Архивы каргыш - Tatar Today - татар яңалыклары.

Каргыш җиде буынга кадәр төшәргә мөмкин
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлам: «Аллаһның ачуын үз өстегезгә алып, җәһәннәмнең интегүләрен үзегезгә якынайтып, бер-берегезгә карата ләгънәт, каргыш кылмагыз», – дигән. Бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә хак булуын һәркайсыбыз аңлый.

Әмма, ни кызганыч, көндәлек тормышыбызда моның нәкъ киресен чагылдырган мисаллар да шактый очрый. Авыздан чыккан бер бөртек сүз аркасында каргышка дучар булмас өчен ни эшләргә? Ләгънәттән ничек сакланырга? «Тәүбә» мәчете имам-хатыйбы Артур хәзрәт Габдуллин белән шул сорауларга җавап эзләдек.

– Артур хәзрәт, каргыш турында сөйләшүне аңа дини күзлектән аңлатма бирүдән башлыйк әле.

– Динебез каргыштан сакланырга куша. Кешеләр бер-берсен кыерсытып, талашып, сугышып яшәү өчен дөньяга килмәгән. Киресенчә, Аллаһы Тәгалә кешеләрне үзара дус яшәсеннәр өчен булдырган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлам динне тарата башлаганда аны туганнары, гарәпләр бик нык кыерсыткан, яратмаган. Ул алардан рухи яктан да, физик яктан да бик зур зыян күргән. Пәйгамбәребез динне тараткан чорда гарәпләр бик нык эчкәннәр, бозык гамәлләр кылганнар. Ул әдәп-әхлакка өйрәтүгә керешкәч, гарәпләр моны кабул итә алмыйча, аны интектерә башлаган. Ахыр чиккә җиткәч, пәйгамбәребез аны азаплаган ике-өч кешегә ләгънәт кылган. Аннан Аллаһы Тәгалә аңа Коръәндә: «Ләгънәт кылу ул синең хокукта түгел», – дигән сүзләр җибәргән. Димәк, ләгънәтне кемгә төшерү-төшермәүне бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә. Күпмедер вакыт үткәч, пәйгамбәрне интектергән шушы ике-өч кеше, динне кабул итеп, мөселманга әйләнәләр. Бу кешеләр ләгънәткә лаек булса да, Аллаһы Тәгалә аларга каргыш тидермәгән. Ник дигәндә, ул киләчәктә шушы ике-өч кешенең, гаебен аңлап, тәүбә кылып, дингә киләчәген белгән. Шуңа күрә кеше безгә авыр сүз әйтсә, үпкәләтсә дә, аның сүзләрен кабул итеп, үпкәңне ләгънәткә әверелдермичә гафу итәргә тырышсаң, күпкә хәерлерәк булачак.

– Каргыш ике яклы була, диюләре дөресме?

– Каргыш, дөрестән дә, ике яклы булырга мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһисәлам: «Сугышкан вакытта кемнедер җиңгән кеше көчле түгел, ярсыганда үзенең ачуын тотып кала алган кеше көчле», – дигән. Мисал өчен, бер кеше икенче берәүгә каргыш сүзләр әйтте, ди. Әгәр кеше ачуы килгәндә, эчендәге бөтен начарлыкны тышка чыгарып, начар, каргыш сүзләр әйтә икән, ачуын чыгарган кеше шушы каргышка лаек булса да, Аллаһы Тәгалә аңа каргышны тидермәскә мөмкин. Бәлки, ул шушы кешене, ачуын чыгарачакмы, әллә үз-үзен кулда тотачакмы, дип сынап карагандыр? Шуңа күрә ачуын тота алмау аркасында кычкырган ләгънәтләре, шушы сынауны үтә алмаган өчен, аның үзенә кайтырга мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сгс: «Кеше икенче берәүгә гаделсез ләгънәт кыла икән, ул ләгънәт аның үзенә әйләнеп кайтачак», – дигән. Әгәр кеше кемнедер үпкәләткән, кимсеткән, рәнҗеткән өчен шушы каргышка чынлап та лаек булса, кыерсытылган кешенең догасы кабул була. Аллаһы Тәгалә дә: «Үпкәләткән кешеңнең күз яшеннән курык. Ул миннән сораячак һәм мин аңа ярдәм итәчәкмен», – дигән. Әмма Аллаһы Тәгалә бу каргышны аңа тидермичә, аннан соң килгән буынга да төшерергә мөмкин. Кешенең бу дөньяда җыйган каргышлары аның җанын ахирәттә дә интектерергә мөмкин. Әмма кеше, гаебен танып, тәүбә кылса, Аллаһы Тәгалә аны үпкәләгән кешенең ләгънәтеннән саклап калыр. Коръәндә дә: «Беркайчан да Аллаһы Тәгаләнең рәхимлелегенә өметегезне өзмәгез», – диелгән.

