Архивы мулла - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Үзеңә үпкәлисең инде” – Теләчедә Салават Фәтхединовны кайсы мулланың нык тәнкыйтьләве билгеле булды
Теләчедә Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов җырчы Салават Фәтхетдиновны узган елгы концертында муллалар турындагы оятсыз мәзәк сөйләгәне өчен тәнкыйтьләвен әйтте.

Салават Фәтхетдинов Камал театрында узган концертында зина кылырга теләгән мулла турында мәзәк сөйләгән иде. Аның бу мәзәге кайбер мөселманнар тарафыннан тәнкыйтьләнде. Салават Фәтхетдинов концерт программасыннан мулла турындагы мәзәген төшереп калдырды, әмма үзен гаепле хис итмәвен, моның бары тик мәзәк кенә булуын әйтте.

«Август аенда Салават Фәтхетдиновның чираттагы концертларында артистның муллалардан көлгән мәзәге турында әйтеп бик күп кеше шалтыратты. Хәзрәт, бер дә колакка ятышлы әйбер түгел бит, килеп, тыңлап кара әле, диделәр. Барып карадым. Салават миңа: «Туфан абый Миңнуллин да «Әлдермештән Әлмәндәр»не язган бит, дип җавап бирде», — ди Айрат хәзрәт Аюпов.

«Язган, әмма, ул бит муллалардан көлми. Ә син, сәхнәгә менеп, мәзәк сөйләп, дин әһелләрен зина кылуда гаеплисең. Ә гаепләр өчен синең дүрт дәлилең булырга тиеш. Әгәр бу эшеңне туктатмыйсың икән, үзеңә үпкәлисең инде», — дидем. Туктады, Аллаһка шөкер», — дип искә алды хәзрәт.

Мәгълүмат Татар-Информ

Запись “Үзеңә үпкәлисең инде” – Теләчедә Салават Фәтхединовны кайсы мулланың нык тәнкыйтьләве билгеле булды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кайчак кимсенү дә тоясың, әмма…”: Эмиль Талипов иң яшерен серен ача
Актер белән аралашу гадәти нәрсә түгел ул. Син теге яки бу спек­такль­дәге ниндидер герой янына барасың кебек тә… Ә ул, мәзәк­тәгечә, бәрәңге дә ашый икән, төннәрен йокларга да ята булып чы­га. Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов янына ба­р­ган­да да “Мәхәббәт FM”дагы Ильяс та чыгар төсле иде каршыга, “Мулла”­дагы Әсфәндияр дә, “Диләфрүз ремейк”ның – кәттә мотоциклын выжылдатып, Исмәгыйле дә… Ә минем каршыда – күңеле белән урман-тугайларда уйнап үскән гап-гади авыл егете Эмиль иде.

Еламаска өйрәтте

Элек Биектау районына кергән Кадыш авылы, хәзерге Авиатөзе­леш районы авылы егете гаиләдә төп­чекәй булган икән. Ике ападан соң ту­ган егетне тездә иркәләп-назлап кына утырмаганнар утыруын, алар – хуҗалыктагы кырык­ма­са-кырык мә­шәкать, эш белән үскән буын. Әмма әнисе ягыннан да, әтисе яклап та иҗади оеткыдан мәхрүм булмаган Эмиль – кечке­нәдән күр­ше-тирә апа-абыйларга, иптәш­ләренә пародия күрсәтергә яраткан “артист”ны урындык өслә­ренә бас­тырып сөйләтә-җырлата торган булганнар. Әмма бу авыл “инс­титуты”на кагылышлы тәрбия­дән кала торган буш вакытта гына каралган – башта иң мөкатдәсе эш ләса…

– Эшләп үстек, безнең чорда бүгенге кебек уку, түгәрәкләр генә дип яшәү, телефоннарда уйнап утырулар юк иде бит инде. Балалардан культ ясау да булмады – барганбыз, акрынлап кул астына да керә башлаганбыз. 6-7 нче сыйныфларда мин әти белән бергә капчык-капчык бә­рәңгеләр ташый башлаган идем инде.

– Тик төпчекләргә кагылышлы иркәлек булмады гына димә, зинһар, барыбер ышанмыйм.

– Булмады. Кагып-сугып үстерү булмаса да, алга утыртып үбеп утыруларны да хәтерләмим. Әлбәттә, наз-мәхәббәткә туймадым дип тә әйтә алмыйм – әмма бер бала икен­чесеннән аерылмады. Әнием Әл­фия заводта сакта эшләде – иртән китә, төн кайта дигәндәй. Ул һәр­вакыт үзе белән пистолет йөртте – мин – кулымда пистолет та тотып караган кеше. Сүтеп-җыеп күрсәтә иде әни аны… Әмма әни катырак иде безнең – тозлап-борычлап, оял­тырлык итеп әйтә белде. Минем кызулыгым да – әнидән. Әтием Ман­сур мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде – шулай ук эш кешесе, улым, алай итәргә кирәк, болай эшләргә кирәк, дигән нотык сөйләгәнен ишеткән булмады. Без аларның тормышыннан үр­нәк алып үстек, олыларны – олы, ке­челәрне кече итәргә өйрәндек. Аннан, безнең чорда балаларны кырыслык-таләпчәнлек белән үсте­рү чоры иде.

– Нык тәртипле мулла песие булып үстеңмени?

– Без табигатьтә үстек. Хуҗалык эшләрен караганнан соң без урамга, урманга чыгып китеп, аралашып-уралышып үстек. Мактану булмасын – кулдан килмәгән эш, теш үт­мәгән шөгыль калмагандыр. Тиктормас, кызыксынучан идек. Шу­ңадыр, хәтерлим, туксанынчы еллар – мин бик сорагангадыр инде, әти белән әни акчаларын кырып-себереп велосипед алып бирде миңа. Матур, 9 меңлек, шәп сәпит! Без бу вакытта егетләр белән кача-поса дискотекага йөрибез. Үзебез­чә, кәттә бит инде – җилләнеп барабыз, сәпитне салам эскертенә качырып куябыз да дискотекага кереп китәбез. Шундый көннәрнең бер­сендә, биеп чыктык, ә минем сәпит юк! Тузан да кунарга өлгермәгән яңа сәпитемнән җилләр искән… Әниләргә аны-моны әйтеп тору юк әле – кайсын каян детальләр табып, ике көндә сәпит җыйдым мин. Үзем!..

