Архивы православ - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Олы көнгә каршы төн бөтенләй үзгә, серле. Ул төнне берәү дә йокламаска тиеш» [видео]
Татарстан һәм Башкортстанда насараларның иң зур бәйрәме 16 апрель көнне билгеләп узыла. Аны правослау һәм католик христианнар быел бер үк көнне билгели. //Аzatliq.org//

Татарстанда һәм Башкортстанда насараларның иң зур бәйрәме 16 апрель көнне билгеләп узыла. Пасха айның торышына карап, һәр елны төрлечә – 4 апрельдән 8 май араларындагы якшәмбегә туры килә. Гайсә терелеп тору көне бик зурлап уздырыла. Аны правослау һәм католик христианнары быел бер үк көнне билгели. Татар телле керәшеннәр дә читтә калмый.

Керәшеннәр бәйрәм итә

Керәшеннәр яки керәшен татарлары Олы көнгә зурлап әзерләнә. Ул көн алдыннан өй матур итеп чистартыла, юыла. Диндарлар озакка сузылган вегетариан уразасыннан соң авыз ачарга җыена. “Гаиләләрдә моның өчен мул ризыклы табын әзерләнә. Йола буенча бәйрәм куличы һәм буялган йомыркалар изгеләндерелә” дип сөйли Аграфена Васильева. Гөрпинә түти (авылдагы исеме) бу көннәрдә шул турыда әңгәмәләр биреп йөри, аны Казанда керәшен йолалары белгече дип таныйлар. Туганнар бер-беренә кунакка йөрешә. Озак күрешми торган кешеләр дә нәкъ менә шушы көннәрдә кунакка килеп төшәргә мөмкин.

Аграфена Васильеваны Казанда керәшен йолалары белгече дип таныйлар

Кызыл йомырка хәерлерәк

Тик барыбер ул табында йомырка иң зур сый санала. “Христианнар бер-берсенә, тормыш символы булган, буялган йомыркалар бирә”. Аграфена Васильева бала чактан кызартылган күкәйләрне ярата. Моны ул борынгы Инҗилдә язылган риваятьләргә таянып аңлата. “Магдалина исемле сәхихә Иисус-Гайсәнең күккә иңүен хәбәр иткән. Тик кешеләр аңарга ышанмыйча тора. Шул вакытта Магдалина кәрҗинендәге күкәйләр пәйгамбәрнең каны төсенә – кызыл төскә керә”, дип аңлата. Шуңа күрә Гөрпинә түти йомырканы чуарлап буяганны бик яратып бетерми, ул кызылга манганны үз итә. Элек суган кабыгында кайнатып мана идек ди. Иртүк балалар йомырка җыя, капчыкларына кәнфит-перәннек тә салалар.

Балалар сөенә

Ул көнне өйгә кергән балалар да: “Христос терелеп торган!” дип дәшеп керә. Аңа каршы: “Чынлап терелеп торган”, дип җавап бирәләр. Йомырка җыярга кергән балалар да шулай дип дәшеп йортка аяк баса. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче керәшен лидеры Анна Бутяева(Аннук түти) менә шундый йолаларны яңарту теләге белән яна. Ул балалар өчен “Олы көн” исемле бәйрәм сценариесен язган. Чараны төрле төсләргә буялган йомыркалар, киндер тукымадан тегелгән күлмәк, сүрәкә, кул эшләре күргәзмәсе янында ясарга кирәк дип исәпли. “Иисус Христос утыз өч яшендә үзенә газап һәм җәфалы үлем ала, шуның белән кешеләрнең җазыкларын үзе җолып ала”, дип аңлата Бутяева.