– Үсемлек, хайваннарның да каргышы төшә аламы?

– Үсемлекләр каргышы турында төгәл генә әйтә алмыйм. Әмма хайваннарга карата динебез мәрхәмәтле булырга куша. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сгс бөтен хайваннарны да яраткан. Шулай бервакыт аның чапанына бер песи менеп йоклаган. Ул, шушы песигә мәрхәмәтлек күрсәтеп, аны уятмыйм дип, чапанының итәген кисеп алган. Аның бер өлеше песи астында калган. Бу песигә генә түгел, бөтен хайваннарга да кагыла. Аларның барысын да Аллаһы Тәгалә яралткан.

– Каргыш ничә буынга кадәр төшәргә мөмкин?

– Әйтелгән каргышның тиешле кешегә барып җитмәве – күрсәткеч түгел. Каргышны кеше бу дөньяда да, ахирәттә дә күрә ала. Шуның белән беррәттән Аллаһы Тәгалә ул каргышны аннан соң килгән буыннарга да җиткерергә мөмкин. Әгәр кеше шулкадәр зур гөнаһлар кылган булса, алар өчен ләгънәт беренче, икенче, хәтта җиденче буынга да төшә ала. Бу – Аллаһы Тәгаләнең хикмәте, барысын да ул гына хәл итә. Әйтик, кеше гомер буе диннән көлде, ди. Ул бу дөньядан киткәнче аның балаларына нәрсәдер була башлый. Сынау арты сынау килә, йә баласын югалта, йә ул чирле булып туа… Шул рәвешле бу кеше бала хәсрәте кичерә. Аллаһы Тәгалә ләгънәтне аның үзенә тидермичә, башка яктан – балаларына михнәт китереп сынарга мөмкин. Шуңа күрә кешеләр белән аралашканда телеңә бик нык игътибар итәргә кирәк. Авызыбыздан чыккан бер сүзебез дә кешенең күңеленә тия ала.

– Каргыштан саклану өчен ниләр эшләргә кирәк?

– Каргыштан саклану өчен иң беренче чиратта кеше булырга кирәк. Аллаһы Тәгалә безне кеше итеп барлыкка китергән, акыл, яхшы сыйфатлар биргән. Ләкин кешеләр алардан дөрес итеп файдалана белмиләр. Игътибар итсәгез, бүген күпләр бары тик кешегә генә хас булган яхшы сыйфатларны югалтып, үзенә яман сыйфатлар алып, шулар белән гөнаһ кылып, кешеләрнең ләгънәтләрен җыеп, хайваннардан да түбән дәрәҗәгә төшә. Ләгънәттән саклану өчен син үзең кеше бул! Аллаһы Тәгаләне таны, нәрсә кушкан – шуны үтә, нәрсәне тыйган – шуннан тыел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сгс ничек кушкан, шулай эшлә. Ул: «Кешеләрне үпкәләтмә», – дигән икән, үпкәләтмәскә, кыерсытмаска тырыш. «Ачуыңны тот», – дигән икән, ачуыңны тотарга омтыл. Ихлас күңелдән, иман белән Аллаһы Тәгаләгә ышанып, чын мөселман булып, Аллаһы Тәгалә кушканча матур, әдәпле итеп яшәсәң, башкалар сиңа авыр сүз әйтсә дә, гафу итә белсәң, каргыштан куркасы юк. Бу очракта син беркемне дә үпкәләтмисең, зыян китермисең. Синең күркәм сыйфатларыңа ияреп, әйләнә-тирәңдәге кешеләр дә яхшы якка үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә безне шушы ләгънәт дигән яман күренештән динебез, Аллаһы Тәгалә куйган кануннар, пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа сгс күрсәткән юл гына коткара ала.

Динә Шәкүрова

Чыганак: “Ватаным Татарстан” сайты

Запись Каргыш җиде буынга кадәр төшәргә мөмкин впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ата каз каргышы берәгәйле булды, әнинең бармагын кистеләр!”
Авылларда каз өмәсе гөрли! Әле бер өйдә, әле икенчесендә уңган апалар, киленнәр каз йолкый, әбиләр тәбикмәк пешерә… Үткән ялларда авылга кайткач, без дә каз өмәсенә эләктек. Шөкер. Тик… Бу өмә узган җәйдә булган күңелсез хатирәләрне яңартты.

Әллә каргыш, әллә язмыш?!

Әллә нинди булды быелгы җәй!

