Архивы Һәлакәт - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Иң авыры – кыз баланың миннән “Апа, төшме бу?” дип кат-кат сорап, әтисенә эндәшүе…”
Биектау районында 15 нче номерлы “Лада” һәм “Датсун” автомобильләре бәрелешкән. Шаһитләр әйтүенчә, 15нче модельле машина юл кырыена, кюветка очып чыккан һәм баганага килеп бәрелгән. Ә Датсун машинасы йөртүчесе Радик Мөхәммәтшин каза урынында мәңгегә күзләрен йомган.

Беренчел фаразлар буенча, илебездә җитештерелгән машина зур тизлектә хәрәкәт иткән, алда баручы машинаны узып китәр өчен каршы яктан хәрәкәт итү полосасына килеп чыккан (обгон) һәм биредә Датсун белән бәрелешкән.

Без әлеге үкенечле фаҗиганең нечкәлекләрен белешү өчен юл фаҗигасе шаһите Айсылу Гарифуллина белән элемтәгә кердек.

Коркачык юлындагы борылыш элек-электән машина йөртүчеләр өчен куркыныч тудырган җир булып санала. Биредә сак булуны өндәп куелган юл билгеләре дә бар. Әмма күрәчәктер…Мин Питрәч районында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшлим, көн дә авылга эштән 90 чакрым кайтып йөрим, -дип сөйләде безгә Айсылу,- Кичке сәгать җидедә, барысы күз алдымда булды. Бәрелешкән кешеләр янына иң беренче булып мин килдем. “Лада” руле артында бер егет, ә “Датсун”да 5 кеше утырган иде. Шул машинаның йөртүчесе безнең кулларда ярты сәгатьтән җан бирде. Хатынына да зур зыян килгән. Сынган аягы, ярылган маңгае белән аларның 9 яшьлек кыз бала миннән ярдәм сорады, хәле авырайды. Уллары 7 яшьлек малай, шөкер, җитди яралар алмады. Иң авыры – кыз баланың миннән “Апа, төшме бу?” дип кат-кат сорап, әтисенә эндәшүе. Ә бу вакытта әтисе алдагы утыргычта җан биргән иде. Малайны тынычландырган арада, аларның кая баруларын сораштырдым, ул әтием миңа велосипед алып бирәм дигән иде, шуңа Казанга барырга чыктык, диде. Җан сыкранырлык күренешләр.

Фаҗига урынына күп санлы машиналар туктый, әмма ярдәм итәр урынында күпләр моны тизрәк телефоннарына төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыра башлыйлар.

Авария урынында хатын-кызлар арасыннан бер үзем булдым, автоматик рәвештә булды бар эшем, анда булган ир-атларга рәхмәт. Бик тә нык ярдәм булды, дөресрәге бергә булышырга тырыштык. Әмма күпчелектә битарафлык сизелде, күпме кеше тукталды, ник шунда берәрсе:”су биримме”, дип эндәшмәде. Яраларны бәйләргә дә булышучы булмады, бер үзем елый-елый җәрәхәтләрне юарга да, бәйләргә дә өлгердем. Ә бит анда авыр хәлдәге биш кеше. Телефоннарын алып, фаҗигадән кызык ясап фото һәм видеога төшерүчеләрне аңламыйм да, аңларга да тырышмыйм. Гөнаһы үзегезгә. Без бер көнлек дөньяда яшибез. Бүген әлеге бәхетсезләргә шундый зур кайгы килде, әмма иртәгесе көндә сезнең белән ни буласын беркем белми. Ник шундый салкын канлы, җансыз, кешелексез кешеләр соң хәзер? – дип елый-елый сөйли безгә Айсылу. – Ул минутта сизмәдем, өйгә аяк атлап кергәч кенә аңладым булган хәлне….Терелеп чыксыннар инде берүк, кызчык өчен йөрәк яна, аның ялвару катыш сораулы сүзләре әле дә колагымда яңгырый… Бу юл һәлакәтенә очраган һәркемнең туганнары белән элемтәдә торам, “Лада” машинасы йөртүчесе 1999 елгы Павел хәзер Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә дәвалана, операция ясалган. Кызчык республика балалар клиник хастаханәсендә инде ике операция кичергән. Һәрберсе янына хәлләрен белешергә барачакмын, дип үземә сүз бирдем. Күрәчәк бу, беркемне дә гаеплисем килми. Юлда йөргәндә, төрле хәлләр булырга мөмкин.

