Архивы Лилия Сәләхетдинова - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Ярдәм итәрегезгә ышанабыз” – Лилия Тимергалиева “Мужское/Женское” тапшыруында гаиләсен борчыган әйберләр турында сөйләде
Татарстанда танылган шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Лилия Тимергалиева (Сәләхетдинова) Беренче каналда чыга торган “Мужское/Женское” тапшыруында катнашып, үзенең кияүгә чыгу тарихын сөйләде. Тапшыру 15 гыйнварда күрсәтелде. Шагыйрә һәм аның тормыш иптәшенең торырга үз фатирлары булмаганын ишеткәч, тапшыруның алып баручысы Александр Гордон эфирда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка яшьләргә фатир белән ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте.

Лилия ире Ришат белән бала тәрбияләргә хыяллануы хакында да сөйләде. Уллыкка бала алу турында уйлары булганын, әмма чит кеше йортына бала алып кайту мөмкин түгеллеген әйтте. Яшь гаиләнең бернинди социаль програмнар белән дә фатирга чиратта тормавы билгеле булды.

Александр Гордон, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп: “Бу гаиләнең хәле аерым бер очрак, шулай булгач, алар өчен аерым карар кабул итәргә ярыйдыр. Без сезнең ярдәм итәрегезгә ышанабыз” диде.

Лилия Тимергалиева туйдан кергән акчаларына өченче җыентыгын чыгарганын сөйләде. Шулай ук ул тапшыруда татар телендә шигырен укыган. Бер ел элек иренә кияүгә чыкканда аңа ике шарт куйганын– намазда булуы һәм татар телен белүен таләп иткәнен әйтте.

Лилия Тимергалиева тумыштан килгән сөякләре уыла торган авыруы бар (камил булмаган остеогенез). Беренче төркем инвалид. Ул шигырьләр яза, иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнә.

Мәгълүмат: azatliq.org

Запись “Ярдәм итәрегезгә ышанабыз” – Лилия Тимергалиева “Мужское/Женское” тапшыруында гаиләсен борчыган әйберләр турында сөйләде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Лилия Сәләхетдинова кияү­гә чыккач, бу хакта бөтен дөнья шаулый”
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән аралашу дөньяга башкача карарга өйрәтә. Йөзләрендә сабыйларча ихлас елмаюны күрәсең, күңелләрендәге эчкерсезлекне тоясың да, ниндидер бер рәхәтлек алып, алар белән бер дулкында яши башлыйсың.

Республикада физик мөм­кинлеге чикләнгән ке­шеләргә игътибар зур. Ел саен “Татарстан энҗесе” бәйгесе күпме кызны бер сәхнәгә җыя. Иң мөһиме – бу чара аларны гомерлеккә дус итә. Кайчандыр шушы сәхнәдә үз көчен сынаган Лилия Сәләхетдинова кияү­гә чыккач, бу хакта бөтен дөнья шаулады. Бер уйлаганда, моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Лилия кебек кызлар, арбада утыруына карамастан, тормышта үз юлын табып кына калмыйча, башкаларга да ярдәм итә икән, ничек инде алар гаиләле булмасын, ди! Республикада яшәү­че энҗе бөртегенә тиң һәр физик мөмкинлеге чик­ле кыз бала бәхеткә лаек!

Быел исә республи­ка­ның төрле шәһәр-район­нарыннан ун кыз бәйгедә катнашырга теләк белдер­гән. Конкурсны, кияүгә чыгып, өч бала тәрбияләүче, башка бик күп сау-сәламәт кеше­ләргә дә үрнәк итеп куярлык Ксения Безуглова алып барды.

Әлеге бәйгене моннан биш ел элек бертуган кызлар Гөлназ белән Гөлнара Заһретдиновалар оештырып җибәргән иде. “Физик мөмкинлеге чикләнгән кызлар өчен бернинди чаралар да үткәрелми иде. Уйладык та бу эшне башларга булдык”, – дигән иде Гөл­на­ра. Хәзер инде чара Дәүләт Советындагы хатын-кыз де­путатларның “Мәрхә­мәт” оешмасы белән берлектә уза. “Гел алга таба барыгыз. Сез барыгыз да – үзен­чәлекле, кабатланмас. Бер язучы хатын-кызны “серле эчемлек” дигән. Сез дә сихри булып калыгыз”,– ди Та­тарстан Премьер-ми­нистр урынбасары Ләйлә Фаз­лыева. Ул Татарстан Пре­зиденты Рөстәм Миңне­хановның катнашучы кызларга сәламен һәм котлауларын җиткерде.

– Сез барыгыз да безнең өчен бик якын кешеләргә әйләндегез. “Мәрхәмәт” оешмасы бу бәйгене бик яратып кабул итә. Сез – көчле ихтыярлы, үрнәк итеп куярлык кешеләр. Сез бу бәйгедә катнашмыйча да – җиңүче. Тормыш авыр­лык­ларына баш имичә, алга таба барасыз. Бу чарада 59 кыз катнашты. Оештыручыларга зур рәхмәт! Гөлнара Заһретдиновага аерым җы­лы сүзләремне җитке­рәм, – ди “Мәрхәмәт” оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Чүпрәле районы кызы Райлә Сатдинова турында берничә тапкыр язганыбыз булды. Ул аяклары йөрмәү­гә карамастан, югалып калмаган, Идел буе туризм һәм спорт академиясендә белем ала, ишкәкле йөзү бе­лән шөгыльләнә. Бер оч­рашканда, мин аңа бу бәйгедә катнашып карарга тәкъдим иткәнем булды.

– Баштарак икеләнеп торган идем. Хәзер инде үзем кебек кызлар белән очрашкач, бөтенләй үзгәр­дем. “Татарстан энҗесе” бәйгесендә катнашуыма чик­сез шатмын. Күңелдә җиңү теләге дә юк. Иң мө­һиме – мин монда дуслар таптым. Без хәзер бер гаилә кебек туганлаштык, – ди ул.

Аның өчен җан атарга Чүпрәле районы башлыгы Марат Җаббаров килгән.

– Без ул балага карап сок­ланабыз. Сау-сәламәт ке­ше­ләргә үрнәк ул. Мин үзем дә аңа карап яшәү көче алам. Бар яктан та килгән Райлә. Җырлый да, спорт белән дә шөгыльләнә, кул эшләренә дә хирыс. Ул – районыбыз горурлыгы, – ди җи­тәкче.

Кемдер аякларында басып йөрергә хыялланып яши, кайберәүләр булганына шөкер итә. Узган ел “Татарстан энҗесе” исеменә лаек булган Вероника исә үзен ничек бар, шулай ярата. Терсәктән куллары булмаса да, синтезаторда уйнарга өйрәнгән, моңлы итеп җырлый. Егылмый, уфтанмый, кайгы-хәсрәт­ләргә бирешмичә яши. Табиблар аяк-кулларына протез куйдырыйк, дисәләр дә, ризалашмаган. Дөньяга ничек килгән, шул халәтенә риза булып яши ул. “Миңа шулай яхшырак. Үземне сә­ламәт булмаган аяк-кул­ларым белән дә рәхәт хис итәм. Иң мөһиме, күңелдә тынычлык, яшәү теләге булсын”, – ди Вероника.

Бу чарада катнашучы кызлар үзләре белән таныштырып киттеләр. Шуннан соң һәркайсы осталыгын күр­сәтте. Биеделәр дә, җырладылар да, матур итеп шигырь дә сөйлә­де­ләр. Гү­зәл кызларның барысы да матур чыгыш ясаса да, “Татарстан энҗесе – 2018” титулына Саба райо­нының Шә­мәр­дән бистә­сен­дә яшәүче 29 яшьлек Регина Иванова лаек булды. Калган һәр кыз төрле но­минацияләрдә җи­ңү яулады.

(Гөлгенә ШИҺАПОВА/“Ватаным Татарстан”, /№ 182, 15.12.2018/)

Запись “Лилия Сәләхетдинова кияү­гә чыккач, бу хакта бөтен дөнья шаулый” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Лилия Сәләхетдинова: Үз куышыбыз хакында белештек. Әмма проблема килеп чыкты. Бу – бер җүләрлек, минемчә
21нче октябрь көнне шагыйрә, күп җырлар авторы Лилия Сәләхетдинова кияүгә чыкты. «Безнең гәҗит» өчен Лилия якын кеше – үзе дә газетабызны яратып искә ала: «Тугыз яшемнән бирле шигырьләр яздым. 2005нче елларда «Безнең гәҗит» белән таныштым, шигырьләремне анда да җибәрә башладым. Илфат абый Фәйзрахманов аларны бастырып барды. Бу миңа стимул бирде, иҗат итүемә «Безнең гәҗит»нең ясаган йогынтысы да зур булды», – дип сөйли ул.

Ләкин бу юлы Лилия белән иҗат турында түгел, күптән түгел булган сөенечле вакыйгасы хакында сөйләшү өчен очраштык. Хәзер ул тормышының бөтенләй башка чорына аяк басты бит…

– Лилия, кияүгә чыгу турында хыяллана идеңме?

