Архивы мөселманнар - Tatar Today - татар яңалыклары.

Корбан бәйрәмен турыдан-туры эфирда Казанның Галиев мәчетеннән “Хозур ТВ”, ТНВ, “Россия1” телеканалларында һәм мөфтият сайтында карап булачак
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Бу елның 31 июлендә дөньядагы барлык мөселманнар иң олы бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен каршылый. Бәйрәм рухы һәр йортка керсен һәм милләттәшләребез дин кардәшләргә кушылып гает куанычын тоя алсын өчен, Казан шәһәренең Галиев мәчетеннән Корбан бәйрәменең турыдан-туры трансляциясе оештырылачак. Татарстан мөселманнарының башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда “ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм “Хозур ТВ” телеканалларында, шулай ук ТР МДН-ның dumrt.ru сайтында һәм «Хозур ТВ»-ның YouTube-каналында күзәтеп булачак.

Республиканың гает хөрмәтеннән узган төп чаралары Галиев мәчетеннән торып 31 июльдә иртәнге сәгать 3.30-ан күрсәтелә башлаячак. Бу вакытта Коръән укуны ишетеп булачак. 3.45-тә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин гадәттәгечә Татарстан өммәтенә гает вәгазе белән мөрәҗәгать итәчәк. Аңа ияреп җәмәгать белән укылган гает намазын иртәнге 4.15-тә карап булачак.

Корбан гаетенең трансляциясен шулай ук кабатлау рәвешендә дә карарга мөмкин. 31 июль көнне «ТНВ Татарстан» каналында ул 15.05 сәгатьтә, «ТНВ Планета» каналыда 12.20 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Галиев мәчетендә узган гаетнең язмасын “Россия 1” телеканалында сәг. 9.00-дә карап булачак.

Чыганак: ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ

Запись Корбан бәйрәмен турыдан-туры эфирда Казанның Галиев мәчетеннән “Хозур ТВ”, ТНВ, “Россия1” телеканалларында һәм мөфтият сайтында карап булачак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

ТНВдан Ләйсирә Фазлыеваның бабасы авырлы хатыны теләген үтәмәвен дин белән аңлата
“Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалындагы “Нәсыйхәт” рухи-мәгърифәтчел тапшыруы 2003 нче елдан бирле эфирга чыга. “Безнең телевидение мөселман аудиториясе ихтыяҗларына гел игътибарлы булды. Шуңа күрә “Нәсыйхәт” тә – ТНВ телеканалы эшли башлау белән оешкан тапшыруларның берсе”, – ди тапшыруның мөхәррире Ләйсирә Фазлыева.

– Ләйсирә, ни өчен нәкъ менә дини тапшыруны сайладыгыз?

– “Нәсыйхәт” тапшыруына мөхәррир итеп көтмәгәндә куелдым. Ул вакытта сәяси-иҗтимагый тапшырулар дирекциясенә күченеп, сәясәт темасын ничек яктырта алырмын микән, дип борчылып йөргәндә, мөселман тапшыруының мөхәррире булырсың, диюләре, тагын да ныграк хафага салганы хәтердә. Чөнки дини өлкәдән бик ерак идем. Шуңа күрә мөселман журналистикасын үзем сайладым, дип әйтә алмыйм. Ул мине сайлады. Хәзерге карашларым күзлегемнән: Аллаһ миңа Үзе шушы юлны “Нәсыйхәт” тапшыруы аша ачты. Моның нинди могҗиза, олы бүләк икәнлегенә яши-яши төшенәм. Шуңа да ТНВда эшләү язмышымны үзгәртте, дип әйтергә мөмкин.

– Дин белән кызыксынучылар күпме?

– Күпме икәнлеген төгәл әйтә алмыйм, моны санаучылар бардыр, дип тә уйламыйм. Әмма Ислам дине таләп иткәнчә яулык бәйләүче ханымнар, Рамазанда ураза тотучылар, Корбанда корбан чалдыручылар, мәчетләрдә намаз укучылар һәм мәдрәсәләрдә укучыларның саны артканлыгын үзегез дә күрәсездер. Һәм бу дин белән кызыксынучылар гына түгел, ә аны яшәү рәвеше иткән кешеләрнең күбәюенә дәлил, дип саныйм.