Юл һәлакәтенә юлыккан Мөхәммәтшиннар гаиләсе Коркачык авылында гомер кичергән. Иске Казан авыл җирлегендә белдерүләренчә, иң тәртипле, иң булдыклы гаилә алар.

Гаилә башлыгы Радик кышын урман хуҗалыгында, җәйләрен “Бөреле” хуҗалыгында механизатор булып эшләде. Ул үзе Арча районы Кәче авылы егете, Эльмирага өйләнгәннән соң, безнең авылда яши башладылар. Хуҗалыклары зур, тәртипле, тырыш гаилә. Радикның кулыннан килмәгән эше юк, тыңлаучан, хуҗалыкта да иң алдынгысы булды. Үтенеч-гозерләрне кире кага белми торган сыйфаты бар иде мәрхүмнең. Хәер, бөтен авыл халкы Радикның әнә шул «юк» дип әйтә белмәгән сыйфатын ассызыклап үтә. Барыбыз да нык кайгыра. Олы кызлары Зәринә икенче сыйныфта, кечесе Ринас беренче сыйныфны тәмамлады быел. Шундый түгәрәк гаилә бер секунд эчендә үз әтиләрен югалтты. Бик үкенечле, -диделәр безгә Биектау районының Иске Казан авыл җирлегендә.

— 2021 елның 26 маенда 18.56 сәгатьтә Казан – Малмыж автомобиль юлының 41 чакрымында (Биектау районы территориясе), 1999 елгы ВАЗ-2115 автомобиль йөртүчесе Казан шәһәре ягыннан Малмыж шәһәренә таба хәрәкәт иткәндә, куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлекне сайлап алмаган. «Алда баручы машинаны узу тыелган» юл билгесенә игьтибар итмәгән. Шул ук вакытта «Тоташ линия» өслектәге юл билгесен санга сукмаган, үзенең маневрының куркынычсызлыгына инанмаган. Ягьни “Лада” машинасын йөртүче берьюлы берничә кагыйдәне бозган. Нәтиҗәсе дә аянычлы: 15нче модель машинасы каршы юнәлештә хәрәкәт иткән Датсун автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән. Хәзер кеше үлеменә китергән юл һәлакәте буенча тикшерү бара, – дип белдерделәр безгә ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлегендә.

Уйлап кына карагыз әле, без һаман да каядыр ашыгабыз, гомеребезнең бер мизгел эчендә үтүен дә абайламый калабыз. Машина руле артына утырганнан соң да, тизлек артыннан куып, үзебезне генә түгел, ә тирә-юньдәгеләрне дә куркыныч астына куябыз. Юкса, Россия юлларында алда баручы машинаны узып китү аркасында көн дә диярлек юл һәлакәтләре булып тора. Әмма гыйбрәт алмыйбыз, һаман ашыгабыз…ялгышабыз…

Фото: “Шәһри Казан” сайты

Тулырак: "Шәһри Казан" сайты

Запись “Иң авыры – кыз баланың миннән “Апа, төшме бу?” дип кат-кат сорап, әтисенә эндәшүе…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

6 яшьлек бала әнисен машина белән таптатып үтергән
Курск өлкәсендә 6 яшьлек бала машина руле артына утырган һәм әнисен таптаткан.

Хокук сакчыларына хәбәр итүләренчә, хатын машина ачкычын үзе белән алмаган булган. Әнисе чыккач, малай руль артына утырган һәм газга баскан, машина артка таба кузгалган. Бу вакытта машина артында булган әнисен таптаткан. Хатын алган тән җәрәхәтләреннән үлгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись 6 яшьлек бала әнисен машина белән таптатып үтергән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Башкортстанда куркыныч юл һәлакәте: бала үлеме, ат йөгереп чыгуы мәгълүм
Әлшәй районында коточкыч фаҗига булган. Анда ике яшьлек бала һәлак булган.

Төбәк буенча ЮХХДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, төнлә Чишмә — Кыргыз-Миякә юлының 96нчы чакрымында үлем очрагы теркәлгән.

