Архивы миңнеханов - Tatar Today - татар яңалыклары.

Рөстәм Миңнехановның Пасха бәйрәме белән котлавы
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне православие дөньясында бәйрәмнәрнең һәм тантаналарның иң олысы дип танылган нурлы Пасха уңаеннан котлыйм.

Бакыйлыкка күчүне, җанның газаптан арынуын һәм гөнаһлардан котылуны символлаштырган бу бәйрәм бик күп гасырлар буена кешеләргә карата мәрхәмәт һәм мәхәббәт чыганагы хезмәтен үти, күңелен дингә баглаганнарны шәфкатьлерәк, иреклерәк итә, калебләрен сафландыра.

Үлемне җиңгән Коткаручының батырлыгы миллионлаган кешеләрнең тормышын яхшыга үзгәртте, бик күпләргә иманга, хакыйкатькә һәм камилләшүгә юл ачты. Күренекле рус әдибе Иван Бунин үзенең бер шигырендә Христосның Яңадан тууын озын төннең куе караңгылыгын таратып таң ату, яңа тормыш утын кабызган яшь көн туу белән чагыштыра.

Бөек пост тәмамланган бу көннәрдә православие гыйбадәтханәләре һәм дин тотучыларның йөрәге изге догалар, бәйрәм сөенече белән мөлдерәмә була, ә өйләрдә балаларның шат тавышы яңгырый, бәйрәм ризыкларыннан хуш ис тарала.

Татарстанда яшәүче төрле халык вәкилләре Пасханы үзенчәрәк, үз мәдәни бизәкләрен өстәп уздыра, тантананың кабатланмас төрле төсләрдән балкып торуы, борынгы мәгънәсе тирәнрәк ачылуы шуның нәтиҗәсендә килеп чыга. Аны башка дини бәйрәмнәр белән беррәттән киң колачлы итеп үткәрү традицион рухи хәзинәләрнең тагын да ныгуына, баюына китерә.

Республикада христиан, мөселман, яһүд һәм башка дини берләшмәләргә дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан аерым кайгырту күрсәтелә, рухилыкны үстерү, тарихи гаделлекне тергезү өчен күп нәрсә эшләнә. Быел без 1579 елда могҗизалы икона табылган урында, Богородица монастырендагы Казан Мәрьям Ана иконасының яңадан торгызылган соборын  изгеләндерү — искиткеч әһәмиятле вакыйга шаһиты булачакбыз.

Христосның Яңадан тууын бәйрәм итү сезгә иман ныклыгы бирер, кешеләрне ихлас яратуыгызны, рухи камиллеккә, тынычлык һәм үзара аңлашып яшәүгә омтылуыгызны тагын да көчәйтер дип ышанам.

Сезгә һәм якыннарыгызга яшәү дәрте, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Запись Рөстәм Миңнехановның Пасха бәйрәме белән котлавы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гүзәлем Салават Миңнехановтан китә [видео]
Җырчы Гүзәлем, чемодан тотып, Салават Миңнехановка “мин синнән китәм” дигән. Нәрсә булган?!// Интертат.ру//

“Мин синнән китәм!” дип төшкән видео күпләрдә каршылыклы фикерләр, сораулар тудырды. Бер-берсен өзелеп сөйгән, һәрвакыт бергә йөрүче эстраданың күркәм парына ни булган? Гүзәлем кая китәргә җыена?

“Тугыз көнгә Төркиягә ял итәргә китәм, Алла боерса. Әмма Салаватсыз гына. Әлбәттә, үзем генә барырга куркам, шуңа күрә каенанам һәм килендәшнең гаиләсе – барлыгы җиде кеше барачакбыз. Май аенда Төркиядә эссе булмаса да, көч җыеп, ял итеп кайтасым килде. Төркиягә баруымның тагын бер сәбәбе – әле бер тапкыр да ул илдә булганым юк”, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәлем.

