Архивы Мөселман яшьләре форумы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Мөселман яшьләре форумы кавыштыра – Бәкир белән Айшәнең мәхәббәт тарихы
Бу көннәрдә Болгарда мөселман яшьләренең II форумы уздырыла. Анда Кырымнан Бәкир һәм Айшә Адиловлар да катнаша. Аларны былтыр форумның беренчесе кавыштырган.

Бәкир Адилов – иҗади кеше. Ул нәшидләр башкара. Шулай ук балаларга җыр буенча дәресләр алып бара. Киләсе елга Кырымның мәдәният, сәнгать һәм туризм университетында магистратура тәмамлый. Айшә исә белеме буенча – филолог. Ул кырым татар теле укыта.

“Хәләл җефетем белән былтыр Болгарда мөселман яшьләренең I форумында таныштык. Бер атна дәвам иткән әлеге чара барышында Айшә белән уртак якларыбызның күп булуы ачыкланды”, – диде Бәкир.

Яшьләрнең һәркайсы Симферополь шәһәрендә яшәсә дә, Айшәнең Бәкирнең концертларына баргалаганы булса да, аларга нәкъ менә Татарстанда танышырга насыйп булган. Кырымга кайткач, якыннан аралашуларын дәвам иттергәннәр. Моннан 3 ай элек гаилә корып җибәргәннәр.

“Без биредә таныштык. Форумның гаиләбезнең күркәм традициясенә әверелүен теләдек. Шуңа күрә быел да анда кабат катнашырга булдык”, – диде Айшә Адилова.

Бәкир билгеләп үткәнчә, дин – ул тормыш рәвеше. Моның шулай икәнлеген таныган, диннең үз-үзеңне чикләү, дөньядан ваз кичү түгеллеген аңлаган очракта гына җан тынычлыгы була. Ислам дине кешеләрне дөрес юнәлештә үсеш алырга һәм тормышның мәгънәсен аңларга ярдәм итә дип саный ул.

Татар-информ

Запись Мөселман яшьләре форумы кавыштыра – Бәкир белән Айшәнең мәхәббәт тарихы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

II Мөселман яшьләре форумы ачылды [фото]
16-23 июльдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгар шәһәрендә икенче тапкыр Мөселман яшьләре форумын уздыра.

16 июльдә, форум делегатлары нәзарәтнең тукай урамында урнашкан яңа бинасына җыелдылар. Биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында форумны ачу тантанасы үткәрелде. Чарада шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, мөфтинең киңәшчесе Ришат Хәмидуллин, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге баш белгече Илгиз Сарманов һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин катнашты.

Аңа кадәр мөселман яшьләре Галиев мәчетендә өйлә намазын укыдылар.

Камил хәзрәт республиканың төрле районнарыннан һәм шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган яшьләрне сәламләде, форумның һәркемгә файдалы бер чара булуын теләде. Бабаларыбыз ислам динен кабул иткән Болгарда дини мирасыбыз белән якыннан танышырга, дини гыйлем тупларга, кызыклы, мәгънәле мөгаләмәләр корырга чакырды.

Нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сүзләренә караганда, форум кысаларында әхлакый тәрбия, экология, спорт юнәлешләрендә квестлар, трениниглар уздыру каралган. Интеллектуаль уен рәвешендә диспутлар узачак. Форум кысаларында террорчылыкка һәм экстремизмга каршы профилактик чаралар үткәрү дә ниятләнә. Көн саен 10 нан 11.30 га кадәр төрле шәхесләр белән очрашулар үтәчәк.

22 июльдә  “II Мөселман яшьләре форумы”  кысаларында сабан туе уздырыла. Шулай ук форумның бер көнендә Татарстан мөфтиенең яшьләр белән аерым очрашуы, аларга вәгазь сөйләве, сорауларына җавап бирүе көтелә.

ТР МДН

Запись II Мөселман яшьләре форумы ачылды [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

II Мөселман яшьләре форумында катнашучыларны нинди сюрпризлар көтә?
16-23 июльдә Болгар шәһәрендә икенче тапкыр Мөселман яшьләре форумы узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.

