Архивы клуб - Tatar Today - татар яңалыклары.

Яшел Үзәндә өч көн эчен­дә халыктан имза җыярга кушалар. Сәбәбе…
Март аенда Яшел Үзән районының Күгеш авылы җирлегендә (бу җирлеккә тагын Айдар һәм Әрә-Тугай авыллары керә) авыл җыены булды. Халык белән очрашырга килгән республика һәм район җитәкчеләре катгый төстә, быел җирлек территориясендә клуб төзелмәячәк, Күгеш белән Тугай авылын тоташтыручы юл да булмаячак, дип әйтеп киттеләр. Ә өмет зурдан иде, чөнки клуб төзелә дигән сүз дә күптән йөри, әзерлек эшләре дә бара.

Миңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңне­ха­новның кайчандыр, һәр кеше үз авылы өчен нәрсә дә булса эшләргә тиеш, дигән сүзе этәргеч ясады бугай. Эшлисе эшләр, чыннан да, хәттин ашкан. Колхоз бетеп, җирләр “Кызыл Шәрык”ка күчкәннән бирле, авыл эчендәге “байлык”ка кул тимәү сәбәпле, булган корылмалар җимерелеп бетте диярлек.

Клубка да күптән эч пошып йөри. Өч авылның көзгесе кебек ул чөнки. Олы юлдан борылып, тау башына күтәрелгәч, Айдар белән Күгеш чигендә юлчыларны да, кунакларны да, авылдашларны да менә инде 60 ел балаларыдай “каршы ала”. Тик соңгы вакытта хәл-әхвәлләре генә бик начарланып китте: 2013 елдан бирле авария хәлендә. Эшне нәр­­­­­­сә­­дән булса да башларга ки­рәк иде. Авылдашлар белән киңәш-табыш коргач, алар, имзаларын куеп, “Ватаным Татарс­тан”га хат юлларга булдылар. 2017 елның башы иде бу. “…Мо­ңарчы нишләп яттыгыз дип әйтә күрмәгез. Югарыга шикаять язудан тартынып, районда хәл итми калмаслар дип уйладык, чөнки вәгъдәләрне сибеп кенә тордылар. Без инде “Авыл клубы” республика программасы буенча 2015 елда да, 2016да да клублы булырга тиеш идек. Инде былтыр да, 2016да башлыйбыз да 2017дә төзеп бетерәбез, ди­деләр. Булмады… Хәзер Татарстанда клубсыз авыл калмады бугай инде. Безнең клуб 1960 елда авыл халкы көче белән, карьердан таш чыгарып төзел­гән. Бүген анда магнитофон, микрофон, тавыш көчәйт­кечтән баш­ка җиһаз юк. Спорт җиһаз­ларыннан шахмат, шашка бар. Соңгы ремонт 1986 елда үткә­релгән. Җит­мәсә шушы ук бинада китапханә дә урнашкан. Кыскасы, 248 хуҗа­лык булган өч авыл инде ничә еллар әдәбиятсыз да, мәдә­ниятсез дә яшәргә мәҗ­бүр”, – дигән сүз­ләр бар бу хатта.

Әлеге хәлләр минем өчен яңалык түгел, район җитәкче­ләренең вәгъдәләренә мин үзем дә шаһит. Эшне, әллә ниләргә өмет итмичә, газетада басылган шушы үтенечне төрле инстан­цияләргә җибәрүдән башладым. Озак көттермәделәр. Район башлыгы А.В.Тыгиннан, Татарстан­ның Мәдәният министрлыгыннан, Дәүләт Советының Мәдә­ният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитетыннан кил­гән җавапларны папкага урнаштырып куйдым. Районнан килгән хатта: “ …Әгәр “Авыл клубы” республика программасы озайтылса, Күгеш клубына капиталь ремонт ясау 2020 елда каралачак”, – дип язылган. Аннан соң аңла­шыла инде, мәгълүм мәзәк­тәгечә, йә ишәк, йә Хуҗа… Калганнарында исә, бу эшне район үзе хәл итә, дип хәбәр иткәннәр.

Хокук яклау

Авыл халкы язган хатны алып, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская янына юл тоттым. Эчтә барыбер ниндидер өмет чаткысы бар. Берен­чедән, Сәрия ханым – Яшел Үзән районында эшләп киткән кеше, төбәк­тәге авыл хәлләрен яхшы белә. Икенчедән, ул үзе дә тамырлары белән Әрә-Тугай авылыннан. Әтисе үскән нигез урыны, йорты җимерелеп бетсә дә, бар әле. Авылның өлкәнрәк кеше­ләре бәләкәй Сәриянең авылга әбисе янына кайтып йөрүен дә яхшы хәтерли. Сәрия ханым янын­нан сөйләшеп чыкканда, миңа инде клуб салу эше хәл ителде кебек тоелган иде. Сөй­ләшермен, яр­дәм итәргә тырышырмын, җавап бирермен, диде бит. Чыннан да, рәхмәтебез зур, сүзендә торды ул. Берни­ка­дәр вакыттан алынган җавап күңел юатырлык иде. “Безнең тарафтан Яшел Үзән районы башлыгы А.В.Тыгинга юлланган үте­неч буенча Күгеш авылы клубы капиталь ремонт ясау яки төзү өчен 2018 елга “Авыл клубы” программасына кертелде” диел­гән иде анда. Шундый олы проб­ле­маның җиңел генә хәл ителүенә куану­ның иге-чиге булмады. Озак вакыт үтмәгән, авылга районнан да белгечләр килеп төш­кән һәм… Күгеш авылы читендә, сыер фермасы артында 50 кешелек клуб салып бирергә вәгъдә итеп киткән­нәр. Ярты гасырдан артык авыл­ның йөзе булып утырган клубны (иң мөһиме, ул өч авыл халкына да йөрергә уңай­лы) сыер фермасы артына күче­рергә теләүләре­нең дә сәбәбе бар: ерак түгел мәктәп урнашкан, шуңа җылыту системасын тоташтырырга җай­лы икән. Ә капиталь ремонт ясау яки яңа клуб төзү турында хәтта ишетергә дә телә­мәгәннәр. Әл­бәттә инде, 248 ху­җалык, 634 кеше яшәгән авыл җир­леге өчен бу – башка сыймас­лык хәл. Ниндидер яр­дәмгә ымсынып, яңадан Сәрия Харисовна белән элемтәгә керәм. Бу юлы ул кырт кисте: “Мин программага кертергә булыштым бит инде. Калганын авыл халкы белән эш­ләп бетерегез. Алар риза булмаса, үзгәртерләр”, – диде. Тыңла­дык без бу киңәшне. Авыл җир­леге башлыгы Альберт Гатауллин җыелыш җыйды. “50 кешелек клуб төзүгә без каршы”, – дип, авыл халкы беркетмәгә кул куйды.