Салават Миңнехановның ни өчен хатыны белән Төркиягә бармавын үзеннән сорарга булдык. “Кайчаннан бирле борын белән интегәм. Авыз белән сулап йөрү авыр, өстәвенә җырлаганда да комачаулый башлады. Уразага кергәнче, борынымны дәваларга уйладым. Минем бик яхшы таныш табибым бар. Бервакыт тавышым бетеп, аңа мөрәҗәгать иткәч, онлайн режимда тиз арада дәвалаган иде. Аны хәзер артистлар да сорап шалтырата”, – диде Салават Миңнеханов.

Гүзәлемгә – күңелле яллар, ә Салаватның тизрәк сәламәтләнүен телибез!

Эльвира ШАКИРОВА

Запись Гүзәлем Салават Миңнехановтан китә [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Казан” агросәнәгать паркынының ит бүлегендә Миңнехановтан дисәң, ташлама ясаячаклар
Җырчы Салават Миңнехановтан тамашачыларына бүләк. Юк, яңа җыр да, клип та түгел. Бу юлы “Казан” агросәнәгать паркынының ит бүлегендә ташлама ясаячаклар.

//Tatar Today//

http://www.instagram.com/p/BP90ExbhfD8/?taken-by=salavat_minnikhanov

Ташлама алуның шартлары нинди соң? Бик гади. Бары тик Салават Миңнехановтан гына дияргә кирәк.

“Ит кирәк икән бары тик шушында – “Казан” агросәнәгать паркынына килегез! Әгәр дә миннән дип әйтсәгез, ташлама да ясарлар. Бар продукция да хәләл”, ди җырчы.

Запись “Казан” агросәнәгать паркынының ит бүлегендә Миңнехановтан дисәң, ташлама ясаячаклар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Миңнеханов яңа ачкан Әмәт паркында проблема: халык машина куярга урын сорый [видео]
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның Идел буе районында Таулар-Әмәт урман паркын ачу тантанасында була.Кешеләр урман эчендәге яңа парк өчен сөенделәр, әлбәттә. Ләкин кайбер мәсьәләләргә зарланучылар, канәгатьсезлек белдерүчеләр дә табылды. //Tatar Today//

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

Бәйрәм башланганчы президент проектта катнашкан активистлар белән очрашып сөйләште. Шуны әйтергә кирәк, парк 3 меңнән артык кешенең мәнфәгатьләрен күздә тотып төзелгән. Ләкин аңа да карамастан зарланучылар да бар.

“Шундый зур парк булдыргач, машина куя торган урыннар да уйланырга тиеш инде. Алайса паркны карарга килгән кешеләр безнең машина куя торган урыннарны алдылар”, дип яза шул районда яшәүче Наталия Пьянова.

Ул гына да түгел. Белгәнебезчә, 25 декабрь “Ту-154” очкычында һәлак булган кешеләр истәлегенә матәм көне дип игълан ителде. Кешеләрнең Русиядә шундый кайгы булганда, Татарстан президентының һәм мэрның күңел ачып, парк карап йөрүләре бераз сәерсендерде.

“Барысы да әйбәт. Ләкин парк ачылуны башка көнгә күчерсәгез әйбәт булыр иде…”, диючеләр булды.

Гомумән алганда, яңа парк белән казанлылар канәгать калганнар. Гаиләләре белән чиста урман һавасын суларга тагын бер урын булдырту – зур куаныч дип кабул ителде.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

Запись Миңнеханов яңа ачкан Әмәт паркында проблема: халык машина куярга урын сорый [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

200 меңлек билет алучылар: “Бу – “Татар җыры” түгел, тамашачыны мыскыл итү” [видео]
Рөстәм Миңнеханов “Татар җыры”ның беренче бүлегеннән соң чыгып китте. Тамашачылар арасында “Бу – кешеләрне мыскыллау” дип концертны ташлап чыгып китүчеләр булды. “Барс медиа” ширкәте мөдире Камил Гәрәев Азатлыкка Татарстан президенты нинди фикердә булуын, Салаватның ни өчен концертта катнашмавын аңлатты. //Azatliq.org//