«Булган мәгълүматларга караганда, Мәскәү өлкәсенең 31 яшьлек кешесе “KIA Optima” машинасына идарә итеп, атка бәрелгән. Авария нәтиҗәсендә автомобиль шактый зыян күргән: алгы өлеше ватылган һәм түбәсе деформацияләнгән. Салонда шоферның ике яшьлек улы һәм биш яшьлек кызы булган. Малай шул урында һәлак булган. Медиклар ярдәме шулай ук шоферга да таләп ителгән. Аның сүзләренә караганда, ат кинәт юл читенә чабып килеп чыга. Хайванның гомере өзелгән”, — дип белдерәләр Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсендә.

Ачыклануынча, ир хатыны һәм ике баласы белән Мәскәү өлкәсеннән кунакка кайткан. Бу төндә алар барысы бергә Стәрлетамакка хатынның әти-әнисе янына май бәйрәмнәрен билгеләргә китеп барган булган…

Әлеге хәлне тикшерү бара.

Чыганак: Кызыл таң

Фото: Башньюс.ру

Запись Башкортстанда куркыныч юл һәлакәте: бала үлеме, ат йөгереп чыгуы мәгълүм впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Коточкыч янгында ике кеше үлгән, берсе зыян күргән
Бүген иртәнге сәгать җиде тирәсендә Чаллыда, Элеватор тавы бистәсендә Крахмальная урамында бер катлы агач йорт януы турында хәбәр ителгән.

55нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгәндә янгын йортны чорнап алган булган.

13 минуттан зыян күргән кеше табылган. Аны авыр хәлдә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр.

Янгын 7.37 сәгатьтә сүндерелгән. Янгыннан соң хәрабәләрне тикшергәндә бер кешенең мәетен тапканнар, ә бер сәгатьтән икенче мәет табылган. Аларның шәхесләрен ачыклыйлар.

Янгын аркасында 80 кв.метр мәйданлы йорт, шулай ук күршедәге коттеджның 20 кв. метр мәйданда түбәсе һәм 15 кв.метрлы мунча янган. Янгын барлыгы 115 кв метрга зыян китергән.

Чыганак һәм фото: Татар-информ

Запись Коточкыч янгында ике кеше үлгән, берсе зыян күргән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бәйрәм көнне ике машина бәрелешү бала һәм ананың үлеме белән тәмамлана…
Татарстан юлында җиңел һәм йөк автомобильләре катнашындагы авариядә әнисе һәм улы һәлак булган, тагын бер малайны хастаханәгә озатканнар.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, Алексеевск районы трассасында 14нче модельле «Лада» автомобилен «иярләгән» 39 яшьлек хатын-кыз идарәсен югалтып каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел машина тимер өеменә әверелгән.

«Лада» автомобилендә, хатын-кыздан тыш, аның 9 һәм 10 яшьлек уллары да булган. 9 яшьлек малай әнисе белән шунда ук һәлак булган, төрле тән җәрәхәтләре алган икенче малайны Алексеевск хастаханәсенә озатканнар.

Һәлакәт булган урынга район прокуроры Павел Абрамов юл тоткан. Хәзерге вакытта авариянең нечкәлекләре тикшерелә.

ФОто: “Татар-информ” МА

Чыганак: "Татар-информ" МА

Запись Бәйрәм көнне ике машина бәрелешү бала һәм ананың үлеме белән тәмамлана… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кызым әтисен кайтаруны сорый”: автобус белән булган һәлакәттә үлүчеләр турында
Беренче чиратта, әлеге коточкыч аварияләр кемдер өчен сабак һәм гыйбрәт булсын иде. Руль артына утыргач, син үзең турында гына түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашкан һәркем өчен җаваплы.

Пассажирларның эштән кайтып барышлары булган

Сызрань районында юл-транспорт һәлакәте корбаннары белән хушлаштылар. 12 кеше микроавтобус һәм йөк машинасы бәрелешүе аркасында үлгән. Барысы да диярлек эштән кайта булган, кемдер балалары һәм оныклары янына ашыккан, кемдер – әти-әнисе янына. Ләкин өйләренә кайтып җитү генә насыйп булмый шул аларга.

Юл-транспорт һәлакәте 29 гыйнварда булган. Рейс автобусы Сызраньнан Ульяновск өлкәсенә барган һәм көтмәгәндә, аның каршында йөк машинасы килеп чыккан. “Ситроен” фура прицепына килеп бәрелгән. Бәрелештән соң автобустан тимер өеме генә кала.