Аңлашу

Ярдәм көтелмәгән җирдән килде. Бер башлагач, ташларга да уңайсыз, авыл халкы аңлап та бетермәс, дип аптырап утырганда, хезмәттәшем Риман абый Гый­лемханов сүз катты. “Әллә Ха­­физ Миргалимовка мөрә­җә­гать итеп карыйсыңмы? Кеше хәленә керә белә ул. Үзең өчен йөрмисең бит. Халык өчен. Булдыра алмаса, киңәшен булса да бирми калмас”, – диде. Төрле инстанцияләрдән җыелган бер күч документны күтәреп киттем Дәүләт Советы Коммунистлар партиясе фрак­циясенең кабул итү бүлмәсенә. Кердем. Аң­латтым. Игътибар бе­лән тың­ла­ганнан соң, Хафиз Гаязович: “Башта кайтып киләбез. Мин барысын да үз күзләрем бе­лән кү­реп, авыл халкы белән очрашып сөйләшергә тиеш”, – диде. Клуб­­ның черегән идәннәрен, тү­шәм­нәрен, араталары җиме­ре­леп төшү сәбәпле, бишек кебек селкенеп торган сәхнәсен күр­гәч, сүзсез калып, ахыр чиктә: “Татарстан Республикасында минем мондый клубны күргәнем юк иде әле”, – дип кенә әйтә алды ул һәм партия линиясе буенча, бер­сүз­сез, ярдәм итәргә алынды. Бе­лүемчә, ел буена сузылган мә­рәкә аның өчен дә җиңел булмады. Бу эшкә кагылышлы бөтен инс­танцияләр белән сөйләшү алып барганнан соң, Хафиз Миргалимов, Күгеш авылы җир­легенә клуб кына да түгел, күп функцияле үзәк кирәклеген җит­кереп, Пре­зидентыбызның фатихасын алды. Үзәктә 200 кешелек залдан тыш, җирлек хакимияте, ФАП, авыл китапханәсе өчен дә урыннар тәгаенләнергә тиеш.

Бездә җир беткәнме?

Башта ышанып җитмәгән идем. Дәүләт Советында Коммунистлар партиясе фракциясенең хисап җыелышында Хафиз Миргалимовны тыңлаганнан соң, күңелгә, ниһаять, ниндидер бер тынычлану хисе иңде. Ул журналистлар белән очрашуда безнең авылдагы хәлләр, күп функцияле үзәкне төзү эшләре буенча тәф­силләп-тәфсилләп сөйләде. Тик иртәрәк шатланганмын. Без, көт­мәгәндә­-уйламаганда, җир мәсь­әләсенә килеп төртелдек.

Җирлекнең генераль планында Айдар белән Күгеш арасындагы җирләр барысы да авыл ху­җалыгы билгеләнешендә булып чыкты. Әле ул гына да түгел. 1960 елда төзелгән клуб үзе дә, Күгеш авылы җирлегенең муниципаль милке булып, 2006 елда гына теркәлгән. Аңа кадәрге чорда бернинди документлар булмаганмы, әллә инде булып та югалганмы, кыскасы, архивта эз­ләнүләр бернинди нәтиҗә бир­мәде. Хәзер инде җир мәсьәләсен законлаштыру белән бергә 1960 елдан 2006 елга кадәр клубның, чыннан да, ике авыл уртасында утырып торганын исбат итәргә кирәк булып чыкты. Район җитәк­челәре мондый мәрәкә белән вак­ланып торуны тагын кирәк дип санамады. Җирлек җитәк­че­сенә күп функцияле үзәкне әлеге дә баягы шул сыер фермасы артындагы буш урынга салырга ризалык бирү турында өч көн эчен­дә халыктан имза җыярга кушканнар, чөнки авыл эчендә клуб төзерлек башка буш мәйдан юк.

Алга китеп шуны да әйтим. Соңыннан юристлар әйтүенчә, клубны ферма артындагы мәй­данга да төзеп булмас иде. Бе­ренчедән, балалар учреждениесе янында күңел ачу биналарын урнаштырырга ярамый, икен­че­дән, төзелешнең мәктәп өчен тә­гаен­ләнгән биләмәгә керүе бар, өчен­чедән, бу территориядә җир астыннан газүткәргеч торбасы да салынган.