…Июнь башлары иде. Җәйге сесссиянең бер-ике имтиханын биреп, авылга кайтып төштек. Печәнгә иртәрәк әле – өйдә эш юк кебек. Әти белән әнинең генә эчләре поша: ана казыбыз бер туктамый йомырка сала икән. Күрше казлары күптән утырып бәби чыгарган, ә безнекенең 60тан артык йомыркасы бозылып ята. Нишләргә? Әни әтигә: “Урамда каз бәбкәсе сатып йөриләр. Әллә алып, казга кушабызмы?” – диде. Әти: “Ничәне алабыз? Күпме бирим?” – дип, яшереп куйган акчасын чыгарды. Әни дәшмәде. Икесе дә телевизордан бушаган тартманы тотып, урамга ашыктылар. Алганнар: сап-сары 13 каз бәбкәсен өйгә кертеп тә урнаштырдылар. Инде бәбкәләрне ана казга кушасы гына калды.

Нигәдер ана каз башта ук яңа “балаларын” яратып бетермәде: әле берсен чукый, әле икенчесенә “менеп төшә”. Алай дисәң, ата каз бәбкәләрне үз итте – туйганчы биеде!

Икенче, өченче көнне дә шул ук хәл кабатланды. Дүртенче көндә исә, әни түзмәде – катгый карарга килде: “Ана казны суярга кирәк. Бәбкәләрне ата каз ияртеп йөртер әле”. Әти: “Казны юк итәсең килсә, әнә, башка кешедән суйдыр – мин суймыйм!” – дип, котылды. Әни аптырап калмады, күрше Илкам абыйны чакырып, ана казны теге дөньяга озаттылар. Хуш!

Гөл көтсәң, көл була дигәндәй, сөйгәне җан биреп ятканны, ата каз койма ярыгыннан күзәтеп торган икән. Әнигә бик рәнҗегән иде ул. Менә шунда башланды да инде бөтен мәхшәр! Әни каз чистартканда каз суйган пычак белән бармагын кисте. Әллә ялгыш, әллә язмыш, әллә каргыш инде? Моның белән генә аның газаплары бетмәде. Кичтән әти эшкә иртәрәк китү сәбәпле, бәйдәге бозауны әнигә алып кайтырга туры килде. Без өйдә савыт-саба җыештырып йөрибез, ул бозау артыннан китте. Бер мәлне авырткан бармагын тотып, әни йөгереп керде. Уфтана, сызлана, үзе нидер сөйләнә: “Барысына да ата каз гаепле!” – ди. Баксаң, әни бозауны алып кайтканда, ата каз бозауның койрыгына ябыша да, мескен хайван корт чаккандай алга җилдерә. Авырткан бармак бозауның бавына сыдырылып, җәрәхәтләнә…

Мескен бармак көннән-көн ныграк шеште. Әни ата казны, ата каз әнине күралмады. Без исә бер генә фикердә идек: ата каз каргышы бу!

Әнисез иртә ни китерә?

Әни сырхауханәдә! Иртәгә беренче печәнне алып кайтасы, ике сыерны савып көтүгә озатасы бар, 24 тавык, 50 бройлер, ике үгез, бәбиләр… Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, иртәгә әти дә тәүлек буе эштә булачак… Кыскасы, эшле табада биисең килсә, авылга кайт!

Иң беренче эш итеп, бармак калынлыгындагы дәфтәрдә “Эш көндәлеге” ачып җибәрдек. Мондый “бәхет” һәркемгә дә тәтеми, эшләребез тарихка кереп калсын, янәсе!

8 июль, 2006 ел. Беренче эш көне.

Иртәнге 3:40. Дөм караңгы. Күрше егетләре төнге “гулянка”дан кайтып килә. Без ике сыерны саварга чыктык. Кара сыер зәһәррәк – типсә, үтерәм дип тибә торганнардан. Кызыл сыер йомшак холыклы, имчәкләре генә бераз катырак. Апа буларак, карасына үзем алындым. Әй, савабыз инде ярыша-ярыша! Инде савып бетерәм дигәндә генә, китереп типте бит! Миңа түгел, чиләккә… Бозау сөтсез калды. Күрше лапастан сеңлемнең ыңгырашкан тавышлары ишетелгәли: “Акча эшли башласаммы! Беренче эш хакына әнигә сөт саву аппараты алып бирәм, билләһи!” Сыер “кәкәйле” койрыгы белән битен сыйпады, ахры…

5:30. Рәхмәт яугыры, күрше апалары сыерларыбызны көтүгә озата китте. 6 литр сөт сөздек.

6:00. Эткә, ике песигә сөт эчерттек. Су буеннан тавык-чебешкә ике чиләк кычыткан җыеп кайттык – әтинең фәрманы. Сеңлем тавыкларга көрпә болгатырга келәткә кереп китте. Мин бәбиләрне ашатып, ата каз белән урамга чыгарып җибәрдем. Кара син аны, ысылдаган була! Әнине сырхауханәгә “озатты” да…

6:35. Бозауны чыгарып бәйләргә кирәк! Беребез бозауга ипи каптырып барды, икенчебез – бавыннан сөйрәде. Үгез астын тазартып тормадык.

