Архивы казый - Tatar Today - татар яңалыклары.

Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Ялгышып өч талак әйтәләр, аннан нишләргә белмиләр…” [дингә тукталыйк]
Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия төбәкләреннән вәкилләр белән берлектә, талак мәсьәләсендә сөйләшергә кирәк дигән фикердә. “Болгар ислам академиясе матур гына эшләп китсә, Россиядән дин әһелләре җыела торган бер үзәккә әверелсә, мөфти белән киңәшеп, Россия төбәкләреннән вәкилләрне, Голәмәләр шурасы әгъзаларын җыеп, талак мәсьәләсендә уртак бер фикергә килергә иде”, дип белдерде ул. //Татар-информ//

Аның әйтүенчә, талак буенча Татарстан өчен эшләнгән нигезләмәне бөтен Россия күләмендә кертү зарур. “Талакны ир кешегә бер әйтү җитә. Бер әйтә икән, өч ай эчендә хатыны белән килешмиләр икән, хатын-кыз ирекле була, әмма аннары никах укытып, кире үз иренә чыга ала. Өч күрем эчендә татулашсалар, иренә никахсыз да кире кайта ала. Ә менә өч талактан соң, хатын-кыз яңадан үз иренә чыга алмый, яңадан үз иренә чыгарга теләсә, башта башка иргә кияүгә барып, аннан аерылырга тиеш, аннан соң гына үз иренә кабаттан чыга ала. Бүген ялгышып өч талак әйтәләр, аннан нишләргә белмичә йөриләр, чөнки ул инде азаккы карар. Шуңа күрә өч талак куркыныч әйбер, аерылыр өчен бер талак та җитә”, – дип ачыклык кертте Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Баш казый әйтүенчә, әгәр ир талак әйтмичә, аерам дигән ният белдереп, ЗАГСта аерылышу турында кул куя икән, ул барыбер талак санала. “Күрәсем килми дигәндә, анда ниятен тикшерергә кирәк”, – диде ул. Җәлил хәзрәт сүзләренә караганда, хатын-кыз иреннән аерылырга теләсә, казыйга ни сәбәпле аерылырга теләгәнен аңлатырга тиеш. Казый аның сәбәбен дөрес дип тапса, ирен чакырып, аңа талак әйтергә киңәш бирә. “Бүген, кызганычка каршы, аерылышулар күбрәк хатын-кыз инициативасы белән була. Ә хатын кыз, шәригать буенча, казый белән киңәшмичә аерылып китә алмый. Аерылышу нияте турында мөрәҗәгатьләр көннән-көн арта”, – дип белдерде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Баш казый бүген Россия төбәкләрендә казыят институты булмавын билгеләп үтте. “Оренбургтан да, Башкортстаннан да хатын-кызлар “бездә казыйлар юк бит, хәл итегез инде” дип шалтыраталар. Бер караганда, казыйлар булмагач, алар мөфтиләрне чыгарырга тиеш инде. Болгар ислам академиясе матур гына эшләп китсә, Россиядән дин әһелләре җыела торган бер үзәккә әверелсә, мөфти белән киңәшеп, Россия төбәкләреннән Голәмәләр шурасы вәкилләрен җыеп, талак мәсьәләсендә уртак бер фикергә киләсе иде”, – диде ул.

Запись Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Ялгышып өч талак әйтәләр, аннан нишләргә белмиләр…” [дингә тукталыйк] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Солтан мәчете имамы Камил Бикчәнтәев Татарстанның баш казые булмакчы…
Казанның Солтан мәчете имам-хатыйбы Камил Бикчәнтәев Татарстан мөселманнарының баш казые вазифасына дәгъва итәргә җыена. Əлеге белдерүне ул бүген җомга вәгазе вакытында җиткерде //Азатлык радиосы//.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте корылтае апрель аенда узарга тиеш. Анда мөфти, аның беренче урынбасары һәм баш казый сайланачак.

Мөфти вазифасына дәгъва кылырга әлегә бер имам да теләк белдермәде. Бүген “Солтан” мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Бикчәнтәев баш казый вазифасына намзәт булачагын әйтте. Бу адымга баруын ул тупланган белемен халыкка нәтиҗәлерәк җиткерү теләге белән аңлатты. “Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә ни өчен мөселманнар файдасына эшләмәдең дип сораса, мин нәрсә дип җавап бирермен?” диде ул.

Камил хәзрәт үзен Үзбәкстанның Бохара мәдрәсәсен, Үрдүндәге дини уку йортын һәм Русия ислам университетын тәмамлаган магистр дип атады. Бикчәнтәев мәчеткә җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, аларның фикерен дә сорады. “Мәчеттә каласызмы соң?”, дигән сорауны “Солтан” мәчетен беркемгә дә, вакыфка да бирмим”, дип җаваплады Камил хәзрәт.

Камил хәзрәт үз белдерүендә бүген мөселманнарның таркау булуын, башлаган эшләрен ахыргача җиткермәүләрен ассызыклады. “Мөселманнарны берләштерергә кирәк”, диде ул. Хәзрәт бүгенге мөфтиятне тискәре яктан телгә алмады. Азатлык хәбәрчесенең “сайланган очракта, эшне нинди юнәлештә алып барырга телисез” дигән соравын җавапсыз калдырды.

Татарстан баш казые булып 2006 елдан бирле Җәлил Фазлыев эшләп килә. Камил Бикчәнтәев 90нчы елларда казый вазифасын башкарган иде. 2011 елда ул Татарстан мөфтие сайлавында да катнашты, әмма җитәрлек тавыш җыя алмыйча, аның көндәше Илдус Фәиз җиңеп чыкты.

Запись Солтан мәчете имамы Камил Бикчәнтәев Татарстанның баш казые булмакчы… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..