Зур йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән. Аны тикшерүчеләр тоткарлаган. Хәзер ир-ат СИЗОда. Булган хәл турында күрсәтмәләр бирүдән ул баш тарткан. Тикшерү версиясе буенча, нәкъ менә ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, ә бу исә 12 кешенең гомерен алып киткән һәлакәткә китергән. Аларның 10сы – Ульяновск өлкәсендә, 2се – Самара өлкәсендә туган.

“Кызым әтисен кайтару өчен тылсымлы таяк сорый”

29 гыйнварда Сергей Осокин, гадәттәгечә, өенә, гаиләсе янына кайтырга чыга. Юл якын түгел. Ир-ат Жигулевскта газ компаниясендә эшләгән, ә җомга көнне ялларда Сызрань аша Красносельскка өенә кайта булган. Кайчак 18:30 дагы автобуска өлгерми дә кала. Ләкин, кызганычка каршы, шул шомлы җомгада ул җитешә.

Сережа миңа автобус кузгалырга 10 минут кала, шалтыратты һәм, билет алдым, өйгә кайтам, диде. Аның соңгы сүзләре: «Хәзер кайтам, көтегез». Ләкин ул күренмәде, – дип сөйли Сергейның хатыны Рамилә.

Хатын 19:20 дә дулкынлана башлый. Гадәттә, бу вакытта Сергей өйгә кайтып җитә булган. Ләкин ир шалтыратуларга җавап бирми.

Вайбердагы авыл төркемендә “Нинди авария ул?”, “Нәрсә булды?” дигән хәбәрләр таралгач, барысы да аңлашылды. Мин шунда ук Сережаның шул автобуста икәнен сиздем, юлаучы машина таптым да, шул урынга киттем, – дип сөйли Рамилә.

Сергейга 39 яшь булган. Аларның Рамилә белән дүрт яшьлек кызлары үсеп килә, ир кызы өчен үлеп киткән. Хәзер бала бик борчыла икән.

Җирләгән вакытта, мин кызымны әти-әнидә калдырдым. Ләкин кызым анда бик елады, әтисе янына илтүне сорады. Иремне күмгәннән соң, аңа әтисенең хәзер күктә булуын аңлаттым. Ләкин кызым һаман елый, әтисен кайтару өчен тылсымлы таяк сорый. Яки әтигә шалтыратыр өчен телефон бир, ди. Ул миңа карый да, хәлемнең начар икәнен аңлый, һәм шулай ук борчыла башлый. Эчми дә, ашамый да.

Гаиләдә бер Сергей гына эшләгән. Рамилә вакытлыча эшләмәгән һәм кызын тәрбияләү белән шөгыльләнгән. Хәзер Осокиннарның зур гаиләсе (Рамиләнең беренче никахыннан тагын ике баласы бар) туендыручысыз калган.

“Беренче тапкыр күргәннән бирле, яраттым”

Елена Сорокинага 42 яшь булган. Гаиләсе белән ул Ульяновск өлкәсенең Иске Репьевка авылында яшәгән. Хатынның өч баласы һәм ире калган. Павел үлгән хатыны турында менә нәрсә сөйли:

Без Лена белән 1998 елның көзендә мәктәп дискотекасында, нәкъ менә минем туган көн алдыннан таныштык, мин чибәр кызны күрдем дә, минеке булыр, дип уйладым. Шулай итеп, без йөреп киттек. 1999 елда өйләнештек, 2000 елда беренче кызыбыз туды, 2002 елда – икенчесе, ә 2009 елда улыбыз Степан туды. Өч балабыз бар.

Елена белән Павелның бергә яшәүләренә 22 ел булган.

