Архивы покемон - Tatar Today - татар яңалыклары.

Покемоннарны Казанда да эзли башлаганнар [видео]
Дөньяда зур тизлек белән популярлык яулаган Pokémon Go уены Иранда тыелды. Шул ук вакытта Казанда бу уенны уйнаучылар күренә башланды. //Азатлык радиосы//

Pokémon Go уены рәсми рәвештә 6 июль көнне чыкты һәм дөнья күләмендә моңа кадәр күренмәгән популярлыкка иреште. Бер ай эчендә аны 100 миллионнан артык кеше йөкләп уйный башлады. Белгечләр фикеренчә, рәсми булмаган кулланылышларны исәпкә алып, уенны хәтта берничә йөз миллион тапкыр йөкләгәннәр. Факт буларак бу иң популяр смартфон уенына әйләнде. Миллионнарча кеше урамнарга чыгып, покемоннар эзләп йөри.

Уен бик җиңел ясалган, өстәмә чынбарлык рәвешендә смартфон аша урамнар буйлап покемоннар эзләп йөрергә кирәк.

Реаль Казанда виртуаль покемоннар

Кагыйдәләр шундый: никадәр күбрәк йөрисең – шулкадәр күбрәк покемон табасың. Табудан тыш, уйлап чыгарылган персонажларны укытырга, алар ярдәмендә көрәшергә кирәк. Уен Android һәм iOS платформалары өчен ясалган. Аны Niantic ширкәте ясаган.

Pokémon Go җәмгыятьтә күпсанлы бәхәсләргә дә сәбәпче булды. Күп илләрдә, шул исәптән Русиядә дә, аны тыю турында тәкъдимнәр яңгырый. Иран исә уенны тыйган беренче ил булды. Аның “иминлек максатыннан” тыелуы әйтелә, җирле медиа чаралары Тәһранда уенны, аның тәэсирен озаклап өйрәнгәннәр дип хәбәр итә.

Кайбер мөселман дин әһелләре дә уенны тәнкыйтьли. Согуд Гарәбстанында хәтта аны тыю фәтвасы да чыкты. Уен комарлы икән, мөселман кешеләренә ул тыела дип аңлатыла интернетта.

Азатлык радиосы да сынау үткәреп, Казан үзәгендә берничә покемон тотып карады. Гомумән, Казанда да бу уенны уйнаучыларны күреп була.

Вконтакте челтәрендә уенга багышланган  төркемдә Казаннан меңнән артык кеше бар.

Уенга бәйле берничә кызыклы сан

20 миллиард доллар – покемоннар аркасында уен хуҗасы булган Nintendo бәясе шулкадәр арткан.

33 минут – уйнаучылар көненә уртача шулкадәр вакытны бу уенга сарыф итә. Бу күрсәткеч Facebook һәм Twitter-ны узып китте.

3 миллиард доллар – Apple ширкәте бу уен аркасында шулкадәр акча казанды.

1,5 мең доллар – бер уенчы үзенең уен аккаунтын шулкадәр акчага сатты.

180 мең – Мәскәүдә шулкадәр кеше уйный. Русиядә Pokémon Go рәсми рәвештә әле чыкмаган.

Запись Покемоннарны Казанда да эзли башлаганнар [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мөселманнар покемоннарга каршы чыккан
«Pokemon GO» кушымтасы монстрлар артыннан куу мәйданчыгы итеп Уфа мәчетләренең берсен тәкъдим иткән. Кушымта мәчеттә покемоннарның тренерлары җыелып, көч сынашуларын планлаштырып куйган. Башкортстан диния Назәрәте мәчет тирәләрендә покемоннарны аулауны тыйган.

Башкортстан мөселманнары «Pokemon GO» уенын ясаучыларга гыйбадәт йортларын кибер ярышларда кулланмаска дигән таләп белән чыгарга җыеналар.

“Pokemon GO” — “өстәмә чынбарлык” технологияләре ярдәмендә төзелгән кушымта (приложение). Андагы сурәтләр смартфон экранында күренә һәм чынбарлыкка проекцияләнә, шул рәвешле цифрлы дөнья белән чынбарлык кушыла. Кушымтаның төп максаты — әлеге покемонны тоту. “Pokemon GO” күп кенә кешеләрне урамнарга чыгарга, төрле объектларга керергә мәҗбүр итә һәм үз эченә “йота” бара.

“Pokemon GO” уенына каршы чыгучылар – Башкортстан мөселманнары гына түгел. Исегезгә төшерәбез, кичә Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин “Pokemon GO” уенында монстрлар “артыннан кууының” бушка вакыт уздыру икәнен аңлату максатыннан студентлар өчен лекция планлаштырганлыгы хакында хәбәр итте. Согуд Гәрәбстаны дин әһелләре, Рус православ чиркәве дә әлеге виртуаль персонажларга каршы булуын белдерде.

Татар-информ

Запись Мөселманнар покемоннарга каршы чыккан впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..