7:10. Телефон чылтырады – әти икән:

– Көтүгә йоклап калмадыгызмы? Ни… Кура җиләген җыярга кирәк, кичтән егетләр печән алып кайтырга тиеш. Ашарга әзер булсын…

– Ярар.

7:13. Тагын телефон. Әти дисәк, күрше Мөнәвәрә әби икән. “Кызлар, иртәгәгә сөт өсте аерта алмассызмы, Петербургтан кызларым кайта”, – ди…

… Төгәл вакытны хәтерләмим, чөнки әбәдкә тикле бәрәңге бакчасында “казындык”, алгы бакчадан кура җиләге ашадык. Әлсерәтте: чәй эчеп алырга кирәк.

13:00. Ихатадагы бөтен мал-туарның әбәд вакыты – “рәхәтләндек”!

14:20. Кыт-кытыйк! Тавыклар җырлый-җырлый йомырка сала. Сеңлем күлмәк итәген бөтереп, 20 йомырка алып кергән. Җитмәсә: “Апам, сәндрәдә кызыл тавык 8 чеби чыгарган. Нишләтәбез?” – ди.

16:45. Печән кайта! Тиз генә токмач киселде, җиләк бәлешенең хуш исе өйгә таралды.

20:00. Тавык-чебине, бәбиләрне, бозауны… – барысын да яптык кебек. Сыерлар инде – биләмче, тугызларсыз кайтмыйлар. Иртәгегә болгатып бирер өчен газга бер чиләк бәрәңге утырттым. Сүндерергә онытмасак инде.

21:00. Чебен-черки ише белән “чиләнеп” сыер саудык. Бу юлы кара сыер типмәде, әллә үзем остардым?

21:40. Сөт сорап күрше апасы кергән. Өч литр сөткә 15 сумын суза. Эх, үз ихтыярым булса, 50 сумга да сатмас идем шул сөтне. Сыер асрап карамаган кеше аңлыймыни аны!?

21:50. Тәрәзәгә карасам, иптәш кызлар эре-эре атлап, дискотекага ашыга. Мин кер үтүклим. Сеңлем… Кухняга чыксам, сепараторның төрле ягыннан сөт сиптерә. Сеңлем сөт әрәм булмасын диптер, өстәл тирәли идәнгә савытлар тезгән. Питер кунакларын сөт өсте белән сыйлыйбыз, имеш!

24:00. Кулым язмый. Йокы килә. Ходаем, иске өйдәге бәрәңгене сүндерергә онытканмын бит!

Икенче көнне әти эштән кайткач, эшләр бераз җайлашты. Шулай да, боларның барысына да әни берүзе ничек җитеште икән?!

Сырхауханәдә

Чибәрләнгән әни: яшәреп киткән, күзләреннән нур бөрки, кытыршы куллары йомшарган. Эштән бөгелгән авыл хатыны димәссең! “Ял сиңа файдага булган, әни”, – дигәч, бүлмәдәше турында бер кызык сөйләде:

– Беркөн бүлмәбезгә күрше авылдан килгән бер хатынны урнаштырдылар. Чирен табалмыйлар гына бит! Теш табибына, гинекологка да кертеп карадылар – юкка. Бер мәлне бу хатын урыныннан гел тормас булды – өч көн рәттән йоклады! Табиблар пошаманга төште. Ә дүртенче көнне ул бер нәрсә булмагандай киемнәрен җыйды да өенә кайтып китте. Бу очрактан соң, табиблар: “Авыл хатыннары сырхауханәгә йокы туйдырыр өчен килә”, – дип, шаярталар.

Чыннан да, табиблар сүзендә хаклык бар ич. Йокыга туена алмаган авыл хатыны нишләсен? Хәер, язмыш уйнавы белән йорт-җир җилкәләребезгә “аумаган” булса, бәлки без моны аңламаган да булыр идек.

Ата каз каргышы берәгәйле булды, күрәсең. Июль ахырында әнинең бармагын кистеләр! Бармаксыз каласын белсә, ул ана казны суйдырмаган булыр иде дә бит… Хәзер казны терелтеп, киселгән бармакны ялгап булмас шул.

