Архивы помидор - Tatar Today - татар яңалыклары.

Помидорлар, борычларда кара таплар барлыкка килсә, нишләргә?
Теплицада утыра торган помидорлар һәм борычларда еш кына кара таплар барлыкка килә.  Бу кальций җитмәгәннән шулай була.

Әле үсемлек авырый гына башлаган икән, андый яшелчәләрне өзеп ату кирәк. Ә калганнарына исә бер чиләк суга 1 литр авыл сөте кушып сибү файдалы булачак. Шулай 3 тапкыр сибәргә кирәк. Шулай ук үсемлек төбенә 1 литр суга 100 грамм акбур эретеп сибү дә файдага булачак. Әгәр дә инде авыру артык киң җәелгән икән, ул очракта хом, ягъни бакыр хлорокисе ярдәмгә киләчәк. Үсентеләрнең тамырларына зыян салмый гына һәрдаим йомшартып тору да кирәк. Суны да сирәк сибү киңәш ителми. Җир нык кипкән очракта, үсемлекләр туфрактан тиешенчә витаминнар ала алмаячак.

Чыганак: Шәһри Казан

Запись Помидорлар, борычларда кара таплар барлыкка килсә, нишләргә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бакчачы киңәшләре: помидор яфраклары ник саргая, карбыз-кавынны ничек үстерергә?
Саба районы Шәмәрдән бистәсендә яшәүче тәҗрибәле бакчачы Мөнир Зариповтан файдалы киңәшләр.

Помидорны ничек тукландырырга?

Томат кәлшәләрен күчереп утырттык, алар азмы-күпме үсте. Хәзер нишләргә? Иң беренче эш итеп, туфракка тиеп торган берничә яфракны кисеп алабыз. Кәлшәләрне утыртканда ук аз гына чокыр формасында төрле уңдырышлы катламнар салыр өчен урын калдыру яхшы. Туфракта әлегә бернинди дә файдалы матдәләр юк, шуның өчен тукландыра башлыйбыз. Беренче кат итеп кәлшә тирәли тирес салына. Моның өчен бер ел чамасы суалчаннар ярдәмендә эшкәртелгән тирес кирәк. Эшкәртелмәгәне бакча өчен зыянлы, анда төрле бөҗәкләр булырга мөмкин, суалчаннары да бик әз була.

Яхшылап тирес белән томат төпләрен каплыйбыз, төбен өеп тә калдырырга мөмкин, тик безнең әле тагын берничә катлам саласы бар.

Икенче кат — печән. Ул фитофтороз авыруын барлыкка китерми. Эш шунда ки, печәндә күгәрек ярдәмендә печән таякчыклары үсеш ала. Ә печән таякчыклары фитофтороз белән дус түгел. Шуның өчен печән җәю мөһим. Узган елгы печәнне салабыз, анда инде күгәрек бар. Күгәрек ярдәмендә печән таякчыклары барлыкка килеп, фитофтороз авыруы юк ителәчәк. Печән туфрактагы дымлылыкны саклау, артык кояш нурлары үтүеннән саклану һәм җирдә яшәүче микроорганизмнарга микрофлора булдыру өчен дә ярдәм.

Өченче кат — салам. Печән таякчыклары кипмәсен һәм яфраклар юеш җиргә тиеп тормасын өчен бик мөһим бу.

Помидор яфраклары ник саргая?

Монда сәбәпләр күп булырга мөмкин. Беренчесе – күпләр кибеттән алынган туфракка гына утырта. Кибет туфрагына, көздән бакчадан алып, әзерләп куелган туфрак катнаштырырга кирәк.

Икенчедән, помидорларны күчереп утыртуга күп су сибүчеләр бар. Бу очракта аларга кислород җитми, тамырларын су баса, шуңа саргая башлыйлар. Помидор ул бәрәңге кебек. Бер атнадан артып китте, су сипкәнем юк, дымы бар. Күбрәк су сипсәм яхшырак үсә дип уйларга кирәкми. Минем помидорларның төпләре печән, салам белән дә капланган. Ул да дымлылыкны яхшы саклый. Су сипкән саен алар һаман өскә үрмәлиләр, озын булган саен бәйләргә дә уңайсыз. Шуның өчен, кирәкле туфракка утыртырга һәм су сипкәндә игътибарлы булырга кирәк. Мин үзем туфракны юкә агачы астындагы җирдән әзерлим. Аңа тирес, торф һәм иң мөһиме — известь кушам.