Шулай итеп, тагын киеренке көннәр башланды. Бу юлы җир эш­ләре белән шөгыльләнүче юристны эзләп табып, ярдәм итү­ен сорадым. Авыл халкы бу хәлгә: “Бездә җир беткәнмени?” – дип шаккатты. Чыннан да, ышанырлык түгел бит. Ике авыл арасындагы элек социаль объектлар төзелгән мәйдан­нарның барысы да авыл хуҗалыгы билгелә­не­шен­дәге җирләр икә­нен һәм 2006 елда гамәлгә кергән закон буенча анда бернинди тө­зелеш алып барырга ярамаганлыгын авыл кешесе аңласа да, аң­ларга телә­мәячәк. Әнә бит ул җир күп һәм кычыткан, алабута үсә, хәрабәләр аунап ята. Элек яраган, хәзер нәрсә булган, дип кенә әйтәчәк­ләр.

Кулда булган барлык документларны юристка тапшыргач, авылга кайтып, аңлашылып бет­мәгән нәрсәләргә тагын бер тапкыр күз салгач, ниһаять, ул бу хәл­дән чыгу мөмкинлеге бар дигән нәтиҗә ясады. Яшел Үзән­дәге җи­тәкчеләрдән рөхсәт алып, бер төркем белгечләр алып кайтып, яңа документлар рәсми­ләш­терә ­башладылар. Тагын көтел­мәгән хәлләр килеп чыкмасын дип, бүген әнә шул документларны көтеп ­ятыш. Клуб төзелеп бет­кән­че, бу хакта кат-кат язарга туры килмәгәе әле.

P.S. Быел авыл җыенына килгән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та: “Минем мондый клубны үз гомеремдә күргәнем юк”, – дип китеп барган. Башкалар да гаҗәпләнә. Ә күрше авылда җыен үткәрелгәндә: “Күгештә клуб төзеләчәкме соң?” – дигән сорауга районнан килгән вәкил, алар­ның яңа клубны үз гомерләрендә күрәчәкләре юк, дип җавап биргән. Югыйсә, шундый файдалы эш эшләгәне өчен Хафиз Миргалимовка рәхмәт­ләрен җиткереп, бөтен мәшәкатьне үз кулларына аласы да, Күгеш авылын клублы гына итәсе бит инде. Минемчә, бу эшне гамәлгә ашыру буенча районда бер куратор билгеләнергә һәм ул бөтен эшләрне алып барырга тиеш иде ке­бек. Ә без һаман каршылык­ларга очрыйбыз. Ни өчен икәне генә аңлашылып җитми.

(Фәния Әхмәтҗанова/“Ватаным Татарстан”, /№ 56, 12.04.2019/)

Запись Яшел Үзәндә өч көн эчен­дә халыктан имза җыярга кушалар. Сәбәбе… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Алмаз Мирзаянов: “Авылларга йөрмиләр дип зарланалар. Ә килә башласаң, клуб мөдирләре…”
Юморист, алып баручы буларак Алмаз Мирзаянов исеме халыкка әзме-күпме таныш, ә менә җырчы буларак ул яңарак кына таныла башлады. Шулай булса да, күптән түгел Казанда шәп концерт куйды.

“Әкренләп аңлый башладым бугай. Казанда концерт куйганмын икән бит! Казанда! Мин! Бер хыялый бала. Моннан ун ел элек стенага “Алмаз Мирзаянов концерты! Казан!” дип кулдан гына афиша язып элеп куйган идем. Шуннан бирле хыялландым. Хыял шундый көчле хис икән”, – ди ул хис-тойгыларыннан арына алмыйча. Тамашачының җылы фикерләрен җитәрлек тыңлагач, Алмазны әңгәмәгә дәштем….

– Ике метрлы егет сәхнәгә тәүге адымнарын кечкенә юләр малай образында ясады. Тәнкыйте дә булды. Артка борылып карагач, үкенмисеңме?

– Мин бер генә көнемә дә үкенмим. Үземчә, рәхәт итеп яшим. Ул образда кечкенә вакытымны күрсәттем дисәм дә була. Бүген дә сөйлим аны. Халык тамаша залыннан үзе сорап ала хәтта. “40 ягына чыккач сөйләп йөрү әллә ничек, сөйләмим инде”, – дим. “Юк, юк, шуны карарга килдек”, – диләр. Күпмедер дәрәҗәдә мине халыкка таныткан образларның берсе ул.

– Бүген сәхнәгә яңа чыккан артист нинди авырлыклар белән очраша?

– Төркем җыю авыр. Миннән биючеләр сорыйлар. Юк алар бүген. Булганнары да үз аякларына үзләре абынып йөрүчеләр. Булуларыннан булмаулары хәерлерәк. Биючеләр белән бергә чыгып караган идем, туры килмәдек. Аллага шөкер, бүген менә дигән төркем тупладым. Арттырып әйтмим, аларның һәрберсе шәхес.

– Концерт оештыру ягына килсәк?

– Бу яктан ачуны китергән нәрсәләр бар, әлбәттә. Авылларга концерт белән йөрмиләр дип зарланалар. Ә килергә җыена башласаң, кайбер клуб мөдирләре документ таләп итә башлый. ИП кәгазьләрең булырга, башта яннарына кайтып кирәкле җирләргә мөһерләр суктырырга тиешсең. Кайбер җиргә шалтыратып сөйләшү дә җитә. Бер авылда аренда өчен 10%, икенчесендә 20% алып калалар. Ямьсез итеп каршы алучылар була, бөтенләй “килеп йөрмә” дип, бөтен авыл өчен җавап бирүчеләре дә очрый.