Мин үзем юлда эшлим, машинист-асфальт түшәүче. Һәлакәт булган вакытта Уфа янында командировкада идем. Минем хатыным автозаправка станциясендә эшләде һәм өйгә кайту өчен шушы маршруткага утырган. Бу аның гадәти маршруты иде. Бу барлык кешенең дә өенә кайту вакыты, 28 кеше. Мондый маршрутканың сыйдырышлылыгы нибары 14, ләкин үзебезнекеләрне ташламаска дигән нәрсә бар бит, барысы да акча эшләргә тели, менә шулай аягүрә басып та йөриләр ул автобуста. Һава шартлары да үз ролен уйнаган – яңгыр яуган. Соңгы тапкыр без хатыным белән шул көнне сөйләштек. «Кич эштән кайткач, шалтыратышырбыз», – дидем. Кайткандыр дип, шалтыратам, ә ул телефонын алмый. Дулкынлана башладым. Миңа юл-транспорт һәлакәте урыныннан видео җибәрделәр. Шундук хатынымны таныдым: аны автобустан чыгаралар, һәм ул бик каты кычкыра. Соңрак, ул ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Елена шулай китеп барды…

“Оныгы янына ашыкты”

Фәйрүзә Янһаҗева Красносельскта яшәгән, Сызраньда җирле базарларның берсендә сәүдә иткән. Көндез Сызраньда ит саткан, ә кичен Красносельск авылына өенә кайткан.

Фәйрүзә Янһаҗевага 52 яшь булган.

Сызраньнан Красносельскка рейс автобусы 15:30, 16:30 һәм 18:30 сәгатьтә йөри. 15:30дагыга әнигә билетлар җитмәгән, һәм ул киләсе автобуска калырга булды. Дусты, әйдә, бездә генә кал, дип чакырган, ул аларда бер сәгать чамасы утырганнан соң, кал, дип никадәр үгетләсәләр дә, автобуска ашыккан. Кунакка кайткан, аны көтеп торучы оныгы янына ашыккан ул, – дип сөйли кызы Юлия.

Язмыш Фәйрүзәне фаҗигадән тагын бер тапкыр йолып калырга тырышкан – таныш маршрутка йөртүчесе соңрак килеп алам, мине көт, дигән, ләкин ул баш тарткан һәм 18:30дагы автобуска утырган. Язмыш дими, ни дисең. Фәйрүзә утырган җир нәкъ менә фура белән бәрелү урынына туры килгән. Ул машина йөртүче артында, тәрәзә янында утырган була.

Юл-транспорт һәлакәте урынына беренче булып минем кече сеңлем килде. Ул әни белән салкын җирдә өч сәгать утырды. Аннары абый һәм башкалар килде. Мин телефоннан юрган табарга һәм әнине шунын белән ябуларын сорадым. Әлбәттә, аның инде бернәрсә дә сизмәвен аңлый идем, ләкин нигәдер аны ниндидер җылы әйбер белән ябасым килде, – дип сөйләде Юлия, күз яшьләрен көчкә тыеп.

Фәйрүзә Янһаҗеваны якшәмбе көнне иртән, 31 гыйнварда җирләгәннәр.

Фәйрүзәнең өч зур кызы һәм өч оныгы калды.

Апаларым – олысы һәм кечесе – кияүдә, ә минем егетем юк. Әни минем туемны нык көткән иде, ләкин язмаган,күрәсең, – ди Юлия, моңсуланып.

Моннан тыш, авария нәтиҗәсендә һәлак булучылар: Кристина Спицина Ульяновск өлкәсе Крупзаводы поселогыннан, 25 яшь; Арлан Тагиев Ульяновск өлкәсе Крупзаводы поселогыннан, 41 яшь; Самара өлкәсе Куропаткино авылыннан Сергей Бухвалов, 48 яшь; Тольяттидан Андрей Шебаршев, 33 яшь; Ульяновск өлкәсе Крупзаводы поселогыннан Игорь Ильин, 37 яшь (автобус йөртүчесе); Ульяновск өлкәсе Репьевка поселогыннан Ольга Степанова, 51 яшь; Ульяновск өлкәсе Репьевка авылыннан Андрей Городнов, 50 яшь, Людмила Рыжова – 43 яшь, Вадим Семьянов – 50 яшь.

Чыганак: “Шәһри Казан” сайты

Фото: “Татар-информ” МА

Запись “Кызым әтисен кайтаруны сорый”: автобус белән булган һәлакәттә үлүчеләр турында впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бөгелмәдә бер ир-ат зиратка дип китә. Бер тәүлек эзлиләр һәм …
//Татар Тудей// Татар Бүген//

Бөгелмә районында яшәүче бер ир-ат зиратка китә һәм югала. Коткаручылар, полицейскийлар, эт белән кинолог һәм җирле халык массакүләм эзләү оештыралар.

