Архивы Камал театры - Tatar Today - татар яңалыклары.

Камал театрының яңа бинасына экскурсия: “Спектакль караганнан соң балаларыгызны оныта күрмәгез!”
Камал театрының яңа яңа бинасына экскурсияләр оештырыла. Экскурсияләр түләүле, әмма, практика күрсәткәнчә, халык агымы кимеми. TATAR TODAY журналисты барган көнне экскурсияне яшь артист Эльвир Сәлимов уздырды.

Камал театрының яңа бинасы Кабан күле янында, элекке бинадан ерак түгел урында, Һади Такташ урамында. Анда 4 зал бар – һәрберсе үзенчәлекле һәм һәрберсе аерым төр чаралар уздырырга тәңгәлләштерелгән.

Бина өч каттан тора. Беренчесендә – фойе, балалар залы, күргәзмә заллары. Өченче кат – артистлар карамагында. Холл татар бизәкләре белән бизәлгән. Болар – Атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Кумысникова хезмәте. Холл спектакль башланыр алдыннан гына түгел, иртәнге уннан кичке унбергә кадәр ачык булачак.

«Кош» кафесы , «Сәйяр» ресторанында тамак ялгап алырга була.

Театрда 4 зал бар.

«Көнчыгыш» залда 241 урын. Монда видеопроекция 360 градуска әйләнә ала – бу сценик эффектлар тәкъдим итү мөмкинлеге бирә. Кабан күленә зур тәрәзә үзенчәлекле күренеш тудыра.

Универсаль зал – 100дән алып 300гә кадәр кеше сыйдыра. Бу күп функцияле зал, анда стеналар, түшәм караңгы, бар игътибар – сәхнәдә. Анда сәхнәне дә, утыргычларны да үзгәртергә була.

Камера залы – 60 кешегә генә исәпләнгән, бу артистлар белән тамашачы арасында ара якынлыгы кирәк булган спектакльләргә, очрашуларга исәпләнгән.

Зур залда  771 урын. Анда тамашачылар өч катта утыра ала.

Театрда төрле мастерскойлар, тавыш яздыру студиясе бар.

Экскурсиягә килүчеләргә артистлар үзенчәлекле сцена күрсәтте һәм Эльвир Сәлимов экскурсиягә килгәннәрнең сорауларына җавап бирде.

Мин сезгә кайчан күчеп бетәсебезне әйтә алмыйм. Башта декорацияләр күчә, аннары ут, тавыш цехлары күченә. Алар көйләп бетергәч кенә безне чакыралар, – дип сөйләде Эльвир Сәлимов. – Әмма инде күченгән спектакльләр шактый: «Зәңгәр шәл», «Мөһәҗирләр», «Җәйнең бер көнендә», «Ситса туй», «Әлфия» күченә. Бәлки киләсе сезонга күченеп бетәрбез. Әлегә ремонт эшләре дә бар, кайберләре безгә комачаулый да, без аңлашып эшлибез.

Эльвир Сәлимов һәр залга керү юлында мәгълүмат алу мөмкинлеге булуын күрсәтте. Анда гардероб, балалар бүлмәсе, санузел кайда икәнен ачыкларга мөмкин. Шулай ук балалар бүлмәсе дә – бар «иң мөһиме, спектакль караганнан соң хисләнеп, балаларны аннары алырга онытмагыз», – дип көлдерде Эльвир Сәлимов.

Экскурсовод залларның үзенчәлекләре турында күрсәтте. Видеодан аларны күрә аласыз.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Камал театрының яңа бинасына экскурсия: “Спектакль караганнан соң балаларыгызны оныта күрмәгез!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Камал театрының иске бинасы Салават Фәтхетдиновка бирелә?
«БИЗНЕС Online» мәгълүматлары буенча, иске Камал театрында җырчы Салават Фәтхетдиновның төркеменә дә урын биреләчәк. Җырчы үзе “бина Салаватка бирелә” дигән сүзне кире каккан. Әмма анда аның җыр театрының офисы булачак һәм ул репетицияләр уздырырга мөмкинлек алачак.

«Безнең бит хәзер бинабыз юк, – дигән Салават үзе. Безгә җыелыр өчен почмак бирәләр. Быел күченәбез дип уйлыйм”.

Салават Фәтхетдинов фикеренчә, бина Тинчурин театрына бирелә. “Бу – бердәнбер дөрес фикер булыр иде”, дигән ул.

Мәдәният министрлыгы иске бинаны да яңасы кебек файдаланырга тели, күрәсең – бер бинага берничә оешманы кертәләр. Төп оешма Тинчурин театры булыр дип фаразлана.

ЧЫГАНАК: https://kam.business-gazeta.ru/article/669847

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Камал театрының иске бинасы Салават Фәтхетдиновка бирелә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Миннән бертуктаусыз тир ага башлады” – Камал артисты Фәнис Җиһанша коронавирус белән авырганын сөйли [видео]
Азатлык күптән түгел генә коронавирус белән авырып чыккан Камал театры артисты Фәнис Җиһанша белән әлеге авыру, табиблардан тест ясату, вирустан саклану чаралары турында сөйләште.

“Минемчә” студиясендә без, гадәттә, тел, тарих, үзаңны саклау кебек проблемнарны яктыртып барсак та, көндәлек тормыш булганнарына өстәп башкаларын да чыгарып тора – мисал өчен, икътисади кризис, акчасызлык, Украина, Путинның мәңгелек президентлыгы, Америкадагы хәлләр һәм башка шундый мавыктыргыч нәрсәләр. Шушы елның мартыннан боларның барысын да өр-яңасы, бөтенләй көтелмәгәне, башка да килмәгәне каплады – аның исеме инде һәркемгә дә таныш, ул да булса коронавирусгалиҗанәпләре.

Болай зурлап әйтү үзен аклыйдыр, ни дисәң дә, төзелеше белән ул таҗны хәтерләтә бит. Алай да башта күпләр әлеге вирусны зур куркынычка санамады, кайберәүләр хәтта “ул – юк, уйдырма” дип килде, “ел да гади грипп белән авырыйбыз, быел да шулай булыр” дип үзен дә, тирәдәгеләрне дә тынычландырырга тырышты. Ләкин бер мәлне әле бер танышы, әле икенчесе сәер авыру белән интегә башлагач, хастаханәләргә эләккәч, кайбер очракларда эш хәтта ки үлемнәр белән тәмамлангач, бигрәк тә берәр белгән кешесе дөнья куйгач, халык бу зәхмәтнең чыннан да зур куркыныч икәнен абайлый башлады.

Бүген “Минемчә” тапшыруында коронавирус зәхмәтен кичергән шундый кунак. Шөкер, ул чирне якынча җиңел кичергән, әмма аның шушы тәҗрибәдән калган тәэсирләре шактый көчле. Алар белән ул Азатлык тамашачылары белән уртаклаша, ә тамашачылар белән ул үзе гомере буе аралаша. Кунагыбыз – Казандагы Камал театрының күренекле артисты Фәнис Җиһанша.

— Сиңа чын мәгънәсендә “Исәнме, саумы?” дибез инде, синең очракка бу бик туры килә. Син хәзер бу коронавирус белән бар дөнья буйлап барган сугышның үзенә күрә бер ветераны. Фәнис Җиһаншаның шушы зәхмәткә каршы шәхси сугышы нәрсәдән башланды?

— Беләсезме, без инде март аенда ук, карантин игълан ителгәннән соң, туры эфирларга чыгып, дөньяның төрле почмакларында яшәгән милләттәшләр белән анда барган вазгыять белән халыкны таныштыра идек, үзебез дә таныша идек. Минем әзерлек чаралары шулай иртә, яздан ук башланды дип әйтә алам. Шуңа моңа бик әзерлекле килдем, симптомнар сизелә башлауга ук үземә чаң суктым, башкаларны да әлеге хәлләргә игътибар итәргә өндәдем.

— Нинди симптомнарга карап син үзеңдә коронавирус дип уйладың?

— Аның симптомнарын инде белә идем: коры ютәл, температура күтәрелә, тән авырая, хәл бетә һәм башкалар. Миндә аларның берсе дә юк иде, бары тик тамак кына авырта башлады. Шуңа аңа бик игътибар бирмәдем, төрле үләннәр белән тамагымны чайкый башладым. Гади салкын тию булса, гадәттә, өченче көнгә авырту бетә, ә монда, дүртенче көнне бик каты баш авырта башлады. Әйтерсең лә, күз алмаларын бәрәңге кебек әрчегәннәр дә, кире урынына тыгып куйганнар диярсең. Ләкин минем һаман шул зәхмәт дип ышанасы килми, гел температура үлчим, ул 36,6 дип күрсәтә. Әллә градусник ватылдымы дип тә уйладым.

“Температурагыз югары булмагач, сулышыгыз әйбәт булгач, соңрак килербез”

Баш авыртуы бер-ике көннән соң бетте, тик аңарчы ашыгыч ярдәмгә заявка калдырып өлгергән идем. Заявкалары бик күп, иртүк шалтыраткач, алар мине “температурагыз югары булмагач, сулышыгыз әйбәт булгач, соңрак килербез” дип кисәттеләр. Табиб чыннан да килде, ләкин ул ашыгыч ярдәмнән түгел, ә мин беркетелгән сырхауханәдән булды. Япь-яшь кыз, арып беткән, кичке якта гына килде. Үзем дә жәлли башладым, кайдан икәнен сораша башладым. “Мин мондагы сырхауханәдән, иртәдән бирле йөрибез, чабабыз”, диде.

