Архивы Питрәч - Tatar Today - татар яңалыклары.

Питрәч районында 400 хуҗалыклы авыл фаҗига чигендә тора [видео]
Урыс Казысы авылы Татарстанның Питрәч районында урнашкан. Авыл яныннан асфальт юл уза. Янда гына зур Татар Казысы, Колкәмәр авыллары. Анда яңа йортлар да күтәреп киләләр. Ә менә Урыс Казысы ташландык урынны хәтерләтә. Юл чатында ике йорт.

Капка төбенә Александр исемле бер урыс карты чыккан иде. “Мин Александр Джигитов булам. Карчык кибеткә китте. Киләсе язда 70 яшь тула. Пенсиям 7 мең 800 сум”, дип таныштырды ул үзе белән. “Элек монда 400ләп хуҗалык бар иде. Тауда йортлар, ә монда өч урам бар иде. Бер сарык күченде дә, шуның артыннан авылдан китеп беттеләр. Монда эш тә, кибет тә юк. Азык-төлеккә 3 чакрымга йөрибез. Хастаханәгә Питрәчкә барабыз. Хәзер монда җиделәп кенә йорт калды”, ди Александр.

Азатлык радиосы язмасы  (чит ил агентлыгы)

Фото: скриншот

Запись Питрәч районында 400 хуҗалыклы авыл фаҗига чигендә тора [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

31 яшьлек Рамилә хәрәкәтсез ята, сөйләшә алмый һәм шлангалар аша туклана[ярдәм кирәк]
Питрәч районыннан Галиуллиннар гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ. 2015 елда аларның кызлары Рамиләне юл аркылы чыкканда машина бәрдерә. Менә инде дүртенче ел ул урын өстендә ята.

Җәяүлеләр өчен билгеләнгән юл аркылы чыгу урынында машина бәрдереп киткәннән соң, аның баш мие җәрәхәтләнә, кул-аяклары сына. Рамиләнене бәрдерүчегә карата җинаять эше ачыла, судлар була. Тик  җинаятьче  әле дә тиешле сумманы түләп бетерә алмый. Кыз хастаханәдә комага китә, башына берничә тапкыр операция ясала, илнең төрле клиникаларында дәвалану уза.

31 яшьлек Рамиләнең ике югары белеме бар.  Фаҗигагә кадәр ул  фортепианода  бик матур уйнаган. Хәзер ул хәрәкәтсез ята һәм сөйләшә алмый.

“Безнең һәр минутыбыз санаулы. Чөнки баш миенә бик нык зыян килгән. Бик зур акчалар кирәк. Миллион сумга өйне сатсак, Рамиләне кайда карарбыз? Машинаны да сата алмыйбыз, Рамиләнең бик еш приступлары була. Әтисе машина белән тиз арада, табибларны  алып килә, дарулар алып кайта. Тик бу гына бик аз.”, ди Рамиләнең әнисе Фирдәвес ханым.

Рамилә Мәскәүдә дә, Санк-Петербург шәһәрен дә реабилитация үтә.  Кызны  шлангалар аша ашаталар. Юындыру өчен, ванна бүлмәсен дә кызга көйләп куялар. “Юындыру да, көннән – көн авырая. Үзем дә күптән түгел, операция кичердем, авыр күтәрергә ярамый. Тик өйдә ир-атлар булмаганда, Рамиләне үземә генә  күтәрергә туры килә” , ди кызның әнисе.

Бүген Галиуллиннар гаиләсенең Рамиләне Испаниядә дәвалау мөмкинлеге барлыкка килгән, анда аны терелтү өмете бирәләр. Әмма моның өчен 4 800 000 сум акча кирәк. Бу әлеге гаилә өчен бик зур сумма. Алар барлык булган акчаларын алдагы дәвалауга тотканнар.

Әйдәгез, Рамиләгә бергәләп аякка басарга ярдәм итик. Акчаны банк карталарына күчерергә була.

Ак барс банк: 5209 3512 2564 8224, Сбербанк: 5336 6900 6391 7886 (Галиуллина Фирдәвес Мансуровна – Рамиләнең әнисе).

https://www.instagram.com/p/BogqX4RASVO/?taken-by=ramilya_help

Запись 31 яшьлек Рамилә хәрәкәтсез ята, сөйләшә алмый һәм шлангалар аша туклана[ярдәм кирәк] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Питрәч үгезе 70 меңләп акчага суелмыйча калып, Казанга сыерлар приютына килә [фото]
Казанның Юдино бистәсендә урнашкан мөгезле эре терлекләр приюты узган атнада бер үгезгә тулылана.