– Уңышларың өчен ихлас күңелдән сөенүче сәхнә дусларың бармы?

– “Синнән булачак”, “синдәй артистлар кирәк” дигән артист дусларым бар. Билгеле, алар сирәк. “Сиңа кирәк түгел бу, интекмә, җырлап азапланма”, – дип киңәш өләшүчеләре дә очрый. Үзләре юньле эш күрсәткән кеше дә түгел инде алар. Азапланмыйм, бары сәхнәдән халыкка әйтәсе килгән фикерем бар. Җырчы булырга дигән максатым юк. Үз тавышымның ни дәрәҗәдә икәнен генә беләм. Җырларны да шулай сайлап алырга тырышам. Әйтәсе килгән фикер була бит, сүздән соң мин аны шигырь белән җөпләп карыйм, шигырь белән дә әйтеп бетерә алмасам, җыр белән нокта куям.

– Өйләнергә җыенмыйсыңмы әле?

– Гафу, өйләнү темасы ябык.

Әңгәмәне “Акчарлак” газетасының 10 нчы саныннан укый аласыз.

Запись Алмаз Мирзаянов: “Авылларга йөрмиләр дип зарланалар. Ә килә башласаң, клуб мөдирләре…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бакырчыда авыл клубын сүткәч, халык көтелмәгән адымга бара
Яшел Үзән районы Бакырчы авылының “ВКонтакте” челтәрендә үз сәхифәләре бар. Социаль челтәр сала тормышы өчен дә уңайлы. Биредә алар авыл яшәешен чагылдырган фотосурәтләр урнаштыра, игъланнар, төрле бәйрәмнәрдә тәбрикләүләр язалар. Бер-берсен туган көннәре белән котлыйлар, вафат булган авылдашлары турында хәбәр итеп, алар рухына дога кылалар.

Авыл мәдәният йортында узган чаралардан да фото-видеолар куеп, истәлеккә теркәп баралар. Шунысын да әйтергә кирәк, челтәрдәге хәбәрләр белән читтә яшәүче авылдашлары да таныша. “Бакырчы сәхифәләре”нең җаваплы кешесе — Рузилә Сәфиуллина. Ул күрше Акъегет авылы мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты фәнен укыта.

— Авылыбызда мәдәният йорты бик иске иде. Шуны сүттеләр дә, берара клубсыз тордык. Шул чорда клуб мөдире Миләүшә Сәләхиева идеясе белән урам концертлары оештырдык. Һәр урам тырышып әзерләнде, күңелле чара булды. Төшергән фото, видеолар әрәм ятмасын дип, “Бакырчы сәхифәләре”н ачып, сала хәбәрләрен урнаштырып торырга уйлаштык. Хәзер күркәм мәдәният йортыбыз бар. Авылыбыз бик матур, бездә халык бердәм, ярдәмчел, — ди Рузилә ханым.

Бакырчы уртасындагы чишмәгә, янәшәсендәге күлгә һәркем сокланырлык.

— Авылыбызның хатын-кызлары, балалар яз көне кизләүгә барып, өмә оештырабыз, чәчәкләр утыртабыз. Һәркем күпме булдыра ала, шулкадәр үсенте алып килә. Бөтен эшне бергәләп башкарабыз. Күлебездә җәй буе кыр үрдәкләре яши. Балыклар да бар, — ди Рузилә ханым.

Авыл матур булсын дип тырышучыларның берсе — Әнәс Закиров. Ул гомере буе шофер булып эшләгән. Тормыш иптәше Рәшидә апа — балаларга башлангыч белем биргән хөрмәтле мөгаллимә. Авылдашлары аларны бик хөрмәт итә. Әнәс абый кизләү янәшәсенә кое, паровоз, тегермән ясаган. Кулланылмый башлаган умарта ояларын да матур төсләргә буяп, чишмә янындагы тау битенә урнаштырган. Әнәс абый тагын бер эше белән сокландырды. Кизләү янәшәсендәге калкулыкка очкыч ясаган.

— Очкыч ясау уе күптән күңелдә йөри иде. “Кукурузник” эшләдем. Аны барыбыз да белә, безнең чор очкычы бит, сугышларда да катнашкан. Фанерадан эшләдем, калай белән тышладым. Тәгәрмәчләрен күптән улым алып кайтты. Совет чорында тимер-томыр аунап ятты, хәзер генә юк ул. Аннан элегрәк трактор да җыйган идем, анысын саттым. Паровозга ат арбасы тәгәрмәчләре куйдым, ат белән йөрелмәгәч, тәгәрмәчләр кирәкми, күршеләр, авылдашлар бирде, — дип сөйли Әнәс абый…

Замирә СӘМИГУЛЛИНА.

Чыганак һәм фото: Ирек мәйданы

Запись Бакырчыда авыл клубын сүткәч, халык көтелмәгән адымга бара впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

21 гасыр – Чирмешәндә нефтьчеләр салырга булышкан яңа клубны утын ягып җылытасын хәбәр итәләр
Чирмешән районының Чумачкада төзелүче клубта эшләр тәмамланып килә, ул утын ягып җылытылачак. Якын көннәрдә идәннәргә линолеум җәелеп, тамаша залына утыргычлар урнаштырылачак. Бу турыда Татар-информ район газетасына сылтама белән яза.