– Кияүгә чыгу – төп хыялым түгел иде. Төп хыялларым – намазга басу һәм эшкә урнашу булды. Мин аңлый идем – гомер буе әти-әни янында гына яши алмам, үземнең тормышымны үз кулларыма алырга, бераз мөстәкыйль булырга кирәк. Шөкер, бу хыяллар тормышка ашты. Моннан биш ел элек мин Казандагы «Ярдәм» мәчетенә килеп урнаштым. Намаз укырга, дин кануннарына өйрәндем. Акрынлап, биредәге дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасарына кадәр үстем. Соңыннан хаҗга барасым килә башлады. Узган ел анысы да кабул булды. Кәгъбәтулла ташы янына бардык. «Теләк телә Лилия, кабул булыр», – диделәр. Уйга калдым. Шушында кадәр килеп, Аллаһы Тәгаләдән сорарлык нинди хыялым бар соң минем? Миңа нәрсә кирәк? Туганнарым, әти-әнием янымда, дусларым, яраткан эшем дә бар… Шулай булса да, күңелдә йөрткән бер зур теләгем бар иде. Куркып кына шуны сорарга җөрьәт иттем. Аны сораганда күңелем тулып, еладым: «Аллаһым, бәлки зур әйбер сорыймын кебек тоелыр. Ләкин мин дә моңа лаектыр – үз парымны тапсам иде», – дидем.

– Теләгең тормышка ашканчы озак көтәргә туры килдеме соң?

– Мин моны көтеп йөрдем. Ләкин теләк теләгән вакытта, болай дигән идем: теләсә кем белән танышмаячакмын. Әгәр дә ир-егет үзе килеп беренче сүз башласа, үзе ниндидер беренче адымнар ясаса гына аралаша башлыйм, дидем. 5 ай буе шәхси тормышымда тынлык булды. 5 ай узгач, көннәрнең берендә мәчет ашханәсенә ашарга бардым. Утырам – янымнан бер егет үтеп китте: «Лилия – ди үзе – ашларың тәмле булсын!». Шаккаттым. Мәчеттә ир-атлар болай хатын-кызлар белән ачыктан-ачык сөйләшми бит. Бу ярамый торган гамәл. Аннан соң мин бу егетне белмим дә. Ул мине каян белә икән? «Рәхмәт», – кенә дидем дә, берничә минуттан инде бу хакта оныттым да. Бер сәгатьтән ашханәдән чыгып барам – ул да беренче катта басып тора. Сүз булмаганда сүз булсын дип: «Сез һаман китмәдегезмени әле?» – дип сорадым. «Юк, мин сезне көтәм», – диде. Соңыннан ачыкланды – егетнең исеме Ришат икәнлеге дә, аның биредә бер ай тирәсе волонтер булуы да, ул колаклары ишетмәүчеләр белән эшләгәндә минем аларга экскурсия үткәрүләрем дә… Бераз үзем дә хәтерләдем: экскурсия уздырган вакытта бу егет бертуктаусыз минем күзләремә карап торды, аннан оялган да идем әле. Әнә шулай итеп, аның белән танышып киттек.

– Сезнең мөнәсәбәтләр ничек җитди төс ала башлады соң?

– Башта ул миңа социаль челтәрдән мәхәббәт җырлары җибәрә башлады. «Нигә җибәрә икән инде бу моны миңа? Ярар инде, җибәргән икән – тыңлап карыйк», – дип фикер йөртә идем, аңа әллә ни җавап та язмадым. Берничә көн үтүгә смс килеп төште: «Әйдә күрешәбез?» – дигән. «Ник, эштә көн саен күрешәбез бит инде?» – дим. «Юк инде, эштән башка урында күрешик», – диде. Ризалаштым. Эш урыныбызга иң якын урнашкан Урицкий паркына бардык. Соңыннан концертларга йөри башладык. Эштәгеләр дә безнең еш кына бергә чыгып китүебезне сизә башлады. Хәтта «Лилия кияүгә чыга икән», – дип, сүз дә чыгарганнар иде әле. Ул вакытта андый ниятләребез юк иде, мондый сүзләр чыккан көннән башлап, җитди рәвештә никах укыту турында уйлана башладык.

– Беренче мәртәбә кулга-кул тотынышкан көнне хәтерлисеңме, ул вакытта нинди хисләр кичердең?

– Кулга-кул тотынышу никах көнне генә булды. Исламда бит никахсыз кагылулар ярамый. Аңа, әлбәттә, авыррак булды, чөнки ул әле Исламга килде генә, минем белән танышканда намаз да укый белми иде. Шуннан соң мин аңа шарт куйдым: «Намазга бассаң һәм җитди мөнәсәбәтләр корырга уйласаң гына аралашабыз, Ришат. Исәбең – уйнап йөрү генә икән –бүген үк кит. Хәзердән үк җибәрим сине. Соңыннан җибәрү авыррак булыр», – дидем. Ачыктан-ачык сөйләштек ул көнне. Барысын да уртага салып әйттем: «Мин, мәсәлән, өй буенча теге эшне, бу эшне эшли алмыйм», – дидем. Санадым һәммәсен. Кайберәүләр әнә шулай саный башлагач та, югала иде. Куркып калалар иде. Ә ул тыңлап утырды. Әңгәмәне шул җирдә өздем. «Уйла», – дидем. Икенче көнне күрешкәч тә беренче булып шул сорауны бирдем: «Яхшылап уйладыңмы Ришат?» – дим. «Уйлыйсы әйбер юк, барысы уйланган», – диде. Ә инде беренче мәртәбә кулга-кул тотынышкач, нәрсә хис итүемә килгәндә… Бәхет. Чөнки сөйгән кешеңнең җылылыгын тою – ул чынлап та, күп әйбер турында сөйли икән. Хәзрәт никахны укып бетергәндә: «Сез хәзер ир белән хатын», – дигәч, Ришат миңа кулын сузды. Мин кулымны бирдем һәм бөтен әйбер онытылды. Башка әйбер күренми башлады. Анда бездән башка тагын 110 кеше әллә бар иде, әллә юк. Чын бәхет булды ул. Ришатым да никах буе миңа гына карап утырды. Бик көттек соңгы айда бергә булуыбызны. Кара-каршы утырып чәй эчү, аралашу-сөйләшүләр үзе генә ни тора. Мәхәббәт бит ул түшәк кенә түгел, аның дәвамы да бар.

– Сез тугыз айдан соң гына бу җитди адымга барырга булгансыз. Аңа кадәр бер-берегезне сынадыгызмы?

– Мин бер әйбергә игътибар итәргә тырыштым: авырлыклар алдында югалып калмыймы? Минем белән аңа җиңел булмаячак, шуны аңлавын теләдем. Автобуска менгәндә булышырга: коляскамны күтәрергә-төшерергә кирәк, мин сораганда әйберләрне алып бирергә, алып куярга… Менә шуларны ничек кабул итә – шуны тикшердем. Әгәр кеше боларны «уфылдап» эшли икән – димәк алга таба бергә булудан мәгънә юк. Мин иремнән хезмәтче ясарга җыенмыйм, билгеле. Хәзер тормыш җиңел – кер, табак-савыт юа торган машиналарны сатып алырга да мөмкин. Ә киемнәрнең мин бөгәрләнми торганын алырга тырышам – Ришатыма өстәмә эш булмасын, дим.

Аннан соң ул күбрәк русча сөйләшә иде. Ә минем әти-әнием хәзер өлкән яшьтә, аларга русча аңлау авыррак. Татарчага өйрәнергә куштым. Ул минем өчен аны да эшләде. Өйрәнде.

– Син Ришатны кайсы яклары өчен үз иттең?

– Үҗәтлеге һәм тырышлыгы ошады, эшен ахырына кадәр җиткерә белә. Мәсәлән, ул гомерендә беренче мәртәбә быел ай буе ураза тотты. Исламга килгән генә кешегә бу бик авыр. Ләкин ул моны бер яктан Аллаһ ризалыгы өчен дип эшләсә, икенче яктан мине үзенә карату өчен башкарып чыкты. Аннан соң тормышымда ахыры күз яшьләре белән беткән мөнәсәбәтләр булды. Узган ел хаҗга китәр алдыннан гына, бер егет белән аралашкан идем. Ул миннән көлеп китте. Әнисе дә йогынты ясагандыр, ул куркып калды: «Нигә кирәк безгә мондый килен», – дигән. Болай бер авызым пешкәннән соң, саграк булачакмын, дип нәтиҗә ясаган идем. Шуңа күрә Ришатыма да алдан ук әйттем: «Бергә булу-булмавыбызны үзең хәл итә алсаң, әйткән сүзеңне тотсаң гына аралашырбыз. Үз башың белән хәл итә алмыйсың икән – саубуллашырбыз», – дидем. Әйе, аңа да әтисе, мәсәлән, киңәш биргән булган: «Хатыныңны тиешенчә тәрбияли алырсыңмы, яхшылап уйладыңмы?» – дигән. Ришат үз сүзеннән кире кайтмады. Хәзер әти-әнисе дә миңа «кызым» дип кенә торалар. Миңа нәкъ менә шундый – әйткән сүзендә тора торган кеше кирәк иде. Тагын бер ягы бар: ул мине «холыксызлана» башласам, вакытында туктата белә. Бер сүзе белән. Шулай ук аның белән мин үземне яклаучысы, саклаучысы бар кеше кебек тоям. Андый вакытлар еш булды – минем дә көчсез хатын-кыз буласым бик килә иде. Аллага шөкер, ул көннәр дә җитте. Җаныма рәхәт, үзеңне күпкә җиңелрәк хис итәсең: син кемгәдер кирәк, таяна аласың, авырлык була икән, ялгыз булмаячаксың, дигән сүз. Шуңа күрә мин тормышымда Ришат кебек кешем булуына бик шатмын.

– Ә ирең сине нинди сыйфатларың өчен үз итте?

– Мин аны үземә аралашучан, позитив һәм йомшак күңелле булуым белән җәлеп иттем. Танышкан вакытта бер сораган идем аннан: «Син минем нәрсәмне яратасың соң, мин бит коляскада утырам?» – дим. Үземне кимсетеп әйтмим моны, ул нәрсә әйтер икән, дип, сынап карау өчен сорадым. «Мин бит коляскада», дигән сүзләремне ошатмады. «Мин сине коляскада кебек кабул итмим, башка алай сөйләмә», – диде. Аңа, әлбәттә, минем белән җиңел түгел, чөнки мин эмоциональ кеше, иҗат кешесе. Иҗади кеше белән авыр була. Безнең күңел халәте дә алмашынучан болытлы һава кебек бит.