Лилия Газизуллина әйтүенчә, Питрәч районында үстерелгән үгезне суярга теләгәннәр. Әмма хуҗаларның балалары әти-әниләренең бу адымын хупламыйча, терлекне коткарырга теләп, приютка мөрәҗәгать иткәннәр. Приют интернетта үгезне коткару өчен акция башлап җибәргән. Акча җыюда Украина һәм Беларусь гражданнары, Россиянең төрле төбәкләреннән – шул исәптән Новороссийск, Ханты-Мансийск шәһәрләрендә яшәүчеләр өлеш керткән.Тиешле суммадагы акча җыелгач үгезне хуҗаларыннан сатып алып, приютка китергән.

Сатып алган вакытта үгезнең авырлыгы 550 кг булган. Хуҗалар аның бәясен 70 мең сум дип бәяләгән. 2500 сум тәшкил иткән ветеринария белешмәләрен дә исәпкә алып, үгезнең гомуми бәясе  72500 сумга җиткән. Шул рәвешчә, үгезнең килограммы 132 сумга төшкән.

Үгезгә Дандават (“баш ию”, “баш бөгү”) дип исем кушканнар.

Бистәдә урнашкан терлекләр приютында якынча 25 ләп кеше эшли. Сыер һәм үгезләрне исә 5 кеше карый. Малларга азык әзерләүчеләрне, интернетта бу эшне алга җибәрү белән шөгыльләнүчеләрне дә кушып санаганда, 15 кә җыелабыз диде приют вәкиле Лилия Газизуллина.

Приютның тирәсе иске коймалар белән тотып алынган, сарай сыман кечкенә генә алачык ясап куйганнар. Анда сыерлар күбрәк кыш көне яши. Койманың урам ягында 9-10 төргәк печән ята. Безне гаҗәпкә калдырганы шул — биредә сыер фермасына хас ис юк.

“Без ит ашамыйбыз, ягъни вегетарианецлар. 2013 елда Әлмәт районында 3 сыерның бәлага таруы хакында ишеттек. Аларның хуҗасы малларны асрар мөмкинлеге булмагач, аларны суярга ниятләгән булган. Бездә приют булдыру идеясе инде күптәннән бар иде. Күрәсең, үзебез дә моңа өлгергән булганбыздыр”,  ди приют вәкиле әлеге эшне ничек башлаулары хакында.

Әлмәттән приютка кайтартылган 3 сыерның берсе бозаулый һәм алар әлеге 4 терлекне 2 ел асрый. Узган ел Башкортстаннан шалтыратып, тагын 8 сыерны алып китүләрен үтенәләр. Шул очрактан соң приют һәрдаим тулыланып тора һәм аны оештыручылар үзләренең оешмаларын рәсми рәвештә терки. Хәзер биредә барлыгы 24 сыер һәм 2 үгез асрала. Биредә Татарстан авылларыннан гына түгел, Башкортстан, Чувашия, Мари Эл Республикаларыннан да китерелгән терлекләр бар.

Лилия Газизуллина әйтүенчә, приютка күбрәк вегетарианецлар мөрәҗәгать итә. Мисал өчен, гаиләдә бала ит ашамый, ә әти-әнисе иткә дип үгез яки сыер үстерә. Аларны суеп сатмасыннар өчен, ил буйлап акча җыеп, әлеге малны сатып алуны оештыруда гаиләнең яшь әгъзалары үзе дә катнаша, дип аңлатты Лилия Газизуллина. Хәйрия оешмасы буларак теркәлгәнлектән, аларга дәүләт тарафыннан матди ярдәм күрсәтелмәвен дә билгеләп үтте.

Приютта яшәүче иң карт сыерга 13 яшь. Сөт бирә торган сыерлар саны 7. Алардан көнгә якынча 50 литр сөт савып алалар. Аны тирә-юньдә яшәүчеләргә сатып ала, калганыннан сыр ясап саталар.

Лилия Газизуллина быел булган “могҗизалы хәл” турында да сөйләде. Биредә бозауламаган 2 тана сөт бирә башлаган. Приют вәкиле моны сыерларга карата чиксез мәхәббәт нәтиҗәсе, дип аңлатты.

Киләсе елга кооператив төзеп, биредәге малларны Әлмәт районында төзеләчәк приютка урнаштырырга ниятлиләр. Лилия Газизуллина сүзләренчә, кешеләр аларга бары уңай мөнәсәбәттә генә, тискәре фикерләр әлегә яңгыраганы булмады, ди ул.

