Архивы Питрау - Tatar Today - татар яңалыклары.

Питрауда кылыч, капчык күтәреп “сугышалар” [видео]
Җөри авылында коммунизмнан соң 19нчы тапкыр “Питрау җыены” узды. Урыс православ чиркәвендә Гайсә пәйгамбәр сәхәбәләре Питыр белән Паул хөрмәтенә билгеләп үтелүче бәйрәмне керәшеннәр аеруча үз итә.

Җөри авылы халкы туган тел дип кайсы телне атый икән? Бу сорау беренче карашка гына сәер яңгырый сыман. Чөнки якшәмбегә каршы төндә үткән “Питрау” җыенында рәсми чыгышларның күпчелеге урысча иде. Сәбәбе гади, җөриләрне котларга дип килгән төп кунак татар кешесе түгел – Татарстана премьер-министры Алексей Песошин.

Бәйрәм совет заманы традицияләре белән башланды, яңа корылманы кулланышка тапшыруны бәйрәмгә туры китергәннәр. Авылда 200 урынга исәпләнгән мәдәният йорты ачылды. Хөкүмәт рәисен каршы алучы әбиләр Песошинга вата-җимереп урысча “добро пожаловать” дип әйтә-әйтә ипи белән тоз тапшырды. Премьер авыл халкын мөһим вакыйга белән котлады.

Мәдәният йорты ачылышы

“Сер түгел, авыл җирлегендә мәдәният йорты мөһим роль уйный. Чөнки нәк авылда халык мәдәниятенең чын саклаучылары, рухи мирасны буыннан буынга тапшыручылар яши“, дип башлады Песошин үз чыгышын.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов та бераз гына татарча кыстырып, Русиянең дәүләт теленә күчәргә ашыкты.

Татар дөньясында күптәнге бер бәхәс әле дә дәвам итә: Керәшеннәр татармы, яисә аерым бер милләтме? Хакыйкатьне эзләү галимнәр эше, әмма Мамадыш җирендә гомер итүче ун керәшен арасында бер урыс басып торса, барысы да телне ватып-җимереп булса да, олы агай теленә күчә. Зур кунак төрле мәйданчыкларга кергәндә дә аны матур итеп урысчалап, колач җәеп каршы алдылар.

Алексей Песошин чыгыш ясый

​“Керәшен утары”ндагы йортларда барлык язмалар татарның хәзерге кирил әлифбасы нигезендә түгел, ә Ильминский заманында булдырылган алфавит хәрефләре белән язылган, мәсәлән, “Сӧн Буйы кряшенняры” дип. Гәрчә, төп мәйданда “Питрау бәйрәме белән, карендәшләр!” дип әдәби телдә язылса да.

Питрау җыенының рәсми ачылышында урыс кәлимәләре ешрак яңгырады. Хөкүмәт рәисе белән Мамадыш районының благочинные, урыс православ чиркәвенең җирле бүлеге җитәкчесе Владимир поп, билгеле, үз телләрен өстен күрде.

Аның каравы районның имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев һәм Татарстан керәшеннәре оешмасы рәисе Иван Егоров саф Тукай телендә генә сөйләде. Бәйрәмнең төп игәнәчесе, “Ак барс” һолдингы җитәкчесе Егоров Җөри егете. 1961 елның 21 гыйнварында бу авылда дөньяга килгән, биредә Питрауны 1999 елдан бирле үткәреп килә.

“Хөрмәтле авылдашлар, туганнар, барыгызны да халкыбызның иң матур бәйрәме Питрау җыены белән котлыйм. Чәчәк белән җиләк тулы Тырлау аланы безне, карендәшләрне инде 19-нчы тапкыр сагынып, көтеп алды. Шушы дәвердә Питрау керәшеннәрнең визит картасына әверелде. Татарстанда гына түгел, Русия буена танылу алды. Борынгы бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, йолалар керәшеннәрдә күп. Алар бик тә үзенчәлекле, халкыбыз әле бай мирасны югалтмый, буыннан буынга тапшырып килә. Бүген дә матур Тырлау аланында ата-бабадан килгән, бәясе булмаган рухи байлыкларыбызны күрә аласыз. Җәй быел матур килде дип әйтик, чәчүне дә вакытында тәмамладык дип әйтик, печәннәр дә вакытында өлгерде, күкләребез аяз, терлекләребез тук, табыннарыбыз мул булсын”, дип башлады үз чыгышын Егоров.