Беренче соравы: коронавируслы кеше белән элемтәдә булдыгызмы? Юк, дидем, танышлар авырса да, алар белән элемтәдә булган юк, дидем. Бу очракта алар мазок ала алмыйлар икән, табибә миңа антибиотиклар, антивирус даруларын калдырды, шуларны эчәргә кушты.

— Ягъни, бу кагыйдәдә шулай каралганмы? Кешегә аңарчы авыруны йоктырган кеше белән очрашкан вакытта гына тестны ясыйлармы?

— Аңлавымча, әгәр дә кешенең симптомнары юк, кеше йөткерми, сулый ала, тыны кысылмый, температурасы юк икән, һәм коронавируслы кеше белән элемтәгә кермәгән икән, бу очракта тест ясалмый. Әгәр дә коронавирус расланган кеше белән элемтәгә керсә, аны инфекцион хастаханәгә алып китәләр, анда мазок алалар, үпкәләләрне тикшертәләр. Анда тулы тикшерү үткәреп, хастаханәләргә җибәрәләр.

— Ә син үзеңдә коронавирус барлыгын ничек белдең?

— Табиб дарулар алырга кушкач, мин даруханәгә чыктым. Үземә “кара әле, мин бит чыктым, йөрим, бәлки безнең җиденче сырхауханәгә үзем барыйм” дигән фикер килде. Артистларны сәхнә дә дәвалый бит, сәхнәгә 40 температурасы белән чыгып, 36,6 белән кайткан чаклар да булганы бар.

Сырхауханәгә бару өчен алдан язылырга кирәк. Тик бу юлы, Ходайның рәхмәте, урамга чыкканда ук сайтка кереп, язылыйм дигәндә, яшел тәрәзә чыкты да, шунда ук талонны алдым һәм сырхауханәгә керә алдым. Температурамны үлчәделәр, кулларга антисептикны сиптерделәр һәм табибка керттеләр. Коридорда кеше юк, күрәсең, махсус шулай көйләнгән, һәр кеше үз вакытында килә. Бүлмәләрне җилләтәләр, ишек тоткычларын да антисептик белән эшкәртәләр.

Үпкәләремне тикшертергә кирәк дип кат-кат әйтеп тордым

Өченче катка менгәнче, нык тирләп чыктым, су кебек ага, ни икәнен дә аңламадым. Тыным да кысылды, “кара әле, организм мине врачка керүгә шулай әзерлиме әллә” дип көлеп тә куйдым әле. Табиб үпкәләремне тыңлады, сулышыгыз каты диде, аны үзем сизмәдем. Үпкәләремне тикшертергә кирәк дип кат-кат әйтеп тордым. Кислородны да тикшертте, ул да нормада булмады. Күп кенә дусларымның хастаханәдә булуын әйттем, “мазок” алыгыз дип сорадым. Борыннан, авыздан мазок алдылар да, чыгарып җибәрделәр. Компьютер томографиясен ясатыр өчен җитәкчегә дә кереп чыккан идем. Симптомнар булгач, мине томографиягә җибәрделәр.

Берничә көннән соң миңа шалтыраттылар, COVID-19га уңай нәтиҗә булуын әйттеләр. Моңа әзер булсам да, мондый белдерүгә югалып калдым.

— Вируска юлың озак булган икән. Синнән мөмкин кадәр күбрәк детальләрне сөйләтергә тырышуымны аңлыйсыңдыр – бу дистәләрчә, йөзләрчә кешеләргә ярдәм итә ала, синең башыңнан үткәннәрең белән уртаклашу, калганнарга әлеге чирдән сакланырга, йоктырган очракта да вакытында тиешле чаралар күреп, зыянны минимальләштерүгә булыша ала. Шул да бар – коронавирус җәелә башлаган башлангыч чорда илдәге сәламәтлек саклау системы моңа бөтенләй әзер түгел иде, табиблар үзләре дә нишләргә белмәде. Нәтиҗәдә йоктыручылар һәм авыруны катлаулы рәвештә кичерүчеләр саны кинәт кенә артты. Бу Русиядә генә түгел, дөньяның башка илләрендә дә шулай булды. Италия, Испания, Франция, Америка, Бразилиядәге хәлләрне телевизордан күреп беләбез. Ә Казанда ничек булды бу? Синең тәҗрибә нинди?

Районнарга аеруча авыр, томография өчен Казанга килергә кирәк

— Мин үзем сәламәтлек саклау системыннан канәгать. Беренчедән, табибларга чын күңелдән рәхмәтлемен. Алардан баштан ук игътибар булмаса, дөрес дарулар бирелмәсә, мин ахыры ничек булачагын әйтә дә алмыйм. Бөтен җирдә шулай: кешенең кәефе әйбәт, симптомнары әллә ни юк икән, аны хастаханәгә салмыйлар, өйдә генә калырга кушалар. Хастаханәләргә иң авыр хәллеләрне генә алып киләләр. Авылларда, районнарда аеруча бик авыр, анда томографияләр юк бит, аның өчен Казанга килергә кирәк, бу күпме вакыт ала. Кешедә вирус булса, аны машина белән озаталар, машиналар да җитми.

Мин белгән кайбер башка дәүләтләр, төбәкләр белән чагыштырганда бездә хәл яхшырак. Танышым Рамил хәзрәт Казакъстанда яши, ул миңа вакыт-вакыт сөйләп тора: анда даруханәләрдә хәтта дару да юк, хастаханәләргә ятуларны әйтәсе дә юк, даруларны кешеләрдән алып килергә сорыйлар.

— Андый хәлләр Русиядә дә булды. Мисал өчен коронавирус симптомнары булган чирләрне пневмония дип яздыруларны күп сөйлиләр, Уфада республика хастаханәсе дә ябылып торды, чөнки табиблар күпләп авырды һәм башка очраклар күп булды анысы.

— Мин Русияне әйтә алмыйм, Татарстанда яшим. Казандагы хәлләрдән чыгып кына фикер йөртә алам. Миңа килгән табиб әйтте: борчылма, без гади авырулар, салкын тидерү очракларында да коронавирустан тиешле дәвалауны бирәбез. Күрсәтмәләре шундый.

— Татарстанда коронавирусны рәсми төстә 6 меңгә якын кеше йоктырган дип санала. Син дә шуларның санында булырга тиешсеңдер. Син рәсми статистикага ышанасыңмы?

— Статистиканың дөреслеген берничек тә әйтә алмыйм. Коронавирус белән авырган бер танышым сөйләде, ул сырхауханәгә барып, исемлектә үз исемен күргән. Барып карарга кирәк әле, кызык өчен генә, мин дә бар микән анда.

— Син милләткә шактый билгеле кеше, халык сине ярата һәм дә хөрмәт итә. Шуңа да синең сүзең үтемлерәк, абруйлы була ала. Бу COVID-19 уңаеннан, башыңнан кичергәннәр тәҗрибәсеннән чыгып башкаларга нинди киңәшләр, үгет-нәсихәт бирер идең?

— Әлбәттә, кешенең үз башында булмаса, үгет белән генә керми инде ул. Кеше ышанмаса, вирусны уен, сәясәт дип кенә уйлый икән, аны ышандыру бик авыр. Шул ук вакытта ышанучылар, паникага бирелүчеләр дә күп. Үземнең авыруымны социаль челтәрләргә чыгаргач, бик күп кеше шалтырата башлады. Сезне генә караганнар, безне карамаслар инде, без үләрбез инде, дип әйтүчеләр дә булды.

Безгә ел әйләнәсендә имун системны ныгытырга кирәк

Ләкин бит кешене коронавирус үзе үтерми. Коронавирус ул авыруларны китереп чыгаручы гына. Медицина телендә ул цитокиновый шторм дип атала, ул иммун системына бәйле. Беренче чиратта, безгә ел әйләнәсендә иммун системын ныгытырга кирәк. Дөрес яшәү рәвешен алып барырга , зыянлы ризыклар ашамаска. Бакчаларда җиләк-җимешләр өлгерә, С витамины тулып ята. Физик күнегүләрне ясарга кирәк, мин үзем Стрельникованың тын алу күнегүләрен ясыйм, аларның да үземә файдасы булгандыр дип уйлыйм.

Пляжларда кеше өстендә кеше ята, урын юк. Нинди битлекләр, бармакчалар турында сүз бара ала? Мин үзем дә коронавирус белән авыруымны белмәс тә идем, тест кына күрсәтте. Мин шул ук транспортка битлексез утырган булсам, яныма үпкә авыруы булган кеше утырса, мин бит аңа зыян китерә алам. Ә ул үлеп китсә? Кешеләр менә шуны аңламый, битлексез йөри.