Олы көн алдындагы төн

Бу кичен кайнар мунча ягыла, халык юына. “Олы көнгә каршы төн бөтенләй үзгә, серле, язгы төннәрнең берсе. Ул төнне берәү дә йокламаска тиеш, чөнки бу төнне бәхет өләшәләр, ә йокласаң, өлешсез каласың”, дип сөйләнелә. Шуңа күрә керәшен авылларына яшьләр каладан җыелышып кайта һәм бу төнне аеруча мавыктыргыч итеп аралаша. Язгы чирәм чыга башлаган, кардан арчылган тау башларына учаклар ягыла. Мондый гадәт әйтик Мамадыш районы Владиммир авылында элек очрый иде.

Тихвин чиркәве рухание Павал

Диндарлар чиркәүгә бара

Казандагы керәшенәр йөри торган Тихвин чиркәве рухание Павал (Павел атакай), учак ягып бәйрәм итүләрен белми. Үзе үскән Зәй һәм Алабугада андый хәлләрне хәтерләмим ди. Авыл-авылдан гадәтләр аерыла. Тик менә чиркәү йолалары бертөрле. Керәшенчә келәүләр яки догалар кылына торган чиркәү Башкортстанда Бакалы район үзәгендә дә бар. Ә менә Татарстанда исә алты-җиде чиркәүдә керәшенчә, гыйбадәт алып барыла ди ул. Шул ук вакытта, Павал: “Татарстанда утызлап чиркәүгә керәшеннәр йөри, тик керәшенчә келәүләр оештыручы руханилар җитми. Кадрлар кытлыгы бар”, ди.

Азатлык хәбәрчесенә Павел Олы көн уңаеннан теләкләрен дә җиткерде. “Керәшеннәргә, дусларга, барлык халыкка, бөтен милләткә беренче чиратта тынычлык телим. Үзара татулык булсын! Менә без Олы көнгә дә шундый изге ниятләр белән әзерләнәбез. Менә үзеңне, нәфесеңне тыеп уразалар тоттык. Ярлыкау көне булды. Сәдакалар бирәбез, чиркәүгә барып гафулар сорыйбыз. Барысы да кешеләрне рәтләр, тазартыр өчен, алар арасындагы сөюне, дуслыкны, яхшы мөнсәбәтләрне ныгытыр, дошманлыкларны юкка чыгарыр өчен эшләнелә. Ходай безгә чирләрдән, хасталардан арынырга куәт, начарлыклардан китәргә мөмкинлек бирә. Менә шуңа күрә бу бәйрәмне шулай яратып көтеп алабыз. Ул безгә елга бер генә бирелә торган иң зур бәйрәм”, диде.

Запись «Олы көнгә каршы төн бөтенләй үзгә, серле. Ул төнне берәү дә йокламаска тиеш» [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чаллы янында уртак чишмәне чукындырып тәре кую мәсьәләсеннән нигә хәзрәтләр кача?
Чаллы янында һәркем су ала торган уртак чишмәне православлар чукындырды һәм анда тәре куйды. Мөселман җитәкчеләре бихәбәр. Православлар аңлатма бирми. Рөхсәт биргән хакимият вәкиле мөселманнар ризалыгын сорауны кирәк санамый.

//Azatliq.org//

Чаллы халкы фатирларга килгән судан тыш шәһәр янындагы берничә чишмәдән дә су алып кайтып эчә. Шушындый уртак чишмәләрнең берсе узган атнада чукындырылды һәм аның өстенә православлар тәресе куелды.

Чаллының төньягындарак Урманчы чишмәсе дигән чишмә бар. Шушыннан су алырга татары да, урысы да, башкортлар вә чуашлар да, нинди милләт вәкилләре яши – барысы да туктала. Барысы да савытлар алып килеп шушы чишмәдән су ала. Быел интернетта шушы чишмә башында элек тәреле часовня торганлыгы, аның 1850 елда куелуы, аннан соң җимерелеп таралуы турында язмалар күренә башлады. Бу тарихны алга сөрүчеләр тәренең әле 1960-70 елларда да шушы Урманчы чишмәсе өстендә торганлыгын, булганлыгын ассызыкларга тырышалар. Ләкин әлегә бу хакта документлар юк.