Бөгелмә районының Иркен авылында яшәүче 45 яшьлек ир-ат – 2нче төркем инвалид, 19 август көнне иртәнге 5тә авыл зираты ягына таба өйдән чыгып китә һәм югала. Борчылган туганнары үзләре эзләп карыйлар, әмма ирне таба алмыйлар. Һәм алар 112 бердәм коткару номерына шылтыраталар.

Ир-атның хәле, бәлки, начарланып киткәндер, дип хәбәр итәләр. Аның үзе белән телефоны булмый һәм ул үзе турында хәбәр бирә алмый. Коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре көче белән эзләү оештырылган. Анда эт белән кинолог та җәлеп ителгән. 20 августта 16.13 сәгатьтә югалган ир кырда табыла. Ул хәлсезләнгән һәм үзен начар хис итә. Аны үзәк район хастаханәсенә озаталар, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Запись Бөгелмәдә бер ир-ат зиратка дип китә. Бер тәүлек эзлиләр һәм … впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Волгоградта газ станциясендә цистерна шартлый… Зыян күрүчеләр саны?
//Татар Тудей// Татар Бүген//

10 август 11:40 сәгатьтә Волгоградның Трактор заводы районында газ станциясендә шартлау була.

⠀- Шартлау нәтиҗәсендә сигез кеше зыян күрә. Өч кешенең җиңел җәрәхәтләре бар, бер кеше хастаханәгә озатыла- дип хәбәр итә Волгоград өлкәсенең Сәламәтлек саклау комитеты.

Шаһитларның сүзе буенча, шартлау тавышы хәтта танылган “трактор базары”нда да ачык ишетелгән, бу исә сәүдәгәрләр һәм килүчеләр арасында курку уяткан. Якын тирәдәге йортларда да фатир тәрзәләре калтыраган.

Чыганак: РИА Новости

Запись Волгоградта газ станциясендә цистерна шартлый… Зыян күрүчеләр саны? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чаллыда ике кран бәрелешеп, җиргә ава. Зыян күрүчеләр арасында …
//Татар Тудей// Татар Бүген//

2 август Яр Чаллыда ике кран бәрелешеп, җиргә ава. Зыян күрүчеләр арасында кранда эшләүче 61 һәм 49 яшьлек ир белән хатын-кыз.

Чаллыда ике кран ава

2 август төнлә Яр Чаллының “ТЭМПО” холдинг компаниясендә ике кран бәрелешү нәтиҗәсендә җиргә ава. Авария вакытында кранда эшләүче ир белән хатын-кыз зыян күрә. Аларны Чаллының хастәханәсенә озаталар. Беренчел мәгълүмат буенча, умырткалыклары зур зыян күрә.

Авария урынында шәһәрнең барлык оператив органнары эшли. Бүгенге көндә Татарстан Тикшерү идарәсендә төзелеш эшләре вакытында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклап,  җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: Комсомольская Правда сайты

Запись Чаллыда ике кран бәрелешеп, җиргә ава. Зыян күрүчеләр арасында … впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Уллары Ирек инде өч яшен тутырса да, үзе хәрәкәтләнә, аякларына баса алмый…”
//Татар Тудей// Татар Бүген//

Булатның хатыны Иркә иртән торып тагын базарга сәүдә итәргә китте. Бер генә көн булса да ял ит, бала янында бул, диясе бик килде аның. Ләкин, булдыра алмады. Ни дисәң дә, баланы терелтергә, дәваларга тагын бик күп акча кирәк бит әле. Газизеңнең күзеңә карап өзгәләнүләрен, сызланудан ыңгырашуларын, аркалары арудан борчылуларын, аякта чабып йөрүче нәниләргә карап, күзе белән алар артыннан йөгерүләрен күрү бик авыр. Бала хәсрәте тиңдәшсез хәсрәт икән ул.