Карбыз һәм кавын утырту

Кечкенә стаканнарга әзерләп куелган туфракларга аз гына су салып чыгабыз. Таякчык ярдәмендә һәр стакандагы туфракка чокырлар төртәбез. Туфрак коры булса, бу эшне башкару кыен, шуңа башта әз генә су сибеп алдык.

Карбыз, кавын орлыкларын дымландыру күпкә китсә, орлык тамыр яки аерчалар чыгара башлый. Күчереп утыртканда аларга зыян килергә мөмкин. Шуңа дымландыру өчен бер тәүлек тә җитә. Орлыкларны туфракка яхшылап төртеп кертәбез, өстен балчык белән каплыйбыз. Карбыз орлыгын утыртканда бик игътибарлы булырга кирәк. Бу җиләк-җимеш үзәк тамырына зыян килүне яратмый. Җиргә күчереп утыртканда, карбызны озак вакыт дымландырган булсагыз, зыян килүе ихтимал. Шуңа күрә карбызның тамырын саклыйбыз.

Моның өчен аның орлыгын газета яки торфтан ясалган стаканнарга утыртырга киңәш итәм. Кәлшә шул савыты белән бергә җиргә утыртылачак, бу очракта тамырга зыян килми. Тамыр җәю буенча да кыенлыклар тумаячак. Тамырга зыян килсә, карбыз мул уңыш бирми. Бер-ике генә карбыз бирергә мөмкин. Ләкин мондый ысул белән эшләп карасагыз, бер төптән биш-алты карбыз уңышы алу да ихтимал. Карбыз суны күп яратмый. Кыярга дымлы туфрак кирәк, ә карбызга киресенчә. Кавын белән карбызны тәрбияләү өчен калган ысуллар кыярныкы кебек.

Иртә өлгерә торган ысул белән бәрәңге утырту

Әлеге ысул өчен берәр зур булмаган полиэтилен пакет кирәк (бакчачы булгур ярмасыннан бушаган пакетны кулланган). Пакетка туфрак салып, гадәти ысул белән эченә бәрәңге утырабыз, теплицада калдырабыз. Бакчага бәрәңге утырту вакыты җиткәндә әлеге бәрәңгеләр берникадәр үсеш алган, тамырланган була. Пакетыннан алып җиргә утыртабыз. Суыклар булган очракта яфракларын туфрак белән өеп каплыйбыз. Суык көннәр үткәч, яфракларын кире туфрак астыннан чыгарабыз. Әлеге ысул белән утыртылган бәрәңгеләрдән уңышны иртәрәк җыярга була.

Чыганак: Интертат

Запись Бакчачы киңәшләре: помидор яфраклары ник саргая, карбыз-кавынны ничек үстерергә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Помидорны ничек кызартырга?
Составында «бәхет гормоны» – серотонин күп булу сәбәпле, помидорның, шоколад кебек, кәефне дә күтәрүен беләсезме икән? Йөрәк, тән тиресе, сөякләрне ныгыту өчен үтә файдалы булуын инде әйтеп тә торасы юк. Хәер, максатыбыз да ул түгел: бакчаларыбызда аларның өлгерүен көтәсе бар әле…

Өлгерү димәктән, теплицада яшел помидорлар байтак инде. Тик менә аларның әле кызарып пешәргә җыенмавы гына… Хәер, томатларның өлгерүе сортына гына түгел, үстерү шартларына да бәйле. Кайвакыт хәтта иртә сортларның да кып-кызыл помидорлары белән сөендерергә ашыкмавы – шуның ачык дәлиле. Шуңа күрә аларның кызармау сәбәпләрен ачыкларга тырышу кирәк. Иң элек теплицадагы һава температурасының 15 градустан кимрәк булуы яшелчәнең кызаруын тоткарлый. Төнге температура +8, +9 градуска кадәр төшкән очракта помидор инде бөтенләй дә өлгерә алмый. Шул ук вакытта бик эссе дә начар – температура 34 градустан югарырак булганда, өлгерү нык тоткарлана. Сәбәбе бик гади: һава температурасы артык түбән яки артык югары булганда, яшелчәдә ликопин пигменты (яшелчәгә кызыл төс бирә) азрак эшләп чыгарыла. Шуңа күрә помидорлар кызарсын өчен, ничек тә теплицадагы җылылыкны көйләргә кирәк.

