Архивы Нобель премиясе - Tatar Today - татар яңалыклары.

Уразаның файдасы Нобель бүләгенә ия булган галим тарафыннан расланды [видео]
Быел химия өлкәсендә Нобель бүләгенә ия булган Есинори Осуми күзәнәкләрнең “үз-үзен ашау” күренешен ачкан. Ризыктан тыелу очракларында организмда чистарыну бара ди ул һәм, андый максат куймаса да, уразаның файдасын дәлилли. //Азатлык радиосы//

Бу атнада фәннең төрле тармакларында – физиология һәм медицина, физика һәм химия өлкәләрендә Нобель бүләге ияләре игълан ителде. Киләсе атнада әдәбият һәм икътисад өлкәләрендә бүләкләр тапшырылачак.

Шулай да без укучыларыбызга аеруча кызык булган бер ачышка аерым тукталырга булдык. Сүз япон галиме Есинори Осуминың аутофагия өлкәсендә эзләнүләре турында.

Eсинори Осуми

Фәнни даирәдә ураза тотуның файдалы һәм зыянлы яклары турында бәхәс даими дәвам итә. Япон галименең ачышы бу бәхәстә күпмедер ачыклык кертә.

“Осуми ачышы күзәнәкнең эчке өлешен эшкәртүне яңача аңлау парадигмасын булдырды. Аның ачышы ачлыкка адаптация һәм инфекциягә җавап буларак күпсанлы физиологик процесслар әһәмиятен аңлауга юл ачты”, диелә Нобель комитеты белдерүендә.

Аутофагия дип күзәнәкләрдә җыелган төрле “чүпне” эшкәртү һәм юкка чыгару күренешен атыйлар. Башкача әйткәндә, бу – күзәнәкләрнең “үз-үзен ашау” процессы.

Аутофагия процессы кыска видеоязмада:

Аутофагия ярдәмендә күзәнәкләр кирәкмәгән өлешләреннән, ә организм – күзәнәкләреннән арына ала. Табигатьтән килгән бу сәләт ярдәмендә күзәнәкләр кирәксез һәм зыянлы элементлардан арына. Күзәнәкләр бу очракта чүп ташлый торган кеше кебек хәрәкәт итә: башта “чүпне” махсус “капчыкларга” – аутофагосомнарга сала, аннары “чүплеккә” – лизосомаларга (кайбер организмнарда вакуольларга) ташлый. Анда бөтен чүп-чар эшкәртелә һәм юкка чыгарыла. Эшкәртелгән чимал исә янә күзәнәкнең яшәешенә хезмәт итә: энергия буларак кулланыла яки яңарту процессында төзелеш материалы була.

Аутофагия күзәнәкләрне аңа кергән инфекция һәм токсиннардан чистарта. Аның иң эффектив вакыты исә организм өчен стресслы вакытта була. Әйтик, кеше ач булган очракта. Күзәнәкләр ач булганда, алар эшкәртү процессын тизләтә, төрле зыянлы элементлар юкка чыга бара.

Аутофагия механизмы

Шулай итеп вакыт-вакыт ач булып тору, ураза тоту файдалы булып чыга, организм чистарына. Мондый тикшеренүләр моңа кадәр дә күп булса, хәзер инде бу күренеш Нобель бүләгенә ия булган галим тарафыннан расланган булып чыга.

Запись Уразаның файдасы Нобель бүләгенә ия булган галим тарафыннан расланды [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..