Иван Егоров үз чыгышында бәйрәмгә, Татарстаннан тыш, Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе керәшеннәренең килүен әйтеп китте. Соңгылары үзләрен ногайбәкләр дип атыйлар.

“Чишмәлек” фольклор төркеме солисты Зоя Утешевага 68 яшь. “Безнең балалар барысы да беләләр телне. Керәшен телләребезне дә беләләр, обыйчайларыбызны да. Уважительно относиться итәләр. Өйдә дә шулай өйрәтәбез инде. Инәйләр укыган мәктәптә, но татар телендә. Без малочисленные населениегә относимся. Кирәкме туган телдә укыту? Безнең өчен барыбер, но безнең үз денебезне ташлыйсыбыз килмибез, шуңа тырышып ятабыз.

Зоя түтәй яшләребез туган телне белә дисә дә, “Керәшен чибәре” бәйгесендә катнашучы чиләбе кызы, 20 яшьлек Вероника Барышникова “мин яхшы аңлыйм, әмма җөмләләрне дөрес төзи алмыйм”, дип урысчага күчәргә мәҗбүр булды. “Бездә мәктәптә урыс телендә генә укыталар, минем бабай ике ел татар сыйныфында укыган. Яшьләрнең күпчелеге туган телне аңлый, сөйләшүчеләр аз, биштән бере генә диярлек. Араларында үзен ногайбәк түгел, урыс дип йөртүчеләр дә җитәрлек. Мин үземнең балалар туса, аларны ногайбәк теленә өйрәтер идем. Тик моның өчен бу сыйфатларга ия булучы ирне табу кирәк. Андыйлар бик аз”.

Кызлар “Иң яхшы җырлаучы”, “Иң яхшы биюче”, “Иң сөйкемлесе”, “Йолаларны яхшы белүче”, “Иң оста чигүче”, “Халыкчан костюм иясе”, Иң җор телле”, “Этник костюм белгече”, “Иң оста пешерүче” һәм “On-line чибәре” номинацияләрендә көч сынашты. 12 кыз арасында беренче урынга һәм 50 мең сумлык бүләккә Мамадыш кызы, 18 яшьлек Алиса Исакова ия булды.

Питрау-2018 җыенының абсолют батыры исеменә хәзер Биектауда яшәүче Теләче егете Раил Нургалиев иреште.

Бәйрәм барышында халык төрле уеннарда катнашты, татар эстрадасы йолдызлары Ришат Төхфәтуллин, Венера Ганиева, Георгий Ибушев кебек җырчылар белән хозурланды, төрле бәйгеләрдә катнашты.

“Питрау-2018” керәшен мәдәнияте республика фестивале төнге сәгать бердә генә бәйрәм салюты белән тәмамланды.

(Мәгълүмат ят агент булган Азатлык радиосыннын алынды)

Запись Питрауда кылыч, капчык күтәреп “сугышалар” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Альберт Нурминскидан башлап Надежда Кадышевага кадәр Питрауга җыена [тулы артистлар исемлеге]
14 июль Мамадыш районының Жөри авылында ел саен көтеп алынган “Питрау” республика керәшен мәдәнияте фестивале уза. Төп кунак булып сәхнәдә Россиянең халык артисты Надежда Кадышева җырлаячак. Татарстан, Башкортстан, Чиләбедән унлап фольклор коллективы катанашыр дип көтелә.

Моннан тыш, Тырлау аланында Ришат Төхвәтуллин, Венера Ганиева, Георгий Ибушев, Раяз Фасыйхов, Виталий Агапов, Иркә, Вадим Захаров, Миңгөл Галиев, Алинә Давыдова, Марина Карпова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Елена Бичарина, Валерий Шрыков, Лариса Басырова, Римма Никитина, Радик Шәрибҗанов, Рәфинә Ганиуллина һәм “Бәрмәнчек” ансамбле чыгыш ясаячак.

Яшьләр дискотекасы мәйданын Илназ Сафиуллин, Мөнир Рахмаев, Илназ Гарипов, Вилдан Villi, Альбрет Нурминский һәм Фәрид Низамиев кыздырачак. Концертны Ленар Елмай алып барачак. Аңа ярдәм итеп, сәхнәдә диджейлар – Илфат Фәтхрахманов һәм Азат Ситдиков, шулай ук Алмаз Галлямов чыгыш ясаячак.