Уртак чишмә өстенә тәре кую вакыйгасы матбугат чараларында зурдан кубып күрсәтелмәде. Ни әйтсәң дә, Чаллыда күп милләт кешеләре, төрле диндәге халыклар яши бит. Алар моны төрлечә кабул итәргә мөмкин иде. Чишмәгә тәре куелуы хакында Азатлыкка 20 декабрьдә мәгълүм булды. Чыннан да, өч метр чамасы биеклектәге тәре чишмәнең табигый чыккан урынына куелган, аның баганасы зур ташлар белән бастырылган.

Ә бит Чаллы күпмилләтле, күп конфессияле кала. Барысы да биредән су ала. Татарлар шәһәрдә халык саны ягыннан беренче урында да тора кебек. Урманчы чишмәсенә тәре куйганчы православ вәкилләре татар җәмгыятьләре, ислам дине вәкилләре белән киңәшләштеләрме, фикер алыштылармы икән дигән сораулар туды. Шуларга җавап алу максатыннан беренче эш итеп Чаллы мөхтәсибәтенә юнәлдек. Мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфулла Әлмәт шәһәренә өч көнлек семинарга киткән булып чыкты. Чулман төбәге казые Рөстәм хәзрәт тә шунда киткән. Мөхтәсиб ярдәмчесе Фоат хәзрәт Габдуллин чишмәгә тәре кую вакыйгасы турында белми булып чыкты. Моңа мөнәсәбәтен дә белдерәсе итмәде.

Чаллы хакимиятендә җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге, аның җитәкчесе Рөсәм әфәнде Галиуллин бар. Ул да Казанга күп көнле укуларга китеп барган иде. Урынбасары Алинә ханым да чишмәгә тәре куюны ишетмәгән икән. Шулай да 4-5 сәгатьтән чишмәне чукындыру эше башында торган Андрей атакайның эш урыны телефонын табып бирә алды. Шалтыратабыз, Андрей атакайның мәсьәләгә ачыклык кертүен үтенәбез. Алар үз чиратында безгә Чаллының Боровецки бистәсендәге Святой-Вознесенский чиркәвенең кабул итү бүлмәсенә килергә куша.

Святой-Вознесенский чиркәве

Киләбез. Ләкин 9-10 минуттан (!) килүгә инде Андрей атакайның эш бүлмәсендә булмавы ачыклана. Бүлмә алды кешесе белән сөйләшеп алабыз. Ул Андрей атакайның хокукый ярдәмчесе Антон Тринихин булуын әйтә һәм безнең дә документларны тикшереп ала. Тринихин әфәнде сак кына тавыш белән “нәрсә, жалобалар була башладымы әллә?”, дигән соравын да бирә. Бу инде чиркәү әһеленең сорауларга җавап бирмичә, сөйләшүне татарларның мөнәсәбәт белдерә башлаулары хакында кызыксынуларына боруын аңлата иде.

Сораулар аңа бик гади бирелде: нигә шушы эш башында торган атакай Андрей кайнар вазгыять булырлык гамәлдән соң үз урынында юк, яисә кем дә булса чишмәне чукындыру, тәре кую турында безгә җавап бирә аламы? Тринихин әфәнде “Бу чишмә башында 1850 елларда ук часовня булган. Ул юкка чыккан. Без шуны торгызабыз. Тәре куюга Түбән Кама дәүләт паркы җитәкчелеге язмача рөхсәт бирде”, дигән җавапларны әйтте. “Чишмәдән татарлар да, шәхсән үзем дә су алам бит, тәре астыннан су алу, мәсәлән, миндә матур хисләр, тойгылар уятмый. Нигә алай эшлисез?”, дибез. Мондый сорауларга бары Андрей атакай гына җавап бирә алуын тагын бер кат ишетәбез.