– Беркайчан да кияүгә чыкмам дип курыккан вакытларың булдымы?

– Булды, елаган чаклар да булгалады һәм хәзер дә Ришатымны югалтудан бик куркам. Икең бергә картаю – зур бәхеттер ул. Мин хәзер шуның хакында хыялланам.

– Киләчәккә планнар корганда балалар хакында да сөйләшәсезме?

– Балалар фатир булганнан соң булыр инде. Әлегә без фатирны яллап яшибез. Бәлки киләчәктә үз почмагыбыз булыр. Әйе, мөселманнарга ипотека алу ярамый, диләр. Әмма безнең башка җаебыз юк иде, шуңа күрә ипотека хакында белештек. Әмма проблема килеп чыкты. Ришатның хезмәт хакы ипотека алырлык дәрәҗәдә түгел. Ә миңа, беренче төркем инвалидлыгым булгач, ипотека бирмиләр. Бу – бер җүләрлек, минемчә. Нишләптер, кеше инвалид икән – ул иртәгә үләргә мөмкин, дип фикер йөртәләр. Янәсе, соңыннан бурычлары банк өстендә калачак. Ә нәрсә, сәламәт кеше үлә алмыймы? Ул да бүген фатир алып, икенче көнне юк булырга мөмкин бит. Дәүләт моны уйламый. Шуңа күрә без бик өметләнәбез – бәлки берәр төрле ярдәм булыр, үз фатирыбыз булса, җиңелрәк булыр иде. Яшь гаилә өчен иң беренче чиратта үз оясын кору кирәк бит. Ә инде балаларга килгәндә, балалар йортыннан алты айлар тирәсендәге бер малай алу турында хыялланабыз. Аны кече яшеннән үк тәрбиялисебез килә. Мине күреп үскәч, миннән дә оялмас, ияләшер иде. Бу баланың алынган булуын белерләр, билгеле. Ләкин минем теләгем шул – аңа бу хакта сөйләмәсеннәр иде. Яше җиткәч, ул моны кабул итәргә әзер булгач кына, үзебез сөйләп бирербез. Һәр гаилә балага алынган булу-булмавын кайчан әйтергә икәнлеген үзе хәл итсен.

– Лилия, иҗатыңа килсәк, һаман да шигырьләр язуыңны дәвам итәсеңме?

– Иҗат ул сиңа авыр вакытта, җаның урын таба алмаганда гына гөрләп бара икән. Бәхетле кешеләр шигырь язмый, диләр бит, шуның кебегрәк килеп чыга инде. Элегрәк мәсәлән, көнгә өчәр дә шигырь туа иде. Минем төп юанычым булгандыр бу иҗат итү, шигырь язуларым. Ә хәзер онытыласың, күңелле һәм моңа кадәр бөтенләй таныш булмаган мәшәкатьләр арасында каласың. Әле никахтан соң да: «Яңа китабың кайчан чыга?» – дип сорадылар. «Сез нәрсә?! – дим – Нинди китап?». Әлбәттә, укучыларымны онытып бетерәм дип, әйтмим, кулай вакыт булган саен, шигырьләремне язачакмын. Шагыйрә булуымнан туктармын, дип уйламыйм.

Редакциябез коллективы исеменнән Лилия һәм Ришатны зур тормыш юлына аяк басулары белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә бәхетле тормыш, ныклы гаилә, бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп гомер көзләренә кулга-кул тотынышып керүегезне телибез!

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Запись Лилия Сәләхетдинова: Үз куышыбыз хакында белештек. Әмма проблема килеп чыкты. Бу – бер җүләрлек, минемчә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Бер-беребездән оялмыйбыз” – Лилия белән Ришат мәхәббәт тарихын һәм киләчәккә хыялларын сөйли
Хыялсыз кеше – канатсыз кош, диләр. Хыялың чынга ашасына ышанып, Аллаһы Тәгаләдән сорасаң, морадыңа ирешәсең. Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова Хаҗга баргач, Кәгъбәтуллага тотынып, күңел түрендәге эчкерсез хыялы турында уйлый. Һәм ул хыял чынга аша: 2018 елның 21 октябрендә Ришат Тимергалиевка кияүгә чыга.

Яңа гаилә “Татар-информ”да кунакта булды. “Ярдәм” мәчетендәге проектларның кураторы, “Ярдәм” дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия буенча урынбасары һәм аның тормыш иптәше мәхәббәт тарихлары турында сөйләде.

– Лилия, сезнең өчен ихлас шатбыз, агентлык исеменнән котлыйм! Ирегез белән кайда һәм кайчан таныштыгыз? Хисләрегезне сынап карау өчен күпме вакыт кирәк булды?

– Без Ришатым белән 9 ай аралаштык. 9 ай эчендә бик якынайдык һәм никахлашырга дигән фикергә килдек. 21 октябрь көнне никахыбызны уздырдык. Танышу болайрак булды. “Ярдәм” фондында безнең укулар вакыты иде, Ришат волонтер булып килеп йөри башлады. Ул башта күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр белән эшләде. Аннары миңа эндәшкәч, “Лилия, сез миңа ошыйсыз” дигәч, күбрәк игътибар бирә башладым. Үз эшенә җаваплы караганын аңладым. Һәр эшне ахырына кадәр җиткереп эшли.

Шулай танышып киттек. Бердәм эшчәнлек шулай кавыштырган, күрәсең. Шуннан фонд чикләреннән чыгып та аралаша башладык.

Мин Хаҗга баргач, беренче булып үзем сүз башламаска дип үземә сүз биргән идем. Шулай булды да: ул миңа көтмәгәндә эндәште. Мин аптырап калдым хәтта. Беркөнне шулай волонтер иптәшләре китеп бетте, ә ул һаман беренче катта басып тора. Безнең аста кибет бар, мин шунда төштем. “Китмәдегез мени әле” дигәч, “мин сезне көтәм” ди. Шулай аралашып киттек. Бу февральнең 16сы иде.

– Кияүгә чыгу, гаилә кору хыялыгыз ни дәрәҗәдә зур иде? Шул хакта тәфсилләбрәк сөйләгез әле.

– Һәр хатын-кыз сине яратырлык, сиңа ышанырлык, син таянырлык кешенең янәшәдә булуы турында хыялланадыр инде. Бу хыял миндә, әлбәттә, күптәннән яши иде. 2017 елда Илсур Рәисович Метшин безне Хаҗга җибәрде. Кәгъбәтулланы тотканда, мин теләк теләдем. Үзе яныма килеп, бер сүз эндәшсә генә аралашачакмын, дип сүз бирдем. Һәм Ришатым нәкъ шундый кеше булып чыкты. Илсур Рәисовичка, Илдар Рәфкатовичка (Баязитов – ТИ) бик рәхмәтлемен. Аларның ярдәме белән Хаҗга барып кайткач, хыялларым чынга ашты. Минеке генә түгелдер дип өметләнәм…

– Ришат тәкъдим ясагач, нинди хисләр кичердегез?

– Әлбәттә, без алданрак та сөйләшеп йөри идек инде бу хакта. Рамазанга кадәр үк өйләнешү нияте бар иде. Аннары артык ашыкмыйк дип уйладык. Туктале, Рамазаннар узсын, бераз бер-беребезне күбрәк белик, дигән фикергә килдек. Рамазаннан соң көнен билгеләдек. Никахка кадәр берәр ай алдан әти-әниләре, туганнары белән Буа районына Күл-Черкен авылына минем кулны сорарга кайттылар. Мин ул вакытта аңа кияүгә чыгарга әзер идем инде.

– Никах алдыннан бу ниятегез турында кемнәр белде?

– Никахка әзерләнүебез турында туганнарыбыз, иң якын дусларыбыз, хезмәттәшләребез дә, әлбәттә, белделәр. Әйтәләр бит: әгәр дә син никахлашуыңнан ояласың икән, алайса ул никах булмасын гына, диләр, шуңа күрә без булачак никахыбыз турында яшермәдек. Бөтен кешегә ачыктан-ачык әйттек. Мин үзем сүз йөртүчеләрне яратмыйм, шунлыктан ачыклык кертү минем өчен мөһим.

– Никахның рәсми өлешеннән соң, бәйрәмне ничек уздырдыгыз? Кунакларыгыз күп идеме? Кемнәр котлады?

– Никахның рәсми өлеше дә, никах туе да “Ярдәм” мәчетендә узды. Табын артында үткәрдек, 111 кеше җыелды. Төп кунакларга килгәндә, әти-әниләрдән, имамнан кала, Илсур Рәисович Метшин булды. Безнең өчен аның килүе бик мөһим булды. Аның вакыты кысан, ул эшчән кеше. Кая гына барасы юк, әмма безне котлап китәргә вакыт тапты. Безне котлагач та ул чит илгә китте.

Кунаклардан бер чит кеше дә юк иде. Безне якын иткән кешеләр генә. Туганнар, дуслар, хезмәттәшләр… Чакырып та килми калган кешеләр булмады. Әле, дөресен генә әйткәндә, кунаклар саны буенча чикләнергә дә туры килде. Бөтен кешене чакырып бетереп тә булмады.

– Туй күлмәгегез бик матур иде, Лилия. Тектердегезме?

– Әйе, аны күлмәкләр салоны текте. Алар образ тудырдылар.

– Ришатның кайсы сыйфатлары үзенә җәлеп итте?