– Үзеңнән бигрәк, матчага кыс­­тырылган талчыбыкка килеп җиттек бугай без?.. (Кө­ле­шәбез.)

– Әйе, анда эләкте! Сәпитне җы­еп бетергәч, әтигә дөресен сөй­ләп бирергә булдым. Кайттым, ул кафель идәнле ваннага унитаз урнаштырып ята, килдем дә: “Әти, минем сәпитне урладылар”, – дидем. Әтинең кулындагы кыскычы тө­шеп тә китте, кафельне дә чатнатты. Шунда кул астындарак торган чебен үтергечне алып, ипи шүрлегемә менеп тә төште!

– Ә үзең ясаган сәпитне күргәч?

– Анысы өчен әни мактады, үзе бит, бусы кадерлерәк тә булыр әле, диде. Әтигә ул эләктерү өчен үпкәләмәдем дә – бик тиешле урында, тиешенчә булган ул. Баштан сыйпап кына утырып булмый. Егетне егет итеп үстерергә кирәк – борын мышкылдатып елап йөрерлек булмасын.

– Шушы хыялыйлык һөнәр сайлауга да бер юнәлеш бир­гән­дер, әйеме? Әллә әти-әни “егетчә­рәк” берәр һөнәр ягына ишарә­ләдеме?

– Юк, киресенчә, әти укуымны шул юнәлештә дәвам итүемне киңәш итте. Мин мәктәптә укыганда төрле-төрле бәйгеләрдә катнаша башлаган идем инде. Төгәл фәннәр белән дә әллә ни дуслык булмады – техник вузлар турында башыма да кертмәдем. Мәктәптә укыганда да ул математика, алгеб­ра, физикалар бер газап иде – дәрес башында берәр ноктада берәр сурәт эзләп таба идем дә, дәрес буена шуңа карап утыра идем. Очына чыгып булмас ул формулалар, биремнәр башка планетадан иде… Шуңа театраль учили­щеның актерлык осталыгы факультетына документларымны тапшырырга булдым да. Әмир Камалиев – Аманулла классына укырга кердем. Өч ел укыганнан соң, миңа нидер җитми башлады. Дүр­тенче курстан соң Фәрит Бикчән­тәев төркем туплый дигәнне ишет­кәч, көчемне сынап карарга булдым – режиссурага укырга кердем. Фәрит абый бер шарт белән алды – мин театр училищесын ташларга тиеш идем.

– Ташладыңмы?

– Юк, кача-поса параллель укып бетердем: мин – ике мәктәпле артист.

– Фәрит Рәфкатовичка ничек итеп аңлаттың?

– Ул аны бүгенге көнгә кадәр белми шикелле.

Мин – соң өлгергән артист

– Эмиль Талипов һәм режиссура – алар кавыша алдымы соң? Аннан, мине иң кызыксындырган сорау – режиссер булуга укытып буламыни соң ул?

– Укытып була инде ул, 10-15 алымы бар аның. Әмма интуитив сизү, тоемлау – Ходайдан бирелә торган талант. Ансыз спек­такльнең йөрәге булмый. Минем режиссерлык эшләремә килгәндә, укыган вакытта сәхнәләштерелгән “Зөбәйдә – адәм баласы” бар. Фәрит абый киңәше белән алынган әлеге әсәр­не мин аны ничек бар, шулай итеп сәхнәгә чыгардым… Мин телә­гән нәрсә килеп чыкмады. Режиссерлык эше шуның белән тәмам да булды. Ә уку тәмамлаганда мин инде артист форматында эшли башлаган, беренче сынауларны узган идем. Күп уйный башладым. Әле анысы да ничек булды – мин курс­ташларымнан зуррак идем бит инде, театрга килеп эләгү белән дә чәчрәп балкып чыкмадым. 27 яшемдә генә артист буларак эшләр­гә тотындым.

– Әмма соңармадың, бәхет кояшы сиңа саран елмайды, дип һич тә әйтеп булмый. Режиссер синең талантыңны күрә һәм күтәреп алды бит?

– Артистның бәхете – режиссердан, анысы – бәхәссез. Әмма ме­даль­нең икенче ягы да бар – эш­ләмәгән, үзен чарламаган артист режиссерга кирәк түгел. Безгә укыганда да әйтә килделәр: талантлы артистка караганда, эшләгән артист күпкә кадерлерәк. Шуңа нинди бәхет кояшы ди инде? Беренче булырга теләсәң, үзеңне кызганмыйча эш­ләргә дә әзер булырга кирәк. Берен­челекнең үз хакы бар.

– Эмиль өчен кайсы рольләр иң-иңнәре рәтендә?

– Т. Миңнуллинның “Мулла”­сын­да­гы Әсфәндияр, Р. Зәйдул­ла­ның “Үлеп яратты”сындагы Корбанов, И. Зәйнинең “Мәхәббәт FM”­дагы Иләс Миләсов… Гомумән, “Мә­­хәббәт FM” ул миңа атап язылган спектакль дисәң дә була – иҗатымдагы иң-иң урынны нәкъ менә әлеге әсәр алып тора. Ул безнең курсны ачып бир­гән визит карточкасы – курсыбыз­ның биш еллыгына Илгиз Зәйниев махсус язды аны. Анда тулаем – мин. Ә урамда танып эндәшә башлаулар – Нурания Җамали режиссерлыгындагы “Ерактагы якын йолдызым” кинофильмыннан соң булды.

Зирәклек тупладым

– Иҗат коллективында бервакытта да җиңел була алмый…

– Авыр да түгел, Гөлнара. Аннан, күп нәрсә үзеңнән, тормышны, ке­шеләрне кабул итүдән дә тора. Элек мин риза булмасам, гаделсезлек күрсәм, бәргәләнә, үз дигәнемне исбатларга тырыша, бәхәскә керә идем. Еллар узу белән тормыш ул яктан да чарлый башлады – мин хәзер күп нәрсәне елмаеп, йөрәккә якын алмыйча, әрепләшмичә генә уздырып җибәрергә өйрәндем.

– Чып-чынлап туеп, театрдан китәргә ниятләп йөргән вакы­тың булдымы?