Галимҗан Зарипов озак еллар Чаллы хакимиятендә милли һәм дини эшләр бүлеген җитәкләде. Чишмәгә тәре кую турында сүз башлагач, ул да бу хакта бездән ишетүен җиткерде.

Галимҗан Зарипов

Галимҗан Зарипов белән әңгәмә барышында “Моны урыс белән татарны чәкештерү, низаглар тудыру максатынннан эшләмәделәрме икән” дигән сорауны да күтәрәбез. “Елга-күлләрне, урман-чишмәләрне христиан яки мөселманныкына бүлү ярамый. Алар уртак. Әйткәнемчә, шушы чишмәгә тәре кую очрагы моңарчы да булган иде. Зур тавыш чыга башлагач, аны кире алдылар”, диде Галимҗан әфәнде.

Әлеге юнәлештә байтак эзләнергә туры килде. Урманчы чишмәсе Чаллы янында. Әлеге җирләр, бер караганда, Тукай районына да керә. Эзләнә торгач, чишмә һәм аның якын тирәсе федераль милек булып торуын да җиткерделәр. Шушы җир, милек белән Алабуга каласыннан торып идарә итүләре дә ачыкланды.

Урманчы чишмәсе Алабугадан идарә ителә торган “Түбән Кама дәүләт паркы” җирләренә керә булып чыкты. Ә бу җирдә нәрсә дә булса урнаштыру өчен шушы парк мөдире рөхсәте дә җитә булып чыкты. Җитәкче Айрат Имамов белән телефоннан сөйләшәбез.

Айрат Имамов

– Әйе, алар миңа язмача мөрәҗәгать иттеләр, чишмәгә тәре кую турында. Мин рөхсәт иттем.

– Халыкның бер өлеше чишмәгә тәре куюны тынычлыкка бомба куюга да тиңли, халыкны бүлгәләүгә китерә, дип саный.

– Халыкка алай ошамый икән, яз көне чишмәнең бу ягына ярымай куярбыз. Ул чишмәдә православ тәресе элек тә булган бит.

– Сезгә тәренең булуы хакында документлар күрсәттеләрме соң?

– Әйе, күрсәттеләр. Аның тарихы да бар. Анысын да күрсәттеләр.

– Ә менә тәре куюны Чаллы, Тукай районы җитәкчеләре белән килештердегезме? Ни ди дисәң дә, вакыйга диннәр, милләтләр белән, шушы төбәктәге тынычлык белән дә бәйле бит.

– Ә нигә әле мин алар белән килештерергә тиеш? Бу җирләр федераль милек булып санала. Ул җитәкчеләрнең ни катнашы бар монда?

– Тәре куелгач халык арасында низаг башлануы бик мөмкин. Моның өчен шәһәр һәм район башлыклары җавап бирә бит.

– Главалар үз шәһәрләре өчен җавап бирсен. Тәре федераль җиргә куелды. Мәһдиевнең дә (Чаллы башлыгы), Хаҗиевнең дә (Тукай районы башлыгы) бу җирләргә катнашлары юк. Бу территорияләр Мәһдиевкә дә, Хаҗиевкә дә буйсынмый, чөнки федераль милек.

– Айрат әфәнде, алай булгач, чишмәгә тәре куюны Мәскәү белән килештердегезме соң?

– Юк. Мондый нәрсәләрне мин үзем генә килештерәм, үзем генә хәл итәм.

Шушы сөйләшүдән соң берничә көн узгач, Чаллы мөхтәсибәтеннән “Айрат Имамов тәре куярга рөхсәт бирмәгән икән”, дигән сүзләр ишеттем. Шимбә кичендә Айрат Имамов белән кабаттан элемтәгә керәбез. “Җегетләр, үтенәм, шушы сәясәткә мине тартып кертмәгез әле”, диде ул һәм телефонын сүндерде.