Йөргән чакта битлек тә кияргә, 1,5 метр араны да тотарга кирәк

Шуңа кеше булган җирләрдә, кибетләрдә битлек кияргә кирәк. Хәзер сәүдә үзәкләре ачылды, андагы чиратларны күреп шаккатым. Кеше өстендә кеше, балалары белән киләләр, күбесенең битлекләре дә юк. Кинотеатрлар ачыла башлый, хәзер халык анда агыла башлый. Барган чакта, йөргән чакта битлек тә кияргә, 1,5 метр араны да тотарга кирәк, аны галимнәр юкка гына уйлап тапмадылар. Транспортта да антисептик кулланырга кирәк. Кимендә бу гади чараларны күрсәк, аның таралышын киметер идек, дип уйлыйм.

— Бу чирне кичерүеңнең алай да бер файдасы бар инде – синдә хәзер аңа каршы иммунитет барлыкка килгәндер, гәрчә төрле илләрдән, төрле белгечләрдән шуны да ишетәбез: имеш, COVID-19ны җиңелчә, авыру билгеләресез кичергәннәрдә иммунитет тулысынча булмый да икән, булган очракта да бик кыска бер чорга гына барлыкка килә икән.

— Бу расланган әйбер түгел. Мине дәвалаган табиблар шулай диделәр, март-апрельдә авырган табиблар яңадан авырый башлаган. Иммунитетның барлыкка килү, килмәве дә расланмаган. Иммунитетның күпмегә дәвам итәчәген дә берсе дә белми. Безнең бер генә фараз булырга тиеш: үзеңне сакларга һәм башкаларга зыян салмаска. Ә инде иммунитетны Аллаһ тәгалә генә белә.

Чир инде таралган, барыбыз да чирләячәкбез

Чир инде таралган, барыбыз да чирләячәкбез, моңа иманым камил. Иң мөһиме, бөтен кеше берьюлы авырмаска тиеш. Барысы да бергә авырый башласа, аларны кая яткырып бетерәсең, шулкадәр табибны кайдан табасың?! Реанимацияләрдә, җиһазларда урыннар җитми. Кешеләр моңа салкын карый, җитди кабул итми. Беренче симптомнар барлыкка килү белән сез табибларга мөрәҗәгать итәргә тиеш! Табибларның эшләре бик күп, алар сезнең якыннарыгызга килмәскә дә мөмкин, шуңа күрә, зинһар өчен, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Шушы зәхмәт, әлбәттә, кызык кына фәлсәфи мәсьәләләр дә күтәрә, кешенең табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә булган мөнәсәбәтенә, глобализация һәм биологик баланс проблемнарына игътибар юнәлтә, әмма бу инде бөтенләй башка, аерым бер сөйләшү темасы.

Чыганак: Азатлык Радиосы сайты

Запись “Миннән бертуктаусыз тир ага башлады” – Камал артисты Фәнис Җиһанша коронавирус белән авырганын сөйли [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Камал театры 10 көндә онлайн спектакльләрне ничә кеше каравын һәм күпме акча җыелыун әйтте
Камал театры 2 апрельдә 114 нче сезон репертуарындагы спектакльләрнең трансляциясе сезонын ачты. Һәр тамашачыны исәпкә алганнан соң, 10 көн эчендә 2200дән артык билет алынганы мәгълүм булган.

Бу – 150 000 сум акча жыелган дигән сүз.  Иң юмарт тамашачы спектакльгә билетны 3000 сумга алган. Әлегә иң популяр спектакль – «Мәхәббәт FM». Әлеге тамашаның трансляциясенә 700дән артык кеше билет алган.

Спектакльләрне Татарстанлылар гына түгел, чит илләрдән –Финляндия, Бельгия, Германия, Төркия һәм Нидерландта яшәүчеләр, Россия буенча Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Түбән Новгород өлкәсе, Чувашия Республикасында яшәүчеләр алган.

Театр директоры Илфир Якупов әйтүенчә, юмарт тамашачыларны  үзизоляция чоры үткәннән соң бонуслар көтә.

Директор урынбасары Илшат Латыйпов әйтүенчә, проектның төп максаты –тамашачы белән элемтәне югалтмау. “Без махсус ирекле бәя куйдык. Ягъни спектакльгә билетны теләсә нинди бәягә алып була. Шулай итеп “Мәхәббәт FM” спектакле тулы зал җыйды. Алай гына да түгел әле ул.  Бер транcляцияне гаилә белән карыйлар бит. Димәк 700не икегә ,өчкә тапкырларга кирәк була. Без алга таба да тамашачы күңелен күрергә әзер. Чөнки репертуар спектакльләренең яртысы видеоязма рәвешендә эшләнгән. Бу – бүген генә башланган эш түгел. Моңа әзерлек күптән барды. Съемкалар югары сыйфатлы, аларга барысына да титрлар  әзерләнә. Кызганыч,  мондый мөмкинлек бөтен театрларда да юк. Без исә атналык нәтиҗәдән бик канәгать”, – дип билгеләп үтте ул.

Бу атнада Камал театры “Бию пәрие”, “Исәнме, улым”, “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакльләренә чакыра.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Камал театры 10 көндә онлайн спектакльләрне ничә кеше каравын һәм күпме акча җыелыун әйтте впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Камал театры артисты гаиләсендә шатлыклы вакыйга
// Tatar Today //

Камал театры артисты Раил Шәмсуаров 20 август тормыш иптәше Зөлфияне һәм улын бала тудыру йортыннан алып кайтты. Алар икенче тапкыр әти-әни булдылар.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by Галиәсгар Камал театры (@kamalteatr)

Мәгълүмат: kamalteatr

Запись Камал театры артисты гаиләсендә шатлыклы вакыйга впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Камал театрыннан 2 хәбәр: берсе моңсу, берсе күңелле [ВИДЕО]
Г.Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тамашачыларга ике хәбәр җиткерде:  берсе моңсу, икенчесе күңелле.

“Көтеп алган җәйге яллар җитте. Камал театры да үзенең 113нче сезонын тәмамлады. Ләкин көзен театр үзенең 114 сезонын ачып җибәрәчәк”, – ди ул. Сезгә ялларыгызның матур үтүен, кәефләрегезнең күтәренке булуын телибез! Җәй буена көч җыеп, сагынышып, киләсе сезонда очрашуны түземсезлек белән көтеп калабыз!

Фото: https://kamalteatr.ru/

Мәгълүмат Камал Театры сайтыннан алынды

Запись Камал театрыннан 2 хәбәр: берсе моңсу, берсе күңелле [ВИДЕО] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кайчак кимсенү дә тоясың, әмма…”: Эмиль Талипов иң яшерен серен ача
Актер белән аралашу гадәти нәрсә түгел ул. Син теге яки бу спек­такль­дәге ниндидер герой янына барасың кебек тә… Ә ул, мәзәк­тәгечә, бәрәңге дә ашый икән, төннәрен йокларга да ята булып чы­га. Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов янына ба­р­ган­да да “Мәхәббәт FM”дагы Ильяс та чыгар төсле иде каршыга, “Мулла”­дагы Әсфәндияр дә, “Диләфрүз ремейк”ның – кәттә мотоциклын выжылдатып, Исмәгыйле дә… Ә минем каршыда – күңеле белән урман-тугайларда уйнап үскән гап-гади авыл егете Эмиль иде.

Еламаска өйрәтте

Элек Биектау районына кергән Кадыш авылы, хәзерге Авиатөзе­леш районы авылы егете гаиләдә төп­чекәй булган икән. Ике ападан соң ту­ган егетне тездә иркәләп-назлап кына утырмаганнар утыруын, алар – хуҗалыктагы кырык­ма­са-кырык мә­шәкать, эш белән үскән буын. Әмма әнисе ягыннан да, әтисе яклап та иҗади оеткыдан мәхрүм булмаган Эмиль – кечке­нәдән күр­ше-тирә апа-абыйларга, иптәш­ләренә пародия күрсәтергә яраткан “артист”ны урындык өслә­ренә бас­тырып сөйләтә-җырлата торган булганнар. Әмма бу авыл “инс­титуты”на кагылышлы тәрбия­дән кала торган буш вакытта гына каралган – башта иң мөкатдәсе эш ләса…

– Эшләп үстек, безнең чорда бүгенге кебек уку, түгәрәкләр генә дип яшәү, телефоннарда уйнап утырулар юк иде бит инде. Балалардан культ ясау да булмады – барганбыз, акрынлап кул астына да керә башлаганбыз. 6-7 нче сыйныфларда мин әти белән бергә капчык-капчык бә­рәңгеләр ташый башлаган идем инде.

– Тик төпчекләргә кагылышлы иркәлек булмады гына димә, зинһар, барыбер ышанмыйм.

