Архивы миллион - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстанда фермерларга 70 млн сумга кадәр биреләчәк. Бер шарт белән
Татарстанда яңа эш башлаучы фермерлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан фермер кооперативлары төзүгә 70 млн сумга кадәр грант алуга дәгъва итә ала. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин хәбәр итте.

“Яңа эш башлаган фермерлар түбәндәге грантларга дәгъва итә ала: кече хуҗалыклар 3 млн сумга кадәр, гаилә фермаларын үстерү өчен грант 30 млн сумга кадәр, фермер кооперативын төзүгә 70 млн сумга кадәр дәүләт ярдәме каралган, – диде ул.

Авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус программасы буенча республикада әлеге ярдәмне 180 кеше ала, дип билгеләп узды Наил Хәмидуллин.

Запись Татарстанда фермерларга 70 млн сумга кадәр биреләчәк. Бер шарт белән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гаилә бизнесын алып барган Карасевлар: “Гади чәйдән – 1 миллион сум” [тырышкан табар]
Иренмәгән кеше ничек тә яшәргә тырыша. Табигать Анабыз шулкадәр бай, җаен белгән кеше, акчаны аяк астына үрелеп кенә эшли. Кемдер җиләк җыеп сата, кемдер гөмбә. Ә менә Марий-Эл республикасының Звенигово авылында иван-чәй җыеп, шуннан чәй ясап сатучы гаилә белән танышып кайтты “Татар-информ” хәбәрчесе. Кереме дә ни җитте генә түгел, елына 1 млн сум акча эшләп була ди.

Светлана һәм Петр Карасевлар Лесная Поляна нәсел утарына 2011 елда төпләнгән. Билгеле булганча, әлеге “авыл”да эш юк, шуңа күрә, төп шарт – табигать белән гармониядә яшәп, үзе-үзеңне тәэмин итү. Карасевлар шулай итеп, чәй индустриясенә керешкән.

– Россиядә чәй тармагы яңарып килә. Мин ике тапкыр Мәскәүдә иван-чәй җитештерүчеләр съездында булдым. Хәзер эшмәкәрләр элеккеге традицияләрне кире кайтарып, бу шөгыль белән җитди рәвештә шөгыльләнергә тели, – диде гаилә башлыгы.

Карасевлар иван-чәй ясау белән 8 ел тирәсе шөгыльлә. Иң элек эшне алар кечкенә генә сарайдан башлый, тора-бара махсус цех төзи.

“Күршебез тәкъдиме белән, иван-чәй ясарга керештек”

Гаилә әлеге эшкә очраклы гына кереп китә. Дөресрәге, моңа кадәр алар бу үләнне таный да, үзенчәлекләре турында да белми.

– Без бу “авыл”га килеп төпләнгәч, көннәрдән бер көнне күршебез килде дә: “Без хәзер җирдә яшибез, әнә күрәсезме, иван-чәй үсә, шуны сезгә тәмләп карарга кирәк”, – диде. Без моңа кадәр аның нинди үлән икәнен белми дә идек. “Яфракларын җыегыз да чәй пешерегез”, диде күршебез. Мин моны өйгә алып кайтып, пешереп карадым. Ничек әйтим, үләннән – үлән, печәннән печән тәме килә инде. “Әй, тәмле түгел бит бу”, дидем. Ул миңа: “Шунда чәчәкләрен салып кара”, диде. Чәчәкләре белән дә пешердем. Әллә ни аермасын күрмәдем, – ди Петр әфәнде.

“Чәй ясауда төп шарт – ферментация”

Әмма бу гаиләдә иван-чәйгә мәхәббәт көтмәгәндә уяна.

– Уңыш бәйрәмендә “авыл” халкы безне шул чәй белән сыйлады. Искиткеч! Аның тәме искиткеч иде. Төсе дә башка. Мин шул көнне барысын да энәсеннән җебенә кадәр сорашып кайттым. Баксаң, иван-чәйдән тәмле, сыйфатлы чәй ясауның төп шарты – ферментация процессы икән. Аны киптерү генә җитми, – ди Светлана ханым.

Карасевлар 2011 елда беренче тапкыр үләнне җыеп, чәй ясап карый. Шуннан соң инде бу шөгыль ныклап иярә аларга.

