Архивы премьерминистр - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстанның яңа Премьер-министры билгеле булды
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 27 нче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Премьер-министры кандидатурасын депутатларга тәкъдим итте. //Tatar-infom//

Депуталар кандидатураны бертавыштан диярлек кабул итте. Аның өчен депутатларның 87 се тавыш бирде. Әлеге вазифаны Алексей Валерьевич Песошин башкарачак.

Алексей Валерьевич Песошин 1963 елда туган. Рус милләтеннән. Казан Дәүләт университетын тәмамлаган, физика-математика фәннәре кандидаты.

Карьерасын КДУның Математика һәм механика фәнни техник тикшеренү институтында башлый.

2000-2007 елларда “Казанский завод газовой аппаратуры – Веста”да гомуми мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары, баш инженер, генераль директор вазифасын башкара.

2003-2007 елларда – әлеге заводның генераль директоры.

2007 елда “Золотой колос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары- “Приволжская продовольственная корпорация” идарә компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры.

2007-2010 елларда Казан шәһәре Совет районы хакимияте башлыгы.

2010-2014 елларда Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе.

2014 елдан алып Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары.

Сүз уңаеннан, Алексей Песошинга кадәр Премьер-министр вазифасын 7 ел дәвамында Илдар Халиков башкарган иде. Ул апрель башында үз теләге белән эшеннән китте.

Запись Татарстанның яңа Премьер-министры билгеле булды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ниһаять! Президент «Салават күпере»н үз күзләре белән күреп, карарга килде
10 гыйнварда Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районына керүче «Салават Күпере» торак комплексында булды. //Татар-информ//

Президентны торак комплексында төзелүче объектларның төп этаплары белән таныштырдылар, күпкатлы торак йортларда баручы эшләр һәм файдалануга тапшыру сроклары турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр 12, 11, 10, 13нче кварталларны карады. Объектларның бер өлеше югары әзерлек дәрәҗәсендә.

Президент, аерым алганда, объектларда эшче кулларның җитәрлек күләмдә булмавын, шулай ук йортларны торгызуны тизләтү кирәклеген әйтте. Ул шулай ук «Салават Күпере» торак комплексында кайбер йортларны тапшыру сроклары сузылуын әйтеп үтте һәм бу уңайдан фатир көтүчеләрнең ризасызлыгы урынлы дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук гражданнарның үзенә социаль челтәрләрдә «Салават Күпере»ндә торак төзелеше вазгыятенә игътибар бирүен сорауларын билгеләп үтте.

Татарстан президентына бүген төзелеш эшләренең торышы хакында кыскача Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигуллин, республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, президент карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма комитеты директоры Тәлгат Абдуллин һәм башка рәсми затлар җиткерде.

«Салават Күпере» торак комплексында төзелүче объектларны карауда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов, Татарстан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе вәкилләре, «Ак Барс» Холдинг компаниясе генераль директоы Иван Егоров, «ПСО Казан» генераль директоры Равил Җиһаншин һәм башка рәсми затлар булды.

Запись Ниһаять! Президент «Салават күпере»н үз күзләре белән күреп, карарга килде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..