Архивы Миләүшә Айтуганова - Tatar Today - татар яңалыклары.

Миләүшә Айтуганова чираттагы фильмын төшерә. Бу юлы “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча [фото-видео]
Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча төшерелә торган фильмның беренче рәсми тизеры чыкты. Билгеле булганча әлеге фильм “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасы кысаларында төшерелә.

Фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова хәбәр итүенчә, авылда кино төшерү эшләре төгәлләнгән, хәзер Казанда төшерү эшләре бара. Әсәрдәге Әдрәс авылы урынына Биектау районының Зур Кавал авылы сайланган. Төп рольне башкаручы Камал театры актрисасы Гүзәл Минакова: “Галиянең ике периоды бар. 29-30 яшьлек чагын Зур Кавал авылында төшереп кайттык. Хәзер аның студент елларын, 18 яшьлек чорын төшерәбез. КФУ, Иске татар бистәсе, театр янында төштек,”  дип сөйләде.

Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, фильмның чыгу вакыты әлегә төгәл билгеле түгел. “Хәзер безнең төп бурыч – сыйфатлы кино төшерү. Яратып укылган әсәр, шуңа халык кабул итәр дип уйлыйм,”  дип белдерде ул.

Галия ролен башкаручы Гүзәл Минакова төшерү эшләре уңышлы баруын әйтеп үтте. “Моңа кадәр төрле эпизодларда төшкәнем булса да, кинода бу минем беренче зур ролем,  ди ул.  Роль өчен бик борчылам, бик катлаулы, шул ук вакытта ул миңа бик якын да. Галия саф, чиста, шул ук вакытта күпьяклы образ. Аның белән килешмәгән чакларым да була. Ләкин уртак якларыбыз да бар. Мин дә ул укыган китапларны укыдым, классик музыка яратам,” ди ул.

Гүзәл Минакова кинога төшерү барышында балаларының да янында булуын әйтте. “Минем ике улым бар: Арысланга 3 яшь тә 5 ай, Әскәргә 1 генә яшь. Кечкенәсен әлегә үзем ашатам. Балаларны янымда әнием карап тора. Шул ягы бераз кыенрак,”  диде ул.

Татар-информ

Запись Миләүшә Айтуганова чираттагы фильмын төшерә. Бу юлы “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча [фото-видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Элекке ТНВ башлыгы урынбасары Миләүшә Айтуганова кинода төшә башлаган
Казан режиссеры Илдар Ягъфәров «Байгал» тулы метражлы фильмын төшерүгә керешкән.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Ренат Гаделшин). Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында «Байгал» тулы метражлы фильмының беренче эпизодларын төшерделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Камал театрында белдерделәр. Театр артистлары фильмның куючы режиссер Илдар Ягъфәров җитәкчелегендәге иҗади төркем чакыруы буенча фильмда төшкән. Режиссер фильм төшерелә башлау фактын кире какмады, әмма хорафатларга сылтап проект турында сөйләүдән баш тартты. “Менә төшергәч, күрсәткәч сөйләп булачак. Ник вакытыннан алда мактанырга”, – диде кинематографист “Татар-информ” агентлыгына телефон аша һәм аңлаулары өчен журналистларга рәхмәтен белдерде.

Мансур Гыйлаҗевның “Байгал” фильмының нигезе булган сценарий башта “Мотор” дип аталган. Бу проектны һәм башка Татарстан фильмнарын финанслау турындагы мәгълүмат 2016 елның 7 июлендә Мәдәният министрлыгы сайтында дөнья күрде. Дәүләт фильмны төшерүгә конкурс нигезендә 2 млн сум бүлеп биргән. Фильмнарны дәүләт финанславы буенча конкурс комиссиясен педагог һәм сценарист, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Одельша Агишев җитәкләгән. Агымдагы елда Татарстанда 9 фильм төшерү өчен 8 миллион 200 мең сум бирелгән.

«Байгал» фильмы – детектив һәм драма элементлары булган мелодрама. Элеккеге ир белән хатынның катлаулы мөнәсәбәтләре, уллары белән булган фаҗига аларны күпмедер вакытка якынайтуы турында. Төп рольдә фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова төшә. Продюсер һәм Татарстан Кинематографистлар берлеге әгъзасы фильм төшерү барышы һәм проект турында сөйләүдән шулай ук баш тартты.

Тикшерелмәгән мәгълүматлар буенча Ягъфәровның яңа фильмында рольләрнең берсен Россия киносы йолдызы Владимир Вдовиченков уйнарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә төшерү төркеме әгъзаларының берсе хәбәр итте.

Татарстан Мәдәният министрлыгында белдерүләренчә, ел ахырында дәүләт финанславы алган киностудияләр башкарылган эш турында хисап тапшырырга тиеш.

Запись Элекке ТНВ башлыгы урынбасары Миләүшә Айтуганова кинода төшә башлаган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..