– Инде хәзер үзем генә түгел, танышларым да иван-чәй эчүгә күчте. Ныклап шөгыльләнүчеләр дә бар, – ди Петр әфәнде.

“Әзер чәйнең бер килосы 2000 сум”

Уйлап баксаң, юл кырыенда, урман аланнарында үсүче гади иван-чәйдән шактый акча эшләп алырга мөмкин икән.

“Берәмтекләп сатканда, бер килосы – 2000 сум. Күмәртәләп биргәндә арзанракка китә, билгеле. Яшел Үзән халкы әлеге чәйнең файдасын белеп алды. Иң зур сатуыбыз шунда”, – диләр Карасевлар.

Үләннән чәй әзерләү процессы башыннан ахырына кадәр ике айга сузыла. Июнь-июль. Августта ул чәчәк атып, мамыклана башлый. Үләннең яфракларын астан өскә таба сыдырып җыеп алганнан соң, 12 сәгать дәвамында какларга кирәк. Шуннан соң яфракларны бөрештереп, йомшарту процессы башлана. Үлән, шулай итеп, сок чыгарырга тиеш. Карасевлар моны зур иттарткыч аша чыгарта. Бу – бөртекле чәй ясау процессы.

– Бу – безнең гаилә бизнесы. Иван-чәй сату әйләнеше әллә ни зур түгел, әмма елына ярты тонна әзерләп урнаштырабыз. Килосын 2000 сумнан санасаң, бу 1 млн сум дигән сүз, – ди гаилә башлыгы.

“Иван-чәйне дүрт тапкыр пешереп эчеп була”

– Без ел әйләнәсе иван-чәй эчәбез. Кытай чәеннән аермалы буларак, аны берничә тапкыр пешереп була. 4 тапкырга кадәр менә дигән чәй пешә аннан. Анда токсиннар барлыкка килми. Ә Кытай чәен пешергәч тә 15 минут эчендә эчәргә кирәк, – ди Светлана ханым. – Без бу чәйне эчеп яшәрәбез. Соңгы елларда безгә шулкадәр күп комплиментлар ява. Иван-чәй ияләшү булдырмый. Ул организмны чистарта, эчәкләр, ашказаны өчен файдалы. Иван-чәйдә Менделеев таблицасындагы микроэлементларның яртысыннан күбрәге тупланган. Анда С витамины лимонга караганда 5-6 тапкыр га күбрәк. Әлеге чәй бик туклыклы, аны эчкәч хәтта ашыйсы да килми.

Светлана ханымга – 52, ире Петр әфәндегә – 62 яшь. Алар чыннан да үз яшьләреннән яшьрәк күренә.

Иван-чәйнең икенче атамасы – кырлыган. Русча иван-чай, копорский чай, кипрей атамалары бар. Светлана ханым сүзләренчә, әлеге чәйнең каршы тәэсире юк. Аны хәтта бала көткән хатын-кызларга һәм бала имезгән әниләргә дә эчәргә ярый.

– Базарда чәйне үзем сатып утырдым. Нәтиҗәләрне килеп-килеп әйтәләр иде. Иттарткычтан чыгарганда, аннан лайлалы матдәләр бүленә. Менә ул ашказаны-эчәк тракты өчен аеруча да файдалы. Бөтен чәй минем кулларымнан үтә дияр идем. Мин һәр бөртекне үз кулымнан үткәрәм, – ди Светлана ханым.

Карасевлар иван-чәй бизнесында көндәшләр күрми. Киресенчә, бу эшкә алынучыларга шат кына алар, теләктәшлек күрсәтергә дә әзерләр.

– Халык иван-чәйне куллана да, сата да белми. Россия буйлап мондый эшмәкәрләр 300гә җыеламы икән?! Бу – гомуми ихтыяҗның 0,2 процентын тәшкил итә. Бүген иван-чәйне Кытай, Германия сатып алырга әзер. Әмма бездә ул илләрне тәэмин итәрлек мөмкинлекләр юк әлегә, – ди Петр Карасев.

“Чәй ясаганда төн йокылары кача”

Дөрес, биюче бии-бии остара дигәндәй, Карасевлар да эш тәҗрибәсен тора-бара гына җыя.

