеккә, яктылыкка, пакьлеккә, яхшылыкка, ягъни бәхет-сәгадәткә илтә торган юлны күрсәтүче изге китап Рамазан аеның Кадер кичәсендә Ләүһүл-мәхфүздән күкләрнең беренче катына төшерелә.

Шушы серле кичнең шәрәфәте вә хикмәтен аңлатып, Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгалә мөэминнәргә: “Кадер киче мең айдан да хәерлерәк”, – дигән сөенечле хәбәр бирә, ягъни ошбу кичтә кылынган гыйбадәт мең айлык (83 еллык!) гыйбадәтнең әҗереннән дә артыграк булуын аңлата.

“Кадер” сүрәсеннән белүебезчә, ошбу мөбарәк төндә Аллаһ әмере буенча җиргә бик күп фәрештәләр иңәр һәм алар белән Рух – Җәбраил фәрештә… Раббыбызның тугры мәхлуклары – фәрештәләр – гыйбадәт кылучы кешеләрне эзләрләр, шундыйларны тапсалар, аларга бәхет-изгелек теләп, гөнаһлары кичерелүен үтенеп, догалар кылырлар, “мөэмин-мөселманга сәләм!” дип дәшерләр һәм бу таң атканчыга кадәр дәвам итәр…

“Кадер кичәсе” гыйбарәсен, гадәттә, “Кодрәт киче” дип тәрҗемә итәләр, шулай ук “кадер” сүзен “тәкъдир” төшенчәсе белән бәйләп, шушы изге кичтә барлык Адәм балаларының алдагы елда булачак язмышлары каралыр дигән фикер белдерүчеләр дә бар: алар кешеләрнең Рамазан аендагы эш – гамәлләре, тоткан уразалары һәм, әлбәттә, бу изге төндә укыган намазлары, кылган догалары, белдергән теләк-үтенечләре киләсе елдагы тәкъдирләренә үз йогынтысын ясый, дип әйтәләр.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, Кадер кичәсен кайбер галәмәтләрдән, шул кичкә хас булган аерым билгеләрдән тәгаенләргә мөмкин : бу кичә нурлы, тыныч һәм матур булыр; бик салкын да булмас, бик эссе дә булмас; ул кичтә болытлар йөрмәс һәм җил исмәс, һавадан йолдызлар атылмас, яңгыр яумас, барча җиһанда тылсымлы тынгылык урнашыр…

Хәдисләрдәге мәгълүматка караганда, Кадер кичәсе Ураза аеның ахыргы ун көнендә була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.): “Әгәр әлеге мөбарәк кичәне табарга теләсәгез, аны Рамазанның ахыргы 7 так төнендә эзләгез”, – дигән. Гайшә (р.г.) риваять кылуы буенча, Мөхәммәд (с.г.в.с.) Рамазан аеның ахыргы 10 төнен йокламыйча гыйбадәттә үткәргән булган, гыйбадәтендә гадәттән тыш тырышлык күрсәтеп, шул дәвердә хатыннарын да уяткан һәм аларга бу вакытта җимаг (якынлык) һич тә кылмаган. Бервакыт мөэминнәр анасы Гайшә (р.г.) пәйгамбәребездән (с.г.в.с.) сорады: “Әгәр мин Кадер кичәсен белсәм, ул кичтә нинди дога кылыйм?”. Мөхәммәд (с.г.в.с.) җавап итеп аңа: “Аллаһүммә иннәкә гафуввүн, түхиббүл гафвә фә әгфүганни” (“Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит”), – дигән доганы өйрәткән.

“…Йә Раббым Аллаһ! Син бит гафу итүче, гафу итәргә яратасың. Мине, гаҗиз колыңны, гафу ит, белеп вә белми кылган гөнаһларымны ярлыка, үземә дә, туганнарыма дә тәүфыйк-һидәят юлында булырга, дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешергә насыйп кыл! Мине ярдәмеңнән ташлама… Ташлама…”. Ошбу догалар һәм башка шундый сорау-үтенечләребез белән Аллаһка мөрәҗәгать итеп, изге Рамазан аенда, Кадер кичәсендә генә түгел – ел әйләнәсендә, тормышыбыз дәвамында – һәрдаим гыйбадәт әһеле булуыбызны белдереп, Раббыбызны зурлап, Аңа шөкер итеп һәм мәхәббәтебезне баглап яшәсәк – Яратучы вәгъдә иткән олуг дәрәҗәгә ирешүчеләрдән булырбыз. Ошбу олуг дәрәҗәне Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә насыйп кылсын, әәмиин.

Ришат Курамшин, Кукмара мәдрәсәсе мөдире

Запись Рамазан аеның соңгы 10 көне башланды. Кадер кичәсен ничек танып белергә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..