“Яңа клуб утын ягып җылытуга көйләнгән, урманнан дүрт олау утын алып кайттык, аны әле тагын өч трактор арбасы әзерләргә булыр. Хәзер үзебезнең трактор бар, транспорт проблемасы юк”, – диде Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин.

Мәдәният учагы төзелеше чыгымнарын нефтьчеләр күтәргән, район бюджетыннан да ярдәм булган.

Фото: Кадрия Гамирова

Запись 21 гасыр – Чирмешәндә нефтьчеләр салырга булышкан яңа клубны утын ягып җылытасын хәбәр итәләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ниләр була икән, белегез – Татарстанның атналык мәдәни афишасы
Казанда “Филармониада” IX сәнгать фестивале концертлары дәвам итә. Тинчурин тетары Туфан Миңнуллинның заманында зур уңыш белән барган спектаклен заманчалаштырып куя. Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле яңа программасын тәкъдим итә. //Татар-информ//

12 декабрь (дүшәмбе)

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында – Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Изге бакча” дип аталган яңа программасының премьерасын тәкъдим итә. Спектакльне Геогий Ковтун куйган, композитор – Радик Сәлимов.

Башлана – 18.30да.

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында – “Вакыт хөкемдары”, язучы Рауль Мир-хәйдәровка 75 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Башлана – 17.00

Тинчурин театрында – “Идел-йорт” халык театрлары коллективларының фестиваль-конкурсының йомгаклау кичәсе. Театраль бәйрәмнең беренче өлешендә җиңүче коллективларга дипломнар тапшырылачак һәм гран-при алган коллективның спектакле күрсәтеләчәк.

Башлана – 18.00

13 декабрь (сишәмбе)

Г.Камал театрында – “Җәйнең бер көнендә”, Йон Фоссе. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Топ рольдә – Люция Хәмитова. Драма. Спектакльнең премьерасы 2013 елның 8 февралендә булды.

Башлана 18.00.

Г.Кариев театрында (“Әкият” балалар үзәгенең концертлар залында) – “Керпе малае дуслар эзли”. Рафис Корбан. Музыкаль әкият. 0+

Башлана – 14.00

14 декабрь (чәршәмбе)

Г.Камал театрында – “Җанкисәккәем”, Туфан Миңнуллин. Музыкаль комедия 2 бүлектә. Спектакльнең премьерасы 1995 елның 27 октяберендә булды.

Бу фантастик хикәя авыл яшьләре әкияти урман ияләре – Шүрәлеләр белән танышудан башланып китә. Драматург иҗат иткән Шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән, һичшиксез, аерылып торалар. Киресенчә, спектакльдә алар кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр. Кешеләр югалта башлаган кешелеклелекне Шүрәлеләр кире кайтарырга ярдәм итәләр, моңлы җырлары, заманча биюләре белән тамашачыларның күңелләрен яулап алалар.

К.Тинчурин театрында – “Туй алдыннан”. Жанры- моңсу комедия. Реиссеры – Резеда Гарипова.

Хәй Вахит тарафыннан бәян ителгән әлеге кыйсса җыр кебек ихлас һәм үтемле. Рафаэль, Әдилә белән булачак туе алдыннан, үзенең иң якын дусты Маратны очрата. Тик дустының кәләше, Маратның берничә еллар инде йөрәк түрендә йөрткән беренче мәхәббәте булып чыгуы язмыш шаяруымы, әллә тәкъдирме? Кайсын сайларга? Күптәнге дуслыкнымы, әллә инде һаман да сүрелмәгән мәхәббәтнеме?..

Төп рольләрдә: Рөстәм Гайзуллин, Ирек Хафизов, Гүзәл Гайнуллина, Гөлназ Нәүмәтова.

Спектакльнең премьерасы 2013 елның 2 июлендә булды.

Башлана 18.30

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – Р.Юлдашев һәм “Курайсы”.

Роберт Юлдашев — курайны актив пропагандалаучы дөньякүләм танылган музыкант. Артист Николай Носков, Гарик Сукачев, Пелагея кебек артистлар белән уртак проектлар ясаган, опера җырчысы Илдар Абдразаков белән бергә Ла Скалада чыгыш ясаган. «Курайсы» ансамблен ул 2006 елда оештырып җибәргән. Ансамбльнең чыгышларында думбыра, кубыз кебек уен кораллары катнаша.

Башлана – 18.30

15 декабрь (пәнҗешәмбе)

Г.Камал театрында – “Мулла”, Туфан Миңнуллин. Драма 2 бүлектә.

Спектакльнең премьерасы 2012 елның 7 ноябрендә булды.

Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләреннән берсе булган “Мулла” пьесасы 2006 елда узган “Яңа татар пьесасы” конкурсында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде.

Бетү алдында торган татар авылына имансызлык куркынычы да яный. Катлаулы язмышка ия булган, шәһәрдән кайткан яшь кенә мулла авылны бу һаләкәттән коткарып калырмы? Авылдашларын туры юлга бастырып, иманга китерә алырмы? Спектакль бу сорауны бик катгый куйса да, бер яклы гына җавап бирми һәм тамашачының үзен дә уйланырга мәҗбүр итә.

Башлана – 19.00

К.Тинчурин театрында – “Мәхәббәт баскычы”, драматурглары — Шамил Фәрхетдинов, Рәшит Заһидуллин. Режиссеры – Рәшит Заһидуллин. Жанры — комедия.