– Булды. Студент еллары иде әле ул. Уку авыр бирелә, барып чык­мый шикелле… Кердем дә Фә­рит абыйга: “Китәм мин!” – дидем. Тукта әле, ашыкма, бар да нормаль бит, диеп, аркадан кагып чыгарып җи­бәрде ул… Шул талпынышта кәеф кырылу да узды.

– Фәрит Рәфкатович еш мактыймы?

– Булгалый, әмма ул үтереп мактый торган кеше түгел. Сирәктә әйтеп куя. Әмма аның бер мактавын “күңелдә йөртәм” мин. Швейцария режиссеры куйган “Әтрәгәләм” спектакленнән соң: “Эмиль, син бит моны Голливуд артисты төсле уйнадың, афәрин!” – дигән иде. Ос­таздан андый сүз ишетү – тагын бер пар канат төртү белән бер инде ул!

Телисеңме, аккош каурые бүләк итәм?

– Озаклап башлы-күзле булмыйча йөрүеңдә өер-өер фанат кызлар гаепле булдымы соң, йолдызланып китеп, гадиләр янына төшәсең килмәвеңме?

– Безгә театрда йолдызланырга берәү дә ирек куймады. Укыган вакытта ук сеңдерә килделәр: сез артист буларак кына кызык, кеше буларак – юк. “Әйбәт кеше ул – һөнәр түгел”, – диләр иде. Шуңа йолдызлану турында сүз дә була алмый. Беренче тапкыр урамда танып эндәшүләре дә кинода төшкәч булды минем: бу бит шул-шул, дип кинодагы образым янына килеп фотога төшеп киттеләр, Эмиль янына түгел! (Көлә.) Шуңа минем үземдә дә, мин бит шундый-шундый, мине бөтен кеше белә, дигән нәрсә булмагандыр. Булды инде – Нурания Җамали киносыннан соң булды арттан йөрүләр… Стеналарга язулар да, чәчәкләр-күчтәнәчләр бе­лән каравыллап торулар да… Әмма ул – театр артистының һәрберсендә була торган әйбер. Мин аңа бүген бик гади карыйм.

– Әти-әни, улым, өйләнергә вакыт сана, дип әйткәләш­тер­мәделәрме?

– Әйткәннәрдер, әмма өйләнер­гә кирәк булганнан гына өйләнеп булмый ич инде ул! Күңел ятмаган, йөрәк “әйе” дигән кешеңне очратмыйча ашыгулар ялгышуга китерә дип беләм. Мин Илсөярне бик озак эзләдем, эчтә озак еллар бушлык иде. Әмма үз кешемне очратасымны сизә килдем. Динә Закирова бервакыт машинада барганда аның фотосын күрсәтте. Мин карадым да фотоны кире бирдем. Шуның бе­лән онытылды да. Кебек. Соңрак Камал театрыннан үзәккә баручы юл киселешендә, Тукай һәйкәле янында очраттым мин аны. Башта кем булуын искә төшерә алмыйча интектем. Исеме телгә килмәде. Аннан, беткән баш беткән дип, “Илсөяр!“ дип кычкырдым да башымны чит­кә бордым. Илсөяр – Илсөяр булып чык­ты! Шуннан сөйләшеп киттек. Аннан тагын бер тапкыр көтмә­гәндә юллар кисеште. Ул минем театр артисты икәнлегемне дә белми булып чыкты. Анысына сөендем генә инде.

– Әәәәй, бер аһ итәрлек романтик мизгел дә булмагач…

– Булды! Чигелгән читек тә биргәнем булды, атап җыр яздырганым да. Иң яшерен сер белән дә уртаклашыйм инде… Бервакыт күл янында йөргәндә мин су өс­тендә аккош каурые күреп алдым. Ил­сөяргә борылдым да: “Телисеңме, мин сиңа аккош – иң тугры мә­хәббәт кошы каурые бүләк итәм?” – дидем. Илсөяр, каян ала­сың соң син аны, дип югалып ук калды. Мин шунда агач ботагы алдым да, теге каурыйны судан көч-хәл белән этеп чыгарып, булачак гомерлек юлдашыма бүләк иттем. Аккошлар ялгыз яши алмый, дидем. Аның күзлә­рендә бәхет очкыннары иде. Каурый хәзер альбом эчендә, өебез­нең түрендә тора.

– Утызның үр ягына чыккан, шәхес буларак формалашкан, үз көенә генә яшәргә өйрәнгән ке­шегә гадәти гаилә кысаларына кереп урнашу ансат түгелдер ул, әйеме, Эмиль? Син роль белән янып йөрисең, ә синең кулыңа, бар ташлап кер әле, дип, чүп пакеты китереп тоттыралар…

– Юк, ансат түгел. Мәхәббәт тә, гаилә дә – ул шулай ук хезмәт. Аңа кергәнче син үзең җавап бирергә тиеш – әзерме син шуңа? Мин Ил­сөяр белән танышыр алдыннан ул халәтне тойдым – мин әзер, миңа гаилә кирәк. Әнә шул әзер булганнан соң гына тоемладым да – мин озакламый үз кешемне очратачакмын. Шуңа да гадәти тормыш, көн­дәлек мәшәкатьләр, җаваплы­лык­ның бер кешедән ике кешелек тандемга күчүе миңа гадәти булды.

– Гаиләнең матди ягын кайгырту артист кешегә авырмы?

– Яшерен-батырын түгел, го­мер-гомергә әдәбият-мәдәният-сән­­гатьтә акча булмаган, юк, бул­мая­чак… Шуңа мин дә төп эшемнән тыш акча чыганагы эзләргә мәҗ­бүр, ансыз тормыш көтеп булмый. Әйе, кайчак кимсенү дә тоясың, әмма… Ә болай, биргәненә мең шө­кер, торырга фатирыбыз, йөрергә машинабыз бар, өстәлебез – түгәрәк.

(Гөлнара Җәлилова/“Ватаным Татарстан”, /№ 49, 05.04.2019/)

Запись “Кайчак кимсенү дә тоясың, әмма…”: Эмиль Талипов иң яшерен серен ача впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Авылда имам булганчы, шәһәрдә каравылчы булам” – ни өчен белемле имамнар авылга кайтмый?
Татарстан авылларында белемле муллалар җитми, шәһәрдә белем алган яшьләр анда калу ягын карый. Галиев мәчетендә узган сөйләшүдә авыл имамнарын борчыган мәсьәләләр хакында сүз барды.