– “Нәсыйхәт” тамашачылары ТНВ аудиториясенең күпме өлешен тәшкил итә?

– ТНВ аудиториясен өйрәнүче оешма гына әйтә аладыр бу мәгълүматны. Әмма “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалын күбрәк татарлар караганын һәм милләттәшләребезнең үзләрен мөселман санавын исәпкә алсак, аудияториянең шактый өлеше дин тематикасы белән кызыксынадыр, дип уйлыйм. Мәсәлән, тапшыру төшерү нияте белән барган һәр җирдә безне беләләр: теге яки бу дин белгече белән булган әңгәмәләребез турында өстәмә аңлатма сорыйлар, тәкъдимнәрен, сорауларын җиткерәләр. Бу Татарстан авылларында да, Россия шәһәрләрендә дә шулай. Һәм бу олы яшьтәге кардәшләребез генә түгел. Югыйсә, дини тапшыру “ТНВ-Татарстан” каналында көндезге эфирда бара. Күрәсең, татар мөселманнары арасында “ТНВ-Планета” популяр, анда “Нәсыйхәт” атнага берничә тапкыр һәм ял көннәрендә дә күрсәтелә.

– Ләйсирә, сез дин әһелләре белән еш аралашасыз. Татарстандагы Исламның үзенчәлеге нәрсәдә?

– Гади мөселманнарга килгәндә, алар бик ачык, кунакчыл, еш елмаючан һәм динне тотуда бик таләпчән. Ә дин белгечләре бездә бик гыйлемле. Тапшыру чыгарылышларына темаларны сайлаганда менә шушы ике юнәлеш геройларын күрсәтергә тырышабыз. Бер яктан, дин белгечләре Исламны аның кануннары, фәлсәфәсе аша ачса, икенче яктан, гади мөселманнар – дин кушканча яшәүчеләр мисалы аша Исламны күрсәтергә омтылабыз. Чөнки безнең динебез ул китап итеп кенә укый торган инану түгел, ул безнең тормышыбыз: үзара мөнәсәбәтләр, туклану, эш урыны, юл кагыйдәләре һ.б.. Мондый бәхет ачкычын аның ияләре үрнәге аша күрсәтми мөмкин түгел.

– Ислам динен төрле кеше төрлечә аңлый, кабул итә. Кем өчендер ул – яулык бәйләү, икенчеләр аны ураза тоту дип уйлый. Сезнең өчен дин нәрсә ул?

– Ислам динен тотып яшәүче өчен ул – яшәү рәвеше. Минем өчен дә шулай. Сез санап киткән мисаллар, алар – диннең тышкы билгеләре, формаль билгеләре, дип тә әйтер идем. Чөнки Аллаһка ышанган һәм дин таләпләренә буйсынган кешене башка сыйфатлар аша белергә була: ул һәр очракта гадел, беркайчан да алдамый, мөмкин булганча юмарт, мөгаләмәдә тыныч, ягымлы һәм көләч йөзле. Гомумән, позитив кеше. Бу билгеләр, инану аша күңел тынычлыгын тапкан, яшәү мәгънәсен аңлаган бәхетле кешене тасвирлый. Дини таләпләр менә шундый кешене тәрбияли. Үзебезнең гаилә тарихыннан бер очракны мисал итеп китерәсем килә. Латыйфа әбиемнең инде мәрхүм әтием Наил белән авырлы булганда шалкан ашыйсы килгән. Ә шалкан колхоз басуында үскән. Әбием, ире – минем бабам Нурмөхәммәттән, шул шалканны өзеп, алып кайтып бирүен сораган. Һәм бабам нишләгән, дип уйлыйсыз?! Ул: “Колхоз басуы шәхси бакчабыз түгел, сиңа харам ризык ашатасым юк,” – дип, әбиемнең теләген үтәмәгән. Чыннан да, колхоз басуы, безнең заманча фикерләү буенча, ул хуҗасыз җир түгел, аның хуҗасы колхоз рәисе дә түгел, ә шушы колхозга кергән һәр кешенеке. Димәк, аннан бер шалкан өзәсең килсә, аларның һәрберсенең рөхсәте кирәк. Алар риза булса, шалкан сиңа хәләл ризык була. Менә бу – Ислам дине! Хәзер без шушындый фәлсәфә белән яшәсәк, тормышыбыз нинди булыр иде, ә?.. Коррупциягә каршы дәүләт кануннарында ихтыяҗ булмас иде.

