Архивы Лондон - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ни өчен дөньякүләм танылган театр режиссеры Сергей Потапов Лондонны Минзәләгә алыштырган?
Дөньякүләм танылган театр режиссеры, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Сергей Потапов кичә Татарстанга килеп төште һәм бүген Минзәлә татар дәүләт драма театрында вәгъдә ителгән “Иблис” спектаклен кую эшенә кереште. //Татар-информ//

“Бүген ул труппа белән танышып, уй-фикерләрен сөйләде. Иртәгә репетицияләр башлана”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов.

Сергей Потапов бер ай дәвамында Минзәләдә булачак. Премьера 15 октябрьгә тәгаенләнгән.

“Сергей Потапов – уникаль кеше, югары профессионал. Сүзендә тора торган кеше икән. Лондонга спектакль куярга чакырулы булса да, сүзендә торды – андагы куелышны кичектереп торып, Минзәләгә килде, – ди Дамир Сәмерханов. – Мин ул килгәнче артистларны әзерләп торырга тырыштым. Сергейга ярдәм итү өчен бөтен көчне куячакбыз”.

Искәртеп үтәбез: Минзәлә татар дәүләт драма театры “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль программасы нигезендә бөек әзәрбәйҗан шагыйре Хөсәен Җәвиднең “Иблис” трагедиясен куя башлады. Шигъри тел белән язылган пьесаны Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән.

Мәгълүмат өчен: “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында федераль бюджеттан Татарстанның алты дәүләт театрына 24 миллион сум акча бүлеп бирелде. Проект “Бердәм Россия” партиясе инициативасы буенча тормышка ашырыла. Кече шәһәрләр исәбенә халкы 300 меңнән кимрәк булган шәһәрләр керә. Исемлеккә Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Әтнә, Буа һәм Бөгелмә дәүләт театрлары һәм муниципаль театрлардан Яшел Үзән музыкаль театры һәм Түбән Кама шәһәре Яшь тамашачы театры кергән. Акчалар бөтен дәүләт театрларына да бертигез күләмдә биреләчәк. Акчалар спектакль чыгару өчен тәгаенләнә, төрле җиһазлар ниндидер куелыш өчен махсус кирәк булса гына алынырга мөмкин.

Рузилә Мөхәммәтова

Запись Ни өчен дөньякүләм танылган театр режиссеры Сергей Потапов Лондонны Минзәләгә алыштырган? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Лондонда егет пычак белән урамдагы кешеләргә һөҗүм иткән
Лондон үзәгендә егет пычак белән урамдагы кешеләргә һөҗүм иткән. Бер кеше үлгән, биш кеше яраланган.

“Фаҗига урынында җәрәхәтләр алган 6 кеше табылды”,  дип хәбәр итә полиция хезмәткәрләре. Яраланган бер хатын-кызның соңыннан үлгәне билгеле булды.

Бу вакыйга җирле вакыт белән 22.30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 01.00 сәгатьтә) Рассел-скверда була. Яраланучыларны тиз арада хастаханәләргә озаталар.

Һөҗүм итүче тоткарланган, ул 19 яшьлек егет булып чыккан, аның кем икәнлеге турында әлегә мәгълүмат  юк.  Полиция хезмәткәрләре бу вакыйганың террор акты булу мөмкинлеген инкарь итми.

РИА Новости

Запись Лондонда егет пычак белән урамдагы кешеләргә һөҗүм иткән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..