26 ноябрь Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасы янындагы Галиев мәчетендә “Авыл мәчетләрен кадрлар белән тәэмин итү: проблемнар һәм аларны чишү юллары”, башкача әйткәндә, “Ни хәлең бар, хәзрәт?” дип аталган түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте. Баксаң, вазгыять чыннан да мактанырлык түгел икән. Авыл җирендә муллага кытлык шактый зур. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның барысы да диярлек дәүләт ярдәменә мохтаҗ булуларын әйтте.

Башлап мөфти урынбасары Мансур Җәләлетдин статистика саннарын җиткерде.

​– Мәдрәсә тәмамлаган шәкертләрнең 100%ы да авылга кайтмый, шәһәрдә укыгач, шунда каласылары килә. Авылда хезмәт хакы да юк, аралашырга да кеше юк. Барысы да акчага кайтып кала. Республика күләмендә 1511 мәчет теркәлгән, шулардан 60 мәчет бикле тора, чөнки имамы юк. 700гә якын мулла бернинди дә дини белем алмаган.

Нишләп белемле имамнар юк соң? Әллә тиешле дәрәҗәдә укытмыйлармы яисә шәкертләр үзләре Тукаебызның шигьри юлларында сыман, мәдрәсәдә күп ятса да бернәрсә дә аңламыйлармы? Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары һәм өч уку йорты (РИУ, РИИ һәм БИА) ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин яхшы күрсәткечләр хакында сөйли, ләбаса?

​– Бездә бөтен Русиядә булмаган кадәр мәдрәсә бар, югары уку йортлары бар, менә Болгар ислам академиясен (БИА) ачтык. Статистика буенча, аларда 3 меңнән артык шәкерт укый – көндез һәм читтән торып, кичке бүлекләрдә. Бездә бер мең ярым мәчет булса, шәкертләр саны өч мең. Егерме ел эчендә “Мөхәммәдия”, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге” мәдрәсәләрдә, РИУда бу мәчетләрне инде бер 5-6 имам белән тәэмин итәрлек кадрлар чыгарганбыздыр. Әмма тәмамлаучылар белгечлекләр буенча эшләмиләр.

Мөхәммәтшин әйткәнчә, аларда әле дөньяви югары уку йортлары белән чагыштырганда, күрсәткеч югары, шәкертләрнең 60%ы үз белгечлеге буенча эшли. Моңа карамастан кадрлар тиешле күләмдә түгел. Дөрес, төп проблемнарның берсе – авылга кайткан яшь мулланың хезмәт хакы йә бөтенләй юк, яисә ул бик түбән дәрәҗәдә. Бу хакта элек-электән шактый сөйләнеп бара. Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев фикеренчә, моның тагын бер сәбәбе – салада чалма-чапанлы егеткә аралашу өчен мохит юк.

– Имам җитмәү дигән мәсьәлә ул әле хезмәт хакына гына терәлми. Мин анализлап карадым, моннан 5-6 ел элек өч җиргә имам җибәрделәр бездә, йорт та бирделәр, 15 мең акча да бирделәр, әмма алар бер-ике елдан ташлап качтылар. Чөнки яшьләргә аралашырга мохит кирәк. Бер 20 яшьлек егет мәчеткә килде, өй бирделәр, картлар үзенчә йөри, аралашырга кешесе юк, егет клубка чыга алмый, аны гаеп итәчәкләр, кызлар озата алмый – гаеп итәчәкләр. Ул мәчеттә бер, ике, өч көн утыра. Ялгызлыкны күтәрә алмый, аралашырга кеше бит кирәк, коллектив кирәк.

Җәлил хәзрәт авылдан качкан бер яшь мулланың: “Мин авылда имам булганчы, шәһәр мәчетендә сакчы булып эшлим” дигән сүзләрен китерде. Өстәвенә мәдрәсә тәмамлаган шәкертләрне каладагы дәүләт оешмаларына да рәхәтләнеп алалар икән.

“Дини белем хәзерге вакытта профессиональ дәрәҗәгә күтәрелде. Югары белем булганнан соң алар кем нинди яхшы урын тәкъдим итә – шул юнәлешкә китә. Әйтик, мәсәлән, дәүләт архивы, безнең барлык документлар иске татар телендә язылган. Ә анда эшләргә кеше юк. Хезмәт хакы яхшы һәм шәкертләрне рәхәтләнеп алалар. Безнең мәдрәсәдә тәрбияче дигән белгечлеккә әзерлиләр, алар да шәһәрдә кирәк”, диде “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт Габдуллин.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның барысы да диярлек без дәүләт ярдәменә мохтаҗ дип җиткерде. Ютазы районы мөхтәсибе Марат Мәрдәншин имам һөнәрен сайлаган кеше түрәләр белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тиеш дип саный:

“Имамның вазифасы күп, ул мәчетне дә карый, гаиләне дә тәэмин итә. Әмма имамның иң беренче вазифасы – авыл шурасы рәисе, район хуҗасы белән уртак тел табу”. Беренче чиратта Ходай кушканнарга буйсынырга тиешле мөселман руханиена глава, ягъни район башлыгы күңелен күрүдән тыш, мөфтият боерыкларын да үтәү мөһим.

Билгеле булганча, хәзер Татарстанның барлык мәчетләрендә җомга намазында бер үк вәгазь сөйләнә. Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев моны цензураның бер күренеше буларак түгел, ә имамнар өчен эшләнгән җиңеллек дип саный:

“Вәгазьләр буенча безнең мөфтиятнең “Шура” журналы чыга, Аллага шөкер, шул журнал буенча бетен вәгазьләр үткәрелә. Хәзер хәзрәтләргә нәрсә сөйлим, каян алыйм дип артык баш катырасы юк, бик уңайлы ул яктан – “Шура” журналыннан тематикасын да туры китереп, вәгазен дә туры китереп хәзрәтләр бер төрле вәгазь сөйли”, диде Рәдиф хәзрәт.

