Архивы колония - Tatar Today - татар яңалыклары.

Фирдүс Тямаев төрмә сәхнәсендә: “Беренче килгәндә авыррак кичергән идем..” [фото-видеорепортаж]
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Казанның 19 нчы төзәтү колониясендә хәйрия концерты куйды. Бу матур бер гадәткә әверелеп бара, дип әйтте җырчы. Хөкем ителгән тоткыннар да, колония җитәкчелеге дә Фирдүснең командасын җылы каршы алды. Концерт тәмамланыр алдыннан бергәләшеп инде киләсе мәдәни чараны да исәпләп куйдылар.

“Шушы колониягә икенче мәртәбә килүебез. Беренче килгәндә авыррак кичергән идем, чөнки моңарча мондый җирләрдә концерт куйган юк иде әле, ә бу юлы бернинди уңайсызлык сизмәдем. Концерт җиңел итеп кенә, үзебезчә үтеп китте. Үзара шаярулар да булды, җитди сүзләр дә әйтелде. Барыбызны да бик әйбәт кабул иттеләр, барысына да зур рәхмәт. Төркемдәшләрем дә мондый җирләргә килеп концерт куюдан бер дә баш тартмый. Безнең бит ял көннәребез бик аз, егетләр-кызларыбыз бөтенесе төрле район-шәһәрләрдән, һәркайсының үз гаиләләре, планнары бар, шуңа да карамастан барысы да бүген биредә. Чакыруны кире какмаган өчен җырчы Айгөл Рәхимовага зур рәхмәт, чөнки бирегә кереп җырлар өчен олы йөрәкле булу кирәк”, дип сөйләде Татар Тудейга Фирдүс Тямаев.

Дөрестән дә, сәхнәдән бик җитди сүзләр дә әйтелде, мәгънәле җырлар да яңгырады. Әниләргә багышланган композицияне башкарганда, җырчы тамашачыга тизрәк колония диварларыннан исән-имин чыгып әнкәйләре яннарына кайтып, алар белән үткән һәр мизгелне сакларга өндәде. Җырчының бу чыгышы беркемне дә битараф калдырмады кебек, хөкем ителүчеләрнең кайберәүләре күз яшьләрен сөртеп утырды.

“Монда утыручыларга исән-сау бу биналардан чыгып гаиләләре янына, әти-әниләре янына кайтырга насыйп булсын. Безнең башкарган җырларыбыз бәлки кайсыларын уйланырга мәҗбүр итәр, мин инде тырыштым татарча да, урысча да үземчә нәрсәдер аңлатырга”, дип уртаклашты җырчы.

Әти-әни кадере, чын дуслык, гаилә бәхете – читлек белән әйләндереп алынган мәдәният йортына җыелган тамашачыга җиткерергә теләгән төп фикерләр шушы иде.

“Аз булса да уйланырга мәҗбүр иткәнбез икән, димәк моның барысы да юкка түгел”, ди Фирдүс Тямаев.

Җырчы Айгөл Рәхимованың мондый җирләрдә беренче чыгыш ясавы. Аның сүзләренчә, бу да үзенә күрә бер тәҗрибә булып тора.

– Нинди генә җирдә булса да, кеше бит инде ул. Шуңа күрә, мин бик теләп катнашырга ризалаштым, хәтта үзем өчен дә бик кызык булды. Тамашачы бик җылы итеп каршы алды. Аерым ниндидер җырлар сайлап тормадым, кайсылары үземә ошый-шуларны башкардым. Татарча җырларымны да, урысча җырларымны да бик әйбәт кабул итеп тыңладылар, диде безгә Айгөл.

Концерт азагында Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Илназ Фәхриев. ИК-19 колониясенең башкарма җитәкчесе Ромео Нурулов Фирдүс Тямаевка һәм аның “Тямаев бандасы”на  рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Колониядәге тамашачы азактан тагын бер кабат “Әйдә, әйдә, сандугач” җырын башкарырга сорады һәм Фирдүс рәхәтләнеп бу сорауны үтәде, Ходай кушса, хәйрия концерты белән тагын киләчәген белдерде.

Запись Фирдүс Тямаев төрмә сәхнәсендә: “Беренче килгәндә авыррак кичергән идем..” [фото-видеорепортаж] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казан колониясендә кыйналган тоткын протест йөзеннән авызын тегеп куя
Казанның икенче тикшерү колониясендә кыйналган тоткыннарның берсе протест йөзеннән үзенең авызын җеп белән тегеп куйган. Татарстан җәмәгать күзәтү комиссиясе прокуратурадан җавап көтә.//Азатлык радиосы//

Татарстан иҗтимагый күзәтү комиссиясенә Казанның икенче колониясе хезмәткәрләре тарафыннан тоткыннарга карата физик көч куллану турындагы беренче мәгълүмат июль азагында килеп ирешкән. Комиссия вәкиле Альберт Зарипов Азатлыкка әйтүенчә, аларга бу хакта хөкем ителгәннәрнең туганнары әйткән. Барлыгы биш кешедән мөрәҗәгать булган.

“Без тикшерү белән бардык һәм кыйналулар турындагы барлык мәгълүмат та расланды. Хезмәткәрләрдән аңлатмалар алырга теләдек, әмма барып чыкмады”, ди ул.

Колониядән соң комиссия вәкилләре Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать иткән.

“Бер ун көннән соң микән безгә шул ук колониядә тагын тоткыннарны кыйнау турында мөрәҗәгать килде. Тоткыннарның берсе хәтта бу хәлне туктату өчен үзенең кан тамырын кискән, аннан соң аны ишетмәүләренә протест йөзеннән авызын җеп белән теккән. Медицина хезмәткәрләре җепне алганнан соң, шул теккән урында эзләр калган иде.

Хәзер прокуратура тикшерүен көтәбез. Алар бер ай дигәндә безгә җавап бирергә тиеш”, диде Зарипов.

Ул кыйналган тоткыннарның исемнәрен әйтүдән баш тартты. Туганнары моңа риза түгеллеген әйтте.

Аның сүзләренчә, комиссия вәкилләрен колониягә беренче тапкыр каршылыксыз кертсәләр, икенче тапкыр ишек төбендә 40 минутлап көтеп торырга туры килгән. Өстәмә тикшерүләр үткәрергә тырышканнар.

“Нәтиҗәдә барыбер эчкә үтә алдык. Без килгәндә инде анда прокуратура вәкиле безнең шикаять нигезендә эшли иде. Тоткыннарны кыйнау нәтиҗәсендә күгәргән урыннар, кан оешулар турында медицина белешмәлекләре бирелгән иде”, ди Зарипов.

Ул әлеге колониядә килеп туган хәлне бу төзекләндерү оешмасының идарәсе алмашуыннан булырга мөмкин дип саный. Билгеле булганча, күптән түгел әлеге колониядә коррупция нигезендә тикшерү эше башланды һәм аның җитәкчесе үз эш урынында асылынган килеш табылды. Аның урынбасары сак астында кала.

“Мөгаен хәзер яңа идарә үзгәрү белән шундый хәл килеп тугандыр. Икенче колониядә кыйнаулар турында инде күптән ишетелгәне юк иде”, ди Зарипов.

9 июньдә интернетта Казанның 19нчы колониясе тоткыны Дмитрий Чурихинның видеомөрәҗәгате чыкты. Чурихин төрмәдә аңа карата җәберләүләр, канун бозулар, шикаятьләрен кабул итмәү турында сөйли.

Запись Казан колониясендә кыйналган тоткын протест йөзеннән авызын тегеп куя впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..