Архивы ничек җырчы булырга - Tatar Today - татар яңалыклары.

Гүзәл Уразова концертының сәхнә артында Elvin Grey ничәгә кадәр йоклавын әйтә [“Ничек җырчы булырга?”-II]
“Ничек җырчы булырга?” – йолдызлардан көтеп алынган Ютюбтагы видеоның икенче өлеше. Концерт менә-менә башланырга җыена. Тамаша сөенә, артистлар дулкынлана.

Гүзәл белән Илдарның продюсеры өстәвенә алып баручы да икән. Гүзәл сәхнә артында кызу-кызу чыгыш киемнәрен алмаштырган вакытта, көтелгән кунак Elvin Grey да килгән чак. Илдар аны “братан” дия-дия, колачлап каршы ала.

Радик Юлъякшинның әнисе Нәфисә ханым, шулай ук рәхәтләнеп концерт карарга килгән икән. Камера бер тамашачыны, бер сәхнәне төшереп ала. Ышанасызмы, концертлар залында хәтта бер буш урын да калмаган. Менә шулай бу гүзәл парны халык ярата инде. Гүзәл белән Илдар өр яңа җырларын тәкъдим итеп, тамашачыны үзләре дә сөендерә.

“Концертта тере әтәч сәхнәгә чыгамы?” дигән сорауга, шулай ук җавап таба алдык. Тамашачылар бер дә шаккатмый, әтәчне күрергә әзер. “Бик риза, нәрсә күрсәтсәләр, шуны карыйбыз”, – ди концерт карарга килгән бер әбекәй.

Elvin Grey да махсус кунаклар рәтеннән бит. Ул да сәхнәгә чыгарга үзенең “кыйммәтле” ташлар – стразалар белән бизәлгән ак костюмын әзерли. Аның чыгышын тамашачы, аеруча кызлар, көтеп алган икән. Җырларына хәтта урыннарыннан торып биеп тә җибәрәләр.

Гүзәл белән Илдар концерты бу юлы да бик җанлы булып үтә. Алар үзләре генә түгел, кызыклы шоу да, биючеләр, төрле костюмнар, рольләр, балаларны сәхнәгә чакырып, махсус аниматорлар белән аларны уйнатып, чыгышларын тагын да баета. Гүзәл Уразова үзе дә: “Без дөрес юлда, кеше безнең белән яшәрә”, – ди.

Tatar Today

Запись Гүзәл Уразова концертының сәхнә артында Elvin Grey ничәгә кадәр йоклавын әйтә [“Ничек җырчы булырга?”-II] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гүзәл белән Илдар концертларының сәхнә артын ача: анда Elvin Grey һәм…әтәч! [видео]
Яңа гына YouTube каналында Илдар белән Гүзәл  “Ничек җырчы булырга?” дигән видео чыгарды. Бу видеода Гүзәл ничек итеп концертка әзерләнүләрен сөйли. Әлбәттә, дулкынландыргыч вакыт, чөнки яраткан тамашачысы алдында матур да, гүзәл дә, күз явын алырлык та булырга кирәк. Менә бүгенге концертка ул нинди матур чәч причёскасы ясатканын, концерт буе кияргә әзерләп куйган асыл бизәкле күлмәкләрен, иренең пиджак-костюмнарын да күрсәтә. Шунда ук җырлап та, биеп тә ала. Үз җырына түгел, башканыкына моңлана.

Тамашачылар да ару гына җыелган. Һәрберсеннән сүз әйттереп булмаса да, берничә активыннан сүз алырга өлгерә оператор. Һичшиксез, яратып килгән тамашачы начарны сөйләмәс, бары тик ярату һәм мактау сүзләре генә, җырларын да хәтта башкаралар.

Гүзәл шулай ук, сүз уңаеннан, үзенең шушы көннәрдә дөнья күргән “Ничек җырчы булырга?” дип, аталган китабы белән дә тамашачысы белән уртаклаша. “Җырчы булу авырмы, җиңелме?” дигән сорау турында уйланучылар биредә үзләренә җавап табарлар дип уйлыйм. Бик күп фотолар белән бизәлгән китап битләрендә минем иҗат юлым, моңарчы беркайда да әйтелмәгән кызыклы фактлар, төрле хәлләр турында укып белергә мөмкин. Шулай ук алдагы китаплардагы даими рубрикалар – танылган шәхесләрнең безнең турыдагы фикерләре дә урнаштырылды”, – ди Гүзәл һәм шунда ук уйнаткан бәйгедә (социаль челтәрдә җырларның исемнәрен язарга) җиңүчене атап, китапны юллый.

Концертларының махсус кунаклары белән дә таныштыра. Гаилә дуслары һәм сәхнәдәшләре Elvin Grey һәм…әтәч! Махсус алар белән отельда урнашкан, яшәгән, киләчәк елның символы – әтәч тә аларның бүгенге кичәсенә килгән икән! Бигрәк интрига тудырырга ярата инде Гүзәл! Киләсе тапшыруда концерт ничек үтүе, килеп чыккан һәм тамашачыны шаккатырган сюрприз-маҗаралары хакында сөйлиячәк.

Запись Гүзәл белән Илдар концертларының сәхнә артын ача: анда Elvin Grey һәм…әтәч! [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..