Архивы мәхәллә - Tatar Today - татар яңалыклары.

Дин әһелләре мәчетләрдә сәдака гына җыймасын [видео]
6 август Апанай мәчетендә мәхәллә бәйрәме үтте. Анда, читтән китерелгән имам мәхәллә халкын әйдәп бара алмый, дин әһелләре мәчетләрдә сәдака гына җыймасын, аны китерүчеләр белән сөйләшсен дә, аңлату эшләре үткәрсен иде, дигәнрәк фикерләр яңгырады. //Азатлык радиосы//

6 август Казанның Каюм Насыйри урамындагы Апанай мәчете мәхәллә бәйрәме үткәрде. Бәйрәмгә җыелган халык көннең эсселегенә түзә алмыйча күләгәгә ашыкты һәм чараның беренче өлешен шунда гына тыңлап торды.

Чараны Коръән укып башладылар, бергәләшеп дога кылганнан соң балалар өчен оештырылган җәйге аланда гыйлем биргән остазларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Аннан соң, балалар, кемдер азан әйтеп, кемдер шигырь сөйләп, ә кемдер, мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиковка кушылып җырлап җыелганнарның күңелен ачты. Бәйрәмдә Сабантуй ярышлары да үткәрелде, хәләл ярминкә дә оештырылды.

Чарада кеше әллә ни күп булмады. 50-60лап иде. Бәйрәмнәр үткәреп кенә халыкны мәчеткә җәлеп итеп буламы, әллә башка юллары да бармы?

Мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиков кешене көчләп дингә кертеп тә, мәчеткә йөртеп тә булмый дигән карашта. “Кешеләр үзләре теләп килгән вакытта гына алар белән мәчеттә эшләп була”, ди ул.

Әлеге чарада катнашкан бер ханым мәчеткә сәдака китерүчеләргә андагы имамнар, дин әһелләреннән игътибар юк дип әйтә. “Кеше мәчеткә сәдака китерә һәм бетте-китте вәссәлам. Әгәр дин әһеле аның янына килеп вәгазь сөйләсә, дин турында аңлатса, кеше мәчеткә агылыр иде”, ди ул.

Икенче бер ханым сүзләренчә, читтән китереп куелган имамнар да халык күңелен яулый алмый. “Әллә каян китереп куйгач, аңа иярмиләр”, ди ул.

Бәйрәмгә җыелганнар фикеренчә, вәгазьнең кайсы телдә булуы да мәчеткә йөрүчеләр санына тәэсир итә.

Ильяс Халиков вәгазьләр халык күңеленә үтеп керсен өчен күбрәк татарча булырга тиеш дигән карашта.

Вәгазь татарча гынамы, әллә татарчалы-урычалымы дигән сорау апалар арасында бәхәс тә чыгарды. Берәүләр: “Татар теле бөтенләй бетеп бара, шуңа күрә гел татарча гына булырга тиеш”, дисә, икенче берәүләр: “Башка милләт кешеләре дә булганга, урысча да, татарча да алып барылырга тиеш”, дигән карашта.

“Мөслимә” хатын-кызлар берлеге рәисәсе Әлмирә Әдиятуллина бүген вәгазь сөйләү кыен дип белдерә. “1990нчы елларда миңа җиңелрәк иде, чөнки борынгыдан калган вәгазьләрнең үтемлелеге зур. Ә хәзер җаһилияттә, ягъни динсезлек чорында туганнарның оныклары – аларга дөнья барыбер шикелле тоела”, ди ул.

Иске татар бистәсенең Мәрҗәни, Гали, Азино бистәләрендәге Гаилә, Борисководагы Шамил, Әниләр, Өмет, Казанның йөзек кашы – Кол Шәриф, Северный бистәсендәге Салихҗан мәчетләрендә татар телендә вәгазь сөйләү сакланган.

Урысча-татарча аралаштырып сөйләүче мәчетләр арасында Ярдәм, Солтан, Казан нуры, Хөзәйфа, Рамазан, Бишбалта гыйбадәтханәләре телгә алына.

Запись Дин әһелләре мәчетләрдә сәдака гына җыймасын [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Миргазиян” мәхәлләсе: “Чиркәүне 4 айда төзесәләр, безне 4 елдан соң да ачмыйлар” [видео]
Казанның Мәскәү районындагы “Миргазиян” (элекке “Әл-Ихлас”) мәчете мәхәлләсе төзекләндерелгән мәчетнең һаман да ачылмавына борчыла. Мәхәллә вәкилләре көнаралаш килеп, ачылу хәбәре юкмы дип белешә.//Азатлык радиосы//

Башкаланың Мәскәү районындагы Химиклар мәдәният йортына каршы як урамда урнашкан, кайчандыр ОМОН килеп  мәхәлләсен тараткан, гыйбадәт кылган кешеләрен кулга алган элекке “Әл-Ихлас”, ә хәзерге “Миргазиян” мәчете дүрт елга якын ябык тора. Быел Рамазан аенда ачылырбыз бәлки дип, мәхәллә авыз ачарга ризыклар да алып куйган булган.