Яктылык җитмәү дә теплица үсемлекләренең уңыш бирүен тоткарларга мөмкин. Шуңа күрә помидор үсентеләренең аскы, корыган, саргайган, «үги» яфракларын әледән-әле өзеп торырга, ботакларын җыебрак бәйләп куярга кирәк.

Туклыклы матдәләргә кытлык кичергәндә дә томатлар кызарырга ашыкмый. Бакчачыларның иң яраткан ысулларыннан берсе – помидор куагына җиңелчә генә итеп ясалган йод эремәсе (бер чиләк җылы суга 40 тамчы кушып) бөркү. Помидорларны кызарту өчен генә түгел, авырулардан саклау өчен дә бик әйбәт ул. Бу җәһәттән спиртны эшкә җигүче «мичурин»нар да бар. Яшел помидорга җимшән яфраклары аша шприц белән 0,5әр мл күләмендә спирт кертә мондый иренмәс җаннар. Болай эшләгәндә, томатлар 5-10 көнгә алданрак өлгерә икән.

Помидорларны тизрәк кызартуның тагын бер ысулы – куак төпләренә тавык тизәгеннән төнәтмә ясап сибү. Моның өчен мичкәдә бер өлеш тизәк һәм 20 өлеш су кушып, эремә әзерләргә һәм 3 көн дәвамында (күбрәк булса да ярый) төнәтергә. 1чиләк суга 1 литр төнәтмәне салып, куак төпләренә сибеп чыгарга. Кош тизәгендә калий, фосфор һәм азот күп. Шул ук вакытта анда бернинди дә токсиннар юк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Помидорны ничек кызартырга? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Помидорларны “пасынковать” итәргәме, юкмы?
Пасынкование — яшелчәлектә  югары уңыш алуга багышланган агротехник чара.  Ул яшелчә куагының дөрес формалашуына булыша. Чара яшелчәне  җимеш бирми, әмма үсемлекнең көчен ала торган артык  ботакларыннан арындырудан гыйбарәт.

Помидор куаклары актив рәвештә ботакланып үсә торган бакча культураларына керә. Үсешкән саен үсемлек яфраклары һәм кәүсәсе арасында  ботаклар пәйда була. Карап торышка ук бу ботаклар өстәмә, артык кебек тоела, куакның “бертуган” ботагына охшамаган, шуңа да аларны “пасынок” дип атаганнар. Алар үсемлек җимешләренең файдалы матдәләрен алып торалар. Мондый ботакларны алып ташлау русча пасынкование дип атала.

1.    Бу ботакларны алар 5 см.га җитмәс борын алып ташлау урынлы.

2.    Аларны сыныдырып яисә өзеп алырга, әмма кисмәскә.

3.    Чәчкәгә бөгәрләнгән ботаклардан түбән урнашкан барлык пасынокларны да өзеп ташларга киңәш ителә. Әгәр пасыноклар чәчкәгә бөгәрләнгән ботаклардан югары урнашкан икән, аларны калдырырга мөмкин.

4.    Пасынокларны өзеп ташлаганда помидорларның җиргә тиеп торган ботакларын да өзәргә кирәк. Яшелчәнең кәүсәсе коры, бар яклап та кояш карый  һәм җилли торган булуы зарур.