“Татар җыры” гадәттә гел соңлап башлана, ә бу юлы оештыручылар төгәл булырга тырышты. Нәкъ сәгать кичке 5тә “Пирамида” сәхнәсенең пәрдәләре ачылды. Сәбәбен чамалап була. Концертка 15 минут кала Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аның урынына барып утыруы булды, тамаша да башланды. Чәшке туннарын, яңа ялтыравык күлмәкләрен фойеда булса да күрсәтергә күнеккән ханым-туташларга генә бу сәер булып тоелды. “Концерт башландымыни?” дип аптырап калучылар шактый иде. Пәрдәләр ачылды, бер җыр башкарылды, икенчесе, алып баручылар сөйли, ә тамашачылар залы гөр килә. Зал кырмыска оясын хәтерләтте: кешеләр бер-берсенә этә-төртелә үз урынын эзли, араларында кулларындангы билетларны болгап “Бу – безнең урын” дип ялгыш утыручыларны торгыза, “Утырыгыз инде, берни күренми”, дип орыша. Бу ыгы-зыгы 5-6 җыр тәмамланганчы барды.

Сүз уңаеннан, балконда югары дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев юк иде. Чакырылганнар арасында Казан мэры Илсур Метшин булган, әмма ул, күрәсең, “Татар җыры” белән вакланып тормаган, Андрей Макаревичлар бит юк. Рөстәм Миңнеханов янында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, аның беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева бар иде. Ул президент артында утырды һәм колагына даими нидер сөйләп торды, аңлатты. Тамашачылар арасында элеккеге Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов күренде, Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев, ЮХИДИның элеккеге башлыгы Рифкать Миңнеханов, Татарстан яшьләр һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов бар иде.

Беренче бүлекне Айдар Галимов ачты, аннары бер-берсен алмаштырып яшь, моңа кадәр ишетелмәгән җырчылар җырлады. Мәсәлән, Башкортстаннан килүче Руслан Зөлкәрнәев Уфада азмы-күпме таныш булса да, Казан тамашачысы аны белми. Yammy musicтан үсеп чыккан Гөлназ Батталованың чыгышы да сыеграк кабул ителде. Рамил Галимҗанов, Лилия Хәйруллина кебек җырчыларны да тамашачылар беренче күрүебез дип аптырап карап утырды.

Концертның беренче өлеше авыррак барды. Алып баручылар Айваз Садыйров белән Гөлназ Сәфәрова Дональд Трамп белән Хиллари Клинтон, ФСБ белән Эдвард Сноуден, АКШ белән Европа илләре тарафыннан Русиягә кертелгән чикләүләр, Русиядә нинди фиркаләр булырга мөмкин дигән мәзәкләр сөйләде сөйләвен, әмма зал тарафыннан алар кабул ителмәде.

Беренче бүлекне Фирдүс Тямаев кына коткарды. Аңа хәтта ике җыр башкарырга рөхсәт ителде. Беренчесен ул Григорий Лепс стилендәге җыр белән чыгыш ясаса, икенчесен мишәрләргә басым ясап, тамашачыларны кыздырды. Фирдүс Тямаевка “Шушы да булдымы җырчы?” дигән караш яшәсә дә, бүген ул – халык арасында иң популяр җырчы. Татарстан президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева да халык белән бер фикердә икәне ачыкланды. Кулларын өскә күтәреп җырлап-биеп утыручы бердәнбер кеше ул булды һәм ул моңардан читенсенмәде. Фазлыева Тямаевның чын фанаты дигән фикер калдырды. Җыр вакытында берничә тапкыр Рөстәм Миңнехановка үрелеп нидер әйтеп тә алырга өлгерде. Читтән караганда ул президентка Тямаев турында “Шәп җырчы, әйеме?” дигән сүзләр әйткән кебек тоелды.