Чишмәгә тәре кую хәбәрен беренче көннәрдә шактый игътибарсыз гына, шулай булырга тиеш кебек кабул итүләр сизелгән иде. Хәзер инде прокуратурага шикаять язуны, татар белән урыс арасына чөй кагарга тырышуларын, Татарстан мөфтиенең, дөньяви җитәкчеләрнең дә Чаллы чишмәсен чукындырып тәре куюларны игьтибарга алуын, алда тикшерүләр торачагын фаразлаулар бар.

Монннан алдагы елларда Чаллы үзәгендә булган 38нче бистәдәге чишмәгә тәре йөрешләре оештырылган иде. Халык күпләп су ала торган тагын бер чишмә 2000 елда Боровецки чиркәве карамагына күчте. Чиркәүсез, тәресез чишмәләр Чаллы халкының иң зур өлеше яшәгән Яңа Шәһәрдә инде юк.

Запись Чаллы янында уртак чишмәне чукындырып тәре кую мәсьәләсеннән нигә хәзрәтләр кача? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Митрополит мөселманнарны үрнәк итеп куя, әмма катнаш никахта дин православ булырга тиеш, ди
22 октябрь көнне митрополит Феофан православ яшьләр белән очрашуда сәяси, социаль, көнкүреш мәсьәләләргә мөнәсәбәтен белдерде. Мәсәлән, ул һомосексуал парларны гаеп итте, бала төшерүне террорга тиңләде, катнаш никахларда балаларны православ динендә тәрбияләргә кушты //Азатлык радиосы//

Әлеге очрашуда – “КПД” дигән, Казан православ ихтыяри яшьләр үзәге оештырылуы турында игълан ителде. Ул яшьләрне берләштерү, дингә җәлеп итүдән тыш, ялгыз картларны карау, хастаханәләрдә авыруларны карашу кебек изге эшләр башкарырга тиеш булачак. Бу оешма митрополит ярдәме һәм башлангычы белән оештырыла диелде.

Очрашу башында Митрополит Феофан православ яшьләрне, сезгә сөенче алып кайттым, җәйге вакытта җыелу өчен урманда матур урын таптым, бу хакта әле генә Чаллыда сөйләшеп кайтым диде.

Митрополит Феофан белән очрашуга килгән православ активистлар

Казан Епархиясе бинасында узган очрашуда Казан православ яшьләр хәрәкәтенә йөрүче өлкән сыйныфтагы мәктәп укуылары, студентлардан тыш урта яшьтәге ханымнар һәм әфәнделәр дә булды.

Митрополит яшьләр белән дустанә рухта, аталарча кайгыртып, йомшак тавыш белән сөйләште. Җәелеп китеп, яшьлек хатирәләренә дә кереп китте, уңай мисалларны үзенең тормыш юлыннан алып сөйләде. Мәсәлән, ул православ гаиләдә үсеп, дини кеше өчен нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен шунда ныклап сеңдергәнен сөйләде.

“Мөселманнардан үрнәк алыгыз!”

Татарстандагы православ чиркәү башлыгы берничә тапкыр мөселманнар белән мөнәсәбәтләр темасына да кагылып китте. Аерым алганда, ул православ яшьләрне мөселманнардан үрнәк алырга чакырды. Алар шул хәтле актив, шул хәтле эшчән диде ул. Православлар ни дәрәҗәдә толерант булырга тиеш, дигән сорауга җавап биргәндә, митрополит мөселманнарга карата чын мәгънәсендә толерант, үзара хөрмәт белән карарга кирәк, мөмкинлек булганда дуслашырга, уртак чаралар үткәрергә кирәк диде. Әмма, соңрак, катнаш гаилә темасына кагылганда бөтенләй башка сүзләр әйтте.