– Булмады. Кагып-сугып үстерү булмаса да, алга утыртып үбеп утыруларны да хәтерләмим. Әлбәттә, наз-мәхәббәткә туймадым дип тә әйтә алмыйм – әмма бер бала икен­чесеннән аерылмады. Әнием Әл­фия заводта сакта эшләде – иртән китә, төн кайта дигәндәй. Ул һәр­вакыт үзе белән пистолет йөртте – мин – кулымда пистолет та тотып караган кеше. Сүтеп-җыеп күрсәтә иде әни аны… Әмма әни катырак иде безнең – тозлап-борычлап, оял­тырлык итеп әйтә белде. Минем кызулыгым да – әнидән. Әтием Ман­сур мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде – шулай ук эш кешесе, улым, алай итәргә кирәк, болай эшләргә кирәк, дигән нотык сөйләгәнен ишеткән булмады. Без аларның тормышыннан үр­нәк алып үстек, олыларны – олы, ке­челәрне кече итәргә өйрәндек. Аннан, безнең чорда балаларны кырыслык-таләпчәнлек белән үсте­рү чоры иде.

– Нык тәртипле мулла песие булып үстеңмени?

– Без табигатьтә үстек. Хуҗалык эшләрен караганнан соң без урамга, урманга чыгып китеп, аралашып-уралышып үстек. Мактану булмасын – кулдан килмәгән эш, теш үт­мәгән шөгыль калмагандыр. Тиктормас, кызыксынучан идек. Шу­ңадыр, хәтерлим, туксанынчы еллар – мин бик сорагангадыр инде, әти белән әни акчаларын кырып-себереп велосипед алып бирде миңа. Матур, 9 меңлек, шәп сәпит! Без бу вакытта егетләр белән кача-поса дискотекага йөрибез. Үзебез­чә, кәттә бит инде – җилләнеп барабыз, сәпитне салам эскертенә качырып куябыз да дискотекага кереп китәбез. Шундый көннәрнең бер­сендә, биеп чыктык, ә минем сәпит юк! Тузан да кунарга өлгермәгән яңа сәпитемнән җилләр искән… Әниләргә аны-моны әйтеп тору юк әле – кайсын каян детальләр табып, ике көндә сәпит җыйдым мин. Үзем!..

– Үзеңнән бигрәк, матчага кыс­­тырылган талчыбыкка килеп җиттек бугай без?.. (Кө­ле­шәбез.)

– Әйе, анда эләкте! Сәпитне җы­еп бетергәч, әтигә дөресен сөй­ләп бирергә булдым. Кайттым, ул кафель идәнле ваннага унитаз урнаштырып ята, килдем дә: “Әти, минем сәпитне урладылар”, – дидем. Әтинең кулындагы кыскычы тө­шеп тә китте, кафельне дә чатнатты. Шунда кул астындарак торган чебен үтергечне алып, ипи шүрлегемә менеп тә төште!

– Ә үзең ясаган сәпитне күргәч?

– Анысы өчен әни мактады, үзе бит, бусы кадерлерәк тә булыр әле, диде. Әтигә ул эләктерү өчен үпкәләмәдем дә – бик тиешле урында, тиешенчә булган ул. Баштан сыйпап кына утырып булмый. Егетне егет итеп үстерергә кирәк – борын мышкылдатып елап йөрерлек булмасын.

– Шушы хыялыйлык һөнәр сайлауга да бер юнәлеш бир­гән­дер, әйеме? Әллә әти-әни “егетчә­рәк” берәр һөнәр ягына ишарә­ләдеме?

– Юк, киресенчә, әти укуымны шул юнәлештә дәвам итүемне киңәш итте. Мин мәктәптә укыганда төрле-төрле бәйгеләрдә катнаша башлаган идем инде. Төгәл фәннәр белән дә әллә ни дуслык булмады – техник вузлар турында башыма да кертмәдем. Мәктәптә укыганда да ул математика, алгеб­ра, физикалар бер газап иде – дәрес башында берәр ноктада берәр сурәт эзләп таба идем дә, дәрес буена шуңа карап утыра идем. Очына чыгып булмас ул формулалар, биремнәр башка планетадан иде… Шуңа театраль учили­щеның актерлык осталыгы факультетына документларымны тапшырырга булдым да. Әмир Камалиев – Аманулла классына укырга кердем. Өч ел укыганнан соң, миңа нидер җитми башлады. Дүр­тенче курстан соң Фәрит Бикчән­тәев төркем туплый дигәнне ишет­кәч, көчемне сынап карарга булдым – режиссурага укырга кердем. Фәрит абый бер шарт белән алды – мин театр училищесын ташларга тиеш идем.

– Ташладыңмы?

– Юк, кача-поса параллель укып бетердем: мин – ике мәктәпле артист.

– Фәрит Рәфкатовичка ничек итеп аңлаттың?

– Ул аны бүгенге көнгә кадәр белми шикелле.

Мин – соң өлгергән артист

– Эмиль Талипов һәм режиссура – алар кавыша алдымы соң? Аннан, мине иң кызыксындырган сорау – режиссер булуга укытып буламыни соң ул?

– Укытып була инде ул, 10-15 алымы бар аның. Әмма интуитив сизү, тоемлау – Ходайдан бирелә торган талант. Ансыз спек­такльнең йөрәге булмый. Минем режиссерлык эшләремә килгәндә, укыган вакытта сәхнәләштерелгән “Зөбәйдә – адәм баласы” бар. Фәрит абый киңәше белән алынган әлеге әсәр­не мин аны ничек бар, шулай итеп сәхнәгә чыгардым… Мин телә­гән нәрсә килеп чыкмады. Режиссерлык эше шуның белән тәмам да булды. Ә уку тәмамлаганда мин инде артист форматында эшли башлаган, беренче сынауларны узган идем. Күп уйный башладым. Әле анысы да ничек булды – мин курс­ташларымнан зуррак идем бит инде, театрга килеп эләгү белән дә чәчрәп балкып чыкмадым. 27 яшемдә генә артист буларак эшләр­гә тотындым.

– Әмма соңармадың, бәхет кояшы сиңа саран елмайды, дип һич тә әйтеп булмый. Режиссер синең талантыңны күрә һәм күтәреп алды бит?

– Артистның бәхете – режиссердан, анысы – бәхәссез. Әмма ме­даль­нең икенче ягы да бар – эш­ләмәгән, үзен чарламаган артист режиссерга кирәк түгел. Безгә укыганда да әйтә килделәр: талантлы артистка караганда, эшләгән артист күпкә кадерлерәк. Шуңа нинди бәхет кояшы ди инде? Беренче булырга теләсәң, үзеңне кызганмыйча эш­ләргә дә әзер булырга кирәк. Берен­челекнең үз хакы бар.

– Эмиль өчен кайсы рольләр иң-иңнәре рәтендә?

– Т. Миңнуллинның “Мулла”­сын­да­гы Әсфәндияр, Р. Зәйдул­ла­ның “Үлеп яратты”сындагы Корбанов, И. Зәйнинең “Мәхәббәт FM”­дагы Иләс Миләсов… Гомумән, “Мә­­хәббәт FM” ул миңа атап язылган спектакль дисәң дә була – иҗатымдагы иң-иң урынны нәкъ менә әлеге әсәр алып тора. Ул безнең курсны ачып бир­гән визит карточкасы – курсыбыз­ның биш еллыгына Илгиз Зәйниев махсус язды аны. Анда тулаем – мин. Ә урамда танып эндәшә башлаулар – Нурания Җамали режиссерлыгындагы “Ерактагы якын йолдызым” кинофильмыннан соң булды.

Зирәклек тупладым

– Иҗат коллективында бервакытта да җиңел була алмый…

– Авыр да түгел, Гөлнара. Аннан, күп нәрсә үзеңнән, тормышны, ке­шеләрне кабул итүдән дә тора. Элек мин риза булмасам, гаделсезлек күрсәм, бәргәләнә, үз дигәнемне исбатларга тырыша, бәхәскә керә идем. Еллар узу белән тормыш ул яктан да чарлый башлады – мин хәзер күп нәрсәне елмаеп, йөрәккә якын алмыйча, әрепләшмичә генә уздырып җибәрергә өйрәндем.

– Чып-чынлап туеп, театрдан китәргә ниятләп йөргән вакы­тың булдымы?

– Булды. Студент еллары иде әле ул. Уку авыр бирелә, барып чык­мый шикелле… Кердем дә Фә­рит абыйга: “Китәм мин!” – дидем. Тукта әле, ашыкма, бар да нормаль бит, диеп, аркадан кагып чыгарып җи­бәрде ул… Шул талпынышта кәеф кырылу да узды.

– Фәрит Рәфкатович еш мактыймы?

– Булгалый, әмма ул үтереп мактый торган кеше түгел. Сирәктә әйтеп куя. Әмма аның бер мактавын “күңелдә йөртәм” мин. Швейцария режиссеры куйган “Әтрәгәләм” спектакленнән соң: “Эмиль, син бит моны Голливуд артисты төсле уйнадың, афәрин!” – дигән иде. Ос­таздан андый сүз ишетү – тагын бер пар канат төртү белән бер инде ул!

Телисеңме, аккош каурые бүләк итәм?

– Озаклап башлы-күзле булмыйча йөрүеңдә өер-өер фанат кызлар гаепле булдымы соң, йолдызланып китеп, гадиләр янына төшәсең килмәвеңме?