“Мәхәббәт баскычы” комедиясе – әсәрнең бар мәгънәсе исемендә үк чагылган спектакль. Ул барыбызга да яхшы таныш булган совет кинокомедияләре рухында эшләнгән заманча тамаша. Биредә уйлап чыгарылган бер генә нәрсә дә юк. Барысы да тормышның үзеннән алынган. Гадәти хәл: бер-берсен сөйгән егет белән кыз, әти-әниләренә әйтеп торуны кирәк дип тапмыйча, ЗАГСка гариза илтмәкчеләр. Әлеге хәбәр яшен тизлеге белән таралып та өлгерә. Шулай ук ул яшьләрнең әти-әниләренә дә ишетелә. Нәтиҗәдә, нәкъ Шекспирның “Ромео һәм Джульетта”сындагы кебек үк, гашыйклар һәм аларның бәхетенә кырау булып төшәргә әзер торучылар арасында төрле көлке хәлләр, аңлашылмаучылыклар килеп чыга. Ләкин, бәхеткә күрә, безнең тамашада барысы да яхшы тәмамлана. Яшьләр үзләре генә кавышып калмыйлар, алар башка гашыйк җаннарны да бергә кушарга булышалар.

Көлке вакыйгалар, халыкчан юмор белән сугарылган әлеге тамаша бик күпләргә беразга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып торырга, яхшы кәеф булдырырга, күңелдә якты өмет уятырга ярдәм итәр.

Башлана 18.30 сәгатьтә

Г.Кариев театрында (“Әкият” балалар үзәгенең концертлар залында) – “Нигез ташлары”. Туфан Миңнуллин. 12+

Башлана – 18.30

Чаллы театрында – “Без бит авыл малае!” Туфан Миңнуллин. 6+ Комедия.

Кайчандыр шаулап-гөрләп торган авылдан бер генә хуҗалык калып, шул йортта син үзең яшәсәң, нәрсә турында хыялланыр идең икән? Айлы кичләре, сандугачлы таңнары белән элеккесеннән дә матуррак, тазарак авыл, җырлап-гөрләп яшәп ятучы авылдашлар турында түгелмени? Спетакль каһарманнары да юкка чыгып баручы авылларын саклап калу һәм яңадан торгызу өчен барын да эшлиләр, хәтта кыз урлауга кадәр барып җитәләр. Тик урлаган кызлары гына качып китә. Нәрсә булыр алар белән? Авылның киләчәге бармы? Ә мәхәббәт?

Башлана – 19:00

16 декабрь (җомга)

Г.Камал театрында – “Яшь йөрәкләр”, Фәтхи Бурнаш. Мелодрама 2 бүлектә. Спектакльнең премьерасы 2009 елның 17 апрелендә булды.

Авылның иң чибәр кызы Сәрби тыйнак һәм шаян холыклы Хәйретдинне сөя. Кызганычка каршы, Хәйретдинне башка авыл егетләре белән бергә сугышка алалар. Кызлар егетләрне көтәргә вәгъдә биреп калсалар да, барысы да әйткән сүзләрендә тора алмыйлар шул. Сәрбине дә, аңа инде бик күптән күз атып йөргән бай малае Галимҗан урлап китә. Ләкин мәхәббәт дөньядагы барлык явызлыкларны да җиңә ала, Хәйретдин сугыштан бик вакытлы кайтып җитә һәм бер-берсен сөйгән ике яшь йөрәк яңадан кавышалар. Комедиянең сюжеты бик гади генә булса да, режиссер Фәрит Бикчәнтәев спектакльне җырлы-биюле номерлар һәм оркестр музыкасы белән бизәп сәхнәләштерә. Ә инде Камал театрының иң популяр һәм иң яшь артистлары энергиясеннән иң җитди тамашачыбызның да күңеле күтәрелер дип уйлыйбыз.

Тинчурин театрында – “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр”. Драматургы — Туфан Миңнуллин. Режиссеры һәм музыка авторы – Резеда Гарипова. Жанры — музыкаль комедия. Премьера. Спектакльдә театрның талантлы яшьләре – Булат Зиннәтуллин, Илнур Байназаров, Зөлфәт Закиров, Артем Пискунов, Диләрә Фәттахова, Гүзәл Галиуллина, Камилә Галиева, Салават Хәбибуллин, Айсылу Мөсәлләмова катнаша.

Һәрчак 20дә* булганнарга багышлана.

Төп геройлар – дүрт дус акча эшләргә китәләр. Вакыт чикле, өстәвенә объектны да соңга калмый тапшырырга кирәк. Әмма яшьлек дәрте ташып, йөрәгеңә ут капса, нишләргә?.. Ләкин төп геройлар кайсы гына юлны сайламасын, ниләр генә эшләмәсен, шунысы куанычлы: егетләр үзләренең дуслыкларына тугры кала. Кәефегезне күтәрергә телисезме? Димәк, әлеге спектакль, һичшиксез, сезнең өчен!

Башлана – 18.30

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – «Болгар радиосы» концерты .

