Архивы карт - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Кызым ашатмый. Керләремне дә юмый. Чит кешегә дә болай каты бәгырьле булмыйлар”
Казанның Әбҗәлилов урамындагы бер йортта яшәүче Илгиз абый күптән түгел 66 яшен тутырган. Карап торышка бер дә ул яшьне бирмәссең. Битен сакал-мыек каплаган, маңгаенда сырлар үз юлын салган. Мин аны буранлы көндә очраттым. Пекарня төбендә туңып, калтырап утыра. Бик кызгандым. Өч өчпочмак, бер стакан чәй алып, аңа таба юнәлдем. Ул аска карап утырган җиреннән башын күтәреп, миңа төбәлде. Карашлар очрашты. “Бу сезгә”, – диюгә, куллары, калтырана-кал­тырана, ризыкка үрелде. Бермәлгә икебез дә сүзсез калдык. Ирексездән күзләрем яшьләнде.

Карыйм: абый да елый. Бу очрашу күңелне кузгатты. Башка берни дә әйтә алмадым. Тиз-тиз эшкә киттем. Көн буена бу абыйны оныта алмадым.   Икенче көнне иртән тагын шул юлдан китәргә булдым. Теге абый юк. Аптырагач, пекарнядагы сатучыдан кереп сорадым. “Бүген соңрак килә ул. Төшке аш вакытындарак очраша аласыз”,– диде.   Мин килгәндә, җылы чәй эчеп, ашап утыра иде инде. Моннан алты ел элек хатыны үлеп киткән икән. Илгиз абый эчми-тартмый. Шуңа да барлык күршеләре хөрмәт итә икән үзен. Кызы гына, кияүдән аерылып кайтып, әтисен өйдән куа башлаган.

– Кызымны бик яратып, кадерләп үстердем. Әнисе, артык иркәлисең, дип әйтә иде. Бар байлыгым аңа булсын дип тырыштым. Хәзер исә, минем янга күченеп килеп, фатирның яртысына хуҗа булды. Мине кайчак куалый да. Әле ярый үзем каршы тора алам. Тик менә ашатмый инде. Керләремне дә юмый. Чит кешегә дә болай каты бәгырьле булмыйлар. Кызым ире белән тора алмады. Мин кияүне бик ярата идем. Аерылмагыз, дип тә карадым. Тик Фирая бер урыс ияртеп кайтты. Алар өйдә чакта миңа бүлмәдән чыгарга ярамый. Ә бит кайчандыр мин аңа фатир да алып биргән идем. Ул аны сатарга мәҗбүр булды. Уен автоматларында оттырган акчасын шулай түләде. Хатыным да аның бу кыланмышларына түзә алмады. Җәй көне бакчада яшим. Анда тыныч, җанга тиюче юк. Кышка монда кайтам. Өйдә тынычлык бетсә, монда чыгам. Йөз кешенең берсе, килеп, хәлемне сорый. Яшьләр, үзләренә ризык алырга керсә, миңа да өлеш чыгара. Сатучы кыз да мәрхәмәтле. Чәй булса да бирә. Пенсияне күп алмыйм. 8 мең тирәсе түлиләр. Коммуналь хезмәтләр өчен 4 меңе китә. Газ өчен шактый сумма җыела. Кайчак ашарга да кала. Мин монда сораныр өчен чыкмыйм. Көнем узсын дим. Ашаталар икән, рәхмәттән башка сүзем юк. Әмма мин ач торырга өйрәндем инде. Тик менә ялгызлыкка, балам тарафыннан рәнҗетелүгә генә ияләнеп булмый.

Илгиз абыйны тыңлап бетергәч, тагын пекарняга кердем. Кулымда – өч өчпоч­мак, кайнар чәй…

Гөлгенә ШИҺАПОВА Ватаным Татарстан

Запись “Кызым ашатмый. Керләремне дә юмый. Чит кешегә дә болай каты бәгырьле булмыйлар” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Миңнеханов бүләк өләшкәндә микроавтобусны татарча сорарга әйтә, кечкенә малай аңа «син» дип дәшә [видео]
14 декабрьда Казанда Татарстан президенты халыкны кабул итү көнендә кайберләренең гозерен үтәде . //Tatar Today//

Әлмәт районының Урсала авылыннан бер ханым президенттан үзенең ишле гаиләсе өчен микроавтобус сорап мөрәҗәгать итә. “Ирем 30 еллап “Татнефть”та эшләде. Хәзер гаиләбездә авыр вакытлар. Кызганычка каршы,  үзебез микроавтобус ала алмыйбыз. Балаларым барысы да машинага сыеп бетми, яртысы кала. Шуңа сездән микроавтобус сорыйм”, дип әйтә ул елап. Миңнеханов бу ханымның үтенечен үтәп, “Татнефть” директоры Наил Магановка микроавтобус алырга куша. Ләкин сорау белән чыккан апага бер кисәтү дә ясый: “Икенче юлы минем белән очрашканда бу микроавтобус инде картаеп беткәч, татарча сөйләшерсез инде”, ди ул.

Чаллыдан 6 яшьлек Николай Волковның да теләген үти Рөстәм Миңнеханов. Малай аннан күнекмәләр өчен яңа картинг сорый. Президент Николайга Яңа ел бүләге итеп картинг бүләк итә. “Мин дә тиз йөртергә яратам. Киләчәктә бу спорт төре белән уңышлар яула. Киләчәк Яңа еллар белән сине!”, ди Миңнеханов. Малай: “Сине дә!”, дип җавап бирә. Президент ишетеп бетермичә: “Нәрсә ди ул?”, диеп сорау кайтара. Ишеткәч, кечкенә Николайга рәхмәтен җиткерә.

Запись Миңнеханов бүләк өләшкәндә микроавтобусны татарча сорарга әйтә, кечкенә малай аңа «син» дип дәшә [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..