Рәмилә һәм Альбина ГАЗИЗУЛЛИНАЛАР "Татарстан яшьләре"
Фото: https://pixabay.com

Запись “Ата каз каргышы берәгәйле булды, әнинең бармагын кистеләр!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Каргыш үзеңә төшмәсә, балаңа төшә икән…”
Кызы үксеп-үксеп елап кайтып кергәч, Рәзинәгә куркышыннан  җир убыл­ган кебек булды. Төн уртасында кайда йөргән ул, нәрсә булган? Газизенең йөрәк өзгеч тавыш белән идәнгә ятып бәргәләнеп елавыннан ана өнсез калды, ни кылырга да белмәде. Башыннан сыйпыйсы, иркәлисе, юатасы килде, әмма кызы аны якын китермәде. Кияве чит-ят белән чуалуын күршесеннән ишеткән иде ул. Тик, әлеге дә баягы, кеше сүзе, көнләшәләрдер, дип кенә үткәреп җибәрде…

Байтак вакыттан соң, азрак тынычлангач, Тәнзилә ничек ирен сөяркәсе белән тот­каны, чәчләреннән сөйрәп сугышканы турында сөйләп, тагын елый башлады. Бу дөньяда яшисе дә килми, дигән сүзләрен ишеткәч, Рәзинәнең йөрәге тагын сулкылдап авырта башлады.

Ир бирмәк — җан бирмәк, диләр. Идәндә чәчен-башын туздырып, үксеп-үксеп кызы елап ята. Тынычландыргыч дарулар эчергәч, әллә йоклап, әллә оеп китте. Елаудан туктады. Рәзинә, кызының башын итәгенә салып, үзе дә авыр уйларга бирелде. Кинәт кенә үзенең гомере, кинодагы кебек, күз алдыннан сызылып үтте. Менә хәзер инде үз гөнаһы баласы язмышына төшкәнен чын күңеле белән аңлап әрнеде…

…Яшь чак — юләр чак, дип юкка әйтмиләр инде. Рәзинә дә яшь чагында юләрлеге белән бик күп хаталар эшләде. Намусы кушудан тайпылып, күпме гө­наһлар кылды. Ке­ше  каргышлары соңыннан аның газиз баласына төшәр, дип кем уйласын! Ире иртә гүр иясе бул­ганга ул гаеплемени?.. Аның да сөелеп яшисе килде.

Күз төшереп йөргән Рә­химҗан исемле яшь ирнең гаиләсе, балалары бар иде. Иң беренче очрашуда ук нокта куясы булган да бит. Гөнаһ шомлыгы, ул мәхәббәт дигән нәрсә тагын да ныграк кабынып китте. Рәхимҗан, көн дә кичләрен килеп, төнгелеккә дә кала башлады. Күптән ир назына сусаган тән бөтен көче белән ләззәт таләп иткәндә гөнаһ турында уйлап торып буламы соң! Рәзинә дә уйламады. Ә тора-бара ул хәтта үзен аклардай сәбәпләр дә таба башлады. Ни өчен Нәфисә ир белән тора, ә ул кемнән ким? Нигә ул шулай соңлап очраткан бәхетен кешегә бирергә тиеш? Нәфисәнең имчәк баласы бар, дип үз бәхетеннән ваз кичәргәме хәзер?

Авыл җирендә чыбыксыз телефон шәп эшли. Нәфисәгә дә хәбәр тиз килеп җитте. Башта, әлбәттә, ышанмады. Рәхимҗаны таң алдыннан гына кайта башлагач, йөрә­генә шом төште. Бер көнне ул, кеше сүзенә ышанмыйча, үзе Рәзинәгә барып килергә булды, чөнки Рә­химҗан тагын кайтмады.

Төн уртасы. Тышта яңгыр яварга җыена. Кар эреп, беренче гөрләвекләргә әвере­леп, урам уртасыннан чаба. Бөрегә төренгән агачлардан яз түгелә, яшь яфрак исе тарала. Авылның икенче очында үк яшәүче Рәзинәгә барып җиткәнче пычракка батып бетте Нәфисә. Өстәвенә, кулында яшь сабые. Өлкән кызына, бала йокламый, саф һавада йөртеп керим, дип кенә чыгып киткән иде.

Рәзинәнең бөтен бүл­мә­сендә дә гөрләп утлар яна. Нәфисә, берәр бәйрәм-фәлән түгелме монда дип аптырап калды. Артык кеше заты юк кебек. Яп-якты булып балкыган тәрәзәдән беркем дә күренми, якын да килеп карап булмый. Озак кына басып торды Нәфисә. Шулчак чырык-чырык килеп Рәзинә түр якка килеп чыкты да тәрәзә пәр­дәләрен яба башлады. Уртадагы тәрәзәгә килеп җиткәч,  тышта баласын күтәреп басып торучы Нәфисәне шәйләп калды. Пәрдәне ябып куй да бит шунда… Юк, ул, киресенчә, Нәфисәгә үч итеп, аны киңрәк ачып куйды да түр уртасында чишенә башлады. Икенче бүлмәдә ашап-эчеп утырган Рәхимҗанны чакырды, аның муенына сарылып, үбә-үбә чишендерә башла­ды…

Моны күргән Нәфисә баласын кулыннан төшереп җибәрә язды. Йөрәгенең кайсыдыр өлеше өзелеп төшеп, челпәрәмә килде. Ул карны да, җирне дә күрмәде, хәтта җиргә дә басмады кебек. Тын алалмыйча, ничек өенә кайтып кергәнен дә сизмәде. Күз яшьләренең тозын шул кичне бөтен ачылыгы белән татыды Нәфисә.