– Ул игътибарлы, йомшак, булышучан, тырыш, бик җаваплы. Аның тырышлыгы һәр яктан беленә. Без аралаша башлаганда ук, Ришат эшкә батыр, кыю, бер эштән дә куркып тормый иде. Ул һәрнәрсәгә әзер. Ул миннән оялмый. Киресенчә, без аның белән уртак телне тиз таптык. Аралашкан кешеләр була бит инде, ләкин мин гомер буе минем белән кеше алдына чыгарга оялмаучан кеше турында хыяллана идем. Туганнарын, дусларын минем белән таныштырырыга оялмасын дип теләдем. Аллага шөкер, Ришат нәкъ шундый. Бер-беребездән беркайчан оялмыйбыз. Бер беребез белән горурланып яшәргә тырышабыз.

– Ришатның әти-әнисе, туганнары белән ниндирәк мөнәсәбәттә? Аның әти- әнисенә ничек эндәшәсез?

– Аллага шөкер, барысы да яхшы. Әти-әни дип эндәшәм. Апасы тормышта, балалары бар, кияүгә чыкмаган сеңлесе бар. Алла боерса, аны да бирербез бергәләп, Иншалла.

– Лилия, сезнең Хаҗга бару, гаилә кору хыялларыгыз тормышка ашты. “Права” алырга да хыяллана идегез… Хыялыгыз чынга аштымы?

– Безнең Ришатның шундый сыйфаты бар: “үзеңә акча кызганырга ярамый” ди ул. Шуңа күрә кирәк вакытта такси чакыртабыз. Машина бит ул – зур эш. Аны ремонтлыйсы да бар. Аның минем белән дә эше күп, машина да булса, аптырап бетәчәк. Шуңа күрә әлегә машина алмый торырга булдык. Димәк, шулай булгач, права да әлегә кирәкми.

– Бүген кайда яшисез?

– Фатир “снимать итеп” торабыз. Алга таба үз почмагыбызны булдыру турында хыялланабыз. Яхшы кешеләрдән бераз ярдәм булыр дип өметләнәбез. Инвалид гаиләләргә яшәү финанс ягыннан ни дисәң дә кыенрак бит инде. Гомумән бушлай булсын дип әйтмибез. Ләкин, әлбәттә, үзебез дә эшлибез. Түләп барыр идек, Иншалла.

– Ирегезгә багышлап иҗат ителгән шигырь бармы?

– Нәкъ аңа багышлап язылган шигырьләр күптер инде ул. Бу шигырем күптән түгел туды дип әйтергә була. (Лилия шигырен укыды).

– Күркәм, үрнәк гаилә сезнең өчен нинди була?

– Бер-береңне хөрмәт итү мөһим. Тормыш бит инде ул, төрле чагы була, ызгышлар да чыккалый. Әлбәттә, булмасын инде андый гаугалар. Шундый вакытта кеше сынала. Әгәр дә кеше бернигә дә карамыйча, синең яныңда кала, чыгып китми икән, киресенчә, сине тынычландырырга тырыша икән, бу бик яхшы. Кирәк икән, икенче бүлмәгә чыгып торырга мөмкин. Бер-береңә юл куеп, ике якны да тигез күрә белә торган кешеләр үрнәк гаилә дип саныйм. Әлбәттә, тәрбияле балалар дип өстәп тә әйтеп була. Иң мөһиме – йорттагы иминлек, татулык, ә калганы өстәлә.

– Ызгышлар була дидегез? Сездә дә бер-берегез белән килешмәү, әйткәләшүләр буламы?

– Юк, без уртак телне тиз табабыз.

– Ришатка ничек дип эндәшәсез?

– Матурым, диям.

– Ришат белән танышкач, иҗатыгыз көчәйдеме?

– Дөресен генә әйткәндә, мин иҗат буенча бер әйберне аңладым. Мин иҗатка миңа моңсу булганда, ялгызлык тойганда тотына идем. Әйтик, дусларым Буадан Казанга киткәч, ямансу иде. Шул вакытта языла иде. Ә хәзер борчылып, моңсуланып утырырга вакыт юк. Шигырьләр язудан бөтенләй туктыйм дип әйтә алмыйм, ләкин шигырьләр язу кимиячәген сизәм. Укучыларымны бөтенләй ташлау түгел бу, бәлки әле Ришат белән уртак иҗат җимешләребез дә булыр.

– ЗАГС та язылышачаксызмы?

– ЗАГС ка гариза бирергә әзерләнеп йөрибез. Әлегә никахны рәсмиләштерү көнен билгеләмәдек.

– Лилия, беркайчан гаилә кора алмаячакмын дип уйлаучы хатын-кызлар колагына киңәшләр ишетәсе килә сездән…

– Без кешедән ярату көтәбез. Үзеңә ошавын, аның терәк булуын көтәбез, ләкин иң беренче үзең ышанычлы кеше булырга тырышырга кирәк. Әлбәттә, кешене аңлый белү зарур. Әгәр дә һаман үзеңнекен генә “мин хаклы” дип сөйләп торсаң, булмый инде ул. Гел син хаклы була алмыйсың. Парың сөйгән ярың да хаклы, аның үз карашы, үз уйлары. Кешене хөрмәт итәргә кирәк. Бөтен уйларын, холкын дөрес итеп кабул итәргә кирәк дип саныйм.

– Һәр яшь гаиләгә бирелә торган сорау бар бит инде…Гаилә ишәйтү ниятегез бармы?

– Аллаһы Тәгалә үзенең җаен бирер инде. Без тәрбиягә алырга да риза, Ришат та каршы түгел. Монысы фатир белән дә бәйле. Кеше фатирында андый зур җаваплылык алып булмый. Ә инде үз почмагыбыз булса, бәлки, Иншалла. Ләкин ул вакытта Ришатка инде икеләтә җаваплылык йөкләнә. Аңа да авырлык тудырырга теләмим. Әлегә без бер-беребезне аңларга өйрәнәбез, ниндидер кимчелекләрне төзәтәбез. Мин дә үземдә кимчелекләрне эзләп табам. Иҗади хатыннар алар кызып китүчәнрәк, вак-төяккә дә игътибар бирәбез, шуларны бераз азайтырга тырышам. Бала – бик зур җаваплылык, һәм без моны аңлыйбыз.

– Кияүгә чыкканнан соң дөньяга карашыгыз үзгәрдеме?

– Әлбәттә. Гаилә кору – ул бик җаваплы адым. Син үзең өчен генә түгел, парың өчен дә җавап бирәсең. Өйдәге җылылык, чисталык, пөхтәлекне саклау, иреңә ярдәм итеп тору мөһим – Гаилә тырышлык таләп итә инде. Әти- әниләребез һәрвакыт шалтыратып гел ярдәм итәргә әзер торалар. Нәрсәдер кирәк булса, кайтыгыз, килегез диләр. Хәзер инде авылга ешрак кайтыла. Үзем генә таксида кайтканда, әти-әниләр машинадан чыгарганда күтәрә алмаска мөмкиннәр. Ә Ришат белән кайткач җайлы. Ришатның әти-әниләренә дә барып йөрибез.

–Хәзер нинди хыял белән яшисез?

– Гаиләне торгызу, кешеләргә ниндидер киңәшләр бирерлек тәҗрибә туплау. Үз почмагыбызны булдыру өчен тырышачакбыз. “Снимать” итеп торган фатир үз куышың түгел инде ул.

Гаилә башлыгы Ришат Тимергалиев белән дә сөйләштек. Ул, шәһәр егете булу сәбәпле, татарча бик үк яхшы сөйләшми.

– Ришат, сез кайсы яктан? Нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Мин Казаннан. “Ярдәм” мәчетендә эшлим. Бераз спорт белән шөгыльләнәм, бокс, футбол белән мавыгам.

– Лилиянең кайсы яклары сезнең күңелегезгә аеруча якын булды?

– Ышануы, дөреслек яратуы, намуслылыгы. Аны күрүгә ниндидер хисләр уянды, аңа якынайдым. Бернидән дә курыкмадым, эндәштем, таныштым. Шуннан очраша башладык. Әти-әнигә дә шундук әйттем дияргә була. Яхшы кабул иттеләр, аңладылар мине.

– Лилия белән танышканчы ук гаилә корып җибәрү теләге бар идеме?

– Әлбәттә, булды. Мин, кем әйтмешли, эзләнүдә идем. Үз тиңемне эзләдем. Лилияне очраттым, ул миңа ошады да, шулай йөри башладык.

– Лилиянең әти-әнисе белән кайчан таныштыгыз?

– Башта апасы белән таныштым. Аннары Лилия миңа Буага кайтырга тәкъдим итте. Шунда инде әти-әнисе белән таныштым. Бик җылы каршы алдылар. Мин шунда ук үземнең туганнарым белән таныштырырга теләдем. Бераз вакыттан минекеләргә бардык. Аннары кул сорадым.

– Ришат, өйләнергә әзер икәнегезне кайчан аңладыгыз?

– Без башта, башка кешеләр кебек үк, мөнәсәбәтләрне тикшереп карыйк, дидек. Аннары бер өч ай узгач, аңа һаман күбрәк ияләнә башлавымны аңладым. Аннан өйләнәсем килә башлады.

– Лилиянең шигырьләрен аңлыйсызмы соң?

– Лилиянең шигырьләрен бик яратам. Ул миңа багышланганнарын җибәрә торган иде. Шигырьләр китабын да укыдым. Мин ул тәрҗемә итмәсә дә, мәгънәсен яхшы аңлыйм. Өйдә дә татарча сөйләшергә тырышабыз.

– Лилия сезгә “матурым” дип эндәшә, ә сез аңа?

– “Алтыным, мәхәббәтем” диям. Төрлечә инде.

– Сезнең өчен үрнәк гаилә нәрсә ул?