Бер төрле вәгазь сөйләү – демократияне кысрыклау түгел

Бу демократияне кысрыклау түгел дип саный районның баш имамы: “Башкача сөйләргә уйласалар, килешенеп әйтәләр. Мөхтәсибкә әйтеп куялар. Мәсәлән, безнең авылда суицид булды, ә “Шура” журналында ул юк , хәзрәтләр әйтеп куя безгә вәгазьне шулайрак сөйлим дип. Килешү дигәне – хәбәр бирү”.

Хәер, Татарстанда җомга вәгазьләрен “Шур” буенча сөйләмәүче имамнар да бар икән. Галиев мәчете ишегалдында безгә мөфтияткә кереп баручы авыл мулласы очрады. Аксубай районының Иске Ибрай авылыннан килгән. Саладагы дүрт гыйбадәтханәнең берсе Тимрәй дип аталучы Аллаһ йорты мулласы Мәүлеҗан Мәхмүтов, “Шура”га гына таянмыйм, ди.

“Хәзер, әлхәмдүлиллә, вәгазьләр күп, каян күрәбез, шуннан китаплар алабыз. “Шура” килә, әмма аннан гына сөйлә дигән сүз юк, кая яхшырак, үтемлерәк, шуларны да алабыз. “Шура”да бит ул 20 минутлык кына вәгазь, ә без ярты сәгать тә сөйлибез, күбрәк тә, башка темаларга да, хәзрәтләрдән алган вәгазьләрне дә сөйлибез”, диде 75 яшьлек аксакал.

Татарстанның беренче баш казые Габделхак Саматовның туган авылыннан килгән бабай әйткәнчә, аларда имамның, шул исәптән, яшь руханиларның да матди проблемнары юк. Иске Ибрай халкы дин әһелләрен үзләре тәэмин итеп тора. Тик бу гомум вазгыятьтән чыгарма, күпчелек авылларда хәл андый уңай түгел. Мәсьәләне ничек үзгәртергә мөмкин? Кызганычка, “Ни хәлең бар, хәзрәт?” дип аталучы түгәрәк өстәлдә күпчелек проблемнар уртага салынса да, аларны чишү юллары күрсәтелмәде.

Азатлык радиосы язмасы, видео һәм фотосы  (чит ил агентлыгы)

Запись “Авылда имам булганчы, шәһәрдә каравылчы булам” – ни өчен белемле имамнар авылга кайтмый? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казан мәчетләренең берсендә исем кушу ашханәдә үтә, намаз залы “түләүле” [әрнүле хат]
Муллалар культурный булсын! Нигә татарча язмадыгыз, димәгез. Әгәр әлеге теләкне җиткерүченең бу сүзләрен ничек ачынып әйткәнен ишетсәгез, хәтта башка милләт кешесе булсагыз да аңлар идегез. Башка берәү мөрәҗәгать итсә, бәлки әле, икеләнеп, бу хакта язмыйча да калыр идек. Әмма шалтыратучы Зөбәрҗәт абыстай Мөхәммәтҗанова иде шул.

Шулай да аның гозеренә күчкәнче, башта ук намаз укучы, мәчеттә эшләүче яки хәтта имам-хатыйбның да гади кешеләр кебек үк кеше икәнлеген искәртәсе килә. Югыйсә, күпчелек алардан илаһи дәрәҗәдәге сыйфатлар көтә һәм аларның ихлас динилекләрен сизмәгәч, исламнан йөз чөерә. Әмма дини инану белән адәм баласының шәхси сыйфатларын бер дип исәпләү бик үк дөрес түгел. Татар халкында бер гыйбарә дә бар бит: «Мулла кылганны түгел, ә мулла сөйләгәнне кыл», – дигән.

Хәзер инде Зөбәрҗәт абыстайның кем икәнлеген әйтеп китү дә файдалы булыр. Ул – Казанның соңгы ишаны саналучы Гарифулла Гайнуллинның кызы. Хәзер аңа 90 яшь. Телләреннән зекер төшмәүче, йөрәкләре Аллаһка бәйләнгән, догалары кабул булучы ишаннарны күреп, белеп үскән ул, яшьлегендә алардан дәресләр алган. Шуңа күрә абыстайның замана имамнарына таләбе бик урынлы яңгырый.

«Рамазан аенда оныгым дүртенче баласын тапты, Алланың биргәненә шөкер! Бала тудыру йортыннан өйгә кайтканда ук бар кунаклар белән мәчеткә кереп, исем куштырабыз, дип, алдан ниятләде. Үз мәхәлләсенең имам-хатыйбы белән вакытын да билгеләгәннәр. Әмма көне-сәгате килеп җитеп, «без юлга чыктык», дип хәбәр салгач, имам: «Мин исем кушмыйм, баламның мәктәбендә җыелыш, анда барасым бар, мәчеттә хезмәткәрләрем булырга тиеш», – дип кенә җаваплаган. Шулай да мәчеткә бара торган юлларыннан борылмаган болар. Аллаһ йортында бер егет исем куштыру йоласын үтәгән үтәвен. Әмма кайда диген – аш өстәлләре торган бүлмәдә. Ашханә булгандыр инде ул. Намаз залында үткәрүне сорагач, «ул түләүле», дигән. Әлбәттә инде, оныгымның кәефе нык төшкән, миңа елап шалтыратты. Янымда үскән, тәрбияләнгән һәм гарәп телендәге Коръәнне тәҗвид белән укучы оныгым шунда моннан өч ел элеккеге вакыйганы да исенә төшерде. Анысы да әлеге дә баягы үз мәхәлләсе мәчетендә булган иде. Ул вакытта алар никах укытырга теләп мөрәҗәгать иткәч, алты мең сум сораганнар. Акча түләргә теләмәсәгез, никах мәчетнең матур залында түгел, ә гади бүлмәдә булачак һәм имам-хатыйб үзе түгел, башка кеше укыячак, дигән сайлау алдында да калдырганнар. Аллага шөкер, бүтән мәчет имамы белән сөйләшеп, бик матур никах укыттык. Ни хәл бу!? Теге имам-хатыйб үз вәгъдәсен бозган, ана кешегә хөрмәтсезлек күрсәткән, өстәвенә күп балалы гаиләгә шундый тарифлар куйган! Мондый имамнар кешеләрне исламга тарта алмый, алар кешеләрне диннән ваз кичтерә. Шуңа күрә әле мөфтигә дә барасым килә: булачак хәзрәтләрне халык белән сөйләшергә, аралашырга, аны кабул итәргә өйрәтсеннәр иде. Әдәп-әхлакка!