– Безгә театрда йолдызланырга берәү дә ирек куймады. Укыган вакытта ук сеңдерә килделәр: сез артист буларак кына кызык, кеше буларак – юк. “Әйбәт кеше ул – һөнәр түгел”, – диләр иде. Шуңа йолдызлану турында сүз дә була алмый. Беренче тапкыр урамда танып эндәшүләре дә кинода төшкәч булды минем: бу бит шул-шул, дип кинодагы образым янына килеп фотога төшеп киттеләр, Эмиль янына түгел! (Көлә.) Шуңа минем үземдә дә, мин бит шундый-шундый, мине бөтен кеше белә, дигән нәрсә булмагандыр. Булды инде – Нурания Җамали киносыннан соң булды арттан йөрүләр… Стеналарга язулар да, чәчәкләр-күчтәнәчләр бе­лән каравыллап торулар да… Әмма ул – театр артистының һәрберсендә була торган әйбер. Мин аңа бүген бик гади карыйм.

– Әти-әни, улым, өйләнергә вакыт сана, дип әйткәләш­тер­мәделәрме?

– Әйткәннәрдер, әмма өйләнер­гә кирәк булганнан гына өйләнеп булмый ич инде ул! Күңел ятмаган, йөрәк “әйе” дигән кешеңне очратмыйча ашыгулар ялгышуга китерә дип беләм. Мин Илсөярне бик озак эзләдем, эчтә озак еллар бушлык иде. Әмма үз кешемне очратасымны сизә килдем. Динә Закирова бервакыт машинада барганда аның фотосын күрсәтте. Мин карадым да фотоны кире бирдем. Шуның бе­лән онытылды да. Кебек. Соңрак Камал театрыннан үзәккә баручы юл киселешендә, Тукай һәйкәле янында очраттым мин аны. Башта кем булуын искә төшерә алмыйча интектем. Исеме телгә килмәде. Аннан, беткән баш беткән дип, “Илсөяр!“ дип кычкырдым да башымны чит­кә бордым. Илсөяр – Илсөяр булып чык­ты! Шуннан сөйләшеп киттек. Аннан тагын бер тапкыр көтмә­гәндә юллар кисеште. Ул минем театр артисты икәнлегемне дә белми булып чыкты. Анысына сөендем генә инде.

– Әәәәй, бер аһ итәрлек романтик мизгел дә булмагач…

– Булды! Чигелгән читек тә биргәнем булды, атап җыр яздырганым да. Иң яшерен сер белән дә уртаклашыйм инде… Бервакыт күл янында йөргәндә мин су өс­тендә аккош каурые күреп алдым. Ил­сөяргә борылдым да: “Телисеңме, мин сиңа аккош – иң тугры мә­хәббәт кошы каурые бүләк итәм?” – дидем. Илсөяр, каян ала­сың соң син аны, дип югалып ук калды. Мин шунда агач ботагы алдым да, теге каурыйны судан көч-хәл белән этеп чыгарып, булачак гомерлек юлдашыма бүләк иттем. Аккошлар ялгыз яши алмый, дидем. Аның күзлә­рендә бәхет очкыннары иде. Каурый хәзер альбом эчендә, өебез­нең түрендә тора.

– Утызның үр ягына чыккан, шәхес буларак формалашкан, үз көенә генә яшәргә өйрәнгән ке­шегә гадәти гаилә кысаларына кереп урнашу ансат түгелдер ул, әйеме, Эмиль? Син роль белән янып йөрисең, ә синең кулыңа, бар ташлап кер әле, дип, чүп пакеты китереп тоттыралар…

– Юк, ансат түгел. Мәхәббәт тә, гаилә дә – ул шулай ук хезмәт. Аңа кергәнче син үзең җавап бирергә тиеш – әзерме син шуңа? Мин Ил­сөяр белән танышыр алдыннан ул халәтне тойдым – мин әзер, миңа гаилә кирәк. Әнә шул әзер булганнан соң гына тоемладым да – мин озакламый үз кешемне очратачакмын. Шуңа да гадәти тормыш, көн­дәлек мәшәкатьләр, җаваплы­лык­ның бер кешедән ике кешелек тандемга күчүе миңа гадәти булды.

– Гаиләнең матди ягын кайгырту артист кешегә авырмы?

– Яшерен-батырын түгел, го­мер-гомергә әдәбият-мәдәният-сән­­гатьтә акча булмаган, юк, бул­мая­чак… Шуңа мин дә төп эшемнән тыш акча чыганагы эзләргә мәҗ­бүр, ансыз тормыш көтеп булмый. Әйе, кайчак кимсенү дә тоясың, әмма… Ә болай, биргәненә мең шө­кер, торырга фатирыбыз, йөрергә машинабыз бар, өстәлебез – түгәрәк.

(Гөлнара Җәлилова/“Ватаным Татарстан”, /№ 49, 05.04.2019/)

Запись “Кайчак кимсенү дә тоясың, әмма…”: Эмиль Талипов иң яшерен серен ача впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Раушания Юкачева югалту ачысын ничек кичерә, 8 март бәйрәмен ник “ясалма” ди [интервью]
Раушания Юкачева. Бу исемне ишеткәч, күз алдыгызга кояш кебек балкып торган актриса килеп баса торгандыр. Тормышын, иҗатын күзәтеп баручылар исә аның хакында көчле рухлы, энергияле, ярдәмчел дип тә әйтер. Рух дигәнең ничек ныгый? Пәрдә артында ни хәлләр бар? Гомумән, театр дөньясы хатын-кыз актриса күзлегеннән нинди?

Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева белән әнә шулар хакында сөйләштек. Әңгәмәнең күркәм сәбәбе дә бар – 23 мартта актриса “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакле белән 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

– Раушания ханым, хатын-кызга, нинди генә һөнәр иясе булса да, уңышка ирешү җи­ңел түгелдер дип уйлыйм.

– Җиңел түгел, әмма хатын-кыз барын да булдыра. Ир-ат, мәсәлән, максатына туры гына бара, хатын-кызның уңыш юлы тармаклы. Аңа җитмешкә бүленергә, туры юлыннан тайпылып, төрле тармакларга кереп чыгарга туры килә. Юлың озынрак булган саен, мәшәкате күбәя, әмма тормышның тәме арта гына.

– Үзегезгә театр дөньясына кереп китү авыр булдымы?

– Авыр дип әйтмим, әмма борма юллар аша килдем. Язмыш ничек куша бит… Өстәвенә без – әти-әни сүзеннән чыкмый торган авыл балалары. Мин дә, сүз тыңлап, элемтәчеләр техникумына укырга кердем. Анда ике ел укыганнан соң, йөрәккә операция ясатырга туры килде. Шуннан соң бер ел укырга ярамады. Өйдә тик ятасы килмичә, юри генә театр училищесына имтихан бирергә бардым. Ул сентябрь аенда оештырылган өс­тәмә имтихан иде. 37 кешедән бишебезне сайлап алдылар. Театр училищесын 22 кеше тәмамладык. Бу төркемнән сез Мәскәүдә яшәүче артист Роза Хәйруллинаны, драматург Рәдиф Сәгъдине, режиссер Нурания Җамалины беләсез. Кай­берләребез исә училищедан соң башка һөнәр сайлады. Чөнки артист булган хатын-кызга көч кенә түгел, бик күп очрак­лык­ларның да ярдәм итүе кирәк. Ярый ла минем ирем театр тормышын аңлый, сәхнә кануннарын, кайчак тәү­лекләр буе эшләргә кирәклеген белә. Бу һөнәрне белмәгән ир-ат хатынын тәүлек буе эшләргә җи­бәрәме соң? Чөнки хатын-кызның иң беренче вазифасы – гаиләсен, балаларын кайгырту. Шуңа күрә театр дөньясында ялгыз хатыннар күбрәк. Ире – театр артисты, хатыны башка һөнәр иясе булган парларның гаиләсе нык булырга мөмкин әле. Әлеге дә баягы хатын-кызның мондый вәзгыятьләрне аңлау дәрәҗәсе зуррак.

– Шулай итеп, хисле, еш кына куш йөрәкле булырга туры килә торган һөнәр сайлагансыз…

– Әлбәттә, сәхнәдә йөрәгеңә бәргән вакыйга гына табигый, ихлас килеп чыга. Бәлки, бу – яз­мы­шыңа аваздаш хәлдер, ә бәлки, сиңа бөтенләй ят күренештер. Алай булса, күзәтәсең, образыңны тулы канлы иткәнчегә кадәр эзлә­нәсең. Аллага шөкер, рольләрем күп һәм төрле булды. Бала-чагадан башлап, төрле кичерешләрне башкарырга туры килде… Сезнең сорау Шәмсекамәремне искә тө­шерде. Мин бит аны башта уйный алмый аптырый идем. Хәзер булса, бәлкем, башка төрле дә эшләгән булыр идем. Әле күптән түгел генә сеңлемнең 20 яшьлек кызы юл казасында һәлак булды. Бу – безнең барыбыз өчен дә бик авыр хәсрәт. Үз кызымдай якын иде ул миңа. Шәмсекамәрнең дә күз алдында баласын суга төртеп төшерәләр. Репетиция вакытында тыным кысылып, буылып идәнгә егыла идем. Режиссер Празат Исәнбәт, нигә син шулай кабул итәсең, дип сүгә иде. Бердәнбер кызым күз алдына килә, ул бата төсле тоела, ниш­ләтәсең. Празат абый, алайса, син – начар артистка, дип әйтә, бу вакыйга эчендә яшәр­гә, шул ук вакытта үзеңне читтән карап, бо­ларның чын түгеллеген аңларга тиеш, ди иде.