– Минем өчен гаилә – мәхәббәт инде ул. Әлегә безне гаилә түгел, ир белән хатын дип кенә әйтергә буладыр әле.

– Вакытыгызны ничек уздырырга яратасыз?

– Без бергә саф һавада, табигатьтә йөрергә яратабыз, төрле җирләргә чыгабыз.

Лилия иренең сүзләрен җөпләп, “театрларга да барабыз, өйдә утырган юк дисәк тә була” дип кушылды.

– Лилия белән таншыканчы, мондый мәдәни учреждениеләргә йөрми идем. Аның белән танышкач кына шундый урыннарга бара башладым. Ул иҗади кеше булгач, йөрергә туры килә инде.

– Иҗади дигәннән, иҗади кешеләрнең холыкларында була бит бераз авырлыклар. Лилиядә ничегрәк?

– Була, була, андый капризлы чаклары да була (көлә).

Лилиянең шигырь язу гына түгел, җырлау сәләтен дә беләбез. Тамагына салкын тигәнлектән, бүген ул безгә җырлап күрсәтә алмады, ләкин никах мәҗлесендә Ришат Төхвәтуллинның “Күңелең китек булса да…” дигән җырын башкарган. “Аны Ришатка багышлап җырладым. Нинди генә авырлыклар булса да, аларны уза алачакбыз дигән мәгънәдә бит ул”, – ди Лилия.

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Солтан Исхаков

intertat.tatar

Запись “Бер-беребездән оялмыйбыз” – Лилия белән Ришат мәхәббәт тарихын һәм киләчәккә хыялларын сөйли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Буадан Лилия Сәлахетдинова коляскада Санкт-Петербургка сәяхәт кылды [фото]
Физик мөмкинлекләре чикле дин кардәшләребезнең, батырланып, рухын җыеп, сәяхәткә чыгып китүе, коляскага утырган килеш чикләрне үтүе мине гел кызыксындырып килде. “Чикләрне үтүе” сүзе урынына “чикләрне сөртүе” дигән гыйбарәне куллану дөресрәк тә булыр. Чөнки физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне күпчелек халык күбрәк өйләрендә ятучылар гына итеп күз алдына китерә. Дөресен генә әйткәндә, минем үземдә дә мондый фикерләр тугалый иде. //Татар ислам//

Бу фикерләремнең үзгәрүенә апрель аенда “Ярдәм” мәчетенә Малайзиядән дин кардәшләремнең экскурсиягә килүе сәбәпче булды. Анда коляскага утырган мөслимәләр дә бар иде. Моннан соң мин бу мәсьәләне зуррак итеп күтәреп чыгарга ният иткән идем.

Римма Гатина фотосурәте.

Ул арада безнең Лилиябез (Лилия Сәлахетдинова)коляскалы килеш Санкт-Петербургны әйләнеп кайтты. Аның сәяхәтнамәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

“Хәерле тәүлек вакытлары, дусларым!

Ниһаять, бу постны язарга да вакыт килеп җитте бугай…

ТӘҮГЕ СӘЯХӘТ

Нишләп зууур хәрефләр белән яздым һәм нәкъ шулай атавыма мине белгән кешеләр аптырап калмас. Чөнки күптән түгел, чыннан да, тәүге, зур сәяхәтем булды. Ул да булса Санкт- Питербург каласына очкычта очып барып кайту

Бу сәяхәт, эчтәлегеннән алда, бер хыялымны чынга ашырды, куркуымны таратты. Хыял ул очкычта очу әмма көчле шик бар иде: очышны гомумән күтәрә алам яисә юк. Сер бирмәскә тырышып, билетларны кулга төшердек, апам белән Аллага тапшырып, юлга кузгалдык.

Ә күктә… анда чиксезлек… Күңелдә рәхәтлек һәм җиңеллек! Әйтеп бетергесез хисләр ташкыны һәм аста калган болытлар агымы…

Барып урнашкач, каланың үзенчәлекләрен ассызыклау, мөмкинлекләре чикле язмышташларымның хәрәкәтләнү алымнарын өйрәнү, хезмәтем сәбәпле, гадәткә кергәнчә, мине ташламады.

Шунысы сөендерә: шәһәр эчендәге транспортларда йөрү уңайсыз булса да, чакырган таксиларга коляска һәрчак яхшы кереп урнашты, диспетчерлар үз эшләренең осталары: тыңлый, ә иң мөһиме – ишетә беләләр.

Биналарның һәммәсен (кафелардан кала) пандуслар белән тәэмин иткәннәр, уңайлы мохит программасын дүртле билгесенә үтәп киләләр икән дип әйтер идем. Казандагы төсле: “Безнең бинада пандус бар, ясадык ич әнә, йөрегез”, – сүзе алыр өчен генә куелган тимер кисәкләрен гомумән күрмәдем

Төрле күңел ачу чараларына гарипләр һәм аларның ярдәмчеләре бушлай яисә шактый сизелерлек ташлама белән керә ала. Эрмитажга бушлай керә алу ул инде зур сөенеч!

Шулай ук Фин диңгезе култыгын күрү, диңгез һавасын иснәп карау үзе ни тора!

Болгар музей тыюлыгына метеорда йөзеп барып кайтканнан соң, күп вакыт су юлы белән йөрергә курка идем. Бу куркуымны да җиңергә булдым, теплоходта төнге Питерның Нева елгасында, искиткеч күперләр күтәрелешен күзәттем. Метеорга утырмыйм дигән сүзем бар, әмма мине теплоход әсир итте.

Казанга кайту өчен бер очкычтан икенче очкычка күчеп утырырга кирәк булу, Рәсәебезнең башкаласы Мәскәү каласын да карарга мөмкинлек бирде. Ә бу калада дусларым күп, шуларның берсе балачакта авылда бергә уйнап үскән дус кызым. Билгеле, Мәскәүнең яңа мәчетенә керү, Кирмән буйларында йөрү, дус кызым һәм аның дуслары әзерләгән татар табыны, барысы-барысы да озак вакытка күңелдә ямьле хәтирә булып калып, еллар аша да искә төшәчәк.

rs: бу сәяхәтем өчен, иң беренче чиратта, әлбәттә, Аллаһка, кире кызларын ышанып чыгарып җибәргән әти-әниемә, янәшәмдә булган апама, финанс якны каплау өчен хезмәт хакы белән тәэмин иткән җитәкчеләремә рәхмәтлемен!

ХЫЯЛЛАРНЫ ЧЫНГА АШЫРЫП ЯШИК!

Сезне яратып, сагынып Казанга кайткан дустыгыз Лилия”.

Запись Буадан Лилия Сәлахетдинова коляскада Санкт-Петербургка сәяхәт кылды [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Лилия Сәләхетдинова: “Коткара алмый калдым, ярдәм сорап шылтыраткан егет, асылынды…” [видео]
Инвалидлар декадасы уңаеннан “Татар-информ” агентлыгы шагыйрә, җырлар авторы, “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә проектлар кураторы Лилия Сәләхетдинова белән интервью оештырды.

“Иң зур ярдәм – сүз”

– Лилия, хәйрия фондлары, хәйриячеләр күп, ә сез ничек уйлыйсыз – мөмкинлекләре чикле кешеләргә иң зур ярдәм нәрсә? Һәр кеше ничек ярдәм итә ала?

– Чыннан да хәйрия фондлары күп. Аллага шөкер, дип әйтергә кирәк. Гадел юл белән акча туплап, чыннан да кирәкле кешеләргә ярдәм итәләр икән, бу бик әйбәт. Шул ук рәткә безнең “Ярдәм” хәйрия ислам фонды да керә. Үзебезнең тәҗрибәдән чыгып, шуны әйтәсе килә: “Иң беренче ярдәм – ул, әлбәттә, сүз”. “Кешене сүз белән коткарып та була. Кешене сүз белән юк итеп тә була”, – дип юкка гына әйтмиләр. Сүз, иң беренче чиратта, ул информацион яктан да ярдәм булырга мөмкин, психологик яктан да булырга мөмкин һәм, әлбәттә, төрле яклап булышырга тырышырга кирәк.

– Сезнең өчен яшәргә көч бирүче төп әйбер нәрсә ул?

– Яшәргә көч бирүче төп әйбер, әлбәттә, якыннарның, дусларның терәк булуы. Әгәр дә син үзең тырышып кына нәрсә дә булса эшлисең икән, синең кайчан да булса көчең бетә. Теләгең дә бетәргә мөмкин, мин кемгәдер кирәкме икән дигән уйлар да килә башлый. Ә инде сиңа терәк булырдай: “Әйе, син булдырасың һәм бернигә карамый яшәргә тырышырга кирәк”, – дигән сүзләр, әлбәттә, кешене коткара. Терәк кирәк. Психологик яктан ярдәм кирәк. Әлбәттә, безнең хәйриячеләребез күп кешеләргә финанс ярдәм дә күрсәтеп, мөмкинлекләр ача. Аллага шөкер, андый кешеләр юк түгел, әмма барыбер кешеләр хәйриячелек белән шөгыльләнсеннәр иде. Үзләренә ярдәм итәр өчен түгел, реклама өчен түгел, ә үзләре өчен ярдәм итәргә тиеш, чөнки ул ярдәм кешегә файдалы булырга тиеш.

“Безнең язмышны җәза итеп түгел, ә сынау итеп кабул итәргә кирәк”

– Сез үзегезгә сорау биргәнсездер: нишләп мин дә башкалар кебек тумадым икән дип (гафу итегез шундый сорау биргәнгә). Бу сорауга ничек җавап таптыгыз?