Автор: Өмет газетасы/ Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: my-fasenda.ru

Запись Помидорларны “пасынковать” итәргәме, юкмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Помидор куаклары шәп итеп уңыш бирсен өчен…
Помидор куаклары тизрәк чәчәккә бөреләнсен өчен, ике тапкыр, бер атна аралык белән, түбәндәге катнашманы сибегез: 15 гр калий монофосфаты, 10 гр бор кислотасы, 1 ампула циркон, 1 ампула 40 процентлы глюкоза эремәсе һәм ябышкак препарат (кибеттә прилипатель дип сорагыз) кушып болгатыгыз.

Ябышкак препарат урынына шулай ук бакчачылар өчен кирәк-ярак­лар сатыла торган кибеттән яшел сабын алырга була. Ул тюбикларда сатыла, дозасы язылган була.

Җимеш төймәләнә башлаган ва­кытта түбәндәге катнашманы сибе­гез: 9 литр суга 1 литр сөт, ярты чәй кашыгы бор кислотасы, (алдан ярты стакан җылы суда эретегез), 10 тамчы йод салып болгатыгыз. Әлеге катнашма бер үк вакытта авыруларны булдырмаска да булыша, уңыш бирүчәнлекне дә арттыра һәм томатларны баллы итә. Өч этапта сибәргә кирәк: чәчәк бөресе барлыкка килгәч, чәчәк атканда һәм җимеш бирә башлагач. Әмма шуны истә тотыгыз: фосфор белән тукландыру булмаганда, бор кислотасы начар үзләштерелә. Фосфорсыз гына борны кертүдән мәгънә юк. Шуңа да, катнашманы сибәргә ике көн кала, калий монофосфаты белән эшкәртегез. Яфракларына сибәр өчен – 10 литр суга 15 грамм, төбенә 10 литр суга 20 гр кушыгыз.

Руниза Закирова, Казан. Шәһри Казан

Запись Помидор куаклары шәп итеп уңыш бирсен өчен… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Хәйран калырлык уңыш, яки Помидор үстерүнең кеше белми торган әмәле
Өченче ел җәйге челләдә, ирем эштә вакытта, бакчадагы краныбызга ләм тыгылып, су килмәгәнгә аптырап, кемне булса да ярдәмгә чакырырга өметләнеп, аллея буйлап менеп киттем. Бәхетемә алтын куллы, ярдәмчел Геннадий дәдәйгә юлыктым.

Ул койма кырыйларын ныгыта, карчыгы Наталья түти тәрәзә рамнарыннан ясалган җыйнак теплицада уңыш җыя иде. Корылманың эченә күз салсам, томат уңышының муллыгына хәйран калдым.

Түшәмгә чаклы сузылган, куак сыман көчле тармаклы үсентеләргә тезелешкән ифрат күп санлы помидорлар күзләремне кыздырды. Тигез, эре кызыл, алсу, сары, яшел помидорлар бизәлгән чыршыга эленгән лампочкалардан ким җемелдәми. Чиктән тыш гаҗәпләнү катыш соклануым йөземә чыккан булган, ахрысы. Ачык күңелле әбекәй, уйларымны укыгандай: «Ашыкма, күршекәем! Әүвәле бергәләп җиләкле чәй эчик, аннан соң барысы турында да тәфсилләп сөйләрмен!» – дип, мине алмагач ышыгындагы өстәл янына әйдәкләде.

– Помидорларны болай үстерү әмәлен Геннадий дәдәң Краснодар краена кунакка баргач өйрәнеп кайткан иде, – дип сөйләп китте хуҗабикә. – Элек йөз төп помидор утыртып та бу чаклы уңышны төштә дә күргәнебез юк иде. Элеккечә үстергәндә, кат-кат төбенә өеп, ун көн саен ашлап, су сибеп, корткычлардан, чирләрдән саклап, үсентенең янсабакларын әледән-әле өзеп, һәр сабагын аерым күтәртеп бәйләп, җәе буе изалана, тәмам хәлдән тая идем. Әле ярый уңышың үзеңә насыйп булса. Кайбер елларда фитофтора төшеп, помидорларым бер-ике көндә каралып чыга, өметләнеп үстергән уңышны туйганчы ашый алмый кала идек. Җаным сыкрый-сыкрый, черек помидорларны чиләкләп чокырга түгүем истә. Тәрәзә рамнарыннан картым әмәлләгән бу теплицадагы 16 төптән 50-60 (!) чиләк уңыш җыябыз. Һәр төптә кимендә 3-4 чиләк йодрык-йодрык помидор өлгерә.