Сезгә килмәгән дә булыр идем, мисаллар күп, йөрәгемдә җыелды. Үзем белән дә шундыйрак хәлләр булды быел. Бер мәчет-мәдрәсәгә – фидия, икенче җиргә фитра сәдакасын илттем. Тегесендә дә, монысында да дога кылып алып калучы булмады. Шундый илтифатсызлык күрсәттеләр менә, йөрәгем елады. «Әнә теге ящикка сал». «Әнә тегендә калдыр». Шул да булдымы инде мөселман җирендә кабул итү!? Шунда «Әлхәм» белән «Көлһу Аллаһ»ны укып, фәлән кызы фәлән исеменнән, дип, дога кылып булмыймыни! Ярар, мин. Әле намазда булмаган, аятьләрне бөтенләй белмәгән, әмма Рамазанда йөрәге йомшарып, мәчеткә килгән кеше шундый мөнәсәбәткә очрап, ничек мөселманнарны яратсын, ничек динне үз итсен? Әтием мәрхүм әйтә торган иде, сәдака бирер кеше дә калмас, дип. Акчасыз хәерчеләр турында түгел, менә шушындый күңелләре белән ярлы буын заманы турында әйткән икән ул. Тәүлек буена Аллаһка зекер кылып яшәгән йөрәкләре алдан күргән икән. Аннары әтинең тагын бер сүзе бар иде. «Кызым, астагы кулга караганда, өстәгесе барыбер яхшырак», – ди торган иде, сораучының түгел, бирүченең хәлен аңлатып. Ул беркайчан да мәчеттә эшләмәде, гыйлем алырга килүчеләргә дә киңәш итмәде. Имамнарга дәрес-гыйбрәт булсын, бастырыгыз әле. Монда мәчетнең, имамның исемнәрен фаш итмибез, дисәгез дә, мөфтинең үзенә әйтермен. Бер барып җитәрмен әле, Аллаһ теләсә».

Зөбәрҗәт абыстай сөйләгән мондый күренешләр турында соңгы арада еш ишетелә. Берәүне әнә мәчеткә намазга да кертмәгәннәр, икенче берәүдән мәчетне карап чыккан өчен генә дә акча сораганнар… Халык күтәргән Аллаһ йортларында дорфа, ваемсыз, үзләрен мөселман санаучылар хуҗа булып алган түгелме? Бу сорауга өммәт җитәкчеләре җавап табар, дип өметләник. Олы кешенең йөрәген борчуга салган бу мәсьәлә турында шуның өчен яздык та. Кем белә, Аллаһ кушып, хәлләр уңай якка үзгәрер.

Ләйлә ЗАРИФ, Казан шәһәре

Безнең гәҗит

Фото: архив

Запись Казан мәчетләренең берсендә исем кушу ашханәдә үтә, намаз залы “түләүле” [әрнүле хат] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Миләүшә Айтуганова Бәшәров турында әйткән сүзен журналист дөрес аңламаган ди
Танылган кинопродюсер Миләүшә Айтуганова Марат Башаровны “Мулла” фильмына төшергә чакыруына үкенми һәм танылган актерның катнашуы проектка игьтибарны арттырды, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Баулы район газетасында язылган мәкаләне шәрехләп әйтте.

Язмада мондый сүзләр бар: “Фильмда Татарстан артистлары гына түгел, танылган актёр Марат Башаров та катнашкан. Дөрес, кечкенә генә рольдә. Әмма баулылар белән очрашуга килгән фильм продюсеры, “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, әллә шаярып, әллә чынлап, Марат Башаровны чакыруына үкенеп тә алуы хакында белдерде. Мәсәлән, актёрның бер эш көне 300 мең сумга төшкән”.

Татарстан Республикасының “Татаркино” Дәүләт бюджет мәдәният учрежденисе директоры Миләүшә Айтуганова әлеге язма белән ризасызлыгын белдерде. “Сүзләремне дөрес аңламаганнар, билгеле. Фактларны үзгәртеп утырырга кирәкми, – диде ул. – Әйтергә теләгән фикерем шул иде: Марат Башаров кебек популяр актерның “Мулла”да катнашуы фильмга игътибарны арттырды гына. Дөрес, андый дәрәҗәдәге актерлар бәяләрен яхшы белә.

Ләкин чыгышы белән татар булган Маратның карьерасында бу беренче Татарстан фильмы булды, ул алга таба да безнең проектларда катнашу теләген белдерде. Мәскәүдә генә түгел, бездә да бар оста актерлар, теге яки бу рольгә туры китерергә кирәк бит әле аларны. “Мулла” фильмының иҗат төркеме Марат Башаровның эшен югары бәяләде: үз эшенә актер җитди карый, төшерү вакытында текстын ятлап өлгергән иде, кадрда эшләү тәҗрибәсе зур, аның катнашындагы сәхнәләрне бик тиз төшердек, диделәр”.

“Мулла” фильмы 2017 елның августында төшерелә башлады. 2018 елның апрелендә аның презентациясе тәкъдим ителде. Рамазан аенда ул Татарстан районнарында күрсәтелде һәм иҗат төркеме белән очрашулар оештырылды.

Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы нигезендә эшләнгән фильм Әтнә татар дәүләт театры базасында төшерелде. Әсфәндияр ролендә – театрның баш оежиссеры Рамил Фазлыев. Кино сценариена кертелгән яңа образда – Әсфәндиярның дусты ролендә Марат Башаров төште.

“Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова

Запись Миләүшә Айтуганова Бәшәров турында әйткән сүзен журналист дөрес аңламаган ди впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Миләүшә Айтуганова Марат Бәшәровны “Мулла” фильмына чакыруына үкенә
Кичә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында татар телендә “Мулла” кинофильмы күрсәтелде, төшерү төркеме вәкилләре белән очрашу узды. Ә асылда бу безне әйләндереп алган чынбарлык, хәттә ки имансызлык белән күзгә-күз очрашу булды.