– Әйе, чыннан да, мин нәрсәгә бу дөньяга мондый булып туганмын, ни өчен минем язмышым шундый дигән сораулар ислам диненә ныклап кереп киткәнче күп килә иде. Ә инде халык белән тигез аралаша башлагач, иҗат өлкәсендә дә бераз күтәрелгәннән соң, мәчеттә, “Ярдәм” фондында эшли башлаганнан соң минем мондый сорауларым тулаем ук юкка чыгып бетмәсә дә, азайды. Чөнки бик күп сорауларга мин Коръәннән җавап таптым. Ни өчен сыналуыма мин җаваплар табарга тырышам. Кешеләргә әйтәсем килә: “Безнең язмышны җәза итеп түгел, ә сынау итеп кабул итәргә кирәк. Әгәр җәза итеп кабул итәбез икән, безнең тормышыбыз тәмугка әйләнә. Ә инде без аны сынау дип кабул итәбез икән, безгә үзебезгә үк җиңеллек килә. Сезне күргәч, моңсуланып, җәлләп китеп бармый: “Эх, бу мескен икән”, – дип түгел, ә “Карале, яшәргә омтыла, ә мин утырам зарланып”, – дип әйтергә мөмкин. Иң беренче чиратта, үзеңне позитив якка алырга кирәк.

– Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәрендәге герой Мәһдүм, киресенчә, бу сынауны кирегә, дингә каршы бора һәм үзен тудыручыга үпкәли. Шундый фикерләр дә ишетергә туры киләме сезгә мәчеттә? Мондый кешеләргә нәрсә әйтер идегез?

– Беләсезме, юк. Чөнки мәчеткә килеп җиткән кеше ул баскычны инде үткән. Алар ул баскычны үткәч кенә мәчеткә килә алалар. Тормышта шушы баскычны үтмичә алар мәчеткә килеп җитә алмый. Алар өйләрендә кемнәндер гаеп эзләп, кемнедер гаепле дип санап утыралар, әмма шушыны үткән кеше генә өметләндерү үзәгенә килеп җитә ала, чөнки ул әле җәмгыять белән күрешергә, каршылыкка әзер булмый.

Җәмгыятьнең усал чаклары була. Була ялгыш сүз белән рәнҗеткән чаклары. Мин үзем турында әйтмим. Мин бу вакыт аралыгын үттем инде. Казанга беренче килгәч, мин моның белән күзгә-күз очраштым. Мин аны усаллыктан димим. Кешеләр аңлап җиткермәде, чөнки кешегә аңлатырга кирәк. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр – алар шул ук кешеләр, ләкин аларга күбрәк сынауны җиңәргә кирәк. Алар шул ук кешеләр, бернинди дә аермалылыгы юк. Ул шулай ук эшләргә, яшәргә тырыша. Ике аягында йөргән кеше дә тиз генә уңышларга ирешә алмый, чөнки күп кенә кешеләребез, ир-атларыбыз эчкечелеккә бирелә, хатын-кызларыбыз начар юлдан китәргә мөмкин. Шушылардан туктап калыр өчен, әлбәттә, өйрәтергә кирәк – кеше эшле булырга тиеш. Үзеңне хезмәткә багышласаң, синең юк-барга вакытың калмый.

– Сез шушындый кешеләргә көч табар өчен нәрсә киңәш итәр идегез?

– Авыр хәлдә калган кешеләргә, шушы авырлыкка очрагач, үз-үзләренә ябылмауларын киңәш итәсе килә, чөнки әгәр сез үз-үзегезгә йомылып каласыз икән, бу үзебезгә-үзебез дошманлык тудырачак. Әгәр дә без кешеләрне үз яныбызга җибәрмәсәк, үз кайгыбыз белән утырып калсак, без бу өчпочмактан чыга алмаячакбыз. Өй, ялгызлык һәм үзең. Бу өчпочмактан чыгу бик авыр булачак һәм кайвакыт бу, әлбәттә, үз-үзеңне юкка чыгару белән дә тәмамлана.

Күп кенә яшьләр дә, олырак кешеләр дә, мәсәлән, юл һәлакәтенә очрагач йөри алмый башлый яисә тагын нәрсәдер. Мәсәлән, куллары, аяклары хәрәкәтсез кала һәм алар үз-үзләренә йомылалар. Андый кешеләргә чыннан да авыр була, чөнки тумыштан гарип булып тусаң, ул синең язмышың һәм син аның белән килешәсең. Телисеңме, теләмисеңме, бернәрсә дә үзгәрми. Әлбәттә, кайбер инвалидларга вакытында медицина ярдәме булса, вакытында финансланган булса, бераз тернәкләнеп була, әмма күп очракта гарип туган балалар, андый кешеләр үз язмышлары белән килешергә тиеш була.

Алдан ук янында терәкләре булганнарны шулар коткарып кала. Мәсәлән, бик күп кешеләрнең авариядән соң дуслары юкка чыга. Ир-атмы ул, хатын-кызмы – ул тулы тормыш белән яши-яши һәм авариядән соң ул беркемгә дә кирәкми. Дустына да кирәкми, кайвакыт туганына, хатынына, иренә дә кирәкми. Балалары да баш тартырга мөмкин. Менә бу очрак иң авыры, әлбәттә.

Үткән елны кыш көне шундый хәл булды. Миңа бер егет шалтырата. “Лилия, минем сезнең белән күрешәсе килә. Минем гаиләдә мәшәкатьләр бар, хатын белән”, – ди. Мин аңа: “Ярый, килегез”, – дидем. Сөйләшеп утырырга гына инде. Мин аңа бернинди дә ярдәм итә алмыйм. Бары тик психологик яктан гына. Икенче көнне бу юк. Ярый, мин әйтәм, дуслашканнардыр. Бер ай үткәч бу миңа шалтырата. Мин хәзер больницада ятам, ди. Шул төнне авариягә эләккән бу. Нәрсә өчен? Ул эчкән һәм авариягә эләккән. Аның биленнән аста бернәрсә дә эшләми. Хатыны балаларын алып киткән. Бу бер ялгызы калган. Әти-әниләре күптән юк. Әнисе шулай ук авариядә үлгән. “Миңа нишләргә? Мин үз-үземә берәр зыян эшләсәм, зур гонаһ аламмы?”, – ди. Минем совещание башы. Шунда мин аңа ярты сәгатьтән, бер сәгатьтән шалтыратам, дидем. Ул миңа: “Син миңа әйт кенә, зур буламы, кечкенәме?”, – ди. Мин зур гонаһ була дидем. Шунда мин аңа: “Әйдә бер сәгатьтән шалтыратам”, – дидем. Шалтыратам, бер сәгатьтән инде башка кеше ала телефонны. Караватта асылынып үлгән. Мин шаккаттым. Кешене коткарып калу өчен күп кирәкми. Чыннан да сүз кирәк. Өлгерү кирәк, янында терәк булу кирәк, чөнки аның янында туганы булса, ул бу эшне бәлки кылмаган булыр иде. Әлбәттә, бу аның язмышы, ул язмышка язган һәм аны үзгәртеп булмый иде, әмма ләкин яныңда терәк булса, башка төрле булыр иде.

“Җәмгыятьне тәрбияләргә кирәк”

– Сез ничек уйлыйсыз – безнең җәмгыять мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ничек карый?

– Җәмгыять? Җәмгыятьне тәрбияләргә кирәк дип саныйм мин. Мәсәлән, безнең “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә, “Ярдәм” мәчетендә күрмәүчеләр, саңгыраулар, телсезләр бар. Бер үк вакытта саңгырау, телсез, сукырлар да бар. Коляскадагы инвалидлар, култык таягы белән йөрүчеләр, протезда йөрүчеләр. Алар төрле-төрле. Моны күрүче балаларга инвалидлар турында “Алар начар кешеләр” дип аңлатмыйсың, ә аларның саулыгы начаррак, аларга сезнең ярдәм кирәк, дип аңлатасың. Балаларда әти-әни инстинкты эшли һәм алар кешеләргә барыбер игътибарлы булалар.

Мәсәлән, бер шундый хәл. Мин Казанга беренче килгәч, ул инде ничә еллар элек, Бауманда шаккаткан идем кешенең усаллыгына. Авылда бит үзеңнекеләр, ияләшкән. Ә монда килдем һәм күрәм – әниләр балаларын минем яннан алып китәргә тели. Коляска ул бит инде транспорт, балалар кызыксына, һәм алар минем яныма килделәр. Боларның әниләре балаларын тотып алып “Улым, аның янына барырга ярамый! Ярамый сөйләшергә!” – дип, йолкып алып киттеләр. Мин бер юлы бер апага бардым да, сорадым. “Ә нишләп шулай эшлисез? Баланы биздерәсез. Бәлки, ул ярдәм итәргә теләгәндер? Миңа, әлбәттә, хәзерге вакытта аның ярдәме кирәкми, ләкин үскәч, бәлки, ул кешеләргә мәрхәмәтле булыр”, – дидем һәм апа миңа нишләп шулай эшләгәнен аңлатып бирә алмады. Ул берсүзсез калды, аннары мин калдырдым да, китеп бардым. Чөнки анда сүз дәвам итүдән мәгънә юк иде дип саныйм. Белмим, ул апа үзенә нинди нәтиҗәләр ясагандыр. Шундый вакытта кешедән сорап, уйга калдыру, минемчә, файдалы, чөнки кеше үзе дә белми, нигә шулай эшли. Менә бу көтүлеккә бүленү дөрес түгел. Балаларны тәрбияләргә кирәк.

– Чит илдә инвалидлар урамда йөри, ә бездә юк кебек. Кешегә ничек җиткерергә аларның барлыгын. Аларның бары өйләреннән генә чыга алмауларын?