Туйганчы чи килеш ашарга, маринадларга, тозларга, салатлар, кетчуп, аджика, керәнле кабымлыклар ясарга, согын чыгарырга, кышка катырып куярга җитә. Туган-тумачага, дус-ишкә күчтәнәчкә таратам. Хикмәт санда түгел, сыйфатта, сеңлем, – дип елмайды Наталья әбекәй. Технология турында тәфсилләбрәк сөйләп бирүен үтенгәч, яныбызга Геннадий дәдәйне чакырып китерде. Хуҗабикә: «Әтисе, күршебезгә серебезне ачабызмы соң?» – дип серле елмайды. Геннадий дәдәй – уенчак холыклы, сүзгә кесәгә керми торган җор телле карт, ялындырып тормады.

– Безнең халыкта тамырына бак дигән гыйбарә бар. Теләсә кайсы үсемлекнең күпме уңыш бирә алуы тамырының ничаклы көчле, тармаклы булуына бәйле. Помидор үстерүгә дә кагыла ул. Наташа дөрес әйтә, санда түгел, сыйфатта хикмәт. Бакчада көзге эшләр төгәлләнеп килгән мәлдә, теплицадагы үсемлек калдыкларын җыеп яндырам, рамнарны, пыялаларны содалы су белән юып, ишек-тәрәзәләрне ачып җилләтеп, корылманы әйбәтләп киптерәм. Аннан соң, яшьләрчә җилләнеп, үтә дә җаваплы эшкә керешәм. Түтәлдә араларын якынча 1 метр 20 см калдырып, тирәнлеге 30 см лы, аркылысы-буе ярты метрлы чокырлар казып чыгам. Өске катламдагы уңдырышлы туфрагын бер якка, астагысын чокыр әйләнә-тирәсенә өя барам. Чокыр төбен бакча сәнәге белән казып йомшартып җибәрәм. Киләчәктә үсемлек тамырлары тирәнгәрәк таралсын өчен кирәкле ул гамәл. Тамырлар ничаклы тирәнгә төшсә, аскы катламдагы дымны шул чаклы күбрәк суыра, үсентене яхшырак тәэмин итә. Наташага эш бермә-бер кими, суны сирәк сипсә дә, томатлар сусамый, җимшәннәре коры черек чире белән зарарланмый. Һәр чокыр уртасына 2 метрлы казык кагам, утырту оялары төбенә 1әр чиләк ярым черегән тирес салып чыгам. Шуның өстенә 1әр чиләк урман туфрагы, ком сибәм. Чират читкә өеп куелган уңдырышлы һәм бигүк уңдырышлы булмаган туфракка җитә. Әйбәт туфракны чокырга тартып төшереп, өстенә кырлы стаканның өчтән бере чаклы нитроаммофоска, ярты литрлы банка белән агач көле сибеп җибәрәм. Чокыр мөлдерәмә тула. Туфрагын, черемәсен, комын, ашламасын әйбәтләп болгатып, үзара катнаштырам. Туфракның артып калганыннан чокыр әйләнәсенә 6-8 см лы үрләр ясап чыгам. Помидор утыртыласы түтәлләрем көздән үк әзер була.