Форум чатыр лагеренда узачак. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быелгы форумның катнашучылар саны буенча аерылып торуын билгеләп узды. Беренче форумда 80 кеше катнашкан, алар арасында Татарстаннан, Башкортостан, Чуашстаннан вәкилләр булган. Икенче форумга 200 кеше килергә теләк белдергән, тик аларның 120 се генә катнашачак. Бу яшь чикләүләре белән бәйле. “Форумда 18-35 яшьтәге кешеләргә катнашырга ярый. Безгә 14-16, 38-40 яшьтәгеләр дә мөрәҗәгать иткән иде, тик аларны кертмәдек. Яшь кысаларын билгеләгәч, ул кагыйдәләргә буйсынырга кирәк инде”, – диде Камил хәзрәт.

“Форумның географиясе дә киңәйде. Быел анда Кырымнан тыш, Ханты-Манси автоном округы, Удмуртия, Пенза, Чиләбе, Мәскәү, Киров өлкәләреннән катнашучылар булачак. Татарстанның барлык районнары колачланган. Былтыр форумны беренче тапкыр уздыру барышында күзәтелгән кимчелекләрне быел исәпкә алып, төзәтеп, оештыру мәсьәләләрен тагын да яхшыртырга теләдек”, – диде Татарстан мөфтие.

Камил хәзрәт форумның ачылыш тантанасы яңа резиденциядә – Галиев мәчетендә узачагын хәбәр итте. “Сюрпризлар күп булачак. Без Мароккодан зур дини тәгълиматчы, Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән Абдерахим Лакрим килүен көтәбез. Ул былтыр да килгән иде. Ул көн дәвамында вакытын яшьләр белән уздырачак”, – диде ул.

“II Мөселман яшьләре форумы” нда Сабан туе үткәреләчәк. Бу хакта  тулырак Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре буенча бүлек башлыгы Айгөл Биктимерова белдерде.

“Форумдагы яшьләр татар халкының милли көнкүреше, традицияләре белән якыннан таныша алачак. Әйтергә кирәк, чит төбәкләрдән килгән яшьләр татар халкы традицияләре белән бик тә кызыксына. Бу максаттан Сабан туе уздырачакбыз”, – диде Айгөл Биктимерова.

Айгөл Биктимерова яшьләрнең белемгә тартылуын билгеләп үтте. “Быел да күренекле дини тәгълиматчы Абдерәхим Лакримның киләчәгендә шик тумады. Яшьләр үзләре дә алдан ук форумга кемнәр килүе белән кызыксынды. Шуңа күрә форумның планын, программасын төзегәндә, моңа игътибарны юнәлттек. Көн саен лекция, әңгәмәләргә вакыт бүләчәкбез. Форумга кадәр кемнең ни белән кызыксынуы, кайсы өлкәдә белемен баетырга теләве турында сораштык. Яшьләргә кызыклы лекторларны чакырдык”, – диде ул.

“Без форум кысаларында әхлакый тәрбия, экологик, спорт юнәлешләрен дә колачларга ниятлибез. Форумның программасын шулай төзедек – анда квестлар, трениниглар узачак. Тагын бер юнәлеш – волонтерлык юнәлеше. Яшьләрнең моңа кызыксынуы зур”, – диде Айгөл Биктимерова. Аның әйтүенчә, форум кысаларында интеллектуаль уен рәвешендә диспутлар узачак. Ә аның нәтиҗәсе буларак 23 июль көнне Казанда Бауман урамында флешмоб узачак. “Аның әлегә ничек үтәчәген әйтә алмыйбыз. Яшьләр моны үзе хәл итәчәк. Бу флешмоб безгә, оештыручыларга да, бер табышмак булып тора. Нәрсә булачагын үзебез дә 23 июль көнне беләчәкбез” – диде.

Спикер әйтүенчә, форум кысаларында террорчылыкка һәм экстремизмга каршы профилактик чаралар үткәрү дә ниятләнә. Көн саен 10 нан 11.30 га кадәр төрле шәхесләр белән очрашулар үтәчәк.

Татар-информ

Запись II Мөселман яшьләре форумында катнашучыларны нинди сюрпризлар көтә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..