“Көнбатыш православларга үрнәк була алмый”

Митрополит Феофанның православлар белән очрашуы

Митрополит Феофан чыгышыннан аңлашылганча, ул җәмгәятьтәге иреклекләр Русиягә хас әхлакны кысрыклап чыгара, зыян сала дигән фикердә тора. Ул һомосексуал мөнәсәбәтләрне Франциядә мәгълүм журналның мәчеткә, аннан соң православ чиркәүгә карикатур ясавы белән бер дәрәҗәдәге куркыныч күрешенләр рәтенә куйды. Бигрәк тә мәгълүмат иреге борчый икән митрополитны, аларда – наркотикларны яки бер җенесле мөнәсәбәтләрне матур итеп төреп биреп уңай итеп күрсәтәләр ди ул.

“Баласын төшермәгән хатыннарга православ яшьләр ярдәм итсен”

Феофан рус православ чиркәвенең уртак фикерен кабатлап, бала төшерүне гаепләп чыкты. Ул яралгыны үтерүне террорга тиңләде.

“Балага узган хатын-кызга барыр урын юк икән, алар өчен чиркәүнең фатирларын булдырырга кирәк, алар бар инде берничә, анда вакытлыча яшәп торсыннар һәм җәмгыятькә хезмәт итәргә теләгән православ яшьләр авыр проблемнарга тарыган анага баласын карашырга ярдәм итсен!” диде ул.

Шулай ук, Феофан атакай фикеренчә, Һеллоуин кебек бәйрәмнәрне үткәрү, иблискә табыну сыман әхлаксыз гамәл. Андый бәйрәмнәр һәм һомосексуал никахларны яклаган Көнбатыш чын православлар өчен үрнәк була алмый, безнең яшьләр беренче чиратта үз гореф-гадәтләрен үстерергә тиеш диде. Мәсәлән, Изге Валентин бәйрәме урынына православ изгеләр Петр һәм Февроний көнен уздырырга тәкъдим итте.

“Катнаш никахта балалар православ диндә булсын!”

Шуның белән бергә, митрополит Феофан яшьләрнең дуслары арасында православ динен курыкмыйча якларга һәм пропаганда алып барырга чакырды. Бу очракта да ул мөселман яшьләрдән үрнәк аларга чакырды. Чөнки ислам турында начар сүз әйтүчеләр, шундук каты җавап алачак, православларга да шулай кирәк ди митрополит.

Яшьләрне шулай ук, руханиның катнаш никахларга мөнәсәбәте дә кызыксындырды. Феофан атакай башка диндәге кеше белән гаилә корыруны катгый тыймады, күп халыкларда, үз диндәшләре белән парлашу йоласы бар дип кенә, йомшак кына үгетләде.

Әмма соңыннан, катгый рәвештә, катнаш никахта туган балаларыгызның дине православ булсын, дип белдерде.

“Яраткансыз икән, ни эшләтәсең, әмма өйләнешкәнче, сайлаган ярыгыз риза булса, балалар православ динендә булырга тиеш дип килешеп куегыз. Ул вакытта, ярар инде, катнаш никах булса, булсын, әмма динне сайлау мәсьәләсендә соңгы сүзне сез әйтергә тиеш, катнаш никахта да үз динегезне сакларга кирәк!” диде митрополит Феофан.

Залдан торып бер мәктәп укычысы, митрополиттан, сыйныфташлар, поплар яхшы машиналарда йөри, алар зур өйләр салып яши, алар барысы да байлар дип көлә, миңа аларга ничек җавап бирергә, дип зарланды.

Феофан атакай моңа, Гәйсә пәйгәмбәр ишәктә йөргән, аннан да көлгәннәр, мин хәзер ишәккә утырсам, мине дә гаеп итәрләр иде. Бу сүзләрне, үзләре дә бик үк әхлаклы булмаган атеистлар сөйли, дип җавап бирде.

Запись Митрополит мөселманнарны үрнәк итеп куя, әмма катнаш никахта дин православ булырга тиеш, ди впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..