“2016 елның соңгы онытылмас, кабатланмас һәм “бармыйчакалыпбулмас” концерты! Сәхнәдә танылган җырчылар белән беррәтән әле кабынып кына килүче йолдызлар: Фәрит Низамиев, Эльвира Хәйруллина, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Илназ Сафиуллин, Гөлдания Хәйруллина, Чулпан Әхмәтҗанова, Эльвира Хамматова, Алинә Сафиуллина, Лилия Хәйруллина, Лилия Гиматдинова, Дилә Нигъмәтуллина, Гүзәлия, Венер Сәлимов, Сиринә Зәйнетдинова, Чулпан Йосыпова һәм башкалар. Килми калмагыз! 2017 елга бары яхшы эмоцияләр, күтәренке кәеф белән керерегә кирәк! Концертка килгән һәр кешегә болар гарантияләнә!” дип үз тамашачысын чакыра радио.

Башлана – 18.30

Чаллы дәүләт театрында – “Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә”. Драма. Автор: Антон Чехов +12 Премьера.

Башкаладан ерак аулак алпавыт утарында профессор Серебряков, аның яңа хатыны Елена Андреевна, беренче никахыннан туган кызы Соня һәм дядя Ваня (профессорның вафат булган хатынының энесе) катнашында вакыйгалар куера. Өстәвенә табиб Астров аларның тормышларын астын өскә китереп бетерә. Ә Серебряковның утарны сатарга җыенуы турында хәбәр итүе умарта эчендә ботак болгаудан да ким булмый, хәтта йомшак ихтыярлы дядя Ваня да баш күтәрә, бунтка бара. Бу классик пьеса нигезендә бик күп театрларда төрледән-төрле спектакльләр куелды һәм һәр режиссер үз юлын табарга тырышты. Менә хәзер әсәрнең татарча укылышы да пәйда булды. Ул сезне таныш геройларның язмышы турында яңа уйлануларга этәрер, кешенең бәхеткә омтылуы кебек мәңгелек темага яңача караш белән таныштырыр.

Башлана – 17.00

“Әкият” курчак театрында – “Бүре җиләге”, Ркаил Зәйдулла пьесасы. Премьера. Спектакль Татарстан Театр әһелләре берлеге Гранты ярдәмендә куелган. Спектакльнең режиссеры Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, рәссамнары – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Насыйхов һәм Фәридә Мөхәммәтшина, композитор– Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгүдә Шәмсетдинова, аранжировка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин, пластика – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова. Спектакль балаларны миһербанлы булып үсүләрен, туган якны, туган йортны, ата-аналарны онытмаска куша.

Башлана – 13.00

17 декабрь (шимбә)

Г.Камал театрында – “Дон Жуан”, Жан-Батист Мольер, тәрҗемә – Хәлим Җәләлов. Комедия. Спектакльнең премьерасы 2016 елның 5 февралендә булды.

Ж.-Б.Мольерның «Дон Жуан» пьесасы дөнья классикасы репертуарында иң серле әсәрләрнең берсе. Мольер әлеге пьесаны язганда, классицизм кануннарыннан читләшеп, барокко поэтикасына мөрәҗәгать итә. Әсәрне язып сәхнәгә куйганнан соң ул гаҗәеп зур уңыш казана, тик комедияне бер сезон уйнагач Мольер аны репертуардан төшерә һәм башка беркайчан да сәхнәләштерми. Драматург үлгәннән соң пьеса гасыр ярым Том Корнель эшкәртмәсендә уйнала. 1841 елда гына француз театры «Дон Жуан»ның беренче вариантына әйләнеп кайта.

Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев игътибарын комедиянең фәлсәфи проблематикасына, Дон Жуанның яшәү һәм үлем белән уйнау сәбәпләренә, хатын-кызларны үзенә каратып юлдан яздыруының чишелмәгән серләренә, геройның фетнәле аңына, аны янәдән-янә кыл өстендә калырга этәргән шартларга, җәмгыять нормаларына каршы килгән гамәлләр кылып, кешеләрне хурлавына юнәлдерә.

Пьесаның язылу серләре, аның бүгенге көндә дә популяр булуы, Дон Жуан, Сганарель, Командор образларының архетипик башлангычы режиссерның фантазиясен тынгысызлый. Фәрит Бикчәнтәев әлеге спектакльне куяр өчен үзенең иң ышанычлы шәкертләрен, театрның иң популяр артистларын сайлап алды.

Башлана 18.00

Тинчурин театрында – “Ефәк баулы былбыл кош”. Драматургы — Аяз Гыйләҗев. Режиссеры – Рәшит Заһидуллин. Жанры — мелодрама

Күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышлана

А.Гыйләҗевнең әлеге әсәрендә вакыйгалар табигатьнең гүзәл почмагында, ямьле күл буенда бара. Биредә ветераннар өчен картлар интернат-йорты урнашкан. Язмыш аларны монда төрле юллар белән китергән, әмма өлкәннәрнең барысын да ялгызлык берләштерә! Әлбәттә, дәүләт үзләрен ташламый – картлык көннәрендә сыеныр урын һәм ашау-эчү белән тәэмин итә. Ләкин адәм баласына яшәр өчен ипи генә җитми, аңа якыннарының күңел җылысы, гаилә кирәк. Хөкүмәт йортында тәрбияләнүчеләргә әнә шулар җитми. Кемдер гаиләсен сугыш елларында югалткан, икенче берәүләр балалары исән булып та ятим калган. Кайсы яманрак: якыннарыңны югалтып, караучысыз калумы, әллә балаларың булып та, аянычлы картылыгыңны ялгыз каршылаумы? Спектакль мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр белән сугарылган.

