Архивы наркотик - Tatar Today - татар яңалыклары.

ММЧ: Казанда наркотиклар белән сәүдә итүче 21 яшьлек егетне тоткарлыйлар
Казанда наркотиклар белән сәүдә итүче 21 яшьлек егеттән 350 граммнан артык синтетик наркотик һәм гашиш алганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ай башында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәтенең Казан шәһәре буенча бүлеге хезмәткәрләренә Идел буе районында яшәүче бер егетнең наркотиклар сату белән шөгыльләнүе турында хәбәр килгән.

Егетне Зорге урамындагы торак йорт подъездында тоткарлаганнар. Аның үзендә ике граммга якын наркотик тапканнар, ә яшергән урынында 100 граммга якын гашиш һәм 108 грамм синтетик наркотикка юлыкканнар. Егет фатирында тагын 150 грамм наркотик саклаган.

Ул полицейскийларга наркотиклар тарату аның төп эшчәнлеге һәм керем чыганагы булуын әйткән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

tatar-inform

Запись ММЧ: Казанда наркотиклар белән сәүдә итүче 21 яшьлек егетне тоткарлыйлар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“13-14 яшьлек кызның авызында ак әйбер, үзе гырылдый, күзләре төрле якка караган…”
Бакчага барам. Машинада. Авыл аша узам. Әлбәттә, тизлек – 30-40 км/сәг. Бала-чага… Машина астына керә язып, өреп калучы этләр… Исерекләр. Алда велосипедка утырып, миңа каршы килүче бер кыз күренде. Күңел нидер сизеп, тагын да әкренәйдем. Шул секундта ук кыз, миннән бер 50 метр алда юл читенә барып капланды. Ара шактый бит, торыр дип карап барам. Ята. Кымшанмый да. Аһ, башы белән ташка бәрелде микәнни… Узып китеп, туктадым. //Сөембикә//

Миннән артта бара торган машина да туктап, ир белән хатын төштеләр. Кыз янына миннән алдарак килеп җиттеләр дә, карап торалар. Кыз гырылдап ята. Мондый мизгелдә куркып каласың бит ул. Йә умырткасы имгәнгәндер… Ялгыш тотсаң, гомерлек инвалид булуы бар. Аларны да аңлыйм. Шулай да нәрсәдер эшләргә кирәк бит инде. Таш күренми үзе тагы. Кызның кәкре-бөкре килгән аякларын велосипед астыннан чыгардым. «Тау» велосипеды, авыр.

Ир-ат аны якындагы коймага сөяп куйды. Сынган җирләре юкмы дип, капшыйм. Юк. Кызның авызында ак әйбер күзгә чалынды. Иии, Ходаем, күбек… Үләме әллә?! Юк икән, сагыз. Сулыш юлына китәр, дип, авызыннан алмакчы булам. Гырылдый бит. Кыз, кымшанып, күзләрен ачты. Юк, ачты дию дөрес булмас. Күз уемы ярым ачылды. Күзләре төрле якка карый иде. Үз гомеремдә беренче тапкыр төрле якка караган күзләр күрдем. Куркыныч. Шуннан караш уртага җыелды, тик бу карашта аң әсәре юк иде.

13-14 яшь. Чибәр, тик йөзе умырылган. Дәшәм. Колагыннан наушникларын алам. Кайсы җирең имгәнде, кайсы төшең авырта, дим. Җавап урынына гырылдау гына. Ниһаять, кымшана башлады. Янда басып торган ир-ат озак кына карап торганнан соң: «Да она нетрезвая? – диде дә, хатыны белән машиналарына утырып китеп тә бардылар. Чыннан да, кыз исерек. Тик үзеннән аракы исе килми бит, мин аракы исен бик шәп сизәм…

Күңел ышанмады, юктыр дим, һәләкаткә очрау шулай аңын алгандыр. Әкрен генә сөйләшә башлады. Бите җәрәхәтле, кан күренә, яңагыннан умырылып ертылган җире асылынып тора, тузанга баткан ит, кан күренә. Әйдә, яраңны сөртәбез, һичьюгы, зарарсызландырыйк, инфекция керер бит дим. Исемең ничек, дим. Сиңа нәрсәгә, ди бу. Кайда яшисең, әйдә, илтеп куям, дим. Неважно, ди. «Минем этем бар иде, кайда ул?» − дип еламсырый башлады. Юк дим, этең юк иде, син бит велосипедтта бара идең. Юк, минем этем бар иде, син урладың аны, ди. Мәйтәм, кайда? Кулларымны җәеп күрсәтәм. «Әнә машинаңда, кыйбатлы эт ул». Машина ачык калган иде, аксак-туксак чабып китте бу шунда, керде дә утырды, әйберләремне актара башлады…

Калган көрәшне сөйләп тормыйм. Наркотик сөреме белән агуланган икәнен шунда гына аңладым… Әле анда да ышанмадым, беләген ачып карадым, шприц эзләре юк бит! Тик күз карасы тараймый, күз төсе беленми хәтта… Иснәгән, күрәсең… Чибәр генә кызый, блондинка… 13-14 яшь…

Калганын сөйләве кыен. Сөйрәп чыгарып булмады. «Этең велосипедыңа утырган бит әнә», – дигәч кенә, машинамнан чыгып китте. Һәм мин белгән догаларымны укып, алга таба кузгалдым…

Нишли ала идем соң мин?! Үз-үземне юл буе битәрләп кайттым. Янда гына милиция бүлеге иде бит, ник шунда илтмәдем?! Илтеп булмаганын да аңлыйм… Курыктым, 13-14 яшьлек наркоманнан курыктым! Тагы велосипедына утыргандыр, тагы аугандыр… Көне ни белән тәмамлангандыр бу булачак ананың, белмим… Наркоманнарны күргәнем бар, тик өлкәнрәкләрне…

Йә, Ходай, балаларыбызны үзең сакла… Мондый кайгыны күрсәтә күрмә… Ата-анасы кайда бу баланың?

Запись “13-14 яшьлек кызның авызында ак әйбер, үзе гырылдый, күзләре төрле якка караган…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..