Иртән торгач, күзләрен челт-челт йомып та, ышкып та карады, тик  зур шәү­ләләр­дән башка берни күрмәде. Шул көннән Нәфисә сукырайды. Кайгы килсә, ялгызы гына килми бит. Ире чыгып кит­кәннән соң дөм сукыр булып калган хатынның өч бала белән ничек яшәгәнен күз алдына китерү дә авыр. Җит­мә­сә, авыл җирендә. Тик Нәфисә авырлыкларга бире­шергә ашыкмады. Үземнең бәхетем булмады, балала­рымның бәхете булсын, дип, кулыннан килгәнен дә, кил­мә­гәнен дә эшләде. Шундый хәлдә калган хатыннар кебек, сихерче карчыкларга да йөрмәде…

Ә Рәзинә Рәхимҗан белән озак яши алмады. Урманга утынга барган җирендә өстенә агач төшеп үлде ир. Кеше бәхетен урлап, бәхетле булып булмый шул. Ә язмыш рәхим­сез, ул корбан алмыйча туктамый…

Нурсилә Дәүләтова Кызыл таң

Запись “Каргыш үзеңә төшмәсә, балаңа төшә икән…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мине теге өч балалы хатынның каргышы эзәрлекли”[булган хәл]
Гөлсөя апа (исемнәрне үзгәрттем) әле узган атнада гына дусларын, хезмәттәшләрен никах ашы белән сыйлаган иде. Күпме ихлас теләкләр җиткергән идек без аңа! Бәхет, тигез тормыш теләгән идек. Әмма теләкләребез тормышка ашмады…

Кич уңмаган һич уңмас диюләре хак икән. Гөлсөя апа дүртенче тапкыр кияүгә чыккан иде. Инде менә күңелле никах мәҗлесеннән соң озак та үтмәде, безгә аның дүртенче ире Наилне соңгы юлга озатырга туры килде…

Беркөнне эштән кайтып килгәндә Гөлсөя апаның иң якын дусты Сәлимә апаны очраттым. Хәлләр сорашкач, сүзебез Гөлсөя апага барып тоташты.

– Гаилә тормышы нишләп барып чыкмый соң аның, әллә берәрсенең рәнҗеше төште микән? – дидем мин Сәлимә апага.

– Аллаһ кичерсен инде, берүк гайбәт була күрмәсен, – дип сак кына сүз башлады ул. – Без Гөлсөя апаң белән бик күптән, яшь вакыттан бирле дуслар. Төскә-биткә чибәр, сүз эзләп кесәгә керүчеләрдән дә түгел, егет-җиләнне назлы карашы, тәмле теле белән үзенә карата белә иде ул.

Бергә укыдык, гел бергә йөрдек. Мин кияүгә чыктым, ә ул гаиләле булырга ашыкмады. Безгә килгәләп йөрде. Бер килүендә өйләнгән, өч балалы ир белән дуслашуын әйтте. “Ул гаиләсен ташлаячак, бергә торачакбыз”, – диде. Мин аңа үземчә киңәш бирергә, өч балалы гаиләне җимермә дип, акылына китерергә тырышып карадым, ләкин кая ул?! “Минем бәхетемнән көнләшәсең”, – диде. Сүзгә килдек. Күпмедер вакыттан алар, чыннан да, бергә яши башладылар. Ләкин ул ирнең хатыны авыру булган икән. Иренә дә, Гөлсөягә дә рәнҗегән. Әтиләре ташлап чыгып киткәч, балалары да бик елаганнар. “Миңа теге дөнья бусагасын атларга барыбер күп калмаган иде, әз генә көтмәдегез, мин барын да белә идем бит… Гомереңдә дә ир заты күрмә”, – дигән авыру хатын Гөлсөягә.

Чыннан да, дустым өч бала атасы белән озак яши алмады. Ире, йөрәк өянәге тотып, авыру хатыннан алда китеп барды.

Гөлсөя аннан соң тагын кияүгә чыкты, ләкин машинада апаларына кунакка барганда авариягә юлыктылар. Гөлсөя төрле җәрәхәтләр алып, исән калды, ә ире сырхауханәдә җан бирде.