Фильм күрсәтеләчәк залга килеп керү белән эчкә җылы йөгерде. Тулы ук булмаса да, залда кеше ярыйсы гына иде. Күпчелекне яулыклы апалар, түбәтәйле абыйлар, авыллардан килгән имамнар тәшкил итте сыман. Ара-тирә яшьләр дә күренде, кечкенә балаларын ияртеп килүчеләр дә бар иде. Әлеге фильм драматург Туфан Миңнуллинның берничә театр тарафыннан куелган, танылу тапкан “Мулла” пьесасына нигезләнеп төшерелгән. Шул ук вакытта сюжетка яңа образлар, эчтәлекне тагын да тирәнәйткән яңа күренешләр дә өстәлгән. Фильм төрмәдәге вәхшилекне күрсәтү белән башланып китә: тоткыннар арасында аяусыз сугыш бара. Мондый җирдән бары көчле рухлы кеше генә кешелеген югалтмыйча, сынмыйча, күңелен пычратмыйча чыга ала. Фильм авторлары шул рәвешле тамашачыны төп герой – Әсфәндияр белән таныштыра. Әлеге рольне Әтнә дәүләт театры баш режиссёры Рамил Фазлыев башкарган, ул шулай ук фильмны куючы режиссёр да. Һәм әйтергә кирәк, аның бу образына чын-чынлап ышанып карап утырдым.

Төрмәдән чыккач Әсфәндияр туганы, эре бизнесмен Самат Закирович белән очраша. Әлеге каршылыклы образны танылган артист Наил Дунаев башкарган. Кайчандыр бабасы авыл мәчете манарасын кискән Самат Закирович хәйрия белән актив шөгыльләнә, туган авылында мәчет төзеткән.

“Мәчет бар – кешесе юк” дип кабатлады ул берничә тапкыр. Чыннан да, кайчандыр зур булган татар авыл тарала, бетү алдында тора, аңа имансызлык куркынычы да яный. Һәм бу очракта ул авыл татар халкының үзен гәүдәләндерүе аңлашыла.

Фильмда Татарстан артистлары гына түгел, танылган актёр Марат Башаров та катнашкан. Дөрес, кечкенә генә рольдә. Әмма баулылар белән очрашуга килгән фильм продюсеры, “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова Марат Бәшәровны чакыруына үкенеп тә алуы хакында белдерде. Мәсәлән, актёрның бер эш көне 300 мең сумга төшкән.

Баулылар төшерү төркеменә биргән сораулар, фильм хакында тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасында укырга мөмкин.

Фарида Зиярова, bavly-tat.ru

Запись Миләүшә Айтуганова Марат Бәшәровны “Мулла” фильмына чакыруына үкенә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанда мәчет имамын үле хәлдә хәрәбәләр астыннан табалар
Узган җомгада өйлә намазыннан соң Кормаш авылы мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт мәхәллә халкын ташландык хәлдәге элеккеге колхоз җәйге терлек лагерында мәчет, мохтаҗлар ихтыяҗына төзелешкә кирәк-ярак, утын хәзерләү өмәсе игълан итә. Халык җыелганчы дип берүзе түбәсе ябык иске карданың терәкләрен кискәндә көтелмәгән хәл – ул кинәт ишелеп төшә һәм 66 яшьлек имам матча астында кала.

Вакыйга урыныннан ерак та булмаган авыл халкы аны хәрәбәләр астыннан табып алганда соң була инде – ул урында ук җан бирә, дип яза районның “Йолдыз” газетасы.

“Бик кече күңелле, ярдәмчел иде имамыбыз”, диләр шушы авылда яшәүчеләр.”

“Мәрхүмнең рухы җәннәттә булсын, район дин тормышына ул үзеннән бик зур өлеш кертте. Апасның Җәмигъ мәчетен төзү һәм бизәүдә башлап йөрде. Ничә еллар элек төзелеп җайга кереп китә алмаган Кормаш авыл мәчетен төзекләндерү, яңартуда һәм халыкны хак дин юлына тарту, иманга кайтаруда зур көч куйды”,  ди имам-хатиб Рәшит һәм “Миргасыйм” мәчете имам-хатибы Рамазан хәзрәтләр. Мәрхүмнең җеназасына килгән Апас мәдрәсәсе җитәкчесе Шәһит хәзрәт, Әнәле мәчете имам-хатыйбы Мостафа хәзрәт һзм башкаларның да аның турында матур истәлекләре бар.

Рәшит хәзрәтнең Апаска кайтып төпләнгәнче Казан төзәтү дәүләт учреждениеләрендә сакчы, тәрбияче булып эшләгәнлеге мәгълүм.

“Үз акчасына бик күп фәкыйрьләргә, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә иманы кушканча ихластан булышты. Авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмнең”,  ди Кормаш мәхәлләсе халкы һәм аны яхшы белүчеләр. Алар Апас мөхтәсбәтенә Кормаш авыл мәчетенә аның исемен кушу буенча эш башларга җыена.

Татар-информ

Запись Татарстанда мәчет имамын үле хәлдә хәрәбәләр астыннан табалар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мине татар, мөселман булган өчен генә кыйнап үтерергә теләделәр”
Кострома мәчетендә имам булып эшләүче Фәрит Халиковка һөҗүм булган. Хәзрәт әйтүенчә, аны мөселман булганы өчен туктатканнар һәм үтерерлек итеп кыйнаганнар, ә җитәкчелек моны гади хулиганлыкка кайтарып калмакчы. Хәзер ул гаиләсе өчен курка. //Азатлык радиосы//

Казанда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган, тумышы белән Арчадан булган Фәрит Халиков инде елъярым хатыны һәм ике баласы белән Костромада яши. Аны татар милли-мәдәни мохтарияте мәчеткә имам итеп чакырткан булган. Ул күптән түгел ачылган мәчеттә икенче имам вазифасын башкара.

7 август көнне кичке намазга дип мәчеткә барганда Фәрит хәзрәткә ике ир кеше һөҗүм итеп бик каты кыйнаган. Хәзрәт паралич белән авыру сәбәпле, аларга каршы да тора алмаган. Көч структуралары әлеге һөҗүмне гади хулиганлыкка кайтарып калдырмакчы һәм хәзрәткә тавыш куптармаска кушкан. Бу хакта Фәрит Халиковның үзе белән сөйләштек.