Кәлшәләрне тәрәзә төбендә утыртып үстерү белән хатыным шөгыльләнә. Уңдырышлы сортлардан сайлап алып, орлыкны ул әзерли. Март аенда бер-ике мәртәбә бакчага барып, буыннарны язып, күкрәк тутырып саф һава сулап, парник эченә, теплицага, мичкәләргә кар тутырып кайтам. Табигатькә чыккан көннәремдә, беркадәр яшәреп киткәндәй булам: кыш буе каткан буыннарым языла, йокым яхшыра. Апрельдә кояш туры карый башлагач, тәрәзә төбендә тилмерешеп утырган үсентеләрне бакчага алып килеп, көздән тирес тутырып калдырылган, өсте ябулы парникка күчерәм. Май башында теплицам язгы кояш нурларында тәмам җылына, туфрак өлгереп җиткәч, бортиктан 7-8 см эчкәрәк кереп, утырту чокырларына лом батырып, аны бераз як-якка чайкалдырып, 40-50 см тирәнлегендә тишемнәр ясап чыгам. Бер чокырга бер үк сорттагы 3-4 үсентене утыртып була, әмма азрак санда утыртсаң, иркенәебрәк үсәләр. Бу вакытка парниктагы үсентенең буе 55-60 см га җитә, чәчәккә бөреләнәләр. Тамырларын туфрактан арындырам, утыртканда катланып калмасыннар өчен, беркадәр кыскартып кисәм. Сабактагы астагы яфракларны өзеп алам, үсемлек очында 3-5 яфрагы калса җитә. Лейканың сеткасын салдырам. Үсемлекне лом ясаган тишемгә төшергәч, бер савыт җылы суны көчле агым итеп яңа утыртылган үсемлек төбенә сибәм, чокырның бөтен җирен чылатам. Тамырлар арасында бушлык калмаска тиеш. Бер утырту чокырына 8-10 литр су сеңеп бетә. Үсентеләр утыртылып беткәннән соң, бортик белән тигезләшкәнче, төбенә мүлчә тутырам. Кул астымда ни бар – шуны: иске пычкы чүбе, вакланган салам кулланам. Иң мөһиме, төпләре ачык калмасын, туфрак өсте катып китмәсен, дым парга әйләнеп бетеп, үсенте тилмермәсен генә! Мүлчәләүнең әһәмияте бәяләп бетергесез. Суны икеләтә ким сибәбез. Чүп үләннәре аптыратмый. Су сипкән саен үсенте төбен йомшартып изаланасы юк. Мүлчә астында туфрак утлы табадагы сыман кызмый, шунда яңгыр суалчаннары үрчи. Алар тирес белән туфракны үзара катыштырып, тамырларга суларга мөмкинлек тудыра, җирне йомшартып, эшкәртеп, уңдырышлы катламның сыйфатын яхшырта. Бу ысул белән томатларны ачык грунтка да утыртырга була, тик июньдәге кыраулар чоры узганны көтәргә кирәк. Дугалар куеп, пленка тарттырып, түтәлне төнгә каршы томалап, иртән ачып мәшәкатьләнәсе була. Теплицадагы помидорларның ян сабакчыкларын өзмибез. Чокыр эченә ничә үсенте утыртсак та, сабакларын уртадагы юан казыкка бер шпагат белән җыеп бәйлибез. Төбенә ашламаны җитәрлек итеп салып калдырганга күрә, кат-кат тукландырып азапланасы юк. Хәер, җимшәннәре бик күп яралган елларда, сезонга ике-өч мәртәбә сыекландырылган тавык тизәге (1:50) яки сыекландырылган сыер тиресе (1:20) эремәсе сибәм. Бер утырту чокырына 1 чиләк су, 1-2 литр ашлама, янәдән чиста җылы су сибәргә кирәк. Чирләмәсеннәр өчен, үсентеләрне парниктан теплицага күчерер алдыннан, өсләренә оксихом яисә 1 процентлы бордос сыекчасы бөрким. Чыгарып утырткач 15-20 көннән соң һәм янәдән бер ай-ай ярым узгач, фундазол эремәсе бөркергә туры килә. Җәмгысы өч мәртәбә саклык чарасы күрү үзенекен эшли, бакчабызда фитофторозның эзе дә юк. Помидорны бу ысул белән үстерү безнең кебек пенсионерларга гына түгел, эштән бушамаганга күрә, дачасына атнасына бер генә мәртәбә килеп-китеп йөрүче яшьләргә дә кулай.

Яшебез 70тән узгач, авыр физик хезмәт башкару миңа да, Наташага да җиңел түгел. Шулай да бакчаны ташлыйсы килми. Күз күргәнгә, аяк йөргәнгә, шөкер итәбез. Ни дисәң дә, иртә яздан кара көзгәчә саф һава сулап, чиста су эчеп, үзебез үстергән витаминлы ризык белән тукланып, көн саен хәрәкәтләнеп, гомеребезне озайтабыз. Безне урман кошлары сайрап уята. Оҗмахта гына буладыр мондый хозурлык дип, бакчадагы чәчәкләргә икәүләп сокланып йөрибез.