– Җиткерергә тырышабыз, тырышмыйбыз түгел. 3 ел элек Татарстан күләмендә “Жемчужина Татарстана” дигән бәйге үтте. Казанга килүемнең сәбәбе дә шунда дип әйтә алам, чөнки мин шул бәйгедә катнашырга килдем. Безнең хатын-кызларны анда гүзәллелек, матурлык сыйфатларын чагылдырырга җыялар. Мин үземне гүзәл дип санамасам да, мин дә язып җибәрдем, чөнки монда кешенең уңышлары, кешенең алган ниндидер үрләре чагыла. Мин мөселман хатын-кызы буларак катнаштым. Шунда без хатын-кызларны күтәреп чыга ала идек.

Шулай ук безнең тернәкләндерү үзәгендә минем кураторлыкта “Бер-беребезгә булышыйк” дигән проект бара. Анда без култык таякларында, протезларда һәм коляскада йөрүчеләрне (төрле яшьтәге, чикләнмәгән, бары 17 яшьтән башлана гына) без аларны җыябыз һәм ике атна тернәкләндерү уздырабыз. Шушы ике атна эчендә алар үзләрен эзләп табалар. Бәлки, берсе шигырьгә өйрәнеп китә. Бәлки, бераз саулыгын да тазартып китә, чөнки безнең массаж караватлары, массаж кәнәфиләре бар. Аларны өйдә булдырып була, әмма безнең ир-атларның пенсиясенә аны алу мөмкин түгел. Без аны берничәне алып куйдык һәм инвалидлар шунда килеп, бушлай шөгыльләнәләр. Минем бу проектны булдыруым да безнең Татарстанда дип әйтик инде 18 яшьтән узган инвалидларга, кызганычка каршы, ике елга бер генә бирелә торган санаторий путевкалары бар. Ләкин мин үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, ул путевкалар бирелми. Бирелсә дә, бик аз бирелә. Шуңа күрә безнең инвалидлар өйдә утырырга мәҗбүрләр. Социаль яклау бүлекләре булышырга тырыша, әмма әллә без шулкадәр күбәйдек, әллә аларның мөмкинлекләре шулкадәр чикләнде, машина табып, каядыр бару мөмкинлеге бер 5-10 процент дип әйтә алам. Безнең тернәкләндерү үзәге – ул бердәнбер. Яшькә, милләткә карамыйча (без мәчеттә эшләсәк тә, милләткә, дингә карамый) җыябыз. Бездә менә хәзерге вакытта чуашлар да, руслар да, татарлар да бар. Алар, Аллага шөкер, 25 кеше бик матур итеп, дус гаилә булып хәзер безнең тулай торакта яшиләр һәм дәваланалар.

“Үзеңне эзләп тапсаң, үзеңнең юлыңнан барсаң, сине кеше дә хөрмәт итә”

– Кешенең бәхетле булуы нәрсәгә карап бәяләнә? Кемдер бит бөтен нәрсәсе булса да, үзен бәхетсез санарга мөмкин.

– Бәхет өчен күп кирәкми, әмма кем үзе өчен нинди биеклек, планка куя инде. Минем өчен бәхет – ул шушы эшемдә исән-сау эшләү, иҗатымны дәвам итү, тагын китаплар чыгару. Шулай ук, бәлки, бер проектны гамәлгә ашыру. Мәсәлән, хәзер Казанның мәхәлләсе Мәскәү, Киров районы белән килешү төзеде. Без параолимпия уеннарына инвалидларны әзерлиячәкбез һәм, иншәАллаһ, әгәр дә бу эш барып чыкса, яшьләр безгә тартылса (анда 35 яшькә кадәр яшьләр санала), алардан башлангыч спортсменнары ясасак, киләчәктә параолимпия уеннарына җибәрерлекләрне әзерлисебез килә. Безнең заллар, укытучылар, тренерлар бар. Киләсе елга без ныклап шушы эшкә тотыначакбыз. Алла боерса, теләге булган кешеләр шулай ук гаризалар бирә ала.

– Сез шундый рухланып сөйлисез! Үзе сәламәт булып та, төшенкелеккә бирелеп, үзен таба алмыйча йөргән кешеләр турында нәрсә уйлыйсыз?

– Нәрсә әйтим инде? Алла ярдәм бирсен инде, иң беренче чиратта. Әгәр без үз-үзебезне бетерсәк, безне таптап китәчәкләр. Шуңа күрә без көчле булырга, бер-беребезне яклап, саклап яшәргә тиешбез. Ярдәм кирәк булса, оялмаска кирәк. Синең нинди дә булса ярдәмең кешегә тия алса, булышудан да оялмаска кирәк, чөнки бик күп гарип, мөмкинлекләре чикле кешеләр мин үзем дә гарип, мин кемгә булыша алам дип, өйдә утырырга мөмкиннәр. Бу ялгышлык. Һәркем кемгә дә булса булыша ала. Психологик яктан, мәгълүмати яктан кайгыртып була. Мәсәлән, ДЦПлы инвалидларның күбесе йөри, алар ярдәм итә ала. Үзеңне эзләп табарга кирәк, чөнки гомер – ул шушы бүгенге көн белән бармый. Бер көн әти-әниләрсез, туганнарсыз да калырга мөмкинбез. Алла сакласын! Үзеңне барыбер шушы көнгә әзерләргә кирәк. Үзеңне эзләп тапсаң, үзеңнең юлыңнан барсаң, сине кеше дә хөрмәт итә. Син үзеңне яратсаң, сине кеше дә ярата.

– Үзеңне ничек эзләп табарга?

– Син нәрсәгәдер хәвәс икән, сине чынлап нәрсәдер кызыксындыра икән, син бу эшне эшләргә өйрәнергә тиеш. Син үзеңә мин моны белергә тиеш дип максат куярга тиеш һәм нинди дә булса яктан сиңа мөмкинлекләр ачыла.

Мәсәлән, мин шигырьләр яза башлаган вакытта үзем өчен генә яза идем һәм шулай әкрен генә әти-әнигә әйтмичә шигырьләремне матбугатка җибәрә башладым. Алар басыла, кеше күрә башлады. Әлбәттә, әти-әни дә күрә башлады инде аны. Әкрен генә минем беренче китабымны чыгару идеясы туды. Мин социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать иттем һәм районыбызның администрациясе ярдәме белән ул чыкты. Бер әйберне күргәч, икенче әйбер кирәк. Ул йомшак тышлы гына иде. Аның шатлыгы бик зур иде, әлбәттә. Бераз гына вакыт үтте дә, минем каты тышлыны чыгарасы килә башлады. Анда да миңа ярдәм иттеләр. 500 данә тираж белән без аны чыгардык. Өченче китабым “Ярдәм” типографиясендә, Казанда чыкты. Анысы 1000 тираж белән. Хәзер дүренче китап өстендә эшлим. Дүртенче китап минем дини форматта. Фәлсәфи яктанрак булачак, ә инде бишенче китапны мин тәрҗемә белән телим. Мәсәлән, яртысы татарча һәм шул ук шигырьләр рус телендә. Бәлки әле инглиз теленә күчереп булыр. Кем уйлаган? Бәлки тагын берәр өстәмә төрки телдә. Планнар юк түгел. Уйлыйм тагын аудиокитаплар чыгарырга. Аудиокитаплар бик кирәк, чөнки безнең кешеләребез күп һәм аларның да үзләренең тыңлап карыйсылары килә. Ярый, без аларга укып күрсәтәбез, әмма аларда бит ул китаплар калмый. Аудиокитап ясасаң, ул аны кайчан тели, шунда кабызып тыңлый ала.

“Яшьләргә киңәш – әгәр дә сезнең буш вакытыгыз бар икән, хәйрия төркемнәрендә кешеләр белән элемтәгә керегез”

Хәзер мөмкинлекләр күп. Шул ук интернет. Югары технологияләр заманы. Шуңа күрә бу югары технологияне дөрес куллана да белергә кирәк. Интернетта юк-бар белән генә шөгыльләнү түгел, ә кирәкле әйберләр белән дә шөгыльләнергә кирәк. Яшьләргә дә шундый киңәш бар. Әгәр дә сезнең буш вакытыгыз бар икән, хәйрия төркемнәрендә кешеләр белән элемтәгә керегез. Әлбәттә, башта тикшерергә кирәк ул чынмы, түгелме, чөнки башка кешеләрнең фотоларын куеп та акча җыючылар бар. Мохтаҗ кешеләрне тикшереп, сез аларга бер сәгать эчендә репостлар ясап, бу кешеләр турында дусларыгызга сөйләп, булыша аласыз. Чөнки сез сөйләсәгез генә алар ышаначак. Ят кешеләргә язудан бик мәгънә юк, чөнки дусларыңа сөйләсәң, ул дусларына сөйләсә, бу иң үтемле чара. Әгәр дә кешеләр бер-берсенә тапшырып, шулай булышсалар, бәлки хәйрия фондларының кирәге дә калмас иде.

“Ник Вуйчич безне оялмаска өйрәтте”

– Күптән түгел Казанга Ник Вуйчич килде. Сезгә аның тәгълимәте, аның фикерләре якынмы? Алар белән килешәсезме? Бездә кешеләрне шулай өнди алырлык кешеләр бармы?

– Ник Вуйчич, әлбәттә, соклангыч кеше. Аның язмышы үзенә бертөрле, чөнки безнең аякларыбыз, кулларыбыз эшли. Аның, кызганычка каршы, аяклары да, куллары да юк, әмма аны кызгану мөмкин түгел, чөнки аның тормышы, нинди генә сәламәт кешене алсаң да, аннан әйбәтрәк. Аның теләге, аның омтылышлары зур. Ул әле һаман да омтылып, планнар белән яши. Аның балаларын үстерүе, шундый чибәр хатын белән яшәве безнең дә матур гаилә төзеп яшәргә хакыбыз, мөмкинлекләребез бар дигәнне күрсәтә. Безнең үзәктәге мөмкинлекләре чикле кешеләр әйтә: “Без өйләнә, кияүгә чыга алмыйбыз. Безгә кем карый”, – диләр. Бу дөрес түгел, Ник Вуйчич безгә үрнәк. Ул аягы, кулы булмаган килеш тә шундый гаилә төзеде.