– Беренче көннән үк барысын да дөрес ясый башладык дип әйтеп булмый, билгеле. Әрәм иткән, килеп чыкмаган вакытлар да шактый булды. Тәҗрибә шулай итеп җыелды. Беләсездер, Марий урманнары чебен-черки, озынборын белән дан тота. Июнь-июль айларында, иван-чәй әзерләгәндәге мәхшәрне күрсәгез сез! Без көннәр буе умартачы киемнәре, битлекләреннән йөрибез. Шушы ике айда безнең көн белән төн алмашына, – ди Светлана ханым.

Иван-чәй табигатьтә адым саен очраса да, аннан чәй ясау артык җиңел эш түгел.

– Киптерергә куйган чәйне төне буена ике-өч тапкыр торып, карыйм, әйләндерәм, – ди Петр әфәнде. – Үләнне кояшта гына киптерергә дә була, безнең махсус киптергечләр бар. Мин аны үзем уйлап ясадым.

Карасевлар үләнне 50-70 градуста киптерә, бу – түбән температура санала икән.

– Чәйне артык кызуда киптерергә ярамый, бу вакытта виатминнарының күп өлеше юкка чыга. Кемдер Кытай җайланмаларында киптерә, бактерияләр үлә дигән фикердә алар. Әмма мин барыбер түбән температурада әзерләү яклы, – ди эшмәкәр.

Иван-чәйдән чәй әзерләүдә ферментация процессы бер тәүлеккә сузыла. Киптерү вакыты исә төрлечә, аны 4 сәгатьтә дә киптерергә була. Карасевлар бүген чәйнең карасын да, яшелен дә ясый. Төрле үләннәр, җимешләр кушылганнары да бар. Әйтик, кура җиләге, чия, чамбыр, мелисса, бөтнек, мәтрүшкә, гөлҗимеш, миләш салынганнары.

– Бездән иван-чәйнең кушылмаларсызын гына алып, үзләре төрле үләннәр кушып эчүчеләр дә бар, – ди Светлана ханым.

Моннан тыш, гаилә бөртекле чәй белән бергә, яфраклысын да эшли. Яфраклы чәй ясау өчен махсус станок та булдырганнар.

Карасевлар бирегә 2010 елда кайтып төпләнгән. Аңа кадәр Волжскида фатирда яшәгәннәр. Петр әфәнденең үзенең төзелеш фирмасы бар. Сәүдә павильоннары эшләп сата. Хатыны исә аңа ярдәм итеп, хуҗабикә ролен үтәгән. Әмма бүген гаиләнең төп шөгыле ул – чәй бизнесы.

“Киләчәктә мамыгыннан – мендәр, тамырыннан он ясау хыялыбыз”

Иван-чәй үләнен үзләштерүгә Карасевлар ныклап тотынган. Бөртекле һәм яфраклы чәй ясаудан тыш, аларның киләчәккә планнары да зурдан.

– Иван-чәй чәчәк атканнан соң, чәчәге мамыкка әйләнә. Аның мамыгы мендәр ясау өчен кулай. Бу – киләчәктә башкарыласы эш. Аннан соң үләннең тамырын казып, ваклап, он итеп тарттырсаң, ипи пешерү өчен менә дигән кушылма. Иван-чәйнең теләсә кайсы өлеше файдалы һәм керемле. Киләчәктә, бу өлкәдә дә акча эшләү ниятебез, – ди Карасевлар.

Иван-чәйнең файдалы үзлекләре:

ялкынсынуга каршы көрәшә һәм бөрештергеч сыйфатка ия;

авыртуны баса, тән температурасын төшерә;

нервланганда, стресс кичергәндә тынычландыра;

азык-төлек, спиртлы эчемлекләр белән агуланганда файдалы, айнытучы үзлеге дә билгеле;

канны чистарта;

иммунитетны күтәрә;

организм хәлсезләнгәндә хәл кертә;

гипертония, атеросклероз, азканлылыктан файдалы;

матдәләр һәм тоз алмашын көйли;

ашказаны-эчәк тракты җәрәхәтләрен төзәтә;

бавыр, бөердә таш булса, талак авырулары вакытында файдалы;

авыртулы менструацияләрдән коткара;

чәч тамырларын ныгыта;

яман шеш вакытында организмның агулануын киметә;

мәни бизе аденомасы һәм простатиттан котылырга ярдәм итә

Чыганак һәм фото: Интертат

Запись Гаилә бизнесын алып барган Карасевлар: “Гади чәйдән – 1 миллион сум” [тырышкан табар] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Миллионер буласың килсә, почта бүлегенә бар икән…
“Русия почтасы”ннан лотерея билетлары сатып алган җиде кеше 31 декабрь көнне миллионышар сум акча откан.