– Празат Исәнбәт, Марсель Сәлимҗанов, Фәрит Бикчән­тәев. Бу режиссерларның һәр­кайсы – үзе бер чор. Алардан нәрсәләр алып калдыгыз? Сщ­лимҗановтан Бикчәнтәев чорына күчү авыр булдымы?

– Үзгәрешләрне табигый кабул иттем. Празат абыйда укыдым, Марсель абый белән башыннан ахырына кадәр бик күп эшләдем. Фәрит белән исә без – дуслар, без – бер чор балалары.

Празат абый Исәнбәткә “Бә­хетсез егет” спектаклендә уйнатканы өчен рәхмәтем зур. Галиәсгар Камал әсәрләре театрда сирәк куела. Шуңа күрә андый спек­такль­ләргә эләгеп каласың икән, ул – бик зур бәхет. Аның теле, сөйләм алымы, җөмләсенең аһәңе, моңы башка. Татар теленең байлыгын күр­сәтер ­­өчен мин Галиәсгар Камал әсәрләрен дәреслекләргә кертер идем. Празат абый “Таһир – Зөһ­рә”дә Зөһрә роленә билгеләп тә үсендерде. Гомумән, ул безнең буынны классикада тәрбияләде.

Марсель Сәлимҗанов – иң авыр чорда театрны саклап калган шәхес. Туксанынчы елларда без бер сезонга 7-8 премьера чыгара идек. Әгәр ай саен премьера булып тормаса, халыкны театрга китерү бик авыр иде. Ул вакытта бюджет оешмаларында акча юк, талонга яшәгән чор. Марсель абый спектакль артыннан спектакль чыгарды. Шуның белән театрны, драматургияне алып калды. Яңа әсәрләр туды, драматург буларак Зөлфәт Хә­ким, Мансур Гыйләҗев ачылды. Үзара сөй­ләшеп, шаярышып утырганда “Ка­зан егетләре” туды һәм сәх­нәгә менде. Анда бит рольләре дә артистларга карап язылды. Әйтик, Раушаниядән чыгып Фир­дәвесне, Розадан – Асияне, Лю­циядән – Хәбибәне, Венерадан Фәүзияне язды. Егетләрне дә шулай, артистларны күзаллап язды Мансур. Аннары Зөлфәт Хәким­нең Марсель абый заказы белән язылган “Кишер басуы” һәм башка әсәрләре куелды. Марсель абый Ркаил Зәйдулла белән дә эшли башлаган, бик матур тандем барлыкка килгән иде дә бит. Марсель абыйның гомере кыска булды. Аларның “Саташкан сандугач” спектакле ул чорны шул­кадәр тәңгәл чагылдыра иде. Мин анда җитәкчене уйнадым.

Фәрит – әйткәнемчә, яшьтәш. Бергә укмашып яшәгәнгә, без чорлар алмашуын сизмәдек тә. Артистка исә яңалык кызык, ул аны гомер буе көтә. Беләсеңме, минем уйналмаган бер ролем калган икән әле. Шәп кенә бер әбине уйныйсым килә.

– Әби роле проблема түгел­дер инде ул?

– Проблема шул менә. Бүген иң зур проблема – әби роле. Әби генә түгел, хатын-кызга атап язылган пьесалар да юк. Син, карьера тө­зергә мөмкинлек бармы, дип со­рыйсың. Ә бит драматург башлыча ир кеше вакыйгасын яза. Хатын-кыз анда ир образын тулыландыручы булып бара. “Әни килде” ди­сең. Анда да бит әни түгел, балалары ачыла. Анда ничә малай, ничә төрле кызыклы язмыш. Ә бармы шунда кызыклы хатын-кыз роле? Шул ук квартирант апа, шәф­кать туташы, килен­нәре – аларның бит язмышлары ачылмый. Хәтта Үзбәкстаннан кайткан Гөлчирәнең дә язмышы юк, иренең язмышы бәян ителә. “Татар хатыны ниләр күрми”не мисалга алыр идең, анда бичара хатын үлә дә, барыбер вакыйгалар иргә кайтып кала. Хатын-кыз образы Островский, Чехов әсәр­лә­рендә бар. Алар исә бездә дис­тәләгән еллар куелмый. Ә бит тамашачы да, үзебез дә, тән­кыйть­челәр дә роль аша фикер йөртә. Бүгенге драматург исә 30–40 яшьлек ирләрне, димәк, үзен чагылдыра.

– Димәк, хатын-кыз драматурглар юк.

– Андый драматург булса да, хатын-кыз проблемасын ача аламы әле ул, юкмы. Чөнки хатын-кыз һәрвакыт үзен икенче планда күрә.

– Тормышта да шулай: сез дә иң элек ирегез Николай Юкачевны кайгырткансыздыр.

– Әлбәттә, шулай. Хезмәт хакларын күтәрү турында сүз булса да, артист хатыннар иң элек ирләрен кайгырта. Мин дә шулай идем. Гәр­чә ул чакта уйнала торган роль­лә­рем иремнекенә караганда күбрәк булса да. Миңа Коля ышыгында яшәү кирәк иде. Ирем өчен күбрәк көрәштем һәм, исән булса, кө­рәшәчәк идем әле… Бөтен кеше дә көрәшче түгел. Мин шундый. Әмма беркайчан да үзем өчен сорамыйм, кеше өчен таулар күчерә алам.

– Ирегез белән партнер булган рольләр күп идеме?

– Бергә бик аз уйнап калдык. “Бәхетсез егет” һәм Әфган сугышына эләккән татар егетләре турында язылган “Зөлфия”дә (авторы – Кашшаф Әмиров) уйнадык. Аннан ул олыгаеп китте һәм комик роль­ләргә күчте. Миңа һаман да бала-чага, героиня рольләрен бирәләр иде. Героиня… Аннан да бушрак роль юк инде. Миңа язмышлы рольләр кызыграк.

– Бер-берегезгә рольләрне аңларга ярдәм итә идегезме?

– Николай – урыс милләтеннән. Аңа беренче мәлләрдә авыррак иде. Бигрәк тә Галиәсгар Камал әсәрләре катлаулы булды. Әмма тырышлыгы белән телне шулкадәр яхшы үзләштерде, күп кенә татарлардан әйбәтрәк сөйләшә иде. Ә татар театрын сайлавы болайрак: ул укырга кергәндә театр училищесында урыс төркеме булмаган. Аңа, татарча беләсең дип, татар төркемендә укырга тәкъдим ит­кәннәр. Барыбер армиягә китәсең бар, кайткач, кайда укыйсын үзең хәл итәрсең, дигәннәр. Өч ел хез­мәт итеп кайтканнан соң, аңа чынлап та сайлау мөмкинлеге бар иде. Әмма без беренче көнне үк танышып өлгердек һәм бергә укырга булдык. Укып бетерүгә өйлә­неш­тек. Бергә 29 ел яшәп калдык. Быел аның фанилыктан китүенә 10 ел була. Бөтен авырлыкларны кич­кәннән соң рәхәт тормышта, онык­лар сөеп яшәр чак юкса. Үзем өчен түгел, аны рәхәттә яшәтәсем килә. Рәхәттә яши алмыйча китте. Бөтен нәрсә бар, ул гына юк.

– Югалту ачысын күтәрергә нәрсә ярдәм итә?

– Минем таянычым – театрым булды. Ун ел узып бара, кайбер мизгелләр кайтып-кайтып исемә төшә дә, бу ничегрәк булды соң әле, дип уйланам. Димәк, ул мәсьәләләргә мине катнаштырмаганнар, миннән башка хәл ит­кәннәр булып чыга. Бу миңа гына кагылмый, һәммә кешегә кагыла. Хәсрәттән йолкып чыгаручы да шушы театр булды.

– Кызыгыз нинди юнәлеш­тә китте?

– Сәнгатьтән әллә ни ерак китмәде. Ул театрда үскән бала бит инде. Кечкенәдән сәхнәдә уйнады, бию түгәрәгенә йөрде. Аның өчен башка дөнья юк та. Шуңа күрә Мәдәният институтында менед­жер-икътисадчы һөнәрен үз­ләш­терде. Реклама – үзе бер сәнгать. Кызым да ире белән укыганда танышты һәм укып бе­тер­гәннән соң өйләнеш­теләр. Аның ире – элемтә компа­ниясенең төбәк бүлеге директоры. Һөнәре буенча бер урында гына яшәмиләр. Элег­рәк Ерак Көнчы­гышта яшәсәләр, хәзер көньяк­ка күченделәр. Кыс­касы, алар­ның да тормышы тәгәрмәч өстендә үтә. Ике оныгым бар. Алар да сәхнәдә үсә. Беренче сыйныфта укучы оныгым шәһәр буенча нәфис сүз бәйгесендә беренче урын алды. Минем өчен бик сөенечле хәбәр инде бу.

