Архивы кризис - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Кеше бурычка ризык ала, белмим, түли алырлармы, кризис…” [фото-видео]
Иртән уянуыма телефон шалтырый: “Энергосбыт (электр энергиясе белән тәэмин итүче оешма) әле бу. Март квитанциясен кайчан түлисез?” диләр. “Ай бетмәгән, вакыты үтмәгән бит әле, вакытында түләрбез. Түләми калдырган юк бит”, дим. “Онытмагыз, дип кенә шалтыратуыбыз”, диләр.

Шуннан җыенып, базарга юл тоттым. Кагыйдәләрне бозмасам да, юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатты. Инспектор, планшетында актарынганнан соң: “Сезнең ике штрафыгыз бар, кайчан түлисез?” ди. “Вакыты чыкмагандыр бит әле?” дип сорыйм. “Юк, яңарак эләккәнсез”, ди бу. “Вакытында түләрмен, борчылмагыз. Ник тукттаттыгыз, шуны әйтер өчен генәме?” дим. “Хәерле юл, сезгә!” ди инспектор, минем белән саубуллашырга ашыгып.

Тукта, нинди хәл соң әле бу? Аптырадым инде – моңарчы алай дип шалтыратмыйлар иде бит, туктатып, искә төшергәннәре дә юк иде. Гомумән, квитанцияләрегезне түләргә онытмагыз дип, алдан кыбырсымыйлар да иде.

Баксаң, халыкның дәүләт хезмәтләренә булган бурычы көннән-көн зурая икән. Русияләрнең коммуналь хезмәтләр өчен бурычы йөзләрчә млрд сум тәшкил итә. Ә шалтыратып-туктатып искә төшереп торулары – бурыч тагын да зураймасын өчен профилактика чарасы, күрәсең.

“Бармый, эшләр бөтенләй бармый, сату юк, кеше йөрми башлады”

Балаларга оекбаш, язгы бияләйләр җыеп чыгыйм дип, мадам Кой оештырган нык арзан бәяле “Витарус” (Вьетнам) базарына туктадым. Берничә катлы бинаның беренче каты гына ачык – калганнарына арендаторлар юк икән. 20 сатучыга бер сатып алучы туры килә дисәм, һич арттырмам. Сатучылар, мин керүгә һөдһөд (удод) кошы күргәндәй, һәрберсе үзенә чакыра башлады. Бер вьетнам апасы белән сөйләшеп киттек. “Эшләрегез бик начар бара, ахрысы”, дим. “Бармый, эшләр бөтенләй бармый, сату юк, кеше йөрми башлады, кризис”, ди бу. Аны юатыр өчен ике оекбаш алып, базардан чыгып киттем.

“Амбар кенәгәсе инде, җаным, амбар кенәгәсе – кеше бурычка ризык ала, белмим, түли алырлармы, халыкның акчасы бөтенләй юк”

Аннары районда ризык кибете тотучы танышыма шалтыраттым. “Сатуларыгыз барамы?” дигән сорауга, ул да зарлана башлады: “Амбар кенәгәсе инде, җаным, амбар кенәгәсе – кеше бурычка ризык ала, белмим, түли алырлармы, халыкның акчасы бөтенләй юк, кризис бит”.

“Эшләреннән кыскарталармы әллә халыкны?” дип сорыйм. “Әлләни кыскартмыйлар да инде, менә бәяләр нык үсте, ә хезмәт хаклары шул килеш калды бит инде халыкның. Инде күбесе безне дә сүгә, кыйммәт сатасыз дип әйтә, нишләтим соң инде мин күпләп сатып алу бәяләре үскәч”, дия-дия, ул да кризис күренешләрен тезеп китте.

Кичен дус кызым белән берәр кафеда утырырбыз дип, Казан үзәгенә бардык. Бөтен кафелар буп-буш дисәм дә, арттырмам. Берсендә официантлар караоке җырлап күңел ача иде. Бу бит шимбә кич! Гөрләп торасы көн! Кызыксынып, “Макдональдс”ны да карап чыгарга булдык. Анда да кеше күп түгел иде. Бу ашханәдә чират торган заманнар бөтенләй артта калган.

Бер өстәл артында утырган ир кеше белән сөйләшеп киттек. Төркиядән архитектор икән. Казанда, Сочида төзелешләрдә эшләгән. “Ләкин хәзер Русиядә эш юк. Түбән Новгородка чакыралар, әмма анда акча түләмиләр шул”, дип сөйләде.

Запись “Кеше бурычка ризык ала, белмим, түли алырлармы, кризис…” [фото-видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..