Архивы пешекче - Tatar Today - татар яңалыклары.

Уразова балалары белән ашарга пешерү ярышында улын да сөйләтте, әмма ул урысча сиптерде [видео]
Танылган җырчы Гүзәл Уразова Ютюбка Яңа ел рухында видео урнаштырган. Бу юлы ул чын пешекче ролендә: балалары белән прәннек өе пешерүе белән мәшгүль. Гүзәл шуның рецептын һәм пешерү тәртибен тамашачыларга сөйли. //Tatar Today//

Өч баласы: Эллари, Камилә һәм иң кечкенәсе Самир белән алар ике төркемгә бүленәләр. Самир әле ике яшендә генә булса да, әнисе аның җаен белә, улын эш белән шөгыльләнеп тыныч утырта торган дөрес сүзләр таба: “Самир, улым, утыр, чын ир-ат кеше өй төзергә тиеш”,дип әйтә.

Самир үзе дә: “Мама, быстрей! Мама, я с тобой!”, дип тора. Русча гына сөйләсә дә, әнисен бу сүзләр бик канәгатьләндерә. Башта прәннек өенең диварлары, аннан нигезе, аннан иң матур бизәлештә булырга тиешле түбәсе килеп чыга. Кызлар Эллари һәм Камилә төркеме дә әнисе белән энесеннән калышмыйлар.

Ахырдан бик кызык сурәт: дөрестән дә, кызларның профессиональ дәрәҗәдә диярлек шәп прәннек өе килеп чыга. Ул зур, берничә тәрәзәдән торган, матур бизәлештәге чын Яңа ел бәйрәме табынына куела торган тәмле ризык. Ә менә Гүзәл Уразованың эшләгән прәннеге йомшаграк килеп чыккан әле. Әллә юри кызларына җиңелергә теләгәнме, әллә инде чынлап та шулай гына килеп чыккан микән?

Ике төркем нәтиҗә чыгарыр вакыт җиткәч, икесе дә җиңүче булып чыга. “Чөнки, дуслык җиңәргә тиеш”, ди Гүзәл балаларына өйрәтеп. Аннан Камилә Кыш бабайга шигырен сөйли һәм балалар Гүзәл Уразованың махсус үзенең өч бөртегенә багышланган һәм барлык әни бәхетен татыган хатын-кызлар өчен дә булган “Балаларым” җырына балаларын биетә.

Запись Уразова балалары белән ашарга пешерү ярышында улын да сөйләтте, әмма ул урысча сиптерде [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..