“Мөфтиятебез салкын карыймы, үзебездә гаеп бармы?! Мәчетне ачып җибәреп, биш вакыт намаз укырга насыйп итсен иде Ходай”, диде Азатлыкка “Миргазиян” мәчете мәхәлләсе имамы Әзһәр Хаҗи.

Төзекләндерү барган вакытта “Миргазиян”да берничә имам-хатыйб алыштырыла, алар арасында Коръән үзәге җитәкчесе Фәрит Салман да булып ала. Озак тормый, ул да югала.

Хәзер Татарстан мөселманнары диния идарәсе әлеге мәчеткә имам итеп Ирек хәзрәт Җиһаншинны куйган. Азатлык хәбәрчесе мәчеттә булганда мәхәллә картлары кайчан ачылырбыз дип борчылып, төзекләндерелгән гыйбадәтханәнең ишек төбендә таптана иде.

“Теләсә кайсы вакытта килеп йөрер идек. Мәчет ачылышын мичтән чыккан кайнар өчпочмакны көткән кебек көтәбез”, диде Габделхак абый. Хәбибҗан бабай, “Ярдәм”гә бару өчен ярты сәгать вакыт кирәксә, “Миргазиян”га җиде минутта килә алам дип сөйләде. Әл-Ихлас”ның элекке имамы Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддәсе (экстремизм) нигезендә хөкем ителеп төрмәдә утырып чыккан Рөстәм хәзрәт Сафиннны да искә алдылар.

“Фәкать шул теле аркасында гына Рөстәм хәзрәтебезне алып киттеләр. Бик әйбәт иде. Китаптан карамыйча гына сөйли иде. Төрмәдә утырганда да яшьләрне дингә өйрәткән ди. Кайвакытны телеңне дә тыярга кирәк шул, артыгын сөйләмәскә”, ди Хәбибҗан бабай. Ярты ел элек ул хәзрәтне иреккә чыккач та күрүен әйтте, әмма “Миргазиян”га башка аяк басмаган дип аңладык.

“Мәчет бик матур, сөбханалла. Эчтән дә, тыштан да һәрбер урыны уйланып эшләнгән. Элеккесе дә әйбәт иде, җимерелә дип, котельныйны сүттеләр дә, үзгәртеп төзеделәр. Тик менә ачылуы гына озакка сузылды, шуңа бик борчылабыз. Чиркәүне дүрт айда төзесәләр, безне дүрт елдан соң да ачмыйлар”, ди мәхәллә имамы Җиһаншин. Ул төгәл сәбәпләрен белми, бары мәчетнең документлары тулысынча әзер түгел дип кенә әйткәннәр. Шуңа да мәхәллә картлары “Рамазан”, “Ярдәм”, “Казан нуры” мәчетләренә йөри икән.

Ирек хәзрәт Җиһаншин әйтүенчә, мәчетнең ачылмавы бары тик аның кулланылышка яраклы булуын раслаучы документлар әзерләнмәү белән генә бәйле.

“Мәхәллә картлары борчылуын аңлыйм, әмма без дә борчылабыз, бу эшне гел күз уңында тотабыз. Күргәнсез, “Миргазиян” мәчете котельнидан матур гыйбадәт йортына әверелде. Аны төзекләндерүгә Татарстанның инвестиция-төзелеш баш идарәсе (ГИСУ) җаваплы һәм алар мәчет кулланылышка ярый дигән документлар әзерләп бирергә тиеш. Әмма алар һаман әзер түгел, менә түземсезлек белән көтәбез. Ул документ бирелмичә, мәчет ачылмый. Бу эшне инде Татарстан президенты идарәсе дәрәҗәсендәге кешеләр контрольдә тота”, диде Ирек хәзрәт Җиһаншин.

Аның сүзләренчә, тел белән борчылучылар күп, конкрет эш-гамәл кирәклеген әйткәч, алар тын кала. Алга таба мәчеткә күзәтү камералары кую өчен 100 мең сумнан артык акча табарга кирәк икән, әлегә ярдәм итәм дип әйтүче күренмәгән, алга таба нәрсә булыр дип белдерде Ирек хәзрәт.

Запись “Миргазиян” мәхәлләсе: “Чиркәүне 4 айда төзесәләр, безне 4 елдан соң да ачмыйлар” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..