Уңган хуҗалардан күңелем сөенеп чыктым, Геннадий дәдәй кранымны күз ачып йомган арада чистартып бирде. Рәхмәт йөзеннән, шактый соңлап булса да, шушы мәкаләне яздым.

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре, Безнең гәҗит

Фото: пиксабай

Запись Хәйран калырлык уңыш, яки Помидор үстерүнең кеше белми торган әмәле впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Помидор ашаган ирләр сирәк авырый? Помидорның файдасы[киңәш]
Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте авырулары, үт куыгында яки бөерләрендә таш булмаган кешеләр помидор белән дәвалана ала. Помидорны даими куллану аппендицитны булдырмый.

Америка галимнәре фикеренчә, помидорны еш ашаган ир-егетләр простата, яман шеш белән сирәк авырый. Алай гына да түгел, помидорның тагы бик күп авырулардан файдасы бар икән.

Азканлылык. Көн саен 2-3 стакан помидор согы эчегез. Мондый эчемлектә кислота җитәрлек дәрәҗәдә булганлыктан, тән андагы тимерне яхшырак үзләштерә.

Артык авырлык. Атнага 1-2 көн ашауны киметү көннәре уздырыгыз: 1,5-2 литр помидор согы эчегез һәм ашауны помидорлардан ясалган салаттан башлагыз.

Тире зарарлану (яралар, җәрәхәтләр, пешүләр), кан тамырлары киңәю вакытында аяклар шешенү. Помидорларны чәнечке белән изегез һәм, суын бераз сыгып, шушы ботканы авырткан урынга сылагыз. Ул яраларны төзәтә. Әгәр помидор измәсен аякларга сыласагыз, кан әйләнеше яхшырып, авыртуы басылыр.

Организмны чистарту. Помидордагы файдалы матдәләр бөерләр эшчәнлеген арттыра, ит яки тәм-том ашаганда барлыкка килә торган агуларны зарарсызландыра һәм эчәклек аша чыгара.

Картаймас өчен көнгә 1 стакан помидор согы эчегез, яки 1 тәлинкә салатын ашагыз.

"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасыннан.

Запись Помидор ашаган ирләр сирәк авырый? Помидорның файдасы[киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кызыл диңгез” салаты рецепты
Кирәк булачак:

250 г краб таякчыклары, 2-3 помидор, 1 болгар борычы (кызыл), 150 г сыр, сарымсак, майонез.

Ясау тәртибе:

Краб таякчыкларын һәм яшелчәләрне озынчалап турыйбыз.

Сырны угыч аша чыгартабыз.

Сарымсакны пресс ярдәмендә изәбез.

Барлык ингредиентларны кушып, майонез белән бутыйбыз.

Запись “Кызыл диңгез” салаты рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Лилия Муллагалиева үз согындагы помидор рецепты белән бүлешә
Лилия Муллагалиеваның социаль челтәрдәге битләрен күзәтеп баручылар белә, Лилия бик тырыш, эшчэн – бакчасында гөрләп чәчәкләр үсе, яшелчәләр дә уңышлары белән сөендерә.

Ниһаять, җырчы рецептлары белән бүлеште. Бүген без кышка үз согында әзерләнгән помидор ясарга өйрәнербез.

“Хәзер помидор чоры… Күпләрегез вак помидорларны кая куярга белми аптырый торгандыр. Үз согындагы помидор искиткеч тәмле! Теләгән кеше ясый ала.

Кечкенә размердагы помидорларны төшчистарткыч (зубочистка) белән төбе кырыеннан берничә тишек ясап, банкаларга тутырасыз. Кайнап торган суны өстенә коеп, 20 минут тотасыз, ул арада йомшаган помидорларны блендр ярдәмендә болгатып, савытта кайнатасыз.