Запись Альберт Нурминскидан башлап Надежда Кадышевага кадәр Питрауга җыена [тулы артистлар исемлеге] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Питрау – 2016”: баш батыр кем булды, кәҗә белән кемне бүләкләгәннәр, Париж кунакларына бәйрәм ошаганмы? [фотолар]
16 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында керәшен халкы республика күләмендә “Питрау” фестивале узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

“Питрау” бәйрәме театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Быел ул унҗиденче тапкыр үткәрелә. Чарада иң элек керәшен фольклор ансамбльләре парады узды. Мәйдан эчен әйләнгәннән соң алар милли биюле-җырлы композиция башкарды. Шуннан соң “Бермәнчек” фольклор ансамбле чыгыш ясады. Мәйданга милли ризакларның берсе – күзикмәк тә чыгарылды. Аңа багышланган махсус җыр да ишетергә мөмкин иде.

Соңрак тамашачылар каршысына “Керәшен чибәре” конкурсында катнашучы кызлар чыкты. “Питрау” байрагы күтәрелгәннән соң, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов кунакларны сәламләде. “Питрау” фестивале ел саен ямьле бизәкләр белән тулылана, керәшеннәрнең төрле этник тәркемнәрен барлый, дуслык, туганлык җөпләрен ныгыта. Бүген бу алан керәшен мәдәниятен танып белү мәйданына әйләнде”, диде ул һәм бәйрәмгә җыелган халыкка сәламәтлек, күтәренке кәеф теләде.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен, ризыкларын саклауларын билгеләп үтте. “Сезнең белән бергә “Питрау” бәйрәмен көтеп торабыз. Безнең ил бик зур, күп милләтле, шул ук вакытта без барыбыз да төрле, һәм бу безнең көчебез. Совет заманында “Питрау” ны уздырырга рөхсәт юк иде, шулай да төнлә “Питрау” Сабан туен үткәрә идек. Бүген бу бәйрәмне республика күләмендә үткәрәбез һәм уздырырга ярдәм итәбез. Дөрес тә, без бу бәйрәмнән баерак кына булабыз. Əлеге бәйрәм киләчәктә дә барысын да бирегә тартып торсын иде”, диде республика җитәкчесе һәм керәшен халкының күренекле вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Биредә  спорт ярышлары, милли уеннар, “Керәшен чибәре-2016″ны билгеләү, керәшен халкы гореф-гадәтләрен күрсәтүче күңел ачулар, милли ризыклардан авыз итү һ.б. оештырылды.

Керәшен халкы Җөридә таң атканчы бәйрәм итте. “Питрау” таң беленгәндә генә матур салют белән тәмамланды.

Хокук саклау органнары вәкилләре  сәгать 20.00 гә бәйрәмдә инде 10 мең кеше булырга өлгергәнлеге хакында әйтте.

Әлбәттә, күп кешенең игътибарын җәлеп иткән тамаша – ул көрәш иде. Былел баш батыр булып Сергей Павлик танылды.  Баш батырны 125 килограммлы тәкә һәм җиңел машина белән бүләкләделәр.

Хатын кызлар арасында баш батыр – Екатерина Усова дип танылды. Питрауның иң көлче хатын-кызына кәҗә бүләк иттеләр.

Керәшен мәдәнияте фестиваленә кунаклар Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан гына түгел, хәтта Париждан да килгән иде. Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк районындагы Париж авылы керәшеннәре биредә үз җирлекләрендәге керәшен өен тәкъдим итте.

Париж авылы музее мөдире Людмила Арапова Парижда 2 меңләп керәшен яшәгәнлеген әйтте. Ногайбәк районында исә 9 меңгә якын керәшен булуы мәгълүм. “Без гореф-гадәтләребезне саклап калырга тырышабыз. Үзебезнең “Чишмәлек” фольклор коллективыбыз бар. Яшьләргә килгәндә, алар күпчелек русча сөйләшә, телне белми. Əмма аларда йолаларга карата, телгә карата кызыксыну бар. Фольклор ансамбле дә яшь артистлар белән тулыланып тора”,  диде Людмила Агапова.

“Татарстан керәшеннәреннәр Париждагылар сөйләмдәге үзенчәлекләр белән генә аерыла. Йолаларга һәм бәйрәмнәргә килгәндә, алар – уртак. Бездә дә сабан туен уздыралар, Тройсынны билгеләп үтәләр”, дип аңлатты Людмила Агапова.

Татар-информ

Запись “Питрау – 2016”: баш батыр кем булды, кәҗә белән кемне бүләкләгәннәр, Париж кунакларына бәйрәм ошаганмы? [фотолар] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..