Архивы намаз вакытлары - Tatar Today - татар яңалыклары.

Игътибар: Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә
Хөрмәтле дин кардәшләребез!

Ел саен, май аеннан башлап (Казан өчен 5 нче майдан 6 нчы майга каршы төндә) һәм август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый. Шуңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый. Быел әлеге вакыт Рамазан аена туры килүенә игътибарыгызны юнәлтәсебез килә.

Нәкъ менә шуңа күрә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап, намаз вакытларын исәпләү юлы белән билгеләргә карар кылды. Бу карар Голамәләр шурасы тарафыннан ТР календарьләре өчен намаз вакытын билгеләү системасына һәм аны исәпләп чыгаруга кертелде.

Без илебезнең атаклы галиме, имам Шиһабетдин Мәрҗани фикеренә таяндык, ул без яшәгән төбәктә югарыда телгә алынган айлар өчен ястү һәм иртәнге намаз вакытларын исәпләгәндә әлеге намаз вакытлары чын-чынлап керә торган җирлеккә карап исәпләү кирәклеге турында әйткән. Мәсәлән, Әстерхан шәһәре 46-нчы географик киңлектә һәм, Татарстанныкы кебек үк, географик озынлыкта урнашкан.

4 майдан 5 майга каршы төндә Казанда иртәнге намаз 23:44 сәгатьтә керә, ә 5 май көнне, кояш баю белән, чын төн юк. Санау юлы белән исәпли башлау элекке көн вакыты белән чагыштырганда шактый аерма китереп чыгара. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иртәнге намазның башлану вакыты – ураза башлану вакыты булып тора.

Игътибарлы булыгыз һәм намаз вакытларын күзәтеп барыгыз!

Чыганак: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Запись Игътибар: Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Игътибар: августта намаз вакытлары үзгәрә
Май башыннан алып, август ае башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушылды. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый иде.

Мәгълүм булганча, шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынды. Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр тәмам һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде.

Ә август башыннан алып (Казан өчен 7 августтан) исә, киресенчә, намазның төгәл кергән вакытын исәпләү мөмкин булу сәбәпле, намаз вакытлары кояш йөрешенә карап, астрономик  хисаплау ысулы белән төгәл вакытында күрсәтелә башлый. Шуңа күрә ястү намазын уку вакытында кисәк үзгәреш барлыкка килә. Намаз укучы дин кардәшләребезне үзгәрешкә игътибарлы булып, намазларыбызны динебез кушканча төгәл вакытында укырга чакырабыз.

dumrt.ru

Запись Игътибар: августта намаз вакытлары үзгәрә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..