– Әби ролендә уйныйсым килә, дидегез. Сезнең энергия әби роленә бик туры килеп бетми дә кебек.

– Рәхәтләнеп көлдердең. Мин­дәге көчне чыгарып бетерерлек роль­ләр булмады, ахрысы. Шуңа күрә мин гомер буе ике эштә эшләдем. Моңа карап гаиләм, балам беркайчан да беренче урында булудан туктамады. 1989 елда “Балачак” студиясе ачылды, аны җи­тәк­ләдем. Шамил абый Закиров директор булганда урынбасары булып эшләдем. Шәһәр филармониясе директоры булдым. Ирем авырый башлагач, аннан гариза язып киттем. Гомумән, бервакытта да урынга ябышып ятмадым. Юкка гариза язасың, моннан китсәң, кемгә кирәк син, дип әйтүчеләр дә була иде. Ләкин бервакытта та озак эшсез утырмадым, икенче берәү ча­кырып ала иде. Иремне югалтуны бик авыр кичердем. Бу яктан Шамил абый – бик сизгер кеше. Чакырып алды да, өйдә елап утырудан мәгънә юк, әйдә эшкә тотын, дип үгетләде. Шулай итеп, Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары булып эшлә­дем. Анда биш ел эшләгәннән соң, сайлаулар үткәч, үзем өчен яшәргә кирәк дип, берлектән киттем. Шул арада институтта югары белем алырга да өлгердем.

– 8 Март – Хатын-кызлар бәйрәме. Сез бу бәй­рәмне кабул итәсезме?

– Бүген, менә хәзер яшәргә, үз-үзең, әйләнә-тирәң белән ихлас булырга кирәк. Гомерне ясалма әй­бер­ләргә, ялтыравыкка сарыф итәр­гә ярамый. Бу бәйрәм дә ясалма. Туган көн үткәрүләрне дә бик кабул итеп бетермим. Менә бу юбилей кичәсен дә үткәрүдән алдан баш тарткан идем. Фәрит Бикчән­тәев, Илфир Якупов, ул бит театрга кирәк, дигәч, күндем. Бу сөйләшү булганда гаиләнең кайгылы мәле иде. Шуңа күрә төрле спектакль­ләрдән өзекләр, уен-көлке белән түгел, 60 яшьлегемне тулы спектакль белән билгеләргә булдык. Илдар Юзеев әсәре буенча куелган “Ак калфагым төшердем кулдан” – милләтнең бүгенге ха­ләтенә җавап ул. Минем ролем – телевидение алып баручысы Клара Измайлова – билгеле, аһ иткән роль түгел. Әмма спектакльнең фикере бик зур. Ул бит аеры-чаеры йөргән халәтебез­не, тотрыксызлыгыбызны, укмашуга сәләт­сезле­гебезне күрсәтә. Та­машачы аннан фикер алып, уйланып китәр дип ышанам. Миңа шунысы кыйммәт.

(Гөлинә Гыймадова/“Ватаным Татарстан”, /№ 34, 08.03.2019/)

Запись Раушания Юкачева югалту ачысын ничек кичерә, 8 март бәйрәмен ник “ясалма” ди [интервью] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Юбилеена әзерләнүче Раушания Юкачева: “Шатланып йөри торган вакыт түгел. Гаиләбездә зур кайгы”
Татарстанның халык артисты, Камал теат­рында 36 ел хезмәт куйган Раушания Юка­чеваның быел 60 яшьлек юбилее. Акчарлак газетасы хәбәрчесе актриса бе­лән очрашып, тормыш китабының битләрен ки­регә ачып, үткән мизгелләрне искә төшергән.

– Раушания ханым, юбилеегызны кайчан һәм ничегрәк билгеләп үтәргә уйлыйсыз?

– Туган көнем 18 февральдә булды. Юбилейны 23 мартка билгеләдек. Башта котлаулар булып, аннан Илдар Юзеев әсәре буенча куелган “Ак калфагым төшердем кулдан” спектаклендә уйнаячакмын. Дөресен генә әйткәндә, уздырасым да килмәгән иде. Ләкин театрның традициясенә каршы килә алмыйм. Күңел халәтем бәйрәм уздырып, шатланып йөри торган түгел. Гаиләбез күптән түгел зур кайгы кичерде: бертуган сеңлемнең 20 яшьлек кызы юл һәлакәтенә очрап узган елның декабрендә вафат булды. Бик буранлы көн иде. Рульдә йөрергә ашкынабыз бит. Мин андый көнне утырмаска тырышам. Үкенечләр зур. Ахыр чиктә Ходай шулай язгандыр дисең.

– Үзегез рульдә күптәнме?

– 12 ел йөрим. Җәйләрен кисәк кенә уйлыйм да, машинама утырып, Коля җирләнгән Кукмара районы Нырты авылына чыгып китәм. Иң беренче май башында кайтам зиратка. Ел да чәчәкләр утыртам. Су калдырам, очраган кешеләргә әйтәм. Зиратка килгән кеше су сибә. Аннан туган ягым Питрәч районы Күн авылына да кайтып йөрим. Әти-әнинең төсен саклап, туганнар белән төп йортны карап, яңартып торабыз, дип уртаклашкан актриса “Акчарлак” газетасы белән.

Запись Юбилеена әзерләнүче Раушания Юкачева: “Шатланып йөри торган вакыт түгел. Гаиләбездә зур кайгы” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Актриса Зөлфирә Зарипова: “Баламның үлемендә гаебем зур” – Акчарлак
Акчарлак журналы хәбәрчесе Габдерәхим Галиәскәр Камал театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Зөлфирә Сафа кызы Зарипова белән әңгәмә корган.

– Зөлфирә, театрдагы беренче ролең нинди спектакльдә иде?

– “Әгәр ташлап китсәң”. Театрга өч елга сынау шарты белән алынган идем. Ролемне кабул иттеләр. Марсель Хәкимович рәнҗетмәде, рольләр бирде. Дамир Сираҗиев та читкә какмады. Празат Исәнбәт тә. Хәзер дә Фәрит Бикчәнтәев роль биреп тора. Режиссерлардан зарланмыйм, рәхмәт кенә әйтәм.

– Рольсез тилмермәдеңме?

– Юк, әмма яшьлек белән “бу рольне уйнар идем”, дип йөргән чакларым булды. Яшь чакта уйныйсы килә, энергия бар. Роль тәтемәгәндә, күңел төшеп, үпкәләп йөргән чаклар да булды.

– Нинди роль?

– Дамир Сираҗиев “Клеопатра”ны куярга җыена, ә Клеопатраны мин уйнарга тиеш идем. Дамир кинәт театрдан китте дә аны уйный алмадым.

– Дамир Сираҗиев белән театр училищесында бергә укыгансыз һәм сугышкансыз дигән сүзләр йөри.

– Икенче курста укыганда булды бу хәл. Дәрес башланырга тиеш, Марсель Сәлимҗанов килеп җитмәде, көтеп утырабыз. Дамир тик тора белми иде, тартып ала да һәрбер кызны әйләндереп биетә. “Миңа кагылма, кәефем юк”, – дидем, ә ул барыбер тартып алды да биетә башлады. Әйбәт итеп сүгенеп куйдым, ул миңа сугып җибәрде. Башым тәрәзәгә бәрелде, кан китте. Табиб чакырттылар. Табиб: “Әйдә, аны утыртабыз”, – ди. “Юк, кеше утыртмыйм, үзем гаепле”, – дидем.

– Җыелышларда Марсель Сәлим­җа­новка каршы да әйткәнсең, ничек театрдан куып чыгармады?

– Каршы сөйләсәм дә, миңа үч тотмады. Ул Чыңгыз Айтматовның “Ахырзаман” спектаклен Дамирдан куйдырырга теләмәде. Шуннан соң: “Ничек инде без Академия театры булып, Чыңгыз Айтматовны да куя алмыйбыз? Ул чагында нигә соң Академия исемен йөртәбез?” – дидем. Бу сүзләрдән соң ул мине чакырып сүгәргә тиеш иде, бер сүз дә әйтмәде. “Ахырзаман”ның премьерасыннан соң: “Молодец, әйбәт эшләгәнсең”, – диде.

– Акчасыз тилмергән чакларың булдымы?

– Акчасызлыкка риза булып килгән кешеләр бит без. Хезмәт хакы – 60 тәңкә. Гел бурычка алып тора, аннары түли идек. Шабашкаларда җырлап йөрдем. Акча юк вакытта да такси тотып театрга бара идек, яшьлек булган.

– Колхоз базарында да саткансың икән…

– Мин театрдан китмәдем. 1990 елларда инфляция булды, акчасыз калдык. Театрда өч-дүрт ай акча түләмәделәр. Базарда өчпочмак саттым. Илтә идем дә иптәш кызларым сатып бирә. Аның акчасы көннеке көнгә җитеп барган. Тәмле пешерәм, шуңа тиз алып бетерәләр иде.

– Бу сатулар күпме дәвам итте?

– Өч ай. Мине тоттылар. Ике өчпочмак калган иде, милиция тотты. Аларга биреп калдырдым. Лицензия сорадылар. “Лицензиям юк, үзем лицензия, мине монда бөтен кеше белә, мин – артист Зөлфирә Зарипова”, – дидем. Татарлар иде, яшьләр, танымадылар.