– Ләйсирә, киләчәккә нинди өметләр баглыйсыз?

– Бар нәрсә дә – Аллаһтан. Хәтта безнең уйларыбыз да, дип ышанам. Шуңа күрә “Нәсыйхәт” тапшыруы сценариесының беренче хәрефен язганда ук, төшерергә чыгып киткәндә дә эшемне Аның ризалыгы өчен дип ниятлим. ТНВ каналының киләчәге булырына өметләнәм. Югыйсә, татар мөселманнары турында ана телендә тагын кем күрсәтер?! Әлбәттә, “Нәсыйхәт” тапшыруын тагын да сыйфатлырак, халыкка якынрак итеп әзерләргә кирәк. Моның өчен безгә татар журналистлары кирәк. Эшләргә теләге булган яшьләрне өйрәтәбез, рәхим итсеннәр.

Фотолар Ләйсирә Фазлыеваның шәхси архивыннан.

Запись ТНВдан Ләйсирә Фазлыеваның бабасы авырлы хатыны теләген үтәмәвен дин белән аңлата впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда мөселман сырхауханәсе кайчан ачылачак?
Казан үзәгендә мөселман сырхауханәсе төзеләчәк. Бу юнәлештә эшнең нинди стадиядә булуы турында Татарстан Республикасының Вакыф фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин сөйләде.

“Татарстан Вакыф фонды”, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, Ислам кануннары буенча сертификацияләнгән медицина хезмәтләре күрсәтү өчен махсуслаштырылган үзәк концепциясен эшләгән. “Госмания” дип аталган бу үзәк “бердәм тәрәзә” принцибы буенча түбәндәге юнәлешләр буенча эшләячәк:

– амбулатор дәвалау;

– гомуми терапия;

– вакцинация программалары;

– лаборатория;

– косметология.

“Хәзерге вакытта төзелешкә җирләрне әзерләү бара. Җирләрне чистартып, төзелеш материалларын ташыйбыз”, – дип белдерде Рөстәм Хәбибуллин. Аның әйтүенчә, бу эш кысаларында, Казанда мөселман табиблары ассоциациясе белән элемтәләр урнаштырылган. “Алар белән нинди җайланмалар белән тәэмин итү, кабинетларны ничек җиһазлау турында сөйләшүләр алып барабыз. Бик заманча җиһазлар куярга җыенабыз”, – диде ул.

Бина өч катлы булачак, беренче катында кабул итү бүлеге булса, өстәге катларда сәламәтлекне төрлечә тикшерү бүлмәләре эшләячәк. Сырхауханә төзү өчен эчке облигацияләргә чыгу ниятләнә. “Сукук, ягъни ислам облигациясенә мөрәҗәгать итмәячәкбез, чөнки, чыгымнар 50 млн доллардан ким булган очракта, аның мәгънәсе юк”, – дип аңлатты Рөстәм Хәбибуллин. Сүз уңаеннан, ул Яр Чаллыда булачак Вакыф комплексы төзелеше өчен ислам облигацияләренә чыгу ниятләнүен әйтте.

Сырхауханәдә мөселман табиблары ассоциациясенә керүче табиблар эшләячәк. Ир-ат табиблар бары тик ир-атларга, хатын-кыз табиблар гүзәл затларга медицина ярдәме күрсәтәчәк. Балалар өчен аерым бүлек булачак. “Дөресен генә әйткәндә, бу бит шактый җитди мәсьәлә. Мөселман кануннары буенча, хатын-кызга бала тапканда да бары тик хатын-кыз акушерлар ярдәм итәргә тиеш. Шуңа күрә мөселманнар арасында өйдә бала таптырулар саны артты”, – диде Рөстәм Хәбибуллин. Бу юнәлештә Казанның бала тудыру йортлары белән эшләячәкбез. Шулай ук, баланы сөннәткә утырту буенча да хастаханәләр белән элемтәләр урнаштырачакбыз. Хирургия, реанимация мәсьәләсендә хәләл хезмәтләр күрсәтү буенча хастаханәләр белән килешүләр төзеячәкбез. Без ислам кануннары буенча хезмәт күрсәтелүен контрольдә тотачакбыз”, – диде Татарстан Вакыф фонды җитәкчесе. Комплекста пациентны озата килгән туганнары өчен хостел һәм ашханә булдыру күздә тотыла.