Сарымсак, тәмле борыч (теләгән кеше корица) саласыз, 1 литр томат өчен 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы (өеп) тоз салына, күбеге бекәнче кайнатасыз, якынча 10-15 минут.

Банкалардагы суны түгеп, томатны коясыз. Ябыр алдыннан кечкенә банкаларга 1 чәй кашыгы, зур банкаларга 1 аш кашыгы аш серкәсе (уксус) белән ябып куясыз (кемдер уксус салмый, шулай да сакдана диләр, мин салам). Шикәр комын шулай ук киметергә яисә арттырырга була. Кайбер помидорлар бик баллы булла, я киресенчә әчкелтем. Шуңа, ябыр алдыннан кабып карарга кирәк. Тәмле булсын!”, дип яза Лилия Муллагалиева.

Хэзер помидор чоры …куплэрегез вак помидорларын кая куярга белми аптырый торганнардыр….Уз согындыгы помидор?искиткеч тэмле…телэгэн кеше ясый ала КЕЧКЕНЭ РАЗМЕРДАГЫ ПОМИДОРЛАРНЫ ЗУБ/ЧИСТКА БН ТОБЕ КЫРЫЕННАН БЕР НИЧЭ ТИШЕК ЯСАП БАНКАЛАРГА ТУТЫРАСЫЗ. КАЙНАП ТОРГАН СУНЫ ОСТЕНЭ КОЕП 20 МИНУТ ТОТАСЫЗ. УЛ АРАДА ЙОМШАГАН ПОМИДОРЛАРНЫ БЛЕНДЕРДА БОЛГАТЫП САВЫТТА КАЙНАТАСЫЗ. САРЫМСАК,ТЭМЛЕ БОРЫЧ,(ТЕЛЭГЭН КЕШЕ КОРИЦА),САЛАСЫЗ.1 ЛИТР ТОМАТ ОЧЕН 3 АШ КАШЫГЫ САХАР,1 ОЕМ АШ КАШЫГЫ ТОЗ САЛЫНА ,КУБЕГЕ БЕТКЭНЧЕ КАЙНАТАСЫЗ ПРИМЕРНО 10-15МИН. БАНКАЛАРДАГЫ СУНЫ ТУГЕП ТОМАТНЫ КОЯСЫЗ .ЯБЫР АЛДЫННАН КЕЧКЕНЭ БАНКАЛАРГА 1 ЧЭЙ КАШЫГЫ ,ЗУР БАНКАЛАРГА 1 АШ КАШЫГЫ УКСУС БН ЯБЫП КУЯСЫЗ….(КЕМНЭРДЕР УКСУС САЛМЫЙ ,ШУЛАЙ УК САКЛАНА ДИЛЭР.МИН САЛАМ) .. САХАРНЫ ШУЛАЙ УК КИМЕТЕРГЭ ЯИСЭ АРТТЫРЫРГА БУЛА..КАЙБЕР ПОМИДОРЛАР БИК БАЛЛЫ БУЛА Я КИРЕСЕНЧЭ ЭЧКЕЛТЕМ.ШУНА ЯБЫР АЛДЫННАН КАБЫП КАРАРГА КИРЭК. ….Тэмле булсын!!!!! #лилиямуллагалиева

Фото опубликовано Лилия Муллагалиева (@lilia_mul) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-08-29T14:17:35+00:00">Авг 29 2016 в 7:17 PDT</time>

Запись Лилия Муллагалиева үз согындагы помидор рецепты белән бүлешә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Французча пешерелгән тавык ите
Кирәк булачак: тавык ите, 80 г сыр, 1-2 башлы суган, 5-6 черри помидоры, тоз, борыч.

Әзерләү тәртибе: Тавык итен телемләп кисәргә һәм ике ягын да тоз-борыч белән сыларга.

Майланган табага бер рәт тавык ите төзәргә. Икенче рәткә ярымтүгәрәк итеп туралган суган куела. Өченче рәт – телемләп туралган помидорлар.

Соңыннан, угыч аша чыгарган сырны сибәргә һәм 30 минут духовкада пешерергә.

Запись Французча пешерелгән тавык ите впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..