– Фәрит хәзрәт, бу һөҗүм дини эшчәнлегегез белән бәйле дип саныйсызмы?

– Әлбәттә. Һөҗүм итүчеләрнең берсе мин яшәгән йортта, бер үк керештә яшәүче күрше иде. Ул минем имам икәнне белә, чөнки мин монда мәчеткә якын гына торам.

7 август көнне шул күрше дусты белән эскәмиядә хәмер эчеп утыра иде. Мин алар яныннан ашыгып кына үтеп киттем. Бу күршенең дусты: “Стой” дип кычкырды. Мин игътибар итмәдем, яшенле янгыр башлану сәбәпле, тиз генә кире кереп курткамны алдым. Кире чыккач: “Нәрсә яшеннән куркасың мәллә?” ди. “Юк, курыкмыйм” дип китеп бардым. Тагын “Стой, мусульманин” дигәч, туктап артыма борылган идем, ул миңа китереп сукты. Мин егылдым. Шуннан бу мине кыйный башлады. Аннары кирпечтән дә зуррак таш алып башка сугарга тотынды. Менә үтерәм-үтерәм дип кыйный инде. Мин куллар белән башымны капладым. Муенга да дүрт тапкыр төште, җилкәләргә күп туры килде. Бөтен бит күгәрде. Ишетеп ятам инде минем күрше әйтә: “Бу готовый, әйдә калдыр”, ди.

Мин шуннан соң акрын гына киттем дә өйгә кереп полициягә шалтыраттым. Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәре килде дә: “Дини-милли низаг булды дип тавыш кына күтәреп кара, бу бары гади хулиганлык. Монда бернинди дә дини һәм милли нәфрәт юк”, дип психологик басым ясый башлады.

Хастаханәгә баргач та, тикшергәч, бер җирең дә сынмаган, баш миең селкенмәгән дияргә тотындылар, гәрчә торып баскач гел косасы килә. Хәтта болничный да бирмәделәр.

– Җинаять эше ачтылармы соң?

– 116 маддә, ягъни хулиганлык нигезендә җинаять эше ачтылар һәм әлеге һөҗүм итүчеләргә 20 мең сум штраф кына түләтмәкче булалар. Алар мине үтерәм дигән максат куеп кыйнады, ә аларга бары штраф кына салмакчылар.

Полиция дә шул һөҗүм итүчедән: “Нигә шулай иттегез?”, дип сорый. “Мин хәтерләмим”, ди. Ә барысын да карап торган күрше бу эштә шаһит буларак кына бара. Ул бит мине үтергәнне күреп торды, туктатмады. Аннары минем мөселман икәнне аңа бит шул күрше әйткән.

Полициядә һәм хастаханәдә булганнан соң, безнең икенче сортлы халык икәнебезне аңладым. Русиядә син урыс булмасаң, син инде икенче сортлы. Хастаханәдә хәтта: “Ник сине үтермәгәннәр ич, әгәр үтерсәләр инде…”, диләр.

Минем Русиядән качасым килә. Сине мөселман һәм башка милләттән булган өчен генә тик торганда үтерсеннәр инде. Бу илдә хатыным өчен дә, балаларым өчен дә куркам. Бу хәл бүген булмаса, иртәгә кабатланырга мөмкин. Минем өчен бу ил хәзер ватаным түгел. Теләсә кая китәр идем. Әле бит гади хулиганлыкка кайтарып калдырмакчылар, имеш үтермәгәннәр икән.

Кострома шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияты башлыгы Әлфия Хәкимова Азатлыкка әйтүенчә, хәзер ул Фәрит хәзрәтне дәваланыр өчен Татарстанга җибәрергә җыена, чөнки җирле хастаханәдә аны кабул итмиләр.

“Костромада тавыш куптарудан куркалар һәм бу эшне яшермәкчеләр, әмма без җинаять эшен ахыргача җиткерергә тырышачакбыз. Бу бит үтерергә дип эшләнгән җинаять. Җитмәсә дини нәфрәт белән бәйле. Һөҗүм итүче үзе дә яшерми бит. “Әйе, мин аңа “стой, мусульманин” дип кычкырдым ди. Үтерергә дип кыйнаганнар инде”, ди ул.

Бу инде соңгы арада Русия төбәкләрендә татарларны эзәрлекләүнең теркәлгән икенче очрагы. Күптән түгел түгел генә Тверь өлкәсендә хакимият Шамил Казаковны полициягә эшкә алудан баш тартып, моны аның милләте татар булу белән ажлаткан иде. Бу милли эзәрлекләү очрагын фаш иткән Казаков хәзер мәхкәмә аша җәзага тартырга да маташалар.

Запись “Мине татар, мөселман булган өчен генә кыйнап үтерергә теләделәр” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Дини мәҗлесләргә мулланы интернет аша да чакырып була. “Ай мулла” сайты турында
Күптән түгел “Ай мулла” сайты эшли башлады. Әлеге сайтта теркәлгән һәр кеше үз шәһәрендәге яки районындагы мулланы ашка чакыра ала. Бөтенроссия интернет проекты 2015 елда imedrese.ru порталы җитәкчесе Ринат Аляутдинов инициативасы белән барлыкка килгән.

“Сайтта теркәлгән муллалар югары белемле, алар сезнең дини мәҗлесегезне кызыклы, файдалы, югары дәрәҗәдә үткәрергә булышачак. Чакырылган мулла сез теләгән темага вәгазь әзерләп, сорауларыгызга җавап та бирә ала. Безнең сайтта Мәскәүдә һәм Татарстанда эшләүче танылган муллар теркәлгән.” – диелә imulla.ru сайтында.

Әлеге проект мәчетләр булмаган җирлекләрдә дә дини чаралар, мәҗлесләр оештырырга булышачак дип өметләнә оештыручылар. Димәк, халык дингә тагын да якынаеп, аның белән таныша алачак.

Муллалар исем кушу, никах, мәүлид, ифтар, коръән ашлары үткәрү, өшкерү кебек хезмәтләр тәкъдим итә.

Запись Дини мәҗлесләргә мулланы интернет аша  да чакырып була. “Ай мулла” сайты турында впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..