Сырхауханә төзелеше барышында ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән эш алып барылачак. Төзелеш эшләрен киләсе елга башлау ниятләнә. Рөстәм Хәбибуллин алдагы ике елда эшләр төгәлләнер дигән ышанычын җиткерде. Техник параметрларына килгәндә, үзәкнең мәйданы 5 мең кв. м тәшкил итәчәк. Проектның гомуми бәясе – 6,7 млн доллар.

Рөстәм Хәбибуллин, сырхауханә белән параллель рәвештә, республиканың Югары Ослан районында мөселман санаторие төзеләчәген дә хәбәр итте. Аның бер як корпусы бары тик хатын-кызларга, икенче ягы ир-атларга каралачак.

Татар-информ

Запись Казанда мөселман сырхауханәсе кайчан ачылачак? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Россия Дәүләт думасы кабул иткән кануннан мөселманнар зыян күрәчәк”, ди белгечләр
Җомга көнне Русия Дәүләт думасы депутат Ирина Яровая тырышлыгы белән язылган яңа канун проектын кабул итте. Бу яңа кануннан беренче чиратта мөселманнар зыян күрәчәк, ди белгечләр.  //Азатлык радиосы//

Федераль үзәктәге депутатлар ял белмичә халык өчен тырышыпмы тырыша. Яңадан яңа “күчтәнәч”ләре белән “сөендерделәр”. Мизулина, Яроваялар ярышып кануннар яза. Депутат Ирина Яровая илнең иминлеген кайгырта, активлык күрсәтә. Аның авторлыгында язылган яңа канун террорга һәм экстремизмга каршы көрәшне тагын да көчәйтергә мөмкин. Яңа канунда дин дә искә алына. Аеруча “Дин һәм намус иреге турында” өлешендә дәгъват кылу эшчәнлегенә үзгәрешләр кертеләчәк. Канун нигезендә руханилар мәчеттә генә эшли алачак.

Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр Галиулла бу канун беренче чиратта мөселманнарга каршы язылган дип белдерде. Канунның бу форматта кабул ителүе зур хата, ди ул.

Зөфәр Галиулла

– Зөфәр хәзрәт, яңа канун проектының мөселманнарга карата тәэсире нинди булыр дип уйлысыз?

–Үзләренчә матур, шәп язылган, халыкны кайгыртабыз дип уйлап эшлибез дип тәкъдим итәләрдер. Әмма минемчә бу беренче чиратта мөселманнарны авызлыклар өчен булдырылган канун. Аны шунда ук кабул да иттеләр, каршы дәшүче дә табылмады. Исламның көчәюеннән куркалар. Динебез актив тарала бит, бу кемгә ошасын ди? ИГИЛларны үзләре үк уйлап табып, мөселманнарга тактылар, хәзер шуның белән безне камчылыйлар, шул сәбәп белән авызны томалыйлар. Бу канун проекты безгә каршы язылган.

– Яңа канун проектында дәгъват кылучылар эшчәнлегенә үзгәреш кертеләчәк. Анда рәсми руханилар гына дәгъват кыла ала, анысы да мәчетләрдән чыкмыйча гына башкарылырга тиеш диелгән. Моны ничек аңларга?

– Узган елны Киров өлкәсенә Рамазан уңаеннан дүрт Коръән хафиз чакырткан идек. Алар төрле җирдә тәравих укыды. Малмыжда бәйләнепме-бәйләнделәр, канун бозасыз, тагын әллә ниләр уйлап чыгарып безгә штраф салдылар. 2 мең түләргә диделәр. Адвокатларга 5 меңне түләсәк-түләдек, әмма мәхкәмә аша үз хокукыбызны якладык. Андый канун юк дип аяк терәп сөйләштек. Әмма менә хәзер канунын да әвәләп куйдылар. Хәзер авызны канун белән ябачаклар. Тегесен эшләмәскә, монысын башкармаска, читтән кертмәскә дип карап кына торалар. Русия чикләүләр иле бит.