Дустым гаилә корырга тагын бер талпынып карады, әмма ул ире асылынып үлде. Хәзерге иренә кияүгә чыкканда да: “Беләм, мине теге өч балалы хатынның каргышы эзәрлекли. Бу никахтан да уңармын микән инде?..” – дип өзгәләнде. Мин аңа: “Бар, ул хатынның кичерүен сора, үзе исән булмаса, балаларыннан гафу үтен”, – дидем. Гөлсөя аны эзләп тә карады, тик таба алмады. Ире белән аерылышкач, туганнары аны үзләре янына чакыртып алганнар икән.

Дүртенче ире Наил юл һәлакәтендә үлде. Фаҗигагә юлыгыр алдыннан Гөлсөягә: “Хәзер кайтып җитәм”, – дип чылтыраткан. Юлда Наил машинасы артыннан шулай ук машинада барган дусты аның авария булган җирдән үз аяклары белән торып, бер-ике адым атлаганын да күргән хәтта. Наил ул иптәшенә: “Гөлсөягә ярдәм ит”, – дип, соңгы үтенечен дә әйтеп өлгерә алган.

Сәлимә апа, тамагына төер утырып, сөйләвеннән туктап торды. Аннан: “Мин дустымның тормышы турында ни дияргә дә белмим инде, каргыш нәтиҗәсендә шулай бәхетсезме ул, әллә тәкъдир дигәннәре шулмы – аңлый алмыйм…” – дип сүзен йомгаклады да, үз юлы белән китеп барды. Мин дә фатирыма юнәлдем. Гөлсөя апа турындагы уйлар йокларга яткач та тынгылык бирмәде. Әгәр кеше каргышы төшкән икән, нигә Гөлсөя апа ялгышы өчен гаепсез бәндәләрнең дә гомере өзелгән соң? Беренче ирен гаиләсеннән тартып алмаса, Гөлсөя апаның тормышы ничек булыр иде икән? Ул тагын кияүгә чыгар микән? Шулай уйланып ята торгач, кеше бәхетен җимереп, бәхетле булу мөмкин түгел дигән хакыйкатькә мин тагын бер кат инандым.

Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА Татарстан яшьләре

Запись “Мине теге өч балалы хатынның каргышы эзәрлекли”[булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Килен, баланы каргама! Кечкенә бит әле…” [гыйбрәтле хәл]
Яңа гына савып кергән сөттән мөлдерәмә чиләк шалтырап идәнгә тәгәрәде. Идәнгә сөт келәме җәелде.

– Беткере, аягың сынгыры…

– Килен, баланы каргама! Кечкенә бит әле ул, аягы ялгыш тиеп киткәндер. Ана каргышы бик зәһәр, тиз төшә, сак бул!

Мәфтуха карчык менә ничә еллар инде йортта булганнарны сәкедә әнә шулай җаны белән тоеп утыра. Күзләре сукырайганга быел биш ел була. Бар йөргән юлы – яткан түшәгеннән өстәл почмагына кадәр. Кармалана-кармалана сәкегә тотынып барып, табынга утыра. Яшен дә ачык хәтерләми. Бик зурдыр инде аның яше. Хәтер йомгакларын сүтә китсәң, шулай тоела. Ул ничектер үзен хәзер ике дөнья (фани һәм бакый) вәкиле итеп күрә, әллә нинди изге затлар белән сөйләшә. Шуңа да якыннарына, хәл белешергә кергән кешеләргә киңәшләрен биреп калырга тели.

” Әй, каркылдап утырдың инде. Тузга язмаган нәрсә сөйләп. Күпме сөтне әрәм итте бит, каймаксыз да калдык. Көне буе чабып аякларым сызлый, ничек кабат җыештырып чыгасы” дип, сыкравын дәвам итте Рауза килен.

“Синеке шул инде. Тегеләй ярамый, болай ярамый. Кеше хакына тимә, хәрам мал ашама. Кеше малына кызыкма! Туйдырып бетердең тәмам. Әнә күрше Сәлих малае. Ниндидер сату-алу эше белән шөгыльләнә. Өр-яңа йорт салды, ялтырап торган машина алды, туп кебек бүксә үстерде. Түбән оч Сабир малае сөйләп торды әле. Эшләтә, эшләтә икән дә, тиеннәр түләп чыгарып җибәрә икән. Әнә Әнисәне кара. Безнең кебек уттай кызуда печән чабып, мал асрап, сыер савып та яшәми. Бармаклары тулы алтын, көн саен өстендә бер яңа күлмәк. Ә синең Заһирың кояш чыкканчы эшкә чыгып китә, майга-тузанга батып караңгы төндә генә кайтып керә. Эшләгәне ашарга да җитми бит. Ә син “намуслы яшәгез, кеше хакы” дисең. И, әни… “.