Бу хакта федераль почта операторы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. “Дәүләт лотереялары статистикасы буенча 2016 елның 31 декабрендә яңа ел тиражын уйнату нәтиҗәләре буенча җиде кеше 1әр млн сум күләмендәге акчага ия булды”, диде агентлык әңгәмәдәше. Ул билетларның “Русия почтасы” бүлекләреннән Мәскәүдә, шулай ук Мәскәү, Ленинград, Иркутск, Самара, Белгород өлкәләреннән һәм Красноярск краенда сатып алганнарын билгеләп үтте.

“Русия почтасы”ның тугыз клиенты 700 мең сумнан артык булган эре призларга ия булды. Ә Новосибирск федераль почта хезмәте идарәсе клиентларына ике тапкыр уңыш елмайды – әлеге төбәктә ике бәхетле кеше 700 мең сумлык шәһәрдән читтә булган йорт отты”, дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Почта операторы бүлекләреннән сатып алынган яңа ел билетларының гомуми отышы 270 млн сумнан артык сумманы тәшкил иткән.

Татар-информ

Запись Миллионер буласың килсә, почта бүлегенә бар икән… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар Кыш бабае булып берәү “Поле чудес”ка барып 1 каналда акча теләнеп йөри [видео]
Ямьсез Шүрәлеләр, урыстан күчерелгән Кыш бабай киемнәренә җавап итеп татар дизайнерлары арасында мифик персонажларыбызның заманча гәүдәләнешенә багышлап бәйге уздырылса, милли йөзебезне саклауга отышлы алым булыр иде. //Azatliq.org//

Русиянең төп пропаганда каналларының берсендә “Могҗизалар кыры” тапшыруында яңа ел алдыннан Кыш бабайлар ярышты. Төрле милләт, халык Кыш бабайлары үз телләрендә халыкны котлады, алып баручы Леонид Якубовичка бүләкләр бирде. Татар Кыш бабае да килгән иде. Татар Кыш бабаеның ябыштырылган сакалы каерылып төшәм дип тора. Үзе “20 миллион” татардан берәр сум акча сорый, миңа резиденция кирәк ди, титрлар белән шуны тәрҗемә итәләр, бүләккә коточкыч итеп ясалган Шүрәле киеме алып килгән. Татар Кыш бабае анысы милли бизәкләр белән бизәлгән киемнән инде. Әмма урыс Кыш бабаеннан ул берни белән дә аерылмый диярлек. Кемгә ничектер, миңа калса, күңелгә ятышлы әйбер түгел. Шүрәлесе дә һич кенә дә урман сарыгына охшамаган. Куркыныч, зәвыксыз. Мондый Шүрәле тагын “Яңа гасыр” каналындагы урысча балалар тапшыруында гына бар. Балаларны татарлыктан биздерер өчен махсус эшләнелмәгәндер инде ул, совет заманыннан калган зәвыксыз бер курчак киемедер.

Бүген кайберәүләр татарга яңа ел кирәкми дисәләр дә, аны 99 процент татар билгеләп уза. Кыш бабаен да чакыра, үзе дә киенә, өстәлен дә әзерли. Совет чорының тәэсирен кеше тормышыннан кисәк кенә алып ташлап булмый. Кирәкми дә. Шулай да, совет чоры гынамы икән? Татарның бит әле узган гасыр башларына кадәр билгеләп үтелгән Нардуганнары бар. Шундагы әкияти Нардуган бабай, Карурман бабай, Аксакал бабайлары бар. Тәңречелек чорыннан калган матур мифларыбыз, әкиятләребез бар. Димәк, татарга кышкы челләдә бәйрәм итү алай ук ят гадәт булмаган.

Ә “Могҗизалар кыры”ндагы татар Кыш бабае урыстан күчермә, калька иде. Шүрәлесе ямьсез иде. Үзе хәерче иде. Шул уңайдан бер-ике фикер:

Татар Кыш бабаена резиденцияне нигә Казандагы “Әкият” курчак театрына бирмәскә? Нигә “20 миллион” татардан берәр сум теләнергә?