Чит илдән кертмә, чит илгә барып укыма, монда белем алсыннар, ди. Бик дөрес, хуплыйм. Русиядә ислам буенча төпле белем бирергә тиешбез, әмма Әл-Әзһәрдән арттыра алмыйбыз бит.

Теркәлгән, рәсми рөхсәте булган руханилар гына дәгъват кылырга тиеш диелгән. Әмма алар җитәрлекме? Минемчә юк. Менә мин Киров өлкәсендә эшлим, бер имам ялга китте, җибәрүен җибәрдем, ә алыштырырлык кешем юк. Авылларда аеруча бу мәсьәлә кискен тора. Динне азмы-күпме белгән кешене туганымы, танышымы чакыра ашка. Тик ул мөхтәсибәт кешесе дә булмаска мөмкин бит. Ул пәйгамбәребез турында сөйләсә, дәгъват кылган була. Димәк, канунны бозучы. Кемдер моны каядыр ычкындыра да, бу кешене тикшерә башлаячаклар, аннары штраф салачаклар.

Чит илдә укып кайтучылар бар, үзлегеннән өйрәнүчеләр дә җитәрлек, алар беркая да теркәлмәгән, рәсми эшләми. Аларның белемнәре безгә караганда югарырак та булырга мөмкин әле. Менә аларны да туганнары кунакка дәшә алмаячак, килсәләр дә авызларын ачырга тиеш түгелләр, рәсми имамга гына дин турында сөйләргә кирәк булачак.

Канунны сессия азагына кадәр кабул итәргә кирәк дип ашыгырга ярамый иде дә бит. Руханилар белән киңәшләшергә кирәк. Алдым-бәрдем итеп эшләнә торган эш түгел. Аңлыйм, читтән начарлыкка өндәүчеләр дә бар, радикаль юнәлештә уйлачылар, эш итүчеләр дә бар. Андыйлар шыпырт кына үз кара эшен башкара. Без дә аларга каршы көрәш алып барабыз. Аларны туктатырга кирәк.

– Рәсми имамнар да мәчеттән чыгарга тиеш түгел була бит. Аларга да мәҗлесләр ябык булачак.

– Бу башка сыеп бетми. Әмма андагыларны акыл белән аңлап булмый бит. Ислам мәҗлесләр аша тарала. Никах, бәби ашлары, җеназалар, Коръән ашлары, мәүлит бәйрәмнәре, гаетләр уза, без бит халыкка динне шунда аңлатып өлгерәбез. Менә ифтарлар уза, анда да дин турында аңлатылар. Христианнарда андый тәҗрибә юк, аларга ул кирәкми дә. Телевизорны ачтың дисә, патриарх белән аткайлар сөйли, хәбәрләрдә аларның бәйрәмнәрен күрсәтәләр, аерым федераль каналлары бар, радиолары эшләп тора. Православиене хөкүмәт тарата. Ул – хөкүмәт дине! Менә котыпка кадәр җиттеләр, шунда тәре кадап кайттылар. Ак аюлар аркасын кашыр өчен урнаштырдылар бугай. Авыллар, шәһәрләрдә, федераль, төбәк юлларда шул ук хәл, бар җирдә дә тәре. Без ай куйсак, Русиядә дин аерылган, бу нинди хәл дип бәйләнәчәкләр. Хәрби бүлекләрдә дә алар, мәктәпләрдә дә алар.

Исламны түзеп кенә тоталар. Анысын да фольклорга әйләндереп баралар. Без – имамнар бүген “культпросвет” хезмәткәрләре. Зур ифтарлар, мөселманнар сабан туе, мөселманнар хоккее, футболы, матурлык бәйгеләре. Ислам бит ул идеология, яшәү рәвеше. Бүгенге хәлләр утырып еларлык.

Запись “Россия Дәүләт думасы кабул иткән кануннан мөселманнар зыян күрәчәк”, ди белгечләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..