“Алай димә әле син, кызым. Ходай Тәгалә бар ул. Һәрбер бәндә үзенең кырын гамәле өчен җаваплы. Бер бирмәсә, барыбер үз җәзасын бирә ул Алла. Әнә бер кардәшебез. Бик мул яшәде, йорт-җирләре чын ясау, өстәле безнең төшләребезгә дә кермәгән ризыклардан сыгылып торды. Менә шушы Заһирымны укытырга җибәрәм дип, бераз әҗәткә акча сорап кергән идем. Бирмәде, “Ипигә дә акчабыз юк әле”, диде. Ә бит өстәлдәге нигъмәтләрнең барысы да күз алдында, чәйгә дә чакырмадылар. Рәнҗемәскә тырыштым инде үземчә.

Ә бер көнне “Хәле бик авыр, урын өстендә ята икән”,  дигән хәбәрне ишеткәч, янә керәсе иттем. Ни дисәң дә, кардәш бит. Балалары бар нәрсәне төяп кайтканнар, “Күгәрчен сөте” дә бардыр. Тик танышым бер йотым су, бер валчык икмәккә тилмереп ята. Чире шундый: тамагыннан ризык үтми икән бичараның”.

Килен әллә тыңлады, әллә тыңламады. Идән юды, ахры. Су чайпалган, мунчала сыккан тавышка карчык йокыга талган иде.

Көн артыннан – көн, ел артыннан ел узды. Беркем дә дөньяга мәңгелеккә килмәгән кебек, Мәфтуха карчык та китеп барды. Чая кыз Алсу инде буй җитеп килә. Тик әти-әниләрен сөендермәде ул. Кичләрен бизәнеп-ясанып чыгып китә дә, иртә белән генә кайтып керә. Әтисенең “чыбыркысына” да, әнисенең зәһәр сүзләренә дә исе китми. Ишекне бикләсәләр, тәрәзә ватып булса да чыгып китте Алсу.

Кызларының тулып килгән корсагын әти-әни бик соң гына искәреп алдылар. Инде барысы да соң иде. “Тапсын, бәлки бераз акыл керер”,  дип, телләрен тешләде әти-әни. Ә Алсуны авырлы килеш тә йортта тотып тора алмадылар. Чыкты да китте, чыкты да китте. Бәбилисе көнне дә шыр исерек иде булачак ана. Әнә шулай өйгә сабый кайтты. Бер булмагач, булмыйдыр инде ул. Алсуның әни буларак, бала имезеп, бала чүпрәкләренә төренеп утырыр исәбе юк иде. Элеккеге “эшен” дәвам итте.

Көннәрдән бер көнне әниләренә “кияүгә чыгам” дигән хәбәр алып кайтты. Ата-ана ике куллап ризалаштылар. Тик сөенеч озакка бармады. Кызы яшәгән йортка барган саен оныгының ничек җәфалануын күреп, әби кешенең йөрәге телгәләнде. Бу гаиләдә бала кайгысы юк иде. Кайчан килмә – музыка, исерек дус-иш, тәмәке сөреме. Бер килүендә Рауза түзмәде, баланы үзенә алып китте. Ныклы карарга килде: таш яуса да, баланы кире анда илтмәячәк иде ул. Икенче көнне үк Алсу баласы артыннан килеп җитәр дип уйлаган иде. Тик ялгышты: бер атнадан да, бер айдан соң да ана күренмәде…

Сабый әби-бабасы йортына ияләшкән иде инде. Анасының чаялыгы баласына да күчкән, ахры. Тиктормас малайны бер генә минутка да күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Кинәт нәрсәдер килеп төшеп, бик каты бәрелеп, вак-вак кыйпылчыклар идәнгә чәчелде. Кыйммәтле бәллүр ваза чәлпәрәмә килгән иде. Телевизор алдында йокымсырап киткән Рауза эшнең нидә икәнлеген бик тиз төшенде:

– Эх, җен малай, аягың…

– Баланы каргама, кызым…

Рауза тетрәнеп, элек сукыр карчык яткан сәке урынына карады.

– Әллә төшләнәм инде. Кил, улым, курыкма. Хәзер җыярбыз аны. Дөнья малы бетми лә ул.

Куркынып почмакка елышкан бала йөгереп әбисе янына килде. Рауза калтыранган куллары белән баланың башын күкрәгенә кысты. Күзләреннән мөлдерәмә аккан яшьләрен балага күрсәтәсе килми иде аның.

Нәсимә Фазлыева.

Безнең авыл гыйбрәте

Запись “Килен, баланы каргама! Кечкенә бит әле…” [гыйбрәтле хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..