Уллары Ирек инде өч яшен тутырса да, үзе хәрәкәтләнә, аякларына баса алмый. Башта сау-сәламәт кебек тоелса да, үсә-үсә аның кимчелекләре килеп чыкты. Табибларның кайберләре балага кечкенә чагында салкын тию шулай эз калдырган дисәләр, икенчеләре әнисенең йөкле вакытта грипп белән авыру нәтиҗәсе булырга мөмкин дип  тә белдерәләр. Тик бүген сәбәпләр эзләр  чак түгел шул, алар вакытны сузмыйча дәваларга ашыгалар. Чөнки операциягә барырга соңга калулары бар. Ә аның өчен күп-күп акчалар кирәк. Бар табышларын шушы максатка җыялар. Туган-тумачаның да ярдәме зур. Көттереп кенә дөньяга килгән сабыйлары алар гаиләсенә бәхет алып килмәде шул. Зарланырга, кешегә сиздерергә, ярдәм сорарга теләмәсәләр дә, бу ачы хакыйкать белән килешми чара юк. Язмышларга язылган, ялгышлар артына яшеренгән дөреслектән качып булмый. Бары тик шулай язган булгандыр, барысы да үтәр, авырлыклар  вакытлыча гынадыр дип үз-үзеңне юатып кына була.

Саклык белән генә улын алып, ярым яткырып алдына утыртты да, Булат әнә шулай уйларга бирелде. Кызыксынып бар якны күзәткән, ләкин теле белән аңлатып бирә алмаган нарасые бәгырен телем-телем телде аның. Ни өчен тормыш әле яши генә башлаган сабыйны шулай сыный? Кемнең хаталарын аның баласы түли? Әллә үз хаталары бәхетле булырга ирек бирмәдеме?

Тормышны ничек тә җайларга тырышалар, баланы терелтер өчен бар тырышлыкларын куялар алар. Көндезен хатыны базарда сәүдә итсә, ир кичен каравыл хезмәтендә тора. Югары белем алганлыкка дипломы  да бар, менә дигән эш урыны да бар иде. Ләкин бала хакына барысын да корбан итәргә, вакытлыча булса да төнге эшкә кереп торырга туры килде аңа. Төп максат хәзер үзе өчен яшәү, дан-дәрәҗә куу түгел – ә баланы терелтү, аякка бастыру.

Көннәр буе өйдә торганда уйланыр өчен вакыт күп. Күз яшьләре белән елап калган ярлар да, уйланмыйча әйтелгән сүзләр, кылынган гамәлләр дә  искә төшә. Терсәк якын, ләкин тешләп булмый. Хәер, тешләргә мөмкинлек булса да, аның вакыты булмас иде. Чөнки баланы карау сәгатьләп кенә түгел, минутлап бүленгән. Ашарына әзерләү, тиешле даруын бирү, уколын кадау, массаж ясау, киемнәрен алмаштыру, хәрәкәтләнергә өйрәтү, вакытлап аркасына, эченә яткыру, башларын ял итерү, һава сулату… Элегрәк  уколларны табиб килеп ясый иде. Көнгә ничәмә тапкыр кеше килеп йөри аламени? Инде Булат акрынлап укол кадарга да, кан басымын үлчәргә дә, массаж ясарга да үзе өйрәнде. Бары тик файдасы гына булсын, баласы гына терелсен. Ә ул өметләнә, килер көнгә ышаныч белән яши. Улының хәле авыраеп киткәч, төшенкелекә бирелеп, тез чүгеп ала да, шунда ук үзен кулга алырга көч таба. Аның улы яшәргә тиеш, ул бит җиргә яшәр өчен килгән. Күз яше түгеп утыра торган чак түгел. Булат тырышырга, тормыш иртәше Иркәгә терәк булырга бурычлы.

Шунда тагын уйларга бирелә. Яраттымы соң ул аны. Яки кызның әти-әнисенең байлыгына кызыктымы. Яши башлагач чит байлык җанны җылытмый, бәрәкәтле булмый икән ул. Үзең эшләп тапкан кадерле икән. Иркәнең үзенең фатиры булу, шәһәр тормышы кызыктыру, көч түкмичә генә җитеш тормышка килеп керү, булачак хатыны әти-әнисенең шул вакытта ук үз сәүдә нокталары булу йогынты ясамый калмады билгеле. Ә Эльвира авыл кызы, аның белән барысын да яңа баштан башларга, тормышны үзләренә көйләргә, дөресен генә әйткәндә, рәхәт яшәр өчен көч түгәргә кирәк иде.

Яшьлек бакчасы да буш түгел шул  Булатның. Беренче мәхәббәте  – алты ел очрашып йөргән кызы Эльвира менә хәзер дә еш төшкә керә, еллар узган саен сагындыра. Тик Булатның гына мәхәббәт, мәңге онытылмас беренче ярату турында уйлаганда да улы язмышы, аның киләчәге исеннән чыкмый. Елмаерга да оныткан чаклары җитәрлек аның.