Фирдүс Тямаев Татарстан президент аппаратында фанатлары барлыгын белми дә. “Кит аннан, чынмы? Кем соң ул? Мин анда карап җырламадым. Курыктым, тиз җырлыйм да сәхнәдән ычкынам”, дип сөйләде Азатлыкка җырчы. “Рөстәм Миңнеханов канаты астында узган “Үзгәреш җиле”ндә катнашырга чакырсалар, барасыңмы?” дигән сорауга аның исе китмәде. “Шабашкага әйләндерсәләр, бармыйм. “Татар җыры” да җиткән. Авылларга йөрим, үз тамашачым бар. Миңа монда да ошый. Мин авыл кешеләрен яратам, авылларда тамашалар күбрәк булсын иде. Мишәрләрне яратып бетермиләр, миңа мишәрчә җырлый дип бәйләнәләр, әмма миңа акцентымны бетерер өчен яңадан туарга кирәк”, диде ул җырлап чыкканнан соң.

Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале мөдире Рифат Фәттахов Азатлыкка Рөстәм Миңнехановның татар җырчыларын тәнкыйтьләвеннән соң артык үзгәрешләр юк дип белдерде.

“17 ел – үзенә күрә бер тарих. Төрле фестивальләрне күзәтәм, чагыштырам. Безгә, Рәшит Ваһапов фестиваленә, татар эстрадасы дәрәҗәсен күтәрү җәһәтеннән җиң сызганып эшлисе бар әле дип карап утырдым. “Татар җыры” тамашасы – “Барс медиа”ның корпоратив концерты, алар да тырыша. Үзгәреш кискен була алмый”, диде Рифат әфәнде.

Тәнәфес вакытында тамашачылар ике яктан буфетны сырып алды. Ачыгулары җиткән булган, ахрысы. Татар тамашачысының гадәте буенча биредә үзләре белән кыстырып килгән өчпочмаклар, спиртлы эчемлекләр белән бер-берсен сыйлау күренешен күзәтеп була. Үткән-сүткән җырчыны тотып алып, аның белән бокалларны чәкештерү, фотога төшү дә – кичнең зур уңышы булып санала.

Икенче бүлек Рөстәм Миңнехановсыз дәвам итте, әмма моны сизүче булмады. Әллә халык кызмача булганга күрә, әллә азмы-күпме таныш җырчылар сәхнәгә чыга башлаганга күрә тамаша бераз булса да җанланды. Икенче бүлек, чыннан да, саллырак булып күренде. Вазгыятьне Филүс Каһиров, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова коткарды. Концертны да “Бу номинациядә кем җиңәчәк?” дип Оскар премиясе тантанасындагыча тамашачыны ялыктырмадылар. Бер чыккан арада ике җырчыга да “Алтын барс” сыны бирелде.

Кичәнең төп интригасы – концертны кем тәмамлый? Бу вазифа гадәттә башлыча Салаватка тапшырыла иде, кайсыбер елларда Зөлфәт Хәкимгә бирелде. Быел тамашада Салават катнашмады. Бу көннәрдә ул Мәскәүдә концертлар куя. “Татар җыры”нда иң соңгылардан булып сәхнәгә Гүзәл Уразова чыкты. Аннан соң – Радик Юльякшин. Менә ул тамашаны тәмамлады да. Залда утыручыларның һәр өченче кеше аны смартфонына төшерде. Әйтерсең лә барысының да YuoTube каналы бар! Мин Радикның концертында булдым дип видеоны мактанып күрсәтер өчен менә дигән форсат. Сүз уңаеннан, концертта бердәнбер фонограммага җырлаучы да ул иде. Башкалар авырга туры килсә дә, фонограмманы кулланмады. Сәхнә артында моңа ризасызлык белдерүчеләр дә шактый булып чыкты. Барысына да тере тавышка җырлау таләбе куелды, ә Юльякшинга бу кагылмады, дип зарларын белдерделәр.