– Сине үги әни үстергән, “чыбык ашап” үстеңме?

– Юк. Иркәләгән әле, күбрәк кыйнарга кирәк булган. Минем өчен әни бик әйбәт иде. Авыр сүз дә әйтмәде, сукканын да хәтерләмим. Үзсүзле булып үстем. Үги әнием үзе дә үги бала булган. Җиде бала тапкан, барысы да үлеп барган. Үги әни беренче иреннән аерылып, әтигә алты бала өстенә килгән. Дүрт кыз, ике малай. Бер апабыз 20 яшьтә, әнидән соң ук үлгән. Үз әнием йөрәк белән үлгән, миңа ул вакытта кырык көн генә булган. Үги әни төне буе йокламыйча мине караган, бик елаганмын, кызамык белән чирләгәнмен. Үлә дип уйлаганнар.

– Әтиең?

– Әни үлгәннән соң биш ел яшәде. Миңа алты яшь вакытта үлеп китте. Апаларым, туганнарым әйбәт булдылар, ятимлекне тоймадым. Өченче класстан соң үги әни белән генә калдык. Олы апам яңа күлмәкләр тегеп алып кайта, Сахалиндагы апам гел посылка сала иде. Олы абыем ай саен 30 сум акча җибәрде.

– Тормышка чыгуың ничек булды?

– Мәҗлестә Сәет Рәинбәков исемле опера җырчысы белән таныштым. Ул – беренче ирем. Язылышып яшәмәдек. Җиде ел бергә тордык. Улым 1 классны тәмамлагач, аннан киттем. Өч ел тулай торакта тордым. Татарстан урамында фатир алгач, ул тагын кайтты. Яңадан яшәп карадык, булмады. Ул әйбәт кеше, начар дип әйтә алмыйм. Әти-әниләре мине бик ярата, каенанам да, каенатам да мине сагынып яшәделәр.

– Ник аерылдыгыз?

– Гаиләгә җитдирәк карарга кирәк булган. Гаеп миндә дә бардыр, гаиләдә әни белән генә идем, ир кеше күреп үсмәдем. Әти-әни белән үссәң, ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтен аңыңа салып куясың. Иремә таләпчән булганмындыр. Ирләрнең 80 проценты хатынына хыянәт итә. Ул вакытта андый нәрсәләрне бөтенләй аңламаганмын, миңа бик авыр тоелды.

– Хыянәтен әйтәләр идеме?

– Өйдә тоттым.

– Чит хатынны ник өйгә алып кайта иде?

– Мин дә шул сорауга җавап таба алмадым. Шуңа күрә бүтән аны күрмәс өчен киттем.

– Кая?

– Тулай торакка. Без Сәет алган ике бүлмәле фатирда яши идек. Бала хакына гына яшәдем. Дәшмичә торсаң, яшәп булыр иде. Алай яши алмадым, мин дә фәрештә түгел. Сәетне дә гаепләмим, язмыш.

– Кияүгә яратып чыктыңмы?

– Сәет артымнан эзәрлекләп йөри башлады, ул бит өйләнгән кеше, баласы бар. Ул мине театр каршында өчәр сәгать көтеп торды. Кая барсам да, артымнан калмады. Сәетне жәлләдем, мине генә яратадыр кебек тоелды. Ә ул миннән яхшы хуҗабикә генә ясамакчы булган. Рус хатынына да өйләнде, ул да аннан киткән. Ул хатын соңыннан минем янга килде, дуслаштык: “Аның белән яши алмыйсың, күзләрең ягымлы, аңа усал хатын кирәк”, – диде. Сәеттән алимент та алмадым, мин бик горур кеше.

– Аерылышкач, бер-берегезгә хөрмәт калдымы?

– Хөрмәт итәм дип әйтә алмыйм. Аралашабыз. Мөнәсәбәтләр начар түгел. Бер-беребезне кичердек.

– Гаиләне саклап калу өчен нәрсә булса да эшләдеңме?

– Сакларга теләдем. Сигез ел түздем. Пыр тузулар була иде, ул нәрсә дөрес түгел икән. Хәйләне эшкә җигеп, җайлап кына холкын үзгәртергә кирәк булгандыр. Бөкрене кабер генә төзәтә, Сәетне барыбер төзәтеп булмас иде. Миңа ирләр белән идарә итү сәләте бирелмәгән.

– 32 яшьтә кемгә гашыйк булдың?

– Икенче улымның әтисенә. Тагын кызганып. Мин кызгану аша гашыйк булам. Ул чибәр иде. Үзе игътибар итте. Сергей театрда сәхнә эшчесе булып эшли иде. Ике ел яшәдек. Бик әйбәт кеше, миннән сигез яшькә яшьрәк. “Кит, мин синнән олы, син – рус, мин татар. Яши алырбыз микән?” – дидем. Сергейны хөрмәт итә идем, бәхетле булуын теләдем. Минем белән бәхетле була алмас кебек иде. “Өйлән!” – дидем.

– Хәзер кайда?

– Казанда. Аралашабыз. Улына ярдәм итә.

– Син уңган-булган, чибәр, үзең тормышта түгел. Син дә ялгыз булгач, бүтән хатыннарга ни сан?

– Ирләр аз бит хәзер. Аракы, наркотик харап итә. Әйбәтләрне эзләп табуы кыен.

– Ничә ел ирсез яшисең?

– Энгель туганнан бирле. Кече улыма 26 яшь.

– Олы улың 30 яшьтә нидән үлде?

– Берничә мәртәбә үлә башлаган иде, терелттек. Хастаханәгә салган идем. 19ына кадәр анда булырга, 20се кайтырга тиеш идем. Ә ул үзе кайтты: “Нигә кайттың инде?” – дидем. “Юынырга. Әтидән спорт костюмы алырга кирәк, аның янына барам”, – диде. Әтисенә барып, костюм алып кайтты да ваннага юынырга кереп китте. Эчтән бикләнде. 1977 ел иде бу. Кухняда чәй эчеп утырам, нәрсәдер шытырдады, артык игътибар итмәдем. Озак чыкмагач, кухнядагы тәрәзәдән ваннага карасам, идәндә егылып ята. Озак кына ишекне ача алмадык.

– Кем булып эшләде?

– Диас машина йөртүче иде. Өйлән­мәде. Йөргән кызы бар иде, машина да алды.

– Артистларның бала тәрбияләргә вакыты да юктыр. Бөтен күңелеңне бирмәсәң, театрда эшләп тә булмыйдыр?

– Артистлыктан гына түгел. Без нин­ди тәрбия алдык? Авылда урамда үстек. Үземне тәрбияләргә кирәк булгандыр, бала табарга түгел. Сәет тә, мин дә театрдан кайтып кермәдек. Баламның үлемендә гаебем зур. Аны ничек тәрбияләргә кирәген әле дә аңламыйм. Урамга чыгармыйча үзем белән йөртсәм… егетне алай тәрбияләп булмый. Кеше ялгыша, кыек юлга басты һәм шуннан китте.

– Аннан чыгып булмыймы?

– Көчең булса… Бик сирәкләр генә чыга ала.

– Наркотик кулланганын кайчан белдегез?

– Озак белмәдем. Алдан ук белсәм, бу көнгә җиткермәс идем. Уйламадым да. Соңрак өйдән әйберләр сата башлады. Үгетләп тә, сүгеп тә карадым. Ул бит авыру, аны берничек җиңеп булмый. 20-30 меңгә Ленинградка алып барып, баш миенең нәрсәсендер кистерсәң, дәваларга була, диделәр. Акчам юк. Ул вакытта 2 мең дә зур акча иде. Хезмәт хакы аз. Казанда хастаханәгә салып дәваладым, туктап та торды ул. Яңадан кемдер тәкъдим иткән. Ике ел туктап торган арада шундый рәхәт булган иде. Аның белән бик арыдым. Исән калса да, чирле булыр иде.

– Ничә ел җәфаландыгыз?

– Ун еллап.

– Ничек сабыр иттегез?

– Ә кая барасың?! Аның артыннан төрмәгә дә йөрдем. Ике ел утырды. Куртка урлады. Шундый улың булу бик уңайсыз бит әле, яшерергә дә тырыштым.

– Кабере кайда?

– Авылда. Бәрәскәдәге зиратта. Нигезне саттык. Зиратны карау-чистарту өчен генә кайтып киләбез.

Соңгы абзац:

Зөлфирә сөйли дә сөйли. Сөйләсен әйдә, бушансын. Күңеленә җиңел булып китәр. Ә мин тыңлыйм да тыңлыйм, эшем шул. Ара-тирә сораулар гына биреп куям. Берәү: “Кичә шәп дус таптым, бик тәмләп сөйләшеп утырдык”, – дигәч: “Син ничек итеп аның шәп дустына әйләндең соң?” – дип сораганнар. Ул: “Мин аны фәкать тыңлап кына утырдым”, – дип җавап биргән.

Фото: Камал театры сайтыннан

Запись Актриса Зөлфирә Зарипова: “Баламның үлемендә гаебем зур” – Акчарлак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..