Булат зәңгәр күзле, телгә оста, чибәр егет иде. Эльвира  да төшеп калганнардан түгел. Бер мәктәптә укымасалар да, авыл аралары якын булганлыктан  аларның очрашмый калган көннәре сирәк булды. Дуслык мәктәптән, бик яшьтән башланды. Булат кызның үзе өчен үлеп торуын да аңлап, белеп йөрде. Соклангыч пар иде алар. Мәктәпне тәмамлау белән икесе дә калага  укырга киттеләр. Өч  ел уку белән Булатны армия сафларына алдылар. Әй, бу вакытта кызның ничек өзгәләнүләрен белсәгез икән. Егет урынына үзе китәрдәй булды. Хәтта укуын ташлар чиккә җитте, сагынды, сагышланды. Курсташ дуслары ярдәме белән көч-хәлгә ул елны ерып чыкты. Ике ел вакытны берәмлекләп санап үткәрде. Кичләрен чыгулар онытылды, авылга кайткач та клубка теләр-теләмәс барды. Гайбәтләрдән, яман сүзләрдән, Булатына хыянәттән курыкты ул. Һәр кичне солдат егетенә хат язуга багышлады. Аның кайтуын көтә-көтә кулъяулыклар чикте. Егет тә солдаттан үзе кебек сагынып кайтыр, укуын бетерү белән кавышырбыз дип хыялланды.

Өметләр икең бер уйда, бер теләктә, бер максатта булганда гына аклана шул ул. Булат армиядән үзгәреп, эреләнеп кайтты. Артык ялынып торуларны кирәк тапмады. Кызны артык сагынмаган иде бугай. Кайту белән Эльвира янына очып килер, сөйләшеп сүзләре бетмәс кебек тоелса да, ул артык ашыкмады. Башта авылына кайтты. Әти-әнисе янында кунак булды,  дуслары белән аралашты, кызлар озатып килүне дә читтә калдырмады. Менә шунда кунак кызларының берсе эләктереп алды да инде аны. Ул вакытта бит солдатка бару егет өчен, ә солдат егетнең озата кайтуы кыз өчен зур дәрәҗә иде. Эләктереп кенә калмады, тәмам башын әйләндерде. Булат ике кыз арасында йөреп, тәмам буталып бетте. Ахыр чиктә тәүге ярын ташлап, биргән вәгъдәләрен онытып, шәһәр кызына ияреп, ерак шәһәргә үк китеп барды. Эльвираның күз яшьләре белән ялынулары, тик бер генә тапкыр очрышып, аңлашырга чакырулары да нәтиҗәсез булды. Ике ел үзен көткән кызның бөтен уй-хыяллары чәлпәрәмә килде. Ул киләчәген Булаттан башка күз алдына да китерә алмый иде. Менә бүген улын кочаклап шәһәр тәрәзәсеннән карап утырганда күз кырые белән генә бер карар иде ул Эльвирага. Хәленнән килсә, йөгереп барып, яшьлек хаталары өчен гафу үтенер иде. Үткәннәргә кире кайтса, рәнҗеткән чакларын хәтереннән сызып ташлап, бергә булырга чакырыр иде.

Эльвира бүген бәхетсез түгел. Янында тиң яры, балалары бар. Тормыш иптәше прокуратура хезмәтендә эшли, хокук белгече. Шулай да оныта алдымы икән ул Булатны. Үзеннән дә яшерергә теләсә дә, ул аның күңел халәте булып тышка ургыла. Барлык шигырьләрендә җавапсыз мәхәббәт чагылыш таба. Елның һәр фасылыннан ул мәхәббәтен эзли, сөйгән яраларны югалтмаска өнди. Ләкин бу шигырьләр инде Булатка барып җитми.  Хәер, сөюне салып таптаган ир аны йөрәге аша үткәрә белер микән… Тормыш сынаулары йөрәген бераз йомшарткан булса гына…

Автор: Ләйлә Шиһабиева

Чыганак: "Өмет" гәҗите

Запись “Уллары Ирек инде өч яшен тутырса да, үзе хәрәкәтләнә, аякларына баса алмый…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..