Радик Юльякшин Салават урынына концертны тәмамлауны гадәти күренеш дип атады. “Салават абый белән таныш түгелбез, ул – минем өчен үрнәк. Аның белән берәр күрешәсем килә. Әмма ул минем өчен, яшьләр өчен сөенергә тиеш, без дә үсеп җиттек”, диде ул үзен лаеклы җырчы булуын яшермичә.

Радик Юльякшин үзен зур тамашаларны тәмамларга лаеклы дип санаса да, тамашачылар арасында моның белән килешмәүчеләр бар иде. Гардеробта киемнәрен алу этеш-төртешендә ЮХИДИның элеккеге башлыгы Рифкать Миңнеханов Азатлыкка Салаватның концертта булмавы аптырашта калдырды, диде. “Филүс Каһиров белән Зәйнәп Фәрхетдинова җырлады, аларның чыгышларын яратып карадым. Концерт кыска булды, шул ошады”, дип әйтте Рифкать әфәнде. Әмма аның фикерләрен бүлдереп: “Минннән сорагыз, ярып әйтәм барысын да”, дип Самарадан “Татар җыры”н ел саен карарга килгән Камил Бикташев сүз катты. “Бу – “Татар җыры” түгел, ә тамашачыны мыскыл итү! Ел саен туганнар, дуслар җыелышып киләбез, ике дистә кешегә – 200 мең сум. Әле юл чыгымнары бар, кунакханәләре. Шаккатып карап утырдым, чак түздем, гарьләндем. “Татар җыры” өчен йөрәк әрнеде. Бу – унҗиде ел дәвамында иң начар тамаша”, дип белдерде ул.

Татарстан яшьләр һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов үзе сатып алган билетны башка кешегә бүләк иткән, үзенә чакыру билетын биргәннәр. Ул башка еллардагы тамашалар белән чагыштырганда быелгысы сыеграк иде диде Азатлыкка. “Яшьләр күп, без аларны белмибез дә. Гадәттә тамаша Салават җыры белән тәмамлана иде, бу юлы булмагач, әллә ничек…” дип аңлатырга тырышты хис-тойгыларын. Яңа ел Кыш бабайсыз булмаган кебек “Татар җыры” да Салаватсыз була алмый, дип әйтте фикерен бер тамашачы. Гардеробта кием саклаучы ханымнар концертның беренче бүлегеннән соң китүчеләр шактый булды дип әйтте.

“Барс медиа” ширкәте мөдире Камил Гәрәев концерттан үзе канәгать калган, һәркемнең үз фикере диде ул. Камил әфәнде Азатлыкка ни өчен Рөстәм Миңнеханов беренче бүлектән үк чыгып китүен аңлатты. “Башта ук президентның беренче бүлектә генә булуы планлаштырылган иде. Ул кызыксынып карады, аңа ошады. Яңа җырлар кирәк дигән фикерен әйтте, канәгать булып китте. Без соңыннан татар эстрадасын уңай якка үзгәртү, камилләштерү турында сөйләшәчәкбез дип килештек. Аерым очрашып үзебезнең програмны тәкъдим итәчәкбез.

Салаватның “Татар җыры”нда катнашмавы бернинди дә үпкәләргә бәйле түгел. Радик Юльякшинның чыгышы кемгәдер ошады, кемгәдер юк, һәрбер кешенең үз фикере, үз карашы. Без фонограммага каршы, әмма барысы да тере тавышка җырларга тиеш дигән катгый таләп куелмады. Тамашачы хозурына кемнең ничек чыгып җырлавы – җырчының намусында. Үзем концерттан канәгатьмен”, диде Камил әфәнде.