Башлана – 17.00

“Әкият” курчак театрында – “Бүре җиләге”, Ркаил Зәйдулла пьесасы. Премьера. Спектакль Татарстан Театр әһелләре берлеге Гранты ярдәмендә куелган. Спектакльнең режиссеры Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, рәссамнары – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Насыйхов һәм Фәридә Мөхәммәтшина, композитор– Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгүдә Шәмсетдинова, аранжировка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин, пластика – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова. Спектакль балаларны миһербанлы булып үсүләрен, туган якны, туган йортны, ата-аналарны онытмаска куша.

Башлана – 15.00

Казан дәүләт яшь тамашачы театрында – “Нәни принц”, А.де Сент-Экзюпери. Режиссеры – Туфан Имаметдинов. Башлана – 18.30да.

Г.Кариев театрында (“Әкият” балалар үзәгенең концертлар залында) – “Алмачуар”. Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча Фәнивил Галиев инсценировкасы. 6+

Башлана – 14.00

Чаллы дәүләт театрында – “Язмыш сынавы”. 12+ Мелодрама. Автор: Зифа Кадыйрова.

Кызык бу язмыш дигәнең. Адәм балалары алдына үзенең сынауларын куеп кына тора. Үзе дә сизмәстән, Таһир белән Мөнирә арасындагы мәхәббәт утының сүрелүенә сәбәпче булган Әлфия алдына да куя ул үзенең сынавын. Тормыш имтиханын Әлфия уңышлы уза алырмы? Сөйгәне Таһирдан аерылу аны авырлыклар алдында сындырмасмы? Спектакльне караган тамашачылар бу сорауларга җавап табарлар дип ышанабыз.

Башлана – 18.00

18 декабрь (якшәмбе)

Г.Камал театрында – “Сөясеңме, сөймисеңме…” Флорид Бүләков. Режиссер – Радик Бариев. Моңсу комедия. Спектакльнең премьерасы 2014 елның 4 октябрендә булды. Төп рольләрдә – Дания Нуруллина, Равил Шәрәфиев. Башлана 18.00 сәгатьтә.

Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә бер изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар.

Алар нәрсә уйлап табарлар һәм шушы кыска вакыт эчендә өлгерерләрме? Бу өч сәгать бергә үткәргән соңгы мизгелләре булса, алар аны ничек уздырыр? Гомер буе иңгә-иң яшәгән карт белән карчык тормышларының асылына төшенә алырмы?

Җавап эзләп алар яшьлек хатирәләренә бирелә. Бергә кичергән якты мизгелләр һәм инде төзәтеп булмаслык хаталары белән бөтен гомерләре күз алдыннан үтә.

«Бу пьеса – мәхәббәт хакында. Хәер, башка күп кенә пьесалар кебек үк, тик алардан аермалы буларак, кыска вакытлы шаулы мәхәббәт хакында түгел, ә көчле, бер гомер озынлыгына тиң сөю турында, – ди пьеса авторы Ф.Бүләков. – Әлбәтта, күп еллар эчендә әлеге мәхәббәт бәйрәмнәрне дә, гадәти көннәрне дә кичергән, тик тирәнлеген, көчен югалтмаган. Миңа калса, безнең һәркайсыбыз нәкъ шундый хисләр хакында хыяллана һәм шундый мәхәббәткә юлыккан кешеләр бәхетле».

К.Тинчурин театрында – “Эх алмагачлары”. Драматургы- Шамил Фәрхетдинов, Рәшит Заһидуллин. Режиссеры Рәшит Заһидуллин. Жанры – комедия

Алмагач иле авылы халкы зур түземсезлек белән Президент килүен көтә! Чөнки аларга яңа клуб ачылу тантанасына һичшиксез үзе киләчәк дип вәгъдә иткәннәр. Бу вакыйга берәүне дә битараф калдырмый. Шунлыктан барлык авыл халкы шау-гөр килеп бәйрәмгә әзерләнә. Көн-төн репетиция ясыйлар, биюләр кабатлыйлар, өч телдә җыр өйрәнәләр, хәтта авылның үз фокусчысы да табыла. Тик, менә бәла… әлеге тантаналы чарада кем беренче булып чыгыш ясар? Ветераннармы, авыл яшьләре яки көтелмәгән шәһәр җырчыларымы? Мондый бәхет кемгә тәтер? Бу иҗади бәхәстә кем җиңәр, яңа клуб ачылышына Президент килерме-юкмы – сез боларның барысын да “Эх, алмагачлары!” музыкаль комедиясен карагач үзегез белерсез. Спектакль бик күп халыкчан юмор белән сугарылган һәм анда бик күп биюләр, таныш җырлар бар.

Спектакль төрле яшьтәге тамашачылар өчен тәкъдим ителә һәм аны гаилә белән дә килеп карарга мөмкин.

Казан дәүләт яшь тамашачы театрында – “Нәни принц”, А.де Сент-Экзюпери. Режиссеры – Туфан Имаметдинов.

Башлана – 18.30

Чаллы театрында – “Изге имән шаһит”. Авторы – Рузилә Җамалиева. 6+

Адәм баласын бәхеттә йөздергән дә, утка салып сагышта көйдергән дә язмыш, бер-берсен өзелеп яраткан Хаммат белән Наҗияне икегә аерып куя. Бер-берсенә үрелеп үскән гөл арасына шайтан таягы үсеп чыга. Тик чәчкәләре – балалары гына бер-берсе белән кушылыр өчен көрәшкә чыга. Яңа мәхәббәткә бу тормышта урын бармы? Язмышлар ярында җил елый…

Башлана – 18.00

Запись Ниләр була икән, белегез – Татарстанның атналык мәдәни афишасы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..