Архивы KFS - Tatar Today - татар яңалыклары.

Кемнәр KFC да капкаларга ярата, сезгә шәп яңалык, бигрәк тә мөселманнар өчен
Татарстанның “Хәләл” комитеты KFC челтәренә “Хәләл” сертификатын алу өчен үтәлергә тиешле шартларны җиткергән. Ширкәтнең рәсми белдерүендә инде бу елдан хәләл ризык кертелү мөмкинлеге языла.

Татарстандагы KFC җәмәгать туклану челтәре үзенең ризыклары хәләл булуын кире какты. Бу атнада “Мулла из-за угла” Телеграм-каналы KFC (Kentucky Fried Chicken –”Кентакидан кыздырылган тавык”) челтәренең берсендә хәләл азык-төлек сатылуын хәбәр итте. Югарыдагы фотодан күренгәнчә, Казанның Җиләкле бистәсендәге ашханә менюсында ризыкларның хәләр булуын раслый торган билге бар. Анда гарәпчә һәм урысча “хәләл” дип язылган.

Кыздырылган тавык сату белән көн күрүче челтәр шәригать нигезендә чалынган мал белән эшләү теләген өч ел элек белдергән иде. Бу мәсьәлә KFCның төбәк мөдире Андрей Распопов һәм Татарстан мөселманнары диния нәзарәте карамагындагы “Хәләл” комитетының ул чактагы рәисе Марат Низамов очрашуында күтәрелде.

Тик “Хәләл” комитетының хәзерге җитәкчесе Ирек Җиһаншин Җиләкле бистәсендә ачылган ашханәгә хәләллекне раслаучы сертификат бирелмәвен белдерде. Комитетның рәсми белдерүендә: “АмРест” (KFCның Русиядәге идарәсе – ред.) ширкәтенә хәләллеккә туры китерү таләпләре исемлеген җиткердек. Тик әлегә KFCның хәләлгә сертификатлаштыру үткәне булмады. Үткән очракта, “Хәләл” комитетының махсус билгесен урнаштырырга рөхсәт биреләчәк”, диелгән.

Хәбәр матбугат чараларында таралгач, ашханә менюсында “хәләл” дигән тамга юкка чыкты. Җиләкле бистәсендәге туклану пункты мөдире Никита Белов та Азатлыкка: “Кызганыч, бездәге ризык хәләл түгел” дип җиткерде.

Kentucky Fried Chicken челтәренең матбугат хезмәте чыгарган белдерүдә кайбер ашханәләрдә хәләл менюны быел булдыру нияте язылган.

“Хәләл ашханә ачылгач махсус билгеләр урнаштырылачак. Тавык белән безне “Агросила” ширкәте (аның хуҗасы – Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең туганы, “Сетевая компания” җитәкчесе Илшат Фәрдиев – ред.) тәэмин итәчәк, аларның хәләллекне раслаучы сертификаты бар”, диелгән.

Чыганак: Чит ил агентлыгы

Запись Кемнәр KFC да капкаларга ярата, сезгә шәп яңалык, бигрәк тә мөселманнар өчен впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..