Бүген бик креатив фикерләр белән чыккан, аларны гамәлгә ашырган татар яшьләре форумының берәр эш планына татар мифлары, андагы геройларына багышланган берәр креатив чара ясамаска? Моннан тыш, бу ямьсез Шүрәлеләр, урыстан күчерелгән Кыш бабай киемнәренә җавап итеп яшь дизайнерлар арасында мифик персонажларыбызның заманча гәүдәләнешенә багышлап бәйге уздырмаска?

Кыш бабай гына түгел, Карурман бабайларны, Аксакал бабайларны, Шүрәлеләрне, мишәрнең тәңречелек чорына ук кайтып калган Аздякы (Аждаһа), cебертатарларның Пиценнәрен (урман иясе) актуальләштермәскә?

Әлбәттә, янә фольклорга кайтып калабыз дип әйтүчеләр дә булыр. Әмма бүген татар башкаларга иярепме, башкачамы, зурлап яңа еллар уздыра икән, бу эш мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, өйләрдә, авыл-шәһәрләрдә массалы рәвештә бара икән, бу бүгенге тормышыбыз булып чыга бит. Ә нигә аны татарлаштырмаска? Яңа образлар, яңа формалар, яңа персонажлар, яңа дизайнер эшләре белән баетмаска?

Запись Татар Кыш бабае булып берәү “Поле чудес”ка барып 1 каналда акча теләнеп йөри [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татфондбанкта 2 миллион кертемең булса, алмыйча да калырга мөмкинсең
Татфондбанкта 1,4 млн сумга кадәр кертемнәре булган физик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары хуҗалары түләүләрне ала алачак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышы барышында республиканың икътисад министры Артем Здунов хәбәр итте. //Tатар-информ//

Министр билгеләп үткәнчә, Татфондбанк мәсьәләсен хәл итү өчен, Татарстан Президенты фәрманы нигезендә эшче төркем булдырылган иде. Әлеге эшче төркемгә өч банк кертелгән, алар эшмәкәрләргә бу проблеманы чишәргә ярдәм итәчәк. Чәршәмбе көнне исә Казан эшмәкәрләре белән очрашу күздә тотыла. Анда башкаланың Башкарма комитеты әгъзалары да катнашуы көтелә.

“Үзәк банкның бик оператив рәвештә эш итүен билгеләп үтәргә кирәк. Бүгеннән кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы түләүләре бирелә башлады”, – диде Артем Здунов.

Министр шулай ук эшмәкәрләрнең салымнар һәм хезмәт күрсәтүләр өчен түли алмау белән бәйле кыенлыкларга калуын әйтте. Аның сүзләренчә, зыян күргән оешмалар хезмәт хакларын, салымнарны түли алсын өчен, эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды бюджетын 1 млрд сумга арттырачаклар. Зыян күрүчеләр гадиләштерелгән система буенча микрозаймнар ала алачак. Кичектереп булмый торган чыгымнар белән бәйле мәьәлә Яңа елга кадәр хәл ителәчәк. дип вәгъдә бирде икътисад министры.

Запись Татфондбанкта 2 миллион кертемең булса, алмыйча да калырга мөмкинсең впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зөлфәт бер сәгатькә миллионер булып ала
Банклар белән соңгы арада әллә нинди хәлләр булып тора. Татфондбанк кешеләргә салган кертемнәрен бирә алмыйча, ябылырга мәҗбүр. Ә «Ак Барс» банк киресенчә иң ышанычлы банклар рейтингына керде. //Tatar Today//

Менә ТНВ алып баручы Зөлфәт Зиннуров белән дә 19 декабрьның иртәсендә кызыклы вакыйга булган. “Ак Барс” банк башта аның картасына 6 миллионга якын акча күчергән. Аннан соң, шул акчаны бер сәгать эчендә гафу үтенеп, кире алган.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov)

“Иртән Ак Барс банкы сөендерә белә! Сәгать ярымга гына булса да үзеңне миллионер итеп хис итеп алуы рәхәәәәәәт икән!”, дип яза Зөлфәт Инстаграмда.

Запись Зөлфәт бер сәгатькә миллионер булып ала впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..