“Сыер гомер буе кешегә хезмәт итә, аңа сөт бирә. Гомере азагында исә кешедән нәрсә ала, аны бары суялар һәм ашыйлар. Үгезләр, мисал өчен, элек хуҗалыкта техника урынына файдаланылган. Хәзер исә алар иң яклаучысыз хайваннар, аларны бары иткә генә үстерәләр. Ә бит алар трактор кебек техникаларны алыштыра торган көчле мал”,  дип саный Лилия Газизуллина. Киләчәктә приютта үгезләрне өйрәтеп, аларның көчен авыл хуҗалыгында кулланырга ниятли.

Биредә терлекләр гомерләренең соңгы көннәренә кадәр яши. Алар вафатыннан соң, оешма вәкилләре тота торган дин кануннары буенча (приют әгъзалары кришна динендә — авт.) малның мәетен яндырачаклар.Әлегә үз үлеме белән үлгән сыерлар юк.

Сыерларга да әлеге диндәге исемнәрне кушканнар. Аларны Према (Аллака мәхәббәт дигәнне аңлата), Ананда (рухи ләззәт), Нандини, Лакшми, Ханси, Геретхари, Радха, Гакула, Мадхена, Лаванда һ.б. исемнәр белән атап йөртәләр.

Теләге булган кешегә сыерны кулланылышка да тапшыру каралган. Әмма алар малны суеп сатарга яки ашарга мөмкинлекләре булмаячак. Сыерны кеше бушлай алып китә ала, моның өчен приют вәкилләре белән килешү төзергә генә кирәк булачак.

“Сыерга әниегезгә булган кебек мөнәсәбәттә булу кирәк, ул моңа лаек. Безнең әниләребез дә күп дигәндә 1 яшькә кадәр сөт имезә, сыерлар исә гомер буе. Картайгач, аңа һич югы хөрмәт белән карарга”,  дип өнди Лилия Газизуллина.

Тумышы белән Азнакай районыннан булган приют җитәкчесе үзенең әти-әниләренең кызларының бу шөгыленә уңай каравын билгеләп үтте. Лилия Газизуллина бу эшне үзенең яшәү максаты дип саный. Ул гаиләсе булмавын, әмма терлекләрне үзенең гаилә әгъзалары кебек күрүен ассызыклады.

Приют җитәкчесе эре агрофирма җитәкчеләрен дә терлекләрне суймаска өнди. “Сыер сөт бирүдән туктагач, озак яшәми, аларны үлгәнче яшәтергә кирәк. Барысын да акчадан чыгып кына санарга ярамый, акчадан да кадерлерәк кыйммәтләр бар”, ди ул.

Лилия Газизуллина һәм аның тарафдарлары, терлекләрне суймаска өндәп, агрофирмаларга һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мөрәҗәгать белән дә чыгарга уйлыйлар.

Мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнүчеләрнең бу приютка карата мөнәсәбәтләрен дә ачыкладык. Чирмешән районының “АГРО-Фирма Кутеминская” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Фәнүзә Гөбәйдуллина мондый эшчәнлекне гомумән кабул итә алмавын белдерде. “Мин мондый хәлне гомумән дә аңламыйм. Бу кешеләргә дә ниндидер бер хәрәкәт вәкилләре кебек кенә карыйм”,  диде ул.

Татар-информ

Запись Питрәч үгезе 70 меңләп акчага суелмыйча калып, Казанга сыерлар приютына килә [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Питрәчтә яшүсмер 9 яшьлек малайны коткарганда батып үлә
Кичә республиканың Питрәч районында Мишә елгасында 14 яшьлек яшүсмер, 9 яшьлек малайны коткарганда, батып үлгән. Бу хакта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Шаһитлар сүзләреннән ачыкланганча, 9 яшьлек малай елгада ата-анасыннан башка коенган. Ул бата башлагач, беренче булып Колай урта мәктәбенең 14 яшьлек укучысы ярдәмгә килгән.

Әмма 9 яшьлек малай каушап, коткаручысын батыра башлаган.

Бераз вакыттан соң аларны ике ир-ат күреп алган. Беренче булып 9 яшьлек малайны ярга чыгарганнар, ә яшүсмерне таба алмаганнар.

“15 волонтер Мишә елгасын тикшереп чыга, әмма нәтиҗә булмый”, – дип ачыклык керттеләр ведомствода.

17.16 сәгатьтә яшүсмернең үле гәүдәсен ярдан 8 метр ераклыкта һәм 4 метр тирәнлектән Казан водолазлары табып ала.

Матбугат.ру

Запись Питрәчтә яшүсмер 9 яшьлек малайны коткарганда батып үлә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..