Запись 200 меңлек билет алучылар: “Бу – “Татар җыры” түгел, тамашачыны мыскыл итү” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Миңнеханов бүләк өләшкәндә микроавтобусны татарча сорарга әйтә, кечкенә малай аңа «син» дип дәшә [видео]
14 декабрьда Казанда Татарстан президенты халыкны кабул итү көнендә кайберләренең гозерен үтәде . //Tatar Today//

Әлмәт районының Урсала авылыннан бер ханым президенттан үзенең ишле гаиләсе өчен микроавтобус сорап мөрәҗәгать итә. “Ирем 30 еллап “Татнефть”та эшләде. Хәзер гаиләбездә авыр вакытлар. Кызганычка каршы,  үзебез микроавтобус ала алмыйбыз. Балаларым барысы да машинага сыеп бетми, яртысы кала. Шуңа сездән микроавтобус сорыйм”, дип әйтә ул елап. Миңнеханов бу ханымның үтенечен үтәп, “Татнефть” директоры Наил Магановка микроавтобус алырга куша. Ләкин сорау белән чыккан апага бер кисәтү дә ясый: “Икенче юлы минем белән очрашканда бу микроавтобус инде картаеп беткәч, татарча сөйләшерсез инде”, ди ул.

Чаллыдан 6 яшьлек Николай Волковның да теләген үти Рөстәм Миңнеханов. Малай аннан күнекмәләр өчен яңа картинг сорый. Президент Николайга Яңа ел бүләге итеп картинг бүләк итә. “Мин дә тиз йөртергә яратам. Киләчәктә бу спорт төре белән уңышлар яула. Киләчәк Яңа еллар белән сине!”, ди Миңнеханов. Малай: “Сине дә!”, дип җавап бирә. Президент ишетеп бетермичә: “Нәрсә ди ул?”, диеп сорау кайтара. Ишеткәч, кечкенә Николайга рәхмәтен җиткерә.

Запись Миңнеханов бүләк өләшкәндә микроавтобусны татарча сорарга әйтә, кечкенә малай аңа «син» дип дәшә [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рөстәм Миңнеханов курыкмыйча “Бәхетле”нең ялкау хатыннар өчен булуын әйтә
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов АКШтагы татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашуда, танылган “Бәхетле” кибетенең ялкау хатыннар өчен булуын әйтте.

Берлигейм шәһәре (Калифорния штаты) “Татар өе” бинасында үткән очрашуда АКШ та яшәүче бер ханым Рөстәм Миңнехановка аларда “Бәхетле” кибетләре булмавын әйтә. Шуңа күрә, ул чәк-чәк һәм өчпочмак кебек, милли ризыкларны кибеттән ала алмый, өендә үзе пешерә икән.

Бу сүзләргә җавап итеп, Миңнеханов та бик кызык кына әйтеп куя: “Бәхетле” – ул ялкау хатыннар өчен генә. Әгәр дә хатының өйдә пешерә икән, “Бәхетле”дән әйбер аласы да калмый.

Запись Рөстәм Миңнеханов курыкмыйча “Бәхетле”нең ялкау хатыннар өчен булуын әйтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рөстәм Миңнеханов Канаданың хоккей залында нишләп йөри
Рөстәм Миңнеханов Канада һәм Европада хоккей үсешенә багышланган күргәзмәне карады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Торонтода Халыкара хоккей даны залында булды. Ул Канада һәм Европада хоккей үсешенә багышланган күргәзмәне карады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбуөгат хезмәте.

Кыска экскурсия барышында ТР Президентына музей тарихы, Милли хоккей лигасы рекордлары, атаклы хоккейчылар турында сөйләделәр.

Дан залы 1943 елда Кингстонда ачылган, ә 15 елдан соң Торонтога күчерелгән. Ел саен күргәзмәне 300 меңнән артык кеше тамаша кыла. Биредә ел саен Дан залына яңа шәхесне кертүгә багышланган тантаналы чара үтә. Милли хоккей лигасы (НХЛ) зонасында хәзерге заман командалары һәм уенчылары турында белеп була.

Мәглүмат Татар-информ сайтыннан алынды

Запись Рөстәм Миңнеханов Канаданың хоккей залында нишләп йөри впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..