Безгә, әлбәттә, Татарстанда да, Россия күләмендә дә инвалид була торып, үрнәккә куярдай кешеләребез күп – гаилә төзегән кешеләр, бик матур гаилә тормышы алып баручылар. Минем дә гаиләле, бик матур гаилә тормышы алып баручы танышларым күп. Бер зарланмыйча, балаларын нянькаларга бирмичә. Социаль яклау бүлекләре аларга баланы карашырга караучы тәкъдим итә. Ләкин алар баш тарталар. Ул безнең бала, аны без тәрбияләргә тиеш, диләр. Ул безне санлап яшәргә тиеш дип, чөнки әгәр дә аны ниндидер ят кеше карый икән, ул ятлар арасында гына булачак та инде. Әлбәттә, эштә булсаң, карарга вакыт кирәк инде, ләкин әгәр дә синең үзеңнең балаңны карарга мөмкинлегең бар икән, нишләп аны ят кеше кулларына тапшырып, ят кешенең сүзен кертергә.

Ник Вуйчич безне оялмаска өйрәтә. Ул безгә мөмкинлекләрнең чиге юклыгын, безгә офыгыбыз ерак икәнне аңлата. Ул безгә чыннан да үрнәк ир-ат. Үрнәк гаилә башлыгы һәм аның хатынына олы хөрмәт. Әлбәттә, күпме генә карасак та, аның да мәшәкатьләре күп. Аны карау, тәрбияләү дә зур җаваплылык сорый, ләкин тормышка шушындый карашта яшәмәсә, тормышка елмаеп карамаса, аның янында беркем дә була алмас иде. Беркем дә аны күтәрмәс тә иде, булышмас та иде. Барсы да үзебездән тора.

“Фәнис Яруллин иҗаты мине үстерде”

– Сезгә шагыйрәгә буларак сорау. Сезгә кемнең шигърияте якын? Хәзерге заман шигърияте турында нәрсәләр уйлыйсыз?

– Кемнәрне укып үстем мин? Ул да булса, Фәнис Яруллин. Аның язмышы, аның шушы сынаулар аша үтүе һәм аның гаиләсе, пар канаты Нурсөя апаның аңа терәк булып, карап яшәве. Фәнис абыйның сынмаган рухы, аның ныклы терәге, аның иҗаты мине үстерде, чөнки чыннан да аның китапларын укый-укый минем дә шагыйрә буласым килде. Үземнең фикерләремне ак бит белән бүлешәсем килде. Мин моны бик озак вакытлар өйрәндем. Шагыйрьлек ул, әлбәттә, күңелдән чыкса да, аны дөрес итеп кешегә тапшыра белергә кирәк. Шуңа күрә минем өчен Фәнис абый Яруллинның иҗаты бик зур роль уйнады. Минем Сагыйров кебек рәссам буласым килгән иде. Ул авызы белән рәсем ясый иде. Мин ул әйбердән читләштем. Ялкауландым. Бу үзенчә дөрес, чөнки әгәр кеше үзен төрле якка үстерергә теләсә, ул бөтен мөмкинлегеннән дә колак кагарга мөмкин. Шуңа күрә син булдыра алсаң, шушы юлдан барырга кирәк дип саныйм. Үзеңне вакларга ярамый.

“Җәлләү умыртка баганасын тагын бер кат сындырган кебек була”

– Сезнең “Яшиселәр килә” дигән җырыгызга клип төшерелгән. Шуннан чыгып әйтәм. Сезнең тормыш девизыгыз нинди?

– Ни булса да, түзәргә. Ни генә булса да, сөенечтән дә, мәсәлән, артык шатланырга да ярамый. Кайгыларга артык көенергә дә ярамый. Барысы да үтә торган әйберләр. Бу дөнья өч көнлек. Нәрсәгәдер көенеп утыру, нәрсәгәдер артык сөенү шулай ук һәр әйбер үзенең кысаларында булырга тиеш. Үз-үзеңне вакытында кулга алырга кирәк. Ә Ринас Әхмәтовның “Яшиселәр килә” дигән җыры. Ул безнең автор башкаручы һәм без аның белән бик ныклап иҗат итәбез. Без аның белән төрле темаларга язабыз. Мәхәббәт турында да. “Яшиселәр килә” дә фәлсәфи, тормышның авыр ягын да күрсәтеп, без клип төшердек. Клипта хатын-кыз, чаңгыдан шуганда егылып, умыртка баганасын авырттыра. Ире аның янәшәсендә кала, балалар үстерәләр һәм иренең терәге аны аякка бастыра дип әйтәсем килә. Әлбәттә, операциядән соң. Ләкин ире янында булмаса, ул хатын-кыз да  үзен-үзе юкка да чыгарырга мөмкин иде. Фантазия ягыннан без аны башка калыпка да сала ала идек, әмма без аны шундый рухта ясадык. Ул хатын-кыз торды, аякларына басты һәм яшәвен матур гына дәвам итте.

– Син никах, ЗАГС вакытында вәгъдә бирәсең. Авырлык килсә дә, ташламаска дип. Менә бу сүзләр чыннан да гамәлдә булырга тиеш. Сүздә генә түгел. Әгәр дә синең пар канатың инде син сайлаганда ук гарип икән, мәсәлән, әгәр дә юл һаләкатенә очрап, шул хәлдә кала икән, без инде моны дөрес кабул итәргә тиеш. Без аны, иң беренче чиратта, җәлләргә тиеш түгел. Әгәр дә без җәлләгәнебезне күрсәтәбез икән, кем ашадыр ялгыш әйттертәбез икән, мәсәлән, бүлешәбез: “Мин аны җәлләп кенә торам инде. Мин аны кызганам инде”, – дип. Шартлы әйтсәң дә, кеше аны җиткерергә мөмкин. Бу кызгануны белдертергә ярамый һәм кызганырга кирәкми, чөнки кызгану, әйтәләр бит, умытрка баганасын тагын бер кат сындырган кебек була, чөнки кеше сине җәлләп яши дип уйларга мөмкин. Яратуның, туганлык хисләренең юкка чыгуын уйларга мөмкин кеше. Ул бәлки кайбер очракта юкка да чыгадыр, әмма моны белдертергә ярамый. Әгәр дә синең балаларың бар икән, мәсәлән, син балаң хакына гына да яшәргә тиеш түгел. Әгәр дә кешегә авыр икән, үз парың белән сөйләшергә кирәк. “Гафу ит, мин болай булдыра алмыйм. Сиңа авырлык китерәсем килми. Син бәлки яхшырак кешен табарсың. Минем көчемнән килми бу”, – дип әйтә белергә кирәк. Әгәр дә син яратасың икән, яратуыңны дәвам итәргә. Аңа терәк булырга, аны күтәрергә. Кешеләр алдына алып чыгарга оялмаска кирәк.

Мәсәлән, безнең шундый гарип кешеләр бар. Аларның гомерләренә бер театрга барганнары юк. Паркка барганы юк. Үткән курсларда бер шундый кеше белән бергәләп театрга бардык. Театрдан кайтканда бу 30 яшьлек кеше елый. Без аннан нәрсә булды дип сорадык. Бу әйтә: “Мин гомеремә беренче мәртәбә театрга килдем. Минем беркайчан да өйдән чыкканым юк. Өйдә генә утырам”, – ди. Моның бөтен кичерешләре, уйлары шулай күз яше белән чыкты һәм хәзер ул үзе актив рәвештә дуслары белән театрга йөри. Ул үзенең сүзен әйтергә оялмый башлады. Аның сүзләре начар аңлашылса да, ул хәзер үз сүзен әйтә белә. Кешене өеннән тартып чыгарып, берәр җиргә алып барып кайту да кешенең тормышын үзгәртергә мөмкин дип әйтергә телим мин.

“Планнар булырга тиеш”

– Курсларны оештыру да шушы максатта. Безнең бу ике атналык курсларда алар театрларга баралар. Аларга кунаклар, җырчылар, журналистлар килә. Аларның теләкләрен, хыялларын, максатларын сорашалар һәм кеше үзенең максатлары турында сөйләгәндә үзеннән үзе “Мин моны үтәргә тиешмен” дигән программа кертә. Менә мин сөйләп утырам бит бишенче китап дип, һәм аны сөйләгәндә үк планлаштыра башлыйсың. Аха, тәрҗемәче кирәк була. Дизайн, нинди форматта, нәрсә. Чынлап та аларны инде уйлый башлыйсың. Планнар булырга тиеш һәм ул планнарны чынга ашырырга тырышырга кирәк.

Алла теләсә, безнең барысы да яхшы булачак. Безнең курстагы кебек бер-беребезгә булышып яшәсәк иде. Сәламәт кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек булганча омтылырга кирәк. Финанс як ул гомумән икенче мәсьәлә. Анысы мөһим очрак булса да, иң мөһиме терәк булу. Каядыр алып чыгу – ул каядыр кыйммәтле урыннарга, ял йортларына, клубларга дигән сүз түгел. Ул урамга чыгып та йөреп керү. Ул үзеңнең теләгән әйбереңне алырга кибеткә алып чыгып керү. Бер-беребездән оялмыйча яшәсәк иде.

Запись Лилия Сәләхетдинова: “Коткара алмый калдым, ярдәм сорап шылтыраткан егет, асылынды…” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..